Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Разве я не скорбящий? (Перевод Глеба Пагирева)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Дәрдемәнд дәгелмием?» (Дәрдемәнд түгелме мин?) (1906) на русский язык.

Яль в ответе? Моей скорби нет предела, что поделать?
Весь беда я — и душа в беде, и тело, что поделать?

Что поделать, моя сущность вся основана на скорби,
От рожденья отдан скорби я всецело, что поделать?

Если в Кербеле собою люди жертвовали богу,
То себя любви принес я в жертву смело, что поделать?

Что поделать, войском скорби окружен я от рожденья,
В пасть дракона я смотрю оцепенело, что поделать?

И в скорбях своих, и в горе превзошел я мир скорбящий,
Быть истоком всех печалей жизнь велела, что поделать?

Да видала ли другого ты, подобного мне в горе?
Полководцем скорби признан я недаром, что поделать?

Госпожа моя, уверуй, что я твой слуга — скорбящий,
Всё твое, ты мною властно завладела, что поделать?

В жизни не было и в мыслях никого, одна была ты,
Лишь к тебе в мечтах стремился я несмело, что поделать?

Мне, влюбленному, средь многих не возвыситься вовеки
Я — лишь прах, и нет другого мне удела, что поделать?

 

(Источник: Тукай Г. Стихотворения: Пер. с татар. — Л.: Сов. писатель, 1988. — 432 с.).

 

Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Дәрдемәнд дәгелмием? (1906)

Дәрдемәнд мәсьүл улырмы? Мөбтәлаем, нәйләем?
Җисме жанымлә бәрабәр бер бәлаем, нәйләем?

Нәйләем, аслым, әсасем дәрдә идмеш ибтина?
Та әзәлдән дәрде шәүка мөбтәнаем, нәйләем?

Тәңре гыйшкында шәһадәт итсәләр дәр Гәрбәла,
Бән шәһидем дәр мәхәббәт, дәр бәлаем, нәйләем?

Нәйләем, сармыш бәнем әтрафеми гамь гаскәри?
Гүя мәгърузе дәһаны аждаһаем, нәйләем?

Дәрдемәндане җиһанә бән тәфәүвык әйләдем,
Чөнки һәрбер дәрдә мәбдә, мөбтәдаем, нәйләем?

Сөйлә: күрдеңме бәнем шәклемдә һичбер дәрдемәнд?
Дәрдә сәрдар улмага бән мостафаем, нәйләем?

Кәл, инан, ханым әфәндем, дәрдемәндем бәндәңез;
Һәп сәнең — кальбем, вә кәндем мөштәраем, нәйләем?

Гакълыма һич кәлмәде гомремдә сәндән ма гадә,
Чөнки амалеңдә мәмлү бер сәраем, нәйләем?

Юк тәгали гашыйка бәйнәл-әһали та әбәд,
Санки бән тәхтессәрада бер сәраем, нәйләем?

 

Хәзерге әдәби телдә

Дәрдемәнд түгелме мин?*

Дәрдемәнд җаваплымы? Бәлагә төшкәнмен, ни эшлим?
Бер бәламен тәнем-җаным белән бергә, ни эшлим?

Кайгы-хәсрәткә корылган аслым-нигезем, ни эшлим?
Кайгы-хәсрәткә батканмын тумышымнан ук, ни эшлим?

Әгәр Гәрбәладә Тәңре гыйшкында булсалар шәһит,
Мин мәхәббәт-бәла юлында шәһитмен, ни эшлим?

Тирә-ягымны кайгы гаскәре чолгаган, ни эшлим?
Гүя аждаһа авызы алдында торам, ни эшлим?

Дөньядагы кайгылылардан да мин иң кайгылысы,
Чөнки мин башлангычы хәсрәт-кайгының, ни эшлим?

Сөйлә: минем кебек бер-бер хәсрәт чигүче күрдеңме?
Сайланганмын баш булырга кайгы-хәсрәткә, ни эшлим?

Кил, ышан, ханым әфәндем, бәндәгез бу — дәрдемәнд;
Күңлем дә, үзем дә сиңа сатылганмын, ни эшлим?

Уема да килмәде синнән бүтән гомремдә бер,
Ни эшлим, сиңа ашкыну дәрте моңлы күңлемдә гел.

Кеше арасында гашыйкка өстенлек мәңге юк, —
Гүя җир астында бер бөртек туфрак мин, ни эшлим?

 

*«Хәсрәт чигүче» мәгънәсендә.

(«Дәрдемәнд дәгелмием?» «Әлгасрелҗәдид»нең 1906 елгы 20 май санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. «3нче дәфтәр»дә (1907) чыккан. Текст шуннан алынган.
Тәңре гыйшкында шәһадәт итсәләр дәр Гәрбәла («Аллаһка омтылып Гәрбәлада шәһит китсәләр») – 680 елда Гәрбәла (гарәп әйтелешендә «Кәрбәла») шәһәрчеге янындагы сугышта хәлифә Язид бине Могавия яугирләре дүртенче хәлифә хәзрәти Гали бине Әбу Талипнең Хөсәен исемле улын Һәм аның яраннарын үтерәләр. Тукай шуларны искә төшерә.

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз