ТАТ РУС ENG

Тукай турында замандашлары

WhatsApp-Image-2020-02-10-at-13.22.08-500x500

Лекция о первом татарском фотографе Кыяме Зульфакарове

Литературный музей Г. Тукая приглашает всех желающих на лекцию, посвященную 150-летию со дня рождения современника Габдуллы Тукая, фотографа родных мест поэта Кыяма Зульфакарова. Об этом «Магариф»у сообщила директор музея Гузель Тухватова.  Кыям Карый (Кывамметдин) Камаледдинович...

Фатыйма ТАҺИРҖАНОВА Истәлек

Әтием, Муса Ярулла Биги, биредәге Петербург татар байлары белән сөйләшкән акча җыеп Тукайны Финляндиягә санаторийга җибәрергә. Байлар акча бирербез, дигәннәр, вәгъдә иткәннәр. Шуннан соң әтием хат юллаган. Әти бит Тукайны үз өемдә торырсың дип чакырмаган,...

Кәрим СӘГЫЙД Тукайның Петербургта үткән көннәре

Габдулла әфәндегә, сәламәтләнер өчен, иң әүвәл, Казаннан китәргә, аннан сон, зур докторларга, тәҗрибәле профессорларга күренеп дәваланырга кирәк иде. Моның өчен дә муаффыйк бер урын Петербург дип табылды. Янәдән хәзерге көндә Петербургтагы мөхтәрәм затларымыздан берничәсе 1912...

Сәйфи КУДАШ Хәтердә калган минутлар

  Язучыдан Мин үземнең иң кадерле әдәби остазларым Тукай һәм Гафурига гомерем буенча бурычлы бер кеше булып яшәдем. Менә шушы зур бурычның кечкенә бер өлешен үтәү теләге белән «Язны каршылаганда» исемле повесть та язган идем....

"Мәктәп" журналы Казанда 4 нче апрель

Икенче апрель көне безне бөтен татар милләте өчен бер генә булган бөек шагыйребезнең рухыннан аерган иде.Дүртенче апрель безне аның салкын тәненнән дә аера, явыз тәкъдир безнең яшьле күзләребез илә аның җансыз, хәрәкәтсез җәсәденә (Җәсәденә —...

Маһруй МОЗАФФАРИЯ Тукай янында

Беренче апрельдә дүшәмбе көн Фатима туташ Дәүләтгилдиева илә Клячкин шифаханәсенә Тукаевның хәлен белер өчен бардык. Сәгать өчне узган иде. Иптәшләреннән икесе аның янында иделәр. Без кергәч, ханымнар утырсыннар дип, стуллар күрсәтте. Без якынрак барып утырдык...

Шиһап ӘХМӘРОВ Габдулла әфәнде Тукаевның авыруы

Мәрхүм шагыйребез Габдулла әфәнде Тукаевны дөньяны ташларга мәҗбүр иткән авыру — яңа бер авыру түгел. Бу авыру аңарда берничә еллардан бирле сизелә иде.Мәрхүмнең 11 нче сәнә җәй башында Астраханьгә сәяхәте вә шул ук елның кышында...

Шәриф ӘХМӘТҖАНОВ Искә төшерү (Габдулла Тукаев Петербургта)

Үткән ел яз уртасында танышларымнан әллә кем миңа шагыйрь Габдулла Тукаевның Петербургка килгәнлеген сөйләде.—    Габдулла Тукаев    Петербургта!..    Шул    хәбәрне ишеткәч тә аның янына барып танышмакчы, бөек шагыйрь   белән   сөйләшеп,   аның   сохбәте   илә   мөшәррәф булмакчы    булып,   ...

Галиәсгар ГАФУРОВ-ЧЫГТАЙ Габдулла мәрхүм Тукай хакында хосусый ядкарь

Бүген 1914 ел 2 апрельдә Габдулла Мөхәммәтгариф углы Тукайның үлгәненә төгәл бер ел булды. Аның матбугат сәхифәләрендә иң әүвәл язган шигырен күргәч тә, мин Габдулла мәрхүм Тукайга шагыйрьлеге өчен мәхәббәт баглап, Камил әфәнде Мотыйгый аркылы...

Кыяметдин КАДЫЙРИ Гурьевка фабрикасында

Габдулла Тукай 1908 нче елны Акчуриннарның Гурьевка фабрикасында булды* (*…1908 елны Акчуриннарның Гурьевка фабрикасында булды…— Бу дата төгәл түгел. Шагыйрь бирегә 1909 елда килгән булырга тиеш.). Тукайның шигырьләре матбугатка чыгу берлә Хәсән Акчурин Тукайның шигырьләре...