ТАТ РУС ENG

Әмрулла Аги (1978 ел) Истанбул хәбәрләре

Җәмгыять рәисе Фәрит Бичури чәй мәҗлесендә ха­тын-кызлар һәм килгән
мосафирларга мөнәсәбәтле рәхмәт­ләрен белдереп, бу төрле җыелышларның
файдалы булга­нын сөйләгәннән соң, 19 мартта һәм апрельдә милли
шагый­ребез Габдулла Тукайның истәлек көннәре эшләнәчәген әй­теп узды.
Ул шулай ук якташларыбыздан матди ярдәм итү­ләрен теләде.

4 апрельдә җәмгыять бинасында милли шагыйребез Габдулла Тукайның тууына
92 ел мөнәсәбәте белән бер искә алу көне билгеләп үтелде. Искә алу
көнендә Тукай хакын­да чыгышлар ясалды, шигырьләр укылды.

Истанбулда җәмгыять бинасында эшләнгән Тукай ис­тәлеге көнендә яшь бер
шагыйребез үзе язган матур ши­гырь белән якташларыбызның дикъкатен
җәлеп итте. Ки­ләчәктә аның танылган бер шагыйрь булып үсеп алга
бару­ын телибез.

Бу яшь шагыйребез Әдип вә Исламия Таһир­ларның кызы Шәһназ булып, ул
язган шигырь «Миллият баласы» журналының 1978 елның 14 нче санында, 65
нче битендә басылды.

 

(Әмрулла Аги. Истанбул хәбәрләре. «Казан» журналының
1978 ел, 22 нче санында Әмрулла Аги имзасы белән басылган. Текст күрсәтелгән басмадан алынган.
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай /
Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))


 

Комментарий язарга


*