ТАТ РУС ENG

Түбән Камада Тукай һәйкәле

1991 елда Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә Габдулла Тукай урамындагы бакчада (ул чакта урам Кояшлы дип атала иде) татар шагыйре Габдулла Тукайга (1886-1913) һәйкәл ачыла. Һәйкәлнең авторы — күренекле сынчы Бакый Урманче, архитекторы — Фирдәвис Ханов. Түбән Кама халкы ел саен апрель аенда — Габдулла Тукайның туган көнендә һәйкәл янында Шигърият бәйрәме оештыра.

1992 елда Түбән Кама Үзәк район күппрофильле хастаханәсе янында да Габдулла Тукайга һәйкәл куела. Ул Габдулла Тукайның Арча районы Кырлай авылындагы мемориаль музей комплексында сынчы Баки Урманче проекты буенча 1957 елның 20 октябрендә ачылган һәм 2006 елда бронзадан яңартылган күпләргә таныш һәйкәле рәвешендә эшләнгән.

Түбән Кама шәһәрендә Габдулла Тукай паркы бар, ул Химиклар проспекты белән Яшьлек урамнары арасында урнашкан.

SAMSUNG DIGITAL CAMERA

Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай урамында татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл

tukay-nijnekamsk
Түбән Кама шәһәрендең Габдулла Тукай урамында татар шагыйренә һәйкәл

tukay-nijnekamsk-06
Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай урамында татар шагыйренә һәйкәл

tukay-nijnekamsk
Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай урамында татар шагыйренә һәйкәл.

tukay-nijnekamsk-04
Ел саен апрель аенда — Габдулла Тукайның туган көнендә шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр куя

tukay-nijnekamsk-06
2011 елда Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган Шигърият бәйрәме

tukay-nijnekamsk
2011 елда Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган Шигърият бәйрәме

tukay-nijnekamsk-04
Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай урамында шагыйрьгә һәйкәл

tukay-nijnekamsk-06
Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай урамында шагыйрьгә һәйкәл

tukay-nijnekamsk
Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай урамында шагыйрьгә һәйкәл

tukay-nijnekamsk-04
Түбән Кама Үзәк район күппрофильле хастаханәсе янында Габдулла Тукай һәйкәле

tukay-nijnekamsk-06
Түбән Кама Үзәк район күппрофильле хастаханәсе янында Габдулла Тукай һәйкәле

tukay-nijnekamsk-011
Түбән Кама Үзәк район күппрофильле хастаханәсе янында Габдулла Тукай һәйкәле. 2012 елның апрелендә шагыйрьнең туган көненә багышланган бәйрәм

tukay-nijnekamsk
Түбән Кама Үзәк район күппрофильле хастаханәсе янында Габдулла Тукай һәйкәле. 2012 елның апрелендә шагыйрьнең туган көненә багышланган бәйрәм

(Фото: Н.Бочкарева, e-nizhnekamsk.ru, ntrtv.ru, ncrmb.ru)

Комментарий язарга


*