Тукай дөньясы

Ике кояш

Габдулла Тукай (1909)

Күр: ничек, иртә кояш чыкса, җиһанда нур тула, –    
Һәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина.

Бу икәүгә Тәңре биргән бертигез зур мәртәбә:          
Берсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә.

 

(«Ике кояш». «Мәдхия» исеме белән бу шигырь беренче тапкыр Өчтомлыкның 2нче томында (1930) басылган.
Шигырь беренче татар профессиональ актрисасы, режиссер, «Нур» труппасын оештыручы, ТАССРның атказанган артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның (1885-1974) Татарстан Республикасы Милли архивында саклана торган альбомына кертелгән. Тукайның үз кулы белән язылган әлеге кулъязмасында шигырь «Ике кояш» дип атала, язылу датасы 1909 дип күрсәтелгән. Текст альбомнан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз