Тукай дөньясы

Саҗидә СөләймановаШигърият язы белән

Без китәбез,сез каласыз дип җырлармын,Җәсадемне туфрак беләнкүмгәндә дә.Г. Тукай Күпме килде, күпме китте шагыйрьләр дә җырлары. Тукай аһәңнәрен отып калды Кырлай кырлары. И мөкатдәс моңлы сазы Һәрк...

Без китәбез,
сез каласыз дип җырлармын,
Җәсадемне туфрак белән
күмгәндә дә.
Г. Тукай

Күпме килде, күпме китте
шагыйрьләр дә җырлары.
Тукай аһәңнәрен отып
калды Кырлай кырлары.

И мөкатдәс моңлы сазы
Һәркемнең күңелендә.
И туган тел, и матур тел —
халкымның гомерендә.

Җыр булса да, сын булса да —
һәрвакыт шагыйрь тере.
Тукай күзләре —
халыкның
ташка уйган хәтере.

Бу заманда шатлыклар да,
кайгылар да кискенрәк.
Көч күбрәкме, хис кимрәкме,
санмы, җанмы өстенрәк —

хәстәрли, сыный күк шагыйрь
кичен дә, иртәсен дә.
Дөньяның кайгы-шатлыгы
калганнар җилкәсендә.

Шул йөкне күтәрешә ул
шигърият язы белән.
И туган теле белән дә,
и моңлы сазы белән.


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз