Тукай дөньясы

"Тукай Фонды" вәкилләре “Тукай-Тур” экспедициясе турында сөйләде

6.12.2011   Казандагы Татарстан Милли музеенда Габдулла Тукайга багышланган "Тукай континентларны берләштерә" дигән айлык уза. 6 декабрьдә әлеге чараның кунагы - "Тукай Фонды" президенты, шагыйрь...

6.12.2011

 


Казандагы Татарстан Милли музеенда Габдулла Тукайга багышланган "Тукай континентларны берләштерә" дигән айлык уза. 6 декабрьдә әлеге чараның кунагы - "Тукай Фонды" президенты, шагыйрьнең дүртенче буын туганы, журналист Риман Гыйлемханов булды.

“Тукай Фонды” белән очрашуга Казан югары уку йортлары студентлары, музейчылар, ветераннар килде. Риман Гыйлемханов һәм “Тукай-Тур” экспедициясендә катнашкан Г.Ибраһимов исемендәге ИЯЛИ өлкән фәнни хезмәткәре, тукайчы галим Зөфәр Мөхәммәтшин, журналистлар Гөлназ Галимҗанова, Рәмилә һәм Альбина Газизуллиналар кунакларга экспедициядән алган тәэсирләре белән уртаклашты. 4 журналистның Җаек-Кустанай-Астана-Алматы-Атакент-Кентау-Төркестан-Хоргос-Өремче-Чүгүчәк-Голҗа-Алматы-Караганда-Казан юлыннан үтелгән иҗади сәфәрдән җыеп кайткан мавыктыргыч фотолары, Тукай турындагы борынгы китаплары, мөһаҗирләрдә яшәүче татарлар иҗаты, дисклар – барысы да тамашачылар хозурына тәкъдим ителде. Тиздән экспедиция нәтиҗәләре буенча язылган “Истә калганнар” китабы да дөнья күрәчәк.

 

tukayfond.ru


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз