Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Слово друзьям (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Дустларга бер сүз» (1905) на русский язык.

Вы слова моего послушайте, покуда,
Друзья, скажу вам на мотив Юсуф-Якуба.
Прореху нашей нации чинить я буду:
Чернила ниткой мне, перо — иглою будут.

Родные! Как другие нации на свете,
Пойдём и мы вперёд, собравшись дружно вместе,
Чтоб на майдане просвещенья быть на месте.
Пусть — падать и вставать — шаги нетвёрды будут.

Но походить не будем на скотов без знаний;
Не будем никогда свободны от стараний.
Томиться жаждой неуместно в океане;
На берег хлынут знанья и свободой будут.

Чиновники из нас довольно кровь сосали;
Предел бесчинству их поставить не пора ли?
Дни света и тепла для страждущих настали;
Лучи свободы солнцем осенять нас будут.

Все нации к своим стремятся целям,
В столицу Петербург своих послов нацелив;
Давно и мы, несчастные, того хотели,
Что депутаты наши представлять нас будут.

Есть люди и у нас с открытыми глазами;
Пассивными не можем оставаться сами.
Свобода государем открыта перед нами;
По Манифесту, просьбы исполняться будут.

На мулл не будем возлагать работу эту:
В религии главенство уступаем это.
И будет хорошо, когда делами света
С образованием джигиты ведать будут.

Так устремимся же в объятия свободы!
Прогресса небеса свои откроют своды;
Нас ожидают новой жизни годы;
Поводырями в рай для нас джигиты будут.

 

(«Слово друзьям» – опубликовано в газете «Фикер» («Мысль»), №4, 18 декабря 1905 года. В прижизненных изданиях Тукая отсутствует. На мотив «Юсуф-Якуба», т.е. в стихотворном размере поэмы XII века татарского поэта Кол Гали «Кыйссаи Юсуф». «Свобода государем открыта перед нами, по Манифесту, просьбы исполняться будут» – Манифест 17 октября 1905 года. Перевод Венеры Думаевой-Валиевой.

(Источник: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2008. — 223 с.)).

 

 

Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Дустларга бер сүз (1905)

Менә, дустлар, мин сезләргә бер сүз сөйлим,
«Йосыф-Ягъкуб китабы»ның көен көйлим;
Ушбу милләт ертыгының җөен җөйлим, —
Җебем — кара, инәм каләм булсын имди.

*
И кардәшләр, кул тотышып алга барыйк,
Башка милләтләрнең хәлен карап карыйк.
Мәдәният мәйданында урын алыйк, —
Егъла-тора алга таба атлыйк имди.

*
Гыйлем белмәс хайваннарга без охшамыйк,
Тырышмактан, тырмашмактан һич бушамыйк;
Диңгез якасында торып, без сусамыйк, —
Хөрриятнең диңгезләре ташый имди.

*
Чиновниклар безнең канны бик күп имде,
Имәлмәсләр, җитәр инде, җитәр инде!
Мәзлумнәргә якты, нурлы көннәр килде, —
Азатлыкның кояшы тугъды имди.

*
Һәр милләтләр Максудларын хасил итә*,
Депутатлар ясап, Петербургга китә;
Инде нәүбәт без бичараларга җитә, —
Җыйлып-җыйлып депутатлар сайлыйк имди.

*
Бездә күзе ачык кешеләр дә бардыр,
Бу заманда гафилләргә дөнья тардыр;
Бу хөррият — Манифесте государьдыр, —
Кадрен белеп, кирәкләрне сорыйк имди.

*
Бу эшләрдә зәхмәтләмик муллаларны,
Дин эшендә башчы иттек без аларны;
Яхшы булыр тапшырсак без дөньяларны
Абразауный егетләргә тәмам имди.

*
Барып керик хөрриятнең кочагына,
Тәрәкъкыйнең күкләренә очмагына;
Бу егетләр безне дөнья оҗмахына
Кулдан тотып җитәклиләр, белең имди!

 

*Теләкләрен тормышка ашыра.
Мәзлум — җәберләнгән (кеше).
Гафил — ваемсыз, пассив (кеше).
Абразауный (образованный) — укымышлы.

(«Дустларга бер сүз». «Фикер»нең 1905 елгы 18 декабрь (4нче) санында «Габдулла Тукаев» имзасы белән басылган. Икетомлык «Тукай әсәрләре»нә (1929) кертелгән. Текст «Фикер»дөн алынган.
«Йосыф-Ягъкуб» китабы – болгар шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы (якынча XII йөз ахыры – XIII йөз башы) күздә тотыла. Тукайның шигыре дә шул әсәрнең үлчәме үрнәгендә язылган.

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904-1908) / төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз