Тукай дөньясы

Иркутскида татар кинолары күрсәтелә

2013 елның 18-19 май көннәрендә Иркутск шәһәрендә традицион Татарстан нәфис фильмнары күрсәтеләчәк. Татар телендә төшерелгән фильмнар Татар теле көненә - бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган к...


2013 елның 18-19 май көннәрендә Иркутск шәһәрендә традицион Татарстан нәфис фильмнары күрсәтеләчәк. Татар телендә төшерелгән фильмнар Татар теле көненә - бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышлана. Кино йортында узачак әлеге мәдәни чарага Иркутск өлкәсе җитәкчелеге, милли-мәдәни үзәкләр рәисләре, сәнгать һәм кино әһелләре чакырылган. Тамашачылар игътибарына 18 майда режиссерлар Илдар Ягъфәровның “Югалту”, Рамил Төхвәтуллинның - “Зөләйха”, 19 майда Нурания Җамалиның “Өч аяклы ат”, Дамир Барышевның “Минем заманам” исемле фильмнары тәкъдим ителәчәк. Барлык фильмнар рус телендә субтитрлар белән тәэмин ителәчәк.    


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз