Тукай дөньясы

Сатирик–юмористик “Ялт-йолт” журналы чыга башлауга 100 ел

17 мартта сатирик–юмористик “Ялт-йолт” журналы чыга башлауга 100 ел тула. 1910 елның 15 мартында Казанда Әхмәт Урманчиев редакторлыгында һәм наширлегендә, секретаре Габдулла Тукай булган рәсемле сати...

17 мартта сатирик–юмористик “Ялт-йолт” журналы чыга башлауга 100 ел
тула. 1910 елның 15 мартында Казанда Әхмәт Урманчиев редакторлыгында
һәм наширлегендә, секретаре Габдулла Тукай булган рәсемле сатирик
«Ялт-йолт» журналының 1 нче саны чыга. Истәлекләрдә (мәсәлән, К.Бәкер,
Г.Камал) бу журналның Тукай инициативасы белән чыгарыла башлавы,
үлгәнчегә кадәр журналда аның берьялгызы эшләве әйтелә.


Тукай «Ялт-йолт»ка язышучылар даирәсен киңәйтүгә, аның һәр саны тирән
эчтәлекле булып чыгуга күп көч куйган. Журналда Ф.Әмирхан, Г.Камал,
Ә.Урманчиев, Ф.Сәйфи-Казанлы, Н.Думави, С.Сүнчәләй, Ш.Әхмәдиев,
М.Укмасый һ.б.ның әсәрләре басылган. Бик күп язмалар яшерен имза белән
чыккан.

 

«Ялт-йолт» Казанда, Идел буенда яшәүче татарлар
арасында гына түгел, Уралда һәм башка регионда яшәүче төрки телле
халыклар (башкортлар, казахлар, үзбәкләр, азәрбайҗаннар) арасында да
тарала. Башта, 1910-1911 елларда, аның тиражы 1200 тирәсе була.

 

Журналның халык арасында бик популяр булуы да
Тукайга бәйле. Ул - аңа нигез салучы, оештыручы һәм идея җитәкчесе дә.
Демократик юнәлештәге бу журнал 1918 елга кадәр чыгуын дәвам итә.


 

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз