ТАТ РУС ENG

Фәиз ЗӨЛКАРНӘЙ Кырлай

 

Кар сулары тынган, юлларга кичке тун йөгергән бер мәлдә автобусыбыз Кырлайдан кузгалып китте. Моңсу иде. Тукайны зиярәт кылып кайтучы яшьләр төркеме тынып калган. Мондый изге урыннардан, гадәттә, кеше рухи үсеп, эчке бер горурлык хисенә тулышып кайта. Безнең күңелләрдә исә әрнү хисе. Тарихына кагылышлы кая гына бармасын, татарны шушы хис эзәрлекли.
Авыл өйләре, шәрә агачлар язгы җилдә шыксызланып, каралып торалар, кыш буе кар белән каплана килгән чүп-чар, салам һәм мазут таплары көнгә калкып чыккан. Шагыйрь авылдашларының күзендә озакка сузылган кыш азагында була торган басынкылык, талчыгу шәүләсе. Татарча артык тыйнак салынган музей бинасынын тәрәзәләрендә очы-кырые күренмәгән төксе 70нче еллар чырае чагыла.
Автобусны ала-кола басулар өстеннән ялгыз ай озата барды. Тормышыңнан кыенсына-кыенсына кунакларын озатып калган ятимә анага охшаттым мин аны.

 

(Чыганак: Зөлкарнәй Ф. Күләгә күбәләге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001).


 

Комментарий язарга


*