Габдулла Тукай. Нашей молодёжи, организовавшей литературный вечер (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Әдәбият ахшамы ясаучы яшьләремезгә» (1906) на русский язык.
Я вас люблю. Поистине, джигиты,
На вас надежда: вы – интеллигенты.
И помыслами, и душой я с вами;
Таких людей у нас ещё не знали.
Вы – новоиспечённые батыры,
Батырам нет цены сегодня в мире.
Мы вас столетья ждали. Так хотели
Не пропустить, глаза все проглядели.
Добро пожаловать! Мы рады встрече,
Для нас вы словно предрассветный ветер.
Вы – нации больной спасенья средство,
Желание, оплаченное жертвой.
Когда бы, я мечтал, Пророк ожил бы,
Аллах в святое тело дух вложил бы,
Он вас поздравил бы, благословил бы,
Взывая, говорил, уговорил бы.
Сказал бы вам: мужайтесь и идите,
И мужеством свет белый удивите.
Затеянному вами делу имя –
Добро и красота, мы живы ими.
Вы знаете, к чему вы здесь причастны? –
Вы держите в руках начало счастья!
Я вас прошу: с дороги не сходите,
Вы нацию по ней вперёд ведите.
Сегодняшний ваш вечер – чудный вечер.
Я память сохраню о нём навечно.
(«Нашей молодёжи, организовавшей литературный вечер» – опубликовано в журнале «Эльгасрельджадид», № 2, 5 декабря 1906 года с инициалами «Гъ. Т.» и пометой «Окончание следует». Ранее, 22 октября, в газете «Фикер» в статье «Литературно-музыкальный вечер» Тукай, объявляя о предстоящем вечере, решительно выступает против реакционных сил, препятствующих его организации. В мартовском номере газеты «Фикер» помещён отчёт о вечере под названием «Концерт».
(Источник: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.)).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Әдәбият ахшамы ясаучы яшьләремезгә (1906)
Сөям мин сезне, сез – чын яшь егетләр;
Өмид бар сездә, сез – интеллигентлар.
Телем, күңлем, вөҗүдем сезгә разый;
Әле һич күрмәгән сезләрне мазый.
Яңы пешкән, йитешкән сез бәһадир,
Хәзер дә яшь бәһадир бибәһадер.
Сези күрдек гасырларча көтеп без, –
Килерсез, дип, һәмишә күз тотып без.
Сәламәт килдеңезме, мәрхәба! сез;
Мөҗәссәм бер сафа, баде саба сез.
Черек милләт өчен сынмас терәк сез;
Тугыз корбан суеп алган теләк сез.
Фараз итдем: Рәсүлулла терелсә,
Мөбарәк җисменә гәр рух өрелсә, –
Сези ул, шөбһәсез, тәбрик идәрди,
Сези тәшвикъ идәр, тәхрик идәрди;
Диерди: каһраманнар! Әйлә гайрәт,
Идеб гайрәт, вирең галәмгә хәйрәт.
Бу - тәрвиҗе бәлягать һәм фәсахәт,
Дәгелдер бу – хәмакать һәм сәфаһәт.
Белермисез! Нә галәмдер бу галәм?
Бу галәм сәр сәгадәтдер ду галәм.
Әбәд тәрк итмәңез, зинһар, бу раһи,
Будыр чөн милләтең раһе рәфаһи.
Ниһаятьсез гүзәл ахшам – бу ахшам,
Бәнем ядымда бу ахшам – сабах, шам.
Хәзерге әдәби телдә
Әдәбият кичәсе ясаучы яшьләребезгә
Сөям мин сезне, сез – чын яшь егетләр;
Өмет бар сездә, сез – интеллигентлар.
Телем, күңелем – бөтен барлыгым сездән риза;
Үткән чорда сезнең ишеләр булмаган.
Сез – яңа пешкән, җитешкән баһадир;
Хәзер яшь баһадир – бәя биргесез.
Без сезне гасырлар буе көтеп алдык;
Килерсез дип, һәрвакыт күз тегәп тордык.
Сәламәт килдегезме – рәхим итегез!
Сез – күңел шатлыгы, таң җиле сез.
Черек милләт өчен сынмас терәк сез;
Тугыз корбан суеп алган теләк сез.
Уйладым: әгәр пәйгамбәр терелсә,
Аның изге тәненә җан өрелсә, –
Сезне ул, һичшиксез, тәбрикләр иде,
Сезне өндәр һәм димләр иде;
Дияр иде: каһарманнар, гайрәт итегез;
Гайрәт итеп, дөньяны хәйран итегез.
Бу – нәфислек һәм матурлыкны арттыру;
Түгелдер бу – ахмаклык һәм бозыклык.
Беләсезме, бу дөнья нинди дөнья?
Бу дөнья – һәр ике дөньяда бәхетнең башы.
Бу юлны, зинһар, мәңге ташламагыз,
Чөнки бу – милләтне алга илтүче юл.
Бу кичә – чиксез гүзәл кичә;
Иртән дә, кичен дә бу кичә минем исемдә.
(«Әдәбият ахшамы ясаучы яшьләремезгә». «Әлгасрелҗәдид» журналының 1906 елгы 5 декабрь (12нче) санында «Гъ-т.» инициаллары һәм «ахыры бар» дип басылган.
«4нче дәфтәр»гә (1907) кертелгән. Текст шуннан алынган.
Уральскида ясалачак бу әдәби кичә турында «Фикер» газетасының 22 октябрь «Әдәбият ахшамы, яки Литературно-музыкальный вечер» дигән мәкалә бастырып чыгара, укучыларны анда катнашырга чакыра. Газетаның 1907 елгы 18 март санында шул «ахшам»нан репортаж бирелгән.
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904-1908) / төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).