ТАТ РУС ENG

Нәфикъ Яһудин Тукай турында авылдашлары

24.IV-46. Минем соңгы көннәрем Тукай белән узды. Бу көннәрдә мин, дөньяның башка кайгы-хәсрәтләрен онытып, фәкать Тукай белән яшәдем: Тукай көнендә сөйләү өчен докладка әзерләндем, Тукай шигырьләрен һәм аның турында язылган шигырьләрне укыдым. Ә менә бүген мин Кушлавыч авылында. Сөекле шагыйребезнең төп йортына килдем. 

Кушлавыч авылының кешеләре бик ачык йөзле икән. Менә, авылга җитәр-җитмәстән үк, миңа олы гына яшьтәге бер апа – колхозчы хатын очрады. Ул сыерын һәм сарыкларын кардан әрчелгән үләнгә чыгарган да, төш җитәрәк сыерына бер савыт бәрәңге кабыгы китергән икән.

Мин Тукай турында сорау биргәч тә, апаем кинәт кенә җанланып китте.  

— Тукай … Ул бит, энем, бу авылда бик күптәннән тормый, патша хөкүмәте заманында ук үлгән инде. Хай, ул үлмәгән булса-а!.. Тагын әллә нәрсәләр язып бетергән булыр иде. 

— Ә соң, апай, Тукай туып-үскән йортны сез белмисезме,  монда кайсы тирәдәрәк икән ул?

— Тукай туып-үскән йорт дип, аның туып-үскән йорты үзе юк бит инде. Ул туган өйнең нигез урыны гына бар. Анда инде, башка өй салынып, ул өй дә хәзер би-ик искергән инде… Тукайның миләш агачы, аның шомырт агачлары бар, алары саклана. Менә шул сезнең шикелле каладан, ерак-ерак урыннардан килгән кешеләр ул агачларны карап китә… Монда әле хәтта Казаннан укучы балалар да килә, Тукай авылын карыйбыз дип…

Урыны-урыны белән пычрак ера-ера, чылтырап аккан кар суларыннан атлап чыгып килә торгач, әлеге апай белән без мәктәпкә якынлаштык. Мәктәп элекке мәчет йортында икән. Шуның янында гына Тукай нигезе. Әнә, китап­ларда рәсеме чыккан тәбәнәк кенә агач өй. Ул инде иске һәм балчык белән сыланып беткән. Аның ишегалдында бер хатын йөри, уң аягын күтәреп, ике култык таягына таянган бер ир кеше тора, шунда ук кечкенә балалар чуала. Менә шул өй Тукай нигезенә салынган да, бик күптәннән инде, бу кешеләр шунда тора икән. Ир кеше үзе Ватан сугышы инвалиды булып, семьясында җиде җан асрала. Соңрак мин аларның үзләре белән дә сөйләштем. Бу өйнең салынуын абый белән апай үзләре белми дә икән әле. Алар кечкенә вакытта, ягъни моннан 30-40 еллар элек салынган өй инде бу. Апай кешенең атасы эшләткән йортка бу абый йортка кергән. 

* * *

Шушы ук көнне мин Тукайны белгән берничә карт белән сөйләштем.

Галиев Касыйм, Кушлавыч мулласы: 

— Мин үзем Яңа Шимбернеке. Кушлавыч авылында 45 ел торам – үзем 73 яшьтә. Бу авылга  мулла булып килдем. Миңа кадәр монда Габделхәер хәзрәт мулла иде, ә ул – Тукайның атасы үлгәч килгән кеше. Габделхәер мулла 1901 елда үлде, мин дә шул елны килдем… Бу Кушлавычта Тукай нәселеннән өч буын мулла булып торган: Тукайның атасы Гариф, Гарифның атасы Галим, Галим хәзрәтнең атасы Шәмсетдин. Гариф хәзрәт үзе дә шул Тукай шикелле шагыйрь булган, тик аның шигырьләре бер дә калмаган инде… Гариф хәзрәт бик шаян, шат, уен-көлкеле  кеше булган.

Тукай – бик ябык кына, чандыр гына бер малай иде. Мин аны набор эшенә кайту вакытында күреп беләм.

* * *

Асия абыстай, Касыйм мулланың хатыны: 

— Ул, Кушлавычка кайткач, чат язу эшендә булган. Һаман өйдә утырып язган. Кергән кешеләр белән дә юньләп сөйләшмәгән. Безнең әтиебез әйтер иде инде, мин кергәч, бер дә сөйләшмәде, диер иде – менә турысы гына шул… Чат язу эшендә булган…

Хупҗамал исемле карчык, Фәтхулла җәмәгате, сөйләр иде. Ул Тукай кечкенәдән бик усал булды дип әйтә торган иде. Тукайның анасы шуларның күршесендә генә булган. Тукайны ике яшьлек вакытында күтәреп керә торган иде дә, ди, ул безнең шкафларга менеп, савыт-сабаларны ватып бетерә торган иде, ди. Тукайның анасы баласын күтәреп керә башласа, теге җәфа тагын керә инде, дип тора торган идек, ди …

Аның шулай зур кеше булып китәсен белмәгәнбез инде. Белсәк, барысын язып, бөтен әйберләрен саклап барган булыр идек …

Мин аны шул наборга кайткан вакытында бер мәртәбә генә күрдем, анда да әллә ни сөйләшеп утырмадык. Аннан соң мин аны Казанда Рамазанов номерында яткан вакытта бер күрдем. Ул вакытта кәефе юк иде, авырта иде… Анда да әллә ни сөйләшеп утырып булмады…

Безнең әтиебез Казанга барганда Тукай янына кергәләп-чык­калап йөргән. Шул вакыт аның тора торган урынында бик күп рәсемнәр булган… Минем әти кергән вакытта ул ботинка киеп ята иде ди. Әтинең юлдашы: “Габдулла, рәсемнәр бик күп икән өеңдә”, дип чыгып киткәч: “Кермәсә кирәк түгел әле, тар итеп”, — дип, бик җиңел генә әйтте дә куйды, ди. Әти шуны исенә төшкән саен әйтеп көлер иде. Безнең әти аның шигырьләрен бик ярата иде, аларны яттан белә, менә ничек итеп язган бит дип әйтә торган иде …

Хәзер Тукай туган өйнең нигезе генә бар. Шул нигез янында башка өй. Анда хәзер башка кешеләр тора. Тукай туган өйнең нигезенә алар ел саен кабак утыр­та, ул бик уңа.  

* * *

Ситдыйков Зиннәт, Кушлавыч авылы колхозчысы, 72 яшьтә: 

— Тукайның атасы Гариф хәзрәт безгә кодарак тия иде – якын ук  түгел, ераграк кода. Гариф хәзрәт шешә төбен кагарга ярата иде. Ул безнең әти белән шунлыктан дус иде… Габдулла атасыннан туып кына калды инде… Үги атасы аны яратып җиткермәде. Читтән килгән баланы берәү дә яратмый бит…

Беренче башлап, Тукай безгә, наборга кайтудан өч ел элек кайтты. Мин аны Казанда Сәйдәш казармасында очраттым. Аның урыны тәрәзә буендарак иде, җыр­лап утырыр иде ул шунда, мин аны тәрәзәдән генә барып карар идем. Тукай шул, мәрхүм, мине күрде дә, “Ә-ә, Зиннәт абый, бик яхшы килүеңә, мин дә кайтыйм әле синең белән”, диде. Шунда ул иптәшләренә нәрсәдер әйтте дә тиз генә киенеп чыкты. Без Болгар номерына киттек. Анда әле мине кертмиләр иде – чабаталы дип.  Шуннан капка төбендәге кибеткә минем чабаталарны салып бирде дә, аннан ботинка алып кидерде. Кереп, пәрәмәчләр, пилмәннәр ашадык. Без анда өч сәгать утыр­дык – кояш баер алдыннан гына чыгып киттек. “Тормышларыгыз ничек, игеннәр буламы-булмыймы? Авылда ни хәлләр бар?” – дип сораша иде. Чыккач, чабатаны кибеттән тагын кире алдык… Ул китте үз эшенә, мин киттем үземнең квартирыма – кояш баеган иде инде (көз көне иде бу үзе, сабан урагы бетмәгән иде әле). Ул: “Син, Зиннәтулла абый, миңа карама инде, мин үз вакытым белән кайтырмын”, — диде. Шуннан өч көннән соң кайтты. Бездә 15 көн торды. Бик язар иде. Язар иде, язар иде дә, аннан укыр иде дә җыртып ташлар иде. Язар иде дә, җырлар иде дә – җыртып ташлар иде. Без  мужик халкы инде, эштән бушамый идек. Ул бернәрсә дә эшләмәс иде, язар да утырыр иде. Үз балабыз шикелле, бер табында утырып ашар иде. Уен-көлке сүзләр яки үз башыннан үткән авыр хәлләрне сөйләп утырыр иде. Кичен, әнә теге болынлыкта безнең уен була торган иде, Габдулла белән шунда яшьләр-кызлар янына уен карарга чыга торган идек. Ул бик чибәр иде. Чиста гына киенеп, хушбуйлар сибеп җибәрә… Аның чибәрлегенә исе китмәгән кеше булмый иде инде, кызлар аның артыннан өелешеп кенә йөриләр иде. Ә болай үзенең кызлар янына куна барып, кочаклашып йөргәне булмады. Һәрвакыт минем белән чыгып, минем белән бергә кайта торган иде… Муллалар янына да барып йөргәне булмады…

Шуннан соң өч ел узгач, ул наборга кайтты. Анда да башта безгә кайтып төште. Көзнең пычрак вакыты иде. Ләкин бу кайтуында ул бездә озак тормады: бер генә кич кунды да икенче көнне үк Мәңгәргә бару өчен Әтнәгә китте. Озак торыр чак түгел, бу ураза вакыт иде. Безнең авыл халкының барысы да ураза тота ул вакытта. Картлар арасында җайсызлангандыр инде. Ул үзе ураза тотмый иде. Шулай өйлә вакытында гына кайтып төште ул безгә бер юлдашы белән – Мәчтүрә малае, Мәңгәрнең. (Мәчтүрә дигән хатын Уральскига барып  сөлге-ашъяулык сатып йөри. Шуннан таныш… Ул улын үз аты белән Казанга Тукайны алмага  җибәрә. — Н.Я.). Юлдашы да ураза түгел икән. Шуннан Тукай мине чакырып алды да, кил әле монда, Зиннәтулла абзый, дип, Ситдыйк абзыйга әйт әле, без чәй эчеп алыр идек, диде. Әти абзарда эшләп йөри иде. Барып әйттем, Габдулла, шулай, чәй эчәр идек дип әйтә, дип. Ярый, минем чокырыма ул кереп ятасы түгел, әйт,  самовар куеп бирсеннәр, диде. Үзләрендә аларның кала күмәчләре, ак булкалар бар иде… Өйдә өчебез генә. “Кая әле, Зиннәт абый, син дә ашап-эчеп ал, теләсәң”, — диде Габдулла. Ишекне бикләдек тә, мин дә алар белән бергә ашап-эчеп алдым. Моны инде берәү дә белмәде…



 

Әзерләде Марс ЯҺУДИН.

Чаллы.

 


(Чыганак: Мәдәни җомга, №16, 2016).

 

Комментарий язарга


*