ТАТ РУС ENG

Тукайга багышланган чәчмә әсәрләр

Фәиз ЗӨЛКАРНӘЙ Кырлай

  Кар сулары тынган, юлларга кичке тун йөгергән бер мәлдә автобусыбыз Кырлайдан кузгалып китте. Моңсу иде. Тукайны зиярәт кылып кайтучы яшьләр төркеме тынып калган. Мондый изге урыннардан, гадәттә, кеше рухи үсеп, эчке бер горурлык хисенә...

Мәгъсүм ХУҖИН Иңә дә иңә карлар  (Хикәя)

Урам уртасындагы кышкы юлның такыраюы тәмамысы җитте. Чана эзләре көзге боздай шомарды, кояшта күзне чагылдырып ялтырыйлар. Табан эзләре арасын ат тоягы аяусыз төйгечли, бу ерымны сукмак итеп кешеләр дә таптый. Юлда гына түгел, бөтен җирдә...

Туфан МИҢНУЛЛИН Минһаҗ маҗаралары

Минһаҗ абзыйларның өендә әйбер бәяләренең туктаусыз артуын тикшереп утырабыз — гаеплеләрне эзлибез. Гаеплеләрнең кемнәр икәнен һәрберебез белә, тик кычкырып әйтергә генә кыймыйбыз. Сөйләшә торгач, төп гаепне җирле идарә башлыкларына өеп калдырдык та эт итеп сүктек...

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН Кузна уйнаучы малайлар (Повестьтан өзек)

1876 елның 13 сентябрендә урыс патшасы Александр II ярдәме белән ачылган Казан татар Учитель школасында (КТУШ) укулар иртәнге сәгать тугызда башланып, дурт-биш дәрес булып бара. Ислам дине дәресеннән башка дәресләр барысы да урыс телендә укытыла....

Ибраһим НУРУЛЛИН Башкала белән саубуллашканда (Хикәя)

Габдулла куркынычлы төш дәһшәтеннән һәм күкрәгенең чәнчүеннән уянып китте. Үзен тыныч номерда күргәч, иркен сулап куйды һәм күргән төше турында уйлана  башлады. Ул кое кебек тирән баз төбендә, имеш. Югарыда, базның кырыенда бозау чаклы кара...

Ибраһим НУРУЛЛИН Ирек тәме (Хикәя)

  1912 елның язында Тукай, кымыз эчеп хәл алу нияте белән, Уфа якларына барып чыкты. Кымызга әле иртәрәк иде. Нишләргә, ни белән юанырга дип аптырабрак торганда, кыш көне үк Петербургтан килгән чакыру хаты исенә төште....

Ибраһим НУРУЛЛИН Чуар киез итек (Хикәя)

Ишек ачылуга, идән буйлап ак пар сузылды һәм, йомгакланып китеп, бөтен өйне тутырды. Пальтосын җилкәсенә салып төренгән Тукай ашыгып ишекне япты  да: — Ник Гыйлемҗан сабакта юк, — дип сорады. Ундүрт-унбиш яшьлек ябык кына, юка...

Ибраһим НУРУЛЛИН Шомлы төн (Хикәя)

Ишек алдына караган ачык тәрәзәдән нафталинлы тире исе, коридордан пәрәмәч кыздырган ис кереп куңелне болгата. Урындык артына күпне күргән пиджак эленгән, утыргычында яшел билбау елан кебек боргаланып ята Коридорда өзлексез үтеп-сүтеп йөриләр. Адымнар җиңелчә икән,...

Ибраһим НУРУЛЛИН Фабрикант һәм шагыйрь (Хикәя)

Аванс сорау өчен нәширләрнең кайсына мөрәҗәгать итү мәгъкульрәк булыр икән дип уйланып йөргәндә, Сембер ягы фабриканты Әхсән Байчуриннан хат һәм йөз сумга чек кәгазе килеп төште. «Хөрмәтле вә гыйззәтле Габдулла әфәнде хәзрәтләре» дип башланган бу...

Ибраһим НУРУЛЛИН Караәхмәт (Хикәя)

Бу «Кисекбаш»ны язып мин дә шулай, Аз гына мәгърурланып тордым бугай. Г. Тукай. Габдулла соңгы сүзне сырлап нокта куйды да, бармакларын язып алгач, тиз генә урыныннан торды һәм ишекле-түрле йөри башлады. Аннары тәрәзә каршына килеп...