ТАТ РУС ENG

Ильяс Айдаров: Төхфәтуллиннар һәм Тукай

aidarov_ilyas-700

Танылган рәссам, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Ильяс Сәйяр улы Айдаров – XIX гасыр мәгърифәтчесе, Уральскиның Кызыл мәчете имамы Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин (1845-1920) кызы – Татарстанның атказанган артисткасы Галия Кайбицкая (1906-1993) оныгы.

Ильяс Айдаров 1956 елның 29 гыйнварында Казанда туа. Мәскәү архитектура институтын тәмамлый. Ул – Россия Архитекторлар берлеге әгъзасы, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлекләре әгъзасы, Россия Сәнгать академиясе әгъза–мохбире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Халыкара мәдәният һәм сәнгать академиясе академигы.

Ильяс Айдаров хезмәтләре Россия һәм чит илләрдә үткәрелгән 50дән артык күргәзмәләрдә тәкъдим ителде. Кайбер сынлы сәнгать әсәрләре Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее, Татарстан Милли музее фондларында, Казан Кремлендә Татарстан Президентының сәнгать тупланмасында һәм башка музей, шәхси тупланмаларда саклана. Бүгенге көндә Ильяс Айдаров Мәскәүдә яшәп иҗат итә.

aidarov_i_shaimiev-01
Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев Ильяс Айдаровка «Татарстанның халык рәссамы» мактаулы исемен тапшыра/Россия  Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин Ильяс Айдаровка «Әл–Фәхр» II дәрәҗәдәге мактаулы орденын тапшыра.
v_muzee_kaibitskoi_aidarov-01

  Галия Кайбицкая музеенда/Ильяс Айдаров ерак бабасы – Уральск шәһәрендә җирләнгән Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин кабере янында.

aidarov_i_shaimiev-01
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Мәскәүнең Музыка йортында.

***
…Габдулла Тукайның (1886–1913) әтисе белән бертуган апасы – Газизә Госманова 1894 елның көзендә Кырлай авылында Сәгъди абзый гаиләсендә яшәп ятучы кечкенә ятим Тукайны Уральск шәһәренә үзе янына чакыртып ала. Җизнәсе Галиәсгар Госманов биредә Габдулланы «Мотыйгия» мәдрәсәсенә укырга бирә. Габдулла Тукай Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллинның улы Камил Мотыйги (1883-1941) һәм кызы Галия Кайбицкая белән дә аралашып яши. 1905 елның 26 ноябрендә Камил Мотыйги Уральскида Габдулла Тукай белән берлекә «Фикер» газетасын, 1906 елның 15 гыйнварында «Әлгасрелҗәдит» («Яңа гасыр») журналын, 1906 елның 1 июнендә «Уклар» сатирик журналын чыгара башлый. Шагыйрь һәм сатирик булып танылган Тукай 1907 елның көзендә Казанга әйләнеп кайта…

***
Ильяс Айдаров үзенең акварель һәм майлы буяулар белән ясаган хезмәтләрендә Тукайның шәхес һәм шагыйрь буларак үсешенә зур йогынты ясаган Төхфәтуллиннарны, Тукай яшәгән XX гасыр башындагы Казан күренешләрен сурәтли. Рәсемнәр соңгы елларда иҗат ителгән. Мәсәлән, «Тукайның әкият дөньясы» дип аталганын рәссам әле 2012 елның гыйнварында гына төгәлләгән.

aidarov_i_shaimiev-01
Ильяс Айдаров. Тукайның балачагы узган Өчиле авылы. (2006)

 zima_v_derevne_uchile-aidarov
Ильяс Айдаров. Өчиле авылында кыш. (2010)

 ________-_____7__
Ильяс Айдаров. Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин Мисырның Каһирә шәһәрендә җиде ел укыган «Әл–Әзһәр» мәчете мәдрәсәсе янында. (2011)

 ________-_____7__
Ильяс Айдаров. Габдулла Тукай мөгаллим һәм остазы Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин белән. (2006)

 aidarov_i_shaimiev-01
Ильяс Айдаров. Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин кечкенә Тукай белән үзенең Уральскидагы йорты янында. (2006)

aidarov_ilyas-700
Ильяс Айдаров. Камил Мотыйги. (2010)

v_muzee_kaibitskoi_aidarov-01
 Ильяс Айдаров. Галия Кайбицкая.

 zima_v_derevne_uchile-aidarov
Ильяс Айдаров. Шагыйрь Муса Җәлил һәм Алтынчәч ролендә опера җырчысы Галия Кайбицкая. (2006)

 ________-_____7__
Ильяс Айдаров. Галия Кайбицкая. (2006)

 aidarov_i_shaimiev-01
Ильяс Айдаров. Галия Кайбицкая гаиләсе. Күренекле артист Ситдыйк Айдаров улы Сәйяр белән. (2008)

aidarov_ilyas-700
Ильяс Айдаров. Габдулла Тукай.

 v_muzee_kaibitskoi_aidarov-01
Ильяс Айдаров. Тукайның әкият дөньясы. (2012)

 zima_v_derevne_uchile-aidarov
  Ильяс Айдаров. Казанда Габдулла Тукайның Әдәби музее. (2008)

 ________-_____7__
Ильяс Айдаров. Иске Казан. Шамил йорты (Габдулла Тукай Әдәби музее). (2004)

aidarov_i_shaimiev-01
 Ильяс Айдаров. Иске Казан. Шамил йорты. (2007)

 aidarov_ilyas-700
Ильяс Айдаров. Казан Кремле.

 v_muzee_kaibitskoi_aidarov-01
Ильяс Айдаров. Сөембикә манарасы. (2006)

 zima_v_derevne_uchile-aidarov
Ильяс Айдаров. Иске Казан. Милли музей.

 ________-_____7__
Ильяс Айдаров. Иске Казан. Зур Проломная урамы. «Казан» кунакханәсе.

 aidarov_i_shaimiev-01
Ильяс Айдаров. Иске Казан. Зур Проломная урамы.

 aidarov_ilyas-700
Ильяс Айдаров. Иске Казан. Апанаев йорты. (2011)

 v_muzee_kaibitskoi_aidarov-01
Ильяс Айдаров. Иске Казан. Солтан мәчете. (2008)

 zima_v_derevne_uchile-aidarov
Ильяс Айдаров. Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани. (2006)

 ________-_____7__
Ильяс Айдаров. Иске Казан. Кекин йорты.

 aidarov_i_shaimiev-01
Ильяс Айдаров. Иске Казан. «Купеческое собрание» бинасы. (2006)

 aidarov_ilyas-700
Ильяс Айдаров. Иске Казан. Чернояровский пассаж. (2011)

 v_muzee_kaibitskoi_aidarov-01
Ильяс Айдаров. Ушкова йорты. (2005)

 zima_v_derevne_uchile-aidarov
Ильяс Айдаров. Иске Казан. Главнокомандующий утары. (2008)

 ________-_____7__
Ильяс Айдаров. Иске Казан. Главнокомандующий утары. (2008)

 ________-_____7__
Ильяс Айдаров. Иске Казан. Хат. (2008)

 aidarov_i_shaimiev-01
Ильяс Айдаров. Иске Казан. (2008)

 ________-_____7__
Ильяс Айдаров. Иске Казан. (2008)

 aidarov_i_shaimiev-01
Ильяс Айдаров. Иске Казан. (2008)

Комментарий язарга


*