ТАТ РУС ENG
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Ибраһим НУРУЛЛИН Моңлы саз чыңнары (Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган документаль роман)

(Төзәтелгән һәм тулыландырылган икенче басма. — Казан: Татар. кит. нәшр., — 2000. — 272 б.).

————————————————

ЭЧТӘЛЕК

Беренче бүлек.


КУЛДАН КУЛГА >>>

 Икенче бүлек.


МӘКТӘП БАСКЫЧЛАРЫ >>>

 Өченче бүлек.


ИРЕК ТАҢЫНДА >>>

 Дүртенче бүлек.


ТУГАН ТУФРАК >>>

 Бишенче бүлек.


МОҢЛЫ САЗ ЧЫҢНАРЫ >>>

 Алтынчы бүлек.


КИЛӘЧӘККӘ КАРАП >>>


 Җиденче бүлек.


СОҢГЫ СӘХИФӘЛӘР >>>


————————————————— 

 Үлемсезлеккә таба

Мондый тамашаны Казан урамнарының әле күргәне булмагандыр. 
1913 елның сүрән, болытлы 4 апрель көне. Иртәнге сәгать ун. Шәһәрнең
үзәк Проломный урамына чыга торган тыкрыктагы Клячкин больницасы янына
халык җыела башлый. Уникеләргә таба бөтен тыкрык бер квартал буе
эшләпәле, түгәрәк каракүл бүрекле, малахай һәм мескен бүрекле,
фуражкалы, кепкалы, шәл ябынган, каурыйлы эшләпә кигән башлар белән
каплана.
Сәгать бер тулгач, больница капкасыннан венок күтәргән туташлар һәм
ханымнар чыга башлый. Ул да булмый, чәчәккә күмелгән табут күренә. Менә
ул, халык диңгезе өстеннән җай гына йөзеп, Проломныйга барып керә. Бер
квартал артта кала, икенчесе… Халык агымы тыкрыктан чыга тора,
Проломный буйлап агыла тора.
Университет урамына җиткәч, табут, уңга борылып, Печән базарына таба юнәлә.
Маңгайларын тәрәзә пыяласына терәп күзәтүчеләр күп булган кебек, урамның
ике як тротуары да эш-йомышларын онытып, туктап калган кешеләр белән
тулы:
— Кемне күмәләр?
— Татарлар үзләренең иң зур шагыйрьләрен…
— Исеме ничек?
— Тукаев булса кирәк…
— Картмы?
— Утыз да юк, ди.
Озатучылар агымы, кушылып торучылар хисабына буйга озыная, иңгә киңәя
барып, Печән базарына җиткәндә, урам ерып йөргесез хәлгә килә. Мәчет
каршында мәрхүм белән аны күтәреп торучылар рәсемгә алынгач, табут
Евангелистлар урамына (хәзерге Татарстан урамы) чыга. Аннары сулга борылып, Екатерининский (хәзерге Тукай урамы)
урамга керә һәм Юнысов мәйданына юл тота. Җеназаның шунда тукталып
узачагын белгәнгә, меңләгән кеше мәйданга килеп, көтеп торган икән.
Җеназа укылып, тагын бер кат фотога төшерелгәч, халык юлын дәвам иттерә.
Үзәктән ераклашкан саен атлау кыенлаша бара: тубыктан былчырак, әмма
дистәләгән тарантаслар, кучерлар гына утырып барган хәлдә, озатучыларга
тагылып килә.
Халык агымы, шагыйрьнең соңгы юлын кыскарта барып, һаман алга таба
шуыша. Башлар иелгән. Меңләгән аякларның атлавы гына тынлыкны боза:
лач-лоч, лач-лоч…
Ниһаять, Яңа бистә. Зират. Капкадан кергәч ерак та түгел яңа кабер мәңгелек фатирчысын көтеп тора…
Мәет ләхеткә куелып, кирпеч тезеп томалангач, һәркем берәр уч туфрак
ыргытырга тырыша. Аннары көрәкләр эшкә керешә: дөп тә дөп, дөп тә дөп…
Шагыйрьнең гәүдәсен йоткан кабер авызы томалана барып, ахырда кызыл
балчык өеме калкып чыга. Туташлар һәм ханымнар чәчәк тезәләр. Ефәк
тасмадагы язулардан «Мәгариф» һәм «Сабах» китап нәшриятларының,
Мөхәммәдия һәм «Мәрҗания» мәдрәсәләренең, «Кояш» һәм «Аң» кебек
газета-журналларның, «Сәйяр» театр труппасы һәм «Шәрык» клубының
исемнәрен укырга була.
Мәрхүм турында нотыклар сөйләнгәч, халык чәчәк өеме булып күтәрелгән кабер яныннан акрын гына тарала башлый.
Шагыйрь Габдулла Тукайның соңгы юлы әнә шулай төгәлләнә. Әмма бу…
үлемсезлеккә илтә торган юл иде. Биш-алты мең кешенең озатып калуы, 4
апрель көнне татар телендәге барлык газеталарның дип әйтерлек Тукайга
багышланып, аның турындагы мәкалә, истәлек, шигырь белән тулып чыгулары,
бу көнне нәшриятларның, китап кибетләренең, редакцияләрнең ябылуы,
мәдрәсәләрдә укуларның туктатылуы, газеталарның атна буе Россиянең төрле
почмакларыннан килгән кайгы телеграммаларын игълан итүләре — болар бар
да әнә шул турыда сөйли иде.
Бер елдан соң — шул ук хәл. Газеталарның 2 апрель саны тагын Тукайга
багышланып чыга: истәлек-мәкаләләр, шигырьләр, кайгы телеграммалары,
шушы елдан башлап традициягә әвереләчәк «Тукай кичәләре» турындагы
хәбәрләр…
Наширләр бер-бер артлы Тукай китапларының яңа басмаларын чыгара
башлыйлар. 1913 елда аның биш, 1914 елда сигез китабы, шулар эчендә 400
битлек бер томлыгы дөнья күрә. 1913—1914 елларда Тукайның аерым
шигырьләре рус матбугатында да басыла, шагыйрь турында рус телендә
зур-зур мәкаләләр чыга.
Сәүдәгәрләр дә тик ятмый. Шагыйрьнең сурәтен торлечә бизәп, зур тираж
белән открытка рәвешендә чыгару белән генә чикләнмичә, «Тукай конфеты»,
«Тукай сабыны» дигән булып, төрле көнкүреш кирәк-яраклары сата
башлыйлар.
Тукай, наширләрдән аласы биш йөз сум акчасын ике каланы стипендия биреп
укыту өчен тотарга кушып, Телдөн васыять әйткән икән. Шул суммага кушып
сти¬пендия фонды булдыру өчен акча җыю кампаниясе башлана. Петербург
җәмгыяте хәйриясе бу мәсьәләдә Казанны уздырып җибәрә. Җәмгыятьнең 1913
елдагы отчетыннан без түбәндәге сүзләрне укыйбыз: «Гомуми җыелышның
карарын үтәү йөзеннән, Идарә мәрхүм шагыйрь Габдулла Тукаев исемендәге
һәркайсы йөзәр сумлык ике стипендия билгеләде».
Ә халык, күпчелекне тәшкил иткән крестьяннар Тукайның үлемен ничек кабул
иткән соң? Озата баручылар арасында гади кешеләр — һөнәрче, эшче,
дворник һәм извозчиклар байтак булса да, чабаталы крестьян бик үк күзгә
чалынмый. Газета һәм журналларның Тукайга дан җырлаулары зыялылар эше
булып, «авыл мужикларының» аһ-зары ишетелми…
«Мәгариф» журналын ачабыз да күренекле тел-әдәбият галиме һәм
тәнкыйтьчесе Җамалетдин Вәлидинең Тукай үлеменә ун ел тулуга багышланган
мәкаләсеннән түбәндәге юлларны укыйбыз: «Мин, Тукай үлгәндә, «Вакыт»та
яза идем. «Вакыт» газетасының ун елдан артык дәвамында һичбер мәсьәлә вә
һичбер вакыйга мөнәсәбәте белән Тукай үлү мөнәсәбәте белән килгән кадәр
мәкалә мәктүпләр килмәде. Килгән бер ящик мәкалә вә шигырьләр эчендә иң
күбесе ярым грамотный авыл халкы вә эшчеләр (ассызык авторыныкы —
И.Н.) тарафыннан язылган булып, һәркайсының соң дәрәҗәдә ихлас вә
самимият белән язылганлыгы күренеп тора иде».
Икенче бер чыганактан андый «шигырь»ләрнең ничек туганлыгы аңлашыла. Бер авылның мөгаллиме «Кояш» газетасына түбәндәгеләрне яза:
Тукайның үлү хәбәре авылга килеп җиткәч, ике данә «Кояш» һәм өч данә
«Йолдыз» газетасы йорттан йортка, кулдан кулга йөргән. Яше-карты,
кызы-карчыгы укыган, тыңлаган, кайгырышкан, мәрхүм шагыйрь рухына дога
кылган.
Кичке намаздан соң мөгаллим күл буена төшеп утыра. Якындагы мунча янына
бер төркем егетләр җыелган. Гармунны бик кычкыртмый гына, моңлы тавыш
белән нидер җырлыйлар. «Тукай», «Тукай шагыйрь» дигән сүзләрен ишеткәч,
мөгаллим кызыксынып тыңлый башлый: шагыйрь үлеменә бәет чыгарганнар да
шуны җырлыйлар икән!
Иртәгесен мөгаллим бәетне, язып алып, «Кояш» газетасына җибәрә. Шактый озын бу бәеттә мондый куплетлар бар:


Ак келәтнең келәсен элә белми эләсең;
Әҗәл агай, син нишлисең, килә белми киләсең.

…………………………………………………………………….

Тукай абзый, яшь чагыңнан белә идек без сине,
Онытырлар дип уйлама, онытмабыз без сине.


Халык, мохтаҗлыкка һәм җелекне суыра торган авыр хезмәткә дучар ителеп,
мәдәнияттән читләтелгән бер заманда Тукайның шигырьләре, һәм шигырьләре
белән бергә исеме, үзе исән вакытта ук, иң караңгы татар авылларына
кадәр барып җиткән. Дөнья әдәбияты белән яхшы таныш булган тәнкыйтьче
һәм әдипләр бу хәлгә шул заманда ук игътибар иткәннәр. Каберенә куелган
чәчәкләр шиңәргә дә өлгермәстән, алар, Тукайның шигърияттәге урынын
искиткеч дөрес билгеләп, «халык шагыйре» дигән мактаулы исем биргәннәр.
Танылган театр тәнкыйтьчесе Габдрахман Кәрам: «Тукаев чын мәгънәсе белән
шагыйрь һәм дә халык шагыйре булып калачактыр. Аның шигырьләре буыннан
буынга калып, миллионнарча балаларыбыз тарафыннан ятланачак вә аның
шанлы исеме мәңгегә онытылмаячак».
Күренекле тарихчы, хикәяче, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Гали Рәхим:
«Халык үзенең җырчысын үзе аралап табып алды… Ул һаман да безнең
беренче «халык шагыйре»без булып калыр».
Атаклы әдип, тәнкыйтьче һәм публицист Фатих Әмирхан: «…аны халык бик
яшьләй үз шагыйре итеп таныды, аны аңлады, ул җырлаган нәрсәләрнең үз
рухындагы нәрсәләр икәнен тойды».
Гадәти бер татар авылында дөньяга килгән гади бер баланың Тукай булып җитешүен ничек аңлатырга?
Бу сорауга азмы-күпме җавап алсын өчен, автор укучыны шагыйрь узган юллар буйлап сәяхәт итәргә чакыра. 


————————————————

ЭЧТӘЛЕК

Беренче бүлек.


КУЛДАН КУЛГА >>>

 Икенче бүлек.


МӘКТӘП БАСКЫЧЛАРЫ >>>

 Өченче бүлек.


ИРЕК ТАҢЫНДА >>>

 Дүртенче бүлек.


ТУГАН ТУФРАК >>>

 Бишенче бүлек.


МОҢЛЫ САЗ ЧЫҢНАРЫ >>>

 Алтынчы бүлек.


КИЛӘЧӘККӘ КАРАП >>>


 Җиденче бүлек.


СОҢГЫ СӘХИФӘЛӘР >>>


————————————————— 

 

{mospagebreak}

Беренче бүлек


КУЛДАН КУЛГА

 

1


Без шагыйрьнең туган авылына якынлашабыз. Тукайның беркадәр моңсу, тоныграк тавышы ишетелгәндәй була:
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным, тәнем белән.
Кушлавыч, шагыйрь әйткәнчә, «тау башына», ягъни тар инеш тарафыннан
ашалып ясалган тирән уйсулыкның ике ягына бүленеп урнашкан. Авыл утырган
шул тау башыннан башланып китә торган басу сөзәкләнеп ике якка да
күтәрелә. Шуңа күрә, сыртка менеп җиткәнче, Кушлавыч күзгә чалынмый
тора.
Бераздан, җирдән үсеп чыккандай, мәчет ае, манарасы калка башлый. Аннары
агач башлары күренә, ул да булмый, өй түбәләре пәйда була. Бераздан
инде шактый тәртипсез сибелеп яткан тәбәнәк өйләре белән бөтен авыл
ачылып китә.
Хәзер инде юл түбәнгә таба төшә башлый. Без уйсулык төбендәге инешне
кичәбез дә, яңадан үргә күтәрелеп, авылның аргы яктагы урамына барып
керәбез.
Урамның сул ягында, текә яр кырыенда ук, бер күч булып шомырт агачлары
үсеп утыра. Бу — Тукаевларның төп нигезе. Булачак шагыйрьнең атасы
Мөхәммәтгариф шул нигездән башка чыккан. Моннан ерак та түгел, урамның
каршы ягында, ике генә тәрәзәсе белән моңаеп карап тора торган бәләкәй
йортка, шомырт, сәрви агачларына һәм өянкеләргә игътибар итегез. Бусы —
Гариф мулла нигезе. Йорты сакланмаган, әмма, картларның әйтүенә
караганда, ул без күргән өйдән әллә ни күп аерылмаган икән.
Шушы нигездә, ике яки өч тәрәзәсе урам якка караган салам түбәле йортта
Габдулла Тукай 1886 елның 14 (26) апрелендә мулла гаиләсендә дөньяга
килгән.
«Мулла гаиләсендә» дип яздым да уйланып калдым. Тукай белән бер чорда
күтәрелеп чыккан һәм 1905 елгы революциядән соң татар әдәбиятының
сикереш ясавына сәбәпче булган каләм ияләренең тәрҗемәи хәлләрен, кайбер
чыгармаларны искә алмаганда, шул ук сүзләр белән, ягъни «мулла
гаиләсендә туган» дип башлап китәргә туры килә. Әдәбият, тел, тарих
галимнәре, күренекле педагоглар, җәмәгать эшлеклеләренең күпчелеге белән
дә эш шулай тора.
Бер яки берничә буын артка чигенсәң, шагыйрьләрнең барысы турында да дип
әйтерлек &llaquo;фәлән мәдрәсәне тәмамлап, фәлән авылда мулла булды» дип
язарга тиеш буласың. XVII гасыр суфичылык поэзиясенең куәтле лиригы
Мәүла Колыйны, мәсәлән, риваятьләр бай ишан итеп күрсәтәләр. Суфичылык
карашларыннан арынып җитмәгән хәлендә дөньявилыкка зур адым ясаган
Габдерәхим Утыз Имәни (XVIII гасыр) шулай ук мулла булган. XIX гасырның
беренче яртысында җир кешесе мәхәббәтен җырлап, дөньяви поэзиягә нигез
салган Габделҗәббар Кандалый да башыннан аягына кадәр мулла…
Руханилар арасында, гарәп һәм фарсы телен белүләре аркасында, Мәгарри,
Фирдәүси, Низами, Гомәр Хәйям, Нәваи кебек даһи шагыйрьләрнең, Ибн-Сина
кебек бөек галимнәрнең акыл һәм күңел җәүһәрләренә тап булып, яңача
уйлый, яңача гамәл кыла торганнары да очраган.
Мәгълүм булганча, татарларда азатлык һәм культура хәрәкәте дворян этабын
үтмәде. Шуңа күрә русларда дворяннар башкарган эшне татар культура
хәрәкәтендә нәкъ менә руханилар, дөресрәге, шушы катлаудан чыккан
талантлы һәм намуслы шәхесләр башкарырга тиеш булды.
…Салкын кыш. Төн. Авыл йоклый. Тик бер өйдә генә ялтырап ут күренә. Бу
— хәзрәт өе. Абыстай, мәхдүм һәм мәхдүмәләр тирән йокыда. Тышта
көйләп-көйләп җил сызгыра. Хәзрәт тәбәнәк өстәл янына аягын бөкләп
утырган да шәм яктысында каурый каләм белән кыштыр-кыштыр нидер яза. Йә
китап күчерә ул, яки үзе яраткан берәр әсәргә тәфсир (Тәфсир — берәр китапка аңлатма) яза, яисә инде Көнчыгышның бөек шагыйрьләре үрнәгендә күңелендәге уй-тойгыларын шигырь итеп кәгазьгә түгә.
Иртәгесен ул остабикәсе, мәхдүм һәм мәхдүмәләренең тереклеген тәэмин итә
торган муллалык вазифасын теләр-теләмәс кенә башкарыр. Аннары үзенә
канәгатьлек китерә торган икенче эшенә керешер. Анысы — шәкертләренә
дәрес әйтү, үзе җыйган акыл һәм күңел байлыгын яшьләргә күчерү. Ышанып
әйтергә мөмкин, бу хәзрәтнең мәдрәсәсеннән берничә аңлы кеше чыгачак,
һәм алар караңгы, фәкыйрь татар авылына китеп, шәм булып яначаклар.
Татарларда мәдәният локомотивының миченә ягулык ташларга керешкән мулла тибы әнә шундый.
Замандашларының һәм туганнарының истәлекләренә караганда, Габдулла Тукай
— җиде буыннан килә торган мулла нәселеннән. Шушы җиде буында без күреп
узган мулла тибы булганмы, юкмы — әйтүе кыен. Без шулай ук Тукаев
фамилиясенең кайдан килеп чыкканын, кемгә барып тоташканын да әлегә
белмибез һәм картлардан ишеткән риваятьләр белән генә чикләнеп торабыз.
Берәүләре әйтә: шагыйрьнең ерак бабаларыннан берсе Туктаргали исемле
булган, һәм, аның исемен кыскартып, Тукай дип йөрткәннәр. Икенчеләре
Кушлавычтагы Тукай тавын Тукайның борынгы бабасы белән бәйлиләр.
Шагыйрь үзе балачак елларын эченә алган һәм «Исемдә калганнар» дип атала торган автобиографик язмасында, атасыннан кала, бабасы Мөхәммәтгалим мулланы гына телгә ала. Замандашлары да шуннан ары китмиләр.
Архив язмаларыннан безгә Мөхәммәтгалим хәзрәтнең Шәмсетдин улы булганлыгы, 1835 елда указ алып, Кушлавычта имам-мөдәррис (Имам-мөдәррис — мәдрәсәдә дәрес бирә торган мәхәллә мулласы) булып торганлыгы билгеле.
Фанатиклык дәрәҗәсенә җитмәсә дә, Галим хәзрәт үзенең муллалык
вазифасына җитди караган булса кирәк. Дин кушканны җиренә җиткерергә,
авыл халкын шәригать кагыйдәләре белән билгеләнә торган әхлак кысасында
тотарга тырышкан. Аның хакындагы риваятьләрнең берсе болай: Галим хәзрәт
остабикәсе белән ашка бара икән. Гармунга кушылып җырлап йөргән яшьләр,
мулланы күргәч, качып киткәннәр. Ашыгычлык аркасында, гармуннары төшеп
калган. Таяк белән төрткәч, гармун тавыш биргән дә, моңа каршы Галим
хәзрәт әйткән, имеш: «Һай, дошман, миңа да ырылдыйсыңмы?»
Мөхәммәтгалим улы Мөхәммәтгариф, — диелә «Исемдә калганнар»да, — «14—15 яшьләрендә Кышкар мәдрәсәсенә киткән. Хәтме көтеп (Хәтме көтеп кылу — укуны тәмамлау)
кылгач, кайтып мулла булган. Шагыйрь әйткәнне архив тулыландыра: 1864
елда Мөхәммәтгариф, имтихан тотып, указ алган. Иске мәдрәсәләрдә
шәкертләр 15—20 ел, кайчак аннан да артыграк яткан бер вакытта
Мөхәммәтгарифның 22 яшьтә указлы мулла булып китүен кагыйдәдән чыгарма
итеп карарга туры килә. Бу факт, һичшиксез, Гариф шәкертнең зирәклеге,
сәләте һәм тырышлыгы турында сөйли.
Яшь мулланы, билгеле инде, башлы-күзле итү мәсьәләсе килеп баса. Кәләш
тә табыла. Ямәширмә авылы мулласының кызы Гафифә була ул. Менә никах
укыла, туйлар узып китә. Күпмедер вакыттан соң яшь остабикә яшь муллага
бер ул бүләк итә. Исемен Мөхәммәтшәриф дип куялар. Аннары кыз бала туа.
Аңа Газизә кушалар.
Гариф мулла, Гафифә белән унике-унөч ел әйбәт кенә гомер иткәннән соң,
тол калган. Икенчегә өйләнүне артык озакка сузмаган — Өчиле мулласының
Мәмдүдә исемле кызын сораган.
Тукайның ана ягыннан бабасы Зиннәтулла Зәйнелбәшир улы, Пермь ягыннан
килеп, Гариф мулла кебек үк, Кышкар мәдрәсәсендә укыган, аннан соң
күпмедер вакыт шушы Кушлавычта мәзин булып торган. Соңрак, Өчиле
халкының үтенече буенча, имам булып киткән. Димәк, Зиннәтулла Галим
мулла белән дә, аның улы Гариф белән дә шактый якын мөнәсәбәттә булган.
Шуңа күрә өйләнү мәсьәләсе килеп баскач, Гариф мулланың Мәмдүдәне
сайлавы табигый.
Әмма бу гаилә озын гомерле булмый. Метрика дәфтәреннән без түбәндәге
сүзләрне укыйбыз: «Мелля Мөхәммәтгариф ибне Мөхәммәтгалим август 29 ында
44 яшендә кату зәхмәте илә вафат булды». Булачак шагыйрь дүрт ай ярымда
атасыз кала.
Ниндирәк карашлы һәм холык-фигыльле кеше булган соң Гариф мулла? Без
аның указыннан «хатыйп, имам, мөдәррис» дигән сүзләрне укыйбыз.
Замандашларының сөйләвенә караганда, аның шактый бай китапханәсе булган,
үзе дә китап күчерү, язу-сызу белән шөгыльләнгән. Сәләте һәм тырышлыгы
нәтиҗәсендә ул, билгеле, ислам өйрәтмәләрен тирәнтен үзләштергән. Шуңа
бәйле рәвештә аңарда иҗади фикер, диннең кайбер догмаларына шикләнеп
карау, үзенең тормыштагы урыныннан, өстенә йөкләнгән вазифадан
канәгатьсезлек барлыкка килгән дип уйларга кирәк. Кызы Газизәнең
истәлегендә без моңа кагылышлы гаять кыйммәтле белдерү очратабыз:
«Муллалыкны яратмый торган иде. «Исән булсам, балаларымны мулла итмәм», —
ди торган иде». Шагыйрьнең туган якларында «Гариф хәзрәт эчкәли иде»
дигән сүзләр йөри. Бу сүзләрнең хаклыгы Зиннәтулла мулланың кызы Саҗидә
истәлеге белән дә раслана. Әгәр шулай икән, аның вакыт-вакыт исерткечкә
мөрәҗәгать итүен башкара торган эшеннән канәгатьлек чаба алмавыннан,
тоткан юлының бик үк хак булмавын чамалап та, бүтән юл белән китәргә
гаҗизлектән туган хәл итеп карарга кирәк.
Зиннәтулла мулланы без шулай ук сәләтле, тырыш һәм китап сөючән итеп
беләбез. Язу-сызу белән дә шөгыльләнгән ул, шигырьдә дә каләмен сынаган.
Кызы Мәмдүдәнең үлеменә багышлап язган мәрсиясе бүген дә архивта
саклана. Болардан тыш, Зиннәтулла хәзрәт юаш һәм намуслы да, кешелекле
һәм бала җанлы да булган. Атасының күркәм сыйфатлары Мәмдүдәгә дә йокмый
калмаган, билгеле. Истәлекләрдән аның укый-яза белә торган, күзе
ачылган кыз булганлыгы аңлашыла. Мәмдүдә шигырь чыгарырга да һәвәс
булган. Бервакыт Гариф мулла, базар көнен туры китереп, яшь хатыны белән
Өчилегә, каенатасы Зиннәтуллага кунакка килгән. Иртән якындагы Арча
базарына барып, иптәш муллалары белән бераз кәефләнеп кайткан. Моны
белеп алып, Зиннәтулла мулла китап тышына: «Бу эчә икән, әллә, кызым,
моннан аерыласыңмы?» — дип язып биргән. Мәмдүдә, җавап итеп, шул ук
китапка түбәндәге шигырьне язып куйган:

Бези моннан аерылган — бези утларга салгандай,
Ля язырру вәла янфәгы* — моны фәһем ит, газиз әткәй.
(*«Файдасыз һәм дөньяга күтәрелеп карамаслык» мәгънәсендә).

«Исемдә калганнар»дан без тагын мондый юлларны укыйбыз: «Тол калган анам
янында мин берничә вакыт торгач, анам мине авылыбыздагы Шәрифә исемле
бер фәкыйрә карчыкка вакытча асрарга биреп калдырып, үзе Сасна нам
карьянең имамына кияүгә чыкмыштыр».
Кыска һәм җыйнак автобиографиядән ире үлү белән үк Мәмдүдә икенче
берәүнең канаты астына сыенган кебек аңлашылса да, эш алай ук тиз
булмаган. Яраткан ире Кушлавычта туып гомер иткән. Атасы Зиннәтулланың
да шактый еллары бу авылда узган. Бәлки әле, Мәмдүдә дә шушында туып
киткәндер. Бу авылны үзе дә якын итеп өлгергән. Өстәвенә, каенатасы карт
хәзрәт әлегә дөньяда булса да, җитди авыру. Мөхәммәтгарифның беренче
хатыныннан калган ике бала да Мәмдүдә кулында. Ниһаять, Өчиле дә аны кул
изәп чакырып тормый. Мәмдүдә әле үсмер кыз чакта ук, Зиннәтулла,
беренче хатыны Камилә үлгәч, кайсыдыр авыл мулласыннан тол калган алты
балалы хатынга өйләнгән була. Шактый кырыс табигатьле үги анадан
котылган Мәмдүдәнең яңадан шул мәхшәр эченә кайтып керәсе килмәгән,
билгеле.
Менә Мөхәмәтгалим карт үлеп китә. Туган-тумачалары Шәриф белән Газизәне
икесен ике төшкә урнаштыралар. Гайнулла исемлесе калган мираска һәм
Гариф мулланың варисларына опекун итеп билгеләнә. Шуннан соң инде
Мәмдүдәгә атасы йортына кайтып егылудан бүтән чара калмый.
Муллалар, бер-берсенә тыгыз бәйләнгән булып, ныклы бер катлау — сословие
тәшкил иткәннәр. Бу сословиечелек кыз бирү, кыз алу белән дә
ныгытылган. Тол калган остабикәләргә дә бик тиз ия чыккан. Зиннәтулланың
алты балалы абыстайга өйләнүен генә искә алыйк. Хөрмәтле хәзрәт кызы,
тирә-якта билгеле Гариф мулла җәмәгате яшь һәм чибәр Мәмдүдәне читтә
калдыралармы соң!
Менә Сасна авылыннан аерылып чыккан Күчкән Сасна мулласы Шакир яучы
җибәрә. Ашарына такы-токы булган күп балалы гаиләдә үги ананың авыр
карашыннан куырылып яшәгән Мәмдүдәгә бу тәкъдимне кабул итүдән бүтән
чара калмаган. Булачак иренең балага мөнәсәбәтен анык белмәгәнгә күрә,
Мәмдүдә Габдулланы вакытлыча калдырып торырга карар иткән. Әмма кайда
калдырырга? Үги әби ишетергә дә теләми. Риза булса да, аны йөрәк парәсен
бу җәһәннәмдә калдырмас иде. Булачак шагыйрьнең, яңадан Кушлавычка
кайтып, Шәрифә карчык кулына эләгү тарихы әнә шулай булган.
Өч яше дә тулмаган Габдулла бу вакытларын, билгеле, хәтерләми,
авылдашларының хикәя итүләреннән чыгып кына «Исемдә калганнар»ында болай
дип яза: «…Мин бу карчык ханәсендә кадерсез, артык бер бала
булганлыктан, ул мине, әлбәттә, тәрбияләмәгән, тәрбияләү түгел, яшь
балаларның иң мохтаҗ булдыклары ачык йөзне дә күрсәтмәгән». Моңа ул бер
мисал да китерә.
«Мин кыш көннәрендә төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә,
бераздан, өйгә кермәкче булып, ишеккә киләм икән. Кыш көне авыл
ызбаларының ишекләрен ачмак, балага түгел, шактый үсмер кешеләргә дә
мәшәкать вә көч булганлыктан, табигый, мин ишекне ача алмыйм вә ишек
төбендә аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән. Карчык исә
үзенең: «Кадалмас әле килмешәк!» дигән «шәфкатьле» фикере илә мине үзе
теләгән вакытта орыша-орыша кертә икән».
Берзаман Мәмдүдә, яңа иренә ияләшеп җитеп, баланы китерергә аның
рөхсәтен алган. Мулла Кушлавычка ат җибәргән. Габдулланың тормыштан
алган һәм күңелендә сакланган беренче хатирәсе нәкъ шушы сәфәре белән
бәйле: «…нәүгы шөгур (Нәүгы шөгур — кинәт төшенеп алу) хасыл
булганмы, нидәндер, мин хәзердә дә атта утырып Саснага барганымны,
үземне бер киң вә рәхәт галәмдә хис иткәнемне, юлда барганда күз алдымда
әллә нинди нурлар уйнаганын онытмаган шикелле булам». Ә бит бу вакытта
Габдуллага, күп булса, өч яшь! Шулай да хикмәт «нәүгы шөгур»да гына
түгел, билгеле.
Шагыйрьнең түбәндәге сүзләре дә игътибарга лаеклы: «Саснага барып
җиткәнмен. Ничек, ни рәвеш бардым, мине кемнәр каршылады — анысын
белмим: ләкин үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак
күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым, биш минутлык төш шикелле
генә, әле дә булса хәтеремдә». Игътибар итик, анасының каршылавы да
(улын алырга дип Мәмдүдәнең үзе баруы чынлыкка якынрак), сагынганлыктан
шашып сөюе дә баланың исендә калмаган. Бал ягылган ак күмәч исә —
хәтерендә. Ак күмәчне биргән кулның,— ихластанмы, әллә шулай кирәк
булганга гынамы, әйтүе кыен, — иркәләве дә күңелгә уелып калган.
Нишлисең, кара икмәккә дә туя алмаган баланың, көтмәгәндә, бал ягылган
ак күмәчкә һәм «ата» иркә-назына тиенүе кечкенә нәрсә түгел…
Әмма Габдулланың кара бәхете үзеннән калмый йөри икән. Тамагы икмәккә
туярга, сабый җаны ана шәфкатен татырга да өлгерә алмый, тагын әҗәл
ыржаеп килеп баса. 1890 елның 18 гыйнварында — баладанмы, Шакир мулланың
кыерсытуыннанмы яки инде берьюлы икесеннән дәме — Мәмдүдә үлеп киткән.
Түбәндәге шигырь юллары да Мәмдүдәнең Саснадагы тормышының бик үк татлы
булмаганлыгы турында уйларга мөмкинлек бирә:
Күз яшең дә кипмичә егълап вафат булган әни!
Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?!
Бердәнбер яктылык һәм җылылык чыганагы булган анасыннан аерылу баланы,
әлбәттә, тетрәткән һәм күңеленә тирән уелып калган: «… әнкәмнең
җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә,
капка астыннан, үкереп җылый-җылый, йөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыңыз,
әнкәйне биреңез!» — дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый
барганымны хәзер дә тәхаттыр иткәнемне язамын».
Атасыз да, анасыз да калган ятимне Сасна мулласы Өчилегә, Зиннәтулла хәзрәт йортына илтеп ташлаган.

2

Казан арты авыллары губернаның бүтән өяз татар авылларыннан да
фәкыйрьлек белән аерылып торганнар. Чөнки җир аз һәм уңдырышсыз. Өчиле
авылы исә, исеменнән үк күренгәнчә (өч өйле) кечкенә авыл булып,
ярлылыгы белән күрше авыллардан да уздырган. Бөтен халык дип әйтерлек
орчык кырган, көянтә бөккән, чабата яисә агач башмак ясаган. Беришләре
тирә-як байларга көч түккән яисә, ераккарак китеп, эшләп кайткан. Бер
кат киндер ыштан, койрыклы итек (ягъни чабата), юка чикмән кигән
крестьянның зәмһәрир суыгында җәяүләп Казан юлын таптавы бу авыл өчен
гадәти хәл булган.
Билгеле инде, Өчиле үзенең мулласын тиешенчә карый алмаган. Өстәвенә,
Зиннәтулла муллада комсызлыкның әсәре дә юк. Бирсәләр — ала, бирмәсәләр —
сүз әйтми.
Менә 1891 ел килеп җитә. Игеннәр көя, бөтен Идел буен дәһшәтле ачлык
каплап ала. «Зиннәтулла гаиләсендә, — дип яза шагыйрь, — фәкыйрьлек шул
дәрәҗәгә җиткән булырга кирәк ки, мин хәзер дә булса бабайның күрше
баерак авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтканын исемдә
тотамын».
Габдулланың биредәге тормышын күз алдына китерү кыен түгел. Бердән,
ачлык, икенчедән, «артык кашык», «килмешәк» сыйфатында кимсетелү,
кыерсытылу. «Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга,
мине җыласам — юатучы, иркәләним дисәм — сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә —
кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр». Арадан берсе,
Гөлчирә исемлесе, аеруча зәһәр булган булса кирәк. 1903 елда Саҗидә
апасына язган хатында Габдулла болай ди: «…Кылган золым вә
җәберләренең җәрәхәте, җәннәт гаденгә (Гаден — җәннәт) керсәм дә,
йөрәгемнән китмәс». Тик аңа Саҗидә генә шәфкать күрсәткән һәм,
шагыйрьнең сүзләре белән әйтсәк, «ап-ак саф бер фәрештә» булып баланың
күңеленә кереп калган.
Бабасында яшәгән чагында булачак шагыйрьнең җаны кыл өстендә генә
калган. Ул биредә чәчәк белән дә авырган, бүтән чирләргә дә дучар
булган, тәмам зәгыйфьләнгән. Әмма, бәхеткә каршы, язмыш аны милләте
өчен, халкы өчен, татар мәдәнияте һәм әдәбияты очен саклап калган.
Язмыш дигәнебез, Өчиленең бер крестьяны кыяфәтендә булып, Габдулланы
арбасына утырткан да Казанга алып киткән. Бу, билгеле, үги әбисенең
тырышлыгы һәм бабасының үтенүе буенча эшләнгән. «Ямщик, — дип яза
шагыйрь, — Казанга килеп җиткәч (безнең авыл Казаннан 60 кына чакрым),
Печән базарында: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөргәндә,
халык арасыннан бер кеше чыгып, мине ямщиктан алган».
Бәләкәй саладан зур калага килеп кергән малайның акылы хәйран: биек
йортлар, бихисап юртак атлар, ат җигелгән вагоннар… Менә ул, олау
өстендә утырган килеш, агайның товар саткандай көйләп-көйләп кычкыруына
артык игътибар итмәстән, зур ачылган күзләре белән мыжлап торучы
халыкны, җирдәге, лареклардагы сатучыларның кулларындагы
исәпсез-хисапсыз әйберләрне, ашамлыкларны күзәтә.
Габдулланы асрарга алган кеше — Мөхәммәтвәли — Яңа бистәдә яшәгән. Аның
төп кәсебен шагыйрь хәтерләми: «…талчукта сату итә идеме, әллә тирече
идеме шунда — анысын яхшы белмим». Мөхәммәтвәли абзый, күрәсең, күн
белән эш итә торган вак һөнәрче-кустарь булып, үзе җитештергән товарны
үзе үк базарда яисә толчокта саткан. Яңа әнисе исә сәүдәгәрләр заказы
буенча кәләпүш теккән.
Яңа бистәдә үткән ике ел Тукай тормышындагы чагыштырмача якты бер аралык
итеп каралырга тиеш. Мөхәммәтвәли дә, Газизә дә — эш кешеләре. Димәк,
малайга ач торырга туры килмәгән. Аннан да бигрәк, үз балалары
булмаганга, икесенә дә бала тансык. Габдулла, күпмедер дәрәҗәдә ата-ана
иркә-назына ирешеп, күз яшен киптерерлек җылылыкның рәхәтен күпмедер
татыган. Өстәвенә, шәһәрнең мәһабәтлеге, зурлыгы һәм матурлыгы малайны
тәмам әсир иткән.
Билгеле, бу әле кечкенә Габдулла нур эченә генә чумып яшәгән дигән сүз
түгел. Үзе өчен зур булып тоелган кечкенә кайгылары да булган, җыламый
да тормаган, авыру-чирдән дә имин калмаган. Әлеге китабыннан без мондый
юлларны укыйбыз: «… бервакыт әллә нинди авырудан күзем авырган
вакытта, мине бер карчыкка алып барганнарын, ул минем күзгә шикәр
салганын, үзем нең салдыртмаска азапланганымны, тартышканымны беләм».
Әнә шул авыруның нәтиҗәсе буларак, Габдулланың сул күзенә кечерәк кенә
ак төшеп калган.
Ятимлек тә онытылып бетми. Бик онытыр иде, үпкәләгән чакларда иптәшләре
исенә төшереп торалар. Газизә дә сабыйның күңелен вакыт-вакыт аңлап
җиткермәгән: «Кайчакта әни белән Ташаяк базарына барып, андагы уенчык
базарларына кызыгып вә самокатларда шатланып-шатланып агач атларга
атланган малайларны карап, көнләшеп тора идем.
Мин дә атланыр идем — акчам юк. Әнидән сорарга куркам, ул үзе белеп
бирми иде. Шулай итеп, мин кеше рәхәтенә генә кызыгып кайта идем».
Замандашларының язуына караганда, Тукай, Казанга әйләнеп кайтып, шагыйрь
буларак танылгач та, Ташаяк ярминкәсендә, карусель атына атланып, еш
кына «сабыйлык үчен кайтара» торган булган.
Күзе ияләшә төшкәч, Габдулла шәһәрнең ялтыравыклы яклары белән бергә,
контрастларын да абайлый башлаган, әлбәттә. Аңа, мәсәлән, кәләпүш
тапшырырга баручы әнисенә ияреп, купец йортына аяк басарга туры
килгәләгән. «Мин байлар йорт эченең матурлыгын, идәннән түшәмгә кадәр
торган зур көзгеләрен… вә сандык кадәр зур органнарын күреп, боларны
оҗмахта торалар кеби уйлый идем. Бервакыт шулай байларга барганда ишек
алдында әллә нинди зиннәтле вә алтынлы койрыгын кояшка каршы ялтыратып
йөргән тависны күреп, бигрәк тә сокландым». «Оҗмах» янәшәсендә «тәмуг»
дигән нәрсә дә бар бит әле. Бусы инде — бистә ярлыларының тормышы.
Кечкенә Габдулла иптәш малайлары яшәгән подвалларга да төшкән, җир
өстендә булса да, җимерелүгә йөз тоткан агач өйләренә дә барып кергән.
Тире-мех заводы эшчеләренең, кустарьларның, ломовой извозчикларның күп
балалы гаиләләрендәге коточкыч фәкыйрьлек аның күңеленә тәэсир итми
калмаган.
Тулаем алганда исә, Казан Габдулла күңелендә якты истәлек калдырган.
Моннан соң күп еллар буе Казан каласы аның хыялында, тавис койрыгы
кебек, аллы-гөлле төсләр белән ялтырап, җемелдәп торачак… Язмыш
абыстай, әйтерсең лә татар мәдәнияте үзәге барлыгын онытмасын, күңеле
гел шунда тартсын дип, шулай эшләгән. Ләкин Казанда озак юанырга туры
килми. «Синең бит әле халык шагыйре буласың бар. Әнә авыл. Бар, күр,
гыйбрәт ал», — дигән кебек, язмыш Габдулланы Кырлайга илтеп ташлый.
Тукай үзе бу турыда болай яза: «Мин бу ата-анамда ике елмы, күпмедер
торгач, әти дә, әни дә икесе берьюлы авырый башлаганнар. Алар үзләренең
үләчәкләреннән куркып: «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам,
авылына кайтарыйк», — дип, теге мине Казанга китергән ямщикны табып,
мине янәдән аңар утыртып, Өчиле карьясенә җибәргәннәр». Мөхәммәтвәли
белән Газизә, димәк, Габдулланың кем баласы икәнен яхшы белгәннәр,
туганнарыннан күбесенең, шул исәптән Зиннәтулла мулланың, кайда
яшәгәненнән хәбәрдар булганнар. Малай Казанның бистәсенә кереп
«сеңмәгән», аның янына килеп-китеп йөрүчеләр, хәлен белеп торучылар
булган. Бабасының килү ихтималы юк дәрәҗәсендә. Чөнки хатыны Латыйфага
тәмам буйсынган картның «юк эш» артыннан йөрергә вакыты да, мөмкинлеге
дә булмаган.
Мемуар әдәбияттан Габдулла янына апасы Газизәнең барып йөргәнлеге
билгеле. Бу вакыт ул Казанның гаскәри мулласына кияүгә чыккан тутасында
(әнисе Камиләнең туганы) яшәгән. Истәлегендә Газизә апа беркөнне, алма
сатып алып, Яңа бистәгә барганлыгын һәм энесенең һәйбәт кенә торуына
куанып кайтканлыгын хикәя итә.
«Ямщик» мәсьәләсе дә кызыклы.
Без киләчәктә Тукайның 1911 ел ахырында Өчилегә кайтуы уңаеннан шушы
авылның Гыйльфан исемле крестьяны белән танышачакбыз. Эзләнүләр
нәтиҗәсендә Габдулланы Казанга илткән һәм кире алып кайткан «ямщикның»
нәкъ шушы Гыйльфан абзый булганлыгы ачыкланды. Хәзрәтнең үтенүе буенчамы
әллә инде үз ихтыяры беләнме — кистереп әйтү кыен, — әмма Гыйльфанның
Габдулла янына хәл белергә баргалавы яисә Мөхәммәтвәлидән сораштыргалап
торуы бик ихтимал.
Шулай итеп, без Габдулланы яңадан Өчиледә, бабасының ишле гаиләсендә
күрәбез. Әбисе дә, бабасы да, әлеге «күгәрченнәр» дә ятимне бик үк шат
чырай белән каршы алмаганнар, билгеле. Шунда ук балага яңа урын, яңа
«ата-ана» эзли башлыйлар. Тиздән теләкләренә дә ирешәләр…

3

«Бабайлар өеннән чыгып, Сәгъди абзыйның арбасына утырдым. Бабай белән
әби (Сәгъди абзыйдан яхшысынмый гына булырга кирәк) мине озатырга
чыктылар…
Арба да кузгалды. Сәгъди абзый белән без янәшә утырып киттек. Ул юлда
миңа: «Менә хәзер Кырлайга кайтып җитәбез, анда әниең каршы чыгып көтеп
тора торгандыр. Алла боерса, бездә катык, сөт, ипи күп, теләгәнчә
ашарсың», — дип, миңа барып җитәргә ике-өч кенә чакрым калган бәхетләр
илә мине юатып бара иде». Ипи, сөт һәм катыкның бу вакытта Габдулла өчен
иң зур бәхет булганлыгы һич тә гаҗәп түгел. 1892 елның июнь ае бу. Кыш
буе ачлыктан интеккән халык баш төрткән һәрбер үләнне кырып ашап барган
вакыт.
Соңрак «Шүрәле» поэмасында Габдулла Кырлайның тирә-ягын түбәндәгечә тасвир итәчәк:


Ул авылның, һич онытмыйм, һәр ягы урман иде;
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде…
Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.
Бик хозур! рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат,
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.


Бу юлларда арттыру юк дисәң дә хата булмас. Кырлай үзе тар гына инешнең
ике ягында, уйсулыкта утырган булып, аны ике яктан да күп чакрымнарга
сузылган катнаш урман уртада калдырган. Авылга якынлашып килгәндә, иң
элек үрдәге әнә шул урманнар калкып чыга. Күңелгә һәм хыялга аеруча
көчле тәэсир иткәне шул: күкселләнеп утырган урманда карасу-яшел
чыршылар сөңгеләр кебек сузаеп торалар.
Менә без Кырлайга килеп керәбез. Сәгъди абзыйның «коймасы читәннән
булган, тәбәнәк кенә салам түбәле өе» басу капкасыннан ерак түгел икән.
Яңа әнисе Габдулланы чынлап та ачык йөз белән каршы ала, арбадан күтәреп
төшереп, өйгә алып керә. Сәгъди абзыйның беренче сүзе: «Хатын! Бар,
балага катык белән ипи китереп бир».
Сәгъди белән Зөһрәнең асрарга ир бала алырга карар итүләре һәм, мондый
бала табылгач, өстәвенә ул мәхдүм дә булгач, теләп, яратып кабул итүләре
очраклы хәл түгел. Бу вакыт Сәгъдинең гаиләсе, үзе һәм хатыныннан тыш,
берсе 23, икенчесе 13—14 яшьләрдәге ике кыздан тора. Олысы Сабира,
кечесе Саҗидә исемле булып, соңгысы култык таягы белән йөри. Габдулла
килгәнче, ике ел ярым элек кенә аларның бердәнбер уллары үлеп киткән.
Көтеп-көтеп тә, ир бала тууына өметләре киселгәч, кеше баласын алып
асраудан бүтән чара калмаган: картайгач — караучы, үлгәч — догачы кирәк
ич. Аннан да бигрәк, җир бүлү вакыты якынлашып килә. Сәгъди иманасына
Габдуллага тиячәк имананы да кушсаң, ярап торачак.
Кырлайдагы беренче көне турында шагыйрь болай яза:
«Тамак туйгач, әнинең рөхсәте илә урамга чыктым. Мин анда чыгып,
адашудан куркып, артыма карый-карый гына барадыр идем, менә бер заман
тирә-ягымны әллә кайдан килеп чыккан авыл малайлары сырып алдылар. Алар
һәр көн авылның бер башыннан бер башына йөгереп йөреп тә, бу көнгә кадәр
мине күрмәгәнгә, аннан соң минем өстемдә Казаннан киеп кайткан каюлы
ситсы күлмәк, башымда да мине Өчилегә кире җибәрер алдыннан әнинең, миңа
сагынмалык булсын дип, төрле төсле хәтфәләрдән корамалап ясаган
кәләпүше булганга, бу Кырлай малайлары миңа бик гаҗәпләнеп карыйлар
иде».
Беренче көнне үк малайлар аны үз итеп араларына кертмәгәннәр, билгеле.
Кинәт килеп чыккан кебек, шундый ук тизлек белән таралып бетсәләр дә,
яңа малайны башыннан аягына кадәр тикшерергә, маңгаендагы берничә бөртек
шадрасын, хәтта күзендәге агын да шәйләп өлгергәннәр. Күңелләренә,
әлбәттә, «чагыр» дигән сүз килгән, һәм тора-бара бу сүзне кушамат итеп
тагып та куйганнар.
Габдулланың Кырлайдагы беренче җәе хөрлектә, уен белән, мәшәкатьсез уза.
Олылар иртә таңнан торып уракка китәләр, Габдулла исә, йокысы туйгач,
аннан-моннан капкалап чыгып чаба: иптәшләре белән су коенумы кирәк,
ыштан балагы белән балык сөзүме, көрәшү-әүмәкләшүме, өй сакларга калган
әбиләрдән кача-поса бакчаларга кереп, суган йолкумы кирәк — берсе дә
калмый. Карыны ачса, өйгә кайтып, ян тәрәзәдән генә керә дә, аңа дип
калдырылган бәрәңге белән ипине ашап, тагын урамга атыла.
Тора-бара, билгеле инде, каюлы күлмәк туза, хәтфә кәләпүш авыл
малайларының каешланган кәләпүшеннән аерылмаслык хәлгә килә, чебиләнгән
аякларда да инде итек-фәлән юк… Малайлар күзендә Габдулла алар кебек
үк авыл малае, Сәгъди абзыйның асрарга алган улы булып кала.
Ятимнең кара бәхете үзеннән калмый йөри икән. Сабира апасы ниндидер
«котыру» зәхмәтенә дучар булып, кинәттән үлеп китә. Кызын җирләгәч,
Зөһрәнең: «Менә, үксез бозау асрасаң, авызың-борының май итәр, үксез
бала асрасаң, авызың-борының кан итәр — шул инде ул; мөгаен, шуның
шомлыгыннан булды инде бу» — дип сөйләгәне ишетелә башлый. Әмма бусы әле
малайның күңел күгендә пәйда булган ялгызак болыт кисәге генә.
Шул килеш җәй үтә, көз дә килеп җитә, Габдулланың нәни куллары беренче
мәртәбә крестьян эше белән танышалар. Малай казып алынган бәрәңгене
капчыкка тутырырга тиеш. Бервакыт шулай, көннәр салкынга киткәнгә,
Габдулла яланаякларын туфракка күмеп утыра икән. Аксак Саҗидә апасы,
көрәген бәрәңгегә дип батырганда, ялгышлык белән аның аягын кискән. Үз
ата-анасы булса, малай, әлбәттә, дөнья бетереп үкерә башлар да, олылар
йөгерешеп килеп ярасын карарлар, юып бәйләрләр һәм юатырга тырышырлар
иде. Бу очракта исә эш бүтәнчә була: «Аяк шактый җәрәхәтләнде, мин дә
урынымнан сикереп торып, бераз читкә барып утырып егладым да, соңра
җәрәхәткә балчык сибеп, янә хезмәтемне дәвам иттем».
Бакча эшләре беткәч, Габдулла укый башлый. Укый башлый дигәч тә, чын уку
түгел әле бу. Габдулланы башта Фәтхерахман мулланың остабикәсенә, ягъни
үзенә күрә «әзерлек классы»на илтеп бирәләр. Ник дигәндә, аңа бары алты
яшь ярым; буйга кечкенә, арык. «Мине укытачак абыстай,— дип яза
шагыйрь,— кулына чыбык тотып утырган; аның тирә-ягында минем яшемдәге
кыз балалар күп булганы кеби, шактый җитеп килә торган кызлар да бар
иде. Алар арасында, богъдай арасындагы берничә борчаклар кеби, берничә
минем шикелле ир балалар да бар иде».
Кулына чыбык тоткан остабикә — бу инде татар мәгърифәт тарихында типик
фигура (хәлфә һәм муллалар өчен дә чыбык укыту әсбаплары арасында
әһәмиятлеләреннән саналган). Гадәттә, остабикәләр кыз балаларны мулла
өенең «кара» ягында идәнгә тезеп утыртып укытканнар. «Татар кызларына»
исемле шигырендә Тукай, абыстайларны күздә тотып, болай ди:


Сабак «бабын наданлык»тан аласыз,
Гомер буе надан булып каласыз.
Утырып сез бозаулар берлә бергә,
Лыкылдыйсыз иҗекне бергә-бергә.


Уку «Иман шарты» китабы белән башлана. Бу юка китап гарәп телендәге
төрле догалык текстларыннан тора. Догалыклар алдыннан гарәп хәрефләре
әлифбасы бирелгән. Һәр хәрефнең исеме бар: а-әлиф, б-би, т-ти, җ-җим
һ.б.
Башта балалар абыстай җитәкчелегендә хор белән әнә шул хәрефләрнең
исемнәрен ятлыйлар. Аннары догалыкларның үзләрен укырга, дөресрәге,
ятларга керешәләр. Хәрефләрне җыеп сүзгә әйләндерү исә — кала алу белән
бер. Мәсәлән, «әлхәмделилла» дигән сүзне укыр өчен, бала башта әлиф,
ләм, хый, мим, дал, ләм, әлиф дип, әллә ничаклы сүзне тезеп чыгарга
тиеш. Бу мәгънәсез тезмәне «әлхәмделилла»га әверелдергәнче җан тирләрең
чыга. Шул рәвештә язу таныту кадимчә (ягъни искечә) укыту дип атала.
Беренче елда Габдулланың укудагы уңышы артык зурдан булмаган: «Бу «Иман
шарты»ның иҗеге белән сүрәсе миңа кыш буена җитте бугай. Мин бу кышта
һаман шул кыска гына «Иман шарты» тирәсендә әйләнүдән уза алмадым».
Менә кыш уза, яз керә, ул да булмый, сабан туе килеп җитә. Элек заманда ул чәчүгә төшәр алдыннан үткәрелгән.
Татарлар ураза, корбан, мәүлет кебек дини бәйрәмнәрне дә зурлап
үткәргәннәр. Әмма сабан туе үзенең хөрлеге, дәртлелеге һәм шау-шуы белән
аерылып тора, һәм анда халыкның рухы аеруча тулы ачыла. Сабан туен
крестьян ел буе көтеп ала. Суярга сарыгын багышлап куя, йомырка җыя,
хәлле-хәленчә өс-баш, аяк киемнәре булдыра.
Авылларда сабан туена кагылышлы бер гадәт-йола булган. Балалар, иртүк
торып, кечкенә капчык алалар да өйдән өйгә кереп йөри башлыйлар. Өй
хуҗалары хәлле-хәленчә прәннек, конфет, ярты яки бер тиенлек бакыр акча,
буялган йомырка тоттырып чыгаралар.
Зөһрә әнисе, Габдулланы да иртән уятып кулына капчык биргән дә чыгарып
җибәргән. «Мин кайсы гына өйгә керсәм дә, минем ятим калган мулла баласы
икәнемә игътибарән, миңа, башка малайларга биргән кеби, конфет, бер-ике
прәннек кенә бирмичә, һәр йорт иясе дә буялган күкәй бирәләр иде.
Шунлыктан минем капчыгым буялган күкәйләр илә бик тиз тулып, өйгә дә
кайтып кердем».
Гаҗәпләнү катыш шатланган Зөһрәгә капчыкны тапшыра да, ике йомырка алып,
Габдулла тагын урамга чыгып чаба. Билгеле инде, үз тиңнәре белән
берлектә, ул барлык ярышларны, бигрәк тә көрәш һәм чабышларны үзен-үзе
онытып күзәткән.
«Исемдә юк инде — бу сабан туе ничә көн булгандыр, мин бер көнен генә
яздым. Бәлки ул 3—4 көн булса да, миңа бер генә көн кеби тоелгандыр».
Тагын гадәти көннәр башлана. Габдулланың тормышы хәзергә зарланырлык
түгел. Сәгъди әтисе яхшының яхшысы. Зөһрә әнисе дә зарарсыз. Җитмәсә,
сабан туе көнне капчыгын йомырка белән тутырып кайткач, аның күзендә
Габдулланың авторитеты үсеп китте.
Әнә шул дәвердә Габдулланың, үзен ятим итеп, бүтәннәрдән ким итеп сизү
аркасында йомылып яткан табигый сәләте ачыла башлый. Кордашларының
истәлекләренә караганда, Габдулла хәрәкәтчән, мавыгучан һәм уйнарга,
шаярырга бик һәвәс булган, сүзгә тапкыр һәм юморга бай икән. Үзеннән
көлгәнне яратмаса да, бүтән малайлардан көләргә оста булган. Менә Сапи
исемле малай. Яшькә дә, буйга да Габдулладан күп зур, укуга чамалы.
Габдулла, качышлы уйнаганда, тегенең үзенә охшатып булса кирәк,
«Сапиу-у, чепиу, печиу, булдыйму-у-у» дип сузып-сузып кычкыра икән дә
эче катып көлә икән. Куышканда, кинәт тайчанып, тоттырмый калу,
сикергәндә, җитди кыяфәт белән йөгереп килеп, җеп астыннан чыгу кебек
гадәтләре турында сөйлиләр. Мондый мәгълүмат та бар: җиңен шудырып
менгерә икән дә бәләкәй йодрыгын йомарлап, нечкә беләген күрсәтеп:
«Моның белән суксаммы, җенегезне өзәм мин сезнең», — дип мактана икән.
Таза һәм көчле булырга теләп тә, моңа ирешә алмауны юмор белән капларга
тырышу инде бу. Хәзер инде Габдулла Сәгъди белән Зөһрәне, үз ата-анасы
итеп тоя башлап, назлану, киреләнү галәмәтләре дә күрсәткән, онытылып
китеп, йомыш үтәмәгән чаклары да булган.
Әмма малайның бүтән балалар кебек итенеп, аларча уйнап, шаярып, көлеп яшәве озакка бармый, күңел күген тагын болыт каплый.
Сәгъди белән Зөһрәгә инде өмет өзгән бәхет килә: аларның ир балалары
туа. «Менә тагы урак вакыты да җитте; үткән җәй, бөтен авыл халкы эштә
булганда, урам буе чабып йөргән мин бер малайны бу ел Садрины (ул бала
Садретдин исемле иде) тартып йөрергә уракка да алып чыктылар. Шунлыктан
бу җәем уйныйсы килгән балалар өчен зур газап булган нәрсә — эш белән
үтте».
Бусы әле бер хәл. Энеләрен һәм сеңелләрен карау мәҗбүрияте аркасында
уеннан мәхрүм булган балалар Кырлайда бер Габдулла гына түгел. Әнә бит
Фәтхерахман мулла улы, Габдулланың яшьтәше һәм дусты Хәлилрахман да шул
ук хәлдә. Иң изгәне — Зөһрә әнисенең Габдуллага карата үзгәреп китүе.
«Бу бала тугач, әтинең мине сөюе әүвәлгечә бөтен калса да, әни миңа, эш
кушарга кирәк булмаса, сүз дә дәшмәс булды: шәйлә ки, мин үз өлешемә
төшкән аз гына мәхәббәттән дә коры калдым. Җитмәсә тагы теге аксак кыз
да: «Үз энем! Җан энем!» — дип, Садрины, җүри мине кәефсезләндерер өчен,
сөйгән була иде».
Менә тагын көз җитә. Габдулла укырга йөри башлый. Быел инде ул «зур
укый»: аны Фәтхерахман мулланың энесе Хәбибрахман хәлфәгә бирәләр. «Зур
уку» дигәнебез абыстай «мәктәбе»ндәге укытудан алдарак торса да, шул ук
кадимчә укытуга кайтып кала. Биредә дә классларга бүлү юк. Шәкертләрнең
белем дәрәҗәләре нинди китап укулары белән билгеләнә. Хәреф таныту шул
ук «Иман шарты»ннан башлана. Моны ничек кирәк алай ерып чыккач,
«Һәфтияк» тоттыралар. Коръәннең җидедән бер өлешен тәшкил итә торган
китап бу. Моны исә «Бәдәвам», «Кисекбаш» кебек иске татар телендәге
китаплар алыштыра.
Гарәп сарыфы (морфология) һәм нәхүенә (синтаксис) шәкертләр шактый буй үстергәч төшәләр.
Кадим мәдрәсәләрендә арифметиканың башлангыч гамәлләре кертелсә дә,
география, тарих, туган тел, туган әдәбият кебек фәннәрнең исе дә
булмаган.
Укырга-язарга өйрәтүдә яңа метод (ысулы саутия, ягъни аваз методы)
куллану һәм фәннәр кертү өчен көрәш яңа башланганга күрә, Тукайга кадим
мәдрәсә баскычларын үтәргә туры килә.
Бу урында бер тарихи парадокска тукталып китәргә кирәк. Габдулла мәктәп
бусагасын атлап кергән елларда ук, күп кенә рус галимнәренең
мәгълүматларына караганда, татарлар арасында укый-яза белү чагыштырмача
югары була. «Россия. Полное географическое описание нашего отечества»
(1901) дигән китапның 6нчы томыннан без түбәндәге юлларны укыйбыз:
«Мәхәллә халкының килереннән уннан бер өлеше хисабына үзләрен җитәрлек
тәэмин иткән муллалар һәм аларның күп санлы ярдәмчеләре ир балаларны, ә
хатыннары кыз балаларны укыталар. Шуңа күрә татарларда укый-яза белү,
руслар белән чагыштырганда, киңрәк таралган» (165 бит). В.И.Ленин да бу
хәлгә игътибар иткән. Бер тарихчының китабын конспектлаштырганда ул,
мәсәлән, «Беренчесендә (Казан татарларында. — И.Н.) һәр ике
җенестән 100 җанга бер мәктәп туры килә; ә православныйларда — 1500—3000
кешегә бер мәктәп» дигән сүзләрне күчереп алган, астына сызып, кырыйга
өч өндәү билгесе куйган (В.И.Ленин. Әсәрләр. Дүртенче басмадан тәрҗемә. Татарстан китап нәшрияты, 1968. — 39 т. — 549 бит).
Татарлардагы грамоталылык турында сүз алып барганда, әлбәттә,
мәктәп-мәдрәсәләр биргән белемнең эчтәлеге һәм сыйфатын түгел, бәлки
татарларның үз телләрендә укый-яза белүләрен күздә тотарга кирәк.
Нәрсә белән аңлатыла соң бу хәл? Казан татарларының икътисад һәм
культура ягыннан чагыштырмача югары дәрәҗәгә ирешкән Болгар дәүләтенең
варислары булуы беләнме? Яисә борынгы Көнчыгыш цивилизациясенең чәчәк
аткан чорындагы мәдәният хәзинәсен үзләре өчен яңадан ачып, шуннан
азыкланулары беләнме? Яисә икеләтә изү астында яшәгән татар халкының
нужадан чыгу өчен гыйлемгә өмет баглавы беләнме? Яки инде шуларның
барысы белән дәме? Патша хөкүмәтенең христианлаштыру сәясәте җөмләдән
бер сәбәп булырга мөмкин. Аунап ята торган әйберең дә, тартып ала
башласалар, кадерлегә әйләнгән шикелле, моңарчы дингә бик үк исе китмичә
караган татар халкы, көчләп чукындыру сәясәте башлангач, табигый, үз
диненә ныграк ябышкан. Әнә шуңа күрә крестьян, дин сабагы алсын дип,
баласын күпмедер ел мәдрәсәдә яткырып чыгаруны үзенең мәгънәви бурычы
итеп саный башлаган икән, бу бер дә гаҗәп түгел.
Үзе исән чакта ук Тукайның халыкка киң танылуы әлеге «тарихи парадокс»ка
да баглы: «Кисекбаш китабы»н яисә «Бәдәвам»ны укырга өйрәнгән егет һәм
кызларга Тукай шигырьләренә күчү кыен түгел ич.
Беркадәр тыйнаклык саклап, Тукай болай дип яза: «Мин мәдрәсәдә «Һәфтияк»
иҗеген вә сүрәсен бик тиз белгәч, «Бәдәвам», «Кисекбаш»ларга кердем.
Үземнең сабагымны тиз белеп, миңа күп вакыт тик торырга туры килгәнгә,
миңа өйрәтергә үземнән наданрак балаларны да бирә башладылар».
Замандашларының истәлекләреннән аңлашылганча, аның уңышлары гадәти
кысадан күп читкә чыккан. Аның, мәсәлән, кай урында каты гаен («г»
хәрефе), кай урында йомшак гаен язарга кирәклек турында остазы Хәбри
хәлфә белән бәхәсләшкәне билгеле. «Укырга бик зирәк иде, ятлау куәсе бик
көчле иде, — дип яза хәлфә үзе.— Укыган нәрсәсен ятлап бара иде. Укуга
һәм язуга бик дәртле булды».
Габдулланың зирәклегенә, сәләтенә хәзрәт үзе дә игътибар иткән. Күпмедер вакыттан соң ул аны үзе укыта башлаган.
Габдулланың тумыштан ук гаять үткен, зирәк һәм сәләтле булганлыгына
ышандык ди. Әмма 7—8 яшьлек баланың схоластика һәм чыбык хөкем сөргән
мәдрәсәдә чын-чыннан теләп, дәртләнеп укуын, ярты кыш үтүгә, үзеннән бер
яки ике башка озынрак булган үсмерләргә хәлфә булып китүен ничек
аңлатырга? Биредә ниндидер стимул, ниндидер этәргеч булырга тиеш.
Барыннан да элек, Габдулланың мәхдүмлеге. Әнә шул артыклыгы ятимгә
азмы-күпме юаныч бирми калмаган. Тиңдәшләре аның мулла баласы икәнен
онытсалар да, исләренә төшкән чакта исә, хөрмәтләү урынына, үзләре белән
тигезләргә теләп, кимсетергә тырышсалар да, Габдулла кем баласы
булганлыгын онытмаган, дөресрәге, онытмаганнар. Татар халкының мәкаль,
мәзәк һәм әкиятләрендә еш кына сатира объекты булып китүләренә
карамастан, муллалар зур авторитеттан файдаланганнар. Иң әүвәл, алар
гыйлем ияләре. Халыкта исә гыйлемгә хөрмәт зур. Аннары авыл кешесенең
бөтен тормышы диярлек муллага бәйле: туса — мулла, өйләнсә — мулла, үлсә
— мулла. Киңәшче дә ул, хаким дә ул. Ниһаять, мулла — Ходайның җирдәге
вәкиле. Оҗмах ачкычы аның кулында. Комсызмы ул, юмартмы, кырысмы, юашмы,
әхлаклымы, азгынмы, — барыбер фатихасын алу хәерле. «Авыл халкының бала
тибрәткәндә өмидләре» исемле шигырь халыкның муллага мөнәсәбәтен ачык
чагылдыра:

Әлли-бәлли итәр бу,
Бохарага китәр бу;
Бохарадан кайткачтын,
Мулла булып җитәр бу.

Муллага булган хөрмәт, билгеле, аның балаларына да күчкән. Габдулла
очрагында инде хөрмәт дигән нәрсәгә кызгану һәм шәфкать тойгысы да
өстәлә. Карт-корыларның урамда очратып: «Нихәл, бәбкәм?» — дип,
Габдулланың башыннан сыйпап яисә ярты тиен, бер тиен акча биреп китүләре
сирәк булмаган. Гөнаһсыз сабыйның догасы Алла каршына тизрәк барып
җитәчәк ич.
Яшьтәше Хәлилрахман истәлегендә китерелгән мәгълүмат та кызыклы.
Габдулланың Сәгъди йортына килеп төшүен белгәч, Фәтхерахман мулла: «Ул
минем белән бергә Кышкарда укыган Гариф абзый улы булырга кирәк», — дип,
малайны үзләренә алып кайтырга кушкан. «Бездә ул озаклап утырып, чәйләр
эчеп китте, — дип яза Хәлилрахман. — Әти белән дә яхшы гына сөйләшеп
утырды». Бу факт шагыйрьнең үз сүзләре белән дә раслана: «Авылыбызның
мулласы Фәтхерахман хәзрәт, белмим, бер заман әтинең шәриге йә дусты
булгангамы, нидәндер, миңа атна саен 5 тиен акча бирә иде».
Адым саен мәхдүм булганлыгын сиздереп торулары, аерымрак урынга куюлары
һәм хөрмәт итүләре малайда үзен тулы хокуклы кеше итеп карау, үз
кыйммәтен һәм дәрәҗәсен белү тойгысы тәрбияли. Ятимлектән кимсенеп,
басылып калудан, ихтыяр көчен югалтып, судагы йомычка кебек, дулкын кая
бәрсә, шунда кагылып яшәүдән коткарып калган көч була бу.
Мулла баласы, мулла оныгы, үскәч, әлбәттә инде, мулла булырга тиеш. Моның өчен исә тырышып укырга кирәк.
Габдулланы дәртләнеп укырга этәргән тагын бер сәбәп бар. Хәер, бусы да
бер үк нәрсәгә — кимсетелүгә җавап рәвешендә, үзенең шәхесен раслау өчен
тырышуга кайтып кала. Сабан туе көрәшчеләрен күреп, әкиятләр тыңлап,
китаплар укып, батырларга ничаклы гына сокланмасын, үзенең дә никадәр
генә шулар кебек буласы килмәсен, малай күңелсез хакыйкать белән
килешергә мәҗбүр: буй юк, гәүдә юк, көч юк. Көрәшкәндә җиңелә, узышта
артта кала. Нәрсәдәдер ул да узарга, ул да җиңәргә тиеш бит. Габдулла
узарлык бердәнбер мәйдан — уку мәйданы. «Беләге юан берне егар, белеме
юан меңне егар» дигән халык мәкале дә аның колагына керми калмагандыр.
Өстәвенә, иске мәдрәсәнең биздерүче яклары (шулардай берсе — әлеге
атаклы чыбык) Габдуллага кагылмыйчарак узган. «Шаярган яки сабак
белмәгән өчен минем тарафтан башка малайларга кыен эләккәләсә дә, мин
аңар тырнак белән дә чиртмәдем», — ди Хәбибрахман хәлфә.
Укуда зур уңышка ирешкән Габдулла «программа» таләп иткән китаплар белән
генә чикләнмәгән. Ул чакта ук китабы юк өй авылда сирәк булган.
Коръәннән кала, иң күп очрый торганнары — әлеге «Бәдәвам», «Кисекбаш»
лар белән бергә, «Йосыф китабы», «Бүз егет» һәм «Таһир илә Зөһрә
кыйссасы». Кышкы озын төннәрдә җеп белән тагылган күзлекле әбинең махсус
көйгә салып «Йосыф китабы»н яисә «Таһир-3өһрә»не укуы, гаилә
әгъзаларының һәм тирә-күршеләренең күз яше тамызып һәм борын мышкылдатып
тыңлаулары гадәти хәл була. Кечкенә Габдуллага — бабасы өендәме, Яңа
бистәдәме яисә Кырлайдамы, мондый укуларны тыңларга туры килгән. Үсә
төшкәч һәм «китап җене кагылгач», Габдулла ул китапларны, аерым алганда,
мәхәббәт гимны итеп саналырлык «Таһир-3өһрә»не үзе тотып укый башлаган.
«Исемдә калганнар»ында ул тагын XIII гасыр шагыйре Аллаһыяр Суфиның
«Сөбател-гаҗизин» исемле тезмә әсәренә шәрех рәвешендә чәчмә белән
язылган «Рисаләи Газизә» китабын телгә ала.
Шул ук автобиографиясендә Тукай: «Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек
күзем ачылган урыным», — дип язган икән, беренче чиратта ул мәдрәсәне
күздә тоткан. Мәдрәсә исә, үз чиратында, әдәбиятка ишек ачкан.
Зөһрәнең мәхәббәтеннән мәхрүм калса да, Габдулланы Сәгъди өендәге артык
бала итеп карап булмый. Әтисе аны элеккечә үк ярата. Габдулланың Зөһрә
әнисен дә каты бәрелүдән тыеп кала торган яклары ачыла бара.
«Бер яктан, мин сабагымны яхшы белсәм, икенче яктан, аз булса да, йорт
хезмәтләренә дә ярый башладым. Мәсәлән, иртә белән менеп морҗа ачу,
аннан соң морҗаябу, мичкә ягар өчен салам көлтәләр бәйләү, сыерны көтүгә
чыгару, кич каршы алу кеби эшләр — һәммәсе минем кулымнан киләләр иде».
Ни өчендер, Тукай «Исемдә калганнар»ында, капчыкка бәрәңге тутыруыннан
кала, кыр эшләрендә катнаша башлаганлыгын телгә алмый. Сафа абзый
Мөхәммәтшинның әйтүенә караганда, Сәгъди кушуы буенча, ул Габдулланы
тырмага өйрәткән. Истәлектә тагын мондый юллар бар: «Урак җиткәч, Сәгъди
абзый Габдулланы да үзләре белән уракка алып йөри башлады. Ләкин
берничә көн узгач, Габдулла бармагын кискән. Сәгъди абзыйның: «Бармагын
кисмәсә, малай яхшы гына ура башлаган иде»,— дип сөйләнгәне әле дә
хәтеремдә». Таза ирләр өчен дә бик үк җиңел булмаган урак уру эшен сигез
яшьлек Габдуллага йөкләгәннәр дип уйларга ярамый, әлбәттә. Садри
йоклаган чакта яисә әнисе имезергә утыргач, малай, күрәсең, үзе теләп
уракка килеп тотынган. Сәгъди абзый исә, мөгаен, мыек астыннан гына
елмаеп: «Вәт минем улым, кара син аны, булдыра бит»,— дип, салпы ягына
салам кыстырып торган.
Ничек кенә булмасын, Габдулла крестьян тормышында үзәк урынны тоткан җир
эшен үз күзләре белән күреп үскән, моның авырлыгын азмы-күпме үзе дә
татыган. Аның үткен күзе һәм сизгер күңеле авылның социаль
каршылыкларына да игътибар итми калмаган дип уйларга кирәк. Габдулланың
балаларга сабак өйрәткәне турында әйтелгән иде. «Шул балалар арасында,—
дип яза Тукай,— авылыбызның бер бай баласы да булып, ул мине хәлфәсе
кебек итеп чәйгә вә эченә борай ярмасы салган бәлеш ашарга чакыргалый
иде». Авыл баеның тук тормышын күргән Габдулла, билгеле инде, Сәгъди
кебекләрнең һәм Сәгъдидән дә ярлырак ларның җир азлыктан, салымнарның
авырлыгыннан зарлануларын ишетми калмаган. Кем белә бит, бәлки әле ул
недоимка җыюны да, түли алмаганнарның барлы-юклы әйберләрен сатуны да,
недоимка өчен суктыруны да (Кырлайда андый хәл дә булган) күргәндер…
Тукай шигърияте бүтән бер шагыйрьдә дә табылмаган дәрәҗәдә халыкчан.
Татар халкы тормышы аның шигъриятендә барлык төсләре белән ялтырый.
Мондый халыкчанлыкның орлыгы, һичшиксез, шушы Кырлайда салынган.
Биредә без халык иҗаты мәсьәләсенә киләбез. Сурәтле итеп, конкрет уйлый
торган крестьянның ике сүзенең берсе — мәкаль яки әйтем. Руханиларның
һәм фанатик картларның тыюына карамастан, яшьләрнең гармунга җырлап
йөрүләре, әрәмәлектәге кичке уеннар, кыш көне була торган аулак өйләр,
тула басу өмәләре — барысында да җыр, бию, такмак, сабан туе
көннәрендәге уен-җырлар; олыларның, әчеткән бал эчә-эчә, бер-берсен
мактап, тавышны бик күтәрмичә, әдәпле генә җырлап утырулары.
Малайларның, билгеле инде, кермәгән җире, борын төртмәгән төше юк.
Искиткеч хәтергә ия Габдулла да Кырлайда бик күп җыр откан. Ул гына да
түгел, җыр белүнең авылда дәрәҗә саналганын да төшенеп алган.
Әкият исә хис-тойгыга һәм хыялга бай Габдулла өчен үзе бер дөнья. Шыксыз
чынбарлыктан вакыт-вакыт качып тору урыны да шушы. Ихтимал, малай үзен
әкият герое кыяфәтендә күреп, патша кызын коткару өчен диңгезләр
кичкәндер, диюләр белән сугышкандыр. Бәлки әле, хыялында үзеннән
көчлерәк малайларны да, халыкны җәберли торган байгураларны, куштаннарны
һәм урядникларны да җиңгәндер. Кырлайда оста әкиятчеләр дә булган,
әлбәттә. Әмма малайлар да бер-берсенә әкият сөйләргә бик яратканнар.
Укуда бүкәннең бүкәне булып, Габдулла һәм бүтән малайлар өчен көлү
объектына әверелгән Сафиулланың, мәсәлән, сәләте әкият сөйләүдә ачылган.
«Сапи зәхмәт иде инде әкияткә, — ди замандашларыннан берсе. — Габдулла
да оста иде. Отып ала иде дә сөйләп ята иде».
«Шүрәле» әкият-поэмасының сюжетын Тукайның башлап шушы авылда
ишеткәнлегенә шикләнмәскә мөмкин. Әлеге замандашы болай ди: «Габдулла
тагы шүрәле булып кытыклар иде. Яңа Мәңгәр дигән ярлы гына авыл бар.
Шүрәлене шулар кыйнап үтергән, шуңа күрә ярлы булганнар, дип сөйлиләр
иде. Шуны ишеткәндер инде».
Тагын бер замандашы Габдулланың җыр-такмак, хәтта бәет чыгарудагы
осталыгы турында сөйли. Биредә ул, әлбәттә, үзе дә сизмәстән, арттыра.
Тик шунысы бәхәссез: Габдулла Кырлайда бәетләр тыңлаган, үзе дә аларны
кабатлаган, аннан да бигрәк, бәетләрнең җирлеген, чыгарылу рәвешен
күргән.
Үтәр еллар, Тукай халык иҗаты турында лекция укыр һәм лекциясендә мондый
сүзләр әйтер: «… Безнең халык — шигырь вә җыр-бәетләр чыгарырга бик
маил халык. Чү, аз гына бер нәрсә «шылт!» иттеме, инде аның тугрысында
иртәгә урамга бәетләр чыга». Бу фикер, әлбәттә, башлыча Кырлайда алган
тәэсиреннән чыгып әйтелгән.

4

1894 елның җәенә таба Сәгъди гаиләсенә бер-бер артлы тагын ике
бәхетсезлек килә. Култык таягы белән йөри торган Саҗидә апрель ахырында
туберкулездан үлеп китә. Озак та үтми, Сәгъдине паралич суга. Бу
хәлләрдән соң Зөһрә әнисе «ятим бозау асрасаң…» дип башланган мәкальне
кабатлагандырмы-юкмы — бу безгә мәгълүм түгел. Шулай да Габдулланың
Зөһрәгә тансыклыгы бик үк артмаса да, кирәклеге арта барган дип уйларга
кирәк: Габдулла белән исәпләгәндә, ике генә бөртек балалары калды,
Сәгъди, аксавына һәм бер кулының зәгыйфьләнүенә карап кына эштән
туктамаса да, җегәре дә, эшенең нәтиҗәсе дә элеккечә түгел. Димәк, аңа
булышчы кирәк, алмаш кирәк. Садри кайчан үсеп җитә әле, Габдулла инде
кул арасына керә башлады, тагын өч-дүрт елдан Сәгъди башкарырга тиешле
эшләрне үз кулына алырга чамасы бар.
Әмма Габдулланың Кырлайда яшәвенә санаулы көннәр генә калып бара. Чөнки
әлеге язмыш ханым бик уяу. Гүяки ул: «Кырлай авылында ике ел ярым
тордың. Бу синең киләчәгең өчен бик җиткән», — ди дә Кушлавыч крестьяны
Бәдретдин кыяфәтендә Сәгъди өенә килеп керә.
Бу вакытларда Гариф мулланың сеңлесе Газизә, Галиәсгар Госманов исемле
сәүдәгәрнең җәмәгате буларак, Җаек каласында тереклек итеп ята икән. Өч
кызы, бер улы бар. Габдулланың апасы кече Газизә дә чама белән 1892 елда
шушы гаиләгә тәрбиягә алынган.
1894 елның февралендә Госмановларга олы кайгы килгән. Мәрзия исемле биш
яшьлек кызлары һәм Гобәйдулла исемле унбер яшьлек уллары бер-бер артлы
гүр иясе булганнар. Габдулланың ят кешеләр кулында тилмерүе турында кече
Газизә сөйләгәнме, авылдан да хәбәр ирешкәнме — ничек булса да булган —
олы Газизә Габдулланы чакырту фикеренә килгән. Якын кардәшенең баласы
да булгач, үзенә һәм ире Галиәсгаргә үлгән улларын азмы-күпме
алыштырмасмы дип өметләнгән.
Киңәшәләр, карар кылалар һәм Кушлавычтан Уральскига килеп-китеп йөри
торган Бәдригә, Габдулланы табып, Җаекка озату эшен тапшыралар.
Көзге көннәрнең берсендә, Садриның йоклавыннан файдаланып, Габдулла
«Рисаләи Газизә» китабын укып утырганда, бер кеше ат белән капка төбенә
килеп туктый. Сәгъди белән Зөһрә ындырда булалар. Әлеге кешенең кушуы
буенча, Габдулла аларны чакырып кайта.
Исәнлек-саулык сорашып, бер-ике авыз сүз алышкан арада, самавыр да
кайнап чыга. Кунак барында балалар¬ны табынга утырту гадәте булмаса да,
Габдулланы да утырталар, малайның гаҗәпсенүенә каршы, алдына хәтта бер
шакмак шикәр дә куялар.
Ниһаять, кунак үзенең йомышын сөйләп бирә. «Мосафирнең бу сүзләренә, — дип яза Тукай, — әтинең дә, әнинең дә бик кәефләре китте.
«Ярар, менә без икмәкнең поты фәләнчә кадәр кыйммәт вакытта аны 3—4 ел
(дөресе — ике ел ярым.— И.Н.) ашатып торыйк та, хәзер эшкә ярар вакыты
җиткәч, сиңа биреп җибәрик, имеш. Юк, булмас. Әгәр ул кардәше булса, ник
аны әүвәлдә күрмәгән?» — кеби сүзләр илә бик нык тартыштылар. Ара-тирә
әни дә: «Юк, бездә кешегә бирә торган бала юк!» — дип куйгалый иде.
Мосафир Бәдретдин абзый: «Юк, сез не имеешь право кеше баласын тотып
торырга, мин хәзер үрәдниккә әйтәм, әле без аны таба алмый йөрсәк, ул
сездә икән. Мин сезне падсуд җибәрермен», — дип, авыл халкын куркытырга
җитәрлек иттереп сөйләгәч, бичара әти-әни йомшардылар».
Кече Газизәнең Бәдретдиннән ишетеп белгән версиясе буенча, Сәгъди өенә
Бәдри абзый мулланы да алып барган. Сүзне мулла башлаган. Аның сүзенә
каршы чаршау аркылы гына Зөһрә: «Бездә кешегә бирә торган бала юк», — ди
икән. Мулладан рәт чыкмагач, Бәдретдин үзе керешкән: «Менә үрәдниктән
кәгазь бар», — дип, кесәсеннән русча язылган иске кәгазьләр чыгарып
салгач, тегеләр йомшарганнар.
Тукайның хәтереннән кайбер нәрсәләр төшеп калу ихтималы булган кебек,
Бәдри абзыйның тыңлаучылар күңеленә хуш килсен өчен үзеннән кушып
сөйләве, яки инде Бәдридән ишеткән сүзләрне кече Газизәнең төгәл биреп
җиткермәве дә мөмкин, әлбәттә. Хәер, болары артык әһәмиятле түгел. Иң
әһәмиятлесе шул: Габдулладан аерылу Сәгъди өенә олы кайгы булып төшә.
Тагын шагыйрьнең үзен тыңлыйк.
«Бераздан минем тату тормаган әнием: «Җә, атасы, бирик инде, ахры, кеше
баласы безгә булмас, Алла сакласын, әллә ниләр күрермез», — дип, үкереп
җылап та җибәрде. Озакламый, җил басылганнан соңра бераз дулкынланып
торган диңгез кеби, актык вә йомшак тартышу белән генә тартышкач, әти дә
риза булды.
Иске-москы бишмәтләремне, тишек киез каталарымны кидереп, күп тә үтми,
мине арбага чыгарып утырттылар. Әти-әни, бичаралар, һәр икесе
егълаганнары хәлдә, мине басу капкасына кадәр озата бардылар».
Сәгъдинең чын-чыннан яратуы, үз улы итеп күрүе малай өчен моңарчы да сер
түгел иде. Зөһрә әнисе исә соңгы минутларда көтелмәгән ягы белән ачылып
китә. Кирле-мырлы торуына да, вакыт-вакыт читләтүенә дә карамастан, ул
да Габдулланы үзенчә яраткан икән ич. Аның кайнар күз яшьләре бала
күңеленә үзе утырткан юшкынны юып төшергәндәй була. Беркатлы һәм киң
күңелле шушы ике крестьян, шәфкатьле ата-ана булып, Габдулланың күңеленә
кереп утыра.
Бәдретдин абзасы Кушлавычның хәлле генә кешеләреннән берсе икән.
Кара-каршы иркен өй, авыл өчен ярыйсы гына җиһаз. Хәтта язу өстәле дә
бар. Гаиләсе, үзеннән һәм «зур гәүдәле, күк күзле, ачык кына йөзле»
хатыныннан кала, 14—15 яшьлек малай, 12 яшьләрдәге кыз һәм имчәк
баласыннан гыйбарәт.
Габдулланы алып кайткач та, Бәдри, ниндидер бер эш белән Казанга китеп,
бер ай чамасы юкка чыгып тора. Бу вакыт эчендә Габдулла да тик ятмаган.
Камалетдин белән берлектә авылның мәдрәсә шикелле бер нәрсәсенә сабакка
йөргән, китап укыган, урамда уйнаган. Әмма, үзе әйткәнчә, соңгысы белән
ул бик үк мавыкмаган. «Кая барсам да, мине мулла баласы дип, халык башка
малайлардан аерганга, хәтта җыеннарда яшьтәш кызларым илә «так-каравыл»
уйнау да миңа гаеп булганга, мин үзем дә үземне һәрвакыт мулла баласыча
тотарга вә укыган китапларым илә гамәл итәргә тырыша идем. Мәсәлән, бер
заман Бәдри абзыйларга килгәч, минем илә күрешергә Ситдыйк исемле,
авылыбызның шактый могтәбәр кешесе килде, үзе исерек иде. Миңа килеп
сәлам бирде, — сәламен кайтармадым, кулын сузды, — кулын алмадым.
Сәбәбен сорадылар. Мин шулвакыт «Бәдәвам»ның:
Исереккә сәлам бирмә,
Ул бирсә һәм син алма, —
дигән бәетен ярдым да салдым. Моңар бөтен Бәдри абзый гаиләсе гаҗәпләнүдән башка, минем бу диндарлыгым авылга да җәелде».
Үтәр еллар, бала чагында үзен «Бәдәвам» кушканча тоткан кебек, ул яңа
эчтәлекле олы иманына таянып эш итәр, дөньяның тәкәллефләрен танымый,
таш яуса да, юлыннан тайчанмый торган принцип кешесе, хөр табигатьле
шагыйрь булып җитешер…
Хәзер исә карап торышка кечкенә, әмма Габдулланың киләчәге өчен гаять әһәмиятле бер эпизодка тукталып китик.
Әхмәт Фәйзинең «Тукай» романында мондый бер деталь бар: Каюм Насыйри,
Яңа бистәгә килеп чыккач, урамда кечкенә Габдулланы очратып, башыннан
сыйпый, сөйләштереп тора һәм… карандаш төпчеге бүләк итә. Бу, әлбәттә,
сәнгатьчә уйланма. Татар халкының күпьяклы галиме, беренче
энциклопедисты К.Насыйри, Тукайга гына түгел, бәлки үзеннән соң киләчәк
бик күп әдипләргә, шагыйрьләргә, галимнәргә һәм мөгаллимнәргә «карандаш
төпчекләре» өләшкән. Тик Габдулла ул «төпчекне» Каюм баба кулыннан
Казанда түгел, бәлки туган авылы Кушлавычта алган.
Беркөнне кич Габдулла китаплар актарырга керешә (Бәдриләрнең өй
«китапханәсе», күрәсең, бүтән өйләрдәге кебек, бер-ике китаптан гына
тормаган). Менә «Бәдәвам». Аны Габдулла яттан белә. Бусы — «Кисекбаш».
Анысын да күрми укый ала. «Таһир-Зөһрә», «Рисаләи Газизә» һәм
«Сөбател-гаҗизин»гә дә малайның бик исе китми. Бусы нинди китап?
Калындыр ла үзе, авырдыр. Кирпеч тә кирпеч, бу да кирпеч. Тышын укып
карый: зур хәрефләр белән боргаландырып, «Фәвакиһел-җөләса» дип язылган.
Кырык бүлектән тора торган алты йөз битле китапны Габдулла сабакка йөрү
һәм уйнау арасында бер ай эчендә дә тулы килеш укып чыга алмас иде. Ул,
күрәсең, баштагы бүлекләрдәге «хикәят»ләрне укый-укый, китапны актарган
һәм халык иҗатына багышланган кырыгынчы бүлегенә җиткән. Биредә инде —
Габдулланың күзе күнеккән, күңеле яратып өлгергән шигырь юллары.
Кызыксынып укый башлый:
Сандугачлар су ташый,
Кайда икән су башы;
Минем җанкай ялгыз башы,
Хозыр булсын юлдашы.
Соң, бу Кырлайның Миңгали һәм Әсәтләре җырлап йөри торган җыру ич!
Бусы нәрсә тагын? Бигрәк озын. «Уңмаган килен бәете». Булдыксыз киленнең шапшаклыгы турында икән. Хәтта оят сүзләр дә бар!
«Исемдә калганнар»ыннан күренгәнчә, Габдулла бу бүлекне яратып укыган
һәм андый шигырьләрнең китапта урын алуына гаять тә гаҗәпләнгән.
Гаҗәпләнмәслек тә түгел: җырулар яисә бәетләр белән «Кисекбаш» һәм
«Сөбател-гаҗизин»нәр моңарчы Габдуллага бөтенләй икесе ике нәрсә булып
тоелган, алар арасында ниндидер бәйләнеш яшәгәнлеге аның башына да кереп
чыкмаган. Бәйләнеш бар икән ләбаса: икесе дә — китап. Китапка исә
Габдулла берсүзсез ышана. Ул гына да түгел, Кырлайда чакта китапка ул,
табигатьтәге барнәрсә — үлән-чәчәкләр, нарат-каеннар, ай-йолдызлар
кебек, мәңге булган һәм бар әйбер итеп караган. Хәзер исә
«Фәвакиһел-җөләса» белән танышкач, Әсәт һәм Миңгали, Миңлегөл һәм Җәмилә
чыгарган җыр һәм бәетләрнең «ташка басылганын» күргәч, Габдулла тагын
бер нәрсәне сизеп алган: күктән төшкән нәрсә түгел ич бу китап дигәнең.
Кемдер шушы җыр-бәетләрне җыйган да дөньяга чыгарган.
Әнә шул килеш халык иҗатына карата Габдулла күңелендә урнашкан
мәхәббәтнең аңлы мөнәсәбәткә әверелүе өчен Кушлавычта беренче орлык
салынган.
«Фәвакиһел-җөләса»ның Габдуллага зур йогынты ясавы турында сөйли торган
түбәндәге факт та кызыклы. «Кайчакта мин, шул «Фәвакиһел-җөләса» тәэсире
илә, Гайшә абыстайның кер юган җиренә — кара өйгә барып, аның белән
кычкырыша торган идем. Ул ирләрне мыскыллый иде, мин дә үз нәүбәтемдә
хатыннардан көлә идем». Ни әйтсәң дә, Габдулла ир затыннан бит. Җитмәсә,
мулла буласы кеше. Аның күзендә хатын-кыз ирләр белән чагыштырганда
түбәнрәк баскычта тора. «Ир — баш, хатын — муен» дигән мәкаль дә бар ич.
Моның шулай икәнен Габдулла үз гомерендә адым саен күрә килде. Инде
менә «Уңмаган килен» бәете дә хатыннарның ким кеше булуын күрсәтмимени?
Юк инде, ирләрне яманлый тор¬ган Гайшә абыстай бер дә хаклы түгел.
Габдулланы Кушлавычтан чыгарып җибәргәнче, аның тәҗрибә туплаган олы
кешеләрнең генә башына килерлек һәм соңыннан танылган шагыйрьнең үзен дә
гаҗәпләндерерлек бер эшен телгә алып китик.
«Берзаман Бәдри абзый кайтты, — дип яза Тукай.— Миңа яңа бүрек, яңа киез
ката, яңа бишмәт алып кайткан. Мин бу яңаларны бик зур куанычлар илә
кидем дә, үземнең иске киемнәремне, бүркемне, «бервакыт кайтып карармын»
дип, очырмага яшереп саклап куйдым». Моны бай табигатьле баланың
күңеленә килгән бер тойгынлык буенча эшләнгән эш итеп карарга кирәк.
Язмыш абыстай әйтерсең лә аның колагына пышылдаган: «Син бөтенләйгә
китмисең. Шагыйрьлек таҗыңны кулга төшерер өчен, сиңа хәзер Җаекка барып
торырга кирәк».
Бәдри абзасы кайтып, берничә көн узгач, Габдулла туган яклары белән бик
озакка саубуллашып, ерак сәфәргә чыгып китә. Бер тәүлек чамасы барганнан
соң, алар, Казанга җитеп, Печән базарына тукталалар.
Казанга киләсен ишеткәнме, әллә инде очраклы рәвештә туры килгәнме, —
анык кына әйтеп булмый, — сакалы агарып бетә язган Мөхәммәтвәли, күзләре
яшьләнгән хәлдә, Габдулла белән күрешә һәм кунарга алып китә.
Һаман әле бала тансыклап яшәгән Газизә белән Мөхәммәтвәли ул көнне
Габдулланы, билгеле инде, өрмәгән урынга да утыртмыйлар, сыйлыйлар,
иркә-наз күрсәтәләр. Иртәгесен Газизә әнисе аны ләгәнгә утыртып юындыра,
яхшы кәләпүш бирә һәм, юлда туңмасын дип, тире чалбар кидерә.
Сагынмалык итеп, тәсбих һәм «Мәрьям ана»лар да бүләк итмәкче булса да,
Габдулла алмый:
— Кирәкми, берсе дә кирәкми, мин бай җиргә барам, — дип кенә җибәрә.
Җаекка алып китәчәк Алты-биш Сапый дигән кешенең килеп җитмәгәнлеге
сәбәпле, Габдуллага Печән базары тирәсендәге бер номерда ике атна чамасы
вакыт үткәрергә туры килә. Сәгъди белән Зөһрәдән аерылу, аннан соң
Кушлавычны калдырып китү ямансу булган булса да, хәзер инде алары артта
калды, Габдулланың күңеле язылды, кәефе һич тә начар түгел. Ник дисәң,
өстендә яңа бишмәт, башында яңа бүрек, аягында яңа киез ката, янында
Бәдри абзасы. Тамак тук, базарга чыккач тәмле-төмле дә эләккәли. Онытыла
язган зур каланың матурлыгы, мәһабәтлеге, Печән базарының чуар төсләре,
шау-шуы һәм төрле-төрле исләре дә кечкенә нәрсә түгел. Ерак Җаек
каласында исә Габдулланың ике якын кешесе — кече һәм олы Газизә апалары
көтеп тора (җитмәсә, «бай җир!»).
Берзаман Алты-биш Сапый, хатыны белән берлектә, Казанга килеп җитеп,
күрше номерга төшә. Менә шунда, җиде ят кешеләр кулында япа-ялгыз калу
көне килеп җиткәч, аерылу ачысы кечкенә Габдулланың тамагына килеп
тыгыла. «Мин Бәдри абзыйдан тагын бер генә көн торуын үтенсәм дә, аннан
бер дә аерыласым килмәсә дә, ул мине төрле сүзләр илә юатты-юатты да
китеп барды». Сапый үз эше белән йөргән көннәрдә, Габдулла аулакта
калып, аз яшь түкмәгәндер, билгеле…
Ниһаять, ул өсте каплаулы чыпта чанада, Алты-биш Сапый хатынының алдына утырган килеш, озын һәм мәшәкатьле юлга чыгып китә.


————————————————

 

ЭЧТӘЛЕК

Беренче бүлек.


КУЛДАН КУЛГА >>>

 Икенче бүлек.


МӘКТӘП БАСКЫЧЛАРЫ >>>

 Өченче бүлек.


ИРЕК ТАҢЫНДА >>>

 Дүртенче бүлек.


ТУГАН ТУФРАК >>>

 Бишенче бүлек.


МОҢЛЫ САЗ ЧЫҢНАРЫ >>>

 Алтынчы бүлек.


КИЛӘЧӘККӘ КАРАП >>>


 Җиденче бүлек.


СОҢГЫ СӘХИФӘЛӘР >>>


————————————————— 

  
{mospagebreak}

Икенче  бүлек

МӘКТӘП БАСКЫЧЛАРЫ
 
1

Урал суы һәм аңа коя торган Чаган елгасы бергә кушылып ясаган култыкка кечерәк кенә шәһәр кереп сыенган.
XVI гасырда бояр һәм воеводаларның җәберенә һәм ачлык-ялангачлыкка түзә
алмаган кыю һәм тәвәккәл крестьяннар Рус дәүләтенең үзәк өлкәләреннән
көньяк чикләренә күпләп качып китә башлаганнар. Анда алар, кире
кайтарырга теләгән хөкүмәт гаскәрләренә каршылык күрсәтеп һәм
вакыт-вакыт юлбасарлык кылудан да тартынмыйча, хөр яшәргә омтылганнар.
Тора-бара Себергә һәм Җаек буйларына да качаклар агыла башлый. Биредә
алар, нугай, казах кебек җирле халыкларны кысрыклап, җайлы урыннарга
урнашалар да, Җаек суыннан балык тотып, аучылык белән шөгыльләнеп көн
итә башлыйлар.
Берзаман патша һәм хөкүмәт кешеләренең башына уй төшкән: бу качакларның,
әлбәттә, авызына бармагыңмы тыкма, әмма аларны, йон уңаена сыпырып,
дәүләткә файдага эшләтеп булмасмы?
Менә шуннан соң качакларга төрле льготалар, уңайлыклар бирелә башлый.
Акрынлап казак дигән исем белән йөртелә торган ярым хәрби сословие
барлыкка килә. Тышкы дошманнарга каршы сугышта файдаланылган казаклар
камчысы озакламый эчке «дошманнар» — эшче-крестьян җилкәсендә дә уйный
башлый.
Җаек казаклары, «башкаланы» берничә тапкыр үзгәрткәннән соң, ниһаять,
1613 елда Урал-Чаган култыгына килеп, крепость корганнар. Шул ук елда
Мәскәү канаты астына кергәннәр.
Ел артыннан ел узган, казакларга хас яшәеш рәвеше урнаша, ныгый барган.
Кыз биргәннәр, кыз алганнар, бала-чага үстергәннәр, балык тотканнар, җир
сөргәннәр, күршеләр белән алыш-биреш иткәннәр, сөңгеләрен кулга алып,
һәр сугышта катнашканнар.
Вакыт үзенекен иткән, казачий гаскәрнең үз эчендә дә каршылыклар
кискенләшә барган: атаманнар, офицерлар баеган, күпчелек исә көчкә генә
очны очка ялгап барган. Азатлык сөюче ярлы казакларның ризасызлыгын
тудыруга сәбәп, билгеле, аз булмаган. Еш кына баш күтәргәннәр алар, бу
күтәрелешләр еш кына канга батырылган. Емельян Пугачев җитәкчелегендә
киң дәрья булып җәелеп киткән крестьян сугышының су башы Җаектан бәреп
чыккан икән, бу бер дә гаҗәп түгел.
Адәм баласы сугышып кына тормый. Аңа ашарга-эчәргә, киенергә,
җил-яңгырдан, суыктан да сакланырга, күңел ачарга да кирәк. Моның өчен
исә тир түгеп эшләү, кирәк-яракны барлыкка китерү, үзеңдә табылмаганны
читтән алу, үзеңнән артканны читкә бирү тиеш була.
Рус дәүләтенең көнчыгыштан килә торган баскыннар юлын бикләүче йозагы
һәм сугыш сөңгесе булган Җаек каласы (Пугачев җиңелгәч — Уралськ),
борынгы кәрван юлларында утырганга күрә, Көнчыгышка таба ачыла торган
сәүдә капкасы хезмәтен дә үтәгән. Казах даласыннан йон-ябага, тире
кәрваннары, меңләгән сарык һәм ат көтүләре килеп торган. Көнбатыштан исә
кызыл мал һәм тимер-томыр олаулары агылган. Шәһәрнең үзендә зур-зур
кибетләр калкып чыккан. Базар һәм ярминкә кайнап тора башлаган. 1894
елдан соң, ягъни Уральск-Покровск (хәзер — Энгельс) тимер юлы тармагы
салынгач, сәүдә эшләре тагын да җанлана төшкән.
Сәүдә белән беррәттән, Уральскида промышленность та тернәкләнә. Билгеле
инде, авыл хуҗалыгы бирә торган чималны эшкәртү алдарак тора.
Тегермәннәр, май кайнату, сабын ясау, эчәк эшкәртү заводлары барлыкка
килә. Шәһәр үсә икән, кирпеч заводы кирәк була. Аракы һәм сыра
заводыннан башка да мөмкин түгел. Әмма бу завод дигәннәрнең иң зур
саналганнарында да эшчеләр саны 70—75тән артмаган. Күпчелегендә исә
нибары 3—4 кеше эшләгән.
Шәһәр халкын, тирә-як станица һәм авылларны тәэмин итү ихтыяҗы
һөнәрчелекнең җанлануына китергән. Тимерчеләр, тегүчеләр, итекчеләр
күбәйгән. Хуҗалык үскән саен, бүтән төр кәсеп ияләре дә күбрәк кирәк
була барган. Әйтик, ямщик лар, кучерлар, дворниклар һ.б.
Сәүдә эшләре, завод-фабрика тоту, купец һәм промышленникларга ялланып
эшләү кебек һөнәр-кәсепләр казаклар шөгыле булмаганга күрә, шәһәр үскән
саен, халык саны «чит шәһәрнекеләр» (иногородецлар) хисабына арткан.
1897 елда, мәсәлән, Уральскида яшәгән 36597 кешенең 23560ы, ягъни 64,3
проценты «чит шәһәрнекеләр» булган.
Казах даласы өчен зур саналган Уральск эчке Россиядәге шәһәрләр белән
чагыштырганда шактый кечерәеп кала. Үзәгендә ике-өч катлы, ара-тирә
архитектуралы таш йортлар булса да, тулаем алганда, бер катлы агач
йортлардан торган ул. Су үткәргечләр һәм капализация юк. Суны мичкә
белән Чаганнан ташыганнар.
Урал казак гаскәрләре башлыча руслардан торса да, аның составында бүтән
халык вәкилләре — татар, калмык, казакъ һәм башкалар да булган.
Риваятьләрдән Урал буена килеп чыккан качакларның беренче төркемендә үк
татарларның булганлыгы билгеле. Моннан соңгы дәверләрдә дә татарлар,
күрәсең, килә торганнар, бер өлеше казак сыйфатында, күпчелеге исә «чит
шәһәрнеке» булып урнаша торганнар. 1773 елда Уральскида булып киткән
академик Палласның язмаларыннан без түбәндәгеләрне укыйбыз: «Бу үзәк
урамда бик шәп таш чиркәү һәм базар бар. Базарда төрле ашамлыклар һәм
вак-төяк әйбер саталар. Моннан арырак, таштан салынган төп чиркәүгә
таба, өйләрнең аскы катында бик күп кибетләр бар. Анда читтән килгән
купецлар төрле-төрле яхшы товарлар саталар. Моннан соң шул ук урамда
Тагар бистәсе башлана. Анда татарлар яши. Аларның акка буялган агач
мәчетләре бар».
XIX гасырга кергәч, тора-бара Урта Азия һәм Казагыстан белән сәүдә
бәйләнеше киң колач алгач, бигрәк тә крепостное право бетерелгәннән соң,
татарлар Уральскнең тагын да күбрәк килә башлаганнар. 1897 елгы җан
исәбен алу нәтиҗәләре күрсәткәнчә, бу вакытта инде шәһәрдә 3461 татар
булып, сан ягыннан алар, руслардан кала, икенче урынны тотканнар. Өч
мәхәлләгә бүленгәннәр, өч мәчетләре булган.
Уральскида яшәгән шушы мең тирәсе гаиләнең кайдан, кайсы губерна, кайсы
өяздән килеп, үрчеп киткәнлеген билгеләү кыен, әлбәттә. Тик шуны ышанып
әйтергә момкин: Җаек каласының халкын «чит шәһәрнекеләр» хисабына
арттыру ягыннан Тукайның туган җире — Казан арты соңгы урынны тотмаган.
Уральскидагы иң зур чагар купецы «миллионщик» Мортаза Гобәйдуллинның
Түбән Бәрәскә авылыннан чыкканлыгы, яисә Габдулланың җизнәсе Галиәсгар
Госмановның Кушлавыч янындагы Түбән Сәрдәдән килгәнлеге очраклы хәл
булмаса кирәк.
Казан ягыннан күчеп килүчеләрнең кайберләре, сәүдәгә ябышып һәм эшләре
уңышлы барып, баеганнар. Кайберләре баю хыялы белән яшәгән. Күпчелек
исә, андый хыялдан өмет өзеп, очны-очка гына ялгап бара алган.
Шулай да Казан артыннан Җаекка китү тукталмаган. Нишлисең, авылда яшәргә
рәт бетеп бара. Әмма кая юл тотарга? Әнә фәләннең малае Җаек каласына
китеп, лпбәт кенә урнашкан, ди. Шуның янына барып карыйсы мәллә? Яисә
шул каладан хат килә: фәлән энемне монда җибәрегез. Анда ачлы-туклы
ятканчы, монда өсте бетен, тамагы тук булыр. Болай да була: Уральскига
китеп сәүдәгә керешкән һәм эше ярыйсы гына бара башлаган абзый туган
авылына кайта да үзенә хезмәткә малай алып китә. Азмыни?.. Әнә шул
рәвешле тармаклана-тармаклана килгән дә чират безнең Габдуллага
җиткән…

 2

Унсигез көн булды дигәндә, алар, ниһаять, кичкә таба Җаек каласына килеп
җитәләр. Башта Алты-биш Сапый өенә төшәләр. Чәй эчкәннән соң хуҗа кеше,
Габдулланы җитәкләп, Галиәсгар бай Госманов өенә юнәлә.
«Юлда яшел чапан бөркәнгән яшь кенә бер хатын очрады. Алты-биш Сапый: «Бу — апаең, күреш», — дигәч, моның илә күрештем.
Җизниләрнең өе бер ун сажин гына булыр ераклыкта икән, капкадан кереп,
биек-биек баскычлардан менеп, өйнең икенче катына кердем».
«Яшь кенә бер хатын»ның кече Газизә булганлыгын укучы чамалагандыр.
Күрәсең, ул Алты-биш Сапыйның кайтып төшкәнлеген ишеткән һәм, көтәргә
тәкате калмагач, энесен үзе барып алырга карар иткән.
Әнә шул Газизә апасы Габдулланың тормышына икенче ак фәрештә (беренчесе
Саҗидә иде) булып килеп керә. Энесенә ул йомшак һәм тәмле тел белән генә
дәшә, өс-башын карый, йомшакта йоклата, иркәли-назлый. Кагылып-сугылып
килгән, никадәр генә яхшы булсалар да, ят гаиләләрдә тартыныбрак яшәргә
мәҗбүр булган балага тагын ни кирәк? Җаны эри дә китә. Кияүдән кайткан
Зөһрәнең кырын каравы да, ара-тирә гасабиланып, хәтер калырдай сүз әйтүе
дә Габдулланың күңел күген хәзергә күләгәли алмый.
Җизнәсе белән олы Газизә апасы да әйбәтләр.
Бердән, Галиәсгар бай сәүдә эшендә, бигрәк тә дала казакълары белән
алыш-биреш итүдә каты куллы булса да, үзенең һәм хатынының туганнарына
карата каты бәгырьлелек күрсәтмәгән. Гариф кайнагасын исә, ягъни
Габдулланың әтисен, ул чын-чынлап ярата торган булган. Олы Газизә апасын
инде әйткән дә юк: ни дисәң дә, Габдулла — газиз туганының баласы.
Икенчедән, бердәнбер улларының үлеп китүен һаман әле авыр кичергән
ата-анага башта Габдулла тансык булган. Кече Газизә истәлегеннән
Галиәсгарнең кайгысы тагын да тирәнрәк булгандай күренә. Олы Газизә
кечесенә беркөнне болай дип әйткән икән: «Казаннан Габдулланы
чакыртыйкмы әллә? Ишек алдыбызда бер ир бала уйнап йөрсә, бәлки, җизнәңә
дә уңай булыр иде». Биредә, мөгаен, улын югалткан ата хәсрәтенә
вариссыз калучы сәүдәгәр кайгысы кушылган: шулкадәр тырышлык ислән
бөртекләп җыйган дәүләтне кемгә калдырырга?
Габдулла Уральскига килеп төшүгә, җизнәсе аның өс-башын бөтәйткән һәм
мәдрәсәгә илтеп биргән. Укудан буш чакларында малай йомышка да
йөргәндер, вак-төяк имләр дә башкаргандыр дип уйларга кирәк. Әмма уенга
хирыс Габдулланың күбрәк вакыты, билгеле, яшьтәшләре белән уйнап үткән.
Хозур вакытлар, рәхәт вакытлар! Назлангалый да башлый ул, карышкан
чаклары да була. Уенга мавыгып, кушылган эшне дә ни җитте генә эшләп
ташлый яисә бөтенләй оныта.
Әмма Габдулланың күңел күгендәге аязлык озакка бармаган. Зөһрәнең
малайга килмешәк итеп каравы, Фатыйманың да өнәп бетермәве — ярты бәла.
Иң җитдие — Габдулла белән җизнәсе Галиәсгарнең аралары бозыла башлау.
Габдулланың уенга артык хирыс булуы, йомыш-юлга йөрүгә, өй эшләрен
башкаруга җитди карамавы җизнә кешегә, әлбәттә, ошап җитмәгән. Аныңча,
адәм баласы эшләп ашарга тиеш. Әмма төп сәбәп бу түгел. Аңа иң ошамаганы
— үзенә изгелек эшләгән кешегә карата малайның илтифатсызлыгы,
битарафлыгы, хәтта тәкәбберлеге.
Галиәсгар аны Казан кадәр Казаннан расход чыгарып китертте, киендерде,
үз улы кебек итеп асрый, укыта, тәмле ашата, йомшакта йоклата. Моңа
каршы, аркаланырга бүтән беркеме дә юклыгын искә алып, бу малай актыгы
җизнәсенең күзенә генә карап торырга, бер алдына, бер артына чыгып,
рәхмәт тойгыларын адым саен күрсәтергә тиеш иде. Юк шул, ягыла белми
малай. Җизнәсенең теләген ачыграк сизгән саен, ерагая гына бара, күзенә
чалынмаска тырыша.
Җәй җиткәч, Галиәсгар, хатыны Газизә белән берлектә, авылына кайта һәм
аннан үзенә туган тиешле ике ятим бала алып килә. Абыйлы-сеңелле бу
балаларның берсе Мөхәммәтгали, икенчесе Фәйрүзә исемле була. Биредә
Галиәсгарнең, туган-тумачага карата ярдәмчеллегеннән тыш, шул ук нәрсә —
варис һәм дәвамчы турында кайгыртуы роль уйнаган булса кирәк.
Габдуллага «өстәмә» килгәч, өч ятимне аскы катка, ире Гыймади, хатыны
Гайни исемле хезмәтчеләр янына урнаштыралар. Бүлмә артык зур түгел,
байның эше тавык чүпләп бетергесез, өстәвенә, яшь бала да бар. Шуңа күрә
өсләренә өч баланың килеп керүенә Гыймади белән Гайни бик шатланмыйлар.
Дөрес, Гыймади, юаш һәм киң күңелле кеше буларак, моңа артык борчылмый.
Кече Газизә әйтмешли, ачуы белән юмасы бергәрәк йөри торган чая һәм
үткен Гайнинең исә төрле чагы була. Ятимнәрдән ул баласын да карата,
орышып та ташлый, ара-тирә чыбыкны да эшкә куша.
Моннан соң җизнәсе белән Габдулланың арасы тагын да бозыла төшкән.
Галиәсгарнең Мөхәммәтгалине алгарак куйганын Габдулла, билгеле, күреп
тора. Малайның һаман ераклаша баруы җизнә кешене дә үчектерми калмый.
Олы Газизә, Габдулладан зарланып, кечесенә бервакыт болай дигән: «Югары
өйгә менеп ашамый, кыргый үзе, җизнәсенә ияләшми. Мөхәммәтгали, «абзый»
дип, өзгәләнеп тора, җизнәңнең алдына каршы чыга. Габдулла алай түгел».
Күрәсең, Галиәсгарнең үз ризасызлыгын телдән белдергән чаклары да
булган. Бервакыт ул Габдуллага хәтта «атаңа нәләт» дип ычкындырган.
Кимсетелүгә гаять сизгер булган балага бу җитә кала: җизнәсе белән
Габдулла арасында үтеп чыга алмаслык киртә калка. 1900 елда, Галиәсгар
үлеп киткәч, бу хәбәрне кияүдәге Газизә апасына Габдулла барып әйткән.
Апасы елый башлагач: «Аңа ник җылыйсың, «атаңа нәләт» дип, ул минем
үлгән атама тел тигезә торган иде», — дигән.
Габдулла белән җизнәсе арасындагы үзара мөнәсәбәтне беркадәр
җентекләбрәк язуымның сәбәбе шул: бу хәл булачак шагыйрьнең киләчәге
белән турыдан-туры бәйләнгән. Габдулла җизнәсен үз итсә, кем белә,
бәлки, аның тормышы бүтән эздән китәр иде…
Өстән аска күчүен дә гадәти урын алыштыру итеп кенә карарга ярамый. Аның
моңа кадәрге тормышы, кулдан кулга күчеп, гади кешеләр, хезмәт кешеләре
арасында узган булса, биредә дә, ярыйсы гына бай сәүдәгәр гаиләсенә
килеп керүенә карамастан, шул ук юнәлештә бара башлый. Язмыш абыстай,
әйтерсең лә абайлап алган да, хатасын төзәтергә ашыккан: синең урының,
балакай, өске каттагылар арасында түгел, астагылар арасында булырга
тиеш.

3

Габдулла килгәндә Уральскида өч мәдрәсә «гыйлем нуры таратып яткан»:
Рәкыйп Тулбаев исемле мулла карамагындагы «Рәкыйбия», Гайнетдин кариныкы
— «Гайния» һәм Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин мәдрәсәсе — “Мотыйгыя”.
Өчесе дә — кадим мәдрәсәләре. Соңгысы шулай да уңай якка аерылып торган.
Бу вакытларда “Гайния”дә укып яткан, ә соңыннан татарның зур артисты
Габдулла Кариев булып танылачак Миңлебай Хәйруллин үзенең истәлегендә
болай ди: «Дамелла Мотыйгулла хәзрәт Мисырда укыган бер галим фазыйль
(Фазыйль — бүтәннәрдән өстен) кеше булганлыктан, алар (Тукайлар. — И.Н.)
мәдрәсәсендә башка мәдрәсәләрдәге кебек вак-төяк кысынкылыклар булмый
иде. Ул заманнарда иң хөр мәдрәсә алар мәдрәсәсе иде». Мотыйгулла хәзрәт
1845—1846 еллар тирәсендә Казан губернасының Зөя өязе Кече Кайбыч
авылында мулла гаиләсендә туган; яшьли ятим калып, апалары кулында
тәрбияләнгән. Мәхдүмнең зирәклеген, сәләтен һәм укуга һәвәслеген күргән
яңа мулланың димләве буенча, авыл кешеләре Мотыйгулланы, чыгымын үз
өсләренә алып, Кышкар мәдрәсәсенә озатканнар. Габдуллага әти булачак
Мөхәммәтгарифның да шушы мәдрәсәдә укыган чагы була бу. Бу ике шәкерт,
әлбәттә, бер-берсен белгәннәр. Тәгътил (каникул) вакытында Гариф
Мотыйгулланы үз өйләренә, Кушлавычка алып кайткан дигән риваятьләр дә
йөри.
Кышкар мәдрәсәсен Мотыйгулла 1867 елда тәмам иткән. Шул ук елда, тагын
да зуррак укытыр өчен, аны Каһирә шәһәрендәге «Әл-Әзһәр» исемле югары
уку йортыма җибәргәннәр. Бу мәдрәсәдә ун ел буе гыйлем алып, ул туган
иленә кайта һәм, Уральскида яшәгән сеңлесен күрү нияте белән, Җаекка
килә. Билгеле инде, ул өйдә генә ятмаган, ул заманның гадәтенчә, мәчеткә
барган, халык белән танышкан. Агай-эне Мисыр чаклы Мисырда ун ел укыган
кеше белән кызыксына башлаган. Көннәрдән беркөнне мәчеттә Мисыр мәкаме
белән Коръән дә укып күрсәткәч, ул картларны тәмам әсир иткән. Мондый
зур галимнең килеп чыгу хәбәре исеме югарыда телгә алынган Мортаза
Гобәйдуллинның атасы Гайни байга да ишетелгән. Мотыйгулланың ризалыгын
алып, ул аны үз карамагындагы мәчеткә икенче мулла итеп урнаштырган.
Аннары уналты яшьлек асрау кызын һәм мәчет янындагы кечкенә йортын яңа
муллага биргән. Моның белән генә чикләнмичә, ике катлы таш  өен, үзе
үлгәч Мотыйгулла муллага бирергә дип, васыятьнамәсенә яздырып куйган.
Шулай итеп, Мотыйгулланың тормышы җай гына алга таба тәгәри. Соңрак ул
төп мулла булып кала, мәдрәсәсе зурая, гаиләсе ишәя: берәм-берәм ир һәм
кыз балалары дөньяга килә. Яңа гасыр кергәч, без инде Мотыйгулла
хәзрәтне ахун итеп күрәбез.
Фактлар Мотыйгулла хәзрәтнең аек карашлы, чагыштырмача яңа фикерле имам
һәм мөдәррис булганлыгы турында сөйлиләр. Аның, мәсәлән, бай гына
китапханәсе булган. Гарәп телендәге «Траблис» («Триполи»), берсе
Кырымда, икенчесе Тифлистә чыга торган «Тәрҗеман» һәм «Шәркый рус»
исемле газеталар алдырган.
Әлеге ике катлы таш йортка күчкәч, Төхфәтуллиннар гаиләсенә рояль килеп
кергән, кызлар нота укырга өйрәнә башлаганнар, җыр тавышлары яңгыраган,
«экспромт» концертлар оешкан. Камил Мотыйгыйның соңыннан шактый популяр
җырчы булып китүе, татар операсының туган көннәреннән башлап үзәк
партияләрне башкарган Галия Мотыйгулла кызы Кайбицкаяның шушы гаиләдән
чыгуы очраклы хәл булмаса кирәк.
Болары соңрак булган хәлләр. Габдулла, Җаекка килеп, «Мотыйгый»га йөри
башлаганда, хәзрәт үзенең өчме-дүртме баласы белән Гайни бай биргән
кечкенә өйдә яшәп яткан.
Габдулла Уральскида да дәртләнеп укырга керешә. «Сабакны бик күңел биреп
укыды. Кайчакларны, сабакка соңга калам дип, иртәнге ашны ашамастан
китеп кала иде», — ди кече Газизә апасы. Бүтәнчә була да алмый. Бу сиңа
Кырлай түгел. Казан чаклы ук булмаса да, кала. Мәдрәсәсе дә Кырлайның
тавык кетәге түгел инде. Ике катлы. Хәлфәләр унлап бардыр. Мөдәрриснең
үзен күрә дә алмыйсың: мыек чыккан шәкертләрне генә укыта икән. Зур
мәдрәсәнең шәкертләре дә күп белә торгандыр. Ә Габдулла авыл малае,
Кырлай шәкерте генә. Наданлыгыннан көләрләр, мыскыл итәрләр.
Әмма алай булып чыкмый. Габдулла инде «Иман шарты»н ятлаган, «Һәфтияк»не
узган, төркине шартлатып укый. Моны белеп алгач, Уральскидагы беренче
хәлфәсе Фәтхетдин аны Коръәнгә кертә һәм, беррәттән, «Кырык хәдис»,
«Шырутыссала» дип йөртелә торган гарәпчә китаплар укыта башлый. Тугыз
яше дә тулмаган баланың Коръәнгә керүе гайре табигыйрәк хәл булса да,
әзерлеге шундый булгач, Фәтхетдин хәлфә нишләсен?
Икенче кышны Габдулла шул ук хәлфәсенә Мөхәммәтгали белән бергә йөри
башлый. Әмма Галиәсгарнең үз туганы укуда нык кына сыната. Сәләте дә
чамалы, дәрте, ихласы да җитенкерәми, ялкаулыгы да бар. Бу хәл гыйлемгә
хөрмәт белән карый торган Галиәсгар байны уйландырмый калмаган, билгеле.
«Габдулланың уңышларын ишетә торгач, — дип яза кече Газизә, —
«бохарыннан эш чыкмас, ахры» дип, Мөхәммәтгали белән Фәйрүзәне күбрәк өй
эшләренә таба боралар. Габдулланы исә, «укуны булдыра алырлык икән бу»
дип, җизни эшкә бик кушмый, укытырга уйлый». «Тәкәбберлеген» яратып
бетермәсә дә, укуга япьтәшлеген истә тотып һәм хатынының хакын хаклап,
Галиәсгар, күрәсең, Габдулланы читләмәскә тырыша башлаган. Ятимнәрне ул,
ашау-эчүдә булсый, өс-башларын карауда булсын, аермаган, тигез йөрткән:
«Җизни кәләпүш алса да, кара хәтфәдән эшләнгәнен парлап ала,
читек-кәвеш һәм башка кием-салым да шулай ук иде».
Габдулла Җаекка килеп, берме-икеме ел үткәч, апасы Газизәне байда
приказчик булып хезмәт итә торган Габдрахман Зәбиров исемле егеткә
кияүгә бирәләр. Ихтимал, никах һәм туй йолалары, шуларга бәйле ыгы-зыгы
малайга башта кызык булып тоелгандыр. Кызның бердәнбер энесе сыйфатында
ул, билгеле, вакыйгаларның эчендә булган. «Ишек бавы» исемле шигырьне ул
шул туй тәэсиреннән чыгып язган булырга тиеш. «Ишек бавы бер алтын,
безнең апай мең алтын» дип башланган шигырьдә түбәндәге тезмә бар:
«Яудыр алтын, көмештән, бакыр төрмә кәгазьгә». Бу уңай белән шагыйрь үзе
мондый искәрмә бирә: «Безнең Урал тарафында бер гадәт бар: кыз янына
керәсе кияүне ишек төбендә балалар туктатып, акча сорыйлар. Балаларга
акча бирмәсәләр, ишек ачылмыйдыр. Бәгъзы бер усал кияүләр балаларга,
кәгазьгә төреп, бер тиенне күнә суына манып, 20 тиен сурәтендә бирәләр».
Кем белә, бәлки, Габдрахман да әлеге хәйләгә керешкәндер. Кайбер
балаларның, 20 тиен дип белеп, бер тиен учлап китүләре бик ихтимал.
Истәлекләрдән Габдрахманның акча мәсьәләсендә шактый исәпле кеше
булганлыгы аңлашыла. «Безнең Җаекта гает көннәрендә танышлары балаларга,
«гаетлек» итеп, вак акча бирә торганнар иде, — ди Газизә Зәбирова. —
Беркөн гает итеп апаема барганымда, апай Габдулланың Габдрахман
җизнәсеннән хәтере калганын сөйләде: «Җизнәләреңә гает итеп бар», —
дисәм, Габдулла: «Урамда күрде әле, гаетлеген бирмәде», — дип, үпкәсен
белдертте».
Габдулланың апасына ияреп китүе турында сүз дә була алмаган, билгеле.
Чөнки Габдрахман яшь киленне ишле гаиләгә төшергән. Аерылып чыгып, үзбаш
тора башлагач та, мәсьәлә үзгәрмәгән. Габдрахман яшь хатынын яратса да,
каенесен, артык кашык итеп санап булса кирәк, онәп бетермәгән. Күңеле
тиз яраланучан Габдулла, билгеле инде, җизнәсен шулай ук үз итә алмаган.
Истәлектән күренгәнчә, ул апасы янына Габдрахман югында гына бара икән.

 4

Габдулла килгән елларда Уральскиның татар мәдрәсәләре каршында рус
классы яшәп килгән. Хөкүмәт бюджетына кергән бу мәктәп бер класстан
торган һәм, уку срогы өч ел булганга, класс өч бүлеккә (отделение)
бүленгән: кечеләр, уртачалар һәм олылар бүлеге. Почетлы караучысы —
Мортаза бай Гобәйдуллин, ә учителе 1878 елда Оренбургта Учительская
школаны тәмам иткән Әхмәтша Сираҗетдинов дигән кеше булган.
Дөньяга шактый аек карый торган Галиәсгар Габдулланы әлеге рус классына йөртергә карар иткән. Кайсы елда булган бу?
Тукайның сабакташы Ярулла Морадиның 1913 елда басылып чыккан «Тукаев
Уральскида» исемле истәлек китабыннан аңлашылганча, Габдулла школа
бусагасын 1896 елның сентябрендә атлап кергән.
Шактый еллар узгач, сүз ара сүз чыгып, школадагы беренче көне турында
Габдулла әлеге Я.Морадига түбәндәгеләрне сөйләгән: «Мин школага кергәндә
сигез яшьтә (ун яшьтә. — И.Н.) генә идем. Фамилиямне белү түгел, ул
сүзнең ни икәненнән дә хәбәрем юк иде. Иң әүвәл школага барган көнне
учитель миннән: «Фамилияң ничек?» — дип сорады. Мин бернәрсә дә әйтә
алмадым. «Әтиеңнең исеме ничек, алайса?» — дигәч, мин: «Аны да белмим», —
дидем. Аннан соң учитель мине, бар, әтиеңнән исемен сорап кил, дип куып
җибәрде. Мин, килеп, апайлардан әтинең исеме Гариф икәнлеген белеп,
учительгә барып әйттем. Учитель мине журналга «Гарифов» дип язып куйды».
Бу риваять беркадәр төзәтмә кертүне кирәксенә. Чынлап та, ун яшьлек
бала, бигрәк тә Габдулла, ничек инде үз атасының исемен белмәсен?
Учитель белән Габдулла сөйләше беркадәр бүтәнчәрәк булып күз алдына килә:
—     Фамилияң? Җавап юк.
—     Атаңның исеме ничек?
Тагын тынлык. Балалар пышын-пышын көлешә башлыйлар.
— Әтиеңнең аты ничек дип сорыйм мин синнән, Габдулла.
Идән ярыгына текәлгән Габдулла башын күтәрә дә, учительгә карап алгач, әйтеп куя:
— Кайсы әтинең?
Балалар дәррәү көлеп җибәрәләр. Учитель дә чак кына шаяртып куюдан үзен тыеп кала алмый:
— Синең соң ничә әтиең бар?
Малай инде үз ихтыярында түгел, механик рәвештә әйтеп ташлый:
— Өч.
Әмма бер нәрсә бәхәссез: үз атасының исемен белә торып та, кайсы
«әтисен» әйтергә белмичә, Габдулланың аптырап калуы — булган хәл. Шушы
трагикомик ситуациягә ничаклы мәгънә яшеренгән! Ихтыярсыздан түбәндәге
шигырь юллары күңелгә килә:
Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?! Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем.
Школада Габдулланы баш әйләндергеч яңалыклар каршылый. Ике катлы таш
өйнең зур гына якты бүлмәвендә — класс; рәт-рәт булып парталар тезелеп
киткән, каршыда учитель өстәле, стенада кара такта, география картасы.
Идәнгә аякны бөкләп утырып, эскәмия биеклек иснә кечкенә өстәлгә китап
куеп, бака туендагыдай «хорга» кушылып сабак уку түгел инде бу. Учителе
тагын! Ялтыр җиз төймәле тужурка, штиблет. Калын мыеклы, ияге кырылган.
Өстенә казаки, башына кәләпүш, аягына итек-кәвеш кигән кәҗә сакаллы
Фәтхетдин хәлфә янында бу — генерал!
Учительнең укытуы да бүтән икән. «Әлиф» дими, «а» ди, «би» дими, «ба»
ди. Хәрефләрне кара тактага да яза, сурәтле китаптан да күрсәтә.
Дәфтәргә күчертеп тә аптыратып бетерә.
Тик менә шунысы күңелсез: Габдулла русча белми. бер-ике ел укырга йөргән
зур малайлар учитель белән теттереп «урычча» сөйләшәләр (һәрхәлдә,
Габдуллага шулай тоелган).
Ай артыннан ай узып тора. Габдулла инде бик күп рус сүзе ятлады, барлык
сүзләрен аңлап бетермәсә дә, русча китапны шытырдатып укый; күчереп тә,
Әхмәтша учитель әйткәнне дә дәфтәргә яза башлады. Арифметикадан да дүрт
гамәлне бик әйбәт үзләштерде. Аны шаккатырганы тагын шул: җир, иске
китапларда әйткәнчә, һич тә үгез мөгезендә асылынып тормый икән. Карбыз
кебек түм-түгәрәк булып, кояш тирәсендә очып йөри икән. Ничек егылып
төшмидер, анысын Алла белә…
Икенче уку елы башлана, анысы бетеп, өченче уку елы да килеп җитә.
Школада без Габдулланы шулай ук беренче укучы итеп күрәбез. Биредә дә
аңа табигый сәләте һәм тырышлыгы ярдәмгә килгән. «Менә бер көн, — дип
яза Я.Моради, — учитель шәкертләренең айлык дәрәҗәләрен әйткәндә,
«Габдулла Гарифов — кругом пять!» —дигән иде, исем китте». Г.Кариев
истәлегеннән без түбәндәге сүзләрне укыйбыз: «Габдулла әфәнде Тукаев
газеталарда яза башлагач, карт учитель аш мәҗлесләрендә Габдулла
әфәнденең школада вакытындагы зирәклеге хакында, хосусан чит телләрне
белүгә бик истигъдатлы (Истигъдатлы — сәләтле) дип сөйли иде. Габдулла
әфәндегә учительлек иткәнлеге берлә ифтихар (Ифтихар — горурлану),
мактану. кылган сымак сөйләп куя иде».
Әхмәтша учительнең шәкертләре сәләт ягыннан да, тырышлык ягыннан да,
әлбәттә, тигез булмаган. Габдуллага класста еш кына тик утырырга туры
килгән. Нишлисең, бер арбага җигелгәч, чабышкы ат булсаң да, йөк атлары
адымы белән бармый хәлең юк. Әхмәтша Сираҗетдинов Габдулла һәм аның
кебек бер-ике укучы белән дәрестән тыш та шөгыльләнгән булса кирәк.
«Учитель, — дип яза К.Мотыйгый, — аны бик ярата вә зирәк вә гаять
зиһенле бала идекенә исе китә иде. Шуның өчен ул барган саен Габдулланың
укырга сораган китапларын бер дә туктатмый биреп җибәрә иде». Башлангыч
мәктәпләрдә дәреслек булып йөргән төрле уку китаплары,
хрестоматияләрдән тыш, халык өчен чыгарыла торган, җиңел аңлаешлы
кечкенә шигырь китаплары булган болар. Күп кенә рус шагыйрьләренең
яңгыравыклы шигырьләрен Габдулла беренче мәртәбә үз күзе белән карап, үз
теле белән кычкырып укыган. Габдулланың русча теле Пушкинның «Румяною
зарею покрылся восток, там, за рекою потух огонек» дип башланган яисә
бүтән берәр шигыре белән ачылган, дисәк, шаять, хата булмас.
Без соңрак күрербез: Тукайның күңел түрендәге иң беренче, иң кадерле
урынны алган Пушкин татар шагыйрен гомер буе озатып барды. Мондый зур
мәхәббәтнең тууында, Пушкинның даһилыгы һәм рус әдәбиятында тоткан
урыннан кала, Уральск шартлары да күпмедер дәрәҗәдә роль уйнаган. Бөек
шагыйрь 1833 елда Җаек каласында булып киткән, шунда җыйган
материалларыннан чыгып, «Пугачев тарихы» исемле гыйльми хезмәтен һәм
«Капитан кызы» повестен язган.
Габдулла школада өченче кышын укыган вакытта Уральск җәмәгатьчелеге
Пушкинның йөз еллыгын киң итеп , зур итеп үткәрергә карар кылган.
«Башлангыч белем бирүгә ярдәм җәмгыяте», зур программа төзеп, 1899 елның
мартында «Уралец» газетасында бастырып чыгара. Программада «Пушкин
халык йорты» исемендәге махсус клуб ачу, анда түләүсез китапханә һәм уку
залы булдыру, әдәби-музыкаль кичәләр үткәрү, Пушкинның бюстын кую һ.б.
чаралар каралган.
21 апрельдә «Урман дуслары җәмгыяте»нең башлап йөрүе һәм җитәкчелек итүе
белән бакча утыртыла һәм аңа А.С.Пушкин исеме бирелә. Бу вакыйгада мең
ярымнан артык кеше катнашкан. 26 майда, ягъни Пушкинның тууына нәкъ йөз
ел тулган көнне, 11 сәгать 30 минутта тантаналы рәвештә «Пушкин йорты»
ачыла.
Тантанага әзерлек эшләре тегеләйме-болаймы Габдулланың колагына
ирешкәндер дип уйларга кирәк. Бакча утырту вакыйгасын, «Пушкин йорты»н
ачу тантанасын да аның үз күзе белән күргән булуы бик ихтимал. Бәлки
әле, Әхмәтша учитель классны ул тантанага үзе алып баргандыр.
Җаек каласы рус әдәбияты һәм культурасы тарихында җуелмас эз калдырган
бүтән шәхесләр белән дә мактана ала. Тукайның яраткан һәм тәрҗемә иткән
шагыйре А.Н.Плещеев, мәсәлән, 1850 елдан башлап 1852 елга кадәр
Уральскида сөргендә яшәгән. 1850 елда ул Мангышлак ярымутравына китеп
бара торган Т.Г.Шевченко белән очрашкан. Илленче еллар уртасында
революцион-демократ шагыйрь М.Л.Михайлов та Уральскига килеп чыккан.
1862 елда монда Л.Н.Толстой булган. Ниһаять, яңа гасырга кергәндә,
Габдулла ундүрт яшен тутырып унбишкә чыккан вакытта, В.Г.Короленко,
Уральскида җәй буе торып, Пугачев турында материал җыйган.
Югарыда саналган фактларны — барысын ук булмаса да — Габдулла Әхмәтша
учительдән яисә бүтән чыганаклардан ишеткән дип нәтиҗә ясарга нигез юк
түгел.
Шулай итеп, Уральскиның өч еллык рус классы булачак шагыйрь өчен рус
культурасына һәм рус әдәбиятына алып керә торган ишек, ә рус теле шушы
ишекне ача торган ачкыч хезмәтен үтәгән. Бу ачкыч белән Габдулла,
барыннан да элек, Пушкин һәм Лермонтовның шигърият хәзинәсе йозагын
ачкан. Г.Кариев, 1902—1903 елларны күздә тотып, түбәндәгечә яза:
Габдулла «… рус әдәбиятыннан Лермонтов һәм Пушкинның әсәрләрен бик
яратып укый иде. Мин алар мәдрәсәсенә барган вакытта рус китапларыннан
ике калын книга күрә идем: ул Лермонтовның һәм Пушкинның мәҗмугаи асаре
икән. Мин моны соңыннан гына белдем».
1906 елда, ягъни шагыйрьлек каләмен кулына алгач, озак та үтми язган «Пушкинә» исемле мәдхиясендә шагыйрь үзе болай ди:
Кыйраәт әйләдем, әзбәрләдем бән җөмлә асарың;
Кереп Гөлзарыңа, бән дә тәнавел иттем әсмарың*.
(*Укыдым, тикшердем (җентекләдем) мин барлык әсәрләреңне;
Бакчаңа кереп, мин дә җимешләреңнән авыз иттем).

 5

Габдулла, школага йөрү белән бергә, мәдрәсәдәге дәресләрен дә дәвам
иттерә. Шундый ук дәрт, шундый ук тырышлык белән Коръән эченә керә бара,
дингә, шәригатькә кагылышлы бүтән китапларны әйбәтләп «кимерә».
Баштарак, школа белән мәдрәсә, бер-берсенә комачауламыйча, тату гына
яшәгәннәр булса кирәк. Дөнья көтү өчен русча укый-яза, сөйләшә белү
кирәк, диделәр Габдуллага. Ә дин гыйлеме ахирәт өчен кирәк, дип тукып
килделәр. Өстәвенә, Габдулланың ата-бабалары эшен дәвам иттерәсе, алар
кебек, хәтта ал ардан да уздырган, әйтик, Мотыйгулла хәзрәт
дәрәҗәсендәге галим мулла, мөдәррис буласы бар.
Ләкин мәдрәсә белән школа арасындагы татулык озакка бармый. Мәдрәсә
школага йөз чытып, каш җыерып караган кебек, школа да мәдрәсәгә беркадәр
мыскыллап, түбәнсетеп карый башлый. Болар турында сүз соңрак булыр.
Хәзер исә Габдулла тормышындагы тагын бер зур борылышка тукталып китик.
1900 елның 30 июлендә Галиәсгар бай ашказаны авыруыннан үлеп китә. Бу
уңай белән Я.Моради түбәндәгечә яза: «Көз булып, без мәдрәсәгә дәхи
укырга килгәндә, мин Габдулла әфәндене мәдрәсәдә күрдем… Кыш буе ул
мәдрәсәдә булды. Җизнәсе Галиәсгар бай вафат булу сәбәпле, малы варислар
арасында бүленгән булганга, Габдулла әфәндегә мәдрәсәгә килеп торырга
туры килгән икән». Галиәсгар Госмановның ике кызыннан башка варислары
кемнәр булгандыр, әйтүе кыен. Әмма кредиторлар да үзләрен озак
көттермәгәннәрдер дип уйларга кирәк. Сәүдәгәрләрнең бурычка кереп эш
йөртүләре мәгълүм нәрсә. Ничек булса да булган, олы Газизә апасының
кулыннан дәүләт киткән, ярыйсы гына зур йорт асрарга, хезмәтчеләр
тотарга мөмкинлеге калмаган. Бәлки, ул әле Габдулланы гына үз янына
сыйдыра алыр иде. Ләкин бит алар өчәү, өч тамак.
Икенче яктан, Габдулланың бу йорттан китү мәсьәләсе болай да инде
өлгереп җиткән була. Соңгы вакытларда үл җизнәсе йортында бәйләп
куелгандай яшәгән.
Мәдрәсәдә җаның рәхәт! Беркемнең дә күзенә карап тормыйча, беркемгә дә
баш имичә, хөр яшисең, үзеңчә яшисең. Җитмәсә, иптәшләр арасында
күңелле. Мендәр сугышы дисеңме, сукыр тәкә уйнаумы, әкият сөйләшүме —
хозурның хозуры. Болар белән инде Габдулла яхшы таныш. Ул җизнәсе исән
чакта ук мәдрәсәдә кунгалап йөргән. Ихтимал, бөтенләй күчеп китү турында
да сүз кузгаткандыр. Олы Газизә апасы, бу эшне килештермәгәнгә, рөхсәт
бирмәгәндер. Галиәсгар байның вафаты исә мәсьәләне җиңел хәл итә:
Габдулла, барлы-юклы «хәзинәсен», мендәр-киезен күтәреп, мәдрәсәгә барып
урнаша.
Ул заманда татарларда «ятып уку», ягъни мәдрәсәнең үзендә торып уку киң
таралган булган. Сүз якын-ерак авыллардан килеп укучылар турында гына
бармый. Кеп-кечкенә авылның кеп-кечкенә мәдрәсәсендә дә балалар еш кына
ятып укыганнар.
Ятып уку тәртибен кертүнең сәбәбе, күрәсең, шул: мулла да, укучы
балаларның ата-аналары да, гыйлем өйрәтүдән тыш, мөселманча тәрбия
бирүне максат иткәннәр. Шәригать, мәсәлән, тәһарәт алуга һәм биш вакыт
намаз укуга гаять зур игътибар бирә. Өйдә торып укыган бала шәригать
кушканнарны җиренә җиткереп бетерәмени!
Күпчелеге гаять фәкыйрь «бюджетта» утыра торган мәктәп-мәдрәсәләрдә
торып укучы шәкертләрнең тормыш-көнкүрешен күз алдына китерү кыен түгел.
Утыз-кырык бала бер үк бүлмәдә укыганнар да, йоклаганнар да. Сәке-фәлән
юк, идәнгә түшәлгәннәр. Хәлфәнең яисә казый итеп билгеләнгән олырак
шәкертнең «әлиф ят!» дип, чыбык белән сыздырып алуы еш кабатланып торган
кебек, бу гыйбарә канатлы сүз рәвешендә әдәбиятка да кереп киткән.
Ягъни таякка охшаган әлиф хәрефе рәвешендә сузылып ят. Югыйсә бүлмә
йоклаучыларны сыйдыра алмый. Мендәр сугышыннан тузан күтәрелә, каз
йоннары оча. Тирләгән тәннән, кибәргә куелган киез итек һәм оеклардан
укшыткыч ис бөркелә. Кыш көннәрендә юыну да шушы ук бүлмәдә булганга,
сасыган юешлек исе дә өстәлә.
Берничә бинаны биләгән «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә торак бүлмәләре аерым
булган. Әмма биредә дә — шундый ук тыгызлык, мәдрәсәгә хас шундый ук ис.
Биредә дә кандала кан эчкән, ваграк җанварлардан да арына алмаганнар.
Бер елны җәйге каникулда үзе генә калгач, Габдулла бишек сыман нәрсә
ясаган икән дә, бүлмә уртасына асып, шунда менеп йоклаган. Кандалалар,
әй, ничек кенә менәсе икән, дип, чабышып йөрделәр бугай…
Габдулла башта, төрле урында йоклап, соңра даими урын иясе булып киткән.
Тора-бара «хөҗрә»дә яши башлаган. Хөҗрә дигәне исә җәмәгать сәкесенең
чаршау белән бүлеп алынган бер кисәге.
Ашау-эчү мәсьәләсенә килгәндә, һәркем хәлле-хәленчә мәдрәсәнең
кухнясында үзенә аш пешергән. Ипи, чәй белән генә торучылар да шактый.
Күпләр, берничә кеше укмашып, уртак пешерәләр. Аларны чәйдәшләр дип
атыйлар. Итле аш булганда, һәркайсы үз итен җепкә бәйләп сала икән.
Уку иртәннән башлап караңгы төшкәнче бара. Моңа тагын биш вакыт намаз,
тәһарәтләр кушыла. Билгеле инде, якты дөньяга чыгарга шәкертнең вакыты
аз калган. Чыкса да, йә ураза вакытында берәр байга ифтарга (Ифтар —
ураза вакытында авыз ачу мәҗлесе) бара, яисә, берәр баерак кеше үлсә,
хәмелгә (Хәмел — җеназа күтәреп бару) йөри. Туйганчы ашап кайта, бер-ике
тиен сәдака эләктерә. «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» исемле
озын шигырендә (1907) Тукай болай ди:
Кибеп беттек,
Саргайдык без,
Корып беттек
Таяклардай;
Иснәп нәҗес,
Ләззәтләндек,
Бөтенләй кыр-
гаяклардай.
Ашсыз-сусыз,
Утын-шәмсез
Тар җирләрдә
Яттык сасып;
Гаетләрдә
Төш күргәндә
Коендык без,
Бозга басып.
Башына кыршылган фәс, өстенә ямаулы җилән, аягына искергән читек кигән,
базда үскән бәрәңге сабагыдай ак йөзле, нурсыз күзле, аркасы чыккан
егерме яшьлек егет, — менә мәдрәсәдә 10—15 ел яткан шәкертнең типик
портреты. Кайсының яшьли, кайсының урта яшькә дә җитми, чахоткадан үлеп
китүе, бик азларның гына картаеп үлүләре табигый хәл булган.
Әмма баштарак Габдуллага мәдрәсә тормышы һич тә ямьсез күренмәгән.
Иреккә, хөрлеккә, үз тиңнәре арасына омтылган үсмергә ул хәтта матур
тоелган. Өстәвенә, укуы да әйбәт бара. Әшәке холыклы, надан, эчкече
Фәтхетдиннән котылып, укымышлы һәм кешелекле Сираҗетдин хәлфәгә күчү дә
аның күңелен күтәрми калмаган. 1899 елны күздә тотып булса кирәк,
Я.Моради болай дип яза: «Беркөн безнең хәлфәдән (Сираҗетдиннән. — И.Н.)
Ялар өчесе, ягъни Габдулла, Әхсән вә Мортаза, сарыф башладылар… Бу
сарыф башлавы белән Габдулланың шәкертләр арасында бераз исеме дә
чыкты». Ни өчен Габдулланың гына? Күрәсең, ул әлеге өч шәкерт арасында
иң кечесе булган. Сарыф белән нәхүгә 2 ел куйыйк, шшары тәфсир, хәдис,
каләм… Аларына тагын 3—4 ел бирик. Димәк, кайберәүләргә 15—20 ел кирәк
булган гыйлемне Габдулла ун ел эчендә үзләштереп чыгачак. Алай-болай
гына түгел, җиренә җиткереп, төбенә төшеп. Үз күңеле күтәрелүгә дә,
башкалар алдында абруй казануга да нигез юк түгел.
Мәдрәсәдә Габдулланың тагын бер сыйфаты ачылып китә: җырга оста икән ич
ул. Дөрес, замандашларының әйтүенә караганда, аның тавышы артык матур
да, көчле дә түгел икән. Әмма ниндидер бер үтә моң белән, көйнең һәр
борылышындагы күчешләрне бөтен нечкәлеге белән биреп җиткерүе, үзеннән
нидер өстәве сәбәпле, аның җырлавы матур тавышлы җырчыларныкыннан ким
тәэсир итмәгән.
Тукай үзе болай дип яза: «Мәдрәсәдә хәлфәләр, кече атна кичләрдә, бер
кадак симәнкә, ярты кадак чикләвек алып ясаган мәҗлесләрендә дә мине
онытмыйлар иде. Мин, самавыр артына гына утырып, алар кушкан көйләрне
җырлап бирә идем, шул җырлавым бәрабәренә хәлфәләрдән берәр уч симәнкә
һәдия кылына иде. Мин, кулымдагы симәнкәне беткәнче яргач, тагын җырлый
идем». Билгеле, бу баштарак булган. Тора-бара исә Габдулла күңеленә хуш
килгән мәҗлестә җырлаудан баш тартмаса да, кемнәрнеңдер кушуы буенча,
кемнәрнеңдер кәефе өчен җырламаган. Бу күчермә мәгънәсендә дә шулай.
Тукайның шигърияттә компромисска барганын, кемгәдер ярарга теләп яисә
үзе өчен ниндидер файда күзәтеп шигырь язганын без белмибез дип әйтер
идем, бер очрак булган икән… Әмма бу турыда үз урынында.
Җырчыларның халык каршында абруйлы булуларын, халыкның мәхәббәтен
казануларын Габдулла Кырлайдан ук күреп, белеп килгән иде. Җаекта исә
аның күзендә җырчылыкның кыйммәте тагын да арткан. Уңыш казану өчен
көйне оста башкару гына җитми, җыр белергә һәм күп белергә кирәк.
Бервакыт ул кече Газизә апасына: «Апай, минем белмәгән җырым юк», — дип
мактанып сөйләгән. Габдулланың хәтерен беләбез инде: отып алдымы — озак
саклый. Әнә шул хәтеренә дә ышанмыйча, Габдулла ишеткән җырларын
дәфтәргә яза башлаган. Тора-бара ул халык авыз-поэтик иҗаты әсәрләрен
җыю, системага салу һәм бастырып чыгаруның җитди һәм кирәкле эш икәнен
төшенеп алган. «Яз көне, карлар эри башлагач та, — дип яза замандашы, —
шәкертләрнең күбесе авылларга эшкә китә. Тукай шәкертләргә халык иҗатын
өйрәнергә, җырлар, бәетләр, әкиятләр җыеп алып кайтырга кушып җибәрә
иде. Мин «Суга баткан Гайшә» бәетен һәм күп кенә җырлар җыеп алып
кайтып, Тукайны шатландырганым хәтеремдә. Башка шәкертләр дә җыр, мәкаль
һ.б. җыеп кайталар иде». 16 яшьлек Габдулла «халык иҗатын өйрәнергә»
кушмас, әлбәттә (60—70 ел узгач язылган истәлекләрдә мондый сәер
нәрсәләр очрый инде). Шулай да каникулга китеп баручы кайбер шәкертләргә
җыр җыеп килергә кушуы бик мөмкин.
Замандашлары Тукайның яшь чагында хисапсыз күп әкият белүе һәм оста итеп
сөйләве турында да язалар. Аның тыңлаучылары — күбрәк кече яшьтәге
шәкертләр. Бу уңай белән шуны да әйтик: Габдулла үзе сөймәгән
шәкертләргә, бигрәк тә надан, фанатик күсәкләргә карата ачы телле булса
да, үзеннән кече шәкертләргә шәфкать күрсәтеп, канат астына алырга
яраткан. Дөрес, ул төче телләнмәгән, йон уңаена гына сыпырмаган, кирәк
чакта орышкан, тел чәнечкеләрен дә җибәргән, кушамат тагарга да оста
булган. Әмма малайларның күңеле сизгер, яхшы белән яманны тиз аера.
Көннәрдән беркөнне әкият тә сөйләп күрсәткәч, бетте генә, Габдулла
абыйлары артыннан калмый йөри башлыйлар. Кич җиттеме, уратып алалар да
үтенә башлыйлар: «Сөйлә инде, Габдулла абый, ә?!» Габдулла башта
ялындырган була: «Йоклыйсыз бит». «Йокламыйбыз, йокламыйбыз, сөйлә».
«Йокламасагыз гына сөйлим», — ди дә, җәмәгать сәкеләре уртасында калган
идәнгә тезләрен кочаклап утыра, малайлар түгәрәкләнеп урнашалар. «Тукай
әкият сөйләгәндә, — дип яза икенче бер замандашы, — гади, тупас итеп,
сукты да екты, торды да китте, дип сөйләми. Ул тасвирлы (художестволы)
итеп, кешеләрне, диюләрне, табигатьне, җәнлекләрне, кошларны матурын
матурлап, ямьсезен ямьсезләп сөйли иде… Аның әкиятләрендә җырлар,
шигырьләр, бәетләр дә була иде».
Үзен белә башлаганнан соң нибарысы ике ел ярым авылда яшәгән Тукай ничек
итеп татар крестьянының рухи халәтен тирәнтен аңлый торган халыкчан
шагыйрь булып китә алган?
Кырлайдан китсә дә, Габдулла күңеле белән татар крестьяннары арасында,
дөресрәге, аларның теләк-омтылышларын, уй-хисләрен чагылдырган фольклор
дөньясында яшәгән. Бу — мәсьәләнең бер ягы. Икенче ягы исә реаль дөньяга
карый.
Казан арты белән Уральск арасында тыгыз бәйләнеш яшәгән. Ел саен
Габдулланың якташлары килгәләп торганнар. Бәдри абзасы, берме, икеме
елдан соң, гаиләсе белән Уральскига бөтенләйгә күчеп килә.
Арада туктаусыз хатлар йөргән. 1903 елның 30 июнендә Саҗидәгә язган
хатында Габдулла болай ди: «Сез туганымның җибәргән әманәт вә хатларыны
ошбу үткән кышта алдым. Үзем йоклаган вакытта баш очыма куеп киткән.
Торып карасам, бер савыт манпаси һәм как тора. Соңра какыңыздан һәр
апаларыма өлеш чыгардым… Бу үткән кышта Кырлайдагы анам да кура җиләге
кагы җибәргән иде». Кура җиләге кагының тәме Кырлай урманын, аның
аланнарын, җиләклеген, андагы агач шанын, чәчәк исләрен, авылның су
буйларын, болыннарын, бигрәк тә мөлаем кешеләрен Габдулланың хәтерендә
яңартмый калмаган, әлбәттә.

6

Тукай ундүрт-унбиш яшеннән үзбаш тереклек итә башлый. Билгеле, олы һәм
кече Газизә апалары аны ташлап бетермәгәннәр. Ләкин бит көн саен ике-өч
тапкыр тамак туйдырасы, әүмәкләшү-көрмәкләшүгә һәвәслектән бик тиз тузып
тора торган өс-башны яңартасы бар. Бүтән чыгымнар да байтак.
Китап-дәфтәр, каләм-кара, савыт-саба, энә-җеп сатып алу, мунчага бару,
сабын, мунчала, себерке… Азмыни? Апалары боларның барысын да җиткереп
торганнар дип уйлап булмый. Кече Газизә апасы ире Габдрахманнан узып
нәрсә эшләсен? Олысының да үз хәле хәл. Аннан соң, Габдулла апаларына
сирәк барганга, барганда да соранырга яратмаганга, аның хәленнән бик үк
хәбәрдар да булмаганнар.
Фәкыйрь шәкертләр гадәттә баерак шәкертләргә самавыр куеп, аш пешереп,
йомыш-юлга йөгереп яисә бер генә мәетне дә калдырмыйча, хәмелгә йөреп,
такы-токы булса да, тамакларын туйдырганнар. Габдулла исә үз гомерендә
бер тапкыр хәмелгә барган һәм, кимсенеп, җирәнеп, бүтән йөрмәскә ант
итеп кайткан. Бай шәкертләргә хезмәт итү турында сүз дә була алмый.
Мәдрәсәгә күчкәч, Габдулланың бик тиз «мөтәккәбир», ягъни тәкәббер дигән
исем күтәрүе очраклы хәл түгел.
Күп кенә шәкертләр, җәйгә чыккач, киләсе ел укырлык сума туплау өчен
казакъ далаларына мулдәкә, ягъни укытучы булып киткәннәр яисә,
официантлык эшен башкару өчен, Мәкәрҗә ярминкәсенә юл тотканнар яки инде
бүтән берәр хезмәткә ялланганнар. Габдулла болар-ның берсен дә
эшләмәгән. Официантлыкка китмәве аңлашыла: бу аның табигатенә туры
килми. Ни өчен ул казакъ далаларына укытырга китмәгән? Бу бит бер дә
хурлыклы эш түгел. Яисә ник гади эшкә, кара эшкә ялланмаган?
Биредә ике ихтимал булырга мөмкин. Беренчесе — вакытын кызгану. Әллә
кайларда кемгәдер хезмәт итеп, гомерне заяга үткәргәнче, ул мәдрәсәдә
калып, үзенең «хөҗрә»сендә укып һәм язып ята!
Икенчесе — шәхси тормышына, матди якка, экономик мәнфәгатьләргә бик
өстән, бик җиңел каравы: бүген бар, иртәге өчен ишәк кайгырган, безнең
сарай саласы юк.
Хәер, өченчесе дә булырга мөмкин. Тукайның тормыш юлын күздән кичергәч,
шул аңлашыла: бер күнегелгән тормыш рәвешен үзгәртүгә, урын алыштыруга,
сәяхәт итүгә һәвәслеге чамалы булган.
Әнә шул өч ихтимал Габдулланың җәйләрне япа-ялгыз яисә мәдрәсәдән китми
ята торган сукыр суфи, яки инде очраклы рәвештә читтән килеп чыккан
кешеләр белән бергә үткәргәнлеген бик һәйбәт аңлатса кирәк.
Авыру сәбәпле 1900 елда мәдрәсәдән киткән Я.Моради истәлек китабында
әйтә: «Шагыйремез Тукай бу вакытта (1900—1901 елларда. — И.Н.) миңа
язган хатында үзенең бик фәкыйрьлегеннән, тормышының начарлыгыннан
зарланып яза иде». Г.Кариев та моны раслый: «Габдулла әфәнде мәдрәсәдә
вакыт гаять фәкыйрьлек берлә гомер кичерде». Кайчак ипи алырга да акчасы
калмагач, Габдулла Чаган елгасыннан кармак белән балык тотып, шуны
пешереп ашый икән.
Габдулланың яшәү чыганагы турында Г.Кариев мондый мәгълүмат бирә: «Аның
бар килә торган доходлары кыш көне өч бала укытудан, җәй көне хәзрәтнең
метрика кенәгәләрен язып алган бер-ике сум акчадан гыйбарәт иде. Хәер
инде, картрак шәкертләрне русча да укыткалый иде шикелле. Фәкать бәгъзе
бер елларны Гурьевтан аз гына кардәш тиешле мулламы йә бер бай
сәүдәгәрдәнме киемлекләр, бәгъзан акча да килә иде шикелле». Бүтән
мәдрәсәдә укыган Кариев, иптәшенең тормышын якыннан белмәгәнлектән,
Габдулланың килерен беркадәр киметеп күрсәтсә, К.Мотыйгый, киресенчә,
чама тойгысын оныта төшеп, арттырыбрак җибәргән. Г.Кариев санаган
чыганаклардан тыш, Мотыйгулла хәзрәт метрика дәфтәре язган өчен
Габдуллага, күрәмсең, «мәдрәсәдә бер дә ихтыяҗ күрмәслек дәрәҗәдә
акчалар бирә» торган булган. Ул чагында Тукайның 1903 елда түбәндәге
юлларны язуын ничек аңлатабыз? «Быел укырга акчабыз юк иде. Шулай булса
да, Аллаһы тәгалә бер юл ачты: Гурьевтагы бай туганнарым унбиш тәңкә
акча бирде, һәм үзебезнең ахун җизни биш кадак чәй бирде».
«Тамчыдан күл җыела» дигәндәй, төрле яктан аз-азлап килгән керем
Габдуллага өс-башын карап, ярыйсы гына тук яшәргә җитсен дә ди. Ул
чагында да Г.Кариев һәм Я.Моради сүзләрен шик астына алып булмый. Чөнки,
Тукайның бөтен гомере раслаганча, аның кесәсенә акча ялындырып кына
керсә дә, өлгерлек күрсәтеп, бик тиз чыгып китә. Мәдрәсәдә яткан чагында
да шулай булган дип уйларга кирәк. Иптәшләре тәкъдим иткән сыйдан баш
тартмаганы кебек, үзе дә бар чагында сыйларга яраткан, акчасын санап
тормаган.

7

«Мин Мисырдан әйләнеп кайтканда (1902 елда. — И.Н.),— дип яза Камил
Мотыйгый, — ул тәмам зур егет кыяфәтенә кергән иде. Аннан соңра шул
кыяфәт аңарда үлгәнчегә кадәр һич үзгәрмәде». Бу вакытта Габдуллага 16
яшь. Шагыйрьнең Казан чорына багышланган истәлекләр дә бертавыштан
Тукайга унбиш-уналты яшьтән артык биреп булмаганлыкны әйтәләр.
Буй, гәүдә генә түгел, бәлки характер ягыннан да Габдулла бу вакытта
билгеле бер рәвешкә кереп, калыпланып килә. Аның аеруча Казан чорында
күзгә ташланачак характер сыйфатлары Җаекта ук ачык төсмерләнә башлый.
Дөрес, истәлекләрдә Габдулланың холкына караган белешмәләр гаять
каршылыклы. Ал ардан еш кына яшь Тукай турында түгел, бәлки төрле кеше
хакында сүз барган кебек тәэсир кала. Хикмәт истәлекләрнең төрле кеше
тарафыннан, төрле вакытларда язылуында, мемуарчыларның кайчакта
шагыйрьнең яшьлеген бизәбрәк, «турайтыбрак», «ясабрак» күрсәтергә
тырышуларында гына түгел. Хикмәт тагын шунда: бер замандашының хәтеренә
бер сыйфаты, икенчесенекенә икенче сыйфаты сеңеп калган.
Тукайның соңгырак гомереннән күренгәнчә, аның характерын каршылыклар
берлеге итеп карарга мөмкин булыр иде. Шат та ул, төшенке күңелле дә, аз
сүзле дә, сүзчән дә, җитди дә, уенчак та, юаш та, усал да, өркәк тә,
батыр да, бала сымак беркатлы да, тәҗрибәле карт кебек акыл иясе дә.
Әнә шул каршылыклы сыйфатлары, күрәсең, 15—16 яшьләрендә үк төсмерләнә башлаган.
Менә Габдулла үзенең тәбәнәк аяклы өстәле янында күзен бер ноктага
текәгән хәлдә, һич кымшанмыйча, тирән уйга чумып утыра. Янында җир
уелсын, аның гамендә дә юк. Ул да булмый, ялт итеп сикереп тора да,
күзенә чалынган беренче шәкерткә: «Нихәл, мелла фәлән», — дип, янтавына
төртеп ала. Аннары берәр мәзәк яисә, үзеннән кушып, берәр «булган хәл»
сөйли башлый. Тыңлаучылар эчләрен тотып көләләр.
Май айларында, Урал һәм Чаган елгалары тулып ташыган вакытта, пикникка
чыккач, Габдулла да уен-көлкедә, шаяру һәм көрмәкләшүдә берсеннән дә
калышмый. Дөрес, узышу, көрәшү яисә җеп аркылы сикерүдән читтәрәк
калырга тырыша. Чөнки оттырасын белә. Мондый ярышларны, Кырлайдагыча,
шаярыбрак уздыра.
Габдулланың, акылдан бигрәк, тойгы беләнрәк яши торган шәкерт булганлыгы
да билгеле. Юк кына нәрсәдән дә тирән кайгыга чумган кебек, шундый ук
вак нәрсәгә дә чиксез шатлана. Бервакыт Г.Кариев «Мотыйгыя» мәдрәсәсенә
барып чыккан. Шәкертләр татарча көрәшеп яталар икән. Бер таза казах
егете барысын да егып бетергән һәм аңа каршы чыгарлык шәкерт калмаган.
Дусты күренүгә, Габдулла, куанып китеп, казах егетенә: «Урынгали, монавы
җегет менән көрәсеп карасаңчы», — дигән. Кариев исә тегене яхшы гына
әйләндереп салган. «Тукаевның шундагы кебек шатланганын гомеремдә икенче
мәртәбә күрмәдем», — дип яза Г.Кариев.
Габдулланың вакыт-вакыт үз-үзен онытырлык дәрәҗәдә кызып китү гадәте дә
булган. Иске мәдрәсәләрдә мантыйк (логика) дәресләре белән бәйле рәвештә
моназара кылышу (бәхәсләшү) модада була. Бервакыт күрше мәдрәсә
шәкертләре моназарага киләләр. Схоластик бәхәсләрне яратмый башлаганга,
Габдулла дәшми утырган-утырган да түзмәгән, бәхәскә ташланган:
мәдрәсәнең абруе бар бит. Шулчаклы кызып киткән ки, өстәлгә китереп
сугуы була — лампаның абажуры, атылып китеп, идәнгә барып төшә.
Кечкенәләрне, яклаучысыз юаш шәкертләрне канат астына алырга ярата
торган Габдулла үзе сөймәгән шәкертләрне аяп тормаган. Кешенең
кимчелеген тиз тотып ала, хыял көче җитәрлек, тапкырлык та Аллага шөкер.
Бер-ике сүз белән кара мөһерне чәпи дә куя. Бар инде син шул тапны юып
кара! Тел камчысын ул күбрәк надан, булдыксыз һәм фанатик карт
шәкертләргә ашаткан. Мондыйлар, билгеле инде, Габдулланы яратмыйлар,
чаршау артында гына булса да, аны яманлыйлар, гайбәтен саталар. Үз
алдында каршы сүз әйтергә йөрәкләре җитми, хәтта, Г.Кариев әйтмешли,
«тыштан гына булса да, Тукаевка дус булып күренергә, якынлашырга
тырышалар».
1902 елга кадәр, буе бик тиз үсеп, характеры тизлек белән калыплашкан
кебек, Габдулла фикери яктан да, зуррак итеп әйтсәк, дөньяга карашы
ягыннан да зур эволюция кичерә.
Без аның, Фәтхерахман мулла кебек бер авыл имамын маяк итеп алган хәлдә,
Уральскига килгәнен инде беләбез. Озакламый бу маякны икенчесе —
Мотыйгулла хәзрәт кебек галим мөдәррис кыяфәтендәге маяк алыштыра.
Тора-бара исә Габдуллага ике яктан ачылып киткән яктылык бу маякның да
тоныклана, зәгыйфьләнә баруына сәбәп була. Беренчесе — рус классы,
андагы укыту тәртипләре, Әхмәтша учительнең ачык һәм аңлаешлы сүзләре,
учитель ярдәмендә һәм мөстәкыйль укылган русча китаплар. Икенчесе — XIX
гасырның соңгы чирегендә мәгърифәтчелек идеологиясе йогынтысында
формалашкан яңа, реалистик татар әдәбияты.
Әтисенең «исән булсам, балаларымны мулла итмәм» дигән сүзләре дә бар бит
әле. Күптән ишетелгән бу сүзләр, көз көне җиргә төшеп калган орлык кыш
буе хәрәкәтсез яткан кебек, малай күңелендә үзен сиздерми ятканнан соң,
ике яктан килә торган нурлар җылысы белән бүртеп, үренте биргән.
Габдулланың сөймәгәне — әлеге «зур» шәкертләр дә аның фикри үсешенә
үзенчәлекле йогынты ясаганнар. Бөтен уй-фикерләре берәр байның тизрәк
үлүе (хәмел сәдакасы эләгер иде!), икенче байның уразада ничә шәкертне
һәм кемнәрне атналап ифтарга чакырачагы, кайсы байның бәдәлгә җибәрергә
ниятләнүе тирәсендә йөргән бу шәкертләрнең ераккарак карый торган
«идеаллары», әлбәттә, муллалык булган. Телдән әйтелгән һәм әйтелеп
бетмәгән хыяллары шул: бай кызына өйләнү, мөмкин булса, бер белән генә
чикләнмәү, йорт-җир торгызу, бәлештән бәлешкә йөреп тук яшәү, май
арттыру, корсак үстерү. Шундый шәкертләр белән беррәттән мулла булырга
әзерләнүнең кыйммәте Габдулла күзендә бермә-бер төшкән, әлбәттә.
Яшь Тукайдагы фикри үзгәреш дингә, дөресрәге, дини йолаларга, дингә
бәйле төрле гореф-гадәтләргә җиңел карый башлавында да ачык күренә.
Мөселман кешегә, мәсәлән, яланбаш йөрү тыелган. Башка һәрвакыт кәләпүш
чәпәп кую, әлбәттә, Коръәнгә яисә бүтән дин китапларына язылган кагыйдә
түгел — бәлки бер гореф-гадәт.
Менә безнең Габдулла бервакыт кечкенә генә «бунт» күтәрә: кәләпүшен
«рәсми» очракта кисә дә, яланбаш йөри башлый. Моны абайлап алып, апалары
«кәләпүшеңне салма, киеп йөр» дип кисәтү ясаганнар. Моңа каршы Габдулла
кәләпүшенең сүтелгән җирен кармалап утырган да әйтеп куйган: «Дин
чыкмасмы дип никадәр актарсам да, бу кәләпүштән дин түгел, сүс кенә
чыга».
Яисә икенче бервакыт ул «Мөхәммәдия» китабындагы:
Аны белмәди кем рахман,
Бирептер айларга иман, —
дигән юлларны көйләгән дә кече Газизә апасына болай ди икән: «Менә бу
төштә, алла Адәм белән Хауваның бодай ашаганын белми калган, дип
әйтелгән ич. Бар нәрсәне күреп-белеп тора торган Ходайның бу эшне сизми
калуы ничек була инде?» Мондый «көфер» сүзләр белән ул белдекле карт
шәкертләрнең дә котларын алган.
Мөселман кеше чәчен кырып йөрергә тиеш, диләр — ул озын итеп чәч үстерә.
Мөселман кешегә тәмәке тарту, исерткеч эчү катгый тыела, диләр — ул
тәмәке тартырга өйрәнә, сырадан авыз итә башлый. Мөселман кеше биш вакыт
намазын калдырмаска тиеш, диләр — монысыннан бөтенләй үк баш тартырга
мөмкин булмаса да, хәйләгә керешә, ярты-йорты гына башкара. «Тукайдан
башка тәмәке тарткан шәкертне мин бер дә белмим (Габдулладан башка да
тартучылар булган, әлбәттә.— И.Н.), — дип сөйли замандашы. — Әллә яшереп
тартканнар? Ә Тукай ачыктан-ачык тартты. Бервакыт шулай уразада безнең
җәдит корпусының аскы катында, ашханәдә, кичкә таба аш пешерәбез. Тукай
авызына папирос капкан, шырпы тоткан килеш утыра. Үзе сорый: «Шәкертләр,
азан әйттеләрме әле?» Азан әйткән булса, папиросны кабызып җибәрмәкче.
Белеп торам, үзе ураза түгел. Юри шаяра.
Гомумән, мин аның ураза тотканын күрмәдем. Намазга да җиңел карый иде
ул. Беркөнне шулай иртән миңа болай ди: «Казый бәйләнмәсен. Әйдә, Гали,
намазның фарызын укып ташлыйк. Сөннәте чорт с ним».
Ләкин моннан әле Тукай уналты яшендә үк дәһрилеккә, атеизмга таба адым
ясаган икән дигән нәтиҗәгә килергә ярамый. Сәләтле, тырыш һәм зирәк
шәкерт Коръәнгә, хәдискә үтеп керә, ятлау белән генә канәгатьләнмичә,
аңларга тырыша һәм абайлап ала: татар кешесенә туган вакытыннан башлап
сеңдерелә торган күп кенә гореф-гадәт һәм кагыйдәләрнең ислам диненә
бернинди катнашы юк икән. Ул гына да түгел, Габдулланың зирәк акылы
Коръән һәм хәдистәге очы-очка ялганмаган урыннарны, күп кенә раслау һәм
риваятьләрнең бер-берсенә каршы килүен тотып ала башлаган. Заманы өчен
шактый кыю сүзләр ычкындыруын мәдрәсәдәге укыту-тәрбия тәртипләренә,
бирелә торган гыйлемнең билгеле бер өлешенә, мәгънәсез йола һәм
гореф-гадәтләргә һәм, гомумән, искелеккә каршы бунт күтәрүнең бер
чагылышы итеп карарга кирәк.
Шулай итеп, галим мулла, мөдәррис кыяфәтендәге маяк та сүнә. Соң, аның урынына нинди маяк кабынган?

8

Күп кенә бүтән халыклардагы кебек үк, татарларда да иҗтимагый фикер һәм
әдәби хәрәкәт, капитализмның феодализмны кысрыклый башлавы белән бәйле
рәвештә, мәгърифәтчелек баскычын узды. Төркия аша Франциядән һәм
Россиянең культура хәзинәсеннән яңа прогрессив идеяләр үтеп керә
башлады. 1861 елгы крестьян реформасыннан соң татарларда мәгърифәтчелек
бөтен бер хәрәкәт рәвешен алды. Мәгърифәтчеләр кеше ихтыярының тулысынча
Алла тарафыннан билгеләнү идеясен шик астына куеп, акыл культын алга
сөрделәр, кешене аң һәм әхлак ягыннан тәрбияләп, җәмгыятьне үзгәртеп
кору турында хыялландылар. Әдәбиятны алар әкият дөньясыннан йолып алып,
реаль дөньяга күчерделәр. Ләүхыльмәхфүздә, ягъни күк кенәгәсендә, шулай
язылганлыктан, бик күп җәфа һәм кыенлыклардан соң патша дәрәҗәсенә
ирешкән Йосыф, сихер көче белән йоклатылган Бәдигыльҗамалны эзләп йөрүче
Сәйфелмөлек, симия гыйлеме ярдәмендә кибәкне хәлвәгә әверелдерә алучы
Әбугалисина, гади адәм балаларында табыла алмый торган мәхәббәт утында
янып һәлак булган Таһир белән Зөһрәләргә алмашка Идел буйларында һәм
Урал тавы итәкләрендә яшәгән гап-гади сәүдәгәр, мулла, шәкерт, гап-гади
татар кызы, яучы карчыклар һәм башка реаль типлар килде.
Я.Моради китабында мондый юллар бар: «Менә бу вакытларда (1899 елда.—
ИЛ.) Габдулла әфәнде сандыгында төрле хикәя китаплары да күренгәлиләр.
Татар тормышыннан язылган «Рәдде Бичара кыз» исемле бер театр китабын
ул, әллә кайдан гына табып, бик тәмле генә иттереп укый вә тыңлаучыларны
бик хозурландырып, дәрт кертә иде. Бу драма кешеләре арасында Биби әби
исемле яучы карчык роле, белмим, күңеленә бик ошаганмы, һәрвакытта
диярлек Габдулла әфәнде Биби әби булып сөйләнеп йөри иде. Хәтта җәй көне
мин үзе-мезнең Гурьевта вакытта, Габдулла миңа язган бер хатында: «Биби
әби әйтә, йә, кызым, яшь вакытта хәзер авырыйсың да, хәзер тереләсең»,—
дип, латыйфа әйтеп, язып та куйган иде (авыру Ярулланы юату максаты
белән. — И.Н.)».
Тукайның соңыннан язылган бер мәкаләсеннән түбәндәге сүзләрне укыйбыз:
«Минем күңелемдә Галиәсгар әфәнде әсәрләреннән моннан әллә ничә еллар
элек, ярты сабый вакытымда ук, мәхәббәт орлыклары чәчелгән иде».
Яңа әдәбиятның Габдулла кулына кергән үрнәкләре «Рәдде Бичара кыз» һәм
Г.Камал пьесалары белән генә чикләнмәгән, әлбәттә. Мәгълүм булганча,
теге яки бу нашир, расходын күтәреп китап бастыра икән, керткән акчасын
файда белән кайтарырга омтыла. Моның өчен ул барлык чарасын күрә, сәүдә
каналларын файдаланып, китапны татарлар яши торган һәрбер төбәккә
җиткерергә тырыша. Шикәр-чәй, тоз-шырпы, читек-кәвеш, чүпрәк-чапрак
белән берлектә, китапның да кибет киштәләренә керүе яисә ат җигелгән
арбада яки җәяүле сатучының кечкенә чанасында авылларга таралуы ул заман
өчен табигый хәл булган.
Наширләр һәм китап сәүдәгәрләре Уральскины да читтә калдырмаганнар.
Габдулла белән бер вакытта мәдрәсәдә укыган Г.Хикмәтуллин 1903 елда,
материаль кыенлыкка түзә алмыйча, укуын ташларга карар иткәч, Габдулла
аңа китап сату эшенә китәргә киңәш бирә. «Мин аның киңәше белән Уральск
сәүдәгәре Латыйп хаҗиның Бүрле авылындагы кибетенә китап сату хезмәтенә
ялланып киттем».
Габдулланың сандыгындагы «хикәят китаплары» арасына М.Акъегет-Задә,
З.Бигиев, Ш.Мөхәммәдев, Ф.Кәрими, Р.Фәхретдинов кебек мәгърифәтче
язучыларның да повесть һәм хикәяләреннән кайберләре барып кергән дип
уйларга кирәк. Сатып ала алмаса, бүтән төштән дә табып укыган. Аның,
мәсәлән, Төхфәтуллиннарның китапханәсеннән файдаланганлыгы билгеле.
1905 елгы революция алды унъеллыгында иҗат иткән һәм югарыда исемнәре
телгә алынган язучылар арасында бер башка калкып торучы Гаяз Исхакый исә
яшь Тукайның да, һичшиксез, игътибар үзәгеннән урын ал-гии. «Тәгаллемдә
сәгадәт» белән «Кәләпүшче кыз» хикәяләрен һәм «Теләнче кызы» романын
сатып алып яисә бүтөнчә кулга төшереп укыганы хакында сүз алып ба-рырга
нигез бар. 1904 елда басылып чыккан атаклы «Ике мең елдан соң инкыйраз»
повестен исә кат-кат укып, җентекләвенә шикләнмәскә мөмкин. 1906 елда
язылган “Кем ул?” исемле мәдхиясендәге: «Кичән көнләрне уйга алдыран
кем, вә безә «инкыйразы» аңдыран кем?» — дигән сүзләр шул фикерне
куәтләсә кирәк.
Без әле күрербез, Г.Исхакыйның мәһабәт сурәте Тукайны соңгы көннәренә
кадәр озата барачак. Бу сурәт исә шагыйрьнең хыялында Уральскида, үсмер
чагында ясала башлаган. Сәгыйть Сөнчәләйгә язган бер хатында ул болай
ди: «Мин үзем дә Казанга килмәс борын: «Гаяз Исхаков ашыймы-эчәме икән?»
— дигән кызык бер шөбһәле фикердә идем».
Әмма Тукай шагыйрь булып танылды. Димәк, ул, барыннан да элек, шигъри
традицияләргә игътибар итәргә, шуларга таянырга тиеш иде. Бүтән талантлы
шагыйрьләр кебек үк, Тукай да күп кенә бүтән халыкларның поэзиясеннән,
әйтик, рус, төрек, билгеле күләмдә гарәп һәм фарсы шагыйрьләреннән үрнәк
һәм гыйбрәт алды. Шулай да аның игътибары беренче чиратта үзенең туган
поэзиясенә юнәлергә, иҗаты шул туфрактан үсеп чыгарга тиеш иде.
Тукайга кадәрге берничә гасыр эчендә иҗат ителгән тезмә әсәрләрне
нигездә өч төркемгә аерырга мөмкин. Берсе дини-әхлакый әсәрләр, ягъни
динне һәм дингә нигезләнгән әхлак нормаларын пропагандалый торган
дидактик поэзия. Икенчесе — суфичылык поэзиясе. Өченчесе — кешенең
җирдәге бәхетен яклый торган дөньяви гуманистик поэзия. Тукай,
үзеннән-үзе аңлашыла, беренчесен кире кагып, соңгысына таянырга тиеш
иде. Суфичылык поэзиясенә мөнәсәбәте исә катлаулырак. Пантеизм фәлсәфәсе
белән туендырыла торган бу поэзиянең җир тормышындагы
шатлык-ләззәтләрдән ваз кичәргә, Алла турында гына уйлап, үзеңне теге
дөньяга әзерләргә чакыруы белән Тукай, әлбәттә, килешә алмый. 1907 елда
язылган «Шигырьләребез» исемле мәкаләсендә ул ачыктан-ачык болай дип
белдерә: «Суфи Аллаһыяр вә Утыз Имәни хәзрәтләре бертөрле нәзымлырак
шигырь сөйли белмешләр исә дә, тик тәсаувыф бабында гына сойләгәннәр.
Әгәр ул әфәнделәр дөньяга вә аның халкына да бераз илтифат итеп дөньядан
киткән булсалар, хәзерге көндә исемнәре тагы да артык хәер илә зикер
ителер (Зикер итү — искә алу) иде». Шул ук вакытта суфичылык поэзиясе
Мәүла Колый, Һибәтулла Салихов, Шәмсетдин Зәки кебек көчле лириклар
бирде. Бу поэзиянең идея эчтәлеген кире какканы хәлдә, булачак Тукай ал
арның форма өлкәсендәге казанышларын файдаланмый кала алмады.
Менә берзаман, узган гасырның 20—30нчы елларында хәзерге Ульяновск
өлкәсендәге Иске Кандал исемле мишәр авылының бер мулласы тирә-якның
игътибарын җәлеп итә. Төп вазифасын «тегеләй-болайрак» башкарганы хәлдә,
ул дөньяны сөеп, тормыш бирә алган ләззәтләрне татырга тырышып яши.
Оста телле, туры һәм җор сүзле икән. Мәҗлесләрдә яисә көндәлек тормышта —
шигъри экспромтларны сибеп кенә тора. Берәрсен йомышка җибәрсә дә,
йомышын шигырь белән генә яза икән («И мулла Равилә, бу баланың
соравилә, биреп җибәр правилә», ягъни линейка).
Габделҗәббар мулла бик еш гашыйк булган һәм сөйгән кызларына озын шигъри
хатлар язган (тапшыру өчендерме, үзе өчен генәме, билгесез). Өч авылның
өч кызына адреслап язылган шигырьләрендә Габделҗәббар Кандалый үзенең
мәхәббәт утында янган йөрәген ачып сала, кызда да шундый ук ут кабызырга
тырыша, үзенә хатын булырга димли. Күндерү өчен ул мулла ир белән гомер
итүнең рәхәтлеген, матурлыкларын күпертеп тасвир итә. Һәм, киресенчә,
мужик белән торуның авырлыгын, ямьсезлеген натуралистик детальләр
ярдәмендә күрсәтә. «Габделҗәббар әл-Кандалый әфәнденең шигырьләре ул
кадәр ук тәгаллыксыз (Тәгаллык — бәйләнеш (строфа эчендәге һәм строфалар
арасындагы мәгънәви бәйләнеш күздә тотыла) булмаса да, шактый әдәпкә
һәм әдәбиятка хилаф җирләре бардыр», — дигәндә, Тукай әнә шуны күздә
тота.
Шулай да, Кандалый шигырьләре татар поэзиясендә моңарчы күрелмәгән зур
яңалык иде. Аларда суфичылыкның исе дә юк. Саф татарча язылганнар,
поэтик чараларының күбесе халык иҗатыннан алынган.
Кызганычка каршы, поэзиядәге бу яңа тавыш, яңа сүз озак еллар буе
ишетелми тора. 1884 елда гына әлеге өч шигъри хат К.Насыйриның
«Фәвакиһел-җөләса» китабында дөнья күрә. Моннан соң инде шагыйрьләр, шул
исәптән Тукай, бу әсәрләрне читләтеп уза алмадылар.
Габдулланың шигъри талантын уяткан, эстетик зәвыгын тәрбияләгән,
әдәбиятка карашын калыплаштыруга (төргеч ясаган әдәби факторлар күп һәм
төрле: халык авыз поэтик иҗаты, иске татар поэзиясе, мәгърифәтчелек
реализмы әдәбияты, рус классик поэзиясе, гарәп, фарсы, төрек поэзияләре

Әнә шул факторлар Габдулланың шагыйрь булып китүемә мөмкинлек
тудырдылар. Әмма бу мөмкинлекнең чынлыкка әверелүе өчен, ягъни
Габдулланың, кулына каләм алып, шигырь яза башлавы өчен ниндидер үрнәк,
гыйбрәт, тышкы тәэсир кирәк, икенче төрле әйткәндә, бу талантның әдәби
атмосферага эләгүе кирәк иде.

9

Рифмалы итеп, тапкыр җавап бирүдә, такмак, җыр һәм сатирик куплетлар
чыгаруда осталыгын күрсәтергә өлгерсә дә, яңа гасыр кергәнче, аңарда
шагыйрь булу нияте әле сизелми.
Менә 1900 елда Уральскига Мирхәйдәр Чулпаный исемле шагыйрь килеп чыга.
Моннан күп еллар элек «Мотыйгыя» мәдрәсәсен тәмамлаган бу кеше Самара
губернасының Бозаулык шәһәре тирәсендәге бер авылда мулла булып тора
икән. Үзенә күрә ул идея кешесе булган, патша хөкүмәтенә билгеле күләмдә
оппозициядә торган. Дөрес, Чулпаныйның оппозиционлыгы күбрәк дини
кысулар, хөкүмәтнең татарларны христианлаштыру сәясәтемә бәйле булган.
1890—1891 еллар тирәсендә ул, мәсәлән, көчләп чукындырылган бер кызны
Җаекка алып килеп, яңадан ислам диненә кайтару өчен тырышып йөргән,
судка эләгеп, берничә ай төрмәдә утырып чыккан. Шаукымы Мотыйгулла
хәзрәткә һәм Уральскиның кайбер бүтән кешеләренә дә тигән.
Авыр вакытта ярдәм кулы сузганы өченме, әллә Мотгыйтулла мулланы,
гомумән, остазы итеп якын күргәнгәме, Мирхәйдәр, ел саен Уральскига
килеп, мәдрәсәдә берничә атна торып китә икән. Шигырьләрен ул, остазлары
Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов, Шәмсетдин Зәки кебек үк, «югары
стильдә», ягъни авыр аңлаешлы корама телдә язган.
Габдулла үз гомерендә беренче мәртәбә тере шагыйрьме күрә. Күрә генә
түгел, бәлки, аның белән якыннан таныша. Чулпаныйның соңгы килүләрендә
инде 16—17 яшьлек яшь егет белән 40—50 тирәсендәге шагыйрь арасында
үзенчәлекле дуслык урнаша. Алар су буйларына төшәләр, бакчаларга
баралар, кырга чыгып йөриләр. Чулпаный яшь дустына башыннан кичкәннәрен
сөйли, шигырьләрен көйләп укый. Алар еш кына бергәләп тә көйләп-җырлап
утыралар икән. Бер җырлары замандашларының хәтерендә калган.
Харап итте бези, һай, бу җәһаләт,
Нәләр япты безә, аһ, бу сәфаләт.
(Җәһаләт — наданлык, Сәфаләт — түбәнлек).
Габдулла, Чулпаный белән аралаша башлагач, күрә: шагыйрь һич тә нурларга
өртелгән ярым адәм, ярым рух булган зат түгел икән. Шушы ук мәдрәсәдә
укыган, гап-гади авыл мулласы булудан ерак китмәгән. Дөрес, бастырып
чыгарган китаплары юк. Әмма ул моның чарасына керешмәгән. Шигырьләре
китаптагылардан бер дә ким түгел. Җитмәсә, гаруз дигән шигырь гыйлемен
ничек яхшы белә! Юк инде, моны гади бәетче дип әйтә алмыйсың. Шагыйрьләр
аерым камырдан ясалмаган икән, ни өчен Габдулла шагыйрь була алмасын?
Әнә шул гарузны гына өйрәнеп аласы бар.
Мотыйгулла хәзрәтнең бер хатыннан без мондый юлларны укыйбыз: «Шушы
елларда (1902—1903 елларда. — И.Н.) мәдрәсәмездә Габделвәли намында (Нам
— исем) бер төрек шәкерте бер кыш, бер җәй торган иде. Тәсадефи
(Тәсадефи — очраклы) уларак Габделвәли әфәнде шагыйрь иде. Тукаев та
берәр сәнә мөкатдәм генә үземнән «Мохтасар-әл кәфи фи кыйсме әл-гарузз
вәәль-кавафи» китабының кафия (Кафия — рифма) кыйсмен (Кыйсем — кисәк)
калдырып, фәкать гаруз кыйсмен генә укыган, гарәпнең ун-уналты төрле
шигырь вәзеннәрен, тәкътигъларын (Тәкътигъ — кисәкләргә бүлү (бу урында 
«вариантлар» мәгънәсендә) кыскача гына укып, мәдхәле шигырьгә (Мәдхәле
шигырь — шигырьгә кереш) юл тапкан иде».
Димәк, Габдулла гаруз дәресләренә 1901 елда, ягъни Мирхәйдәр Чулпаный
белән танышканнан соң, аның тәэсире һәм киңәше белән йөри башлаган. Ул,
гыйлемгә зур өмет баглаганга күрә, ихлас куеп өйрәнгән булса кирәк. 1905
елда язылган бер шигырендә Тукай болай ди:
Дәм бәдәм* илһам идәр дәрдең бәңә гыйльме гаруз,
Нә кадәр язсам да, яздым җөмлә илһамыңлә бән.
(*Дәм бәдәм — һәрвакыт).
Мотыйгулла мулланың хатында телгә алынган Габделвәли Әмрулла Истанбул
дарелфөнүне (Югары уку йорты) студенты булып, Габделхәмитнең канлы
режимына каршы башлаган хәрәкәттә катнашканлыгы өчен кулга алыну
куркынычы тугач, качарга карар иткән икән. Ни өчен Россиягә качуы, ни
өчен нәкъ менә Уральскины сайлавы безгә билгеле түгел. Ихтимал, ул
Мисырдан кайтып баручы Камил Мотыйгыйга юлыккандыр да, аның киңәшен
тотып, Җаекка юл тоткандыр.
Габделвәли Габдулладан бер-ике яшькә олырак икән, буйга калкурак,
гәүдәгә дә тазарак. Икесе дә, тормышның, вак-төякләренә илтифат итмичә,
идеал хакына яшәгәнгә, әдәбиятны үлеп яратканга, бик тиз уртак тел
тапканнар, дуслашып киткәннәр. Мәдрәсә турында сүз чыкса, дип яза
Г.Кариев, «Габдулла әфәнде мәдрәсәдә иң матур хатирәгә шул шәкертне
сөйли иде. Шул шәкерт берлә алар җәй буе бергә җырлап, бергә йөреп, ач
булсалр да, рәхәт, хозур үткәргәннәр».
Көз җитеп, шәкертләр җыелгач, әлеге хозур, әлеге рәхәтлек кими төшә.
Иске фикерле, надан һәм тәрбиясез шәкертләр Габделвәлигә кырын
караганнар, төрлечә мыскыл итәргә, тынчу мәдрәсәләрдә уйлап чыгарылган
Тупас «кызык итү»ләр белән тормышын агуларга тырышканнар. Күзе ачыла
башлаган шәкертләр дә көнчелек аркасында Габделвәлине өнәп бетермәгәннәр
булса кирәк: ничек инде Габдулла, әллә кайдан килгән төрек малаена
мокиббән китеп, үз иптәшләренә арт белән борыла? Габдулла һәм аның иң
якын берничә дусты булмаса, Габделвәли, белмим, мәдрәсәдә торып кала
алыр иде микән?
Шушы бер ел эчендә, Габделвәлигә материаль һәм мораль ярдәм күрсәткәне
кебек, Габдулла үзе дә бу егеттән күп нәрсә алган. Габделвәли аңарга
төрек әдәбияты, аның тарихы, әдипләре, төрек поэзиясе һәм шагыйрьләре
турында күп нәрсә сөйләгән, француз әдәбияты турында шактый мәгълүмат
биргән. Үзе оригиналда укыган француз романнарының эчтәлеген Габдуллага
сәгатьләр буе сөйләп утырганлыгы билгеле.
Габделвәли яшь дусына үз шигырьләрен дә укыган, әлбәттә. Хәтере
саклагандырмы, әллә күчереп алган булганмы, Габдулла соңрак төрек
студентының кайбер шигырьләрен дусты Г.Кариевка да укып күрсәткән.
Мирхәйдәр Чулпаный һәм Габделвәли Әмрулла аерым эпизодлар гына булып
калган хәлдә, ерак Уральск шәһәрчегендә әдәби атмосфера булдыру шәрәфе
башлыча Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин өстенә төшә. Матбугат иреге яулап
алынгач чыга башлаган дистәләрчә тагар газеталарының вакыт ягыннан
өченчесе, әдәби журналлардан беренчесе, сатирик журналлардан икенчесе
нәкъ шушы кечкенә генә Җаек каласында пәйда булган икән, бу һич тә
очраклы хәл түгел. Чыгарырга рөхсәт алу өчен прошение артыннан прошение
язучы, присутствие бусагаларын таптаучы, Петербург юлларын гизүче, эш
башлау өчен төрлечә акча табыштыручы кеше нәкъ менә Камил Мотыйгый була.
Камил абруй казана башлаган галим хәзрәт гаиләсендә беренче бала булып
дөньяга килә, кадер-хөрмәт эчендә үсә. Вакыты җиткәч, әтисенең
мәдрәсәсенә укырга йөри башлый. К.Мотыйгый истәлегендә болай ди: «…
шәкертләр мине үзләренең остазларының баласы дип бик кадерләп йөртәләр
иде. Мин шул сәбәпле андый-мондый гына вак-төяк шәкертләргә аслан
илтифат итми торган идем вә алар белән бер дә катышмый идем».
1902 елга кадәр Габдулла белән дә алар аралашмаганнар диярлек. Дөрес,
Мотыйгулла хәзрәт шәригенең улын Камиле белән катыштырырга теләп,
Габдулланы үз өенә китереп караган. Ләкин Камил өчен бу малай —
«андый-мондый гына вак-төяк шәкерт». Габдулла исә кимсетү-ле мөнәсәбәтне
күтәрми торган «кыргый» табигатьле.
Камилгә уку җиңел бирелгән. Һәм бу гаҗәп тә түгел: шактый әзерлекле
килеш мәдрәсәгә барып керә, хәлфәдән ишеткәннәренә атасы әйткәннәр
өстәлә тора. Бер заман Камил үзе дә, анасы да, ихтимал, Мотыйгулла мулла
да Җаек мәдрәсәсе Камил өчен таррак дигән фикергә киләләр. Каядыр
читкә, зуррак мәдрәсәгә җибәрергә карар кылына. Хәзрәт үзе укыган Кышкар
мәдрәсәсен кулай күрсә дә, остабикә каршы төшкән: «Юк инде, минем
угылым синең кебек авыл мулласының угылы түгел, шәһәргә барсын», —
дигән. Камилне Казанга Касыйм хәзрәт мәдрәсәсенә озаталар.
Бер елдан соң Камил әйләнеп кайта һәм ни өчендер яңадан бармый. Өйләнеп
җибәрә. Үз мәдрәсәләрендә тагын бер ел чамасы вакыт үткәргәч, Истамбул,
Мисыр якларына юл тотып, Каһирәдәге «Әл-Әзһәр» мәдрәсәсенә барып керә
һәм бер елдан артык укый.
Менә безнең Камил Мисырдан кайтып төшә. Өстендә яшел чапан, чапан
астында карлыгач койрыклы фрак, ак жилет, башында кызыл фәс, аягында
заграничный кара штиблет. Озын, төз гәүдәсен тагын да турырак тотып,
уртасы калку матур борынын югары чөеп, эре генә йөри.
Үзен эре тотарга нигез дә бар: егермене тутырыр-ту-тырмас, зур-зур
шәкертләргә элек мөдәрриснең үз кулында булган кайбер дәресләрне укытып
кара әле син! Нинди дәресләр диген әле! Мантыйк, хәдис, тәфсир, фикъһе.
Боларны ни дәрәҗәдә тирән белгәндер, шәкертләрне ничаклы
канәгатьләндергәндер, әйтүе кыен. Үз үзеннән, күп белүеннән канәгать
булуы, шуны күрсәтергә тырышуы исә — хак. Әмма ни өчендер ул бигрәк тә
Мисыр мәкаме белән оста итеп Коръән укуы белән  горурланган.  Кайвакыт, 
мәзин урынына манарага  менеп, гадәттән тыш каты кычкырып азан әйтә
икән.
Билгеле инде, Камилнең төс-кыяфәте, үзен тотышы, күп җирләрдә булып, күп
нәрсә күргәнлеге, күп белүе 16 яшьлек Габдуллага шактый көчле тәэсир
иткән. Ул анарга якынаерга, аңардан өйрәнергә тырышкан: «Габдулла әфәнде
шул вакытларда минем иң сөекле вә миңа  иң артык ихлас баглаучы шәкерт
булып китте».
Габдулланы тагын К.Мотыйгыйның яңалыкка омтылуы, кайнап торган энергиясе
һәм мавыгучанлыгы үзенә тарткан. Дөрес, Камилнең мавыгулары артык озын
гомерле булмый, бер-берсен алыштырып тора. Әмма һәркайсына гаять зур
дәрт белән керешә, энергиясе кайнап тора башлый, дәрте бүтәннәргә дә
йога.
Хәлфә булып алгач, ул яңача, дөресрәге, Каһирә мәдрәсәсе үрнәгендә укыту
белән мавыгып киткән. Үзе төрлечә кыландырып караган, әмма бөтен
мәдрәсәгә яңа тәртип кертә алмаган. Камилгә исә яңалык үзеннән чыксын да
күзгә бәрелеп торсын, нәтиҗәсен озак көттермәсен.
Менә ул мәдрәсәдә «Гыйльми мәҗлес» исемендә әдәби түгәрәк сыман бер
нәрсә оештырып җибәрә. Күзе ачылганрак шәкертләр җыелалар, яңача уку,
яңача яшәү турында үзләренең фикерләрен чыгып сөйлиләр, яза торган нары
шигырьләрен укыйлар. Шул ук Камил инициативасы белән «Мәгариф» исемле
стена газетасы һәм «Эльгасрелҗәдит» исемле кулъязма журнал чыгарыла
башлый.
«Мәгариф»  газетасының 1904 елгы 15 нче санында «Гыйльми мәҗлес» исемле бер мәкалә басылган.
«Үткән пәнҗешәмбе көн кич белән безнең «Мәдрәсви Мотыйгыя»да беренче
тапкыр гыйльми мәҗлес булды. Бу мәҗлескә мәдрәсәбездәге барлык укучылар
килгән иде. Әдәбият мәсьәләләре турында күп сүзләр сөйләнде. Һәркемгә
теләгәнчә сөйләргә ихтыяр бирелде. Берничә кирәкле мәсьәләләр турында
киңәшләр һәм аңлашулар улынып, мәҗлес гадәттән тыш тәртип белән
үткәрелде. Хәзергә бу мәҗлестә каралган бу мәсьәләләрне язмый, тик
мәдрәсәи Мотыйгыя әдибе Габдулла Тукаевның шул мәҗлестә бик зур
муаффәкыять (Муаффәкыять — уңыш) белән, мәдрәсәбезнең яңа назиры
Вәлиулла Хәмидуллин турында укыган бер шигьрен язу белән
канәгатьләнәбез».
Габдулланың «Гыйльми мәҗлес»тә һәм газета-журналда актив катнашуын, 1904
елда мәдрәсәнең беренче шагыйре булып саналганын үзебез өчен билгеләп
үтик тә, К.Мотыйгыйның язучылык һәм наширлек эшчәнлегенә күчик.
«Гыйльми мәҗлес» һәм «вакытлы матбугат»ның башында торудан Камил
канәгатьлек алса да, аның энергиясе күбрәкне тели башлый. Кулъязма
кулъязма инде. Типографиядә бастырып таратасы иде менә. Газета-журнал
чыгару турында ул елларда әле сүз дә булырга мөмкин түгел. Ә татарча
китаплар басылып тора. Нигә Камилгә дә китап чыгармаска?
К.Мотыйгый бер фикергә килдеме, икеләнеп, шикләнеп, озын-озак уйлап
тормый, тота да үз тормышыннан алып, «Бәхетле Мәрьям» исемле бернәрсә
язып ташлый. Кулъязма Петербургка китә (авторның үзенең баруы да
ихтимал), 1903 елның 13 июнендә цензурадан уза һәм озакламый басылып та
чыга.
Камил, билгеле, тагын да үсеп киткән, шул ук елда «Тәрҗемәтел-җәзария»
исемле китабы да басылып килгәч, үзен чын язучы итеп саный башлаган.
1907 елдан соң, наширлек һәм редакторлык эшеннән китеп, җырчы булып
танылгач, кулын күкрәгенә кушырып төшкән рәсемен почта открыткасы итеп
эшләтүе һәм «Мусульманский концертный певец, әдип» дип куюы очраклы
булмаса кирәк.
Камилнең «Бәхетле Мәрьям»не язуы Габдулла күз алдында була. Чөнки бу
вакытта инде алар еш очрашалар, якыннан аралашалар. Ихтимал, ул
Габдуллага әсәрен укыгандыр да, искәртмәләрен дә игътибарга алгандыр.
Кулъязманың Петербургка китүен дә Габдулла яхшы белгән. Әмма аның
китапка әвереләчәгенә ышанып бетмәгән булса кирәк. Чөнки бу вакытта инде
ул Камилнең кимчелекләрен күрә башлаган, каләменең барлыгына да ышанычы
зур түгел. К.Мотыйгый үзе үк моны раслый: «Тукай, — дип яза ул,—
иптәшләре арасында мине «бик йомшак кеше» дип сөйли, ә соңрак, 1905
елны, минем кулда җитәрлек материаль көч булмауга карамастан, берничә
төрле газета вә журналлар бастырып тарату эше артыннан хәзерләнеп,
тырышып йөргәнемне ишеткәч, минем турыда һәркем алдында ачык итеп: «Юк,
бу эшне Камил һичбер вакытта да булдыра алмас, булдыра алса да, Камилнең
андый эшкә керешүе сукыр тәвәккәллек кенә булыр, озак алып бара алмас,
бетәр», — дип, бәйләнеп йөрде».
Инде менә шушы Камилнең типография исе аңкытып торган китабы килеп төшә.
Габдулла аптырау катыш гаҗәпкә кала. Дөрес, бу хәл генә Камилнең
язучылык сәләтенә аның карашын үзгәртми. Әмма уйландыра: Габдулла
кулъязма матбугатта гына «басылган» бер вакытта, Камил, аның кебек итеп
яза алмаса да, китабын типографиядә чыгарды. Бу факттан соң Габдулланың
шагыйрь һәм әдип булу теләге һәм үзенә ышанычы, һичшиксез, тагын да арта
төшкән.
К.Мотыйгыйның «Вакыйга» исемле китабы Уральскида яшәп яткан Минһаҗетдин
Гайнетдинов исемле кешенең бәетләре һәм мөнәҗәтләреннән тора. Башта
К.Мотыйгый бу кешенең шәхесе, тормышы, башыннан кичкәннәре турында озын
гына мәгълүмат бирә. Авторның керепт сүзендә мондый юллар бар: «Бу
китапта ялган хәбәр язылмады. Шуның өчен бу китап асылсыз хикәя
китаплары кеби дәгелдер».
Исән-сау һәм гап-гади бер кешенең китап герое булып китүе дә Габдулланы
уйландырмый калмаган. Җаекның вак сәүдәгәре Сафи һәм аның хатыны Фатыйма
турында озын шигырь язарга керешүе әнә шул турыда сөйли. «Миңа иң
беренче укыган шигыре, — ди Газизә апасы, — Сафи абзый белән Фатыйма апа
турында иде. Ул шигырен укыгач, мин: «Моны син чыгардыңмы, әллә Камил
чыгардымы?» — дидем. «Аларның тормышын Камил кайдан белсен, мин яздым.
Мин аларга барып йөри идем ич», — диде».
Бу вакытларда инде К.Мотыйгый әдиплек һәм нәширлекне үзенең төп вазифасы
итеп карый башлаган. Характерына хас булганча, ул һәр эшен зурдан
кубып, шул эшнең танылган әһелләренә охшатып башкарырга яраткан. Бу
очракта да ул үзен бөтен бер нәшриятка тиңләп фараз иткән. Нәшриятның
исә конторасы булырга тиеш. Контора булдымы — аңа конторщик кирәк. Анысы
да табыла. Ә ул конторщик… Габдулла Тукаев. Эш бара, контора яза.
Басылып чыккан һәм басылачак китаплар турында Россиянең төрле
почмакларына игълан-хатлар җибәрелә. Килгән акча бәрабәренә китаплар
озатыла. Габдулланың конторщиклык эшчәнлеген аның түбәндәге җавап
хатыннан беләбез:
«Мөхтәрәм әфәндем!
“Тәмәдден* яхуд мәгарифе исламия” өчен (*Тәмәдден — мәдәниләшү)
җибәрелгән парәңез (Парә — акча) вакытында килмеш иде. Адресыңыз
дәфтәргә каид (Каид – язып кую, беркетү) улынмыш иде. Фәкатъ “тәмәдден”
китабының вәгъдәсендә чыкмамасына беркач гозер (Гозер – сәбәп) вә
сәбәпләр улды. Шимди (Шимди – хәзер) у китап өченче дәфга уларак тәслим
(Тәслим – тапшыру) улынды. Без у китаби инша аллаһе тәгалә шөбһәсез
бастырачагыз. Сезә һәм, басылдыгы кеби, эстәдегеңез кадәр җибәрәчәңез.
Уральск шәһәрендә
Мөхәммәдкамил әл-Мотыйгый-Төхфәтуллин өчен конторщик Габдулла Тукаев.
1904 сәнә, 11 декабрь».
Шулай итеп, уртак эш, уртак мәнфәгатьләр Габдулла белән Камилне
бер-берсенә шактый якынайталар. Бергәләп фотога төшүләрен шуның чагылышы
итеп карарга кирәк. Инициатива, әлбәттә, Камилдән чыккан. Киеме
йомарланып беткән, чын шәкерт кыяфәтле, кыска буйлы үсмер егет белән
(хәтта кул кысышып!) фотообъектив каршына басуны ул үзе өчен кимлек
санамаган. Камил, күрәсең, Габдулланың талантын инде таныган, каләме
йөгереклегенә ышанган, һәм үз эшенә җәлеп итүнең файдасын күреп алган.
Яшь иптәшенең кайбер чәнечкеле сүзләреннән һәм гамәленнән хәтере
калгаласа да, ачу сакламый, характерына хас булганча, үткәреп җибәрә,
оныта.

10

1903 елдан башлап Габдуллага җил гел уңай яктан исә, дисәк, хата булмас.
“Габдулланың кәефе бик шәп вә һәркемнән (Мөстәгъни — мохтаҗ түгел)
булып, җырлый-җырлый, үзе теләгәнчә торырга тотынган иде”, — дип яза
К.Мотыйгый. Иң әүвәл, материаль ягы хәзер зарланырлык түгел, һәрхәлдә,
үзе әйтмешли, тамак туярлык. 1903 ел, 30 июнь хатында апасы Саҗидәгә ул
мондый сүзләр яза: «Үзем дә хәзер тәмам мөстәкыйль булдым (материаль
яктан. — И.Н.). Бүләкләр җибәргәләрмен. Хәзер бу юлы җибәрә алмадым,
зинһар, рәнҗи күрмәңез». Шул ук адресатка язылган датасыз хатында ул
ярты кадак чәй, яулык һәм исле сабын җибәргәнен әйтә.
Ә килере? Югарыда саналган чыганакларга, күрәсең, К.Мотыйгый белән
булган хезмәттәшлеге дә өстәлгән. Барлык эшендә, «могтәбәр кешеләрчә»,
зурдан куярга яраткан К.Мотыйгый конторщик итеп тәгаенләнгән Габдуллага
күпмедер эш хакы билгеләми калмаган, әлбәттә. Аның «шул вакытта
(1903—1904 елларда.— И.Н.) мәдрәсәдә мин Тукайны материаль һәм мораль
күтәрешеп, аңарга күп ярдәм иттем», — дигән сүзләре шуңа ишарә. 1904
елда кечкенә шәкертләрне укыта торган Гомәр хәлфә Хөсәенов бәдәл (Бәдәл —
бүтән кеше өчен хаҗга бару) алып хаҗга киткәч, укучыларның бер өлешен
Габдуллага биргәннәр. Бу да аның килерен беркадәр арттырган һәм, аннан
да бигрәк, кәефе тагын да күтәрелүгә сәбәп булган: шәкерт кенә түгел
инде ул хәзер, хәлфә. Тукайның дүрт айга сузылган педагогик эшчәнлеге
турында үзе аңарда укыган Ш.Каюмов түбәндәгечә яза: «Ул тиз вакыт эчендә
укуга үзгәлек кертә. Мәдрәсәдә шартлар булмаса да, беренче мәртәбә кара
такта ясата. Ну такта шунда ук Гомәр хәлфә утыра торган тәбәнәк аяклы
өстәл янына асып куела… Тукай балалар укытканда бигрәк тә язуга,
телгә, хисапка игътибар итә, ул күбрәк яздыра… Без, Тукайдан укыган
балалар, киләчәктә дә аңардан укыйсыбыз килде. Ләкин хәлфә хаҗдан
кайткач, тагы иске хәлгә кайттык. Шулай булса да, кара такта үз урынында
калды. Хәлфә теләдеме, теләмәдеме, ул да файдалана башлады».
Габдулланың үзен тотышындагы бунтарьлык, ара-тирә яшьлек тилелегенә
тартым булган чыгышлары бу бер-ике елда тагын да кискенрәк төс ала. Чәч
җиткереп, яланбаш йөрү аның өчен инде гадәти хәл. Тәмәкене дә инде ул
качып-посып түгел, ачыктан-ачык тарта.
Боларны мәгънәсез бунтарьлыкка гына кайтарып калдырырга ярамый, әлбәттә.
Габдулланың үзенә күрә уңай программасы, уңай идеалы бар. Хәзергә әле
бу идеал XIX гасыр мәгърифәтчелек карашларыннан ерак китми. Габдулла һәм
фикердәшләренең протесты һәм бунтарьлыгы татарлар тормышындагы
искелеккә, наданлыкка, фанатизмга каршы юнәлгән.
Кәгъбә, мәсәлән, бөтен дөнья мөселманнары өчен изге урын. Башында
Габдулла торган бер төркем шәкертләр өчен ул бервакыт күңел ачу
объектына әверелеп китә.
Эш болай булган.
Гомәр хәлфә, хаҗдан кайткач, Габдулланың үтенүе буенча, хаҗ хәлләрен,
аерым алганда, Кәгъбәгә табыну церемониясен сөйләп күрсәткән. Аның
сүзләрен замандашы түбәндәгечә бирә:
«Кәгъбәтулланы һәр хаҗи җиде мәртәбә әйләнеп чыгарга тиеш. Ләкин болай
гади йөрү шикелле булмыйча, башка төсле йөрергә кирәк. Ул йөрү болай
була: ике кулыңны ике бөереңә таянып, ярым чүгәләп, кәкре-бөкреатлап,
алга-артка, уңга-сулга боргаланып, әлхасыйль, бөтен әгъзаларыңны
хәрәкәтләндерергә кирәк». Габдулла бик кыстагач, хәлфә йөреп тә
күрсәткән. Шәкертләр тәгәри-тәгәри көлгәннәр. «Әгәр Кәгъбәтулла
тирәсендә әйләнә торган хаҗиларны күрәсең килсә, сумасшедший домга гына
барырга кирәк икән», — дип, Габдулла тагын бер көлдереп алган.
Хаҗилар йөрүе шәкертләргә күңел ачар өчен озакка җиткән. Һәркөн идән
уртасына сандык яки өстәл куеп, Кәгъбә йөрешен йөрү башлана. Башлап
Тукай, аннан соң башкалар бу йөрешне кабатлыйлар.
Ул вакытта мәдрәсәләр ничаклы йомык яшәсәләр дә, илдәге иҗтимагый
хәл-әхвәлдән читтә кала алмаганнар. Власть ияләренә алар борчу салып
торганнар. Нәрсә укыталар анда? Нинди рухта тәрбиялиләр? Панисламизм һәм
сепаратизм кебек крамола таратмыйлармы?
Мәдрәсәләргә мөнәсәбәттә мәгариф органнарында ике төркем, ике фикер
көрәшә. Берәүләр, һичкичекмәстән, бу уку йортларын министрлык контроле
астына алырга, ана телендә укытуны туктатырга, рәсми программа нигезендә
дәрес бирүне кертергә кирәк, диләр. Икенчеләр исә, бу чараның хәвефле
булуын искәртеп, мәдрәсәләргә карата саграк сәясәт үткәрергә чакыралар.
Ике як та бер нәрсәдә берләшә: татарларның уку йортларын күздән
ычкындырмаска. Учебный округ попечительләреннән башлап городовойларга
кадәр, бик күп рәсми кешеләр шушы эшкә тартылалар. «Мотыйгыя»
мәдрәсәсенә инспекторларның килеп йөрүе турында мәгълүмат юк (мондый
күзәтү, әлбәттә, булган), полицейскийның исә атна саен диярлек мәдрәсәгә
килеп йөрүе безгә истәлекләрдән билгеле.
Озын мыеклы юан околодочный, үзен бик эре тотып, шәкертләр янына килеп
керү белән, беренче булып Габдулла аңа каршы бара икән. Йөзенә татлы
елмаю чыгарып, башын җүләргә салып, «Җантимер агай, Җантимер агай»,
ди-ди, тыңкыш тавыш белән сөйләшә башлый. Татарча, русчаны буташтыра,
татар сүзләренең ахырына «ский» кушымчасы ялгап җибәрә, арага полицияне
кимсетә торган сүзләрне дә ипләп кенә кыстырып куя. Шәкертләр тыела
алмыйча көләләр икән.
Шунысы кызыклы: Тукайның соңрак язган фельетоннарында без әлеге
«Җантимер» сүзен еш кына очратабыз. Бу сүзне ул полицейский һәм
жандармнарга карата куллана.
Булачак шагыйрь 1902—1904 елларда җиңел һәм күп язган. Чөнки Габдулла
инде шигырь техникасын үзләштерде, рифма үзеннән-үзе килә. Үрнәкләр дә
җитәрлек. Аннан да бигрәк, ул тормыштан алып язарга кирәклекне төшенде.
Күзәтүчәнлеге исә һич зарланырлык түгел.
Мәдрәсәдә җәдит сыйныфы ачылгач, Нури хәлфә беренче булып яңача укыта
башлый. Бик мактыйсы иде дә, булмый, чөнки мәдрәсәнең караучысы Мортаза
бай Гобәйдуллин тарафыннан тагылган бу хәлфә (аның кияве), надан булса
да, үзен белдекле саный, мәҗлесләр ярата, солдаттан калу өчен ниндидер
агу белән авызын кыйшайткан.
Менә шигырь туа:
Нурый да тугры —
Кыйшык торбадан
Төтеннәр тугры
Чыкса, дусларым.
Ватык та тишек
Тәрәзә, ишек;
Хәлфәсе кыйшык
Авыз, дусларым.
Уналты яшьлек шагыйрь өчен саф татарча язылган бу сатираны уңышсыз дип әйтеп булмый.
Менә бер заман Мортаза бай урынына мәдрәсәнең караучысы итеп Вәлиулла Хәмидуллин билгеләнә, һәм ул җиң сызганып эшкә керешә.
Көнчыгыш һәм иске татар поэзиясендә мәдхия һәм мәрсия жанрларының иң
шәрәфле урын тотканын белгән, тасвир объектын күтәренке, купшы һәм югары
стильдә күккә күтәреп мактау шигъриятнең чын хасияте дип аңлаган яшь
шагыйрь өчен менә дигән тема бу.
Исеме аның Вәлиулла, димәк, улыр әүлия,
Хамие дине Мөхәммәт һәм хәбибе әнбия*.

Тасвир итте мәдрәсәе гүя бер гәүһәр фишан,
Пакьлеге, гүзәллеге вирәдер оҗмахтан** нишан.
(*Исеме Вәлиулла, ягъни әүлия, Мөхәммәт динен яклаучы, пәйгам
бәрләрнең сөеклесе.
 **Мәдрәсәне ачык гәүһәр төсле сурәткә кертте, чисталыгы, матур
лыгы белән ул оҗмахны хәтерләтә).
Вәлиулла Хәмидуллин үзе исә эшенә намус белән караса да, әүлия һәм
пәйгамбәрләр белән беррәттән үк тора алмаган, әлбәттә. Әмма яшь шагыйрь
күзендә ул — әүлия, мәдрәсәсе — оҗмах. Чөнки поэтик традиция шуны таләп
итә.
Габдулланың шәриге һәм утырдашы Сафа Байтирәков мәкалә яза һәм
мәкаләсендә Габдулланы мактап та җибәрә. Менә тагын тема, тагын купшы
мәдхия:
Әхмәтсафа әфәнде — фазыйль(1) әдиптер кәнде(2),
Каләме могыйне милләт(3), Миръате хактыр(4) бәнде(5).
(1   Фазыйль — өстен.
2    Кәнде — үзе.
3    Могыйне милләт — милләткә ярдәмче.
4    Миръате хак — хаклык көзгесе.
5    Вәнд — мәкалә).

Бөтен иҗат гомере күрсәткәнчә, Тукайда язганнарын архивына салып бару,
тәртипкә китереп саклау дигән нәрсә булмаган. Яшьлегендә дә шул ук хәл:
яза да ташлый, язганнары кайсы кая таралып, югалып бетә. Шуңа күрә аның
кулъязма матбугатта чыккан һәм замандашларының хәтерендә сакланып калган
шигырьләре генә безгә билгеле. Шундыйларның тагын берсе белән бу
бүлекне тәмамлыйк.
Бервакыт Мортаза бай улы Садыйк өйләнә. Туйны зурдан кубып үткәрәләр.
Җаекның бик күп сәүдәгәрләре һәм кәсепчеләреннән кала, шәкертләр дә
чакырыла. Габдулла да мәҗлесләрнең берсендә була һәм аның урыны вак
сәүдәгәрләр янына туры килә. Шушы уңай белән язылган шигырендә мондый
юллар бар:
Итчеләр, тиречеләр бик күп иде,
Ит исе, тире исе аңкый иде…
Бар да сөйли кайда нәрсә алганын,
Бу базарда күпме табыш калганын.
Шулкадәр туйдым тире, ит исенә,
Валлаһелгазим, икенче бармамын.
Бу сатира инде Габдулланың Тукайга әвереләчәге һәм «Печән базары яхуд
яңа Кисекбаш» исемле атаклы сатирик поэмасын язачагы турында хәбәр бирә.

 


————————————————

ЭЧТӘЛЕК

Беренче бүлек.


КУЛДАН КУЛГА >>>

 Икенче бүлек.


МӘКТӘП БАСКЫЧЛАРЫ >>>

 Өченче бүлек.


ИРЕК ТАҢЫНДА >>>

 Дүртенче бүлек.


ТУГАН ТУФРАК >>>

 Бишенче бүлек.


МОҢЛЫ САЗ ЧЫҢНАРЫ >>>

 Алтынчы бүлек.


КИЛӘЧӘККӘ КАРАП >>>


 Җиденче бүлек.


СОҢГЫ СӘХИФӘЛӘР >>>


—————————————————

 {mospagebreak}

Өченче   бүлек

ИРЕК ТАҢЫНДА

1

Башкаланың Сарай мәйданында яңгыраган мылтык залплары, йөзләгән
эшчеләрне үтерү белән бергә, бик күпләр күңелендә патшага ышанычны да
үтерде: хокукны сорап түгел, яулап алырга кирәк икән!
Дәһшәтле яңгыраш Җаекка да килеп җитә, ил күгенә төшкән кан шәүләсе
җаеклыларны да сискәндерә. Моңарчы яшерен түгәрәкләр рәвешендә яшәп
яткан социал-демократлар һәм эсерлар, җанланып китеп, эшкә керешәләр:
листовка-прокламацияләр басып тараталар, эшчеләрне эш ташларга чакыра
башлыйлар. Менә яз җитә, һәм Уральск тарихында беренче мәртәбә маевка
үткәрелә.
Эшчеләр, укучы яшьләр һәм шәһәрнең алдынгы интеллигенциясе билгеләнгән
вакытка Зур Михайловская урамындагы кызлар гимназиясе янына җыела.
Аннары халык, колонна булып, җаеклыларның ял итү, күңел ачу урыны —
Ханская рощага таба юнәлә. Шәһәрне чыгуга, колонна өстендә ал байрак
пәйда була һәм «Яшәсен Беренче Май — хезмәт бәйрәме!» дигән сүзләр
кояшта ялтырап китә. Полиция килеп җитеп, демонстрацияне таратса да,
халыкның бер өлеше, Урал елгасының аръягына чыгып, маевка үткәрә.
Габдулла Уральскидагы беренче демонстрация һәм беренче маевканың шаһиты
булганмы? Әлбәттә. Кечкенә шәһәрдәге һәр шылт иткәнгә дә колак торгыза
торган үткенрәк шәкертләр, шул исәптән Габдулла, мондый зур вакыйганы
игътибарсыз калдыра алалармы соң! Җитмәсә, демонстрациянең башлану урыны
— кызлар гимназиясе — Мотыйгын мәдрәсәсеннән ерак түгел, Галиәсгар
Госманов өеннән бер кварталда, Габдулла укыган рус классы бинасының
каршысында гына. Егетнең демонстрацияне, ким дигәндә, полиция
таратканчыга кадәр озатып баруы бик ихтимал.
Моннан соң булган вакыйгалар, утка май сипкәндәй, ирек сөючән, бунтарь
Габдуллага яңа дәрт, яңа көч, яңа куаныч китерәләр. Революцияне ул
бәйрәм итеп каршы ала. 17 октябрь манифесты игълан ителеп, көтеп алынган
татарча газета чыга башлагач, Габдулла революцияне шигырь белән тәбрик
итәчәк:
Кайда китте цензурлык,
Коллык, тарлык, ким-хурлык?
Артка карасак борлып,
Ерак анлар калдыя.
Хәзергә әле аның «революционерлыгы», телдән әйткән кыю сүзләреннән тыш,
күбрәк өс-башында, үзен тотышында, кылган гамәлләрендә күренә. Менә ул,
кәләпүшне генә түгел, бәлки бүрек яисә фәсне атып бәрә дә башына кепка
киеп ала. Болай да була икән: берәр иптәше белән ул урам буйлап атлый.
Кулда кәкре башлы таяк. Башта кепка, аякта читек-кәвеш булса да, балак
тыштан чыгарылган. Берәр тәкъва татарның каршына килгәнен күрде исә,
кесәсеннән папиросын чыгарып каба да шырпысын чыжлатып кабызып җибәрә.
Иптәшенең тыярга тырышуына каршы: «Толчокчы ачудан буылсын әле», — дип
куя икән.
Замандашлары тагын Габдулланың еш кына рус картузы, озын киндер күлмәк,
киндер чалбар һәм аягына чабата киеп чыкканлыгы һәм хәтта шул кыяфәттә
бакчаларга барганлыгы турында язалар. Биредә шуклык кына түгел инде, яшь
Тукайның Лев Толстой белән мавыгуы, Толстойга охшарга тырышуы да бар:
әнә бит, бөек әдип чын крестьян кыяфәтендә җир дә сукалаган.
Габдулла бунтарьлыгының уңай «программасы» моңарчы да бар иде. Әмма
кешенең хөрлеген чикли, сәләтенең ачылып китүенә киртә булып тора торган
кара көчләрне ул күбрәк татар дөньясының үз эченнән күрә иде. Менә
алар: Рәкыйп мулла һәм Гайнетдин кари кебек сөрсеп беткән иске карашлы
муллалар, Фәтхетдин һәм Нури кебек надан хәлфәләр, Мортаза Гобәйдуллин
кебек байлыгына масайган купецлар, Хәсәнҗан Хөсәенов, Фатих Шәрипов,
«күктәк» Галим кебек вак сәүдәгәрләр һәм мещаннар…
Революция ялкыны кабыну белән, Габдулла татар тормышындагы күренешләрне
бөтен Россиядәге хәл-әхвәл белән бәйләп карый, әшәкелекләрнең башын
иҗтимагый-сәяси стройдан, патша хөкүмәтенең милли колониаль сәясәтеннән,
чиновникларның «әшчәнлегеннән» эзли башлый. Бернәрсә дә кинәт кенә
тумаган кебек, Габдулланың карашларындагы мондый сикереш, әлбәттә,
электән әзерләнеп килгән.
Бәдри абзый һәм аларның улы Камалетдинны һәм аларның Җаекка күчеп
килгәнлеген укучы, шаять, онытмагандыр. Күп еллар буе Габдулла белән
очрашкалап торган әнә шул Камалетдин аганың истәлеген укыганда, без
кызыклы фактка тап булабыз. Очрашуларының берсендә («Рус-япон сугышы
вакыты булса кирәк», диелә кулъязмада) шәкерт авылдашы аңа
түбәндәгеләрне сөйләгән. Габдулла «русны мактап, японнарның җиңелгәнен
әйтеп» русча шигырь язган да, җаен туры китереп,  «Уралец» газетасы
редакторына тапшырган икән. «Моны кем язды?» дигән сорауга яшь шагыйрь:
«Бер шәкерт язды», — дип җавап биргән. Редактор авторның үзе килергә
тиешлеген әйткәч, Габдулла күпмедер вакыттан соң редакциягә барып
чыккан. Аны кертми маташканнар: беренчедән, ниндидер бер малай,
икенчедән, өс-башы шәптән түгел. Мәсьәлә ачыклангач, Габдулланы редактор
янына кертеп җибәрәләр. Сөйләшү-аңлашу була. Ахырда редактор Габдуллага
болай дигән: «Мондый шигырьләрне син һәрвакыт язып тор. Без сиңа һәр
юлына биш тиен түләрбез».
Истәлекләргә сак карау тиеш булса да, Камалетдин аганың бу фактны уйлап
чыгару ихтималы юк, дип кистереп әйтергә мөмкин. Дөрес, без хәзергә
телгә алынган шигырьнең басылган яки басылмаган булуын да, яшь
шагыйрьнең «Уралец»ка кабаттан шигырь бирүен яки бирмәвен дә белмибез.
Чөнки бер генә китапханәдә дә газетаның тулы төпләмәсе юк. Әмма шунысы
ачык: 1904 елда ук Габдулла чагыштырмача прогрессив юнәлешле «Уралец»
газетасын укып барган һәм, гомумән, илдәге сәяси хәлләр белән
кызыксынган.
Яшь шагыйрьнең рус телендә язган шигыре чынлап та патриотик рухта
булганмы, моны хәзергә берничек тә раслап булмый. Әмма бу темага
мөрәҗәгать итүе һәрьяклап игътибарга лаеклы.
Татарлар милләт булып формалашкан заманда, укымышлы катлауларның
игътибарын Япония җәлеп итә. Чынлап та бит, кайчандыр Азия континентының
бик күп мәмләкәтләреннән бер ягы белән дә аерылып тормаган, элек аз
билгеле булган чагыштырмача кечкенә генә Япония XIX гасырның икенче
яртысыннан башлап гаять кызу темп белән үсеп китә.
Татар милләтенең икътисад һәм культура ягыннан артта сөйрәлүенә ачынган
XIX гасыр мәгърифәтчеләре Япониягә күз тегәләр дә сорау куялар: бу
могҗизаның сәбәбе нәрсә? Кәм җавап та бирәләр: тырышлык һәм мәгърифәт,
фән һәм техника. Бу җаваплар яшь Тукайның да колагына керми калмаган.
Менә ул Галиәсгар Камалның «Өч бәдбәхет» пьесасыннан түбәндәге сүзләрне
укый: «Әле моннан ун ел электәрәк кенә японның исеме дә беленгәне юк
иде. Ә хәзердә японнар мәгърифәт тәхсил (Тәхсил — бер нәрсәне булдыру,
гыйлем алу, уку) кыйлып, бөтен Европа гыйндендә (Гыйндендә — янында,
каршында) могтәбәр булдылар, һәрбер җирдә сәүдәгәрләре йөреп тора.
Никадәр электриклар, никадәр телеграфлар ясадылар. Ул газеталарының
очы-кырые юк. Безнең мөселманнар да мәгърифәт тәхсил кыйлырга тырышырга
кирәк».
Әнә шул Япония 1904 елда тота да Россиягә каршы сугыш ача. Тешләренең
ныклыгын, тырнакларының үткенлеген күрсәтеп өлгергән булуына карамастан,
укымышлы даирәләргә бу бүренең филгә ташлануы кебек тоела. Чөнки
беренчесе кеп-кечкенә утрауны биләп торса, икенчесе — территориясе
ягыннан дөньяда иң зур ил. Рәсми патриотик шау-шу да әнә шул
хис-тойгыларның куәтләнүенә китергән. Яшь Тукай да, шул шаукымга
бирелеп, рус телендә патриотик шигырь язып ташласа гаҗәпмени?
Ләкин бу ни хәл? Безнең шанлы гаскәребез бер дә уңышка ирешә алмый. Ул
гына да түгел, Порт-Артурны калдырып чыктылар, бөтен бер армияне
югалттылар. Әнә бит мәгърифәт нишләтә! Дөрес, бездә дә мәгърифәт юк
түгел. Күрәсең, без ул мәгърифәттән файдалана белмибез. Филнең, җиңелеп,
солых соравына кем гаепле? Күп сугышларда батырлык күрсәткән гади халык
һич тә гаепле түгел. Димәк, булдыксыз офицерлар, карак интендантлар,
сатлык генераллар гаепле. Ул гына да түгел, гаеп министрларга, хәтта
патшаның үзенә үк барып тоташмый микән әле? Күрәсең, мәмләкәтнең
нигезендә үк ниндидер зур кимчелек бар.
Тукайның «Хөррият хакында» (1905) исемле шигырендә «Тигез булды закунда
татар, урыс, япун да» дигән тезмә бар. «Сорыкортларга» (1906) шигырендә
«билбанзай» сүзе очрый. Япония белән кызыксынмаса, сугыш хәлләрен
күзәтеп бармаган булса, белмим, бу сүзләр шагыйрьнең күңеленә һәм теленә
килер иде микән?
Габдулланың рус-япон сугышы белән бәйле рәвештә Россиядәге сәяси хәлләр
турында уйлана башлаганлыгын раслый торган аеруча кыйммәтле документ —
«Война и дума» дигән брошюрадан алып тәрҗемә ителгән «Мөхарәбә вә
Государственная дума» исемле мәкалә. Брошюрада һәм тәрҗемәсенең дөнья
күргән кадәресендә сугышның асылы, аны китереп чыгарган сәбәпләр,
сугышның Россия иҗтимагый-сәяси строеның череклеген чагылдыруы
большевистик позициядән торып аңлатылган.
Дөрес, Габдулланың бу брошюрага мөрәҗәгать итүе 1905 елның ахырына һәм
1906 елның башларына туры килә. Без исә аның 1905 елгы революцияне нинди
мәгънәви багаж белән каршылавы турында сүз башлаган идек. Ләкин бит
1906 елларда шактый күп санда революцион брошюралар чыгарылган. Шуларның
шактый өлеше, Уральскига да килеп җитеп, Тукай күзенә чалынган.
Андыйлар арасыннан нәкъ менә рус-япон сугышына бәйле булганын сайлап
алуын бу сугыш турында уйлануларының дәвамы итеп карарга кирәк.

2

1912 елда, ягъни яңа революцион күтәрелеш чорында, Тукай үзенең бер
шигырен «Без «бишенче» елны бер көнне уяндык таң белән» дигән сүзләр
белән башлый.
Әйе, Габдулланы 1905 елгы революция гөрелтесе уятты. Менә ул беравык
ис-акылын җыеп тора да эшкә җиң сызгана башлый. Яратып, баш-аягы белән
чумып, алны-ялны белмичә эшли торган көннәре инде ерак түгел. Кулъязма
стена газетасы һәм журнал чыгарганда яисә К.Мотыйгый язган әсәрләрне,
мең бәла белән китап рәвешенә китереп, сату-тарату белән шөгыльләнгәндә,
алар, ягъни Камил белән Габдулла, һәркөнне үк булмаса да, атнага бер
яки ике мәртәбә чыга торган газета, айлык журнал турында күпме
хыялландылар, авыз суын корытып, күпме сөйләделәр! К.Мотыйгый исә,
характерына хас булганча, сөйләнеп кенә калмыйча, рөхсәт алуга өмет юк
чакта ук, журнал чыгаруга чын-чыннан әзерлек эше башлый. 1904 елның 23
ноябрендә танылган язучы һәм публицист Фатих Кәримигә язган хатында
болай ди: «…Һәззә (Һәззә — бу) журнал нәшере хакында кәндем (Кәндем —
үзем), руслардан бәгъзе зате кибаре (Зате кибаре — зур кешеләр) васита
(Васита — арадашлык) идәрәк, махсус мәхкәмәләре (Мәхкәмә — хөкем йорты,
учреждение) мөрәҗәгать итмәктә булыныюрым». Хаттан күренгәнчә, Камил
инде типография, татарча хәрефләр булдыру, берничә шәкертне, наборщиклык
һөнәренә өйрәтү өчен, берәр якка җибәрү турында уйлый башлаган.
Болар белән генә чикләнмичә, К.Мотыйгый шул вакытның күренекле
шәхесләренә журналда катнашырга үтенеп хатлар белән дә мөрәҗәгать иткән.
Кулъязма «Әльгасрел-җәдит»нең 8 декабрь санындагы мәкаләсендә ул андый
кешеләрнең исемнәрен тезеп чыга да аларның журналга язарга вәгъдә
биргәнлекләрен әйтә. Исемлектә «Мөрәттип» (Мөрәттип — наборщик)
«Габдулла Тукаев» та бар. Ни өчен мөрәттип? Бу сорауга без шул ук
мәкаләдән җавап табабыз: «Габдулла Тукаев исә Мөхәммәт-Фатих әфәнде
(Кәрими. — И.Н.) матбагасына килеп, мөрәттиплек үгрәнеп кәләчәге
тугрысында мөгаһәдә (Мөгаһәдә — договор) идеште. Бер иптәше илә идарә
хәрәҗәте (Хәрәҗәт — чыгым) илә Оренбургта бер-ике ай кадәр дорып,
матбага гыйлеме үгрәнеп көләчәктер».
Планнар зур… Тик бер «кечкенә» генә нәрсә җитми: Хөкүмәтнең рөхсәте.
Камил җирле учреждениеләргә йөреп карады — эш чыкмады. Петербургка
прошение җибәрде — тискәре җавап килде.
1905 ел башларында тагын бер прошение китә. Шактый көттереп җавап килә.
Рөхсәт үк булмаса да, бусы инде шактый өметле, газета яисә журнал чыгару
өчен тиешле сума һәм материаль база (ягъни типография һ.б.) кирәк, әгәр
шулар булса, бу мәсьәләгә яңадан кайтырга мөмкин, дигәннәр. К.Мотыйгый
анда сугыла, монда сугыла, киңәш-табыш итә башлый. Көннәрдән беркөнне
«Уралец» газетасының редакторы аңа мондый киңәш биргән: нигә сезгә
мәшәкать чигеп һәм расход тотып яңа матбага торгызырга? Сатып алыгыз
«Уралец»ны матбагасы-ние белән. Безнең Камил, муеннан бурычка чумып,
кардәш-ыруын, берме, икеме «меценат»ны янчыкларын чишәргә күндереп һәм,
кайбер риваятьләргә караганда, хатынының приданын сатып, тиешле суманы
туплый да типография хуҗасы һәм  «Уралец»ның нашире булып ала. Хөкүмәт
органнарына инде хәзер татарча газета-журнал чыгаруга рөхсәт бирүдән
бүтән чара калмый. «1905 елда (җәйгә таба. — И.Н.), — дип яза Мотыйгый, —
мин Уральскида матбага алып, татарча газеталар чыгарырга уйлагач,
Габдулла әфәнде, үзенең үтенүе буенча, минем матбагама хәреф тезәргә
(наборщиклыкка) керде. Матбагада иң әүвәл русча вә мөселманча хәрефләр
тезәргә өйрәнде». «Үзенең үтенүе буенча» дигән сүзләрне моннан ярты ел
гына элек Габдулланы «мөрәттип» дип атавы һәм типография эшләренә
өйрәтер өчен Оренбургка җибәрергә ниятләнүе белән ничек яраштырырга?
К.Мотыйгый, күрәсең, расход тотып читтә өйрәтүгә караганда, әзер
наборщиклар чакыру дөресрәк булыр дигән фикергә килгән. Габдулланың
талантын һәм каләм көчен күбрәк күрә барган саен, егетне «дәрәҗәлерәк»
эштә файдалану фикере ныгый барган.
Габдулла исә бүтәнчә уйлый. Камил — хәзер типография хуҗасы һәм
«Уралец»ның нашире. Габдуллага, шәкертлектән котылып, мөстәкыйль яшәргә
җай чыгып тора түгелме? Нигә, мәсәлән, матбагага эшкә кермәскә? Дөрес,
рус газетасында ул башкарырлык бердәнбер эш (анысы да беркадәр
өйрәнгәннән соң) хәреф җыю. Камил күзендә бу бик үк абруйлы эш саналмаса
да Габдуллага алай тоелмаган.
Яңа нашир, ихтимал, ашыкмаска, бераз көтәргә киңәш биргәндер, бүтәнрәк
эш тәкъдим итәчәген сиздергәндер. Әмма егетнең карары нык. Әгәр шулай
икән, нигә үтенечен кире кагарга? Керсен, өйрәнә торсын. Я.Моради моңа
бер кызыклы деталь өсти: «Камил әфәнде Габдулла Тукаевны да матбагасына
кабул иткән, шагыйремез мәрхүм Тукай ул вакытларда вазифасыз (ассызык
минеке.— И.Н.) (Вазифа — эш хакы, жалованье) гына рус малайлары арасында
мөрәттиплеккә өйрәнергә бара икән». «Рус малайлары арасында» дигән
сүзләренең эчтәлеген Александр Гладышев ачып бирә. 1904 елда ул,
үсмерлектән яңа гына чыгып килгән чагында, «Уралец» типографиясенә
наборщиклыкка өйрәнчек булып кергән. 1905 елда да әле Саша Гладышев —
өйрәнчек. Әмма, хәреф җыю һөнәрен яхшы үзләштергәнен исәпкә алып булса
кирәк, Габдулланы аңа беркетәләр. Алар арасындагы шәкертлек һәм остазлык
мөнәсәбәте ике яклы була. Саша үзенең «шәкертенә» хәреф җыю серләрен
өйрәтсә, Габдулла «остазына» әдәбият һәм поэзиядән күп кенә мәгълүмат
биргән, сәяси мәсьәләләрдә дә Гладышевның үсешенә шактый булышлык иткән.
Яшь Тукай — бу чорда һаман әле мәдрәсә шәкерте. «Хөҗрә»дә яши, сайлабрак
булса да, дәресләргә йөри. Әмма вакытының күбрәк өлешен ул типографиядә
үткәрә. Эш хакы алмаса да, бүтән эшчеләр кебек үк, иртүк бара, төшкә
кадәр баш күтәрми эшли, төшке чәйне эчкәч, тагын шунда йөгерә.
Габдулланы аеруча ашкындырып, күңелен нурландырып торган нәрсә, билгеле
инде, татар телендә чыгачак газета һәм журнал була. Рөхсәт язуы
килгәннән соң купкан шатлык дулкыннары инде ярларына керде. Хәзер яңа
теләк өстенлек алды: шул газета һәм журналны тизрәк күрәсе, тотып
карыйсы иде.
К.Мотыйгый Петербург, Казан, Оренбург калаларында була, татар хәрефләре
һәм типография өчен кирәкле бүтән нәрсәләр юнәтү артыннан йөри,
наборщиклар белән сөйләшү алып бара.
Менә бер заман Казаннан хәрефләр кайта. Шуннан ук Сафи Насибуллин дигән
наборщик һәм Гариф Кальтеев дигән печатник килеп төшәләр. Ул да булмый,
1905 елның истәлекле 26 ноябре җитә. Шушы көнне Камил белән Габдулла
басу машинасыннан чыккан газетаның беренче санын кулларына алалар:
«Фикер» дигән, «атнага бер чыга» дигән, «нашире һәм мөхәррире
К.Мотыйгый-Төхфәтуллин» дигән. Куанычларын тел белән сөйләп, каләм белән
язып аңлатырлык түгел.
Шул ук вакытларда «Әльгасрел-җәдит»не чыгаруга да кызу әзерлек бара.
Хәер, бу журнал газетага кадәр үк үзенең тавышын биреп өлгерде инде.
Анысы болай була.
Рөхсәт язуы килгәнче үк, К.Мотыйгый танылган шәхесләргә, журналда
катнашырга вәгъдә бирүләрен үтенеп, хатлар яза башлый, диелгән иде.
Хатларга җаваплар килә тора, материаллар туплана тора. Менә Мотыйгый
тота да, шул материаллардан зур гына җыентык төзеп, «1906 нчы сәнә
башында чыкмая башлаячак «Әльгасрел-җәдит» журналының мөфассал (Мөфассал
— тәфсилле, тулы) игъланы» дигән исем белән 1905 елның 15 сентябрендә
Оренбургтагы Кәримов-Хөсәенов матбагасында 5000 данә итеп бастырып
чыгара. Бу тиражның заманы өчен гадәттән тыш зур булганлыгын искә алсак,
К.Мотыйгыйның мавыгучанлыгына, һәр эшне зурдан кубып эшләргә яратуына
тагын бер кат ышанырбыз.
Камилнең формага зур әһәмият бирүен, һәрнәрсәнең шартын китерергә
тырышуын белгәнгә, әлеге дәгъвәт хатын ул Габдуллага да тапшырган дип
уйлыйсы килә. Ничек булса да булган, әмма без К.Мотыйгыйның
хат-мөрәҗәгатенә уңай җавап бирүчеләр арасында Г.Тукаев исемен дә
күрәбез.
«Уральскида мәдрәсәи Мотыйгыядән.
29 нчы август, 1905 нче сәнә.
Мөхтәрәм Мөхәммәт Камил әфәнде!
Чуктан бирү чикарылмасы мәэмүл (Мәэмүл — өмет ителгән, ихтимал булган)
булынан «Әльгас-рел-җәдит» журналының нәшренә мәэзүн (Мәэзүн — рөхсәт
алу) улдыкыңызы ишетеп, фәүкыльгадә (Фәүкыльгадә — гадәттән тыш) мәсрүр
(Мәсрүр — сөенү) вә мәмнүн (Мәмнүн — канәгать) булу улдым. Әгәр безем
кебиләрә журналыңыз сәхифәләрендә урын вирелсә, бән бәкадәрельхаль,
назмән вә нәсрән (Назмән вә нәсрән — тезмә һәм чәчмә рәвештә),
журналыңызда язмакыми вәгъдә идәрем, шу вәгъдәми тәэкид (Тәэкид —
ныгыту) юлында, журналыңыз хакында ошбу әбьяте (Әбьят — бәетләр)
гаҗизанәләреми тәхрир әйләдем. Журналыңызың бер күшәсендә (Күшә —
почмак) дәрҗ улынмасыны өмид идәрем».
Бу сүзләрдән соң исемсез ике шигырь килә. Беренчесендә яшь шагыйрь
югары, «купшы» стильдә милләтнең уянуына, яшьләрнең каләмгә ябышуына
шатлык белдерә, мәгърифәткә дан җырлый, газета-журналларның файдасын
аңлата, тырышлыкка, белемгә чакыра. «Чөнача (Чөнача — кайчан ки) бездә
Камилел-Мотыйгый…» дигән сүзләр белән башланган икенчесендә исә
мәйданга киләчәк журналны күккә чөеп мактый: кандил бу, ди, яктырткыч,
ди, көзге, ди, кояш, ди. Татар телендә беренче булып чыгачак бу
журналның кадерен белергә, аңа язылырга, аны укырга чакыра. Болар —
Габдулланың ташка басылган беренче шигырьләре. «Игълан»ны әзерләү
кухнясында кайнавына карамастан, гәрәбә кебек тезелгән хәрефләрне,
аслы-өсле урнашкан тип-тигез, туп-туры шигырь юлларын күрү Габдулланы
дулкынландырмый калмаган, билгеле.
Менә 1905 ел бетеп, 1906 ел башлана. Элек атнасына бер тапкыр чыккан
«Фикер» газетасы, атналык саннарын өчкә җиткереп, Россия киңлекләренә
тарала тора, «Әльгасрел-җәдит»нең дә беренче саны, ниһаять, үзенең йөзен
укучыга күрсәтә, «Уклар» исемле сатирик журнал мәсьәләсе дә көн
тәртибенә килеп баса. Габдулла бу вакытта үзенең иң рәхәт, иң бәхетле
көннәрен кичергән, дисәк тә хата булмас. Дөрес, аның көннәре эш-мәшәкать
белән үтә, тын алырга да вакыты юк. Әмма теләп башкарган эш, яраткан
хезмәт никадәр авыр булмасын, ләззәт китерә.
«Фикер» газетасы чыга башлагач та, К.Мотыйгый Габдулланы айга сигез сум
белән корректор итеп билгеләгән. Дөрес, Г.Кариев безгә бүтән төрлерәк
мәгълүмат бирә: башта Тукай биш сум айлык белән ике ай дәвамында
наборщик булып эшләде, ди. Биредә хәтер алдавы гына булмаса кирәк. Яңа
туган «Фикер» газетасындагы хәлне бүгенге редакцияләр хәленә тиңләргә
ярамый. Хәзер бит ул — дистәләгән хезмәткәр, һәркайсының вазифасы вакыт
һәм эчтәлек ягыннан тәгаенләнгән. «Фикер» редакциясенең штаты исә
башта… бер кешедән торган. Нашире дә К.Мотыйгый, редакторы да. Җаваплы
секретарь да үзе, «бүлек мөдире» дә. Беренче номерның корректурасын да
үзе караган.
Рәсми рәвештә корректор итеп билгеләнгән Габдулланы сәгатькә карап
башлый, сәгатькә карап тәмамлый торган бүгенге «коллегасы» белән шулай
ук тиңләргә ярамый. Наборщик өлгерә алмый икән — Габдулла хәреф кассасы
янына барып баса. Конторщикка эш артып китә икән — ул аңа да барып
булыша. «Фикер» тора-бара атнасына өч тапкыр чыга башлагач,
«Әльгасрел-җәдит» тә дөньяга килгәч, Габдуллага, билгеле, эш тагын да
арткан.
«Габдулла әфәнденең хезмәтләре, — дип яза К.Мотыйгый, — миңа бик ягымлы
һәм дә үзе фәүкыльгадә иҗти-һадлы булганга күрә, мин аның жалуньясын һәр
ай саен арттыра бара идем. Шәйлә ки, иң әүвәл 8 сумга хезмәт итә
башлап, соңыннан бик тиз айга 25 сум ала башлады».
Редакция һәм типография атмосферасында үзен никадәр генә рәхәт хис
итмәсен, корректорлык вазифасын һәм бүтән эшләрне ничаклы теләп
башкармасын, Габдулланың төп эше, — үзе дә шулай санаган булса кирәк, —
әдәби иҗат һәм публицистика.
Я.Моради китабында кызыклы белешмә бар: «Бер көн (1905 елның җәендә. —
И.Н.) Габдулла иптәш бөтенләй язу эшләренә бирелергә уйлады. Миннән 10
тиен акча сорап алды да кәгазь вә карандаш сатып алып, мәшһүр Крыловның
басняларын татарчага тәрҗемә итәргә тотынды». Күпмедер вакыттан соң
Гурьевка кайтып киткән Морадига ул «Крылов басняларын тәмам итүен,
«Мәҗмуган мөфидә» исеме илә Камил Мотыйгыйга нәшер өчен биреп, каләм
хакына 25 тәңкә алырга муафикъ булганын бик куанып язган».
Габдулланың үзен иҗат эшенә багышларга карар итүе «ун тиенлек» эпизод
рәвешендә генә булмаган, әлбәттә. Бу уй аңарда күптән өлгереп килгән.
Без инде аның «Мотыйгыя» мәдрәсәсе әдибе булып танылганын, шөһрәтенең
мәдрәсәнең тышына да чыкканын күргән идек. Газета һәм журнал чыга
башлагач инде буа ерылгандай була… 1906 елның июленә чаклы, ягъни
сигез ай эчендә язганнарына бер күз ташлыйк.
1905    елның ноябрь ахыры, декабрь ае. «Фикер» һәм «Нур» газеталарында басылган шигырьләре. Барлыгы 224 юл.
1906    ел. Гыйнвар, февраль, март, апрель, май, июнь айлары.
«Әльгасрел-җәдит»нең һәр санында бер яисә ике, хәтта өчәр шигырь.
«Фикер» газетасында җиде шигъри әсәр. Арада 50—60 юлдан торганнары
булган кебек, «Кечкенә генә бер көйле хикәя» исемле шигъри повесть та
бар. Бөтенесе — 500 юлга якын.
«Фикер»нең ярты еллык саннарыннан без биш исемдә мәкалә, фельетон һәм
хикәяләрен табабыз. Кайберләре, озын булып, номердан номерга күчә
барган. «Әльгасрел-җәдит» журналында, бер озын хикәядән кала, күләмле
ике тәрҗемә урнаштырылган. Берсе — әлеге «Мөхарәбә вә Государственная
дума» (апрель һәм май саннары). Икенчесе — А.Н.Бахның «Царь-Голод,
экономические очерки» исемле әсәреннән баштагы дүрт бүлекнең тәрҗемәсе.
Бусы журналның август, сентябрь һәм ноябрь саннарына кертелсә дә,
эшләнеше, билгеле, елның беренче яртысына карый.
Тукай Крыловның барлыгы 65 мәсәлен чәчмә белән тәрҗемә иткән.
Болар — имзасы куелган һәм Тукайныкы булуы шиксез әсәрләр. Авторлары
ачыкланмаган материал да байтак. Кемнәрнеке алар? Шактый өлешенең Тукай
каләменнән чыкканлыгына шикләнмәскә мөмкин.
Әгәр сигез ай эчендә басылган һәм авторлыгы шик тудырмый торган
язмаларны гына бергә тупласаң да, 10—12 табак күләмле уртача китап хасил
булыр иде. Күпме бу, әллә азмы? Шул чорда кулына каләм алган кайбер
бүтән татар шагыйрьләре яисә язучыларының иҗат продукциясенә янәшә куеп
карасак һәм Габдулланың шул вакыттагы эш һәм тормыш шартларын искә
алсак, аз дип әйтергә тел бармас.
Ни әйтсәң дә, Габдулла әле «Мотыйгыя» шәкерте. Мәдрәсәдә «хөҗрә» биләп
тора. Димәк, дәресләргә йөрүне бөтенләй үк ташлап бетереп булмый,
мәдрәсәнең эчке тәртипләренә дә буйсынмый хәлең юк. Редакциядә корректор
да ул, килгән материалларны төзәтү-редакцияләүгә дә тартыла башлый.
Югарыда күргәнебезчә, бүтән төр эшләр дә башкарырга туры килә. Ә
тәүлектә нибарысы 24 сәгать.
Язу-сызу белән мәдрәсәдә көндез шөгыльләнү мөмкин түгел. Дөрес,
шәкертләр каршында Габдулланың абруе зур. Әмма алар бу кечкенә, ябык
егетнең без белгән Тукай булып китәчәген, әлбәттә, башларына да китерә
алмаганнар. Шуңа күрә «Шыпырт! Габдулла яза!» дигән команда астында
торак тынып калмаган. Дошманнары да аз түгел. Туңып калган миле бу
шәкертләр Тукаев-ның тел камчысын оныта алмаулары һәм көнчелек аркасында
интрига корганнар, үлән астыннан ут йөрткәннәр, вак-төяк әшәкелек
эшләгәннәр.
Мәдрәсә түшәме астында Тукай нәрсәдер язган икән (әлбәттә, язган),
алары, торак тынып калгач, төнлә язылганнар. Шушы вакыттан калган
гадәтедерме, шагыйрь моннан соңгы гомерендә дә күбрәк төнлә эшләгән.
Бәлки, эш шартлары редакциядә әйбәт булгандыр?
1906 елның 4 гыйнварында ясалган тентү беркетмәсеннән күренгәнчә,
«Уралец» редакциясе өч бүлмәгә урнашкан булган. Беренчесендә — контора,
икенчесендә — экспедиция эшләре, ә өченчесе — редактор кабинеты. Аста,
подвалдагы дүрт бүлмәдә типография. Юуларның берсе — «Фикер» газетасының
хәреф җыю бүлмәсе.
Димәк, редакциядә Габдулланың гына түгел, бәлки К.Мотыйгыйның да даими
эш урыны булмаган. Дөрес, беркадәр соңрак, днулчакта конторщик вазифасын
башкарган бер замандашының әйтүенә караганда, «Фикер» һәм
«Әльгасрел-җәдит» өчен махсус бүлмә булдырылган. Тик анда да контора һәм
экспедиция эшләре генә башкарылган. «Шуңа күрә, — дип яза замандашы, —
Г.Тукай газета, журнал эшләрен кайда туры килсә, шунда эшләп йөрде». Төп
эш урыны — «Фикер» газетасының подвалдагы хәреф җыю бүлмәсе. Кургаш
тузаны катыш тынчу һава, шау-шу, ыгы-зыгы. Күршедә басу машинасының
дөпелдәгәне ишетелә. Габдулла бер почмакка сыенган да, хәреф кассасы
куела торган җайланма алдына баскан килеш, гранка карый. Төзәтеп
бетереп, наборщикка илтеп биргәч, бер читтә яткан кәгазьләрен алдына
куеп, кызу-кызу язарга керешә. Бусы — номер өчен мәкалә яисә фельетон.
Габдулланың ара-тирә Төхфәтуллиннар өендә эшләп утырганлыгы турында да
мәгълүмат бар. Билгеле инде, К.Мотыйгый тәкъдиме буенча булган бу. Нашир
һәм редактор кеше Тукайны корректура карар өчен генә чакырмаган,
әлбәттә. Ул аңа читтән килгән материалларны уку, барырдай булса, каләм
тыгу, төзәткәләп җибәрү кебек эшләр тапшырган дип уйларга кирәк. Яисә
Габдулла газета яки журнал өчен кирәк дип табылган үз мәкаләләрен язып
утырган.
Әмма, истәлекләрдән аңлашылганча, шагыйрьнең Төхфәтуллиннар бүлмәсен
файдалануы баштарак кына булган, соңрак исә йомышы төшсә генә бара
башлаган.
Бу вакытларда Төхфәтуллиннар ике катлы таш өйдә мул һәм иркен тормыш
белән яшәгәннәр. Мотыйгулла хәзрәт, акыл иясе буларак, тышкы зиннәтләргә
артык игътибар итмәсә дә, гаилә әгъзалары, шәһәрнең бай һәм зыялы рус
гаиләләренә ияреп, яңача яшәргә, үзләрен заманча тотарга тырышалар. Иске
гореф-гадәт һәм кагыйдәләрне атлап узу, сүздә һәм фикердә хөрлек,
культурага, җыр-музыкага омтылу — болар барысы да яхшы. Тышкы яңаруга,
әйтик, кием-салымга, ашау-эчүгә, кашык-чәнечкене тотуга кирәгеннән артык
игътибар бирүне дә гаепләп булмый. Болары белән Габдулла килешер дә
иде. Ә инде интеллигентный гаиләләргә охшарга тырышудан килә торган
тәкәллеф һәм һавалану Габдулланың саруын кайнатмый калмаган, билгеле.
Хәзрәт белән Камил аның талантын танысалар да, гаиләнең бүтән әгъзалары
өчен Габдулла хәзергә әле шәкертләрдән бер шәкерт кенә…
Типография почмагын һәм мәдрәсә торагының чаршау артын шагыйрь эшләү өчен артыграк күргән икән, бу бер дә гаҗәп түгел.

3

Нәрсә турында һәм ничек язды соң Тукай шушы сигез ай эчендә? Бу сорауга
җавап бирү өчен, иң элек дөньяга карашының башлангыч чоры белән танышып
китәргә кирәк.
Уральскиның типография эшчеләре («Уральскне войсковые ведомости»
газетасының типографиясе дә шул исәптә) активлык һәм революцион
вакыйгаларда катнашу ягыннан, депо эшчеләреннән кала, икенче урында
торганнар. «Түгәрәклек» стадиясеннән чыгып, яңа гына оешма булып
әверелгән социал-демократлар «Уралец» типографиясен листовка, революцион
җыр һәм бүтән төр агитацион кәгазьләр басып чыгаруда нык кына
файдаланганнар. Типографиядә партия әгъзалары да булган.
А.Гладышев истәлегендә, алар, ягъни Саша белән Габдулла, әнә шул
прокламация һәм җырларны таратып йөргәннәр, диелә. Анисимов күленә
баралар икән дә кәгазьләрне кармак салып утыручы мастеровойлар янына
шыпырт кына куеп китәләр икән. Хәтта шәһәрнең үзәк урамы Болыная
Михайловскаяда да таратып йөргәннәр, имеш.
Әмма бу мәгълүматның чынлыгына күңел ышанып җитми. Унтугыз яшен тутырган
һәм әзерлеге, карашлары буенча яшьтәшләреннән бер яисә ике башка югары
торган Габдулла, белмим, бала-чага эшен башкарыр микән? Истәлекнең ничек
барлыкка килүе дә бу шикне көчәйтә. Бит аны А.Гладышев үзе язмаган. Ул
вакыйгалардан соң ярты гасыр узгач, юнәлтүче сораулар бирә-бирә, аның
авызыннан язып алганнар. Язып алучыга исә яшь Тукайны революционер
ясарга кирәк. Менә ни өчен ул алардан листовка тараттыра.
Габдулланың типографиядәге рус эшчеләре белән аралашуына исә шикләнмәскә
мөмкин. Гладышевның әйтүенчә, эшчеләр бу татар егетен яратканнар, аңа,
үз итеп, «интеллигентный татарин» дигән кушамат тагып куйганнар.
Габдулланың аерым социал-демократлар яисә эсерлар белән таныш булганлыгы
турында да уйларга нигез бар.
Вакыйгалар эченә кереп китеп, файдалы эшләр башкару өчен, Габдулла
фикеренчә, күп белергә кирәк. Кәм ул, «Уралец» белән генә чикләнмичә,
редакциягә килә торган башкала газеталарын да җентекләп укып бара.
Тыелган җимеш татлы була, дигәндәй, егетне бигрәк тә идән асты
матбугаты, төрле революцион брошюралар кызыксындырган. Шундый әдәбиятны
табып алып укуы «Война и дума» һәм «Царь-Голод»ны тәрҗемә итүе белән дә
раслана.
Менә бер заман революциянең куәт ала баруыннан коты очкан патша тарихка
«17 октябрь манифесты» дигән исем белән кергән документка кул куя. Анда
сүз, матбугат һәм җыелышлар иреге вәгъдә ителгән, закон чыгара торган
дума чакырылачагы, конституция биреләчәге әйтелгән. Илдәге тәртипләрдән
канәгать булмаган сыйныф, социаль катлау һәм партияләр тантана итәләр.
Чөнки революциянең беренче зур җиңүе бу. Ә инде манифестның мәгънәсен
аңлау һәм аңлатуда нигездә өч юнәлеш күзгә ташлана. Хөкүмәтнең терәге
булган карагруһчыл төркемнәр моңа самодержавиене саклап калу өчен
чарасыздан эшләнгән адым итеп карыйлар. Либераль-буржуаз партияләр,
манифестта буржуазия өчен уңайлык һәм ташламалар күреп, революцияне шушы
дәрәҗәсендә туктату максаты белән, манифестны якларга, мактарга,
конституцион иллюзияләр таратырга керешәләр. Революцион
социал-демократлар исә, минуты-сәгате белән үк, манифестның коры кәгазь
генә, революцион ялкынны сүндерүгә юнәлтелгән маневр гына икәнлеген
халыкка аңлата башлыйлар, һөҗүмне дәвам иттерергә, самодержавиене
аударырга чакыралар.
Манифест белән танышкан яшь Тукайның шатлыгы эченә сыймый:
Күрең патша хәзрәтен,
Җуйды халык хәсрәтен;
Күргәч фетнә кәсрәтен,
Киңлек бирде, бәдәвам.
(«Иттифак хакында».)

Бу хөррият — Манифест государьдыр, —
Кадрен белеп, кирәкләрне сорыйк имди.
(«Дустларга бер сүз».)

Чиновниклар безнең канны бик күп имде,
Имәлмәсләр, җитәр инде, җитәр инде!
Мәзлумнарга якты, нурлы көннәр килде, —
Азатлыкның кояшы тугъды имди.
(Шуннан ук.)
Патша хәзрәтләре, күрәмсең, эреле-ваклы чиновникларның, полиция һәм
жандармнарның башбаштаклыгын, халыкның ташып түгелергә җиткән ачуын
күреп алган да, мәмләкәтне һәлакәттән коткарыр өчен, золымга чик куярга
карар иткән. Менә тиздән Дума җыелыр, конституция кабул ителер, шул
нигездә халык, аеруча изелгән милләтләр, чын хокук, чын азатлык алыр,
крестьяннар җирле булырлар. Хәзер исә, һичкичекмәстән, милләт эчендәге
үзара талашларны читкә атып, бер җан, бер тән булып эшкә башларга,
искелеккә, наданлыкка каршы көрәшергә, мәгърифәт учакларын дөрләтергә
кирәк.
Тырышыйк, и хас вә гам*,
Һәркөн үзгәрә заман;
Җитәр, йокламыйк һаман, —
Таңнар атты, бәдәвам.
(*Хас вә гам — югары һәм түбән катлаулар).
Сорау туа: ничек итеп Тукай шундый беркатлы иллюзиягә бирелә алды әле?
Әйтерсең лә ул беркайчан да эшчеләр белән аралашмаган, социал-демократ
һәм бүтән революционерларның фикерләрен дә ишетмәгән һәм тыелган
әдәбиятны тотып та карамаган!
XIX йөзнең икенче яртысы һәм XX йөз баглы татарларның уяну, милләт булып
формалашу, милли азатлык өчен көрәш башлау чоры иде. Узган гасыр татар
мәгърифәтчеләре, башка халыкларның мәгърифәтчеләре кебек үк, В.И.Ленин
әйткәнчә, «… халыкның бер сыйныфын да аерым рәвештә игътибар үзәгенә
алмадылар, гомумән халык турында гына түгел, хәтта гомумән милләт
турында сөйләделәр» (В.И.Ленин. Әсәрләр. Дүртенче басмада нтәрҗемә.
Татарстан китап нәшрияты. 1955.— Т.2.— 520 бит).
Татар милләте исә — хокуклары чикләнгән, изелүче милләт. Әнә шул чорда
милли мәсьәләнең калкыбрак торуы, милли аңның уянуы, милли хисләрнең
куеруы, милләткә мәхәббәт тойгыларының һәм гомумән милләт идеясенең
игътибар үзәгенә басуы табигый хәл иде.
XIX гасыр мәгърифәтчеләренең әсәрләрен укып күзе ачылган яшь татар
егетен күз алдына китерик. Менә бер заман ул үз-үзенә, тирә-ягына карый
да күрә: бүтән милләтләр — француз яисә инглизләрне әйтәсе дә юк —
мәсәлән, руслар, японнар яисә менә әрмәннәр әнә кая киткәннәр! Ә без?
Моннан йөз ел элек кайда булсак, шунда торып калганбыз түгелме?
Наданлык, томаналык, фәкыйрьлек — котың очар! Һаман шул иске
гореф-гадәт, иске кагыйдәләргә ябышып яту. Егетебез кимсенә, хурлана,
артта калуның сәбәпләре турында уйлана башлый, милләтне тәрәккый иттерү
чараларын эзләргә керешә. 1905 елда милләт дип янып-көюче шундый
егетләрне меңнәр белән санарга мөмкин иде инде. Һәркайсы дип әйтерлек
сәләтенчә һәм мәеленчә нәрсәдер эшли, тапканын уртак казанга китереп
сала. XIX гасырның икенче яртысында тернәкләнгән яңа эчтәлекле татар
мәдәнияте (шул исәптән әдәбияты) XX йөз башында сикереш ясаган икән,
монда милли-азатлык хәрәкәтенең роле гаять зур булган, хәтта, әйтергә
мөмкин, бу хәрәкәт дулкынында ул шундый югарылыкка күтәрелгән.
Әлеге меңнәрнең иң дәртле, иң ихлас күңелле, иң талантлыларыннан берсе Тукай иде.
Мәгълүм мәкаләсендә (1906, 17 апрель) шагыйрь әйтә:
Татар милләте үлмәгән дә, йокламаган да. Соң, ни сәбәпле ул артта
калган? Болай булырга кирәк: «…борын заман безнең милләт, үзенең
иптәшләре вә аркадашлары булган башка милләтләр илә, фәкыйрь генә, тыныч
кына, күңелсез генә яшәгән. Берничә гасырлар безнең милләт алар илә
казандаш һәм чәйдәш (мәдрәсәдә барлыкка килгән атамаларга игътибар
итик.— И.Н.) булып, барчасы бергә ачлы-туклы гына булса да, тыныч кына,
тату гына гомер иткәннәр. Шулай тыныч кына торганда, ни хикмәттәндер,
башка милләтләр, һәрберсе бер Сөләйман мөлкен алып, үзләренә җилләрне,
парларны, утларны, һаваларны хезмәтче иткәннәр, һәртөрле җан-җанвар,
кош-кортларны мөсәххәр иткәннәр (Мөсәххәр итү — баш идеру), хәтта
тәхеткә утырып, күкләрдә очып, су төпләрендә балыклар илә бергә йөри
башлаганнар. Безнең милләт, мискин, шул вакытта йоклаганмы, ни
эшләгәндер, мин анысын белмим, ләкин безнең милләт баягы иптәшләренең
кисәктән генә, болай ук югары китүләренә тәкать тота алмаган, дәрхаль
(Дәрхаль — шунда ук, шул ук вакытта)  һушы китеп егылган…
Соң инде аны ничек һушына китерик?
Бу тугърыда минем фикре касыйрым (Фикре касыйр — кыска, аз фикер) болай
дип әйтә: «Без ул милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, гәзитә мәрвәхәләре
(веерлары) илә йомшак җил истерик һәм авызына иттихад вә иттифак
(Иттихад вә иттифак — берләшү, бергәлек) сулары салыйк, җан рәхәте
булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз
сурәтен үзенә күрсәтик, тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын
җыйсын».
«Милләтә» шигырендә болай ди:
Җөмлә фикрем кичә-көндез сезгә гаид, милләтем,
Сыйххәтеңдер — сәйххәтем һәм гыйлләтеңдер — гыйлләтем.
Ягъни: «Бөтен уем кичен дә, көндез дә сиңа гына кагылышлы, милләтем. Синең саулык — минем саулык, синең авыру — минем авыру».
Милләтеңне ихластан ярату белән буржуаз милләтчелек арасына тигезлек
билгесе куярга ярамау — мәгълүм нәрсә. Үз анасын яратмаган кеше бүтән
аналарны да ярата алмаган кебек, үз милләтенә салкын караучы кеше башка
милләтләрне дә хөрмәт итә алмый. Иҗат юлының башында ук, татар милләте
бүтән милләтләр белән «чәйдәш»  һәм  «казандаш»  булып бертугандай
яшәде, дип язган Тукайның буржуаз милләтчелек белән бернинди алыш-биреше
юк иде.
17 октябрь манифестын Габдулла, барыннан да элек, милләт мәнфәгатеннән
чыгып кабул итә, җыелачак думага, булачак конституциягә, башлыча, милләт
ихтыяҗларын күздә тотып, өмет баглый. Аны иң шатландырганы —
милләтләргә тигез хокук бирелү («Тигез булды закунда татар, урыс, япун
да»). Аннары — вәгъдә ителгән матбугат иреге («Кайда китте цензурлык,
коллык, тарлык, ким-хурлык», «Китте хәсрәт, әләмнәр, иркенләде
каләмнәр»). «Хас» һәм «гам»ны бер-берсенә ук атмаска, бер тән, бер җан
булып тупланырга, искелеккә, наданлыкка каршы көрәшергә чакыруы да
(«Иттифак хакында») әнә шул милләт хакына, милләтне алга җибәрү хакына
иде.
Алдынгы эшче һәм социал-демократларның манифестка һәм думага карата
әйткән сүзләре, сул газеталардан һәм тыелган әдәбияттан укылган
фикерләр, әлбәттә, яшь Тукайның аңына кереп урнашканнар иде. Әмма милләт
кайгысы һәм конституцион иллюзияләр аларны вакытлыча читкәрәк тибәреп
тордылар.
1905 елның ахырыннан башлап, 1906 елның икенче яртысына кадәр Тукай
революцияне, аның беренче казанышларын, манифестны тәбрикләде, яңа
газета-журналларны мактады, яздырып алырга, укып барырга чакырды, фәнгә,
әдәбиятка һәм поэзиягә мәдхияләр багышлады, яшь буынны тырышып укырга,
бозыклыктан, исрафчыллыктан сакланырга өндәде, крестьянны, ялкаулыктан
ваз кичеп, хезмәт белән яшәргә чакырды, ишаннарны һәм реакцион
муллаларны камчылады.
Ничек язуы мәсьәләсенә килгәндә, Г.Ибраһимов фикеренә кушылып, Тукай,
күп кенә бүтән шагыйрьләрдән аермалы буларак, «Буталчык вә корама тел»
белән яза башлады, дип әйтергә туры килә. Күрәсең, Истанбул якларыннан
«төрекләшеп» кайткан Камил Мотыйгый, Мирхәйдәр Чулпаный һәм Габделвәли
Әмрулланың сабаклары» бушка китмәгән.
Тукайның әлеге сигез ай эчендә язып бастырган егермедән артык шигъри
әсәрләреннән алтысы гына саф татар телендә. Ни өчен болары тел ягыннан
аерылып тора? «Мужик йокысы» шигыре, мәсәлән, «мужик»ка адреслап
язылган. Татар крестьянына шагыйрь төрек телендә мөрәҗәгать итсә, бик тә
сәер тоелыр иде. «Хөррият хакында», «Дустларга бер сүз», «Иттифак
хакында» кебек шигырьләре турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Дөрес,
боларда шагыйрь тулаем милләткә мөрәҗәгать итә.
Ләкин бит милләтнең күпчелеген «гам», ягъни түбән катлаулар, башлыча,
крестьяннар тәшкил итә. «Дустларга бер сүз» шигырендә мондый ике юл
кызыклы:
Яхшы булыр тапшырсак без дөньяларны
Абразауный егетләргә тәмам имди.
Тукай әйтерсең лә крестьяннарның берсе булып, үз сыйныфташларына эндәшә:
әйдә, «абразауный» егетләр безне өйрәтсен, җитәкләсен, алга юнәлтсен.
Яисә «Кечкенә генә бер көйле хикәя» исемле шигъри повестена күз ташлыйк.
Юаш ат кебек башын иеп яши торган вак сәүдәгәрнең чая һәм мут хатыны,
үз катына егетләр китерә башлап, азып китә һәм ахыр чиктә авыр хәлдә
кала. Тормышның үзеннән алынган мондый прозаик вакыйганы ничек инде
купшы стильдә, гарәп-фарсы әйләнмәләре белән тулган аңлаешсыз телдә
язмак кирәк?
Күренә ки, шигырьнең «адресаты» һәм тормыш материалы яшь шагыйрьне аерым очракларда халыкның сөйләм телендә язуга этәргән.
Тукайның бу чорда ара-тирә татарча язуын хупласак та, бу төркемгә кергән
шигырьләрен сәнгатьчәлек ягыннан бик үк мактый алмыйбыз. Шагыйрь үзе дә
аларга, хәзерге тел белән әйтсәк, «Агитка» итеп караган. «Ифтирак
соңында», «Гыйшык бу, йа!», «Дәрдмәнд дәгелмием?» кебек мәхәббәт
шигырьләре һәм «Пушкинә» исемле одасы исә бөтенләй бүтән типтагы
әсәрләр. Болары, чын мәгънәсендә лирик шигырьләр булып, сәнгать ягыннан
югары торалар. Әмма аларны аңлар өчен… татарчага тәрҗемә итәргә кирәк.

4

Габдулланың 17 октябрь манифестыннан соңгы куанычлары озакка бармый.
Вакыйгалар аның иллюзияләрен бер-бер артлы җимерә башлыйлар. Шулай
булмый хәле юк. Эшчеләр һәм крестьяннар әнә, манифестны бар дип тә
белмичә, һаман көрәйтәләр. Мәскәү эшчеләре, баррикадалар корып, хөкүмәт
гаскәрләре белән сугышканнар, ди. Ун көн буе бөтен каланы дип әйтерлек
үз кулларында тотканнар, ди. Казанда да революционерлар, шәһәр думасына
бикләнеп, полициягә һәм солдатларга атканнар. Патша вәгъдәсенең кәгазьдә
генә калганын Габдулла үз күзе белән дә күрә башлый. Шәхес иреге,
диделәр — кешеләрне һаман төрмәгә тыга торалар, җыелыш иреге, диделәр —
урамда бер-ике дистә кеше җыелдымы, полиция яисә казаклар хәзер килеп
җитә, матбугат иреге, диделәр — цензура һаман борынын тыга, охранка
күзәтеп тора. Әнә бит 4 гыйнвар көнне икенче участокның мировой судьясы,
прокурор ярдәмчесе һәм пристав, пүнәтәйләр белән берлектә, «Уралец»
редакциясенә басып керделәр дә идарә бүлмәләре һәм типографиянең астын
өскә китереп тентү ясадылар. Сәбәп — газетаның беренче гыйнвар санында
чыккан берничә «крамолалы» материал икән. Тикшерү, сорау алу башланды.
Редакция һәм типография эшчеләрен, шул исәптән К.Мотыйгыйны, шактый
вакыт азаплагач, газетаны туктаттылар, редакторы Н.Д.Аржановны судка
бирделәр. Менә сиңа матбугат иреге!
Габдулланы социалистлардан ишеткәннәре, сул газеталардан һәм тыелган
әдәбияттан укып белгәннәре калкып чыгып, бимазалый, уйландыра башлый.
«Мөхарәбә вә Государственная дума»ның март санындагы кисәгендә түбәндәге
юллар бар: «Сүзнең төрекчәсе, бу думада ат уйнаганнар җөмләсе ерә вә
парәя кәниш (Ерә вә парәя кәниш — җиргә һәм акчага ия) әлле кешеләр
улачак. Дума да байлар думасы улачак». Шунысы кызык: үз кулы белән шушы
сүзләрне язса да, Тукай һаман әле думадан өмет өзеп бетермәгән. Бу
каршылыкны аңлату артык кыен түгел. «Война и дума» брошюрасы бойкот
аркасында туа алмый калган Булыгин думасына каршы юнәлтелгән иде. Хәзер
исә закон чыгара торган дума көн тәртибенә килеп басты. Өметсез шайтан,
ди, бәлки, бусы берәр эш майтарыр?
Менә сайлау кампаниясе тәмам. Дума әгъзалары Петербургка юл тоталар.
Башкаладан ярыйсы гына өметле хәбәрләр килә башлый. Сул карашлы
депутатлар аяк терәп сөйләшәләр, хөкүмәткә таләпләр куялар, министрларны
гаеплиләр.
Ләкин вакыт уза, Таврический сарайның һавасы нотыклардан тетрәнсә дә,
илдә үзгәреш сизелми, йөк үз урынында тора бирә. Тукайның тәмам какшаган
иллюзияләре юкка чыксын өчен бер кечкенә этәргеч кенә кирәк иде. Һәм ул
үзен озак көттермәде: патша хөкүмәте 1 Дәүләт думасын куып таратты. Бу
вакыйга, демократик интеллигенциягә авыр тәэсир иткән кебек, Габдулланы
да айнытып җибәрде.
«Фикер» газетасының 14 июль санындагы кыска гына баш мәкалә мондый
сүзләр белән башлана: «Государственная дума 8 нче июльдә таратылды. Дәһа
( Дәһа — тагы да) тугърысы дума куылды». Баш мәкаләне Тукай язганмы,
бүтән берәүме — безгә хәзергә билгесез. Әмма шул ук газетада чыккан
«Государственная думага» шигырендә шагыйрь ирония белән болай ди:
Ач-ялангач мужикларга
Кайда ирек, кайда җир?..
Бирәм, дидең, вәгъдә бирдең;
Күрсәт җирең! Кайда? Бир!
Түбәндәге юллар да кызыклы:
Ник куылдың син үзең соң,
Ник кумадың үзләрен?
Кемнәрне куу турында сүз бара? Билгеле инде, башында патша торган хөкүмәтне.
Тукайның конституцион иллюзияләрдән арынып, революцион-демократик
позициягә аяк басуы дигән сүз бу. 1907 елның җәендә ул Пуришкевич һәм
Келеповский кебек карагруһчыларның: «Монда ошамаса, Төркиягә китегез», —
дигән провокацион чыгышларына җавап итеп, «Китмибез!» дигән атаклы
шигырен яза. «Китмибез!» — ди ул, чөнки:
Мондагы төслүктер анда һәм казаклар гаскәре:
Камчылар — шул иске камчы, башкалык — тик фәсләре!
Анда бит бардыр хәзинәне талаучылар, шөкер;
Ач мужиктан соң кисәкне тарткалаучы бар, шөкер!
   
Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл;
Бәйләмеш бу җиргә безне тәңребез — гыйззе вә җәл.
Шул ук вакытта Тукай патша Россиясендәге иҗтимагый строй белән килешеп
яшәү яклы түгел: «Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт, хөр Русия!», ягъни
илне демократик юнәлештә үзгәртеп кору өчен көрәшәчәкбез.
Моннан соң инде аның шигырьләренә һәм мәкалә-фельетоннарына социализм
төшенчәсе килеп керә. «Сорыкортларга» исемле шигырендә ул «минем чөн
мәсләгем-юлым бөтенләй социаллардай» дип белдерә.
«Шартлар» исемле фельетоныннан түбәндәге сүзләрне укыйбыз:
«Капиталистический строй бетеп, дөньяга социалистический тормыш
чыкмыйча, капиталның һәр хәкыйкатькә пәрдә булып торуы бетмичә, мин
үземезне мөселман дип йөрүдә бер мәгънә дә тапмыйм».
Яшь Тукайның социализмы без белгән фәнни социализм түгел, әлбәттә. Ул
әле социал-демократларның большевик һәм меньшевикларын да,
социалист-революционерларны да бер үк социализм тарафдарлары итеп карый,
алар арасындагы аерманы күреп җиткерми. Хәер, татар җирлегендә,
эсерлары да, эсдеклары да хокукы чикләнгән милләт вәкилләре
булганлыктан, бу аерма бөтенләй азаеп кала иде. Менә ни өчен 1907 елның
гыйнварында татар эсерлары лидеры Гаяз Исхакыйның, төрмәдән чыккач, иң
элек беренче татар большевигы дип йөртелгән Хөсәен Ямашевны чакыртып
китереп, тагын берничә мәсләктәшен кушып, ресторанда дусларча ашап-эчеп
утыруларына гаҗәпләнергә туры килми.
Хәзергә җитди тикшеренүләр булмаса да (элеккеләре Сталин концепциясенә
яраклаштырылган), мондый фаразны уртага салырга мөмкин: илдә эсерлар сан
ягыннан һәм активлык ягыннан өстенлек итмәделәр микән? Россия бит,
тулаем алганда, крестьян мәмләкәте. Ә эсерлар — нәкъ менә крестьян
мәнфәгатен яклап мәйданга атылган партия. Пролетариаты зәгыйфьрәк булган
татарларда исә бу чагыштырма эсерлар файдасына тагын да зуррак булган
дип уйларга кирәк.
Авылда туып, авылда үскәнгә, крестьянның мәшәкатьле авыр тормышын яхшы
белгән һәм аңа кызганып, үз итеп караган булса кирәк, Казан татар
укытучылар мәктәбендә Х.Ямашев белән дүрт ел буе бергә укыган Г.Исхакый
эсерлар программасын сайлый һәм татар эсерлар группасының башлыгы булып
китә. 1906 елның 18 маенда «Таң йолдызы» исемле газета чыгара башлый.
Беренче санындагы программ мәкаләсендә мондый сүзләр бар: «Бөтен дөньяга
рәхәт тудырыр өчен, туганлык ясар өчен тырышкан партияләр хәзер
ирекле-ирексез көчкә каршы көч куярга мәҗбүр булалар». Шушы газета
исеменә бәйле рәвештә татар эсерларын «таңчылар» дип йөрткәннәр. «Таң
йолдызы» туктатылгач, «Таң мәҗмугасы» газетасы мәйданга килә, аны
«Тавыш» алыштыра.
Социалистлар дигәндә, яшь Тукайның күз алдына иң элек кемнәр килеп
басарга тиеш иде? Исемнәре дә рәтләп ишетелмәгән Х.Ямашев яисә
Г.Сәйфетдиновмы әллә башлыклары Г.Исхакый булып, рус бюрократиясен генә
түгел, бәлки милли буржуазия һәм аның партиясе «Мөселман иттифакы»н да
элеп алып селкеп салган таңчылармы? Монда ике төрле җавап була алмый дип
беләм. Моны Г.Кариев та раслый. «Тукаев, — ди ул истәлегендә, — шул
кышны (1906 елның ахыры, 1907 елның башы. — И.Н.) дүрт ай чамасы сул
партияләргә ихлас куеп йөрде вә шуның тәэсире илә язылган сулрак рухта
булган берничә шигыре «Тавыш» газетасында басылды. «Сул партияләр»
дигәндә Кариевның беренче чиратта эсерларны күздә тотканлыгы шәрехсез дә
аңлашылса кирәк. «Царь-Голод»ның тәрҗемәсен башлап «Таң йолдызы»на
җибәрүе, анда басылмагач кына, «Әльгасрелҗәдит»тә чыгарганы очраклы хәл
түгел. 1907 елның апрелендә йөзен күрсәткән «Тавыш» газетасын котлап
шигырь язуы турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Ул, анда эшчеләргә
мөрәҗәгать итеп, эшче туган, «бу «Тавыш» — тик сезнең тавыш», — ди.
Эсерлар лозунгысын файдаланып, болай дип тә өсти: «Эшче туган! Тартыш
кирәк, кирәк тартыш, тартышмаган эшчеләргә бик батыр теш».
Тукайның эсерларга соклануы, ал арны югары куюы турыдан-туры әйткән
сүзләреннән дә күренә. «Бер татар шагыйренең сүзләре»нең беренче
басмасында ул, мәсәлән, бөлай дип белдерә:
Курыкмаслыкта күңлем мисле әсәр* минем,
Күңлем дузәх**, авызымнан ут чәчрәр минем, —
(*Мисле әсәр — эсер кебек.
**Дузәх — җәһәннәм).
дисә, «Мәхәббәт» шигырендә иҗатка илһам бирә торган мәхәббәтнең зурлыгын, бөеклеген күрсәтү өчен ул «таңчы» сүзен куллана:
Барча әхрары* мәхәббәт миннән уңда зан итәм,
Кайда Фәрһад берлә Мәҗнүн, мин аларның таңчысы.
(*Әхрар — ахырга кадәр баручы, радикаль).
Тагын шунысы да бар: хискә бирелүче барышняларга гына түгел, бәлки
полиция һәм чиновникларны, байларны һәм аларның «адвокат»ларын эче-тышы
белән дошман күргән һәм яңа гына егермесен тутырган Габдуллага да сул
эсер романтик ореолга өртелгән каһарман булып күренгән икән, бу бер дә
гаҗәп түгел. Әнә бит алар фәлән байгурага «фәлән вакытта, фәлән урынга
мең сум китереп куймасаң, башың китәчәк» дигән язу җибәргәннәр.
Нишләсен, мең сумын илтеп куйган, ди, теге. Бер төркем эсерлар банкны,
икенчесе почта поездын талаган. Фәлән шәһәрдә губернаторга бомба
ташлаганнар, фәлән калада жандарм полковнигын атып үтергәннәр, ди.
Ниһаять, яшь Тукайның күп нәрсәгә күзен ачкан һәм дөньяга караңгының тиз
үсүенә сәбәп булган таңчылар матбугатының башында кем тора? Беренче
әсәрләре һәм «Инкыйраз»ы белән үк Габдулланы әсир иткән Гаяз Исхакый
түгелме? Дөрес, газеталарның берсендә дә Исхакыйның исем-фамилиясе
тормый. Әмма аларның фактик нашире һәм мөхәррире кем булганны охранка
да, киң җәмәгатьчелек тә яхшы белгән. Г.Исхакыйның исеме һәм сурәте
Габдуллага татар эсерларын һәм аларның газеталарын тагын да күркәмрәк
итеп күрсәткән икән, бу бик табигый.
Шушы әйтелгәннәрдән соң, 1906 елның 2нче яртысыннан башлап, Тукай
революцион-демократик позициягә басты дип белдерү, шаять, шагыйрьне
бизәү һәм кызарту булып аңлашылмас. Чөнки сталинизм өстенлек алганчыга
кадәр социалист-революционерлар партиясе революцион-демократик
хәрәкәтнең состав өлеше, үзәге, авангарды итеп бәяләнә иде. Г.Тукайның,
рәсми рәвештә бер партиядә дә тормаганы хәлдә, эсерларны үз итүе,
аларның күп карашларын уртаклашуы революцион-демократик идеяләр белән
сугарылуына өстәмә дәлил булып тора.

5

«Фикер» газетасының 1907 ел, 6 гыйнвар санында түбәндәге игълан басыла:
«Мин бу көннәрдә генә мәдрәсәи Мотыйгыядән чыктым. «Бинаән галәйһи»
(Бинаән галәйһи — шуңа нигезләнеп), дусларыма вә якыннарыма иглам (Иглам
— белдерү)  итәмен ки, бу көннән ары миңа язачак мәктүпләренә адресын
болай язсыннар:
Уральск.
Гостиница «Казань».
А.Тукаеву.
Бакый ихтирам: Г.Тукаев».
Биредә сүз торак урыны алмаштыру турында гына түгел, бәлки мәдрәсә белән
араны рәсми рәвештә өзү, мәдрәсәне ташлап чыгу турында бара. Безнең
Габдулла — хәзер инде профессиональ журналист, публицист һәм шагыйрь.
Бу үзгәреш турындагы мәгълүматны Г.Кариев тулыландыра. 1906 елның
кышында (декабрь ахырларында булса кирәк) ул, ягъни Кариев, Тукай янына —
“Мотыйгыя”гә барып чыккан һәм ниндидер мәҗлескә туры килгән. Төн буе
утырганнар, күп сүзләр сөйләнгән. Шунда, — дип яза истәлекче, — «без
(Тукаев, мин, Сираҗетдин Белюков дигән бер шәкерт) өчәү мәдрәсәдән
чыгарга, мин үзем икенче мәдрәсәдән булсам да, бер номерда бергә торырга
уйлап, беркөнне извозчикка төянеп, «Казан» миһманханәсе дигән номерга
килеп төштек». Тукайның «бу көннәрдә» дигән сүзләренә караганда, күченү
ел ахырында булган. Кем белә, бәлки, алар, яңа елны яңа урында
каршыларга һәм яңа елда яңача яши башларга теләп, 31 декабрьдә күчеп
килгәннәрдер… Өстәвенә, гостиница үзе дә яңа.
Әнә шул гостиницаның 7нче номерында безнең Габдулла аена 15 сум түләп
тора башлый. Бүлмә зур түгел, бөтен җиһазы — карават, өстәл һәм ике
урындык. Егерме яшьлек Тукай, билгеле инде, тагын да дәртләнебрәк эшкә
ябышкан, күп эшләгән, күп язган. Бүлмәсендә төн буе ут сүнми иде, диләр
замандашлары.
Бүтәнчә була да алмый. «Уклар» журналы тулысынча Тукай өстендә. «Фикер»
һәм «Әльгасрел-җәдит»тәге эше дә корректорлык белән генә чикләнми.
Материалларны эшкәртү һәм редакцияләү эшен дә Мотыйгый Габдулла
җилкәсенә күчерә бара. Үз шәхесен калкытыбрак куярга ярата торган
Камилнең Тукай турында, «… газета-журналларның иң мөкътәдир шагыйре вә
мөхәррире дәрәҗәсенә ирешеп, бөтен эшне үз кулына алырга якынлашты»,
дип белдерүе күп нәрсә турында сөйли.
Әле бит аның төп эше бар: шигырь артыннан шигырь, мәкалә артыннан
мәкалә, фельетон артыннан фельетон яза. Җәмәгать эшләрендә дә элеккеге
кебек үк актив: шәһәрдәге игътибарга лаеклы бер генә вакыйга да Тукай
күзеннән ычкынмый.
Әмма К.Мотыйгый редакциясендә Тукайның төнне көнгә, көнне төнгә ялгап
эшләве инде төгәлләнеп килә… Февраль башында нашир һәм редактор
Габдулланы эшеннән чыгара. Нәрсә булды әле бу? Ни өчен? Тукайның
Мотыйгыйга кагылышлы кайбер язмаларын күздән кичерсәк, гаҗәпләнүебез
тагын да арта төшәр.
«Әльгасрел-җәдит» журналының 1906 елгы август санында басылган
«Мөхәрриргә» дигән шигырьне хәзерге телгә күчерсәк, түбәндәге
мәгънәләрне укырбыз: дүрт газета хуҗасы булуың белән бәхетле син, чөнки
сиңа дүрт яктан мәгърифәт елгасы ага. Һәр заманда да хаклыкны сөйгән
кешеләрне сезне каһәрләгән кебек каһәрләгәннәр. Килер бер көн, милләтең
сиңа үзенең мәхәббәтен белдерер.
1906 елның иң соңгы көннәрендә язылып, «Фикер»нең 31 декабрь санында
басылган мәкаләсендә, газета һәм аның редакторына кизәнгән бер авторга
җавап итеп, Тукай болай ди: «Ни булса да булсын, Уральск мөхәрриренең
халыкка иткән хезмәтен «надан шәкерт» мактаган мөхәррирнең итә алуын мин
һәр Гакыйльнең гакылына бәгыйть (Бәгыйть — ерак) күрәм».
Шушы сүзләрне язган Тукайны Мотыйгый эштән куа! Сәбәп нәрсә?
Мотыйгыйның үзен тыңлыйк: «…шул елларда модада булган, эшчеләрне
забастовкага котыртучылар мәзһәбенә дә кереп китеп, минем матбагада
булган барча ишчеләрне дә миннән жалунье арттыруны сорап, эш ташларга
котыртты. Бу хосуста мин Габдулла әфәнденең бу эшен сизеп, берничә
мәртәбә тәһдид (Тәһдид — кисәтү, куркыту) кыйлып куйсам да, файда
бирмәде. Ул һаман үзенең котыртуында дәвам итте. Шуның өчен ахрел-әмер
(Ахрел-әмер — иң актыкта, соңгы чиктә) аны матбагадан (матбагам
ябылмастан бары тик ике атна әүвәл) бөтенләй хезмәттән чыгарырга тугры
килде».
Күренә ки, Мотыйгый белән Габдулла арасы һич тә ал да гөл булмаган. Без
Габдулланың 1904 елда ук инде Камилнең йомшак якларын абайлап алганын
һәм иптәшенә тәнкыйть күзе белән карый башлаганын белеп киткән идек.
1905 елда типография хуҗасы, нашир һәм редактор булып алгач, Мотыйгыйның
үзен күрсәтергә, ялтырарга омтылу сыйфаты тагын да куәтләнгән дип
уйларга кирәк. 1906 елның башында Думага сайланырга йөрүе үзе генә дә ни
тора! Болар Тукайның, әлбәттә, саруын кайнаткан, ачы-ачы сүзләренә,
ирониясенә сәбәп булган. Әмма аралары бозылуга төп сәбәп — тоткан юл һәм
карашларының туры килеп җитмәве. Әгәр К.Мотыйгый либераллар сукмагыннан
атлый бирсә, Тукай, күргәнебезчә, революцион демократия юлына аяк
басты. Нәшриятта конторщик булып хезмәт иткән Г.Гаделшин болай дип яза:
«Камил Мотыйгый белән ул һәрвакыт бу йә теге мәсьәлә турында тарткалаша,
сүз көрәштерә иде. Бу көнне шулай гонорарның азлыгы, эшнең күплеге
турында кычкырышалар. Ахырында, гомумән эшчеләр көченнән файдалану
мәсьәләсенә күчеп, Тукайның:
— Сиңа шөһрәт, безгә хезмәт! — дип әйткәнен хәтерлим». Моннан инде
эшчеләр арасында забастовка файдасына агитация алып баруга да ерак
калмый.
Бу урында Тукайның эштән куылу сәбәбенә бәйле икенче версиягә дә
тукталып китми булмый. Ул версиянең авторы да К.Мотыйгый үзе. Утызынчы
елларда язылган һәм архивта саклана торган истәлегендә ул: Тукай «…
эшчеләрне эш ташлау хәрәкәтенә чакыруы өчен чыгарылмады һәм ул мондый
эшне эшләгәне дә юк», — дип белдерә. Чын сәбәп, янәсе, шагыйрьнең эшкә
чыкмавы, чыкканда да, тәртип бозып йөрүе. Үзенә күрә дәлиле дә бар:
К.Мотыйгый карамагындагы газета-журналлар «бик революционный эчтәлекле»
булганга, боларны чыгаручыларны эш ташларга котырту, күрәмсең, үзе үк
ярамаган эш.
Бу җайсыз хәлдән Мотыйгый ничек чыга соң? 1914 елда ул Тукайны шәп итеп
күрсәтер, укучыларга революцион тәрбия бирер өчен шулай дип язган була.
Аннары бит ул чорда, янәсе, цензура шартларында чын хаклыкны язып та
булмый иде. Бусы инде гаҗәп логика! Тукайның эш ташларга котыртуы
турында язарга яраган икән дә, тәртип бозып йөрүе турында әйтергә
ярамаган…
Хәер, Камил Мотыйгыйның хәленә дә керми ярамый. Соңгы истәлеге язылган
утызынчы елларда аның хәле чынлап та шәптән түгел. Җәмәгатьчелек,
1905—1907 еллардагы файдалы эшчәнлеген онытып, аңа кырын карый. Тукайның
Мотыйгыйга каршы юнәлтелгән сатирасы да үз эшен эшли. Җитмәсә, ул
шагыйрьне революцион эшчәнлеге өчен эштән куган кеше. Үзенә карата
урнашкан шундый мөнәсәбәттән гаҗиз булган К.Мотыйгый тота да, җилкәсендә
яткан бер авыр ташны төшерергә теләп, әлеге версияне уйлап чыгара…
Революция файдасына зуррак эшләр башкарырга омтылган егетнең типография
эшчеләрен забастовкага өндәргә керешүе табигый. Табигый гына түгел,
урынлы һәм кирәкле. Чөнки, беренчедән, депо һәм тегермән эшчеләре эш
ташлаганда, типография читтә кала алмый. Икенчедән, социал-демократларга
һәм бүтән сул партия вәкилләренә типография кирәк икән, эшчеләр
киләләр, эшлиләр.
Мәкалә һәм фельетоннарында Тукайның К.Мотыйгый файдасына әйткән
сүзләрен, «Мөхәрриргә» исемле шигырьне язуын һәм аны 1907 ел ахырында
Казанда дөнья күргән җыентыгына кертүен ничек аңлатырга? Риялык түгелме
бу, принципсызлык түгелме? Түгел, һич тә түгел.
Габдулла Мотыйгыйның шәхес буларак кимчелекләрен күрсә дә, фикерләре
туры килеп җитмәсә дә, тулаем алганда, бу шәхеснең милләт өчен, халык
өчен файдалы эш башкарганлыгын яхшы аңлый. Гаять авыр шартларда эшләве
дә аның күз алдында. Беренчедән, матди кыенлык. Ике газета, ике журнал
бит ул. Яздырып алучылардан һәм берәмләп сатудан килгән акча чыгымны
каплый алмый. Икенчедән, «Уралец» газетасын җирле властьлар җентекләп
күзәтеп баралар. «Фикер» газетасына да күзәтүче билгеләнгән дип уйларга
кирәк. Әле бер материал, әле икенчесе уңае белән каядыр барырга, аңлатма
бирергә, җайларга, котылу чараларын эзләргә туры килә. Ниһаять,
өченчедән, татарның үз эчендәге искелек тарафдарлары һәм реакцион
матбугат  «Фикер» белән «Әльгасрел-җәдит»кә аяк чалырга, редакторы
К.Мотыйгыйның тормышын агуларга тырышалар. «Бәянелхак» газетасының
һөҗүмнәре һәм өстереп торуы бушка китми: Хәйрулла Гаделшин исемле купец
белән Гайнетдин кари «Фикер» матбагасын һәм редакциясен тармар итү,
Мотыйгыйны һәм гаилә әгъзаларын кыйнау өчен хәтта «отряд» оештыра
башлаганнар. «Бәянелхак»ның нәшире Әхмәтҗан Сәйдәшев белән К.Мотыйгый
судлашуга кадәр барып җиткән.
Әнә шул хәлләрне күрә торып, Тукай, билгеле, битараф кала алмаган.
«Бәянелхак» газетасын һәм Ә.Сәйдәшевне, хурлыклы сурәткә кертеп,
фельетон артыннан фельетон яза, Уральскиның үзендәге кара фикерле
кешеләрне рәхимсез камчылый. Бер яктан, К.Мотыйгыйны дәртләндерү, аңа
көч-куәт бирү, икенче яктан, дошманнарын хурлык баганасына кадаклап кую
максаты белән, әлеге «Мөхәрриргә» исемле шигырен яза.
Мотыйгыйның баш өстендә исә болыт һаман куера бара. Наширлек һәм редакторлык эшчәнлеге инде төгәлләнеп килә…
1906 елның ахырында Камил Мотыйгый, атасы Мотыйгулла хәзрәт белән
берлектә, зур бәлагә юлыга: алар судка эләгәләр. Моның тарихы болай
булган.
1906 елның гыйнварында «Уралец» редакторы Н.Д.Аржановның хөкемгә
тартылганлыгын һәм газетаның туктатылганын белеп киткән идек инде. Бу
юлы «җиңел курку» белән генә котылган Мотыйгый, озын-озак уйлап
тормыйча, үз наширлегендә һәм редакторлыгында «Уральский дневник» исемле
икенче газета чыгарырга рөхсәт сорап, прошение бирә. Типография хуҗасы
булып китү һәм «Фикер» газетасына рөхсәт алу 1905 ел кызулыгы белән
ничектер җиңел хәл ителгән булса да, бу юлы Мотыйгыйдан туу турында
таныклык сорыйлар. Наширлек хокукы алыр өчен яшең егерме биштән ким
булмаска тиеш. Камил аптырап тормый: туу, никах, үлем-җитем кебекләрне
теркәү атасы ахун хәзрәт кулында ич! Менә туган елы 1883 урынына 1880
итеп күрсәтелгән таныклык кулга керә һәм мәсьәләне хәл итеп куя. Яшен
арттырудан К.Мотыйгый тагын бер максат күзәткән: сайлау кампаниясендә
катнашу.
Башта эш шома гына бара. Мотыйгый «Уральский дневник»ны чыгара башлый,
депутатлыкка ирешә алмаса да, гади сайлаучы булып кына калмыйча,
выборщик була.
Әмма, «без капчыкта ятмый», дигәндәй, донос аркасында туу турындагы
таныклыкның сере фаш ителә. 1907 елның башында тикшерү, сорау алу
башлана. Уникенче ноябрьдә суд була. Суд Мотыйгулла Төхфәтуллинны биш
айга крепостька ябарга, ә Мөхәммәткамил Төхфәтуллинны бер елга төрмәгә
утыртырга карар чыгара (Күп бусагаларны таптау һәм күп язулардан соң
гына хөкем
карары 1908 елның апрелендә Саратов Суд палатасы тарафыннан юкка
чыгарылган).
Судны көтеп тормастан, властьлар егерме икенче февральдә Камил
Мотыйгыйны редакторлык һәм наширлек хокукыннан мәхрүм итәләр. Тәрәккый
пәрвәр булып кыланырга яратучы «миллионщик» Мортаза Гобәйдуллин
типографияне редакцияләре белән берлектә сатып ала һәм редактор итеп
мәдрәсәдә хуҗалык эшләрен башкаручы Вәлиулла Хәмидуллинны утырта. Ул
инде Тукайны бик теләп эшкә чакырып алган: газета-журналларны кемдер
чыгарырга тиеш ич.
Тукай яңадан дәртләнеп эшкә керешә. Ләкин аның куанычы озакка бармый.
«Фикер» һәм «Әльгасрел-җәдит» май ахырларына кадәр авырлык белән,
аксый-туксый баралар да, ахырда туктап калалар. Чөнки Мортаза бай
матбугат эшенең борчулы эш икәнен, табыш урынына зарар гына
китергәнлеген аңлап ала һәм бу бәрәкәтсез шөгыльне ташларга ашыга.
Тукайның:
Матбага алгач, сине инсане галидер*, дисәм,
Кайда галилек сиңа, хали** икәнсең син һәнүз,*** —
(*Инсане гали — бөек кеше.
**Хали — буш.
***Һәнүз — һаман).
дигән юлларны эченә алган «Матбага белән уйнаган бер байга» исемле шигыре шушы кешегә адресланган.
Безнең шагыйрь тагын эшсез. Матди як та кысынкылана бара. Ярый әле,
Габдулла дус бар. Аның карилектән килгән акчасы арага керә. Шуңа өстәмә
рәвештә тагын бер чыганак ачыла.
К.Мотыйгыйның, матбагадан тыш, «Тәрәккый» («Прогресс») исемендәге китап
кибете дә булган. Типография белән берлектә кибет тә ябыла. Калган
китапларын сатып бетерүне Мотыйгый Г.Кариевка тапшыра. Килгән акчаның
күпмедер өлеше сатучыга тәгаенләнгән була. «Әлбәттә,— дип яза Кариев, —
китап сатар өчен разрешение-фәләнем юк иде һәм аның кирәк икәнен дә
белмидер идем. Бераз вакыт сату иткәч, разрешением булмаган өчен полиция
китапларымны алып китте, үземне бер кич частьта кундырдылар».
Ни сәбәптәндер ул бөтенесен дә әйтеп бетермәгән. Архив безгә мондый
мәгълүмат бирә: 1907 елның 8 июлендә приставка РСДРПның Урал оешмасы
(Екатеринбург) тарафыннан басылган ике данә прокламация килеп керә.
Тапшыручы кеше аларны Миңлебай Хәйруллиннан (Г.Кариевтан) алганлыгын
әйтә. Мондый очракта полиция тиз кыймылдый бит: Кариев номерына тентү
белән киләләр һәм берничә исемдәге революцион брошюра табалар. Билгеле
инде, егет котылу юлын эзли: прокламацияләрне урамнан таптым, брошюралар
К.Мотыйгый китаплары арасында иде, ди.
Икенче бер документта М.Хәйруллинны гаепләү буенча тикшерү эшенең тәмам
булуы һәм материалларның җибәрелүе турында Саратов Суд палатасы
прокурорына хәбәр ителә.
Эш судка ук барып җитмәгән. Г.Кариев, күрәсең, хәлнең җитдиләнә баруын
абайлап, Уральскидан чыгып сызу ягын караган. Шул елның августыннан
башлап без аны яңа гына оешкан «Сәйяр» труппасы составында күрәбез.
«Шуннан соң (тентүдән соң. — И.Н.), — дип дәвам итә Г.Кариев, — Тукаев
партия кешеләре белән араны тәмам озде, икебез дә тәүбә иттек». Соңыннан
да революцион эшчәнлек ягыннан бик үк аерылып тормаган Кариевның,
жандармерия тырнагына эләгә язгач, өркеп калуы һәм революционерлардан
тайчануы гаҗәп түгел.
Берәр партиядә рәсми рәвештә әгъза булып тормаса да, без Тукайның
революцион эштә практик рәвештә дә катнашканын белеп киткән идек. 1907
елда талантына, шагыйрьлегенә тәмам ышанган Тукай, төп эше әдәби иҗат
дигән фикергә килгәч һәм бигрәк тә дусты белән булган хәлдән соң,
башлыча эсерлар рухындагы практик эшләрдән читкә киткән икән, биредә
шулай ук артык гаҗәпләнергә урын юк.
Шулай да Г.Кариев истәлегендәге «тәүбә иттек» дигән сүзнең Тукайга
кагылышлы өлешен кире кагарга кирәк. Безнең шагыйрь үзенең Җаекта
калыплашкан иманыннан, ягъни революцион-демократик карашларыннан
беркайчан да чигенмәде.

6

Тукайның 1906 ел урталарыннан башлап 1907 елның көзенә кадәр, ягъни бер
елдан артыграк вакыт эчендә язганнарын да күләм ягыннан аз дип булмый.
Иллеләп шигъри әсәр, шулар эчендә бер поэма. Барлыгы — меңнән артык
шигырь юлы. Иллегә якын мәкалә һәм фельетон.
Әмма хикмәт санда түгел — хикмәт Тукайның ша гыйрь һәм публицист буларак
гаять тиз үсүендә. Хикмәт — сыйфатта. Корама телдәге шигырьләре
күренгәләсә дә, татарчаларында, гәрәбәдәй бодай бөртекләре арасындагы
бакра кебек, гарәп-фарсы тәгъбирләре очраса да, Тукай хәзер, нигездә,
саф татар телендә яза башлый. Аның теле, халыкның үзеннән алынган булып,
халыкның сурәтле фикерләү рәвешен чагылдыра, халык теленең
төс-оттенокларын, ис-ароматын сиздерә.
Үгет-нәсихәтчелек, дидактизм да инде бу чорда юкка чыга бара. Моңарчы
күбрәк «без» исеменнән риторик шигырьләр сөйләгән, берсендә хәтта «бән
димәгел, бән димәктә күп бәла», дип белдергән Тукай хәзер инде «мин»
исеменнән язылган, ягъни индивидуаль кичереш ярдәмендә иҗтимагый
мәсьәләләр күтәргән чын мәгънәсендәге лирик шигырьләр иҗат итә башлый.
Тукайның бу чорда ук нинди югарылыкка күтәрелүен күз алдына китерү өчен
атаклы «Шүрәле» әкият-поэмасының шушы чорда язылуын искә алу да җитә.
Пушкинның «Руслан һәм Людмила»сы рус поэзиясендә нинди роль уйнаган
булса, татар поэзиясендә «Шүрәле» дә шундый эш башкарды. Шагыйрьнең
әсәргә үзе биргән искәрмәсе дә кызыклы: «Мин бу «Шүрәле» хикәясен Пушкин
вә Лермонтовның шундый авыл җирләрендә сөйләнгән хыялый хикәяләрне
язуына истинадән (Истинадән — нигезләнеп) яздым». Тукай да, Пушкин белән
берлектә, остазы сүзләрен үзгәртә төшеп, поэмада тасвир ителгән дөньяга
карата әйтә алыр иде: «Биредә татар рухы… биредә татар җире исе
аңкый».
Тукай, Уральскидан тыш, татарлар яши торган төбәкләрдә нәкъ менә 1906
елның икенче яртысыннан башлап язылган шигырьләре белән таныла. Дөрес,
киң халык массасы тарафыннан танылу түгел әле бу. Чөнки аның «Су анасы»
һәм «Кәҗә белән сарык» кебек әкиятләре, «Печән базары яхут яңа Кисекбаш»
исемле поэмасы, балаларга багышланган шигырьләре әле язылмаган: бер
генә китабы да укучы кулына барып кермәгән. Сүз хәзергә әле Тукай
шигырьләренең һәм шигырьләре аркылы исеменең каләм тибрәтүчеләр,
газета-журнал чыгаручылар һәм китап наширләре күзенә ташлануы турында
бара.
Менә кайбер замандашларының яңа гына Казанга әйләнеп кайткан Тукай белән беренче танышуларына бәйләп әйткән сүзләре.
Галиәсгар Камал: «Мин шул килгән газеталардан Тукайның язган шигырьләрен
эзәрләп барып, укый башладым». 1906 елда «Таң йолдызы» редакторы булган
шагыйрь Сәгыйть Рәмиев: «… ул безгә шигырьләр дә яза, шигырьләрен
газетабызга бик яратып баса идек».
Фатих Әмирхан: «Бу фамилия миңа «Әльгасрел-җәдит» журналында чыккан кайбер шигырьләр аркылы таныш иде».
«Әльислах» исемле газета чыгарырга рөхсәт алынгач, газетаның рәсми
редакторы (чыны — Ф.Әмирхан) В.Бәхтияров 1907 елның 25 апрелендә,
язышырга үтенеп, Тукайга хат җибәргән.
Татарның барлык катлау интеллигенциясе каршында абруй казанган язучы һәм
педагог, тарихчы һәм журналист Риза Фәхретдинов, Тукайның вакытлы
матбугатта басылган шигырьләре белән танышып бара торгач, «татарның
Мәгаррие булачак егет бу» дигән фикер әйткән.
Гыйльметдин Шәрәф җитәкчелегендәге китап нәшрияты «Шигырьләр
китапханәсе» сериясеннән җыентыклар чыгарырга керешкәч, Габдулла 1907
елның мае тирәсендә Казанга хат язып җибәрә, минем дә шигырьләремне
мәҗмуга итеп чыгара алмассызмы, ди. Г.Шәрәфтән уңай җавап килгәч,
җыентыгын әзерләп бетереп, Казанга юллый. Хатында мондый юллар бар:
«Үзеңез дикъкатьләп карап чыгыңыз да, нәшер итәргә разый булсаңыз, миңа
тизлек берлә 50 тәңкә акча җибәреңез… Әгәр разый булмасаңыз, китабымны
кире үземә кайтарыңыз».
Тукайның шушы хаты игълан ителгәнчегә кадәр Г.Кариев версиясе яшәп
килде: Шәрәфләр «…Тукаевның шуңа кадәр «Фикер»дә, «Әльгасрел-җәдит»тә
басылган шигырьләрен мәҗмуга рәвешендә бастырырга сорап, условиеләр язып
җибәргәннәр». Габдулла, күрәмсең, риза булган, һәм Г.Шәрәф ул
шигырьләрне утыз сумга сатып алган. «Тукаев, — дип яза Г.Кариев, —
басылган шигырьне нигә алалар, аннан ни файда чыга, дип, Шәрәфләрне, бер
тарафтан, кызганган кебек, икенче яктан, утырттым бит, дип, миңа көлеп
сөйләгән иде». Яшь Тукайның дәрәҗәсен тагын да күтәрә төшсә дә, егетнең
ягымлы беркатлылыгы безне елмайтса да, бу версиядән баш тартырга туры
килә. Дөрес, Тукайның бу вакытта практик тормыш тәҗрибәсе ташып тормый.
Шулай да газета-журнал битләрендә басылган шигырьләрне аерым китап итеп
чыгарганда гонорар түләүне белмәслек дәрәҗәдә үк беркатлы булмаган ул.
Ахыр чиктә, Г.Кариев версиясен кире кагу артык зур югалту түгел. Чын
«версия» дә Тукайның дәрәҗәсен һич тә киметми. Г.Шәрәф әллә кайдагы бер
яшь шагыйрьнең шигырьләр тупламын кабул итә дә, бер генә түгел, бәлки
ике китапчык итеп, тиз арада басып чыгара. Тукай җыентыкларына «3
дәфтәр» һәм «4 дәфтәр» дип куелганына игътибар итсәк, «Шигырьләр
китапханәсе» сериясендә моңарчы ике генә китап чыкканлыгын аңларбыз.
Безнең Габдулла моңарчы да талантына һәм шагыйрьлегенә нык ышана иде.
Хәзер исә китабы күренекле һәм зәвыклы нашир тарафыннан кабул ителгәч,
газеталардан үтенеч хатлары да килгәч, Риза казый кебек могтәбәр затның
җылы сүзе дә ишетелгәч, болай да кечкенә Җаек Габдуллага тагын да таррак
булып тоела башлый. Канатлары ныгыган бөркет баласының, тар оядан
чыгып, киң дөньяга очасы килә. Кая? Билгеле инде, Казанга! Кечкенә Апуш
хәзер зуп-зур Тукай булды. Ул — шагыйрь. Аның халкына, милләтенә биргән
олы вәгъдәсе бар. Бу вәгъдәне ул татар мәдәниятенең үзәге — Казанда гына
үти алачак.
Моңа тагын Уральскига килеп төшүеннән үк башланган һәм унбер-унике ел
дәвамында бер дә ташлап тормаган сагынуын да өстик. Балачагы никадәр
генә ямьсез үтмәсен, туган туфрак — газиз. Кимсетелүләр һәм
ачлык-ялангачлык инде онытылган. Сирәк була торган кечкенә шатлык һәм
куанычлар исә, вакытның зәңгәр томанына өртелеп, матур булып зураеп
күренәләр, дулкынландыралар. Кырлай урманы, чәчәкле болыннар, тар инеш
һәм чишмә буйлары Габдулланың йөрәген сыкратып, туктаусыз чакырып
торалар. Казанның үзен инде әйтәсе дә юк. Бала чагында гаять мәһабәт
булып күренгән таш кала унике елдан соң аның хыялында, һичшиксез, нур
эчендә йөзә торган әкият шәһәре булып калыккан. Аннан да бигрәк, ул бит
татар милләтенең, татар халкының мәдәният үзәге. Анда Гаяз Исхакый бар,
Галиәсгар Камал бар.
Казанга ашкынуының соңгы вакытта ни дәрәҗәгә җиткәнлеген күз алдына китерү өчен «Пар ат» исемле шигыренә күз ташлыйк.
Менә шагыйрь, пар атка утырып, «гомер иткән» шәһәре белән саубуллаша да
Казанга юл тота. Сагыш, каршылыклы уй-тойгылар, йокымсырау. Менә
бервакыт кучерның: «Тор, шәкерт, җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан!» —
дигән тавышы яңгырап китә.
Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна;
«Әйдә чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на! на!»
Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан:
И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!
Күп еллар буе әдәбият сөючеләр генә түгел, бәлки белгечләр дә бу шигырен Тукай Казанга кайткач язган дип уйлап килделәр.
Менә без «Фикер» төпләмен актара башлыйбыз. 1907 ел. Гыйнвар, февраль,
март, апрель, май… Чү! «Пар ат» шигыре! 17 сан, 6 май… Димәк, шигырь
Тукайның Казанга чыгып китәреннән 5 ай элек язылган. Шагыйрьнең «пар
ат» дигәне хыял канатлары икән. Г.Кариевка язган хатында мондый сүзләр
бар: «Мин хәзер Казанда инде. Уральскида вакыт шуны сөйли-сөйли авыз
суларым кибеп бетте вә шунда бару хакында шигырьләр яздыгым Казанда
инде!» «Шигырьләр», ди Тукай. Кем белә, бәлки, «Айрылып китсәм дә синнән
гомеремнең таңында мин, и Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин»
дип башланган «Туган җиремә» шигыре дә Җаекта язылгандыр…
Соң, эш нәрсәдә? Җыенырга да юлга чыгарга! Тукайны хәзер Уральскида
бернәрсә дә тотмый. Газета һәм журналлар тукталды, үзе эшсез калды. Ә
Казаннан чакырып торалар. Җитмәсә, көзен солдатка караласы бар. Нигә
һаман суза, нигә җәен Уральскида уздыра? Бәлки, акчасы юктыр?
Түбәндәге документ исә безне бөтенләй аптырашта калдыра.
«Домашнее условие.
Мы, ниже подписавшие, решили издавать в г.Уральске газету на татарском
языке под названием «Яна турмуш» («Новая жизнь») на паях…» Моннан соң
бер пайның 100 сум торганлыгы, җитәкчелек эше К.Мотыйгый кулында
булачагы әйтелә. Аннары имзалар китә һәм пайның суммасы күрсәтелә:
К.Мотыйгый-Төхфәтуллин — 500 сум, Мөхәммәтгали Мусин — 100 сум. Г.
Тукаев — 100 сум. «Город Уральск. Июля 20 дня 1907 года».
Димәк, 1907 елның июль ахырында да әле Тукайда Казанга бөтенләйгә күчеп
китү (дөресрәге, әйләнеп кайту) фикере урнашып җитмәгән. Ул гына да
түгел, «Яңа тормыш» газетасы ходка китсә, солдатка каралгач (әгәр
алынмаса), кире кайтырга да нияте булган.
Тукайның бу сәер карары ике сәбәп белән аңлатылса кирәк. Беренчесе —
Габдулланың үз шәхси тормышын үзгәртү мәсьәләсендә илтифатсызлыгы дип
әйтергәме, әллә иренчәклек яисә карарсызлыкмы, һәрхәлдә, авыр
кузгалучанлыгы. Уральскида инде аның тормышы көйләнгән, кандалалы булса
да, гостиницада номеры бар, өс-башы бөтен, моңарчы ач та түгел иде,
дус-ишләре, туган-тумачасы бар. Ә Казанда ничек булыр? Кайда торыр,
нинди килергә яшәр?
Үзе дә хисап биреп бетермәгән, һәрхәлдә, телдән әйтү ихтималы булмаган
икенче сәбәп — шикләнү, сагаю, ягъни үзенең «мин»е, дәрәҗәсе өчен
хәвефләнү. Уральски да хәзер Тукай һәрьяктан караганда да беренче
скрипканы уйный. Казанда югалып калмасмы? Габдулла биредә томаланып
яткан бер вакытта Казан яшьләре бик нык үскәннәрдер, алга киткәннәрдер.
Аңа авыл малаена караган кебек карамаслармы?
Әнә шундый икеләнү эчендә көн артыннан көн уза, призыв көннәре һаман
якынлаша. Бу вакыт Тукай үзенең Казанда чыгачак ике җыентыгы белән
мәшгуль. Яңа шигырьләр яза, өстәр өчен Г.Шәрәфкә җибәрә, нашир белән хат
аша хәбәрләшеп тора.
Призывка кайту өчен акча юнәтү мәсьәләсе белән дә шөгыльләнгән.
Атасыннан калган йорт бу вакытта әле исән икән. Габдулланы бердәнбер
варис дисәң дә ярый. Чөнки абыйсы Мөхәммәтшәриф күптән вафат, ә апасы
Газизә дәгъва итмәгән булса кирәк. Габдулланың үтенече һәм прошениесе
буенча опекун йортны сата да шуннан килгән 100 сум акчаны Уральскига
җибәрә («Яңа тормыш»ка вәгъдә ителгән йөз сумның шушы акча булуы
мөмкин).
Менә сентябрь керә, ул да үтеп бара. Ниһаять, унике ел гомер иткән шәһәрне калдырып китү көне җитә.
Эшлисе эш эшләнеп беткән, күрәсе кешеләр күрелгән, әйтәсе сүзләр
әйтелгән. Җыенырга да юлга чыгарга гына калды. Җыену да озак түгел.
Кечкенә сандыкка охшаш камыш кәрзингә күлмәк-ыштан кебек нәрсәләр,
көндәлек тормыш өчен кирәкле бүтән ыбыр-чыбырны саласы да дыңгычлап
китап тутырасы. Арада Пушкин һәм Лермонтовның бер томлыкларыннан кала,
пөхтә итеп тышланган Коръән дә бар.
Менә барысы да тәмам. Вокзалга чыгып китәргә вакыт җитә, атлар килеп
туктый. Озатырга килүчеләр, гадәт буенча, утырып дога кылалар да
станциягә юнәләләр.
Габдулланы кемнәр озатып калган соң? Олы Газизә апасы белән ул өйләренә
барып саубуллашкан дип уйларга кирәк. Кече Газизә апасы исә Габдрахман
белән (бае җибәргән булса) станциягә килгән булыр…
Кайбер озатучыларны тәгаенләп әйтергә мөмкин. Биредә безгә Тукайның
иптәшләре белән төшкән фоторәсеме ярдәмгә килә. Менә, таныш булыгыз:
сулдан уңга — «Казан» гостиницасының буфетчысы Нәҗип Зарипов, Мортаза
Гобәйдуллинның хисапчысы Курушкин, аның ук приказчигы Рәхмәтулла
Хәйруллин, Тукай үзе һәм аның белән бергә мәдрәсәне ташлап чыккан
Сираҗетдин Белюков. Фотода Кариев юк. Димәк, булачак артист бу вакыт
инде Уральскидан киткән. Фотога төшүнең нинди уңай белән булганын да
чамаларга мөмкин. Габдулла белән Җаекта үткәргән елларның истәлеге
булсын дип, мөгаен, моны иптәшләреннән берсе оештырган. Тукайның
төс-кыяфәтенә, өс-башына игътибар итегез. Шагыйрьне беренче башлап
Казанда күргән замандашлары аның тышкы кыяфәтен нәкъ шулай тасвир
итәләр. Димәк, бу рәсем Тукай китәр алдыннан алынган.
… Ниһаять, соңгы звонок. Поезд акрын гына кузгала. Озатучылар, хәерле юл теләп, кул изиләр.
Поезд, йөрешен шәбәйтеп, шагыйрьне сөекле Казанына таба алып китә. Аны
нәрсә көтә? Хәзергә әле бу аңа билгесез. Күңелендә өмет һәм шөбһә, сагыш
һәм куаныч — барысы бергә укмашкан…


————————————————

ЭЧТӘЛЕК

Беренче бүлек.


КУЛДАН КУЛГА >>>

 Икенче бүлек.


МӘКТӘП БАСКЫЧЛАРЫ >>>

 Өченче бүлек.


ИРЕК ТАҢЫНДА >>>

 Дүртенче бүлек.


ТУГАН ТУФРАК >>>

 Бишенче бүлек.


МОҢЛЫ САЗ ЧЫҢНАРЫ >>>

 Алтынчы бүлек.


КИЛӘЧӘККӘ КАРАП >>>


 Җиденче бүлек.


СОҢГЫ СӘХИФӘЛӘР >>>


————————————————— 

 

{mospagebreak} 

Дүртенче бүлек

ТУГАН ТУФРАК

1

1907 елның октябрь башлары. «Йолдыз» газетасының секретаре Галиәсгар
Камал ялгыз гына эшләп утырганда, ишек шакып, редакция бүлмәсенә яшүсмер
кыяфәтле бер егет килеп керә. Тәбәнәк, чандыр. Өстеңдә казакига да,
җиләнгә дә тартым өс киеме, аягында итек дип тә, читек дип тә атарга
мөмкин булган бер нәрсә, чалбарын аяк йөзенә төшергән. Яланбаш, җитү
чәчле.
Шәкерт-мәкертләрнең редакциягә килгәләп йөрүләре гадәти хәл булганга
күрә, Г.Камал артык илтифат итмичә, яңадан өстәленә иелә. Әмма гаҗәеп
хәл: кунак тәкәллефсез-нисез генә редактор өстәле янына уза да, бер
урындыкка утырып, өстәлдәге газеталарны караштыра башлый. «Малай»ның
болай үзсенеп китүе Галиәсгаргә бик үк ошап җитмәгән, күрәсең, кырыс
кына карап куя. Озак сүзсез торуны килештермичә, «малай» телгә килә:
—    Һади әфәнде тиз килер микән?
Бу, мөгаен, редакторга атасы хәзрәт сәламен тапшырырга дип килгән берәр
мәхдүм. Галиәсгарнең мыгырданып кына әйткән җавабыннан соң шактый
вакытка тынлык урнаша. Ниһаять, «мәхдүм» тагын сүз башлый:
—    Безнең газета-журналлар сезгә килгәндер бит, Галиәсгар әфәнде?
—    Нинди газета-журналлар?
—    «Фикер», «Әльгасрел-җәдит», «Уклар».
—    Сез Уральскиданмыни?
—    Ие…
—    Алай булгач, сез анда шигырьләр яза торган Габдулла Тукайны да белә торгансыз?
«Малай» чак кына елмая да: — Ул «Апуш» мин булам, — дип куя. Шагыйрь Сәгыйть Рәмиев белән танышуы да шундыйрак рәвештә булган.
Гаяз Исхакыйның Казан төрмәсендә утырган чагы. Шушы араларда суд булырга
тиеш. «Таң»чылар, киңәш-табыш итешеп, Гаязның хәлен җиңеләйтү өчен
хәрәкәт итәргә карар кылганнар. С.Рәмиевкә дә бер вазифа йөкләнгән. Әнә
шул вазифаны үтәү йөзеннән бер кеше янында булып, үтенече мәсхәрәле
төстә кире кагылгач, хурланып кайтып, якты дөньяга күтәрелеп карыйсы
килмәгән бер көнне Сәгыйтьнең «Болгар»дагы номерына әлеге «малай», ягъни
Тукай, килеп керә дә, үзенең Уральскидан килгәнлеген әйтеп, Камил
Мотыйгыйдан сәлам тапшыра. Хуҗа, чакырылмаган кунакка өнәми генә бер
карап куйгач, тәрәзә янына барып, төн караңгылыгына текәлә. Нигә кирәк
аңа Уральскне да Мотыйгые! Аннары ул, кунакның, тәкъдим иткәнне дә
көтмичә, буш урындыкка килеп утыруын абайлап, һаман аркан торган килеш,
бер сүз булсын дигән кебек кенә сорау бирә:
—    Сез анда шәкерт идегезме?
—    Шәкерт тә идем, хәлфә дә идем.
Хуҗа үртәлеп уйлап куя: «Булырсың инде, хәлфә булырга кыяфәтең бик килгән!» Озак паузадан соң, Тукай тагын сүз башлый:
—    Сәгыйть әфәнде, мин сезгә «Царь-Голод»ның тәрҗемәсен җибәргән идем. Сез аны басмадыгыз да, җавап та бирмәдегез…
Хуҗа ялт итеп кунакка таба борыла:
—    Соң сез кем буласыз?
—    Габдулла Тукаев булам…
—    Соң, кергәч тә шулай дип әйтсәгез ни була? Мин сезне икенче төрлерәк каршы алган булыр идем! Әй, Тукаев, Тукаев!..
Шуннан соң, кунакка да стакан китертеп, суынып беткән чәйне эчә-эчә,
Сәгыйть күңелсезлегенең сәбәбен аңлата. Мәсьәлә ачыклангач, Тукай,
әлбәттә, Г.Исхакыйны күрү теләген белдергән. Суд алды көннәре булу
сәбәпле әдип янына кертмәгәннәрме, әллә инде солдатка каралу өчен ул
туган якларына ашыкканмы, теләгенә ирешә алмаган. Истәлекнең дәвамы да
шуны раслый. “Бер ун-унбиш көннән, — дип яза С.Рәмиев, — тагын әйләнеп
Казанга килде. Бу дәфга килгән көннәре Гаяз әфәнденең Казан төрмәсеннән
сөргенгә озатылган көннәре иде.
—    Гаяз әфәндене күрә алмам микәнни инде? — диде.
—    Булмас шул инде, — дидем”.
Ике очрашу, ике танышу. Гадәти танышудан бигрәк, Тукайча танышу. Билгеле
инде, «Йолдыз» редакторын соравы исә «Царь-Голод»ның тәрҗемәсе турында
сүз кузгатуы — сылтау гына. Югыйсә нигә кирәк аңа Максуди һәм
«Әльгасрел-җәдит»тә әллә кайчан басылып чыккан мәкаләнең кулъязмасы? Төп
теләге, әлбәттә, Г.Исхакыйны күрү, Г.Камал һәм С.Рәмиев белән танышу,
аралашу, киләчәктә, мөмкин булса, дуслашу. Тик менә ничек кабул итәрләр?
Авыл малае итеп карамаслармы? Габдулланың исә үз горурлыгы бар. Менә ни
өчен ул, исем-фамилиясен әйтеп кул сузарга ашыкмаган кебек, бу шәхесләр
янына килүенең төп сәбәбен яшерә, юк-бар сылтау таба, сыный, күзәтә,
уратып кына максатка якыная.
Кайбер мәгълүматларга караганда, Тукай башлап «Болгар»ның утызынчы
номерына урнашкан. Ә инде «Болгар»да үткәргән гомеренең күбрәк өлешендә
ул атаклы кырыгынчы номерда яшәгән. «Атаклы», дим, чөнки Тукай турында
язылган фәнни хезмәтләрдә һәм әдәби әсәрләрдә шушы бүлмә телгә алына. Бу
бүлмәгә, күп кенә шигырьләрдән кала, бөтен бер поэма багышланган.
Каралып кайтканнан соң, Габдулла нәкъ менә шушы номерга урнашачак.
Хәзергә исә ул Г.Камал, С.Рәмиев, Ф.Әмирхан һәм башка Казан яшьләре
белән таныша, шәһәрнең төрле урыннарында була, балачак хатирәләрен
яңарта, «Тәнкыйть — кирәкле шәйдер исемле мәкалә язып (Шәй — әйбер),
«Әль-ислах» газетасына тапшырырга да өлгерә.
Берочтан ул туган якларына кайтырга әзерләнә. Өс-башын үзгәртә,
туганнары һәм якыннарына күчтәнәч ала. Унике ел югалып торганнан соң,
әтрәгәләм булып кайтырга ярамый ич инде. Җитмәсә ул хәзер Гариф мулла
мәхдүме генә түгел, бәлки танылып килә торган татар шагыйре, Кушлавычта
һәм Кырлайда балачак дуслары бар. Каенсар авылында аның күңеленә «ак
фәрештә» булып кереп калган Саҗидә апасы яши. Кырлайда Зөһрә әнисен һәм
энесе Садрыйны күреп чыгарга кирәк.
Тукайның солдатка каралу уңае белән Казан артына кайтуы турында архивта
сакланган һәм автор тарафыннан җыелган истәлекләрдән чыгып хөкем
иткәндә, ул анда ай-ай ярым чамасы вакыт үткәргән… Най, шулай булсачы!
Ул чагында крестьянның йөрәк тибешен ярым сабый чагында гына ике-өч ел
буе тыңлап калып, унике елын Казаннан еракта үткәргән Тукайның халык
күңеленә якынлыгын аңлату җиңеләя төшәр иде: ай ярым эчендә күп нәрсә
күрергә, күп нәрсә ишетергә мөмкин.
Чынлыкта исә туган якларында шагыйрь ун-унике көннән артык тора алмаган.
Октябрьнең 15—16ларында әле ул Казанда. Чөнки «Әльислах»ның 17 октябрь
санында чыгачак «Тәнкыйть — кирәкле шәйдер» дигән мәкаләсенең
корректурасын карыйсы бар. Бәлки әле, мәкаләсе басылган газетаны кулына
алгач кына юлга чыккандыр. Каралу исә 27 октябрьгә тәмам булган.
Габдулла, артык юанмыйча, «Казанда мине эш көтә» дип, ашыгып кайтып
киткән. Ничек исәпләсәң дә, һаман шул ун-унике көн.
… Менә безнең Габдулла, ямщик яллап, Казаннан чыгып китә. Билгеле
инде, иң элек ул Каенсарга юл тота. Саҗидә апасы «приемга кадәр Габдулла
бездә ун көнләп торды» дисә дә, бу раслау — хәтер алдавы нәтиҗәсе.
Шулай да якын күргән апасы йортыннан ашык-пошык кына китеп тә бара
алмаган.
Каенсардан Кушлавычка барышлый, Тукайның Кырлайга тукталганлыгы, остазы
Фәтхерахман мулла өендә чәй эчеп чыкканлыгы һәм кордашы Ахун
Сабирҗановларга сугылганлыгы билгеле. Хәзрәтнең улы Хәлилрах-манны да,
Ахунны да ул күрә алмый, болар Арчага каралырга китеп өлгергән булалар.
Габдулланың мәрхүм Сәгъди йортында булып чыкканлыгына да шикләнмәскә
мөмкин.
Кушлавычта Габдулла двор төшерүче Ситдикъка тукталган. Кызмача хәлдә
килеп, кечкенә Габдуллага сәлам биргән, әмма җавап ала алмаган агай бу.
24 октябрьдә иртүк Кушлавычның каралачак егетләре кырпак белән капланган
туң юлдан Олы Әтнәгә юл тоталар. Никрутлар бит — атларны каезлап, бик
тиз барып җитәләр.
Волость управасы янында — мәхшәр! Шулай булмый хәле юк: дүрт волость
егетләре карала биредә. Үзләре генә биш йөздән артык. Шуңа тагын
һәркайсының атасын яисә берәр туганын өстик. Бу әкәмәтне карарга җыелган
Әтнә кешеләрен дә кушыйк.
Бер якта вак сәүдәгәрләрнең арбалары тезелеп киткән. Арба тәртәсенә асып
куелган көянтә үлчәүдә конфет, прәннек, чикләвек, көнбагыш кебек
нәрсәләр сатыла.
Мәйдан гөж килә.
Бүгенгә әле каралырга килүчеләрне исемлек буенча барлау һәм жирәбә алу булачак.
Менә бервакыт старосталар үз егетләрен управа болдырына таба җыеп китерәләр. Хәрби писарь килеп чыга.
— Фәлән Фәләнов! — Эздич! — Фәлән Фәләнов.— Монда!
Барлау беткәннән соң, жирәбә салу башлана. Жирәбә дигәне — номер язып
бөтерелгән кәгазь. Шуларны кечкенә кисмәк сыман түгәрәк савытка тутырып
болгаталар. Каралучы егет калтыранган куллары белән (бәхетле номермы,
бәхетсезме булыр!) «кисмәккә» тыгылып кәгазьне ала да писарьга күрсәтә.
Тегесе, номерын язып алгач, кайтарып бирә. Билгеле инде, Габдулланың да
исем-фамилиясе яңгыраган, ул да «здесь» дип җавап биргән. Ул да кисмәккә
тыгылып жирәбә кәгазен алган. Чират номерын гына белмибез. Габдулланың
(һәм күпләрнең) фамилиясе архивта сакланмаган шул…
Жирәбә алгач, өйләргә таралалар: шушы авылныкылар — үз өйләренә, ерактан
килгәннәр — фатирларга. Төркем-төркем булып оешалар да, мәчет
картларыннан һәм мулладан качынган булып, күңел ача башлыйлар. Вер кызып
алгач, урамга чыгалар, гармунга җырлап пәриләр. Мулла да, тәкъва
картлар да эчтән тыналар, — патша хезмәтенә китүчеләр бит, ни әйтсәң дә.
Жирәбәдән соң Габдулла, Әтнәдән сигез чакрымдагы Олы Мәңгәргә барып, Габделвәли исемле кеше өенә төшә.
Замандашларының «Габдулла Тукай Мәңгәрдә биш-алты көн торды» дип
раслауларыннан без аңа өч урынлы нур сан язылган жирәбә чыкканлыгын
чамалый алабыз. Мәңгәрдә ул биш-алты көн тора алмаган, әлбәттә, күп
булса, ике-өч көн кунган (ягъни каралуның соңгы көненә кадәр).
Билгеле инде, Тукай — Әтнәдә булсын, Мәңгәрдә булсын — никрутларның да,
авыл кешеләренең дә бик тиз күзенә ташланган. Өстендә яңа җәйге пальто,
салкын булуга карамастан, аягында штиблет, башында кепка. Өсләренә
бишмәт (кайберләре чикмән), аякларына тула оек белән чабата (итеклеләре
бик сирәк) кигән никрутлар Габдулла кебек ыспай киемле бай малайларына
матур күз белән карамаганнар. Мондыйларны, котылып калып та,
китәчәкләрне һәйбәтләп сыйламаса, тукмап ташлаудан да тартынмаганнар.
Габдулла турында, әлбәттә, чыш-пыш киткән: «Кем бу?» «Кушлавыч
хәзрәтенең мәхдүме, ди». «Кит әле, аның солдатка китәрлек малае
бармыни?» «Юк, бу үлгән хәзрәтнеке, хәзер Уральскида тора, ди. Бик
гыйлем егет икән».
Габдулланың мәрхүм хәзрәт малае булуы, галимлеге, үзен гади һәм табигый
тотуы, акыллы күзләренең үткен карашы иң бәйләнчек һәм усал егетләрне дә
тыеп кала торган булган. Аны эчү мәҗлесенә дә кыстамаганнар.
Килеп-китеп йөрүләре дә аңа хөрмәт күрсәтү, акыллы киңәш итешү, ара-тирә
зарлану, эч бушату өчен генә. Үткен күзле һәм сизгер күңелле Габдулла
шушы ике-өч көн эчендә аз нәрсә күрмәгәндер дип уйларга кирәк. Кызып
алгач, «без барсакмы, күрсәтербез фәлән җирнең патшасына» дип күкрәк
каккан арысландай егетләр, йөзләреннән кан качкан хәлдә, управадан килеп
чыгалар. Котылып калганнарының исә авызлары колакларына җиткән була.
Никрутларның җырлары да патша хәзрәтләренә хезмәт итү теләгенең ничаклы булганлыгын ачык күрсәтә:
Әнкәй, мине ник таптың,
Ник таптың да ник бактың?
Үсеп буйга җиткәченнән,
Падишага ник саттың?
Дүрт волостьның яше җиткән егетләре, аларның аталары һәм
туган-тумачалары җыелган Әтнәдә авылдагы социаль каршылыклар да бөтен
кискенлегендә ачылып киткән.
Бүген без архивның хәрби чакыруга кагылышлы фондын актара башласак,
сау-сәламәт булып та, котылып калганнар яисә алынырга тиешле булмаса да,
алынганнар турындагы дистәләгән шикаять кәгазьләренә тап булырбыз.
Кемнәрнедер майлап-җайлап, акча түгеп, гаскәри хезмәттән йолып калу
кебек гаделсезлекләр 1907 елда аеруча кискен булып күзгә ташланган,
халыкның ачуын беркайчан да булмаган дәрәҗәдә кабарткан. Чөнки крестьян
хәзер элеккеге крестьян түгел инде, 1905 елдан соңгы крестьян. Аннары,
Столыпин реформасын тормышка ашырган вакыт бу: кулакка тагын да ныгырга
ирек бирелә, хутор байлары барлыкка килә. Ягъни күпчелек белән азчылык
үзара пычакка-пычак килгән вакыт. Төшереп алган никрутларның үзләреннән
яисә, улы китеп барса, ике кулсыз калачак картлардан әнә шуңа кагылышлы
гыйбрәтле хәлләрне Тукай Әтнә һәм Мәңгәрдә аз ишетмәгән, билгеле. Дусты
Г.Кариевка: «Мин дә менә Казанны вә туган җирем булган Казан арты
авылларын күреп, күп гыйбрәтләр вә хиссиятләр алдым», — дип язганда,
ихтимал, әнә шуларны да күздә тоткандыр.
26 яисә 27 октябрьдә Тукай, салкыннан һәм дистәләгән күзләр карашыннан
җыерылып, врачларның, терлек-туар карагандай, тупас итеп капшау,
эткәләү-төрткәләүләреннән кимсенеп, каралу бүлмәсендә күпмедер ямьсез
минутлар кичергәч, «ак билет» алып чыга. Шулай булмыйни: бер замандашы
әйткәнчә, «иң җитми, буй җитми», бер күзе бик үк сау түгел.
Габдулла, котылгач, Саҗидә апасын шатландырырга теләп, Каенсарга юнәлә.
Тагын берничә көнгә калырга кыстасалар да, күндерә алмыйлар. Апасы аның
кулына поп бияләй, аягына киез итек кидереп озата. Әмма соңгысының
гомере озын булып чыкмаган: күпмедер вакыттан соң Казаннан хат килә: сүз
арасында Габдулла әлеге киез итекне яндырганын әйтә.

2

«Болгар» номерлары урнашкан йортның Евангелистлар (хәзерге Татарстан)
урамы ягындагы парадный ишегеннән керәсең дә, укалы картуз кигән швейцар
Закирга сәлам биреп, тимер баскычтан өченче катка күтәреләсең. Коридор
буйлап сулга, ашханә залына (ресторан дисәң дә була) таба бар. Өске ягы
пыялалы ишеккә барып төртелерсең. Сулга борылып кара. Иң кырый ишек.
Остендә «40» дип язылган дүрткел калай кагылган. Шакы. Җавап бирмиләр?
Димәк, хуҗасы чыгып киткән. Зарар юк, ач та кер. Хуҗаның үз номерын
бикләп йөргәне юк.
Иң элек уң якта соры одеал ябылган тар гына каты тимер карават күзеңә
ташланыр. Кабан күленә карый торган бердәнбер тәрәзә янында кечерәк кенә
өстәл булыр. Тәрәзә төбе, өстәл өсте, өстәл асты китап-журнал һәм төрле
кәгазьләр белән тулган. Өстәлнең бер кырыенда яртылаш янган шәм тора
(электр тогы кайвакыт бетеп тора, күрәсең). Гади генә артлы ике урындык.
Тагын нәрсә? Кергәч тә ишекнең сул ягында элгеч бар икән әле. Анда
кепка, төймә тишегеннән генә эленгән пальто күрерсең. Бүлмә тар,
кечкенә. Хәзерге хисап белән ойткәндә, күп булса, сигез-ун кв.метр.
Кырыгынчы номерның Тукай яшәгән чагындагы эчке күренеше якынча әнә шундый.
Туган якларында булып, гаскәри хезмәттән дә котылгач, Казанда төпләнеп
калу фикере инде өстенлек алган. Әмма моның өчен ни беләндер
шөгыльләнергә, ай саен күпмедер вазифа (хезмәт хакы) китерә торган эшкә
урнашырга кирәк. Дөрес, Габдулла Казанга килеп төшүгә үзенә шөгыль
тапкан. Чын булса, ул килгән көнендә үк, «Әльислах»ның рәсми редакторы
В.Бәхтияровтан газетаның хәле турында сорашып торган. Редакторның:
«Хәзергә Фатих Әмирхан белән икәү генә алып барабыз, язышырга сүз
бирүчеләр бар», — дигән сүзенә каршы ул: «Алайса мин сезнең өченчегез
булам», — дип әйткән. 1907 ел, 30 декабрь тарихлы хатында Тукай болай
ди: «Үзем теләп кенә «Әльислах»ка хезмәт итәм. Жалованье башка җирдән
алам». Бу сүзләрне Габдулла җитди тонда язса да, без биредә ачы юмор
ишетәбез.
Тукайның «Әльислах»ка хезмәт итүе шигырь яисә мәкалә биреп бастыру белән
генә чикләнмәгән. Ул редакциягә даими хезмәткәр кебек үк килгән,
киңәш-табыш итүдә, материалларны эшкәртүдә катнашкан, Ф.Әмирхан сүзләре
белән әйткәндә, «үзен мәзкүр газетаның һәйәте тәхририәсеннән
(редколлегия әгъзасыннан) саный башлаган». Ул гына да түгел, аңа
газетаның әдәбият бүлеген алып бару эше тапшырылган. Ләкин… вазифасыз,
ягъни хезмәт хакыннан башка гына.
Нишләмәк кирәк, «Әльислах»ның артында калын кесәле байлар тормый.
Газетаны чыгарыр өчен кирәкле сумма Ф.Әмирхан белән В.Бәхтияровның үзара
салышулары, Фатихның шәхси дусларыннан кайбер хәллерәк яшьләрнең ярдәме
һәм шәкертләрдән җыелган тиеннәр хисабына тупланган.
Ф.Әмирханның бер хатыннан күренгәнчә, редакциядә бердәнбер кеше, ул да
булса газетаның редакторы В.Бәхтияров, 15 сум эш хакы алган.
Секретариатка дип билгеләнгән 20 сумны Фатихның эш хакы итеп карап
булмый. «Мөхәррирләренә (ягъни язышучыларга) бер дә түләнми диярлек»
дигән сүзләрдән без бик сирәк очракта, аерым материалларга гына гонорар
бирелгәнлекне аңлыйбыз. Нинди хисаптан? Билгеле инде, секретариатка дип
тәгаенләнгән әнә шул 20 сумнан.
Шул ук вакытта чыгып килгән «Әхбар» газетасының хәле исә бөтенләй башка.
Бу газета Сөләйман Аитов, Садыйк Галикәев, Садыйк Мусин, Гайнетдин
Мөэминов, Вафа Гайнуллин, Әхмәтгәрәй Әҗемов, Габделвәли Юнысов,
Габделхәмит Казаков кебек Казанның зур байларыннан торган компания
акчасына чыгарылган. «Әхбар»ның җитәкчеләре, яхшы гына эш хакы тәкъдим
итеп, Тукайны даими язышучы һәм хезмәткәр итеп эшкә чакыралар. Тукай
башта риза булган кебегрәк күренсә дә, бераздан яңа оешып килә торган
«Китап» исемле кечкенә нәшриятка 25 сум айлык белән экспедитор булып
урнаша.
Танылган шагыйрьнең мәдрәсә сабагы алган һәм адрес язарлык русча белгән
теләсәкем башкарырлык эшкә керешүенә замандашлары нинди мәгънә бирергә
белми аптырыйлар. Габдулла исә, берни булмагандай, дәшми-тынмый эшләп
йөри: корректура карый, борын очын тирләтә-тирләтә посылка тегә,
тартынмый-нитми почтага күтәреп китә.
Берничә елдан соң гына мәсьәлә ачыклангандай була. Иптәшләреннән берсенә ул болай дип сөйләгән:
«Мине «Әхбар»га чакыралар. Мин анда кирәк, нәрсә бирсәләр дә,
телим-теләмим, тәрҗемә итәргә тиешле булам һәм һәр номерга 2—3 йөз юл
нәрсә язарга тиешле. Минем русчам Уральскидан килгәндә зәгыйфь иде. Үзем
теләгән нәрсәләрне тәрҗемәгә куәтем җитсә дә, ни иирсәләр аны тәрҗемә
итәргә үземдә икътидар хис итми идем. Бу фәкать минем үз күңелемдә
сакланган, ул вакыт беркемгә дә белдерү ихтимал ым булмаган бер сер иде.
«Әхбар»га кереп, мин үземне сынатырга бер дә теләми идем».
Мемуарчы Тукай сүзләрен, арттырмый-киметми, ничек булганча дөрес биргән
дип уйлыйк. Ул чагында да шагыйрьнең, сынатудан куркып кына, «Әхбар»га
бармый калуына ышанасы килми. Эчке дөньясын ачып салырга яратмый торган
Габдулланың, тирәнгә керергә теләмичә, теленә килгән беренче җавапны
әйтеп ташлау гадәте бар.
Дөрес, Казанга килгән айларында ул, җитди газета саналган «Әхбар»га,
редакторы һәм язышучыларына лупа аша карап, вәсвәсәгә бирелми калмаган.
«Русчам зәгыйфь иде» диюе дә вәсвәсә нәтиҗәсе. Шул ук иптәшенә ул тагын
болай дигән: «Мин болар (Казан яшьләре.— И.Н.) арасына кереп, башта
тәмам югалып калдым. Эч попта, үземнең әлегә кадәр Уральскида капланып
ятуыма ачына башладым… Мин гади мөтәрҗим (Мөтәрҗим — тәрҗемәче,
тылмач) дип йөри торган фәләннең Пушкинны тәнкыйтькә көче җиткән
Белинскийларны тәнкыйтькә куәте җитәрлек, рус әдәбиятыннан хәбәрдар
булуы пишкадәмнәр янында мине сахра малае итеп калдырды».
«Әхбар» урынына экспедиторлыкны сайлавының тирәнрәк сәбәбе турында уйланыйк.
Шул ук вакытларда Тукайга икенче бер тәкъдим дә була. «Әле Оренбурдан да
мине чакырып хат килде. «Вакыт» гәзитәсендә, «Шура» журналларында
эшләргә, 40 тәңкә айга жалуние бирәләр. Ләкин мин хәзергә анда бара
алмыйм. Оренбур язучылары илә гәзитә аркылы бераз чәкәләшеп алган идек»
(Апасы Газизәгә, 27 март, 1908 ел). Димәк, юк-юк та, Оренбургка күчеп
китү фикере Тукайның күңеленә килгән. Моны аның тагын бер хаты раслый.
Тормышыннан, эшеннән һәм үз-үзеннән зарланып алганнан соң (сәбәбен без
соңрак күрербез), ул Ф.Әмирханга болай ди: «Оренбурга Фатих Кәримев
(«Вакыт» редакторы.— И.Н.) чакырган иде. Анда барсам, бәлки, үземә
мөгайян эш булыр һәм серьезный кешеләр тирәсе файдалы булыр иде, дим. Ни
эшлим? Барыйммы икән?» (2 июнь, 1908 ел.) Мәгълүм булганча, Тукай анда
китмәде. Китмәде генә түгел, шундый чакыруны кабул иткән Борһан Шәрәф
һәм Кәбир кебекләрне
Безнең урам аркылыга ага суның салкыны:
Тарта Казанның яшьләрен Рәмиевләр алтыны, —
дигән сатирик куплет белән тамгалады. Һәм ул китә д алмый иде. Сәбәбе
шул ук хаттан күренә: «Монда «Эльислах» ходка китсә, көлке журналы да
чыкса, үземне-кальбән сөйгән гәзитәдә идеямә хезмәт итәр идем». Димәк
Тукайны Оренбургка китүдән, башлыча, «Вакыт» белән «Шура»ның сәяси
юнәлешләре тыеп калган.
«Әхбар»га кайтыйк. Матбугат эшләре комитетыны губернаторга җибәргән
отношениесендә болай диелә: «Әхбар» — уртача юнәлешле газета, хәтта
«Бәянелхак» һәм «Казан мөхбире»ннән дә уңдарак». «Әхбар»ны «Бәянелхак»
тан да карарак итеп бәяләгән цензор белән без килешә алмабыз. Әмма аның
«Вакыт»тан уңдарак торганы бәхәссез. Шулай булгач, Тукай ни өчен әле
«Әхбар»да эшләргә атлыгып торырга тиеш? Иң яхшысы «жалованьены бүтән
төштән», ягъни экспедиторлыгы өчен Габдрахман Дәүләтшиннан (Әхмәт бай
Хөсәеновның асрарга алган улы) алып булса да, «Әльислах»та эшләү.
Бар иде Хөсәен Ямашев җитәкчелегендә чыгып килгән «Урал»  газетасы.
Хөкүмәт аның яшәве белән килешә алмады. Бар иде иске тәртипләрне саклап
калырга тырышучы фиркаләргә очып-очып кунган татар эсерларының «Таң
йолдызы» һәм «Тавыш» газеталары. Алар да җан-тәслим кылдылар. Бар иде
Галиәсгар Камал тара фыннан чыгарылган «Азат халык» газетасы. Ул да кыс
ка гомерле булып чыкты. Бар иде дилбегәсе Тукайны үз кулында булган
«Фикер» газетасы. Ул да тегеләр артыннан китеп барды. Большевистик
«Урал»дан башкалары барысы да революцион-демократик юнәлешле газеталар
иде.
Килде бер заман, болар кулыннан төшкән революцион-демократик байракны
күтәреп алган бердәнбер газета булып «Әльислах» калды. Әмма аның хәле
шәптән түгел. Финанс ягын инде беләбез. Жандарм идарәсе һәм цензура
җентекләп күзәтә. Милләтнең үз эчендәге реакцион көчләр төрлечә һөҗүм
итәләр. Казан шәһәре ахуны һәм тугыз мулланың имзасы куелып,
губернаторга кергән прошениедән, стилен үзгәртмичә, бер генә өзек
китерик:
«В г.Казани издается с недавних времен татарская газета «Эльислах»,
сотрудниками каковой являются из разных наших училищ, в г.Казани, не
прилежные к учению ученики, не удовлетворяющие поведениями: цель которых
не есть прогрессивность, а напротив, возмущающая». Бу очракта муллалар
хаклы. «Әльислах»ның программ мәкаләсеннән без мондый юлларны укыйбыз:
«… гыйлем юлларын һәрбер сыйныфка бертигез, ачык итә торган сәяси вә
икътисади сәбәпләрне үзләренә максат иткән сәяси хизепләр (Хизеп —
партия) (ягъни сул партияләр.— И.Н.) безнең дусларыбыздыр».
Карагруһчыл һәм либераль-буржуаз юнәлешле газета-журналларның
«Әльислах»ны яманлауларына тукталып тормастан, идея дошманнарыннан
берсенең «Бәянелхак» «трибунасыннан» торып әйткән сүзләренә генә кул
куеп китәсе килә. Ул болай ди: «Әльислах», бәнем хосусый фикеремчә,
утлары сачрап чыгып тора торган бер янар дага — тауга охшыйдыр».
Хәзер инде Тукайның «Әхбар»га бармыйча, «Китап» ширкәтенә эшкә керүе һәм
төп эш урыны итеп «Әльислах»ны санавы яхшы аңлашылса кирәк.
Учительгә йөреп, аттестатка имтихан тотарга әзерләнүче бер төркем татар
яшьләренең тышкы ялтырауларына күзе чагылып алдануның бер яхшы ягы да
булды. Икенче, өченче рольләрдә калу белән килешә алмаган Габдулла
белемен тулыландырырга, тегеләр белгәнне генә түгел, бәлки алар
белмәгәнне дә үзләштерергә керешә.
Тукай, күпләр эшләгәнчә, аттестатка әзерләнү юлын сайламый. Чөнки,
беренчедән, аның университетка керәсе юк. Шигърияттә тагын да югарырак
күтәрелү өчен күбрәк мәгълүмат, киңрәк караш булдырса, шул җитә.
Икенчедән, әлеге «аттестатчы»лар эзеннән барасы килми.
Ул болай эшли: гыйлемнең төрле өлкәсендә үзе авторитет итеп санаган
кешеләрне билгеләп ала да, кайсыннан «надан»лыгын сиздермәс өчен
беркатлы хәйлә белән, ә кайсыннан турыдан-туры нинди мәсьәлә буенча
нинди китап укырга кирәклеген сорый. Андый китап сатуда булса, сатып
ала, булмаса, китапханәдән яисә иптәшләреннән эзләп таба. Китап җыярга
аеруча хирысланып киткәнлеге мәгълүм хатыннан да сизелә: «Ләкин расход
күп. Укырга кирәк, һәртөрле китаплар алырга…» (Апасы Газизәгә, 2 март,
1908 ел.)
Тукайның «консультантлары», барыннан да элек, мәдрәсә баскычларын
үткәннән соң, яңадан укырга керешеп, гыйлемнең бер өлкәсендә күп
мәгълүмат туплаган кешеләр арасыннан булган. Мәсәлән, аның гарәп
мәдәнияте белгече саналган Шәһәр Шәрәфтән (Гыйльметдиннең атасы) шактый
гына файдаланганлыгы билгеле. Рус әдәбияты тарихын тирәнтенрәк өйрәнү
өчен дә «остазлар» тапкан дип уйларга кирәк. Дөньяда бит әле студентлар
да бар — татарлары да, руслары да. Кайберләре шул ук «Болгар»да
яшәгәннәр. Киң мәгълүматлы бүтән интеллигентлар да бар. Андыйлар белән
танышлыгы турында документлар тапмасак та, без бу ихтималны инкарь итә
алмыйбыз. Шулай да бер «ярым» документ бар. Цензурный комитет члены
Н.В.Никольский авызыннан язып алынган һәм әдәбиләштерелгән истәлектән
күренгәнчә, мәсәлән, ул рус әдәбиятын үзбаш өйрәнү ысулы турында шушы
кешегә киңәш сорап килгән.
Кемнәрне һәм нәрсә укыган соң бу вакытта безнең Габдулла? Бу сорауга
җавап бирү җиңел түгел. Чөнки китапханәсе комга сеңгән су кебек юкка
чыккан. Куен дәфтәре һәм бүтән төр кәгазьләре дә шундый ук язмышка дучар
булганнар.
Югарыда китерелгән истәлектә тагын мондый сүзләр бар: «Минем бик зур
нәрсә итеп Уральскидан кадәр сөйрәп килгән Пушкинымны «күп сөйләнгән
нәрсә!» дип кенә уздыралар: аның үзе турысында түгел, аның хакында
Белинский, Писаревларның тәнкыйтьләрен генә чагыштыралар, берсе
Белинскийның сүзен мәгъкульли, икенчесе Писаревны куәтли иде».
Айлар, еллар үткән. Әлеге яшьләрне Тукай тәмам таныган: «Алар минем алда
учительдән алып кайткан шул көндәге сабакларны сөйләшеп йөргәннәр
икән». Болай дип әйтер өчен, ким дигәндә, Белинский белән Писаревның
Пушкинга багышланган мәкаләләрен укып үзләштергән булу кирәк. Бер
башлагач, күрәсең, болар белән генә чикләнмәгән, Белинский һәм
Писаревның бүтән мәкаләләреннән тыш, Добролюбов белән дә таныкта
башлаган. Автобиографик очеркларын, мәкалә һәм фельетоннарын һәм кайбер
шигырьләрен җентекләп укысак, бу тәнкыйтьчеләрнең эзенә бик еш тап
булырбыз.
Шагыйрьнең мәкалә һәм фельетоннарыннан, әлеге очеркларыннан һәм
хатларыннан, шулай ук замандашларының истәлекләреннән Тукай белеп (укып
яисә тәрҗемә итеп) телгә алган фамилияләрне чүпләп җыйсак, түбәндәге
исемлек барлыкка килер: Пушкин, Лермонтов, Грибоедов, Жуковский, Крылов,
Кольцов, Л.Толстой, Гоголь, Островский, Никитин, Куприн, Горький,
Л.Андреев, Дмитриев, Буренин, Плещеев, Майков, Позняков, Потапенко,
Петров-Скиталец, Иванов-Классик, Измайлов, Сологуб, Надсон; Көнбатыш
Европа әдәбиятыннан: Шекспир, Гете, Шиллер, Байрон, Гейне, Кнут Гамсун
һ.б.
Бер кызыклы эпизод та Тукайның укырга, белергә, караш даирәсен киңәйтергә омтылышының никадәр куәтле булганлыгын күрсәтә.
Татар һәм рус әдәбиятыннан хәбәрдар булган, Европа телләренең берсендә
сөйләшә ала торган бер ханым шушы вакытларда Казанга килеп чыга да
Ф.Әмирханнар даирәсе белән аралаша башлый. Ничектер ул Тукай кебек
шагыйрьгә Көнбатыш Европа телләреннән берсен генә булса да, әйтик, немец
телен белмәүнең килешмәгә-цлеген әйткән. Әгәр теләсә, ярдәм итәчәген
белдергән.
Болар Тукайга Ф.Әмирхан аркылы җиткерелә. Ханымның сүзе тәэсир иткәнме,
әллә беркадәр шаярта төшеп, Фатих үзе дә киңәш биргәнме, яки инде
яраткан Гейнесын оригиналда укырга кызыкканмы, — хәзер инде әйтүе кыен, —
безнең Габдулла Мария Карловна исемле немец хатынына тел өйрәнергә йөри
башлый.
Шагыйрьлек талантының барлыгына һәм зурлыгына бик нык ышанган, әмма
белемнең әһәмиятенә баштарак бәя биреп җиткермәгән Тукайның сынатырга
теләмәүдән башланган укуы фикерле дусларының һәм каләмдәш иптәшләренең
йогынтысында билгеле бер иманга әверелгән. 1911 елгы бер хатында ул,
«тәртипле образование алып, рухны кирәгенчә тәрбия итү» — шагыйрь өчен
«шактый кирәкле фактор», дигән фикер әйтә. Шагыйрьнең тормышында аеруча
зур урын тоткан дусты Фатих Әмирханга махсус тукталып китик.

3

Әмирхан Тукай белән бер үк елда, тик дүрт ай чамасы элегрәк, Казанның
бик иске дә түгел, иң яңасы да булып җитмәгән мулла гаиләсендә дөньяга
килгән. Балачагы Яңа бистәдә үтеп, вакыты җиткәч, Казанның иң атаклы
мәдрәсәсе «Мөхәммәдия»дә укый башлаган.
Мәдрәсәдә Фатих — иң яхшы укучыларның берсе. Ярым яшерен башкарыла
торган эшләрнең (әйтик, кулъязма газета яисә журнал чыгару, әдәби
кичәләр үткәрү, спектакль кую) үзәгендә. Мәдрәсә белән арасын өзгәч,
моңарчы да рус телен өйрәнү өчен учительгә йөргәләгән Фатих, үзе
әйтмешли, «Яңабаштан» укырга, ягъни репетиторлар яллап, гимназия
программасы буенча әзерләнергә керешә. Студент, социал-демократ
С.Н.Гассар укытучыларыннан берсе була. 1905 елгы революцияне Фатих
шатланып каршы алган. Аның Гассар иптәшләренә листовка басуда ярдәм
иткәнлеге билгеле. Көндәлегенә «Хәлфәм Гассарны арестовать иттеләр,
бәлки, үземне дә шушы көннәрдә итәрләр» дип язып куюы күп нәрсә турында
сөйли.
Революция сүрелүгә таба киткәч һәм уртарак юл белән баруны хуплый торган
ата белән «начар» юлга кергән угыл арасында каршылыклар кискенәйгәч,
Фатих үзен Казанда җайсыз хис итә башлый. Әнә шул вакыт аны Мәскәүдә
чыгачак балалар журналы «Тәрбиятел-әтфаль»гә секретарь итеп чакыралар.
Тукайдан аермалы буларак, Әмирхан «югары» даирәләрдән качмаган:
«Москвадагы татар вә хәтта рус аристократларыннан, хәтта
бюрократларыннан әллә никадәр гаиләләр белән таныштым». Төс-кыяфәт,
буй-сын бар, кыюлык һәм тапкырлык та җитәрлек, сүзгә дә оста. Кайсыдыр
балда ул хәтта бер генерал кызы белән танышкан. Сөйләшкәннәр, танцевать
иткәннәр һәм, үзе әйтмешли, «и так далее». Бервакыт кыз Фатихны аулак
бүлмәгә чакырып кертә дә сорау бирә:
«— Миңа әйттеләр: сез будто-бы социалист? Дөресме ул сүз, юкмы? Мин өмет итәм: ялгандыр.
—    Да, совершенно верно.
Кыз куркып китә һәм бераздан әйтеп куя:
—    Сез бит мәхәббәтле, һич тә куркыныч түгел.
—    Разве вы думаете, что социалисты все страшны?
—    Конечно».
Тик шунысы бар: Фатих Әмирхан аристократик даирәләрдәге ялтыравыкка
карап эреп китмәгән, үз дәрәҗәсен саклый белеп, демократик идеалына
тугрылыклы калган. «Шундый вакытлар була ки, шул аристократка вә
аристократларның кыланышыннан (извини за выраж.) косасылар килә».
1907 елның җәен Ф.Әмирхан Казанда үткәрә. Нәкъ шушы елның 15 августында
аңа коточкыч бәхетсезлек килә: аяк-куллары параличтан хәрәкәтсез кала,
бер күзе начар күрә башлый. Соңрак күзендә паралич тәэсире бетсә дә,
кулы элекке хәлгә диярлек кайтса да, балчык һәм су белән дәвалану да,
бүтән чаралар да ярдәм итми: Әмирхан инде беркайчан да үз аягы белән
йөрмәс хәлдә, кресло һәм коляскага баглы булып кала.
Әнә шул хәлендә Ф.Әмирхан өлгергәнлек аттестаты имтиханына тырышып
әзерләнә, «Әльислах» белән җитәкчелек итә, газетаның финанс ягын
кайгырта, һәр санның баш мәкаләсен яза, номер саен бер йә ике фельетон,
рецензиясе була, номер аралаш дип әйтерлек хикәя чыгара.
Ишек төбенә килеп тукталган тарантаска да күтәреп чыгарып утыртуга
мохтаҗ булган шушы кешенең революциягә кадәрге ун ел эчендә язганнарын
сайлап алып чыгарсаң да, яртысы шедеврлардан торган өч-дүрт том хасил
булыр иде…
Ф.Әмирхан Тукай белән 1907 ел октябренең беренче атнасында Яңа бистәдәге үз өйләрендә танышкан.
Шагыйрьне алып килгән Борһан Шәрәф, кунакның тышкы кыяфәте хуҗада бик үк
әйбәт булмаган тойгы тудырып өлгермәсен иде дигән кебек, ашыгыбрак:
—    Бу Габдулла Тукаев була, — дип таныта.
«Яңа кунак, мин күрсәткән урынга утыргач, — дип яза Ф.Әмирхан, — миңа
карап торды, минем сөальләремә берәр генә җөмләле өзек-өзек җаваплар
бирде. Аның берсе бераз зәгыйфьрәк күзләренең карашындагы үткенлек һәм
караган нәрсәсеннән рәнҗегән сымаклык аз гына дикъкать иткән кешегә дә
сизелерлек дәрәҗәдә куәтле иде. Минем:
—    Казан яшьләрен ничек таптыгыз? — дигән сөалемә ул кыска гына итеп:
—    Казанга Уральск булырга ярамый инде, — мәфһүмендә (Мәфһүмендә — мәгънәдә) җавап бирде.
Яңа кунакның җаваплары бик кыска булганлыктан, аның белән озын сөйләшеп
китү авыр булды. Ике сәгатьләр сузылган мөсахәбәтебезнең фәкать соңына
таба гына без аның белән бер-беребезгә бераз ияләшеп китә алдык».
Тукай кешеләргә авыр якыная, аның белән чын дуслык мөнәсәбәтенә керү
җиңел түгел. Шуңа күрә, шәхси ихтирам саклашып та, моның аерылмас дуслык
дәрәҗәсенә күтәрелмәве дә мөмкин. Әмирхан белән Тукай арасында дуслык
исә чагыштырмача тиз урнашкан. Телдән яисә язма рәвештә мөрәҗәгать
иткәндә, «Фатих»ка ялганып килә торган «әфәнде» сүзе юкка чыга, «Сез»
«син»гә әверелә. Ярты ел да үтми, эчке дөньясына тыкшынучыларны җене
сөймәгән кебек, үзе турында, уй-тойгылары,кайгы-хәсрәтләре турында
сөйләргә яратмый торган Тукай күңел капчыгын Казанга килгәч беренче
тапкыр Әмирхан алдында чишә.
1908 елның язында була ул. Габдулла Ф.Әмирханның редакциядә эше беткәнне
көтеп тора да, китәргә кузгалгач, әйтәсе сүзе барлыгын белдерә.
Тарантаска менеп утыралар, ат кузгалып китә. Шәһәрне чыкканчы, — дип яза
Әмирхан, — «минем тәгаҗҗебемә каршы, үзе баш лап бер сүз сөйләми барган
Тукай, шәһәр урамнарын чыгып җиткәч тә, нотык сөйләгәндәй бер җитдият
һәм бер күтәренкелек белән сөйләргә тотынды:
— Мин үзем килеп эләккән кругымнан разый түгел, мин Казанга килгәннән
бирле соң дәрәҗәдә эшлексезләндем. Минем бүлмәдә көне-төне буе
вакытларын кайда куярга белмәгән кешеләр җыелып яталар…— мәфһүмендәге
игълан белән башланган бу нотыкны Тукай бер дә тукталмыйча, бер дә
өзмичә, миннән һичбер җавап көтмичә, ярты сәгать микъдары сөйләп барды,
үзенең шәхси тормышыннан бер кыйсемен (Кыйсем — өлеш)әллә нинди усал
истихкар (Истихкар — хурлау, мыскыл итү) белән сөйләде».
Тукайның болай чишелеп китүе Әмирханны гаҗәпләндерсә дә, без ул кадәр
шаккатмыйбыз. Габдулла иптәшен күзәткән, сынаган һәм, ниһаять, сер
сыярдай кеше итеп тапкан. Бу вакыйгадан соң алар, Әмирхан сүзләре белән
әйтсәк, мәхрәм (Мәхрәм — бу урында: бертугандай) дуслар булып киткәннәр.
Әмма гаять үзенчәлекле дуслык бу. Чөнки дуслык хасил итә торган ике
кешенең берсе — Тукай. Идеаллары бер булса да, характерлары, зәвыклары,
гадәтләре шактый аерыла.
Бер-берсенә мәхәббәт белдерү, төчеләнү дигән нәрсә юк. Уртак эшкә бәйле
рәвештә очрашканда, кирәген генә сөйләшү, яңа танышкан кешеләр кебек
мөгамәлә итешү. Эштән соң очрашу сирәк. Фатихның Тукай бүлмәсенә килеп
чыгуы турында мәгълүмат юк. Габдулла да Әмирхановлар өенә еш бармаган.
Эштә дә, күңел ачу вакытларында да алар еш кына бәхәскә кергәннәр,
үпкәләшкән чаклары да булган (күбрәк Тукай үпкәләгән), ара-тирә
кычкырышканнар да.
Билгеле инде, сәбәпсез нәрсә юк. Тукай күзе белән карасаң, Әмирханда
кимчелекләр табылган кебек, Фатих күзе белән карасаң, Тукайда да
җитешсезлекләр аз булмаган. Җитмәсә, икесе дә көләргә оста. Аерма тик
шунда гына булырга мөмкин: берсенең тел энәсе гаять нечкә һәм нәфис,
икенчесенең юанрак һәм усалрак.
Тукайның Әмирхан юморына азык булган характер сыйфатларына, гадәт һәм яшәеш рәвешенә күз ташлыйк.
Менә шагыйрьнең өс-башка, кием-салымга мөнәсәбәте. Ни эләкте шуны киеп
йөри, галстук, ак яка һәм манжетларны җене сөйми. Бервакыт шулай да
иптәшләренең сүзен тыңлыйсы иткән. «Көннәрнең берсендә, — дип яза
Ф.Әмирхан, — идарәханәдәге кешеләрнең тәгаҗҗебенә каршы, Тукай ак яка,
галстук, хәтта ак җиңнәр киеп килде. Ләкин ничек? Бичара ак җиңнәр
кулының уң тарафына куелырга тиешле яклары белән сул якка вә сул
тарафына куелырга тиешле яклары белән уң якка каратып куелганнар да соң
дәрәҗәдә газап чигеп торалар. Ак яка Тукай муеныннан бер вершок зур муен
өчен ясалган номер булганга, бер фатирчы кирәксенгән сымак тора.
Галстук исә, бәйләнгән җиреннән качарга торган сымак, бер тарафка
кыйшаеп тора иде.
Иптәшләр Тукайның бу кыяфәтеннән ихтыярсыз көлделәр. Тукай исә бик садә генә кыяфәттә:
— Кеше сүзе белән йөргәч, шулай була ул менә, әйттем мин сезгә, — дип җаваплады».
Җәйгә таба Тукай беркөнне Ташаяк ярминкәсеннән алынган чамасыз киң
күлмәк киеп, хатын-кыз каешы белән билен буган хәлдә редакциягә килеп
керә. Хатасын үзенә әйткәч, шул еш кабатлый торган әлеге сүзләрен («Кеше
сүзе белән йөргәч…») әйтә дә, бу мәсьәләне озынга сузмыйча, эшенә
керешә. Бу җәйне шул күлмәге һәм тул каешы белән йөреп чыккан.
Тукайның кием-салымга игътибарсызлыгы, барыннан да элек, тормышның
көндәлек ыбыр-чыбырына аз игътибар итеп, рухи яшәеш белән яшәвеннән
килә. Икенчедән, хөрлек сөюче шагыйрьнең кешене кол итә, вакландыра,
ямьсезли торган тәртипләргә, гадәтләргә, йола һәм тәкәллефләргә, шул
исәптән модага иярүчәнлеккә каршы үзенә күрә бер баш күтәрүе бу.
Татарларда европалашу процессы бара. Киемдә европалашу җиңелрәк: тиз дә,
мәшәкатьсез дә. Тыштан ялтыраучы шундый егетләрне «кием калыплары» —
манекеннар дип атап йөрткәннәр. Шушы кием калыпларыннан нәфрәтләнгән
Тукай аларча киенеп маймылланырга теләмәгән икән, бу бик аңлашыла.
Булган хәлдерме, юкмы, замандашлары болай сөйлиләр: «Әльислах»
редакциясенә европача фырт киенгән бер егет килеп керә. Үзен шактый эре
тотып, фәлсәфә сата башлый. Тукай чырай сытып тыңлап тора да, әче сүз
әйтеп куя. Тегесе дә җавапсыз калмый. Шагыйрь чыгып китә һәм күпмедер
вакыттан соң әйләнеп керә. Шаркылдап көлеп җибәрәләр. Көлмәслек тә
түгел: җиңенә газетадан кисеп, ярты аршин киңлегендә «манжет» таккан,
муенында — шул ук газетадан кисеп алынган киң «ак яка» һәм мунчала
галстук. Гәүдәсен уклау йоткандай туры тотып, юк таягын уйнаткан булып
бер йөреп күрсәтә дә:
— Йә, мин фәлән фәләнев (теге егетнең исемен атый) булдыммы инде? — дип куя. Бер эпиграммасында мондый сүзләр бар:
Ул зыялыдыр, беләмсез, мәгърифәт, хикмәт сата,
Манжет алган ун тиенгә, биш тиенгә ак яка.
(«Улмы? Ул…» 1908.)
Яисә Тукайның ара-тирә уянып куя торган «малайлыгы». Танылган шагыйрь,
редакция урнашкан йортның ишегалдына чыгып, малайлар белән кузна уйнарга
ярата. Пиджагын салып ташлап, изүен чишеп, кайвакыт исә яланаяк калып,
ихлас күңелдән, хәрәмләшә-хәрәмләшә уйный. Ишегалдында әле бер хәл. Кеше
күп йөри торган Екатерининская урамына ук чыгып уйнаганнар.
Ташаяк ярминкәсенә барып, бала-чага белән бергә карусельдә әйләнүе дә
хак. Алай-болай гына да түгел, агач атка атланып әйләнә торган булган.
Бу «шуклыгы» исә балачактан калган күңел җәрәхәте белән бәйле булырга
тиеш.
Габдулланың тагын бер гадәте — мәчеләр, этләр белән булашу. «Әльислах»
урнашкан йортның зур, мәһабәт кара мәчесе белән сәгать буе мәшгуль булуы
һәм көчекләрне номерына алып кайтып, ипи-сөт белән сыйлавы турында
риваять итәләр. Тукайның балалар өчен (балалар өчен генә дә түгел) язган
шигырьләрендә эт, мәчеләрнең шактый күп очравы, «Мияубикә» исемле бөтен
бер поэмасында мәченең төп «герой» булып китүе тикмәгә түгел, күрәсең.
Дусларын гаҗәпләндергән һәм дошманнарын көлдергән күптөрле фараз һәм
гайбәтләргә сәбәп булган сәер гадәте — хатын-кыздан качуы. Гади качу
гына түгел, бәлки авыру дәрәҗәсенә җиткән качу, вакыт-вакыт аны мәзәк
хәлләргә куя торган качу.
«Әльислах» идарәсенә хатын-кыз килеп керсә (укыган кызлар һәм ханымнар,
курсистка һәм гимназисткалар арасында Фатихның танышлары һәм әшнәләре
күп), Тукай, билгеле, шундук чыгып китү ягын карый. Бу мөмкин түгел
икән, кызга йөз дә бирмичә, күз керфекләрен төшереп, алдына гына карап
утыра. Бервакыт ул Ф.Әмирхан янына йомыш белән килгән дә, дустының
хатын-кызлар белән утырганын белеп, керми киткән. Күпмедер вакыттан соң
яңадан килгән. Кызлар һаман чырык-чырык көлешәләр икән. Фатихның да
тавышы ишетелгәли, ди. Өченче баруында да керми киткән Габдулла
иртәгесен Әмирханны битәрләп алган.
Түбәндәге эпизод 1912 елга карый.
Безнең хикәягә әле яңадан әйләнеп кайтачак Әхмәтгәрәй Хәсәни Ф.Әмирхан
белән Тукайны шәһәрдән унбиш чакрымдагы дачасына берничә көнгә кунакка
чакыра. «Ләкин,— дип яза Әмирхан, — вәгъдәсеннән бер сәгать үтмәде,
Тукай башына бер зур вакыйга төшкән кеше кыяфәте белән минем бүлмәмә
килде.
—    Аның хатыны да янындадыр бит? — ди.
—    Билгеле, дачаларында, — дидем.
—    Һе, анысы уңайсыз икән шул.
—    Бик уңай, аның хатыны бик кунакчыл хатын, әдәбият белән күп
шөгыльләнгән хатын. Ул синең белән танышудан мәмнүн1 булачак (Мәмнүн —
канәгать).
—    Юк, хатын-кыз булган җирдә минем өчен уңайлылык булмый инде. Син үзең генә бар инде».
Фатих аны үгетли, оялтып карый, орыша. Юк! Икенче көнне Хәсәни белән
бергә үгетлиләр. Берничек тә күндерә алмагач, хәйләләп алып китәләр.
Тукайны Зәйнәп ханым белән очрашуга әзерләү бурычы йөкләнгән булганга,
Фатих юл буе бөтен осталыгын җигеп, хатын-кызлар катнашкан мәҗлестән
качмаска, аралашырга кирәклеген сөйләп бара. Тукай дәшми генә тыңлый,
ара-тирә җөпләп куйгандай итә: «Әйе шул, анысы шулай инде». Әһә, булды,
күнде, аңлады, дип тынычланырга өлгермиләр, Тукай әйтеп салмасынмы:
—    Мин монда чәй генә эчәрмен дә поезд белән шәһәргә кайтып китәрмен инде…
Әмма шунысы кызык: хуҗа ханым белән танышу мәҗбүрияте алдында калгач,
Тукай ул кадәр үк уңайсызлану сиздерми. Бераздан иркен рәвештә сөйләшеп
утыра башлый, хәтта гадәттәгегә караганда да сүзчәнләнә төшә.
Юк, гади оялчанлык түгел биредә.
Тукай бик яхшы белә: аның шигырьләрен яратып укыйлар, шигырьләреннән
чыгып, үзен зур итеп, мәһабәт итеп, чибәр ир итеп күз алдына китерәләр.
Шагыйрь белән күзгә-күз очрашкач исә, яшь кызның яисә чибәр ханымның
йөзендә, ихтыярсыз, алдану, көткәнен таба алмау чагылып үтми кала алмый.
Сизгер һәм горур Тукайга бу — пычак. Апасы Газизәгә язган хатындагы
«укыган кызлар белән дә танышырга туры килде» дигән сүзләргә алданырга
ярамый. Бу әле Уральскидан килгән шәпкә аны-моны уйламый танышуы булырга
мөмкин. Егет кешенең үз апасы алдында чак кына мактанасы да килгәндер,
бәлки. Ә инде хатын-кызлар йөзендә әлеге кимсетүле кыяфәтләрне
күргәләгәч, ул, билгеле, үзенең “мин”леген саклау йөзеннән, танышудан
кача башлый.
Ниһаять, акча һәм байлык дигән нәрсәгә мөнәсәбәте.
Казандагы тәүге очрашуларының берсендә яңа танышы шагыйрьнең
Уральскидагы эше, тормышы турында сорашкан.  «Фикер», 
«Әльгасрел-җәдит»  Һәм  «Уклар» ның чынлыкта Тукай җилкәсендә
булганлыгын белгеч һәм шушы газета-журналларда Тукай имзасы белән ба
сылган материалларның сан ягын да күздә тотып,  ул аның күпме эш хакы
алганлыгы белән кызыксынган.
—    Егерме-егерме биш сум чамасы, — ди Тукай.
—    Казанда шулкадәр эшләсәгез, ике-өч өлеш вазифа бирерләр иде.
Шагыйрь, бер дә уйлап тормыйча, ихлас күңелдән әйтеп куя:
—    Тамак туярлык, бер дәрәҗә мәгыйшәт итәрлек булгач, акчаның нигә кирәге бар?
Тукайдан гына чыгарга мөмкин бу җавап. «Акчаның нигә кирәге бар?» дигән
сүзләр, мөгаен, телдән телгә, әйдәп өйгә, мәҗлестән мәҗлескә күчеп
йөргән.
Әмма, гарәп мәкален үзгәртеп әйтсәк, акчадан хәер юк, ләкин аннан башка
торып булмый. Безнең Габдулла да акча җиткерә алмаганга зарлангалый,
наширләргә һәм редакторларга еш кына акча сорап (үтенеп түгел) язу
җибәрә.
Ә бит Казанга килеп бер-ике ел да үтми, Тукай нәширләрдән иң зур гонорар
ала торган «өчлек»нең берсе (калган икесе — Г.Исхакый белән Ф.Әмирхан)
булып китә. Китабы артыннан китабы чыгып тора. Гаилә карыйсы юк.
Таләпләре дә зур түгел. Димәк, эшләп алганы артыгы белән җитәргә тиеш.
Әмма Тукайның кесәсендәге акча торна булып кычкыра. Кергән тизлек белән
үк чыгып та китә. Аның тирәсендә ялманып йөрүчеләр аз түгел, бурычка дип
алып, кайтармаучылар да җитәрлек. Кием-салым, азык-төлек алуда да
сатулашып тору юк. Сатулашу тагын! Әйбер сайлаганда бик еш хата җибәрә.
Китапны да ташып кына тора. Алары да бик тиз кешеләр кулына кереп бетә.
Фатих Әмирханга кайтыйк. Кием-салымнан фетиш ясамаса да, модадан
калышмыйча, европача зәвык белән киенә. Кешеләр белән мөгамәләсендә
гади, уен-көлкеле булса да, дәрәҗәсен саклый белә. Әхлак ягыннан тел-теш
тидерерлек булмаса да, хатын-кыз белән аралашырга ярата, җиңелчә
флирттан да качмый. Акчага табынмаса да, иркен, мул, культуралы яшәргә
мөмкинлек бирерлек микъдарда доход булдырырга тырыша.
Тукайның характер сыйфатлары һәм үзен тотышы Фатихка чиктән ашу булып
күренгән кебек, Әмирханның да гадәт-холкы, яшәеш рәвеше Тукайга,
буржуазный ук димәсәк тә шуңа якын булып тоелган.
Ф.Әмирхан үз итеп, якын итен Тукайга үзенең нечкә, нәфис энеләрен
җибәргәләгән. Тукай да, җавап итеп, авырттырып кадый торган энәләрен
озаткалаган.
Әмма ни генә булса да, бу ике бөек шәхес бер үк идеал белән яшәгәнәр,
шул идеал хакына кулга-кул тотынып барганнар, бер-берсенә олы хөрмәт
саклаганнар, сентиментлардан азат булган ярату белән бер-берсен
яратканнар. Олы дуслык булган ул. Бу дуслык Тукай өчен, аның иҗаты өчен
рәхмәт яңгыры һәм кояш җылысы булган кебек, Әмирханга да ул аз файда
китермәгән.

4 

Тукай Казанга ничек кенә атлыгып кайтмасын, биредә үткәргән беренче
айларыннан никадәр генә канәгатьлек белдермәсен, килүенә бер ел да
үтмәстән, зарын ишеттерә башлый. Ф.Әмирханга телдән сөйләгән зарларын
без ишеткән идек инде. Менә тагын Серноводск курортында дәваланып ятучы
Фатихка язган хатыннан өзек:
«Торам-торам да: «Ярабби! Ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, ачлыклар, авылдан
авылга сатылып йөрүләр, рәхимсез татар байларында хезмәт итүләр, татар
мәдрәсәсендә черүләр арасында да саклап килдекәем истигъдат (Истигъдат —
талант) очкыны шушы исереклекләр, исерек иптәшләр арасында оер дә
кабынмаслык булып сүнәрмени инде»,— дим. Тәмам бер сәнә җон агызып йөрим
бит!» Биредә сүз әлеге «чиле-пешле» яшьләр «кругы» турында бара. Менә
аларның кайберләре: Солтан Рахманкулый, Ибраһим Кули һәм Төхфәт Мамлиев.
Моннан кала, исеме, фамилиясе хәзер безгә әллә ни аңлатмый торган тагын
берничә кешене телгә алырга мөмкин булыр иде. Араларында язучы һәм
журналистлар тирәсендә чуалырга ярата торган эшсез байбәтчәләр дә бар.
Аеруча игътибарга лаеклысы — Рахманкулый. Кайчандыр реальное училищеда
укыган, 1905 елда укучылар хәрәкәтендә катнашканлыгы өчен куылган.
Аннары газеталарда эшләп һәм тәрҗемә белән шөгыльләнеп үзен тәэмин иткән
хәлдә, аттестат алу өчен әзерләнә башлаган. Ару гына сәләткә ия, туры
сүзле, тәкәллеф һәм рияны яратмый.
Тукай Солтан белән Казанга әйләнеп кайткан көннәрендә үк танышкан һәм
якын итә башлаган. Мандолинада да оста уйнаган бу егет, тавышы да ярыйсы
гына матур. Тукай үз сүзләренә җырлана торган көйләрне еш кына
Солтаннан җырлата торган булган.
Тора-бара Рахманкулыйның тәкәллефсезлектә арттырып җибәрүе, эчеп-исереп
йөрүе, кирәкмәгән кыланышлары Габдулланың саруын кайната башлый. Үгетләп
тә, орышып та файда чыкмагач, ике юллык эпиграмма язып ата:
Бул кеше, байбәтчәләрнең калдыгы хәмрен көтеп,
Алты еллык образованьеңне йөрмә селкетеп.
Шунысы игътибарга лаек: Рахманкулыйны Тукай барыбер якын иткән. Әлеге эпиграмманы дөньяга чыгармавы да шуны күрсәтсә кирәк.
Бу даирәнең бүтән кешеләренә махсус тукталып тормастан (моңа хаҗәт тә
юк), түбәндәге сорауга җавап бирергә тырышыйк: ни өчен соң Тукай нәкъ
менә шушы «чиле-пешле» кешеләр арасына эләккән һәм, үзләрен танып алгач,
ник алар белән арасын өзмәгән?
Бу егетләр Габдуллага башта Казанның алдынгы яшьләре булып күренгән. Күп
беләләр, тәкәллефлелек белән «авырмыйлар», күңелләрендәге — телләрендә.
Уен-көлке, тормышка җиңел караш. Габдулланың да күңелендә бәйрәм
настроениесе. Үзләрен эре тота торган могтәбәр затларның мәҗлесләрен
җаны-тәне белән сөйми торган Тукайга бу компания гаять кулай.
Ләкин вакыт үткән саен «бәйрәм »нең җайсызлыклары аңа күбрәк сизелә
барган. Укыйсы, өйрәнәсе, язасы бар. Эшкә утырасың гына, шаулашып килеп
керәләр, өстәлдәге кәгазьләрне, газета-китапларны читкә шудырып яисә
бөтенләй идәнгә себереп төшереп, табын әзерлиләр. Шапылдатып шешә
утыртып куялар, сыра шешәләре тезәләр. Китә кызып мәҗлес. Кечкенә бүлмә,
балта эләрлек булып, төтен белән тула. Аннары карта уйнау башлана.
Тукай өендә булмаса да, аптырап тормыйлар. Номер һәрвакыт ачык, хуҗаның
күңеле киң. Тагын мәҗлес, тагын кәеф-сафа. Хуҗага, кайтып, шушы кызыкка
кушылып китәргә генә кала.
Тукай бүлмәсендә башланып киткән мәҗлес еш кына ресторанда яисә берәр сыраханәдә дәвам итә, кайвакыт исә шикле урыннарда очлана.
Тукай хәмергә аркасы белән тора торган суфи булып яшәмәгән, әлбәттә. Без
аның шәкерт чагында ук «ачы су»ны ара-тирә авыз иткәнлеген күргән идек.
Моны, тыелган нәрсә булганга, тәртип һәм кагыйдәләргә каршы баш күтәрү
рәвешендә эшләгәнен белгән идек.
Казанга кайткач, күңел ачкалавы исә сер бирмәү, сынатмау рәвешендәрәк
булган. Егерме бер яшьлек егет бит әле ул, ни әйтсәң дә, «сала»дан
калага килгән егет. Мондагы яшьләр, бүтән күп һөнәрләреннән тыш, эчәргә
дә булдыралар. Габдулла алардан киммени?
Әмма эчемлеккә мәхәббәте чамалы. Саулыгы да мактанырлык түгел. Эше дә
муеннан: укыйсы бар, язасы бар. Мәҗлестә мавыгып киттең исә, икенче
көнне һавасы суыртып алынган туп кебек буласың.
Боларны мантыйк кагыйдәләренә туры китереп фараз итү дип карыйк. Алайса менә замандашларының сүзләре:
«…Тукай, өстендә торып кыстамыйча, бер рюмка аракы эчми, мәҗлеснең
ахырына кадәр утырып та, акылын җуярлык хәлдә булмый. Аз сөйли, кешене
күп тыңлый, кычкырып көлми».
«…Мин бервакытта да Тукайның үзе теләп, үзе башлап эчкәнен күрмәдем».
Замандашлары тагын Тукайның сыраханәләргә һәм арзанлы трактирларга барып
утыруын сүз тыңларга, кешеләрне күзәтергә, хәзергечә әйткәндә, тормышны
ойрәнергә теләве белән аңлаталар. Бу фаразның дөреслектән ерак тормавы
шагыйрьнең бер хатыннан да күренә. Юмор катыштырып ул болай ди: «Кич
белән күрше мәйханәгә кереп, тиречеләр, извозчиклар, жуликлар белән
катышам».
…«Чиле-пешле» кешеләр даирәсе, Тукайга зарар гына китереп, файдасы бер
дә булмаган, дисәк, дөреслеккә хыянәт итәр идек. Белгечләр Тукайның
Казан хәлләреннән искиткеч хәбәрдар булуына таң калалар. Чынлап та, аның
халык җырларыннан файдаланып язылган сатирик куплетлары, эпиграммалары,
сатирик шигырь һәм поэмалары, фельетоннары һәм сатирик парчалары бергә
тупланган тәкъдирдә Казанның 1907—1913 еллардагы тормышын шактый тулы
чагылдырган энциклопедия хезмәтен үти алыр иде.
Ә бит Тукай тирләп-пешеп чаба торган репортер түгел. Физик мәгънәдәге
хәрәкәтчәнлек һәм җитезлек аңарда бик аз. Тормышы, тышкы вакыйгаларга
шактый ярлы булып, редакция бүлмәләреннән һәм гостиница номерларыннан
күп читкә чыкмый.
Соң ул сатирасы өчен хисапсыз күп мәгълүматны кайдан алган? Төрле
төштән. Ә бер чыганагы — әлеге даирә. Күбесе газетада эшли торган
егетләр күңелле мәҗлесләрдә, эчемлек пары башларына менгәч һәм телләре
чишелгәч, чын да, уйдырма да булган хәбәрләрне һәм гайбәтләрне
сибепме-сипкәннәр. Тукайның хәтере һәм зиһене исә гаҗәеп: хәбәр,
мәгълүмат, фактларны бик тиз йотып ала, шундук «җилгәрә», әһәмиятлесен
әһәмиятсезеннән аера. Хыял һәм акыл да эшкә керешкәч, карыйсың, вак-төяк
кебек кенә тоелган факттан иҗтимагый әһәмиятле мәгънәне эченә алган
әсәр үсеп чыга.
Мондый тормыш Тукайның саулыгы, фикри үсеше һәм иҗаты өчен тулаем
алганда зарарлы иде. Ф.Әмирханга «эч бушату» рәвешендә сөйләгән ярты
сәгатьлек «нотыгы»ннан күренгәнчә, шагыйрь үзе дә моны бик тиз аңлап
алган. Дустына үзенең «эш эшлисе» килгәнен, «идеалсыз», «чиле-пешле»
кешеләр тирәсеннән котылырга теләгәнен дә белдергән иде. Шулай булгач,
ни өчен бу даирә белән арасын өзми? Кирәк чакта, һичкемнең хәтерен
саклап тормыйча, туры әйтә, идеалы хакына дөньяның барлык аждаһалары
җыелып килсә дә, каушап калмый торган шагыйрьгә ул халыкның эзен суыту
җиңелнең җиңеле ич!
Өстәвенә, Тукайның таланты һәм саулыгы өчен борчылган кайбер иптәшләре
сүз белән дә, эш белән дә ярдәмгә киләләр. Ф.Әмирхан болай яза: «Тукай
килеп эләккән уртаклыкның аңа муафыйк урын түгел икәне аның белән бу
мөзакәрәмезгә1 хәтле үк миңа инде мәгълүм иде. Үзенең бу зарлануыннан
соң мин аны, шактый көч сарыф итеп, башка бер таифә2 арасына кертү юлына
төштем. Ләкин мин моңа муафыйк булмадым, яхуд җөзьи3 генә муафыйк
булдым. Тукай хис белән генә тора торган кеше булганга күрә, бер план
тәгъкыйп итү аның өчен бөтенләй имкян4 тышында иде».
(1 Мөзакәрә — сөйләшү.
2    Таифә — төркем.
3    Җөзьи — өлешчә.
4 Имкян — мөмкинлек).
Нинди тирәлеккә кертергә теләгән соң аны Әмирхан? Үзе була торган
тирәлеккә дип уйларга кирәк. Казанның милли аристократиясе дә, яңа
карашлы байлары да, университет таныкнамәсе алып чыккан интеллигенциясе
дә бар. Фәннең төрле тармакларында авторитет казанган галимнәр дә юк
түгел.
Әмма Тукай, нәкъ менә Тукай, ул даирәләргә сыя алмый. Аристократларның,
тәрәккый пәрвәр байларның, либераль адвокат һәм докторларның
кыланышларын демократчыл табигате кабул итә алмаганы кебек, идеалы
аларның фәлсәфәсен, йөзгә ясалма елмаю чыгарып, тыныч кына тыңлап
торырга ирек бирми. Шул ук вакытта япа-ялгыз яшәү дә кыен. Якын күргән
берничә кеше кала: Фатих, Галиәсгар, Сәгыйть… Әмма болар белән дә
кайвакыт үзеңне хөр сизә алмыйсың. Үзе котылырга теләгән «круг»ында исә
сүзне үлчәп сөйлисе түгел, ни әйтсәң дә бата, хәтерләре калса да, зарар
юк. Болар фонында кимчелекләрең дә, тырпаеп, күңелне борчымый.

5

Җ.Вәлиди сүзләрен беркадәр үзгәртеп әйтсәк, Уральскида чагында ук берсе
лирика, икенчесе сатира дип атала торган ике канат үсеп чыкты да Тукайны
шигърият күгенә күтәрде. Аннары, Казанга алып кайтып, тагы да
югартынрак очырта башлады. «Югартынрак» дим, чөнки шагыйрь үзе талант
очкынының сүнү ихтималын уйлап ничаклы гына ачынмасын, бушка «җон
агызып» йөрүеннән никадәр генә зарланмасын, 1907 елның ахырын һәм 1908
елны эченә алган иҗат чоры сыйфат ягыннан гына түгел, бәлки сан-микъдар
ягыннан да күпләргә үрнәк булырлык.
«Әльислах» газетасында һәм &laqulaquo;Яшен» журналында ул шушы вакыт аралыгында
алтмышка якын шигырь, бер кечерәк поэма һәм ике поэма-әкият чыгара. Әнә
шул әсәрләре, вакытлы матбугат аша үтмәгәннәре белән тулыландырылып,
«Җуаныч» һәм «Габдулла Тукаев диваны» исемендәге ике җыентык булып
укучылар кулына барып керә. Дөрес, бу китаплар дәфтәр калынлык кына.
Әмма шушы ук елда аерым китап булып чыккан «Алтын әтәч» (Пушкиннан
ирекле тәрҗемә) исемле әкиятен һәм «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш»
сатирик поэмасын да тегеләр өстенә китереп куйсак, дүртесе бергә кулга
шактый салмак тоелыр. Ике дистәгә якын мәкалә һәм фельетоннарын да
өстик. Болар барысы да кеше әсәрләренең хәреф хаталарын чүпләп утырып,
посылка ташып арыганнан соң, әлеге «дуслар»ыннан арынып торган арада,
алар калдырып киткән төтен эчендә язылганнар!
Бер үк максатка хезмәт итсәләр дә, ике котып булган лирика һәм сатираның
Тукай иҗатында бердәй куәт белән үсеп китүен ничек аңлатырга?
Барыннан да элек, табигате һәм тәрбиясе белән. Күреп үткәнебезчә
Габдулла гаять тәэсирчән, сизгер күңелле, кечкенә генә шатлыкка чамасыз
сөенә, бәләкәй генә кайгыны да таудай зур итеп күрә торган булып үсте.
Тышкы тормышы ярлырак булса да, эчке, рухи тормышы гаять бай. Анда
кешеләр күңелендә очрый торган уй-тойгы гаммаларының барысы да гаять
мул.
Икенче яктан, ятимлек, ят кешеләр күзенә карап яшәү, иптәшләренең
кимсетүләре, Габдулланы, үзенең алардан бер дә ким булмаганлыгын раслау
өчен, яшьтәшләренең кимчелекләрен тотып алырга һәм моны сүз белән дә,
хәрәкәт белән дә күрсәтеп бирергә өйрәтте. Үсә, олыгая барган саен
тормышның комедиячел якларын эләктереп алу һәм тагын да көлкерәк рәвешкә
кертеп сурәтләү сәләте арта барды.
Инде килеп, заман үзе, җәмгыятьнең барышы, андагы үзгәрешләр Тукайдан
шушы ике талантын эшкә җигүне таләп итте. Аңа кадәрге татар поэзиясе,
тулаем алганда дидактик характерда булып, лирикага чагыштырмача ярлы
иде. Адәм баласы, үзен Алла колы итеп санап, «тәкъдирдән узмыш юк»,
«Ходай әмер итмәсә, баштан чәч тә төшми» дигән фәлсәфә белән яшәгән
дәверләрдә бүтәнчә була да алмый иде.
Менә 1905 ел давылы шаулап узды. Ул кешенең куәтен, үз язмышын үзе хәл
итәргә сәләтле икәнлеген күрсәтте. Әмма кеше азатлык, бәхеткә ирешә
алмады. Ник болай? Ник кеше һаман михнәттә, золым астында? Бу хәлдән
ничек чыгарга? Борчылу, уйлану, шөбһәләнү, эзләнү. Революция яшененнән
күңелендә өмет чаткысы кабынган әнә шул яңа кешенең борчылулы
уй-тойгыларын шигърият теле белән әйтеп бирергә кирәк иде. Яңа заман яңа
лириклар таләп итте.
Революция яшене шул ук вакытта халыкның дошманнарын ачыграк күрергә
мөмкинлек бирде. Аларның берсе — урта гасырлардан ук килә торган яшәеш
кагыйдәләренә ябышып ятучы, һәр яңалыкка, прогрессның һәр адымына каршы
торучы катлаулар (руханилар, иске фикерле сәүдәгәрләр һ.6.), икенче
төрле әйткәндә, феодализм калдыклары. Анахронизмга әверелүләре сәбәпле,
яшәешләре, дәгъвалары яңа заман фонында комедиячел төс алды. Кеше бәхете
хакына башланган олы көрәштә аякка чуалып комачауламасыннар өчен, иң
элек әнә шуларны көйдереп ташларга кирәк иде. Моның өчен исә әдәби
коралның иң кулае — сатира. Яңа заман яңа, көчле сатириклар таләп итте.
Тукай берсе йөрәк каны, икенчесе үт сыекчасы белән яза торган ике
каләмне эшкә җиккән икән, бу нәкъ менә заман таләбен тою нәтиҗәсе.
…Ф.Әмирхан бер мәкаләсендә болай дип язган иде: «Тукайның бөтен бер
мәкаләсендә әшгарен күздән кичергәндә, андагы лирикага фәкыйрьлек күзгә
бәрелми кала алмый». Бу очракта, «лирика» дигәндә, Ф.Әмирхан мәхәббәт
лирикасын күздә тота һәм әлеге ярлылыкны Тукайның хатын-кыздан качуы,
бер кызны эчтән сөеп тә, мәхәббәтен белдерми йөрүе беләнрәк аңлата.
Тукайның лирикасына күчкәнче, аның тормыштагы мәхәббәтенә тукталып китү кирәк булыр.
Тукай сөйгәнме, кемне сөйгән?
Габдуллада «гыйшык уты» беренче башлап Уральскида кабынган дип уйларга
кирәк. Аның, мәсәлән, мәдрәсә күршесендәге бер карчыкның үзеннән ике-өч
яшькә олы кызына күз атып йөргәнлеген ихтимал итеп сөйлиләр. Бу
«мәхәббәт» артык җитди булмаган, күрәсең, сизелерлек эз калдырмаган.
Казанга кайтканчы күтәренке-романтик стильдә өч-дүрт шигырь язса да һәм
болар поэтик яктан шактый куәтле булсалар да, аларда реаль мәхәббәттән
бигрәк, Көнчыгыш, аерым алганда, төрек шагыйрьләренең мәхәббәт лирикасы
тәэсире сизелә.
Тукайның Казандагы мәхәббәте турында без шушы мәсьәләне махсус өйрәнгән
Галимҗан Шәрәфнең (Шәрәфләрнең кечесе) Тукай үлеп бер ел үткәч, журналда
басылып чыккан мәкаләсеннән беләбез. Материал бирүчеләрнең берсе аңа
болай дип сөйләгән:
«Бер көнне (икенче бер истәлектән күренгәнчә, 1908 елның язында.— И.Н.)
3. туташ үзенең ике иптәш кызы берлә «Әльислах» идарәсенә килгәннәр иде.
Алар, хосусан, 3., миннән күптәннән Тукай берлә таныштыруымны
үтенгәннәр иде… Тукайга, хатын-кыз белән таныштырам, дисәң, мөмкин
булса, ишектән, мөмкин булмаса, тәрәзәдән качачак булганга, мин Тукайга
алдан хәбәр-фәлән бирмичә, кызларны иярттем дә эчке бүлмәгә алып кердем
вә Тукай берлә таныштырдым. Тукай кызлар бүлмәгә кергәндә генә бер
күтәрелеп карады. Алдан 3. туташ керә иде. Кызлар бүлмәгә кергәч тә,
Тукай, гадәтенчә, керфекләрен түбән төшерде. 3. берлә дә, иптәшләре
берлә дә кулларына карап күреште. Алар бүлмәдә берникадәр утырдылар,
ләкин Тукай, гадәтенчә, кызларның берсе берлә дә «исәнмесез,
саумысез»дән башка бернәрсә сөйләмәде: күзләрен дә яңадан күтәреп
карамады… Шул утырыштан соң Тукайда бер үзгәреш, 3. туташның исеменә
кадәр бер ихтирам күрелә. Хәтта ул башкаларның аңарга аз гына
ихтирамсызлыкларын да күтәрә алмый».
Тикшеренүчегә икенче танышы хат аша түбәндәгене белдергән:
«Екатерининский трамвае берлә утырып үтеп барганда, тәрәзәдән 3. туташ
килгәне күренде. Тукай, аны күрү белән, баш иде һәм әллә нинди сабыйлык
кызаруы берлә кызарып китте. Ике-өч көн дә үтмәде, Тукайның (бу урында
шигырь тексты китерелә. — И.Н.) дигән шигыре басылып чыкты».
1913 елның җәендә Г.Шәрәф бер мәҗлестә кызның үзен дә күргән: «…кара
кашлы, үткен күзле, матур гына борынлы, урта буйлы» бу туташның «күз
карашларында әллә нинди бер җазбият (Җазбият — үзенә тарта торган көч)
бар, матур тавышы яңгырап чыга» икән.
«3. туташ» — Чистай шәһәрендә заманы өчен шактый культуралы гаиләдә туып
үскән Зәйтүнә Мәүлүдова. 15 яшьлек бу кыз 1908 елның язында Казанга
абыйсы янына килгән. Ярыйсы гына укымышлы, матур әдәбият белән яхшы
таныш, Тукайның язганнарын яратып өлгергән. Шагыйрьнең үзен күрергә,
танышырга теләве, күренә ки, табигый.
Тукайның Зәйтүнә туташка булган мәхәббәтенең шигырьләрендәге чагылышына
килик. Менә трамвай тәрәзәсеннән кызга баш иеп киткәннән соң язган
шигыре. Исеме урынына «…гә» дип кенә куйган, ягъни «Зәйтүнәгә». Имзасы
— «Шүрәле».
Очраган юлда, сине күргән, иелгән ул бүген:
Ул шуңар да шатлана бит: чын җүләр түгел диген!
Күргәнең бармы әле Коръәндәге мәдхияңи?
Ул синең васфыңда*: «ля шәркыйя, ля гарбия», — ди.
Күк китабының сине белгәнлегенә шаккатып,
Ул хәзер алган “Сабах”тан бер Кәләмулла сатып.
(*Васыф — кешенең яисә әйбернең генә хас билгеләрен күрсәтеп
сыйфатлау).
Үзенең чын тойгыларын яшерә төшәргә теләпме, Тукай биредә юмор
катыштыра: янәсе синдәй гүзәл «көнчыгышта да юк, көнбатышта да юк» дигән
сүзләрне сөйгәненә карата әйтелгән дип белеп, «Сабах» китап кибетеннән
Коръән сатып алган.
Галимҗан Шәрәф тикшеренүләрендә телгә алынган икенче шигыренә карата
Тукай үзе Ф.Әмирханга болай дип яза: «Әльислах»та «Кызык гыйшык» шигырен
яраттыңызмы? Керпе үзенең кабыгына кереп яшеренгән төсле, мин дә сөю
хакында берәр нәрсә язсам, ялган имзалар астына сыгынам». Чынлап та, ул
шигыренә бүтән беркайчан да очрамый торган «Мәҗнүн» дигән имза куйган.
Коенырга карар иткән берәү, чиркәнчек алырга куркудан, чиләк белән суны
җилкә аркылы түгеп җибәрә дә «әле дә тәнгә тимәде» дип шатлана.
Мин моны яздым, бу — гыйшкым миследер:
Чөнки гыйшкым нәкъ минем шул төследер.
Мин сөям, хәтта ки гакълымнан шашам —
Сөйгәнемнән шүрәле төсле качам.
Юлда күрсәм, күз йомам, күрмим, имеш:
Ут йотып янсам да, сер бирмим, имеш!
Бер шигырь язсам да, ялган кул куям,
Мин сөйгәнне белмәсен дип куркудан.
Тугры килсәм, сүз сөйлим салкын гына,
Булса да күкрәк тулы ялкын гына.
Бер хәбәр бар: ул хәзер киткән бугай,
Шәһренә күптән барып җиткән бугай.
Кайда ул миннән җибәрмәк хат-сәлам?! —
«Белми китте, күп шөкер», — дип шатланам.
Бу шигырьдә биографик момент ярылып ята. Биредә — Тукай үзе («Бер шигырь
язсам да, ялган кул куям»), аның үзенчәлекле гыйшкы. «Әмма ләззәтле дә
соң яшерен газап, яшерен яну! Бар микән, белмим, моның миннән бүтән
аңлаучысы? » дигән сүзләрен моннан соң акыл белән генә түгел, бәлки
йөрәк белән дә аңлыйсың.
Тукайның Зәйтүнә туташ Казаннан киткәннән соңгы кичерешләрен күз алдына
китерү кыен түгел. Аңа кинәт кояш сүнгән, дөньяның яме киткән кебек
тоела. Бу мәхәббәтен күпләрдән яшерсә дә, 1912 елның көзендә дусларыннан
берсенә Зәйтүнәне һаман яратуы, оныта алмавы, сагынуы турында сөйләгәне
билгеле.
Шул ук вакытта ул канәгать тә: ярый әле, китте, белми китте! «Ул»
шәһәрдә чакта, үзен күргәндә эчтә янган ялкынны тышка чыгармый асрау
гаять кыен иде.
Ә Зәйтүнә туташ Тукайның яратуын белгәнме? Сизгер күңелле яшь кыз, үзе
дә хисап бирмәстән, шагыйрь күңелендәгене тоймый калмагандыр дип уйларга
кирәк. Шагыйрьнең мәхәббәте дуслары өчен инде сер түгел. Дусның дусты
бар дигәндәй, сернең киңрәк даирәгә дә чыгуы мөмкин. Зәйтүнә туташ белән
бергә «Әльислах»ка килеп йөрүче кызлар да бар бит әле. Сынап караучан
һәм беркадәр көнчел күзләре бар. Аларның да төрттереп куюлары мөмкин.
Кыз үзе Тукайны яратканмы? «Әле дә булса хәтеремдә, — дип яза Ф.Әмирхан,
— мин аңар үзе мәхәббәт итә торган бер кыздан качып йөрүнең сәбәбен
аңламаганлыгымны вә гайре табигый санаганлыгымны сөйләдем». Биредә бер
нәрсә бик үк ачык түгел: кем кемгә «мәхәббәт итә»? Кыз Тукайгамы әллә
Тукай кызгамы? Тик шуны әйтергә мөмкин: Зәйтүнә яратмаса һәм ярату
ихтималы да булмаса, белмим, Ф.Әмирхан Тукайны кызга күңелен ачарга
кыстар иде микән? Күрәсең, шагыйрьнең мәхәббәт ялкыныннан кыз йөрәгенә
дә чаткы төшкән.
Зәйтүнә туташның Казаннан капылт китеп баруы да төрле уйлар кузгата. Без
белмәгән берәр сер юкмы биредә? Араларына, кара мәче булып, мәкер
кермәде микән? Г-җан Шәрәф мәкаләсендә менә нинди сүзләр бар: «Беркөнне
идарәханәдә сүз арасында бер туташ Г.Тукай алдында 3. туташ вә иптәшләре
хакында көлеп: бүген монда «интеллигентка»лар килгән иде, дип әйтә.
Тукай шундук идарәдән ачуланып чыгып китә». Шушы туташның яисә бүтән бер
көнчел кызның Зәйтүнәгә дә Тукайны кимсетә, кызның күзеннән төшерә
торган сүз әйтүләре яисә, Тукай әйтте дигән булып, кызны хурлый торган
сүз җиткерүләре бик мөмкин. Ничек булса да була, ике яшь кеше, тойгылары
турында түгел, хәтта болай да, ялгыз калып бер сүз дә сөйләшмәгән
килеш, мәңгегә аерылышалар…
Кыен һәм төп мәсьәләгә киләбез: ни өчен Тукай сөйгәненнән качкан?
Югарыда китерелгән өзектән Ф.Әмирханның моны аңлый алмавын белеп киткән
идек. Тукай, — дип дәвам итә истәлекче, — «җавап бирми торганнан соң,
үзенең бер күзен ишарә белән күрсәтеп:
— Печать проклятья, — диде. Шул вакытта мин аның карашында, тавышының
аһәңендә авыр бер фаҗигале өметсезлек сиздем». Тукайның сүзне озынга
сузарга теләмичә, теленә килгән беренче җавапны биреп котылу гадәте
тагын искә төптә. Әлбәттә, күзендәге ак һәм төс-кыяфәтенең, буй-сынының,
үзе уйлаганча, бик үк шәптән булмавы да сөйгән кызы белән аңлашуга
комачаулагандыр. Шулай да бу төп сәбәп булмаска тиеш. Һәрхәлдә,
бердәнбер сәбәп түгел.
Төп сәбәбен аңлар өчен, киресен күз алдына китереп карыйк. Ярый, алар
аңлаштылар ди. Шуннан нәрсә? Тәкъдим, никах, гаилә? Ә өйләнешү һәм гаилә
мәсьәләсенә Тукайның утырган карашы бар. Шигырьләреннән дә бу ачык
күренә. Лермонтовтан файдаланып язылган «Вәгазь» исемле шигырендә,
мәсәлән, шагыйрь гашыйк булудан сакланырга чакыра. Чөнки, ди, сине
яндырыр, көйдерер ул, күп газаплар китерер. Сөйгәнең сиңа кулын бирсә
дә, шатланырга урын юк. Рәхәтең озакка бармас. Бервакыт картлык килер,
карчыгыңның җыерчыклы битенә карарсың да, аның алсу йөзле хатын чагын
хәтерләп, уфтанырсың, күңелең агуланыр. Шуңа күрә:
Бу дөньяда тору, дуст, ярсыз артык,
Икәү булганчы, булмак ялгыз артык.
1911 елда Тукай «Толстой фикере» исемле шигырь язачак һәм анда өйләнүне
абынмыйча егылуга, иркеңне тоткынлыкка сатуга тиңләячәк һәм болай дип
очлаячак:
Өйләнмә, баш имә һич, телгә дә алма хатын-кыз дип:
Олуг җан бул, куан-шатлан, шөкер, мин бит хатынсыз, дип.
«Үземнән гыйлавә»сендә (Гыйлавә — өстәмә) болай дип әйтәчәк: «Ышандык
без Ходайга, бер вә бардыр дип вә ялгыз дип: сөйли тел: «Кайнигәч,
кайне, кәләш дип һәм дә балдыз», — дип». Ягъни без Алланың бер һәм ялгыз
булуына ышанабыз, шунда аның бөеклеген күрәбез. Ә үзебез, берлек һәм
ялгызлыкның кадерен белмичә, өйләнәбез дә, гаиләгә генә түгел, бәлки
хатын белән бергә килә торган күпсанлы туган-тумачасы эченә кереп
чумабыз.
Тукай, билгеле, өйләнү, гаилә коруны, гомумән, инкарь итмәгән. Өйләнү
мәсьәләсендә киңәш сораган бер иптәшенә ул менә нәрсә яза: «Гаилә
хакында минем фикерем коры гына: әгәр… син аны, ул сине якыннан белеп
яратышсаң, шуның өстенә шәрмәндәи гыял (Шәрмәндәи гыял — гаиләне оятка
калдыру) булмасын өчен, иң азында ел тәүлегенә биш йөз тәңкә килерең
булса, һәркемгә өйләнү тиеш». Һәммә кешегә тиеш, әмма… Тукайга түгел.
Без аның хөрлекне бар нәрсәдән дә өстен куйганлыгын, үз шәхси тормышын
икенче, өченче планга калдырып, милләт, халык, әдәбият һәм шигърият
мәнфәгате белән, шуннан җылылык һәм илһам алып яшәгәнен беләбез. Ярый
ла, хатын дигәнең, олы җанга кабык булган тәннең саулыгын гына
кайгыртып, шул җанның ваклануына, рухның түбәнләнүенә сәбәп булмаса!
Хатынның да бит үз таләпләре бар. Кешечә киенәсе, кешечә торасы,
кунак-кунак уйныйсы килә. Бер-бер артлы балалар туса, ашатасы,
киендерәсе, укытасы бар. Милләт һәм халык бер якта калып, әнә шул
гаиләңне тәэмин итәрлек акча эшләү өчен бөкрең чыгарырга тиеш буласың.
Шигърият күгендә мәгърур очкан бөркет койма өстенә дә көч-хәл белән очып
менә торган өй-тавыгына әверелә түгелме?
Шушы әйтелгәннәрдән соң Тукайга гаилә камыты кидерергә омтылуларның уңышсызлыкка очраячагы үзеннән-үзе аңлашыла.
Мондый омтылышларның берсе 1908 елның җәендә булган. Зәйтүнә туташ инде
шәһәрдә юк. Аның китүенә канәгать сыман күренсә дә, «Кызык гыйшык»
шигырен язса да, дуслары сизәләр: шагыйрь борчыла, кичерә, шәхси
тормышындагы тәртипсезлек тә арта төшә. Болай ярамый, берәр чара күрергә
кирәк. Чара дигәннәре — Тукайның кемлеген аңлый торган һәм тормышын
тәртипкә салырлык бер кызга өйләндерү. Андый кыз табыла.
Сөйләшәләр, ризалыгын алалар. Фатихның анасы Рабига абыстай ярдәмендә кызның анасын да ризалаталар. Фатир да табыла.
Ә Тукай үзе? Дуслары җыйналып кыскач (Ф.Әмирхан да катышкан, күрәсең),
шагыйрь күнгәндәй була. Аннары кирели. Тагын күнә, тагын кирели…
Нәтиҗәдә, бу эш, билгеле инде, булмый кала.
Шул ук вакытларда Тукайга немец теле өйрәнергә киңәш биргән ханым да
йомшак пәрәвез җепләрен үрә башлаган. Ул Фатихларга үзенең, фатир алып,
Казанда төпләнеп калырга ниятләгәнен белдерә. Шуңа бәйләп, Тукайны
кызганып сөйли, тәртипсез яшәвенә ачынганын белдерә. Турыдан-туры
әйтмәсә дә, шагыйрьне кулга алырга теләгәнен шактый ачык сиздерә. Моны
белеп алгач, Габдулла бу ханымның күзенә бөтенләй күренмәс була, хәтта
укуын да ташлый. Тукайның «…га» дигән исем белән басылган шигыре шушы
ханымга төбәп язылган булса кирәк.
Син, дисең, имеш ки, шагыйрьгә барам:
Барма, барма, син әрәм аңгар, әрәм!
Үз уеңча, шагыйрь ул җырлый, дисең,
Җыр исә тыңларга күңелле, дисең.
Син алай иткәнче, и кашың Һилал!
Бар да бер кош кибетеннән былбыл ал.
Ал да читлеккә куеп сайрат аны:
Максатын хөснеңне — син саргайт аны.
Әйе, болар шулай. Ләкин бит Зәйтүнә туташ әлеге ханым да, Тукайга кияүгә
чыгарга ризалык биргән теге кыз да түгел. Ул — Тукайның мәхәббәте. Бу
очракта тәвәккәлләргә кирәк булгандыр, бәлки. Юк шул, тагын акыл эшкә
керешә, ялгыз калу файдасына тагын бер сәбәп өстәлә.
Еш авырый торган Габдулла («…Казанга килгәч, каты-каты гына хәстәләнеп
алдым», — 1907 ел, 30 декабрь) комиссия тарафыннан «бракка» да
чыгарылгач, үзенең сәламәтлеге белән мактана алмаганлыгын, әлбәттә, яхшы
белгән. Чәче агарганчы яшәмәячәгенә, гомеренең үзе уйлаганга караганда
да кыскарак булачагына күзе җиткән. Эш бу рәвешле тора икән, ни өчен
гөнаһсыз яшь кызны (җитмәсә, җандай сөйгән кешеңне!) үзеңә бәйләп,
тормышын, киләчәген харап итеп ташларга?
Күңелебезгә якын ике яшьнең кавышуын, Тукаебызның күпкәме, азгамы
бәхетле булуын никадәр теләсәк тә, ачы хакыйкатьне танырга мәҗбүр
булабыз: алар арасындагы мөнәсәбәтнең шул рәвешле очлануы, кояшның чыгуы
һәм, вакыты җиткәч, офыкка кереп югалуы кебек үк, зарури хәл иде, бу
бүтәнчә мөмкин түгел иде. Тәрбиясе, холкы, җәмгыятьтә һәм әдәбиятта
тоткан урыны аны бик күп гадәти кешеләргә насыйп була торган шәхси
бәхеттән баш тартырга, үз кулы белән читкә тибәрергә мәҗбүр итте.

