ТАТ РУС ENG

Әнәс Юлдабай: Тукайны Австралиядә дә таныйлар

07

Рәссам Әнәс Юлдабай бүгенге көндә Австралиядә яши. Ул иҗат иткән рәсемнәр арасында татар милләтенең күренекле затлары сурәтләнгән әсәрләр аерым урын алып тора. Мәхмүт Кашкарый, Шиһабетдин Мәрҗани, Шамил имам, Габдулла һәм Мөхлисә Бубый, Исмәгыйль Гаспралы, аның тормыш иптәше Зөһрә Акчурина-Гаспралы, Габдулла Тукай һәм башка мәгърифәтчеләр турында беренчел мәгълүматны Австралия халкы Әнәс Юлдабай хезмәтләренә карап ала. Рәссамның милли темаларга мөрәҗәгать итүе исә Австралиянең Ирек Гариф җитәкләгән «Туран» татар милли оешмасы мәдәни чараларында катнаша башлавы һәм Казанның 1000 еллыгы вакыйгасы белән бәйле була.

Әнәс Юлдабай Кытайның Колҗа шәһәрендә туа. 1960 елда, аңа 12 яшь булганда, аларның гаиләсе Казахстанның Алмата шәһәренә күченә. Хәзерге вакытта да Кытайның Яремча шәһәрендә әнисенең апасы һәм аның балалары гомер кичерә. 1973 елда Әнәс Юлдабай Алматаның Сәнгать училищесын тәмамлый.

Рәссам үзе искә алганча, 1989 елда Яремчага туганнарына кунакка баргач, Әнәс Юлдабай Австралия кызы белән таныша. Шулай итеп, 1990 елда Австралиягә китә һәм шунда гаилә корып яшәп кала.

05
Әнәс Юлдабай. Габдулла Тукай

01
Әнәс Юлдабай. Гаяз Исхакый

Комментарий язарга


*