"Без Тукай шәкертләре" дип исемләнгән тамчы-шоу үткәрелде
2011 елның 26 апрелендә Татарстанның Саба районы Иске Икшермә авылы Мәдәният йортында Г.Тукайның туган көненә карата "Без Тукай шәкертләре" дип исемләнгән тамчы-шоу үткәрелде. "Шәкертләр" һәм "Апу...
2011 елның 26 апрелендә Татарстанның Саба районы Иске Икшермә авылы Мәдәният
йортында Г.Тукайның туган көненә карата "Без Тукай шәкертләре" дип
исемләнгән тамчы-шоу үткәрелде. "Шәкертләр" һәм "Апушлар" командалары,
Г.Тукайның биографиясен һәм аның әсәрләрен белүдә көчләрен сынадылар. 1
тур "Син-миңа, мин-сиңа" дип аталды . Һәр команда каршы як командага
Г.Тукай турында бишәр сорау бирделәр. 2 тур "Шигырьне таны" дип аталды, 3
тур - "Син Тукайны беләсеңме?" - тест рәвешендә булды. 4 тур - "Хикәя-
табышмак" (хикәя Г.Тукайның нинди әсәрләрен күздә тотып язылган?). 5
тур - "Без Тукай шәкертләре" - 1 команда "Шүрәле", 2 команда "Кәҗә белән
сарык" әкиятен дәвам итәргә тиеш иде. Шушы сынауларны үтеп, иң куп очко
жыеп "Шәкертләр" командасы җиңүче дип танылды. Кичә ахырында барлык
катнашучылар "Туган тел" җырын башкардылар.
saby.tatar.ru