Габдулла Тукай. Осень (Перевод Анны Ахматовой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Көз» (1906) на русский язык.
Друзья, уже осень к нам в гости пришла,
Придет и зима, пышной шубой бела.
Уж начали птицы от нас улетать,
Чтоб в дальних и теплых краях зимовать.
Леса уже стали желты, как шафран,
Не видно в полях ни снопов, ни крестьян,
Как темя татарина, голы поля,
Голодных пернатых не кормит земля.
Лишь юная озимь покрыла простор,
Сверкает она, как зеленый ковер.
И солнце нещедро дарует свой свет, —
Все реже и реже — и вот его нет.
И ветру покорна пустынная ширь,
Он дует навстречу, упруг, как пузырь.
О, скучное время — осенние дни,
Могила цветущего сада они.
Кладбищенский вид! Я брожу по полям:
Повсюду зиянье затопленных ям.
Хочу я полгода не жить на земле,
Хочу я растаять, как масло в тепле.
О, если сейчас я усну, а траву
Весною увижу опять наяву.
Я буду гораздо счастливей тогда,
Чем шахи и ханы, чем все господа.
Когда же, скажи мне, мой бедный народ,
Весна твоя, день твой цветущий придет?
Тогда ли, когда я умру и потом,
Быть может, воскресну, но в мире ином?!
(Источник: Тукай Г. Избранное: Стихи и поэмы/Габдулла Тукай; Сост. Г.М.Хасанова, С.В.Малышев. – Казань: татар кн. изд–во, – 2006. – 192 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Көз (1906)
Күрәмсез, дустларым, көз килде тышта;
Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.
Китә башлады бездән инде кошлар;
Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.
Мисале зәгъфыран саргайды урман,
Игенчеләр игеннәрне дә урган.
Такыр калды татар башы кеби кыр;
Азык эзли — оча тургай да пыр-пыр.
Чыгып баш калкыта сахрада уҗым,
Яшел хәтфә шикелле итә җем-җем.
Кояш та яктысын киметте шактый;
Тәәссеф! Басты золмәт, китте якты.
Колакны шаулата инде суык җил,
Тулып эчкә, өрә, мисле куык җил.
Ничәйтсәң дә, күңелсез көз, күңелсез;
Чәчәксез көз, үләнсез һәм дә гөлсез.
Мазарыстанга охшап калды кырлар;
Чирәмсездер тигез җирләр, чокырлар.
Үлеп торсам иде мин алты айдай,
Эреп бер йокласам мин сары майдай.
Шулай йоклап, бәһар җиткәндә торсам,
Торып тагы яшел җирдә утырсам, —
Бәхетле шул заман, мин бик бәхетле,
Булырмын шаһ, бәхетле һәм тәхетле.
*
Качан соң, и фәкыйрь милләт, бәһарең!
Качан китәр кичең, килер нәһарең?
Килер мәллә кабергә мин сөрелгәч,
Кыямәт көндә мин үлеп терелгәч?
Мисале зәгъфыран — зәгъфран кебек.
Тәәссеф — үкенеч.
Золмәт — караңгылык.
Мисле куык — куык кебек.
Мазарыстан — каберлек.
Бәһар — яз.
Нәһар — көндез.
(«Көз». «Әлгасрелҗәдид»нең 1906 елгы 15 октябрь санында «Г.Т.» имзасы белән чыккан. «4нче дәфтәр»дә (1907) һәм «Мәҗмугаи асарь»дә басылган. Соңгысында «Такыр калды татар башы кеби кыр» дигән юлындагы «татар» сүзе «фәкыйрь» дип үзгәртелгән. Текст «4нче дәфтәр»дән (1907) алынган.
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904-1908) / төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).