Тукай дөньясы

Рәдиф ГатауллинТукай Казанына

Бөек Тукай торган синдә, Җәүһәр җырларын язган. Сөекле шагыйрь эзләре Саклана синдә, Казан. Ул килгән бит, сиңа килгән Җырлап, «Пар ат»ы белән. Ул килгән сине — йөрәктән, Чынлап ярат...

Бөек Тукай торган синдә,
Җәүһәр җырларын язган.
Сөекле шагыйрь эзләре
Саклана синдә, Казан.

Ул килгән бит, сиңа килгән
Җырлап, «Пар ат»ы белән.
Ул килгән сине — йөрәктән,
Чынлап ярату белән.

Ашкынып ярсу гомердә
Талпынган ул, күкрәгән.
Кара көчкә каршы куйган
Керсез җанын, күкрәген.

Давылга каршы атлаган
Гомеренең язы белән;
Уйнаган халыкның моңын
Ул тиңсез сазы белән.

Бөек улың күңелләрдә
Җыр булып яши һаман;
Сөекле Тукай эзләрен
Сакла син мәңге, Казан!


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз