Тукай дөньясы

Татар мөхәрриренә

Габдулла Тукай (1910)

Яз, ни язсаң да, синең бар — язганыңның нашире;
Ашлыгың үстисә — бир, тайярдыр аның гашире.

Тик онытма: бер заман гүргә керер ялгыз башың;
Һичберәү булмас яныңда: иптәшең һәм кардәшең.

Барча әгъзаң чиркәнеч һәм куркыныч хәлгә керер;
Уйлаган башың, каләм тоткан кулың бергә черер.

Дөньяда булган кеби язганнарыңның нашире,
Монда да кортлар — синең үлгән тәнеңнең «нашир»е.



Үстисә — үсте исә.
Тайярдыр — әзердер.
«Нашир» — «таркатучы, черетүче» мәгънәсендә.
Татар мөхәрриренә». «Йолдыз»ның 1910 елгы 3 гыйнвар (486нчы) санында басылган. «Г.Тукай. 1910 сәнә, беренче гыйнвар» дип куелган. Текст «Күңел җимешләре »ннән (1911) алынган.
Гашир – гошер алучы; шәригать буенча һәр мөселман барлык табышының уннан бер өлешен (гошер) фәкыйрьләр, зәгыйфьләр файдасына - җәмәгать фондына бирергә тиеш. Әмма гамәлдә кайбер мөлкәтле кешеләр тарафыннан бу җиренә җиткереп үтәлмәгән, гошер сәдакасының бирелгән кадәресе белән гадәттә намуссызрак мулла-мунтагай туенган. Тормышындагы шәхси һәм иҗтимагый-социаль сәбәпләр аркасында күңеле төшкән моментта язылган шигыре белән Тукай Яңа елның (1910) беренче көнен газаплы уйланулар белән каршы ала.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз