ТАТ РУС ENG

Галимҗан ИБРАҺИМОВ Тукай турында…

Хәзер шигырь мәйданында иң шәүкәтле вә галәбәле*  рольне мөхтәрәм Тукаев уйный. Шул дәрәҗәдә ки, татар шагыйре диелүгә, укучы зиһенендә Тукаев мәүҗүд була**. Бу шагыйребез көннә-көн күтәрелә, халык күңелендә хак вә ихтирамлы урын ала барадыр. Татар шигыре мәйданында Тукаев иң гали ноктада тора.
 

* * *


Шул заманда халык ни уйлый, ни хис кыла, ниләр язгалый, Тукаевта да шул. Халык үзендәге тәэссоратны, әфкяр*** вә хиссиятне Тукаевта таба…


Ул халыкның үзенең йөрәгендә, җанында кайнап та теленә килә алмый йөргән бер тәэсир вә бер тойгыны яхшы вә ачык итеп, самими тел белән әйтеп бирә.

 

*Галәбә — җиңү, өстен булу.

**Мәүҗүд булу — гәүдәләнү.

***Әфкяр — интегү.


Галимҗан Ибраһимов (1887-1938) — язучы, галим, дәүләт эшлеклесе.

 

(Чыганак: Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 222 б.)


Комментарий язарга


*