Шамил МаннаповШагыйрьләр
Шагыйрьләрнең язмышлары уртак:Намус белән — узган юллары.— Син кол! — диеп күпме каксалар да,Рухы беләнКол булмаган барыбер Кол Гали. Тукай ятим килеш курыкмаган Кара көчтән —...
Шагыйрьләрнең язмышлары уртак:
Намус белән — узган юллары.
— Син кол! — диеп күпме каксалар да,
Рухы белән
Кол булмаган барыбер Кол Гали.
Тукай ятим килеш курыкмаган
Кара көчтән — кара шайтаннан,
Идел-йортыбыздан беркая да
«Китмибез!» — дип ярып әйталган.
Җәлил җыры очкан Моабиттан,
Каны тамган тимер челтәргә:
«Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,
Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә...»
Шагыйрьләрнең язмышлары уртак:
Көрәш белән узган юллары.
Алар шундый булган өчен
безнең
Йөзебез ак, башыбыз — югары.
Рух югары,
Чөнки арабызда
Галиләр дә, Тукай, Җәлилләр.
Килер буын нурга тиенсен дип,
Гомерләрен,
Гомерләрен яга шагыйрьләр.