Тукай дөньясы

Разил ВәлиевМәңгелек яз

Шатлыгыннан бүген апрель көлә, Көлү тавышы — һәрбер инештә. Карлар түгел, җирнең җаны эри, — Апрель аңа шундый килешкән! Апрель булып илгә Тукай килә, — Үлгән җаннар, каннар яңар...

Шатлыгыннан бүген апрель көлә,
Көлү тавышы — һәрбер инештә.
Карлар түгел, җирнең җаны эри, —
Апрель аңа шундый килешкән!

Апрель булып илгә Тукай килә, —
Үлгән җаннар, каннар яңара,
Яз аенда кем соң хыялланмый
Тукай кебек яшәп янарга!

Апрель булып җиргә шатлык килә,
Яз уяна һәрбер күңелдә,
Күзен ача агач бөреләре, —
Чәчәкләргә илем күмелә.

Апрель булып җиргә Ильич килә,
Мәңгелек яз җиргә китерә.
Шул язларны йөрәкләргә салып,
Киләчәккә безгә илтергә!


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз