Эштән чыгарылган татар кызына
Габдулла Тукай (1909)
(«Зиләйлүк» көенә)
Сөялгәнсең чатта баганага,
Яфрак төсле сары йөзләрең;
Кызганмыйча күңлем чыдый алмый:
Бигрәк моңлы карый күзләрең.
Атылган кош, адаштырган эттәй,
Үткәннәргә мәэюс карыйсың;
Күрәм, ике ирнең селкенәдер:
Кайсы татар баен каргыйсың?
Аз шул бездә байлар – кайсысы кем
Фәрештәдән канат каермас;
Алсын гына шәйтан иманыңны,
Җәһәннәмлек бу дип кайгырмас!
Күрдем әле синең залимеңне:
Һаман кәеф сөрә, типтерә;
Рәхәтләнә кяфер! Сине шулай
Баганага сөяп киптерә.
Сизмисең бит син дә – синең яннан
Нечкә күңел шагыйрь узганын,
Синең болай мескинләнгән хәлең
Аның күңлен ничек өзгәнен!
(«Эштән чыгарылган татар кызына». «Яшен»нең 1909 елгы 10нчы (24 июнь) санында «Ачы хакыйкатьләр» дигән гомуми баш астында басылган, аннары «Әдәбият»ка (1909) кертелгән. Текст соңгысыннан алынган.
Казанның зур йорт хуҗаларыннан һәм зур сәүдәгәрләреннән булган Гыйльметдин Хаҗи Ибраһимов үз өендәге яшь бер асрау кызны көчли, шуннан соң аны куып чыгара. Тукай, бу вакыйганы ишетеп, үзенең яраткан «Зиләйлүк» көенә салып, әлеге шигырен яза.
«Яшен»дә «Зиләйлүк» көенә дип язылган, исем асты бирелмәгән.
К.Бәкер үзенең бәяләмәсендә бу шигырьне «Тукаевның иң муаффәкыятьле вә тәкъдир ителергә тиешле булган» әсәрләр рәтендә саный... Аныңча, «Без бу шигырьләрне укып, бөтен татар дөньясындагы укучылар белән хиссиятләремезне уртаклаша аламыз» (Йолдыз, 1909, 2 декабрь.).
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Эштән чыгарылган татар кызына» (1909) на русский язык.
Габдулла Тукай. Опозоренной татарской девушке (Перевод Вероники Тушновой)
Словно листья, желты твои щеки,
Ты стоишь на углу у столба…
Погляжу и сжимается сердце, —
Как жестока такая судьба!
Псом приблудным, подстреленной птицей
На прохожих ты смотришь с тоской.
Губы шепчут беззвучно проклятья…
Подлый бай! Но который? Какой?
Все они таковы. И, наверно,
Даже ангелу вырвуг крыло.
Если жертва готовится аду,
Кто захочет пресечь это зло?
Твоего я обидчика видел:
Как всегда развлекается, пьет,
Что ему до тебя, до того, что
На позор твой глазеет народ!
Ты стоишь и не видишь поэта,
И не знаешь, что мимо тебя
Он проходит с истерзанным сердцем,
О судьбе твоей горькой скорбя.
(Из сборника: Тукай Г. Избранное: Стихи и поэмы/Габдулла Тукай; Сост. Г.М.Хасанова, С.В.Малышев. – Казань: Татар. кн. изд–во, – 2006. – 192 с.).
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Эштән чыгарылган татар кызына» (1909) на русский язык.
Габдулла Тукай. Опозоренной татарской девушке (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
(на мотив «Зиляйлюк»)
Прислонившись к столбу, на распутье,
Ты стоишь неподвижно одна,
Сколько в чёрных глазах твоих грусти!
Как осенние листья, бледна.
На прохожих подстрелянной птицей
И побитой собакой глядишь,
Вижу дрожь на губах и ресницах,
Ты которого бая коришь?
Мало их, кто и ангелу, рьяно
Отвернувши, не вырвет крыло.
Если отдал кто совесть шайтану,
То ему в преисподней светло.
Видел я твоего властелина,
Знает только вино и гульбу,
Засушил тебя, враг, нечестивый,
Пригвоздивши позором к столбу.
Но и ты не услышала душу:
О тебе безутешно скорбя
И неся в сердце лютую стужу,
Твой поэт проходил близ тебя.
(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).