Тукай феномены

 Зәйтүнә Мәүлүдова

Тукай белән багланышым
Тукайның Зәйтүнәгә мәхәббәте хакында шактый әсәрләр язылды. Аларның барысы да диярлек әдәби әсәрләр һәм, әлбәттә, әлеге мәхәббәт тарихы авторларның хыял куәтенә бәйле. Шунысы шиксез: бөек шагыйребезнең берничә мәхәббәт шигырен әдәбият белгечләре Зәйтүнәгә багышланган, дип исәпли. Моны Тукайның замандашлары да раслый. «Чын бәхетледер кулың тоткан колың!» – дип икърар итә шагыйрь.
 
Зәйтүнә Мәүлүдова затлы нәселдән зыялы кыз була. Безнең бәхеткә ул Тукай белән багланышларын истәлекләрендә үзе язып калдырган. Әлеге язмалар 1942 елда кәгазьгә төшкән икән. Зәйтүнәнең улы, күренекле язучыбыз Атилла Расих әлеге хатирәне заманында «Казан утлары»нда чыгарган инде. Озак еллар үткәнгә без аны, кыскартып, бүгенге укучыга да тәкъдим итәргә уйладык. Әйтергә кирәк, Зәйтүнә ханым озак еллар көндәлекләр язган (кайбер өзекләре улының «Ишан оныгы» әсәренә кергән), А. Расихның язуына караганда, истәлек язмалары да шактый булган. Әгәр шуларны җыеп, китап итеп чыгаручы булса, ул әдәбиятыбыз тарихы өчен генә түгел, халкыбыз тарихына да олы бер өлеш булыр иде.
Ркаил Зәйдулла
 

Вакыйгалар

«Ашкынам мәңгелеккә: Габдулла Тукай һәм аның мирасы» музей-белем бирү проекты республика буйлап «сәяхәткә» чыгачак
Бүген Татарстан Республикасы Милли музеенда «Ашкынам мәңгелеккә: Габдулла Тукай һәм аның мирасы» музей проекты тәкъдим ителде. Чарада татар теле һәм әдәбияты укытучылары, тукайчы галимнәр һәм иҗат әһелләре катнашты.
Әлеге белем бирү проекты төрки халыкларның мәдәниятына һәм әдәбиятына зур өлеш керткән татар халык шагыйре, тәнкыйтьче һәм журналист Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын чагылдыра. Ул Татарстанның белем бирү һәм мәдәният оешмаларында күргәзмә оештыруны, экскурсияләр һәм төрле чаралар үткәрүне үз эченә ала.
 
Тукай туган көндә Шигърият бәйрәме узды
Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан Татарстан башкаласы Казанга Россия төбәкләреннән, чит илләрдән бик күп кунаклар җыелды. Яз саен Тукай туган көндә Казанның Ирек мәйданында – М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы Габдулла Тукай һәйкәле каршында Шигърият бәйрәме үткәрелә. Быел Тукайның юбилей көне аеруча җылы, кояшлы булып килде.>>>
 

 Сөмбел ТАИШЕВА

 Тукайны кемнәр укыткан? 

 «Укытучы – гыйлем өйрәтүче, дәрес укытучы 
һәм балаларның җанын тәрбияләүче».
 
 Ризаэддин Фәхретдин
 
Бардада Тукай һәйкәле
Татар шагыйре Габдулла Тукайның Пермь өлкәсенә аяк басканы булмаган. Шуңа карамастан, шагыйрь бу яклар белән турыдан-туры бәйләнгән. Һәм менә вафатына йөз ел тулгач, бөек шәхес нәсел тамырлары барып тоташкан Барда җиренә «кайтты». Шагыйрьнең әнисе ягыннан бабасы Зиннәтулла Әмиров тумышы белән Каҗмакты (хәзерге Барда) авылыннан, легендар Әмирхан Әмиров нәселеннән.
 
Казанда Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты белән бәйле истәлекле урыннар
Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә Габдулла Тукайның (1886–1913) тормышы һәм иҗаты белән бәйле истәлекле урыннар аз түгел. Алар беренче чиратта берничә гасырлар дәвамында Казан татарларының шәһәр мәдәниятен саклаган, аның социаль-икътисади, сәяси һәм мәдәни тормышы кайнаган, татар милләтенең рухи үзәге булган Иске Татар бистәсе террияториясендә урнашкан.
 

Тукай белеме

Тукайның кайсы шигыре үзе исән чакта басылмаган?
 
 
ТУКАЙ КАРАШЫ

  ...Ул карашның офыклары

                                    буйлап,

   Сузылгандыр юлы

                         татарымның.

   Дәшә сыман күзләр:

                        “Газиз халкым,

   Мең бәладән сине

             коткарырмын!" >>>  

 

Реклама

Дуслар