Тукай дөньясы

*** («Ничек тормак тиеш, дустым? – дисеңме...»)

Габдулла Тукай (1909)

***

Ничек тормак тиеш, дустым? дисеңме,
Шулай тор: бик кысып тот син кесәңне.

Һаман сак бул, кара ул як, бу якны;
Хосусан сак тоту лазем колакны.


Хосусән – бигрәк тә, аеруча.
Лазем – тиеш.
(***(«Ничек тормак тиеш, дустым? – дисеңме...»). – «Яшен»нең 1909 ел 9нчы (21 май) санында «Ачы хакыйкатьләр» дигән гомуми баш астында басылган: Тукайның үзе исән чагында чыккан җыентыкларында юк. Текст «Яшен»нән алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз