ТАТ РУС ENG

Тукай шигъриятенең тылсымы

Тукайның гажәеп зур шигъри дөньясы халык иҗатына, мифологиягә, фольклорга, әкиятләргә, бәетләргә таяна. Тукай халыкның бу зирәклеген аңа гына хас булган нәфислек, юмор, эчке җылылык белән бик нечкә һәм табигый рәвештә кабул итте. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш», «Казан һәм Кабан арты», «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык» поэмаларында күпме әкияти тылсым! Анын күләме буенча зур булмаган әсәрләре искиткеч күп һәм тирән эчтәлекле, шигырьләрендә — зирәклек, үткен акыл, чиксез хыял; типажлар образлы рәвештә ачылган, чорга һәм характерларга төгәл сыйфатлама бирелгән. Сәләтле рәссамнар өчен бу темалар һәм сюжетлар җыелмасы саекмас илһам чишмәсе булып тора.

Тукай темасына беренче иллюстрацияләр шагыйрь үзе исән вакыттагы матбугатта 1906 елдан башлап дөнья күрде. Алар — билгесез рәссамның (имзасы «НК») “Пыяла баш” шигыренә ясалган үткен сатиралы иллюстрацияләре. Соңрак, шагыйрь «Яшен» һәм «Ялт-Йолт» журналларында эшләгәндә, Г. Камал рәсемнәре һәм карикатуралары басылып чыга. Шул ук елларда “Кәҗә белән сарык” әкияте, балалар өчен шигырьләр җыентыгы иллюстрацияләнә. Рәссамнарның исемнәре билгесез, ә иллюстрацияләр профессиональ яктан әйбәт дәрәҗәдә дип әйтеп булмый. Әмма бу китап иллюстрацияләре үсешенең кирәкле бер этабы булып тора. Аннан башка 1920 нче елларда И. Плещинский, Ш. Мөхәммәдҗанов, Г. Арсланов, Б. Урманче кебек рәссамнарның профессиональ сәнгате барлыкка килмәс иде. Шул еллардагы рәсемнәрдә мәгънәне тагын да төгәлрәк һәм тирәнрәк итеп күрсәтергә омтылу күзәтелә. Плещинский эшләрендә 1920 еллларга хас булган авангард стилистикасы — аныклык һәм гротеск төсмерләнә.

Илдә нинди генә вакыйгалар булмасын, Тукай иҗатына карата булган кызыксыну беркайчан да кимемәде. 1930 елларда шагыйрь әсәрләрен иллюстрацияләүгә график–рәссам Б. Әлмәнов керешә. Рәссамның «Шүрәле» поэмасына беренче мөрәҗәгать итүе форматы буенча зур булмаган басма өчен каләм белән ясалган аклы-каралы рәсемдә гәүдәләнә. Соңрак ул ачык төсләр белән кыю рәвештә Тукайның «Шүрәле» һәм башка әкиятләренә иллюстрацияләр ясый. Реалистик композицияләрдә төсләрнең роле бик зур. Тукай геройларының әкияти дөньясы әлеге төсләрнең ачыклыгында чагылыш тапты. Бу бигрәк тә балалар өчен таныш һәм якын. Шул ук елларда китап иллюстрациясендә X. Якупов эшли. Ул татар халык әкиятләре һәм Габдулла Тукай әсәрләре буенча иҗади эшләренең тулы бер сериясен булдырды.

Нечкә лирик Ф. Әминов шагыйрь образын Кырлай турындагы әкияти хикәяләү, Шүрәленең мәҗүси чалымнары, урман албастылары, кошлар, үләннәр, төрле төслелек канвасына үреп бара. Темпера белән башкарылган әсәрләре акварель белән ясалган диярсең. Алар гадәти булмаган ритм белән тулы һәм шәмәхә-зәңгәр төсләр катнашмасы хезмәтләренә әкияти төсмер бирә. Теманы ачуда әлеге оста иҗат иткән “Шүрәле урманы” һәм анда яшәүчеләрнең әкияти панорамасы шедевр булып тора. Фольклор образларының сихри хыялыйлыгы һәм тотрыксызлыгы бу рәсемнәрдә яңа тормыш, чын
мәгънәсендә ювелир бизәлеш алган. Рәссам Шүрәле урманында кара урман стихиясен һәм Шүрәле образын табигать көчләренең гәүдәләнеше буларак күз алдына бастырган. Әминов киндерләренең, предметлар дөньясы тирбәлеп торучы таплары эчке хәрәкәтчәнлеккә ия булган, җемелдәүче буяулары көмешсыман үрелмәләр белән аралашкан яссылыклардан тукылган. Аның рәсем сәнгате дөньясында әкият, хыял, мистика мохите патшалык итә.

И. Әхмәдиеңнең «Тәфтиләү» әсәре үзенең образлы чишелеше буенча үзенчәлекле рәсемнәрнең берсе булып тора. Нечкә декоратив, нәфислеге һәм колориты белән көнчыгыш миниатюраларына охшаш картинасында автор шагыйрьнең шул ук исемле шигыре йогынтысы аша туган шигъри ассоциацияләрен тормышка ашырган. Рәсем өслегендә бөгелгән тотрыксыз һәм ярым үтә күренмәле, рухланган-нәзберек хатын-кыз сыннары ясалган. Әлеге әсәрнең композициясе катлаулы орнаменталь ритм белән сугарылган.

Урманченың «Шүрәле» поэмасы мотивлары буенча иҗат ителгән график серияләр — монохромлы, 1960 еллардагылары, реалистик аңлатма бирүгә күбрәк тарткан сюжетлар, акрынлап, дистә ярым еллардан соң, Казан татарларының халык сәнгатенә аваздаш полихромиягә — зәркәнгә, чигүгә, күн мозаикага барып тоташа. Кытай туше белән ясалган һәм аз гына нәфис акварель тигән кәгазь битләре сулыйлар, алар жиңел һәм үтә күренмәле. Һәрбер сызык уйнаклый һәм тормыш белән тулы. Алтынсу-кызгылт сары, яшел төсле таплар шуган ак өслек шулай ук актив роль уйный. Җиңел язу, чәчәкләр, яфраклар, табигый сизгер, беркатлы, ышанучан һәм көйсез Шүрәле образы белән бик кызыклы үрелеп барган ак фонның, тотрыксызлыгы һәм хәрәкәтчәнлеге әлеге циклның искиткеч үзенчәлеге булып торалар.

Урманченын «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасына ясаган иллюстрацияләре дә шул ук стилистик алым белән башкарылган. Типажларны ачып бирүдә рәсем сәнгате чараларының нәфислеге һәм шәһәр мәйданы атмосферасы рәссам тарафыннан декоративлык, төсләрнең үзенчәлеге аша бирелә һәм поэманы кабул итү хисләрен тагын да көчәйтә. Базардагы ыгы-зыгыларның, имеш-мимешләрнең һәм сөйләшүләрнең, үтеп баручы трамвайның чынбарлыктагы рәвеше сизелерлек дәрәҗәдә күз алдына килеп баса — болар барысы да булган хәлләрнең хыялыйлыгы белән туры килә: сөйләшүче башның барлыкка килүе, Карәхмәт һәм Дию образлары, Кабан күленең су асты патшалыгы… Әлеге иллюстрацияләр сериясе нигезендә авторда Казандагы Г. Тукай музее өчен монументаль композиция әзерләү фикере туа. Эскизда — агач өслектә — рәссам кино кадрлары кебек бер-бер артлы сюжетлы хикәяләвен башлап җибәрә. Бу фикер тормышка ашмый кала, ләкин Урманче аны башка материалда — кәгазьгә тушь белән гәүдәләндерә. Образларны ачып биргәндә рәссам аның жанр ягын саклап, сәнгать матурлыгын ачып бирә, сатира һәм лириканың кушылуын көчәйтә.

Тукай әкиятләренә һәм поэмаларына күп кенә күренекле рәссам-графиклар иллюстрацияләр ясадылар. В. Карамышевнын “Су анасы” картинасы үзенең нәфис илһамлылыгы белән гаҗәеп матур. Иҗатында рәссам бу образга күп тапкырлар мөрәҗәгать итә. Элегрәк иҗат ителгән иллюстрацияләр сериясеннән соң, оста әкият геройларын акварель ярдәмендә дә сурәтли. Н. Әлмиев үзенең офортларында иллюстрацияләрнең үзенчәлекле сериясен булдырды. Аның иҗади эзләнүләрендә милли чынбарлыкны сиземләүдән килүче орнаментализм һәм киңлекне, вакытны бирүнең яңа ысуллары табигый рәвештә кушылдылар. Т. Хаҗиәхмәтең шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләрен үзенең якты иллюстрацияләрендә җанландырып җибәрде. Әлеге шигырьләр табигатькә, балаларга карата булган нечкә мәхәббәт хисе белән тулы, Хаҗиәхмәтов Тукай тарафыннан сурәтләнгән балалар дөньясын сәләтле итеп, юмор белән, җанлы һәм бәйрәмчә итен ачып бирүгә иреште. Тукай мәсәлләре һәм поэмалары буенча ясалган И. Колмогорцева иллюстрацияләре милли бизәкләргә барып тоташалар. Мәгънәгә ия булган бизәкләргә әверелүче офортларның хикмәтле сызыклары битнең бөтен өслеген тутырып торалар. Алар Тукай мәсәлләренең кызыклы һәм гыйбрәтле дөньясын ачалар, Ф. Хәсьянованың Кисекбаш»ка ясалган рәсемнәре күңелле чаялык, кызыклы һәм тәэсирле тамашалар белән тулы. Аңың графикасы һәрвакыт балачак дөньясына юнәлдерелгән, шуңа күрә монда жанр-көнкреш вак-төякләрен үз эченә алучы күп кенә детальләр төсләрнең ачыклыгында, полихромиясендә чагыла.

Станок графикасында рәссамнар үзләренең Тукай шигърияте мотивлары кагылган ассоциатив дөньяларын төрлечә интерпретациялиләр һәм барлыкка китерәләр. В. Аршинов хыялларына символик гомумиләштерү хас. Тукай шигъриятенең фәлсәфи, читләтеп әйтү ягы Г. Эйдиновның станок битләрендә чагыла.

Татарстанның жанрлы сынлы сәнгате Тукай геройларының тәэсирле булулары аркасында сюжетлы рәвештә баеды. Аларга үз иҗатларында Б. Урманче, Н. Адылов, Р. Нигъмәтуллиналар мөрәҗәгать иттеләр һәм образларны стилистик яктан төрлечә ачып бирделәр. Серле урман һәм анда яшәүчеләр стихиясе үзе үк рәссамнарга шартлы-символик сурәтләү кирәклегең әйтеп тора. Судан чыккан Су анасы чынбарлыктагы образларда матур һәм кызыктыргыч булып күренә; әлеге чалымнар аның иелгән башында, сибелеп торган озын чәчләрендә, шәүләсенең бөгелеп торуында чагыла.

Шүрәле темасының классик чагылышындагы бер үрнәк булып Г. Зяблицевның майоликада башкарылган «Батыр һәм Шүрәле» композициясе тора. Зәңгәрсу, яшел, алтынсу ялтыравык төсләр сынны бизәмиләр һәм бәйрәмчә итәләр. Әлеге хезмәттә әкиятнең кульминациясе — Егетнең Шүрәлене җиңүе сурәтләнгән. Сюжет күңелле, юмор белән тулы жанрлы тамаша характерын ала. Әлеге тамашада рәссам Былтырның кыюлыгын һәм тапкырлыгын тасвирлый.

Шүрәле образы агач сынлы сәнгатендә гәүдәләндерү өчен бай материал булып тора. Агачның табигый рәвештә бөгелгән тамырларыннан геройның бик күп төрле хикмәтле образлары иҗат ителде. Б. Урманченың әлеге темага бик күркәм экспромт-хыяллар сериясе бар: зур борынлы, калын иренле Шүрәле… Г. Тукайның Кырлайдагы музее өчен Бакый Урманче декоратив вазалар иҗат итте. Челтәрләп кисеп ясалган вазада уеп ясалган сюжетлар һәм геройларның йөзләре стилистика буенча акварель белән үрелеп бара. Агачның алтынсу төсләре Урманче әсәрләренә аеруча күркәмлек төсмере бирә.

Рәссам Ә. Фәтхетдинов иҗаты үзенчәлекле. Ул мәҗүсилек образлары дөньясына мөрәҗәгать итә. Ул бичура, урман иясе, абзар, мунча, йорт ияләре образларын рәсем сәнгате, агач пластикасы һәм кисеп ясау синтезында гәүдәләндерә. Рәссам мифологиянең, халык фольклорының тулы бер катламын күтәреп ала һәм хикмәтле образлар панорамасын ачып сала.

Татарстанның хәзерге заман сәнгате төрле юнәлешләрдә үсеш ала. Рәссамнар үз иҗатлары өчен төрле-төрле материаллар сайлыйлар, И. Башмаков металлдан чүкеп ясау техникасына нигезләнгән үзенчәлекле композицияләр иҗат итте. Аның әсәрләре еш кына көтелмәгән хисләр тудыра, һәм күзгә ташланып тора, аларда халыкның тимерчелек һөнәре традицияләре тәэсире бар. Рәссам Тукай темасы буенча эзлекле рәвештә, аның шигърияте образларын металлда гәүдәләндереп, бик күп эшли, “Казан — шагыйрьләр каласы” сериясендәге панноларның берсендә Тукай заманындагы Казан образы җанландырылган. Металлның затлы яңгырашы Казанның күптөрле архитектурасының җитдилеген, матурлыгын һәм купшылыгын ассызыклый. Тукайның «Фатыйма һәм сандугач», «Кыш һәм яз» шигырьләре нигезендә ижат ителгән, шәмдәлләрдән торган композициядә Тукай теленең өрфиядәй җиңеллеген татлы тәмен тою кыен түгел. Әлеге образлар Казан үзәгендә урнаштырылган һәм шәһәрнең үзенчәлекле символына әверелгән шәһәр сәгате монументаль композициясен иҗат итүгә этәргеч булды.

Декоратив-гамәли сәнгать осталары үзләренең әсәрләрендә әкияти сюжетларны төрлечә гәүдәләндерәләр. З. Биктагиеваның декоратив паннолары Тукай шигъриятен якты һәм үзенчәлекле интерпретацияләве белән аерылып тора. Аның иҗаты тамырлары белән татар халкының чигү һәм хаттатлык сәнгатенә барып тоташа.

Батик техникасында бу темаларны Г. Анютина; фарфор белән эшләү өлкәсендә В. һәм Р. Хәкимовлар үстерә. Кулланыла торган материалның күптөрлелеге форманы, образны, тасвирлауны үз кагыйдәләренә буйсындыруны таләп итә. Шул рәвешчә, Д. Рәхмәтуллинның киез келәмендә Шүрәле, агачлар һәм чәчәкләр образлары бик хикмәтле үрелеп баралар. Иң аз колористик мөмкинлекләрне кулланып, рәссам катлаулы образлылыкка ирешә.

Габдулла Тукай образлары дөньясының юмарт тулылыгы, дәртле һәм моңлы сөйләм теленең гаҗәеп матур байлыгы — сәнгать осталары өчен илһамлануның бик бай чыганагы. Тукай темасына иҗат ителгән әсәрләрнең дөньясы шул кадәр күптөрле, алар татар сынлы сәнгатендә аерым бер гүзәл сәхифәне биләп торалар. Тукай әсәрләре аша татар сәнгате халыкның рухи байлыгын, гасырлар буе чарланган, шагыйрь шәхесендә һәм иҗатында аеруча көчле чагылыш тапкан эстетик тәҗрибәсен сурәтләүгә иреште.

Комментарий язарга


*