Тукай дөньясы

Төрекчәдән («Сөйгәнеңне мин кочам дип...»)

Габдулла Тукай (1909)

Сөйгәнеңне мин кочам, дип, дошманым көлгән була;
Белми: җанаш кайгысы һәр кич кочагымда куна.

 

(«Төрекчәдән («Сөйгәнеңне мин кочам...»)». – «Әлислах»ның 1909 елгы 21 июль (68нче) санында «Гъ.Т.» имзасы белән басылган, «Әдәбият»ка (1909) кертелгән. Икенче юлдагы «җанаш» сүзе «Әлислах»та «җанкәй» дип бирелгән. Текст «Әдәбият»тан алынган
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз