Тукай дөньясы

Габдрахман СөнгатиСүнде йолдыз

Калыкты күктә бер йолдыз, нурын чәчте уйнап өскә,Күмеп куйды караңгы дөньябызны ак көмеш төскә. Матур нурдан тулып торды җиде кат күк, бөтен җирләр,Үсеп торды бу ак нурда хисапсыз күп матур гөлләр. Ме...

Калыкты күктә бер йолдыз, нурын чәчте уйнап өскә,
Күмеп куйды караңгы дөньябызны ак көмеш төскә.

Матур нурдан тулып торды җиде кат күк, бөтен җирләр,
Үсеп торды бу ак нурда хисапсыз күп матур гөлләр.

Менә шул чак шимальдән бер караңгылык заһир булды,
Исеп ямьсез ачы җил, күк болытлардан тәмам тулды.

Бөтен өсне караңгылык каты каплап күмеп китте,
Шушы ямьсез кара төндә матур йолдыз сүнеп китте.

Шимальдән — төньяктан.
Заһир булды — күренде, килеп чыкты.


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз