Тукай дөньясы

Мәскәүдә Тукайга һәйкәл ачыла

  Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның 125 еллыгын Мәскәүдә дә билгеләп узарга җыеналар. 26-27 апрель көннәрендә әлеге юбилей датасы уңаеннан татар поэзиясе классигы Габдулла Тукай көннәре оештыр...

 


Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның 125 еллыгын Мәскәүдә дә билгеләп узарга җыеналар. 26-27 апрель көннәрендә әлеге юбилей датасы уңаеннан татар поэзиясе классигы Габдулла Тукай көннәре оештырыла.

26 апрельдә 16:00 сәгатьтә Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәлен ачу тантанасы булачак. Монументның авторы — Россиянең атказанган рәссамы Салават Щербаков. Бу — Татарстан хөкүмәте тарафыннан Россия башкаласына тапшырган олы бүләк.

Һәйкәл ачу тантанасында Россия, Татарстан сәнгатькәрләре тарафыннан концерт та тәкъдим ителәчәк. Ә 27 апрельдә Казанның Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы татар дәүләт театры Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән «Печән базары» спектаклен тәкъдим итә.

 

intertat.ru

 

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз