Тукай дөньясы

Уральск шәһәрендә Габдулла Тукай музее

Уральск шәһәрендә заманында Кызыл мәчет имамы Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллиннар яшәгән йортта Габдулла Тукай музее оештырылуы очраклы түгел. Тукай бу йортка бик еш килеп йөргән.

Уральск шәһәрендә Габдулла Тукай музее

Казахстан Республикасының Уральск шәһәрендә заманында Кызыл мәчет имамы, «Мотыйгия» мәдрәсәсе мөдәррисе Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин (1840-1920) гаиләсе яшәгән ике катлы таш йортта Уральскиның татар җәмәгатьчелеге көче белән 2006 елның 12 декабрендә Габдулла Тукай музее ачыла.

Тукай музеен элекке Төхвәтуллиннар йортында оештырулары очраклы түгел. Тукай бу йортка бик еш килеп йөргән, биредәге китапханәдән файдаланган, Мотыйгулла Төхвәтуллинның улы Камил Төхвәтуллин (1883-1941) белән 1905 елда «Фикер» газетасын чыгарган. Хәзерге вакытта әлеге бина XIX гасырның архитектура һәйкәле булып тора һәм Казахстан дәүләте сагына алынган. Музей урнашкан урында әле бер гасыр элек татар бистәсе булган.

Шагыйрьнең биографиясенә караганда, 1895 елның кышында 9 яшьлек Апушны (Тукайны якыннары кечкенә чакта шулай атап йөрткән), Казан арты Арча ягының Кырлай авылында Сәгъди абзый
гаиләсендә яшәп яткан җиреннән, Уральскига алып китә. Бу шәһәрдә аның әтисенең бертуганы – Газизә апасы яшәгән. Ул җирле сәүдәгәр Галиәсгар Усмановта кияүдә була.

Уральскидагы музей эскпозициясе Тукайның Уральскига килеп, 1907 елгача биредә яшәгән көнкүреше, шагыйрь буларак формалашкан чоры, аның аралашкан даирәсе белән таныштыра. Шулай ук XIX гасыр азагында XX гасыр башында гомер кичергән Уральск татарлары тормышы, бу якларда тәрбияләнеп үскән күренекле милләттәшләребез һәм бүгенге көндә татарларның яшәеше турында да мәгълүмат бирә. Шунысы игътибарга лаек, музей ишегалдында Татар мәдәни үзәгенең бинасы урнашкан. Биредә даими рәвештә милли чаралар оештырыла.

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз