Габдулла Тукай. Где ученые, которые омусульманят Японию? (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Японияне мөселман идәчәк голяма нәрәдә?» (1906) на русский язык.
О вы, чалмоголовые! Во сне держали нас;
Растратили мы попусту жизнь нашу из-за вас.
Больных молитвой пользуя, плевками, ворожбой,
В гаданье и пророчестве века прошли при вас.
К застолью от застолия ходя из дома в дом,
Обжорством, возлиянием заботились о нас.
Мечети превратившие в базары, как купцы,
Народу продавали вы мир вечный и намаз.
Вороны ненасытные и ваши сыновья,
Гоняются за трупами, обучены у вас.
Всю жизнь прожили в зависти, сгорая и кипя;
Чванливость и тщеславие, откуда это в вас?
Старьём и небылицами старались заменить,
В еврейских сказках вычитав, религию для нас.
С безбожием сражаетесь, вы собственный народ
На молодёжь натравливать заботитесь сейчас.
Патша японский якобы решил принять ислам;
Живее, торопитесь же — он ожидает вас.
С японским императором микадо весь народ
Религией с чапанами прельстится в самый раз.
К святому делу этому подступитесь вы с чем,
Когда мантыйк* с гаданием — все знания у вас!
И там бритоголовыми прикажете ходить?
Безусым быть усатого заставите, как нас?
Бухарскими законами там всеми управлять,
Чтоб мусульманства признаком бухарщина звалась?
Довольно же! Приличия давно пора вам знать!
Японцев очапанивать не требуют от вас.
*Мантыйк — логика.
(«Где учёные, которые омусульманят Японию?» – опуликовано в газете «Фикер», №20, 3 июня 1906 года. Включено в сборник «Третья тетрадь», 1907 год. Стихотворение является ответом на распространяемые в печати слухи о том, что японский микадо, заинтересованный исламом, приглашает к себе мусульманских учёных. Известный исламский миссионер Габдрашит Ибрагимов, действительно, добрался до Японии, работал там и успел построить деревянную мечеть.
Следуя хронологически за публицистическими стихотворениями Тукая, интересно наблюдать, как в самых первых стихотворениях, ставящих проблему, которую он будет обсуждать до конца жизни, он выговаривается наиболее полно и всесторонне. Такое понимание жизни и оценка основной действующей в ней силы – отсталого татарского духовенства – не могут не поражать в двадцатилетнем юноше, если не принимать во внимание, что Тукай добрый десяток лет провёл в среде этого духовенства в медресе. И всё же, заключенная внутри России, Татария сильно отличалась от Бухары, которая была в это время ещё средневековым ханством. Фон
передовой русской демократической мысли, на котором происходило становление и стремительное развитие талантливого юноши в бурную эпоху 1905 года, многое объясняет в позиции, которую Тукай занял с самого начала.
(Источник: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2008. — 223 с.)).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Японияне мөселман идәчәк голяма нәрәдә? (1906)
Сез, и чалмалылар, безне буңа дик итдеңез игъфал,
Вә тәхсыйли дә тәгълими сәрасәр итдеңез иһмаль.
Гасырлар кичде мәрзая өфермәклә, төкермәклә;
Языб ялган догаларны вә яхуд ачдыңыз сез фал.
Безә күстәрдеңез һиммәт, йөреб ашларга кәл әнгам;
Сарылыб әклү шөрбә сез, гомумән улдыңыз әккял.
Идеб мәсҗедләри базар, гавамә сатдыңыз әгъмал;
Сатыб гокъбаи дөньяйа, хәкыйкать улдыңыз бәкъкал.
Сезең әүлядыңыз сездән хәрыйслык алдылар мирас;
Ала карга кеби, сез җифәләргә улдыңыз дәллял.
Сезең вар гомереңез кичде хәсәдләрлә яныб һәрдәм;.
Нәдән, билмәм, бу рәсмә кальбеңез киберлә малямал.
Безә дин уларак гарзыйтдеңез һәр искелекләрне;
Языб иске яһүди кыйссаларны улдыңыз нәкъкал.
Халыкны аздырыб, яшь каһраманлардан идеб бизар,
Аларны күстәреб динсез, ниһаять, улдыңыз дәҗҗал.
Диләр: исламә кермәк хәзрәти солтаны микадо;
Сези дәгъвәт идәр дәргяһына — тиз варыңыз филхаль!
Күрең япун әһалисен, нәя маил имеш анлар,—
Сезең чапаныңызгамы вә яхуд динәми мәйяль?
Кәлең, бу фигъле хәйрә зәррә кодрәт вармыдыр сездә?
Бу көн ярдәм идәрме гыйльме мантыйк яки гыйльмелфал?
Такыр баш улмая тәклиф идәрмисез янә бунда?
Мыеклар шөйлә, кыркылсын, ки улсын юклыга мәйяль?
Бохарилар бохары бунда улсынмы хөкемфәрма?
Диермисез: бохарилык мөселманлыкка улсын дал?
Йитәр, инсаф идең, артык кәрәк инсаф, хәясызлар!
Япунлар да чапан кисен, диеп куптармаңыз җәнҗал.
Хәзерге әдәби телдә
Японияне мөселман итәчәк галим-голяма кайда?
Сез, и чалмалылар, безне моңарчы йокыда тоттыгыз;
Уку урынына вакытыбызны бушка әрәм иттегез.
Авыруларга ялган догалар укып, өшкереп-төкереп,
Ялган фал ачып, гасырлар китте үтеп.
