Сахалинда Тукай кичәсе узды
2011 елның апрель аенда Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә дә бөек шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган мәдәни чаралар үтте. 25 апрель көнне Габдулла Тукайны искә алу кичәсе Сахалин утравында уз...
багышланган мәдәни чаралар үтте. 25 апрель көнне Габдулла Тукайны искә
алу кичәсе Сахалин утравында уздырылды.
Кичәне Көньяк-Сахалински шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте һәм “Дуслык”
төркеме әгъзалары оештырды. Чара өлкә китапханә бинасында үтте. Бәйрәмдә
өлкән яшьтәгеләр дә, мәктәп балалары да катнашты. Гадәттәгечә,
Көньяк-Сахалинскиның 8нче мәктәп укучылары кичәгә укытучылары Наҗия
Иванченко белән килде.
Кичәдә катнашучылар Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында чыгыш ясады,
аның шигыренә язылган җырлар башкарды, шигырьләрен укыды. Кичәне алып баручы Наҗия Иванченко чыгышы тирән эчтәлекле булды. Мәдинә Шәрәфуллина кечкенәдән өйрәнгән “Карлыгач” җырын, Хәлим Сәмирханов “Пар ат”ны башкарды. Шулай ук Флариса Йосыпова, Флүрә Галиева, Габдулла Җәгафәров һәм Хәмидә апаның чыгышлары да бәйрәм кичәсендә катнашучылар
күңелендә җылы тәэсир калдырды. Кичә бик күңелле үтте”, дип сөйләде Сахалинның “Дуслык” төркеме җитәкчесе Вәсилә Хуҗина.
Габдулла Җәгафәров сөйли