ТАТ РУС ENG

Әмир Арсланов: Габдулла Тукай һәм Мәҗит Гафури очрашуы

________-_____7__

Әмир Солтан улы Арсланов Башкортстанның Туймазы районы Кәлшәле авылында 1926 елның 25 сентябрендә туа. Бәләбәй педагогика училищесын тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша, Икенче Балтыйк буе фронтының укчылар дивизиясе белән Латвия, Литва, Эстония өчен көрәшә, батырлыгы өчен медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң Әмир Арсланов Уфа сәнгать училищесында белем ала. Октябрьск, соңыннан Уфа шәһәрләрендә яшәп иҗат итә. Әмир Арсланов иҗат иткән картиналар күргәзмәләрдә тәкъдим ителә. 1986 елда аңа Башкортстанның атказанган рәссамы дигән мактаулы исем бирелә. Рәссам 1987 елның 23 февралендә каты авырудан вафат була.

aidarov_i_shaimiev-01
Әмир Арсланов. «Габдулла Тукай һәм Мәҗит Гафури очрашуы». 1986 ел. Киндер. Майлы буяулар. 99 Х 137.

Комментарий язарга


*