Безгә зур эш күрсәттегез: ашка йөрдегез, хайван кебек
Ашау-эчүгә бирелеп, тыгындыгыз бирән кебек.
Халыкка намаз саттыгыз, мәчетләрне базар ясап,
Чын-чын сәүдәгәр булдыгыз, ахирәтне дөньяга сатып.
Балаларыгыз комсызлыкны сездән мирас итеп алдылар;
Ала каргадай, үләксәгә барырга өйрәтүче булдыгыз.
Сезнең бар гомерегез һәрвакыт көнчелектә янып үтте;
Нилектән, белмим, күңелегездә бу кадәр масаю бар.
Безгә «дин» дип һәртөрле искелекләрне тәкъдим иттегез;
Иске яһүд әкиятләрен күчереп язучылар булдыгыз.
Халыкны аздырып, яшь каһарманнардан биздереп,
Аларны динсез итеп күрсәтеп, дәҗҗал булдыгыз.
Япония патшасы микадо мөселман булырга тели диләр;
Сезне үз янына чакыра — бик тиз шунда китегез!
Күрегез япон халкын, нәрсәгә кызыгалар икән алар:
Сезнең чапаныгызгамы, әллә динегезгәме кызыгалар?
Уйлагыз: бу изге эшкә әз генә булса да көчегез бармы?
Бүген ярдәм итәрме мантыйк яки фал гыйльме?
Анда да такыр башлы булырга тәкъдим итәрсезме?
Мыеклар да юк дәрәҗәсендә итеп кырылсын, диярсезме?
Бохарлыларның сөреме анда да хөкем йөртсенме?
Бохарилык мөселманлык билгесе булсын, диярсезме?
Җитәр, инсаф кирәк, инсаф кирәк, оятсызлар!
Японнар да чапан кисен, диеп җәнҗал куптармагыз!
*Мантыйк — формаль логика.
(«Японияне мөселман идәчәк голяма нәрәдә?» «Фикер» газетасының 1906 елгы 3 июнь (20 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган, «3 нче дәфтәр»дә (1907) чыккан. Текст шуннан алынган.
Япониядә мөселман активлыгы XIX гасырның урталарыннан башлана. Бу илгә Госманлы императорлыгыннан шактый санда кунаклар килә. Әлбәттә, алар берочтан дәгъвәт һәм тәблигъ, ягъни ислам динен пропагандалау эше белән дә шөгыльләнә. Русия мөселманнарыннан иң башта Япониядә ислам динен системалы төстә тарату эшчәнлегенә сибирияле (Себердән чыккан татар) Габдрәшит Ибраһимов (Рәшит казый) керешә. Ул, Япониягә махсус барып, ил буйлап сәяхәт итеп кенә калмый, бәлки төрле катлау халык вәкилләре, шул исәптән югары урыннарда мөһим вазифаларны башкарган дәүләт Мәэмүрләре белән дә очраша, япон халкының ислам диненә бик уңай каравына инана.
XIX гасыр ахыры – XX гасыр башларында японнардан шактый гына кеше мөселман була. Традиция буенча, беренче япон мөселманы итеп Ошатаро Нода санала. Ул, ислам динен 1891 елда Истанбулга килгәч кабул итеп, үзенә Габделхәлим исемен ала. 1890 елларда тагы ике япон (Ямада һәм Ариджа) мөселман булалар, Габделхәлил белән Әхмәд дип исемләнәләр. Гомумән, Япониядә ислам таралу процессы шул елларда һәм аннан соң да сизелерлек тәрәккый итә.
Япон галимнәре сүзенә караганда 1905 елда Идел-Урал мөселманнарыннан бер гаилә япон шәһәре Осакага барып, анда беренче мәчет ачалар.
Ул көннәрдә шактый мөселман газеталары Япониядә ислам таратуга кагылышлы хәбәрләр бастыралар. Мәсәлән, «Таң» газетасының 1906 ел 26 май санында түбәндәгене укыйбыз: «Бөтен татар гәзитәләре бу ел июль числасында Япуниядә була торган дин тикшерү җәмгыяте хакында язалар, һәммәсе Япуниядә исламның таралуына вә Япуния халкының ислам динен кабул итәчәкләренә бик зур өмедләр баглыйлар». «Өлфәт»тә (1906, 30 март, 17 нче сан) бу тема мөнәсәбәте белән мондый хәбәр басыла: «Япун-Кытай тарафларына дине исламны үгрәтмәк, нәшер итмәк өчен һинд мөселманнары «Әнҗемәне ислам» («Ислам җәмгыяте») исемендә бер җәмгыять ясамышлар. Шу (шул) җәмгыять әгъзаларыннан Һиндстанның иң биек (зур) мәдрәсәләрендә беренчелек шаһәдәтләрене алмыш Хафиз Хөсәен Хан һәм дә Хафиз Габделгафур Мәгази хәзрәтләре «Япуния мәмләкәтенә күндерелмешләр».
Русия мөселман газеталарында хәтта «микадо да ислам диненә керергә әзер» кебек хәбәрләр, күргәнебезчә, буш урында тумый. «Япунияне мөселман идәчәк голяма нәрәдә?» шигыренең текстыннан аңлашылганча, Тукай бу мәсьәләгә шактый ук зур әһәмият биргән. Аның фикеренчә, Русия мөселманнары дәгъват миссиясен алып барырга җыеналар икән, Япониягә «чапан» һәм «бохарилык» кебек искелек символларын күрсәтергә түгел, ә бәлки япуннарга чын дин өйрәтергә тиешләр. Монда без Тукайның ислам диненең авторитеты өчен ихлас җан атуына шаһитбыз.
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).