Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Татарским девушкам (Перевод Владимира Державина)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Татар кызларына» (1906) на русский язык.

(Что люблю и что не люблю)

Мне по нраву изгиб ваших тонких бровей,
Завитки непослушные темных кудрей,

Ваши тихие речи, что сердце влекут,
Ваши очи прозрачные, как изумруд.

Ваши губы, что слаще, чем райский кавсар,
Чья улыбка — живущим, как сладостный дар.

Я люблю вашу стройность, движений красу, —
Без корсета любая тонка в поясу.

А особенно груди — они так нежны,
Как два солнца весенних, две светлых луны.

Вас за белые шеи люблю обнимать,
В ваших юных объятьях люблю замирать.

О, как трогательны этот «джим», этот «мим»
В вашем лепете сладком: «дустым» и «джаным»*!

В вас любезны не меньше мне, чем красота,
Целомудренность гордая и чистота.

И настолько мне мил ваш калфак парчевой,
Лишь взгляну на него и хожу сам не свой.

Так что, если ишан иль блаженный хазрет
Прямо в рай мне когда-либо выдаст билет,

Но коль гурия, выйдя навстречу, как вы,
Не украсит калфаком своей головы

И не скажет мне: «Здравствуй, джаным!» — не войду
В этот рай, пусть я в адскую бездну паду!

Лишь невежество ваше не нравится мне,
Что вас держит в затворе, во тьме, в тишине.

Жены мулл мне не нравятся тоже ничуть,
Вас так ловко умеющие обмануть.

Любят вас, если нянчите вы их детей,
Ну, а мойте полы — и полюбят сильней.

У невежества все вы берете урок.
Жизнь во тьме — вот учения вашего прок!

Ваша школа — с телятами рядом, в углу.
Вы сидите, «иджек»** бормоча, на полу.

От природы вы — золото, нет вам цены,
Но погрязнуть в невежестве обречены.

В слепоте вы проводите жизнь, и — увы —
Ваши дочери так же несчастны, как вы.

Вы как будто продажный товар на земле,
Вы бредете, как стадо, покорны мулле.

Но ведь вы же не овцы! Поверьте, я прав,
Что достойны вы всех человеческих прав!

Не пора ль отрешиться от этих оков!
Не пора ли уйти из-под этих тисков!

И не верьте Сайдашу***, он злобою пьян,
Он — невежда, над всеми невеждами хан.

 

*«Друг мой» и «душа моя» (тат.).
** Здесь речь идет о заучивании по слогам («иджек» — слог).
*** Ахметзян Сайдашев (1840-1912) — купец, издатель клерикальной газеты «Баян-эль-хак» («Вестник правды»). Выступал против просвещения женщин.

(Источник: Тукай Г. Избранное: Стихи и поэмы/Габдулла Тукай; Сост. Г.М.Хасанова, С.В.Малышев. – Казань: татар кн. изд–во, – 2006. – 192  с.).

 

Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Татар кызларына (1906)

(Сөям дә, сөймим дә, яратам да, яратмыйм да)

Сөям сезнең сызылган кашыңызны,
Тузылган сачыңызны, башыңызны.

Яратам тәмле, татлы сүзеңезне,
Зөбәрҗәт төсле якты күзеңезне.

Сөям кәүсәрдән әхля ирнеңезне,
Бу мактауга ризалык бирдеңезме?

Сөям кысмыйча нечкә билеңезне,
Ничек дисәм дә аз тәмсилеңезне.

Сөям бигрәк, хосусән, садреңезне;
Ни соң ул: шәмсеңезме, бәдреңезме?

Сөям кочмакга мәрмәр муйныңызны,
Сөям оҗмахка биңзәр куйныңызны.

Сөям «җаным» дигәндә «җим»еңезне,
Сөям «дустым» дигәндә «мим»еңезне.

Сөям сезнең әдәп-инсафыңызны,
Егет кулы тиюдин сафыңызны.

Яратканым — килешле кәкре калфак,
Очы кәп кәкре килгән, агъзы ялпак.

Ишан хәзрәт билет бирсә бәңа гәр,
Аныңлә җәннәтә керсәм бәрабәр,

Бәнем каршымда хур калфак кимәзсә,
Бәңа: «Җанашым, исәнме?» — димәзсә,

Диям: «Әстәгъфирулла, анда кермим,
Китәм әгърафә тиз, бер ань дә тормыйм».

Яратмыйм бер дә сезнең җәһлеңезне,
Караңгы салеңезне, шәһреңезне.

Яратмыйм бер дә остабикәләрне,
Сези алдарга оста бикәләрне.

Алар сездән балаларын карата,
Идәнен юсаңыз, бигрәк ярата.

Сабак «бабын наданлык»тан аласыз,
Гомер буе надан булып каласыз.

Утырып сез бозаулар берлә бергә,
Лыкылдыйсыз иҗекне бергә-бергә.

Туып алтын булып, туфрак буласыз,
Мәгарифтән сукыр-чукрак буласыз.

Сезең әүлядыңыз сездәй әдәпсез,
Әдәпсезлектә сабит сез, әбәд сез.

Җиһанда, санки, бер сатлык таварсыз,
Имамнар кайда аударса — аварсыз.

Вә сез әнгам дәгелсез бөйлә хаксыз,
Хокука мөстәхак, бәлки әхаксыз*.

Вакыт кортылмага бу пәнҗәләрдән,
Вакыт ычкынмага эскәнҗәләрдән.

Ышанмаңыз, бабай Сәйдәш** надан ул,
Түгел надан гына — анларга хан ул.

 

* Һәм болай хокуксыз булырга сез хайваннар түгел, хокукка хаклы, хәтта бик хаклысыз.
** Бабай Сәйдәш – Казан сәүдәгәре, Әхмәтҗан Сәйдәшев (1840-1912), «Бәянел-хак» газетасы нашире. Ул татар тормышының традицияләрен яклау тарафдары. Г.Тукайның аңа мөнәсәбәте тискәре була.
Әхля — татлырак.
Тәмсилеңезне — охшатылуыгызны.
Садреңезне — күкрәгегезне.
Шәмсеңезме — кояшыгызмы.
Бәдреңезме — тулган аегызмы.
Биңзәр — охшар, охшый торган.
«Җим»еңез,«мим»еңез — «җ» һәм «м» авазлары.
Ань — сулыш алырлык ара.
Җәһел — наданлык.
Саль — ел.
Шәһр — ай.
Бабын наданлык — наданлык дигән бүлек.
Әүляд — балалар.
Сабит — нык.
Әбәд — мәңгелек.
Санки — гүяки, әйтерсең лә.
Кортылмага — котылырга.
Пәнҗә — тырнак.
Эскәнҗә — кыса, кыскыч.

(«Татар кызларына». «Уклар» журналының 1906 елгы июль (2) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Тукай үзе исән чакта бер шигъри җыентыгына да кермәгән. Өчтомлыкта (1929) урын алган. Текст «Уклар»дан алынган.
Китәм әгърафә тиз... – әгъраф – җәннәт белән җәһәннәм арасындагы урын. 

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904-1908) / төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз