ТАТ РУС ENG

Казах тәңкәләрендә – “Шүрәле”

Казахстан Милли банкы танылган татар шагыйре Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкиятенә багышлап, истәлекле тәңкәләр чыгарды. “Казахстан халкы әкиятләре” сериясендә сугылган әлеге ике төрле тәңкәнең берсе – 500 теңге – көмештән “proof” сыйфатында ясалган, ягъни андый тәңкәләрнең өсте көзге кебек ялтырап тора, ә аның өстенә тонык сурәтләр төшерелгән була. Икенчесе – 50 теңге нейзильбер эретмәсеннән – яки бакыр, никель һәм тутыя эретмәсеннән җитештерелгән.

shurale
4 мең данәдә сугылган көмеш “Шүрәле”нең авырлыгы – 31,1 граммны, диаметры 38,61 миллиметрны тәшкил итә. 100 мең данәдә исәпләнгән “нейзильбер” тәңкәнең авырлыгы – 11,17 грамм, диаметры – 31 миллиметр. Ике тәңкәгә дә бер төрле сурәтләр төшерелгән: алгы якка Казахстан гербы төшерелгән, ә икенче ягында “Шүрәле” әкияте геройлары сурәтләнгән. Казахстан Милли банкы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2013 ел азагында чыккан бу тәңкәләрнең “proof” сыйфатындагысы коллекция бәясе буенча сату өчен билгеләнгән, ул сувенир капларда һәм Казахстан Республикасы Милли банкының номерлы сыйфат сертификаты белән тәкъдим ителә.
Казахстан Милли банкы шулай ук “Казахстан фауна һәм флорасы”, “Республика казанышы” серияләрендә дә истәлекле тәңкәләр бастыра.

Комментарий язарга


*