Габдулла Тукай. Пушкину (Перевод Семёна Ботвинника)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Пушкинә» (Пушкинга) (1906) на русский язык.
Себе ты равных не имел, поэт вольнолюбивый!
Всегда душе моей близки твоей души порывы.
Деревья, камни — всё вокруг, тебя услышав, пляшет.
Коснется слуха звонкий стих — на сердце радость ляжет.
Я с ярким солнцем бы сравнил твои стихотворенья.
Бог столько сил в тебя вложил, исполнил вдохновенья!
Моя душа не знает тьмы: ты жизнь в нее вселяешь,
Как солнце — мир, так душу ты стихами озаряешь!
Я наизусть твердить готов твои произведенья,
Вкушать плоды твоих садов, влюбляться в их цветенье.
От деревца до деревца я теми брел садами
И восхищался без конца твоими соловьями.
Душе ты — радость, взору — свет, так будь в веках прославлен,
Пусть будет памятник, поэт, тебе в сердцах поставлен!
Идти повсюду за тобой — мой долг, мое стремленье,
А то, что веры ты другой, имеет ли значенье?
Моя душа близка твоей, но так различны силы!
0 если бы такой талант судьба мне подарила!
(Источник: Тукай Г. Стихотворения: Пер. с татар. — Л.: Сов. писатель, 1988. — 432 с.; Избранное: Стихи и поэмы/Габдулла Тукай. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2006. — 192 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Пушкинә (1906)
Нәзыйрсыз шагыйрь улдың (афәрин!), Пушкин Александр!
Бәнем дә дәрде шәүкым һәм сәнең дәрдеңлә якьсандыр.
Сәнең әшгареңә, бәнчә, агач, даш билә рәкъсандыр;
Агач рәкъс итмәмәк шагыйрь улан инсанә ноксандыр.
Нә чөн рәкъс итмәсен, шигърең мисале шәмсе рәхшандыр;
Нә шагыйрьдер у кем әшгар аңа Мәүлядан ихсандыр.
Касавәт кәлмәйер кальбә: сәнең шигърең мөнафиһа,—
Нәчек кем шәмсә каршы парлайыр дөнья вә мафиһа.
Кыйраәт әйләдем, әзбәрләдем бән җөмлә асарың;
Кереп гөлзарыңа, бән дә тәнавел иттем әсмарың.
Сәнең бакчаңда гиздем, йөредем һәм әйләдем тайран;
Күрүбән гандәлибаны, тамаша әйләдем сәйран.
Кәлүр рәүнәкъ колүбә сүзләреңдән, җанә сайкаллар;
Дикелмәз бөйлә улмадыкча һичбер намә һәйкәлләр.
Мәрамем-матлабым анчак сәнең мәнзум вә мәнсүрең;
Бәнем шәэнемме тәфтиш мәзһәбеңне, дине мәнсүбең?
Әвәт, дәрдем дорыр якьсан, вәликин бәндә юк дәрман,
Вирер дәрмани дә, шаять, җәнабе мән ләһелфәрман.
Хәзерге әдәби телдә
Пушкинга
Тиңдәшсез шагыйрь булдың (афәрин!), Пушкин Александр!
Минем дә дәртем-теләгем нәкъ синең дәртең белән бер.
Синең шигырең көенә агач, таш бии, минемчә;
Биемәслек итеп язу кимчелек шагыйрь кешегә.
Якты кояшка тиң шигырь алдында ник биемәсен;
Илаһи илһамга ия булган көчле шагыйрь бит син.
Күңелгә күләгә төшми, — шигырьләрең якты шундый,
Гүя бөтен дөнья балкый алтын кояш яктысында.
Һәммә әсәрләрең укып, күңелемә ныклап беркеттем, —
Гөлбакчаңа кереп, җимешләреңнән мин авыз иттем.
Синең бакчаңда мин гиздем, гүя анда очып йөрдем;
Сайрар кошларыңны күреп, шунда күңел ачып йөрдем.
Күңелгә — хуш, җанга якты шигырләреңнән кем туяр!
Шулай булмады исә шагыйрьгә кем һәйкәлләр куяр?
Бар теләк-максатым минем — тезмәң, чәчмәләрең синең;
Минем эшмени тикшерү — карашың синең һәм динең.
Әйе, теләгем бер генә, әмма юк шул миндә куәт;
Өмет итәм, кодрәтле зат бирер дип, дәрман да, шаять.
(«Пушкинә». «Әлгасрелҗәдид» журналының 1906 елгы 15 апрель санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. «3нче дәфтәр»дә (1907) чыккан.
Бәнем шәэнемме тәфтиш мәзһәбеңне, дине мәнсүбең? (Минем эшемме соң мәзһәбеңне вә динеңне тикшерү?) – биредә Тукай А.Пушкинны үзе өчен бары тик олуг шагыйрь үрнәге итеп алуын, аның дини ышанулары, гомумән, нинди дә булса дин вәкиле булуы белән кызыксынмавын ассызыклап әйтә. Мөселман мохитендә яшәү, аның шартларына җавап бирү тиешлеге, әлбәттә, мондый искәрмә бирүне зарур кылгандыр.
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).