Равил Фәйзуллин*** ("Үлемнәре белән үлемсезлек...")
* * * Үлемнәре белән үлемсезлек яулап ала безнең шагыйрьләр. Кемдер сорар: «Кая дәлилең?» Мин эндәшмим. Каберләре әйтсен Тукай,Кәрим,Кутуй,Җәлилнең... Үлеп күрсәттеләр безнекеләр! Гомерләр...
* * *
Үлемнәре белән үлемсезлек
яулап ала безнең шагыйрьләр.
Кемдер сорар: «Кая дәлилең?»
Мин эндәшмим.
Каберләре әйтсен
Тукай,
Кәрим,
Кутуй,
Җәлилнең...
Үлеп күрсәттеләр безнекеләр!
Гомерләре булды, һай, кыска!
Ә бит үлеп үлемсезлек яулау —
бердәнбер юл түгел тормышта...