Тукай дөньясы

Лена ШагыйрьҗанТагын язлар килде

Тукайга Нәни Апуш, сине Кулларыма алып, Йолдызларга тикле Чөясем килә. Үз әниең кебек, Битләреңнән үбеп, Сабыйкаем, диеп, Сөясем килә. Башкалардан элек Хәлләреңне белеп, Шөбһә-шикләреңне Тараты...

Тукайга

Нәни Апуш, сине
Кулларыма алып,
Йолдызларга тикле
Чөясем килә.
Үз әниең кебек,
Битләреңнән үбеп,
Сабыйкаем, диеп,
Сөясем килә.

Башкалардан элек
Хәлләреңне белеп,
Шөбһә-шикләреңне
Таратыр идем.
Туганым күк күреп,
Йөрәгеңә кереп,
Абыйкаем, диеп,
Яратыр идем.

Ялгыз чакларымда,
Ялгышканнарымда
Киңәш сорап, сиңа
Киләсем килә.
«Замандашым, Тукай,
Мин адаштым бугай,
Чыгар туры юлга», —
Диясем килә.

Тагын язлар җитте,
Җыелып сиңа килдек,
Һәйкәлеңнең ташын
Үбәсем килә.
Җырларыңның көче
Җиргә күчкән өчен,
Тукаем, дип башым
Иясем килә...


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз