Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Весна (Перевод Алёны Каримовой)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Яз галәмәтләре» («Язлар җитте...») (1906) на русский язык.

Вешним солнышком согреты, тают серые снега;
Шубы сняв, гуляют баи — жизнь приятна и легка.
Радость большая, однако, у любого бедняка:
Шубы нету — и не надо — и без шубы хорошо!

Отдохнув теперь от бега, спят полозья у саней.
Пробренчит арба куда-то, и другая вслед за ней,
От карет и тарантасов всё пестрее и шумней…
И от кутерьмы весенней так на сердце хорошо…

Посмотри, везде листочки распускаются тайком —
Коченея, все деревья лишь мечтали о таком.
Превратится в сад чудесный — лес, что издавна знаком.
Соловей поёт на ветке. Как поёт он хорошо!

Лёд сойдёт семью слоями, опечален и шершав,
И заквакают лягушки из густого камыша —
В топкой грязи петь по-свойски всё ж торопится душа…
Потому что всем весною жить на свете хорошо.

Словно логику учили, посещали институт,
беспокойные лягушки спорить вежливо начнут,
но — одна другой не слыша — раскричатся там и тут.
Хорошо лягушкам спорить, громко квакать хорошо —

Ведь ушла зима надолго, запах слышится весны.
Как теплы ветра степные, деликатны и нежны!
Ах, в такие дни тревоги и печали не важны.
Зла не знаю и не помню — мне сегодня хорошо.

Льдины глыбами большими проплывают по воде.
Как от туч, от стаи птичьей на земле большая тень.
Господи, своим дыханьем оживи прекрасный день —
Пусть умерший мир сегодня снова душу обретёт!

 

Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Яз галәмәтләре («Язлар җитте...») (1906)

Язлар җитте, карлар эри башладылар,
Толыплылар толыпларын ташладылар;
Киемсезләр иркен йөри башладылар,
Тунсызларга нурлы көннәр килде имди.

Ката, чана табаннары ял итәләр,
Шылтыр-шылтыр юлдин арбалар китәләр.
Трантаслар, велосипед, кареталар
Урамнарны чуарлыйлар бер-бер имди.

Каткан, туңган агачларны хәзер кара:
Һәрбересе яшәрешеп яфрак яра;
Бу урманнар бакча булыр бара-бара,
Һәр агачта сандугачлар сайрар имди.

Җиде кат боз астындин чыгар бака,
Баткакларга, балчыкларга бата-бата;
Куе камыш арасындин бака-бака:
«Бака-кака, бака-кака»,— диер имди.

Шул бакалар ярга чыгып бакылдаша,
Берсен берсе аңлашмыйча такылдаша;
Әллә нәрсә киңәшәләр, акыллаша:
Ахры, мантыйк укыганнар бунлар имди.

Кышлар үтеп, яз көннәре килер исә,
Сәхраларда йомшак сәба җиле исә;
Аһ, бу көннәр гамькин күңелләрне кисә,
Үткән гомер бер-бер искә төшә имди.

Дәрьяларда бозлар ага тау-тау булып,
Һаваларда кошлар оча болыт-болыт;
И ходаем, фазлың берлә көнне җылыт,
Үлгән дөнья яңа җаннар алсын имди!

 

Бака-бака — (бага-бага) карый-карый.
Мантыйк — формаль логика.
Сәба җиле — таң җиле.
Гамькин — кайгылы.
Фазлың берлә — рәхмәтең белән.

(«Яз галәмәтләре». «Фикер»нең 1906 елгы 12 март (10нчы) санында «Габдулла Тукаев» имзасы белән басылган. «4нче дәфтәр»дә (1907) икенче строфаның икенче юлындагы «пима» сүзе «ката»га үзгәртелгән.
Текст «4нче дәфтәр»дән (1907) алынган.

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904-1908) / төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз