Тукай дөньясы

Дәрвишләр бистәсендә Тукай бәйрәме

2013 елның 25 апрелендә Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан Сәед-Галиев исемендәге Мәдәният сараенда татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 127 ел тулуга багышлап, “Тукай йолдызлыгы” исемле концерт п...


2013 елның 25 апрелендә Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан Сәед-Галиев исемендәге Мәдәният сараенда татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 127 ел тулуга багышлап, “Тукай йолдызлыгы” исемле концерт программасы узачак. Анда Дәрвишләр һәм якындагы Киндери бистәләрендәге мәктәпләрдә белем алучы укучылар үзләренең җырга, биюгә сәләтен, сәнгатьле уку осталыгын күрсәтәчәк. Җиңүчеләрне төрле номинацияләр буенча “Ялкын” республика балалар журналы редакциясе билгеләячәк.


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз