Габдулла Тукай. Надпись на могильном камне (Перевод Вероники Тушновой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Сөеклемең кабер ташында» (1906) на русский язык.
Ты мертва, но любовь моя в сердце не гаснет еще,
Ты мне дружбу и нежность в душе оставляешь еще.
Знай, что смерть твою, друг мой, считаю я смертью cвоей.
Только вижу твой образ и голос твой слышу еще.
Я тобой был, ты — мною, и не было ближе друзей.
Всё ушло без следа. Лишь любовь существует еще.
(Источник: Тукай Г. Избранное: Стихи и поэмы/Габдулла Тукай; Сост. Г.М.Хасанова, С.В.Малышев. – Казань: татар кн. изд–во, – 2006. – 192 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Сөеклемнең кабер ташында (1906)
Үлмәде, үлсәң дә, күңлемдә сәнең дәрдең һәнүз;
Дустлыгын, инсанлыгың кальбемдә калдырдың һәнүз.
Бел ки, мәүтең, шөбһәсез, мәүтем дорыр, и нурлы йөз;
Сурәтең — чәшмемдәдер, өзнемдәдер — саутең һәнүз.
Аһ, насыл! Без яр идек: сән бән идең, бән сән идем;
Калмады бундан әсәр — калды мәгәр шәүкың һәнүз.
Хәзерге әдәби телдә
Сөеклемнең кабер ташында
Үлмәде, үлсәң дә, күңлемдә синең дәртең һаман;
Дуслыгың, кешелегең күңлемдә калдырдың һаман.
Белче, үлемең, шөбһәсез минем үлем ул, и нурлы йөз;
Сурәтең — күз алдымда, колагымда — тавышың һаман.
Аһ, ничек! Без яр идек: син мин идең, мин син идем;
Тик хәзер берсе дә юк — калды истәлек кенә.
(«Сөеклемең кабер ташында». «Әлгасрелҗәдид»нең 1906 елгы 15 ноябрь (11нче) санында «Гъ.Т.» инициаллары белән басылган. «4 нче дәфтәр»гә кертелгән. Текст «Әлгасрелҗәдид»тән алынган.
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904-1908) / төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).