Тукай дөньясы

Киңәш («Ялангач калдыйсәң...»)

Габдулла Тукай (1909)

Ялангач калдыйсәң син һәр җәһәттән фазлы Тәңридән.
Мыраулый башла бик ямьсез, алып үрнәк Бәширидән.


Калдыйсәң — калдың исә.
Фазлы Тәңридән — Тәңре мәрхәмәтеннән.
(«Киңәш («Ялангач калдыйсәң...»)». — «Яшен»нең 1909 елгы 9нчы (21 май) санында «Ачы хакыйкатьләр» дигән гомуми баш астында басылган. Тукайның үзе исән чагында чыккан җыентыкларында юк. Текст «Яшен»нән алынган.
Мыраулый башла бик ямьсез, алып үрнәк Бәширидән. — 1909 елда «Чүкеч» журналында сәркәтип булып эшләүче шагыйрь, язучы Зариф Бәшири (1888-1962) бу журнал битләрендә Тукай шәхесенә тигән, аның иҗатын кимсеткән язмаларын бастырган. Әлеге шигырь юллары аңа ишарә.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз