Шәйхи Маннур *** ("Эчем пошса...")
* * * Эчем пошса,Моңсулансам кайчак,Тукайны мин алам кулыма, —Актаргалыйм аны әкрен генә,Тукталгалыйм кайбер юлына...Һәм укып та китәм — ябышып калам, —Бит артыннан битләр укыла;Әле...
* * *
Эчем пошса,
Моңсулансам кайчак,
Тукайны мин алам кулыма, —
Актаргалыйм аны әкрен генә,
Тукталгалыйм кайбер юлына...
Һәм укып та китәм — ябышып калам, —
Бит артыннан битләр укыла;
Әле генә булган уйчанлыгым
Сизелмичә генә онтыла.
Алҗып калсам төннәр утырганда,
Чишәлмичә шигърем төенен, —
Тукай белән Такташ кул сузалар, —
Җаен табам җуйган көемнең.
Берсе миңа асыл фикрен бирә,
Икенчесе шаян моң бирә;
Хисләремнең алар ак чишмәсе —
Гөлләремә яшәр дым бирә.