Фаил Шәфигуллин Туксан яшьлек Тукай
Бертуктамый сайрый,И сайрый ла...Һаман сайрый тургай.Сау, таза карт икән ТолстойдайТуксан яшьлек Тукай.Чәчләр генә азрак көмешләнгән, —Күзләр шул ук аның.Бер атлый да — туктап тыңлап тораТ...
Бертуктамый сайрый,
И сайрый ла...
Һаман сайрый тургай.
Сау, таза карт икән Толстойдай
Туксан яшьлек Тукай.
Чәчләр генә азрак көмешләнгән, —
Күзләр шул ук аның.
Бер атлый да — туктап тыңлап тора
Тургай тавышларын:
«Нинди аяз, нинди зәңгәр күгең,
Нинди якты иртәң...
И туган җир, синме соң бу?» — диеп
Гаҗәпләнә микән?
Сөенә микән күреп һәр тарафта
Муллык ташыганын?
Танымый да микән әллә инде
Туган Кырлай ягын?
Узып барган бер малайга әнә:
«Балакаем, — ди ул. —
Кем җырлары анда ишетелә,
Әйтче, нинди көй ул?»
«Кайсы яктан соң син үзең, бабай,
Ай-һай, кара, кара...
Тукайны соң юкмы ишеткәнең?» —
Диеп көлә малай.
Шул мәл әллә елый, әллә көлә
Туксан яшьлек Тукай.
...Һаман коела җиргә гүзәл моңнар,
Һаман сайрый тургай.