*** («Төркия янгын эчендә...»)
Габдулла Тукай (1911)
***
Төркия янгын эчендә: монда ут һәм анда ут;
Анда дерзиләр кабынган, монда сүнсә — арнаут.
(***(«Төркия янгын эчендә: монда ут һәм анда ут...») – «Ялт-йолт»ның 1911 елгы 20нче (1 гыйнвар) санында имзасыз басылган. Беренче тапкыр икенче Дүрттомлыкның 2нче томына (1976) кертелгән. Текст «Ялт-йолт»тан алынган. Журналның 9нчы битендә рәсем-карикатура бирелгән. Анда фәсле, мыеклы бер төрек басып тора, аның тирө-ягы ут, төтен, ялкын белән чорнап алынган. Аска сул якка әлеге икеюллык урнаштырылган. Дерзиләр, арнаут (албаниялеләр) – 1911 елга кадәр Төркия кул астында яшәгән халыклар.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).