Тукай дөньясы

Шигърият бәйрәме

Татар академия дәүләт опера һәм балет театры яны мәйданында бүген татар халкының зур тантанасы шаулый. Биредә шигырь бәйрәме. Иҗатка гашыйк йөзләгән кешегә Габдулла Тукай үзе карап тора төсле. Шагыйрь...

Шигърият бәйрәме

Татар академия дәүләт опера һәм балет театры яны мәйданында бүген татар халкының зур тантанасы шаулый. Биредә шигырь бәйрәме. Иҗатка гашыйк йөзләгән кешегә Габдулла Тукай үзе карап тора төсле. Шагыйрь һәйкәле янында дәүләт премиясе лауреатлары, артистлар, яшь әдәби талантлар чыгыш ясый. Чит төбәкләрдән килгән кунаклар да бар.

IMG_8772

Крым татары Диләвер Осман бәйрәм кунакларын татар милләте турындагы фикере белән кызыксындырды.

«Төрек көчле дип әйтәбез. Шуны аңларга кирәк, татар көчле булганга гына төрек көчле. Татар дөрес юл буенча бара. Әлеге юлдан тайпылмыйча гына атласак, милләт чирләрдән арына алачак», – диде ул.

«Мәгариф» журналы Диләвер Османның  бәйрәмдә укыган шигыреннән өзек тәкъдим итә.

-_Cw

Газинур Морат,  Ркаил  Зәйдулла, Рифә Рахман, Ренат Харис, Рәдиф Гаташ, Роберт Миңнуллин, Ләбиб Лерон, Рәмис Аймәт үз иҗади сүзен җиткерделәр.

Яш шагыйрьләр  Рүзәл Мөхәммәтшин, Булат Ибраһимов, Фәнил Гыйләҗев тә  Тукайга баш иеп үз шигырьләрен  укыйлар. Бәйрәм дәвам итә.

IMG_8760

IMG_8767

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз