ТАТ РУС ENG

«Сүз» газетасы һәм Тукай

P1020378

Тукайның вакытсыз үлеме татар дөньясы, татар зыялылары тарафыннан зур фаҗига буларак кабул ителә. Шул елларда нәшер ителгән татар вакытлы матбугаты Тукайга игътибарын тагы да көчәйтә, аерым саннарын аңа багышлый. Замандашлары, шагыйрьне югалту хәсрәтеннән, кулларына каләм ала. Тукайның бөеклеген, яки үлемен ачыкларга омтылып, мәкаләләр, аның турында истәлекләр язалар. Шагыйрьләр исә аның иҗатына булган ихтирам, хөрмәтләү сүзләрен шигъри юлларга салалар.

Берсен-берсе дәвам иттереп, 1913-1918 елларда Гаяз Исхакый мөхәррирлегендә чыгып килгән «Ил», «Сүз» газеталары да бу вакыйгадан читтә калмаган. Тукайның үлеменә бер ел тулу уңаеннан, «Ил» газетасының 1914 елгы 2 апрель (23нче) саны тулысы белән шагыйрьгә багышланган. Газетаның эшчәнлеге 1915 елның 29 март (89 нчы) саныннан «сәяси яктан зарарлы» дип табылып, ябыла. Шунлыктан шагыйрь вафат булуының ике еллыгына махсус саны чыга алмый кала. Эшнең шулай килеп чыгасын алдан күреп булса кирәк, Исхакый газетаның соңгы санына үзенең «Тукай мәрхүм» исемле мәкаләсен урнаштыра. «Сүз» газетасының 1916 елгы 3 апрель (41нче) санында да шул традиция дәвам иттерелә. «Вафатына өч ел тулу мөнәсәбәте белән шагыйремез Тукай рухына фатиха» дип, Тукайга багышланган әлеге санда да шагыйрьгә шактый урын бирелә. Газетада баш мәкалә буларак, Гаяз Исхакыйның «Мәрхүм Тукай» исемле язмасы, Шакир Мостаевның (Шакир Мостафа) «Рәхмәтле Тукай» мәкаләсе һәм Гыйффәт туташның (Заһидә Бурнашева) «Хатирә» исемле шигыре дөнья күрә. Әлеге әсәрләрнең беренчесе, безнең тарафтан әзерләнеп, унбиш томлы Г.Исхакый «Әсәрләр»енең 7 нче томында басылды. Калган икесе хәзерге матбугатта беренче мәртәбә тәкъдим ителә.
Рәхмәтле Тукай
………………………………………….
Шакир Мостаев
Бөтен, барлык дөньясына берь­юлы яки берәмләп, кирәк тышкы күренешенә, кирәк эчке рухи хәлләренә күз салсагыз – каршыгызда, күзләрне камаштырган, хыялыгызга иксез-чиксез мәйдан ачкан, фикерегезгә тиңсез азыклар биргән тәгьбире өчен (фразасы өчен) санаулы хәрефләрдән ясалма сүз җиткерә алмаслык бер хәл, бер мәгънә барлыгын күрерсез, тоярсыз.

Бу хәл, бу мәгънәне күрүче, тыючы, үзе мәнсүб булган (караган) мәсләге, мәнсүб булган сыйныфы, сыйдыра алган кадәр хәвасләсе (хисләр) даирәсендә, каршысындагысын аңларга, тәгъйин итәргә (ачыкларга) көчләнә.
Бер фән мөтәхассыйсы (белгече), кирәк табигатьче булсын, кирәк риязы (математик) булсын, берсе каршысындагысының гәүдәсендәге кисәкләрне җентекләргә керешә, икенчесе аның аркылысын-буен үлчәргә башлый. Ләкин берсе дә шуңар мөнасиб (яраклы) мохит, бер тәгъбир белән күз алга ясап чыгарып бирә алмыйлар. Берсе дә табигать галименең һәммәсенә бертигез мөнәсәбәттә тора алмыйлар. Һәркайсы үзенә якыныракны, хәвасләсенә (күңеленә) сыйганыракны, тормышы өчен файдалыракны сайлый, шуны гына аңлый, шуны гына тәкъдир итә.

Барлык галимнең һәммәсенә: зурысына, кечесенә, көчле-көчсезенә барында да туктаган, һәммәсен дә бер күз салу белән эченә кереп күргән, Алланың үз кулы белән, үз табигате белән җитештергән бер шәкерте бар – шагыйрь. Бу шәкерт пакь тойгысы, үзенә аерым бер күрү белән, табигый бер мәһарәт (осталык) белән әлеге санлы сүзләр теземеннән ад (исем) бирә. Күзгә күренми, кулга тотылмый торган әйберләрне мөҗәссәм иттереп (гәүдәләндереп) күрсәтә ала.

Гади күзләр төшке кояш, я шуның кебек ялтыравыклы, шалтыравыклы әйберләргә генә, һәрьягы килгән, киенгән гүзәлләргә генә сәҗдә итсә, шагыйрь күзе сулгач, аяк астына ыргытылган букетка сәгатьләрчә тукталып, йөзләрчә сәхифәгә җитәрлек дәһшәтле нәрсәләр күрә.

Урам чатында сөялгән ташландык татар кызына карап, бер сания (секунд) эчендә бөтен мәнсүб булган халкының рухи, иҗтимагый тормышларын иң назик (гүзәл), иң тирән почмакларын күз алга китереп сала.

Бер фән кешесе чикерткәнең ботын «дүлә»ләп (доля) үлчәсә, бер чебеннең күзен җентекләсә, канатындагы төсләрен тәхлил итсә (аерса), бер мачының тырнаклары эчкә батуындагы серләрне уйласа, бер сәүдәгәр аның тиресен кайда күбрәк сатарга мөмкинлеген эзләсә, шагыйрь бөтен җир шарын оясына ташыр дәрәҗәдә комсызлык күрсәткән кырмысканы сөйләтә. Язып утырган җирендә кибеп бетмәгән язуларыннан карасын суырырга юлышкан чебен белән иптәшләрчә сохбәт итә (әңгәмә кора). Мачының йомшак түшәп, каты йоклатуындагы интригаларын бер карауда үзеннән игътираф иттертә (гаебен таныттыра). Һәммә бу сүзләрне, җанлы-җансыз телле-телсез әйберләрне халык теле, халык аңы, аның садә, табигый, эч-керсез аңына ягымлы рәвештә сөйләтә. Гади күзләрнең гакылларын шашырган көч белән үзләшә, аның телен, рухын төшенә, соңыннан аны адәм баласы аңларлык калыпка куеп ясап чыгара.

Шагыйрь табигате белән һәр галим, һәр мөтәфәннин (энциклопедист), һәр хаким, һәр мөтәсәллитъдан (изүчедән) өстен, көчле булганга күп вакытта көчсез якка чыгып, көчлеләргә каршы мәйдан укый. Аларга һөҗүм укларын яудырырга башлый.

Буның белән шагыйрьнең көче кимеми. Сауган саен килгән сөт кебек өстәлә генә бара. Шуңар күрә җан көйдергеч туп утларына каршы күкрәк киергән командан, бөтен мәхәлләсенә фиргавен ролен уйнаган кама якалы дамелла, кечкенә бер капризы өчен кибеттәге приказчикларын пыр туздырган, ияк асты түшенә тоташкан зур корсаклы купец, мәгърур аксөяк, аполитлы (искитмәүчән) бер чиновник шагыйрьнең ике юллык шигыре каршысында баш ияргә мәҗбүр булалар.

Адәм углы җир шары хәятындагы тарихтан элекке дәверләрдән бирле, көчлеләр белән тартышкан ша­гыйрьләрдән буш тормады. Бу кыйсем шагыйрьләр табигать сөреше белән араларындагы дәһшәтле хәлләрне азмы-күпме тәгъдил итә (йомшарта) килделәр.

Шигырь — садәлек (гадилек) эчен­­дәге нәзакәттән (матурлыктан) гый­­ба­рәт булганга шагыйрьләрнең рух­ларындагы нәзакәт тә садәлектән гый­барәт була. Шуңар күрә шагыйрь­ләр табигатькә якын булган «халык» атал­ган сыйныфка якын торалар. Халыкның садә рухы шагыйрь рухы өчен, җир шарын вакытлыча мескен итеп, ихтыяр иттерә. Шагыйрь аның хыялына киләчәктә хакыйкатькә әйләнәчәк иттереп көч, азык бирә.

Башук рухы шигырьдән башка хыялга китерү мөмкин булмаганга, җанлы вә җансыз һәр әйбер шигърияттән буш түгелдер.

Табигый хәяттә бу шулай булган кебек. Мәдәни-иҗтимагый хәрәкәтләрнең, инкыйлаб дәверләренең башын, гамәлен, җеп очларын җентекләсәк, тарихларын тикшерсәк, сүнәр-сүнмәс шәм янында төн уртасында сулган йөзле шагыйрьнең нәзек бармаклары арасыннан түгелгән сәтырларга (юлларга) килеп терәлгәнен күрерсез.

Татар әдәби, милли инкыйлаб дә­верендә дә бу җепләрнең бер очы «Ислах» идарәханәсендә һәм «Болгар» мосафирханәсенең 40 нчы номерында баркадәр гәүдәсе бер рухтан гыйбарәт Тукайның каләм очына килеп тукталадыр.

Тукай – бер шагыйрь. Бер сәнгатькәр булудан өстен бер татар милли шагыйре иде. Дөрест, аның татар рухын сугару юлындагы шигырьләрен санамаганда да, бер сәнгатькәр булуы гына да, Тукайга XX гасырда Идел буе шагыйрьләренең таҗын кияргә хак бирәдер. Чөнки Тукайның язган шигыре генә түгел, гади сөйләгән сүзендә, хосусый мәк­түб­ләрендә, 24 сәгать эчендә йөз кат телгә кереп чыккан гади сохбәтләрендә (әңгәмәләрендә) дә бер аһәң, үзенә аерым бер шигърият, бер нәзым табигыйлык бар иде. Буның өстенә ул татарның мәдәни уйгану дәверенә тәсадеф иткәнгә (кагылганга), яшь татарга аның мәктәп­ле, телле, әдәбиятлы, мәгарифле татар милләте булып борынлавы өчен нык өмид орлыклары чәчте.

Тарихта онытылыр дәрәҗәгә төш­кән бетә-батам дип чайкалып торган татарның бу фаҗигасенә сәбәп булган гамәлләренә каршы кискен вә парлак (данлыклы) сугыш ачты.

Гаиләләрдәге иҗтимагый дорфалыкларны мәйданга куйды.

Мәдрәсәләрдәге Бохара калдык-постыкларын селкеп салды.

Мазыйсыннан (үткәненнән) сукыр татарга тарихын, шан вә шәүкәтен исләтте.

Яшь татарның өмет гөлләрен сугарды, гая әмәл (ышаныч) тудырды, ру­хын сыйпады.

Татар үз шагыйрен һәммәдән элек шул ноктадан таный. Аны бер пәй­гамбәрдән, бер реформатордан көткән кебек халык хамисы (яклаучысы) итеп күрә.

Үз рәтендә Тукай боларны, аңар татарның сыгынуын күрсә дә, сизсә дә мәгърур булмады. Ул «башыннан сыйпап үстергән милләтенә» каршы үзендә бер вазифа шинаслыктан (белгечлектән) артык әйбер, «бер татар углы» булудан өстен нәрсә танымады.

Һәр шагыйрь кебек Тукай да бөеклекне, матди бөеклектә, дәрәҗә зурлыгында, акча күплектә дип ышанмаганга, бәлки хөлусда (ихласлылыкта), сафлыкта, садәлектә икәнен нык сизгәнгә, борынгы черегән татар гонсыры (токымы) карашында «бөек» танылган һәйкәлләргә исе китмәде. Җаннарына сугылмады. Үзләре кагыла икән «Гадәмең (юклыкның) улы!» диде, якын юллатмады (җибәрмәделәр).

Тукай бер татар углы булса да, халис (чын) табигать баласы, тирә-якның төрле дорфа тәэсиреннән котылырга муафикъ булган, халис табигать баласы, тирә-якның төрле дорфа тәэсиреннән котылырга муафикъ булган хирыс (комсызлык) вә тарафдарлык белән күзне сукырайта торган сыйнфый мәсләк тәэсирләреннән югары табигать җимеше иде.

Бәхетенә каршы кечкенәдән үк кем химаясенә (яклавына) да сыгынырга туры килмичә, чикләнгән канат астында калмыйча рухан ялгыз җитешү аңарда һәрнигә сынап карау, ышаныр-ышанмас карауны тудырган. Булачак шагыйрьгә, кечкенә башыннан ук үзенә генә таяну, үзеннән генә көтү игътикадын (ышануын) нык беркеткән.

Тирә-яктагы кара көч, гәүдә көч­лә­ренә ышанычсызлык тойгысын үстер­гән. Аз сүзле, уйчан, шыпырт кына, тавышсыз-нисез генә һәммә тирә-ягын, бара торгач, бөтен хәят агымын каш астыннан сынап торучан, барысы хакында үзенә аерым бер караш асраучан итеп хәзерләгән.

Ата-анасыз җитешкәннәрнең берәр юлда каһарман булып чыгулары, киресенчә әйтсәк, каһарманнарның күп чакта ата вә аналарсыз үскән булуы тәрҗемәи хәлләрдә очралган кебек татар инкыйлаб дәверендә дә Тукай тәрҗемәи хәлендә очраладыр.

Икенче апрельдә рәхмәтле Тукай­ның сөйкемле рәсеменә карап, талып утырган чактагы тәэсириятемне шагыйрьнең гали рухына багышлыйм.
Хатирә
(Мәрхүм Г.Тукаевка багышлыйм)
……………………………………………………
Гыйффәт туташ (Заһидә Бурнашева)
(1895-1977)
Ниндидер ак рух безем күктә сихерле көй көйләп,
Йөзде, ялкынлы йөрәктән тәңренең вәхиен сөйләп.
Моңлатып айны вә йолдызлар нәфис чулпанны ул,
Уйгатып, йокларга яткан, изге саф вөҗданны ул.
Серләшеп моңлы күңелләр мәрьҗигы ал таң белән,
Тирбәтеп мәгъсүм йөрәкләрне сихерли наз белән.
«Дөньяда һәрнәрсә дә үз аслына бер әйләнә»
Бер йөзеп алгач та очты Тәңрегә ул рух янә.
Калды ләззәтле, гүзәл моңлар безем күңелдә тик,
Тибрәнеп калды күңелнең кыллары тик, әллә ник!..

 Эльмера Галимҗанова 
Чыганак – http://beznenmiras.ru

Комментарий язарга


*