6

Ф.Әмирханның да ялгышуы мөмкин. Тукайның 1908 елгы иҗаты мәхәббәт
шигырьләренә сан ягыннан һич тә фәкыйрь түгел. Сыйфат ягына килгәндә дә
алар иң таләпчән зәвыкны да канәгатьләндерерлек.
1909—1910 елларда Тукайның мәхәббәт шигырьләре азая, 1911 елның икенче
яртысыннан соң бөтенләй күренми башлый. Биредә инде, чынлап та,
«фәкыйрьлек». Әмма бер нәрсәне онытмаска кирәк: талантын мәхәббәтнең ачы
да, татлы да ләззәтләрен җырлауга гына багышлаган «саф шагыйрь» түгел
ул.
1907 елның ахырында һәм 1908 елда язылып, мәхәббәт темасына карамаган
шигырьләренә килсәк, андый-лар арасыннан чын лирика үрнәкләрен байтак
табарбыз.
«Волжск-Камская речь» газетасының 1908 елгы 21 май санында А.Пинкевич
имзасы белән «Очерки новейшей татарской литературы» исемле мәкалә
басыла.
Халыкның иң зур күпчелеген иртәгәге көнгә ышанмый карауга (хәерчелек,
бөлгенлекне күздә тота) дучар итә торган капиталистик строй авыру, гарип
әдәбият тудыра, дип, автор, рус декадентларына таш атып киткәннән соң,
татар әдәбиятына күчә.
Биредә, формалистик декадентлык агымнары күзәтелмәгән хәлдә, татар
җәмгыятенең европалашу процессын кичерүе сәбәпле, вәгазьчелек, морализм
өстенлек итә, диелә. Лирик поэзиядә дә шул ук хәл. Үгет-нәсихәтчелектән
тәмам азат булган бер генә шагыйрьне күрсәтергә мөмкин. Ул — Сәгыйть
Рәмиев. Форма ягыннан аксаса да, аның шигырьләре яшьлек дәрте, көрлек
һәм сафлык белән аерылып торалар.
Тукаев шигырьләре исә форма ягыннан тел тидерерлек түгел. Чын шигърият
тә байтак. Әмма морализм һәм вәгазьчелек күп кенә шигырьләрнең кыйммәтен
юкка чыгара.
«Шагыйрь» (куштырнак Пинкевичныкы) Гафуриның исә бу исемгә лаек булуы да шикле. Ул тупас милләтче һәм вәгазьче.
Мәкаләнең кыскача эчтәлеге шуннан гыйбарәт.
Альберт-Адам Петрович Пинкевич, Казан университеты студенты буларак,
1904 елда демонстрациядә катнашкан һәм университеттан чыгарылган. 1906
елда, РСДРПның Екатеринбург комитеты эше белән берлектә, хөкемгә
тартылган. 1907 елның маенда аны Екатеринбургтан, үзенең үтенүе буенча,
Казанга ике ел срок белән сөргенгә җибәрәләр.
Егерме биш яшьлек А.Пинкевичның 1908 елда университетның дүртенче курс
студенты булганы, репетиторлык белән шөгыльләнеп, берничә татар егете
(араларында Х.Ямашев та бар) һәм кызын укытканлыгы билгеле. Татар
яшьләре белән аралашу хәлфәлек итүдән генә тормаган. Ул, мәсәлән,
Ф.Әмирхан белән яхшы таныш булган. Тукай белән дә күрешкән дип уйларга
кирәк.
«Волжский листок» газетасының 10 июнь сәхифәсендә «О татарских поэтах»
исемле мәкалә белән Касим Уралец дигән берәү Пинкевичка каршы чыга.
Оппонентын ул татар поэзиясен белмәүдә, хәтта зуррак нәрсәдә (ягъни
шовинизмда) гаепли. Тукайны исә бетереп ташлый: ике юка китапчыгында,
ди, нибарысы 10—15 оригиналь шигырь булып, калганнары Лермонтов һәм
Пушкиннан тәрҗемә. Теле һичнигә яраксыз: рус сүзләре, урам сүзләре күп.
Гафури исә бөтенләй башка. Ул милләтнең мактанычы, бөтен Россиядә һәм
Себердә танылган шагыйрь. Ул, «костюм культурасы»ннан бигрәк, эчке
культурага, изгелеккә өнди. Теле гади һәм нәфис. Аның кайбер әсәрләре
эчтәлек һәм форма ягыннан Америка шагыйре Уитменны хәтерләтә.
«Татарин» имзалы берәү «Невежество или глупость?» исемле мәкаләсендә,
Тукай адресына ташланган гаепләрне кире кагу белән бергә, Пинкевичны
куәтләп, М.Гафурида милләтчелек күрә.
Бәхәстән Ф.Әмирхан да читтә калмый. «Әльислах»ның 13 август санында
«Татар шагыйрьләре» исемле мәкалә бастырып, Пинкевич һәм «Татарин»ны
хуплый, ә Уралецтан ачы көлә. «Гафури Америка шагыйре Уитменга якын ди.
Мин сорыйм: үзенең фәлсәфә тәнкыйдиясе белән гарби Европа шагыйре Гетегә
дә якын түгелме?» Аннары Тукай белән Гафуриның шигырьләрен янәшә куеп
күрсәтә дә, сорау бирә: «Әйтегез, зинһар, кайсында нәфасәт, кайсында
йиңеллек?»
Әлбәттә, дискуссиядә катнашучылар, бәхәс кызулыгы белән, арттырып та
җибәрәләр, төгәлсезлекләр дә ычкындыралар. М.Гафуриның милли
чикләнгәнлек белән аерылып торган әсәрләрен алгарак чыгарып, алар бу
демократ-шагыйрьнең йөрәк каны белән язылган шигырьләрен күрми узалар.
Тукайның баштагы ике җыентыгын да дидактизмның барлыгын инкарь
итмәгәнебез хәлдә, А.Пинкевичның морализмны юк урыннан да эзләгәнен
әйтми булмый.
1908 елның урталарында ук мондый дискуссиянең (рус матбугатында!) кабынып китүе күп нәрсә турында сөйли.
Бәхәс лирик поэзия тирәсендә барды. Яңа чорның чын лирика таләп итүен, күрәсең, тәнкыйть тә абайлап алган.
Бәхәсләшүчеләрнең игътибар үзәгендә Тукай тора. Дөрес, Пинкевич әле
беренчелек пальмасын Тукай кулына тоттырырга ашыкмый. Әмма ул С.Рәмиевне
дә беренче урынга ук утыртмаган. Аның мәкаләсеннән бу ике шагыйрь
хәзергә «колакка-колак» киләләр булып аңлашыла.
Бәхәснең дәвамында исә С.Рәмиев төшеп кала. Кылыч чыңлатучыларның
К.Уралецтан башкалары, М.Гафурины шактый түбәнсеткәннәре хәлдә, Тукайны
чын шагыйрь итеп саныйлар. Димәк, зәвыклы тәнкыйтьчеләр күзендә 1908
елның урталарында ук инде Тукай лирик буларак та беренчелекне дәгъва итә
башлаган.
Дискуссия Тукайның үзен дә уйланырга, кайбер нәтиҗәләр ясарга мәҗбүр
иткән. Аның бәхәсне кызыксынып күзәткәне билгеле. Телгә алынган хатында
ул Ф.Әмирханга болай дип яза: «В.К.»да «Татарин» имзалы бер зат теге
Касим Уралецка җавап язды. Сезгә кирәк булса, шул номер газетаны
җибәрермен».
Без Габдулланың Пушкин һәм Лермонтов томнарын Уральскида хәдис урынына
йөрткәнен, бик кадерләп Казанга алып килгәнен күреп уздык. «Пушкинә»
исемле ода язганын да беләбез (1906). «Бер татар шагыйренең сүзләре»
исемле шигырендә ул «Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам, әкрен-әкрен
югарыга үрләп барам», — дип белдерә.
Ә бит Пушкин һәм Лермонтов дөньядан киткәннән соң күп сулар акты.
Кольцов, Некрасов, Никитин һ.б. шагыйрьләрнең иҗаты белән бәйле рәвештә
күптән инде рус поэзиясенең яңа этабы — демократик этабы башланды.
Иҗтимагый позициясе, дөньяга карашы һәм сәнгатьчә фикерләү-сиземләве
ягыннан соңгыларга якын торган Тукайның шигъри ориентациясе, Казанга
кайткач, русның демократ шагыйрьләренә таба борылырга тиеш иде кебек.
Өстәвенә, Казанның бик белдекле яшьләре Пушкинга «күп сөйләнгән нәрсә!»
дип кенә карыйлар.
Әнә шундый тавышлардан беркадәр колагы тоныбрак калган Тукай, билгеле
инде, Пушкин белән Лермонтов томнарын яңадан кулына ала, элеккегә
караганда да тикшеребрәк, кирәк икән, «гаеп эзләбрәк» укырга керешә:
искермәгәннәрме, янәсе, һәм күрә: искермәгәннәр дә, картаймаганнар да,
шигъриятләре һаман яшь, һаман куәтле!
Юк, Тукайның бу ике бөек шагыйрьгә мәхәббәте аз гына да суынмады. Пушкин
һәм Лермонтов иҗатыннан алып, Тукай тәрҗемә артыннан тәрҗемә, икътибас
артыннан икътибас бирде. Шигырьләрендә һәм публицистикасында аларны
әледән-әле олы хөрмәт белән телгә алды. Үләренә берничә көн генә калгач
язылган шигырендә ул аларны кояшка тиңләде. Мондый чыгышларның
кайберләре классик рус поэзиясен инкарь итүче «новаторлар»га җавап иде.
Шул ук вакытта демократ Тукай Кольцов һәм Никитинның берәр шигырен
тәрҗемә итү һәм исемнәрен берәр тапкыр телгә алу белән чикләнә.
Некрасовка килгәндә исә бердәнбер «факт» — балалар өчен язылган кыска
гына бер шигыренә 1955 — 1956 елгы дүрт томлыгында бирелгән искәрмә:
«Н.А.Некрасовның (1821 — 1878) «Дедушка» исемле шигыреннән файдаланып
язган булырга тиеш» (ассызык минеке.— И.Н.). Тукайны «үч һәм сагыш»
шагыйре белән «дуслаштырырга», аны соңгысының шәкерте итеп күрсәтергә
тырышкан авторларның кәефен кырып булса да әйтергә туры килә: шагыйрьнең
Некрасовка мөнәсәбәтенә кагылышлы бүтән бер документны хәзергә
беркемнең дә күргәне юк. Гаҗәп, ләкин факт.
Тукайның рус демократик поэзиясенә, аеруча Некрасов иҗатына карата мондый «игътибарсызлыгын» ничек аңлатырга?
Тукай әдәбиятка килгән чорда көн тәртибендә милли һәм халыкчан поэзия
тудыру бурычы тора иде. «Йосыф китабы»н яисә «Таһир-3өһрә»не, Габдерәхим
Утыз Имәни яисә Шәмсетдин Суфи шигырьләрен милли һәм халыкчан поэзия
үрнәкләре итеп карап булмый әле. Саф милли телдә милли чаралар ярдәмендә
милли хис-тойгыларны чагылдыра торган, ягъни үзенә яңа форма тапкан яңа
эчтәлекле поэзия сорала иде. Димәк, Тукай рус поэзиясендә Пушкин үтәгән
эшне башкарырга тиеш булды.
Мәсьәләгә икенче яктан килик. Китап укырга яисә тыңларга күнеккән
татарлар югарыда саналган типтагы шигъри әсәрләрдән тәм табалар иде әле.
Димәк, укучыларны бу поэзиядән биздереп, яңа поэзиягә күнектерү өчен,
соңгысы тегеләр кебек үк «классик» стильгә корылырга, әмма аларга
караганда нәфисрәк, музыкальрәк һәм аңлаешлырак булырга тиеш. Бу
очракта, билгеле инде, Некрасов принципларыннан бигрәк, Пушкин
принциплары кулайрак.
Лермонтов уңае белән шуны әйтергә мөмкин: татар лирик поэзиясе үзенең
алга таба үсеше өчен «европачыл» яңа, актив романтизмны кирәксенә иде.
Татар поэзиясе тәненә әнә шундый романтизм «канын» җибәргәндә, ул тагын
да җанлана, куәтләнә төшәчәк иде. Бу чорда С.Рәмиев кебек саф романтик
шагыйрьнең үсеп чыгуы яисә Тукайның үзендә дә романтик башлангычның
шактый куәтле булуы очраклы хәл түгел. Бусы, һичшиксез, Лермонтовка,
Лермонтов аша Байронга һәм Шиллерга барып тоташа.

7

1908 елның май башында Казан губернаторы канцеляриясенә түбәндәге гариза
барып керә: «Его Превосходительству господину Казанскому Губернатору
Крестьянина Мамадышского уезда Новочурилинской волости деревни Сикиртан
Г.Г.Камалетдинова, жительствующего в 2-й части г.Казани, на Большой
Мещанской улице в доме Хайбуллина.
Заявление
Покорнейше прошу Вашего Превосходительства разрешить мне издавать в
г.Казани под своим ответственным редакторством иллюстрированный журнал
на татарском языке под названием «Яшин» («Молния») по следующей
программе…» Егерме пункттан тора торган программа исә гадәттә әдәби
һәм иҗтимагый-сәяси журнал эчтәлегенә туры килеп, ике пункты гына
азмы-күпме сатирага карый.
Г.Камал 1879 елда мехчы-кустарь гаиләсендә туган. Атасы, бәхет артыннан
куып та, тота алмагач, балаларын укытып кеше итү фикеренә килгән. Иң зур
өмете — олы улы Галиәсгардә. Нияте — мулла итү. «Мөхәммәдия»не тәмамлап
чыккан егет аның бу өметен акламагач, баерак кешеләр белән аралашырга,
улының остазлары — муллаларга якынрак торырга яраткан Галиәкбәр улын,
бай кызына өйләндереп, сәүдәгәр ясарга карар итә. Әмма егетнең борынына
инде яңалык исе кергән, күзе ачыла башлаган. Тырышып-тырышып русча
өйрәнә, театрга йөри, үзе дә язарга хыяллана. 1899 елда бер пьеса да
язып ташлый.
Шулай да картлар теләкләренә өлешчә ирешкәннәр: улларын Җиңги Садыйк дип
йөртелә торган Хәйбуллинның кызына өйләндергәннәр. Хәтта сәүдәгәр дә
итәләр, әмма… китап сәүдәгәре. Галиәсгар 1901 елда китап басу һәм сату
белән шөгыльләнә торган «фирма» ачып җибәрә. Исемен «Мәгариф» дип куя.
1905 елгы революцияне Г.Камал шатланып каршы ала. Демократик эчтәлекле
шигырьләр һәм мәкаләләр яза. «Азат» газетасында эшләгәндә һәм «Азат
халык »ның редакторы булган чагында татар социал-демократлары белән
якыннан аралаша, үз газетасын революцион демократиянең ныклы органына
әверелдерә.
Галиәсгар Камал исеме Габдуллага бик күптән билгеле, беренче пьесаларын
укып, авторына мәхәббәт баглаган. Казандагы беренче көннәрендә үк
Тукайны «Йолдыз» редакциясенә нәкъ менә шул мәхәббәт китерә.
Дөрес, шагыйрь үлеп, егерме ел үткәч, дөньяга чыккан истәлегендә Г.Камал
Тукайны бик зурлап кабул иткән рәвешле язса да, беренче очрашу ул кадәр
үк җылы булмаган булса кирәк. Истәлек авторы үзе үк әлеге күрешүдән соң
Тукайның «Йолдыз» редакциясенә бүтән килмәгән-леген әйтеп уза. Ьәм бу
гаҗәп тә түгел: әле күптән түгел генә Тукай Г.Камалны Уральскидан торып
берничә мәртәбә шактый гына каты итеп тешләп алган иде:
Социал «Азат халык»ны черносотенный ясап,
Һади абзый мәсләген мәсләк дидерткән дөньядыр.
Биредә сүз, «Азат халык» тукталгач, Г.Камалның либераль газеталар
арасында иң юашы булган, мәсләксезлек мәсләген алга сөргән «Йолдыз»
газетасына эшкә керүе турында бара. Тукайның Галиәсгаргә хөрмәте кими
төшкән кебек, мондый сатира соңгысының кәефен кырмый калмагандыр.
Һәм, гомумән, кайбер язучылар, мемуарчы һәм тикшеренүчеләр Г.Камалны
Тукайның беренче дусты итеп күрсәтергә теләсәләр дә, моның хакыйкатькә
туры килеп җитмәгәнен әйтми булмый. Һәрхәлдә, ал арның үзара мөнәсәбәтен
Тукай — Әмирхан дуслыгына тиңли алмыйбыз. «Ничә ел бергә эшләп тә, мин
Тукайны бер мәртәбә дә өйгә кунакка алып бара алмадым», — дип яза
Г.Камал. Һәм бу гаҗәп тә түгел.
Басынкылана һәм сабырлана төшкән Галиәсгар хәзер тазарыбрак,
түгәрәкләнебрәк китте. Тройка костюм. Жилетыннан көмеш сәгать чылбыры
асылынып тора. Бала тугач һәм гаиләнең ишәю ихтималы да булгач,
киләчәкне дә кайгыртмый ярамый. Ата, каената, баҗай һәм бүтән
туган-тумача бар. Моны да искә алмый булмый.
Болар барысы да Тукайга ят, болар хөрлек сөюче демократ шагыйрьнең идеалы белән яраша алмыйлар.
Әмма тора-бара Тукай күрә: мещанлык кырмавыклары аягына, итәгенә
ябышсалар да, Галиәсгар һаман үзе сайлаган юлдан атларга тырыша. Әнә бит
ул театр дип янып-көеп йөри. «Бәхетсез егет» драмасы сәхнәдә шаулап
бара. Шедевр дип саналырлык «Беренче театр» исемле бер пәрдәлек
комедиясен дә язып ташлады. «Йолдыз» газетасы битләрендә яңа, демократик
әдәбиятны яклап рецензияләр чыгара, фельетоннары белән искеләрне генә
түгел, бәлки, җаен табып, тар милләтче либералларны да дөмбәсли.
Кыскасы, «Йолдыз» газетасына демократик рух кертергә омтыла.
Галиәсгарнең эше, күргәнебезчә, муеннан: театр, язучылык, «Мәгариф»
китап ширкәте, «Йолдыз» редакциясе. «Шәрык» клубының старшиналар советы
әгъзасы да әле ул.
Әнә шул кеше тота да үз өстенә тагын бер зур һәм җаваплы эш ала: көлке
журналы чыгару. Нәрсә мәҗбүр иткән аны? Г.Камалның мәгълүм истәлеген
яңадан күздән кичерергә керешәбез дә «…аның димләве (ассызык минеке.—
ИЛ.) буенча мин чыгара башлаган «Яшен» журналы» дигән сүзләргә тап
булабыз. Димәк, Тукай кулы уйнаган.
Шагыйрь беренче чиратта Галиәсгарнең, билгеле, иҗтимагый йөзен истә
тоткан. Моннан тыш, аның журналистлык тәҗрибәсе зур. Юмор тойгысыннан да
мәхрүм түгел. Сатирик-юмористик куплетлар язу белән дә үзен күрсәтте.
Көлке журналы өчен кирәкле тагын бер сыйфаты бар: аңарда рәсем ясауга
сәләт сизелә, карикатуралары ярыйсы гына чыга.
Журналга рөхсәт алу өчен хөкүмәт чиновниклары күзендә ышанычлы булырга
да кирәк бит әле. 1905—1906 елларда Г.Камал хөкүмәт органнарыннан җитди
генә кисәтү алган булса да, ул эшләр инде онытыла төште. Һади Максуди —
цензура, полиция һәм жандармерия каршында ышанычлы кеше. Газетасын ул,
су асты ташларына бәрелдермичә, оста гына алып бара. Мондый ышанычның
яктысы бу газетаның секретарена да төшми калмаган.
Журнал эшен башлау өчен күпмедер сумма да кирәк. Бу эш үзен акламыйча,
бурычка чумган тәкъдирдә коткаручың булганы яхшы. Г.Камал, ни әйтсәң дә,
чагыштырмача мөлкәтле кеше санала. Үз өе бар, каенатасы да — дәүләтле
кеше.
Үз редакторлыгында газетамы, журналмы чыгару теләге Галиәсгарнең үз
күңелендә дә яшәгән булуы мөмкин. Әмма Тукай журнал дип бәйләнмәсә, ул,
бәлки, теләк көе калган булыр иде. Хәзер инде тәвәккәлләргә дә мөмкин.
«Компаньон»ының сатирик таланты инде һәркемгә билгеле. Димәк, журнал
начар булмау өстенә, Тукай исеме белән бәйле рәвештә популярлык та
казанырга тиеш.
Губернаторның рөхсәтен Тукай Галиәсгаргә караганда да түземсезләнебрәк
көткән («Монда «Әльислах» ходка китсә, көлке журналы да чыкса…» һ.б. —
1908 ел, 23 июнь). Нашире өчен, ни әйтсәң дә, бу эш — ике яклы, Тукай
өчен исә яраткан эш.
Шулай итеп, татар демократик культурасы тарихында әһәмиятле вакыйга
була: 1908 елның августыннан Казанда беренче сатирик журнал чыга башлый.
«Беренче» дигән сүзгә укучы, бәлки, игътибар иткәндер. Бәлки әле, болай
дип тә уйлап куйгандыр: туктале, ерак Уральск шәһәрчегендә көлке журналы
моннан ике ел элек үк мәйданга килгән иде ич. Ул гынамы әле! Оренбургта
берьюлы дип әйтерлек өч журнал чыга башлаган: «Чикерткә», «Карчыга»,
«Чүкеч». Соңгысы бүген дә, ягъни 1908 елда да, исән-сау яшәп ята. Шул ук
алтынчы елда хәтта Әстерханда да «Туп» исемле көлке журналы күренеп
алган. Татар культурасының үзәге Казан гына 1908 елның августына чаклы
сатира журналыннан башка яшәгән. Артык җитди булып, көлә белмәгәнме ул,
әллә инде чытык йөзле цензура үз өендә булганга, көләргә базмаганмы —
бусын белгечләр тикшерер. Бу урында шуны әйтергә кирәк: «Яшен» журналы
үзенең тууы һәм тиз арада «Әльислах» кебек үк, «утлы вулкан»га әверелүе
белән иң элек Тукайга бурычлы. Бер замандашы менә нәрсә дип яза: «Бу
беренче номерында башыннан ахырына кадәр Тукайның каләме йөри. Баш
мәкалә, «Ләхәүлә», «Сыбызгы», «Тотса Мәскәүләр якаң», «Ысулы кадимче»
шигырьләре вә гайреләр Тукайдагы һөҗүви (Һөҗүви — сатирик) куәтне
аңкыталар вә журналга хәкыйкый «Яшен» төсе бирәләр иде. Тукай «Яшен»дә
бик яратып эшли, «Яшен»не бөтенләй үзенеке итеп карый, аңарга байтак
хезмәт куя иде. «Яшен»нең һәр номерын тизрәк чыгарырга тели, рәсемнәр
өлгермәүгә борчыла иде… Тукай «Яшен»нең аннан-моннан гына, бертөрле
генә булып чыгуына разый булмый, укучыларына берсеннән-берсе яхшырак
номерлар биреп барасы килә».
Сүз уңаенда Тукайның тагын бер сыйфатын күрсәтеп китик. Ул үзе эшләгән,
үзе тон биргән, «үзенеке» итеп хисаплаган газетаны яисә журналны чиктән
тыш яраткан. Уральскидагы бер газета һәм ике журнал, «Әльислах», «Яшен»,
шулай ук соңрак чыга башлаячак «Ялт-Йолт» һәм «Аң» журналлары әнә
шундыйлардан. Болар адресына әйтелгән тәнкыйтьне ул күтәрә алмый,
зәгыйфь кенә укка да дәһшәтле туп белән җавап бирә.
Тукайның әсәрләрен һәркайда дүрт куллап кабул итәргә торалар. «Вакыт»,
«Йолдыз», «Шура» кебек газе-та-журналлар ярыйсы гына гонорар да түлиләр.
Әмма шагыйрь бу мәсьәләдә гаять талымлы һәм принципиаль. Язганнарын ул
гонорарсыз-нисез «Әльислах»та һәм үзенең «Яшен»ендә бастыра. Шулай да
бервакыт ул, заказ буенча шигырь язып, үзенең принцибына хыянәт иткән.
Акчага мохтаҗ чагы булганмы, иптәшләре кыстаганмы яисә бүтән берәр сәбәп
килеп чыкканмы — Тукай «Кәрванчәй фирмасы»ның чәен мактап озын шигырь
яза һәм «Бәянелхак» газетасыннан 25 сум акча ала.
Җибәргән ялгышларын, хата эшләрен искә төшереп еш кына үкенә торган
Тукай В.Бәхтияровка үзе эшләгән иң зур ике хатаның берсе итеп әнә шул
«чәй вакыйга-сы»н атаган. Икенчесе — Мәкәрҗә ярминкәсенә баргач,
гостиница ресторанында артистлар белән бергәләп чыгыш ясавы икән.
…«Йолдыз» газетасының үз хәбәрчесе сыйфатында ярминкәгә барачак
Галиәсгар Тукайны да чакырган. «Яшен» белән мавыгып, эшен ташлап китәсе
килмәгәнме, яшәеш ритмын үзгәртүгә авыр бирелгәнме, әллә инде ярминкәгә
барганына үкенәчәген күңеле сизепме, Габдулланың башта кузгаласы
килмәгән. Ахыр чиктә шулай да күнгән. Ни әйтсәң дә, империянең иң зур
ярминкәсе бит ул. Мондый сүз дә йөри икән: «Петербург — Россиянең мие,
Мәскәү — йөрәге булса, Нижний — кесәсе».
Мәкәрҗә чоры — татарларның да берничә катлавы өчен зур вакыйга.
Ярминкәнең чын хуҗалары янында, билгеле инде, сәүдә «корольләре»
Хөсәеновлар, сукно фабрикантлары Акчуриннар һәм Дибердиевләр. Аларның
анда зур-зур кибетләре, таш складлары бар. Әхмәт бай Хөсәенов болар
өстенә «Двухсветная» дип йөртелгән гостиница тота. Болар артыннан, үтмәс
товарларыннан арынуны өмет итеп, уртакул сәүдәгәрләр агыла башлый.
Официант булып яисә бүтән һөнәр ярдәмендә кыш укырлык акча эшләү нияте
белән шәкертләр кузгала. Физик көчләрен тәкъдим итеп авыл һәм шәһәр
ярлылары да килеп җитә. Театр труппалары һәм ялгызак «артистлар» —
җырчылар, биючеләр, гармунчылар, аю биетүчеләр дә соңга калмагаек дип
ашыгалар. Биредә тагын мәчет салырга дип акча җыючыларны да, шикле кәсеп
белән шөгыльләнүче ир һәм хатын-кызларны да очратырга мөмкин.
Саилчеләрнең дә исәбе-хисабы юк. Бик азлар гына Мәкәрҗәдән канәгать
булып кайтсалар, күпчелекнең өмете акланмый. «Кая барасың? — Мәкәрҗәгә!
Кайдан кайтасың? — Мәкәрҗәдән лә…» дигән мәзәкнең йөрүе әнә шуны
күрсәтсә кирәк.
Августның уннарына таба Г.Камал белән Тукай, пароходта Нижний Новгородка
килеп җитеп, әлеге «Двухсветная»га төшәләр. Гостиница ярминкәнең
кырыендарак урнашкан булып, аның каршында мәһабәт калын тупыллары белән
зур бакча шаулап утыра. Хезмәт биржасы вазифасын да үти икән ул. Эш
табалмый йөргән кешеләр тупыл күләгәсендә озын эскәмияләргә тезеләләр
яисә чирәмгә түшәләләр. Руслар һәм башка милләт кешеләре бу бакчаны
ничек атаганнардыр, татарлар исә нәкъ өстенә басканнар: «Хәсрәт
бакчасы». Риваяте дә бар: шәкертме, хәлфәме — кемдер берәү эш таба алмый
каңгырып йөргән-йөргән дә карт тупылның кәүсәсенә пәке белән уеп мондый
җыр язган ди:
Әхмәт бай йорты каршында
Шаулый Хәсрәт бакчасы.
Кадалып китсен Мәкәрҗәсе,
Кайтырга юк акчасы.
Россиядәге контрастларны бер учка җыеп күрсәткән Мәкәрҗә Тукайда күп
төрле уй-тойгылар тудырмый калмаган, билгеле. Бер якта — әлеге «Хәсрәт
бакчасы», икенче якта — ярминкәнең үзәгенә урнашкан «Главный дом». Буе
ярты чакрымга җитә торган зиннәтле сарай. Анда кыйммәтле нәрсәләр генә
сатыла икән: алтын да көмеш, бриллиант та якут. Бер якта — капчык яисә
әрҗә ташу кебек кенә эш чыкса да, куанычлары эчләренә сыймый торган
эшсезләр, икенче якта — ун мең, йөз мең табыш китерә торган контрактлар
ясап калучы миллионщиклар. Бер якта — адым саен кулын сузып утыра
торган, чиркәү һәм мәчетне сырып алган хәерчеләр, икенче якта — ресторан
һәм фәхешханәләрдә йөзәр, меңәр сум акча калдырып чыга торган байлар
һәм байбәтчәләр.
Тукай, билгеле инде, ярминкәне башта кызыксынып карап йөргән. Гаять
җитди кыяфәт белән карусельдә әйләнгән. Аю биетүчеләрне һәм маймыл
уйнатучыларны бик бирелеп күзәткән.
Тагын бер шөгыле — «Сәйяр» труппасы артистлары һәм дусты Габдулла Кариев белән аралашу, репетиция һәм спектакльләренә баргалау.
Әмма Тукайның Мәкәрҗәдән ихласы тиз кайткан. Г.Камалның әйтүенчә, 
сәбәбе — шау-шу,  ыгы-зыгы, бигрәк тә арба, тарантас, файтуннарның
бихисап күп булуы, урам аркылы чыкканда да җанны учка учлап чыгарга
мәҗбүр булу. Әмма төп сәбәп ул булмаса кирәк. Өйрәнчек шигырендә
әйтелгәнчә, «тирес исе, ит исе» аны, күрәсең, укшыта башлаган, табыш
артыннан куу, хәйләкәрлек, алдау, ялган һәм әлеге социаль контрастлар
аның күңелен җәрәхәтләгән.
Әнә шул вакыт Тимерша әфәнде Соловьев мәйданга чыга. Бу кеше Оренбургта
Кәримов-Хөсәеновлар типографиясенең мөдире вазифасын башкара һәм «Чүкеч»
журналының редакторы була. Мәкәрҗә чорында исә «Двухсветная»
гостиницасы белән идарә итә.
Беркөнне ул «Сәйяр» артистларына мондый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән:
буш вакытыгыз бар, егетләр, ресторанда милли шигырьләр укып, милли
җырлар җырламассызмы? Обед, ужин түләүсез булыр. Артистлар күнәләр.
Чынлап та, вакыт җитә: репертуарда — ике-өч пьеса, алар да инде кат-кат
уйналганга, репетиция белән озак маташасы юк. Фоли Бержер бакчасындагы
театрның сәхнәсе дә көн саен алар карамагында булмый. Төшке һәм кичке
ашларны бушлай ашауга килгәндә, бусы да алар хәлендә кечкенә мәсьәлә
түгел. Профессиональ татар театрына нибарысы… бер яшь. Үз бинасы
булмаган кебек, бай меценаты юк. Реакцион татар матбугаты һәм
карагруһчыл даирәләр театрга каршы ярсулы кампания алып баралар. Власть
та адым саен тоткарлык ясый. Кайсы шәһәргә генә барып чыкмасыннар,
спектакль куярга рөхсәт артыннан йөреп, аяксыз каласың. Аннары бина
мәсьәләсе килеп баса. Яки бирмиләр, яки, бирсәләр, акча каералар. Ярый,
бусы да җайлансын ди. Анда да шатланырга ашыкма: сбор булырмы әле, юкмы.
Костюм астыннан ялангач тәнгә манишка гына элеп куйгалаган кебек,
сәйярчыларның бер тиен акчасыз калып, локма аш капмаган вакытлары да еш
булган.
Тимерша әфәнденең тәкъдиме Тукайны да кызыксындыра: эшсез буталып
йөргәнче, бер шөгыль булыр. Уральскида чакта К.Мотыйгый һәм Г.Кариев
белән берлектә әдәби-музыкаль кичә үткәреп, канәгатьлек тойгысы алулары
да исенә төшкәч, Габдуллабыз, кабынып китеп, эшне үз кулына ала. Тиз
генә программа төзеп ташлый, репетиция үткәрә.
Менә беркөнне артистлар ресторанның пианино гына куярлык кечкенә
эстрадасына чыгып тезеләләр. Тукай аларга йөзе белән карап баса.
Шагыйрьнең кул изәве була — бер-ике мандолинадан тора торган «оркестр»
телгә килә, аннары «оркестр»ны хор күтәреп ала.
Пәрәмәчләп чәй эчүче агай-эненең, билгеле, колаклары тора. «Бу нинди
тамаша?» дигән кебек, агарган сәләмә каш астыннан карап утыручы картлар
булса да, яшьрәкләр һәм шомарганраклар, чыннан да, кызыксынганнар.
«Ансамбль» составында җырлаган Г.Кариевның язуына караганда, агай-эне
алкышлаган, хәтта «Афәрин!», «Яшәгез!» дип кычкырган. Хәер, биредә
официантларга кул чабарга кушып куйган гостиница башлыгының тырышлыгын
да истә тотарга кирәк. Билгеле инде, кул чабулар вакытында Тукайга,
капельмейстерларча итеп, залга таба борылып баш ияргә туры килә.
Беренче көннең уңышына канәгать булган Т.Соловьев, Тукайның һәм
артистларның кулын кысып чыккач, аерым бүлмәгә алып кереп, бик һәйбәтләп
сыйлаган.
Икенче көнне Тимерша әфәнде парадный тәрәзәсенә «Милли шигырьләр укыла,
халык җырлары җырлана» дигән сүзләр язылган кәгазь ябыштырып куя. Моның
белән генә калмый: алты данә кызыл, бер данә зәңгәр фәс (бусы Тукай
өчен) алдыртып, шул арны киеп чыгарга тәкъдим итә.
Г.Кариевның раславына караганда, алар эстрадада бер атна чамасы
җырлаганнар. Бу вакыт эчендә кунакханә башлыгы сыйны яхшырткан һәм
төрләндергән кебек, Тукай да репертуарны үзгәртә, баета, төрләндерә
барган.
«Ансамбль»нең гомере трагикомик төстә төгәлләнә. Хатын-кызларныкы кебек
нечкә тавыш белән җырлый торган бер гармунчы мишәр килеп чыга да,
гостиница башлыгы рөхсәте белән, шул ук эстрадага менеп, һөнәрен күрсәтә
башлый. Урам җырларыннан тора торган «репертуар »мы, үзенчәлекле
тавышмы, кыланышлармы, әллә инде барысы бергәме — агай-эненең күңеленә,
күрәсең, бигрәк тә хуш килгән. «Ни эшләргә белми, кул чабулар кирәкме,
урындыклар белән дөбердәтү кирәкме, әлхасыйль бөтен «двухсветная» ду
куба иде», — ди Кариев.
Артистларга ихтыяҗ бетә. Т.Соловьев гармунчыны күпмедер түләү белән ярминкә ахырына кадәр җырларга алып кала.
Хорның чагыштырмача уңыш казанган чагында ук Тукайның күңеленә, ихтимал,
ниндидер борчулы хис, ярамаган эш эшләү уе килгәндер. Кабак җырчысы
тарафыннан җиңелеп хур булгач, ул айнып китә. Бу ни хәл? Күренекле татар
шагыйре Габдулла Тукай үзе өнәмәгән Тимерша Соловьевның доход арттыру
максаты белән оештырган «кәмит»енә җитәкче булып ала да, ресторан
сәхнәсенә чыгып, тук мещаннар алдында кул болгап тора, борылып баш ия.
Эшнең шулай булачагын алдан әйтмәгәне өчен Тукай Г.Камалга нык кына
үпкәләгән. Казанга кайтканнан соң да шактый вакыт үпкәсе язылмаган.
Г.Кариев истәлегеннән без түбәндәге юлларны укыйбыз: «Шуннан берничә
еллар үткәч, мин Тукайдан Мәкәрҗәдә капельмейстер булып куллар
болгатуының мәгънәсен сорый идем. Ул аңар бер борчылып, бер кызарып,
«калдыр әле шуларны» дип, сүзне тиз генә икенчегә бора иде».

8

«Кисекбаш» китабы» исемле кечкенә генә бер шигъри китапчык бар. Эчтәлеге түбәндәгечә:
Мөхәммәт пәйгамбәр дүрт «яры» (1) һәм утыз мең (!) сәхабәсе (2) белән гәпләшеп утырганда, адәм башы тәгәрәп
килә.
Мөхәммәтнең гаскәр бантлыгы Гали аны күтәреп ал-макчы була, ләкин
кузгата да алмый. Сәбәбен Кисекбаш үзе әйтеп бирә: эченә тулган изгелеге
белән авыр икән ул.
Кисекбаш пәйгамбәрдән ярдәм сорый: явыз дию аның гәүдәсен һәм улын кабып
йоткан да, хатынын тартып алып, коега чумган икән. Мөхәммәт бик үк
җибәрергә теләмәсә дә, Гали батыр, шундук сикереп торып, Зөлфәкарын (3)
кулына ала, дөлдөленә (4) менеп атлана.
Китәләр. Алдан — Кисекбаш, аның артыннан — дөлдөлендә — Гали. Ничәдер
тәүлектән соң сахрадагы бер кое янына җитәләр. Бер мең биш йөз колачлы
арканы да батырның үзе белән икән (кайчан алып өлгергәндер!), шуның бер
очын бурага бәйли дә коега чума. Җиде көн (!) төшкәннән соң аягы җиргә
төртелә. Күзен ачса: тимер капка. Капканы ватып эчкә үтә дә зур бер
сарайга барып керә. Айдай йөзле хатын («Кисекбашның хәләле») анда намаз
укып утыра. Икенче сарайга керсә, аяк-кул-лары баглы 500ләп мөселманны
күрә.
Өченче сарайда дию үзе йоклап ята икән. Гали, билгеле инде, аны башта
уята. Аннары сугыш башлана. Мең батман (!) авырлыктагы гөрзи (5) белән
сугудан биленә кадәр батса да, батыр исән кала. Чират үзенә җиткәч, Гали
диюнебик тиз тураклап ташлый.
(1   Яр (яки яран) — сподвижник — иң якын мәсләктәш.
2    Сәхабә — иярүче.
3    Зөлфәкар — мифик кылыч.
4    Дөлдел — мифик ат.
5    Гөрзи — чукмар).
Йөзләгән бүтән диюләр белән эшне тәмам иткәч, Гали батыр мөселманнарны
азат итә һәм диюнең малын өләшеп бирә. Аннары, Кисекбаш белән берлектә,
барысын да могҗиза ярдәмендә җир өстенә күтәрә.
Яңадан пәйгамбәр янына әйләнеп кайталар. Мөхәммәт Кисекбашны кулына алып
өшкерүгә, тегенең гәүдәсе кире кайта. Кисекбаш улының сөякләрен өшкерү
дә шундый ук нәтиҗә бирә. (Аның сөякләре кайдан һәм ничек табылды
икән?!)
Язылу датасы билгеле булмаса да, галимнәр фикеренчә, бик борынгы әсәр
бу. Гасырлар буе ислам динен халык аңына сеңдерүгә хезмәт итеп килгән.
Мәдрәсәдә ул — уку китабы, һәр өйнең дип әйтерлек китап шүрлегенә менеп
кунаклаган.
Нигә кирәк булды соң әле Тукайга бу поэманы кабат уку? Әсәр турында
фикере югары түгел иде ич. Бер фельетонында, көлеп, «Тишекбаш» дип тә
атаган иде.
Эш болай була.
Мәкәрҗәдән әйләнеп кайткач, Тукай яңадан «Яшен»не чыгару эшенә чума.
Г.Камал да газетадан һәм «Мәгариф»тән калган вакытын журналга бирә. Әмма
материалга кытлык зур.
Август ахырында бертуган Никитиннарның циркына Карахмәт исемле төрек
көрәшчесе килеп чыга һәм Казан татарларының игътибарын җәлеп итә. Цирк
хуҗалары, моны чамалап алып, Карахмәттән файдаланып калу фикеренә
киләләр. Усал телләр хәтта болай сөйлиләр: мөселманны күбрәк китерү
өчен, Никитин, имештер, көрәшчеләргә әйтеп куйган: тырышкандай итенегез
дә Карахмәткә бирешегез. «Волжский листок»та басылган белдерү бу
имеш-мимешләрнең бик үк нигезсез булмаганын күрсәтсә кирәк. Анда
Карәхмәтнең, Геркулес сыйфатында чыгып, ике колода карта ертачагы, дага
сындырачагы, беләгенә тимер кыршау ураячагы, чылбыр өзеләчәге һәм
йодрыгы белән тактага зур кадак кагып кертәчәге әйтелгән.
Шундый тамашадан соң һәм кайбер рус көрәшчеләрен әйләндереп салгалый
торгач, Карахмәт, әлбәттә инде, Казан мещаннарының, бигрәк тә «печән
базарчы»ларның милли каһарманына әверелеп китә. Әнә шул арны күздә
тотып, Г.Камал Тукайга, Карахмәт белән бәйле рәвештә Казанның тирече һәм
итчеләреннән көлеп, берәр нәрсә язарга киңәш биргән.
Карахмәт «Болгар»да Тукайдан берничә номер аша гына яшәгән. Зур башына
фәс кигән озын буйлы, чамасыз юан пәһлеванны Габдулла кызыксынып
күзәткән. Замандашларының берсенә ул, мәсәлән, «Карахмәтне күрдем
әле…» дип көлеп сөйләгән икән. Бәлки әле, ул пәһлеванны циркка барып
та карагандыр.
Ничек булса да була, Тукай «Кисекбаш китабы»на пародия язу фикеренә
килә. Борынгы поэмадагы диюне алыштырырга да бик һәйбәт «кандидатура»
бар. Анысы — шул елларда шактый шау-шу кузгаткан Гайнан ишан Вәисев.
Казан губернасындагы Зөя өязенең Мулла иле авылында туган Баһаветдин
Хәмзин дигән кеше күп еллар буе Урта Азиядә яшәгән дә Баһаветдин Вәиси
булып Казанга кайткан. Үзен гази (дин өчен сугышучы) дип игълан иткән,
1862 елда «Гыйбадәт йорты» ачып җибәргән, Казан һәм аның тирә-ягыннан,
бүтән губерналардан, хәтта Урта Азиядән мөритләр җыеп, дини секта
оештырган. Халык аны Баһави ишан дип йөртә башлаган.
Вәисевкә әйләнүенә килгәндә исә, эш болай тора. Вәис-әл-Карани исемле
бер изге кеше булган. Ул Мөхәммәт пәйгамбәргә шулкадәр бирелгән ки,
тегесе сугышта тешсез калгач, бу да үз тешләрен таш белән сугып төшергән
икән. Мөхәммәткә тугрылыклы булганлыгын күрсәтү өчен, Баһаветдин Хәмзин
әлеге Ваиснең исемен үзенә фамилия итеп алган.
Баһаветдин ишан башлаган эшне соңрак аның улы Гайнанетдин Вәисев дәвам
иттерә. Мөритләре Яңа бистәдә аңа зур йорт салып бирәләр. Русча язылган
зур вывеска кадаклана: «Всего мира государственный молитвенный дом.
Автономное духовное управление и канцелярия Сар-дара Ваисовского божьего
полка «Мусульманская Академия». Капка өстендә ай һәм йолдыз сурәте
төшерелгән яшел байрак җилферди.
Программалары якынча болай: 1) хөкүмәт тарафыннан раслана торган
муллаларны, мәчетләрне, рәсми дини йолаларны танымаска. Бозылмаган
Мөхәммәт динен тотарга; 2) дәүләт властена буйсынмаска, хөкүмәт
учреждениеләре белән эш итмәскә; 3) солдат бирмәскә, алынган тәкъдирдә
боерыкларны үтәмәскә; 4) налог түләмәскә һ.б.
Күренә ки, вәисевчелек хәрәкәте царизмның милли-колониаль сәясәтенә
каршы юнәлтелгән протестның үзенчәлекле бер чагылышы булган. Әмма моңа
карап кына аны бөтенләе белән прогрессив күренеш дип бәяләү мөмкин
түгел. Чөнки милли азатлык мәсьәләсен пролетариат җитәкчелегендәге
социаль революция генә хәл итәчәге мәгълүм нәрсә. Вәисевчеләрнең
«программасы» исә татар халкын рус пролетариатыннан, рус халкыннан һәм
социаль революциядән читкә өстери иде. Менә ни өчен татар демократик
интеллигенциясе, аерым алганда, Г.Тукай, вәисевчелек хәрәкәтенә уңай
мөнәсәбәттә була алмады.
Июль башларында Габдулла Килдишев исемле казылык сәүдәгәренең «Гайнан
Вәисев тозагы» дигән брошюрасы басылып чыга. Бу кеше өч ел буе мәзһәптә
торган, аннары, Сардар белән конфликтка кереп, ташлап чыккан һәм менә
сектаның серләрен фаш итә.
Аның аңлатуынча, Гайнан ишан һәм штабының киләчәккә караган планнары
түбәндәгечә. Татарлар һәм бүтән милләт мөселманнары, янәсе, бу фиркага
керәчәкләр дә, патша хөкүмәте аларны мөстәкыйль дәүләт итеп танырга
мәҗбүр булачак һәм указ чыгарачак. Шуннан соң борынгы Болгар дәүләте
биләмәләре Гайнан Вәиси кулына керәчәк. Иң якын яраннары, сектага биргән
суммаларының күләменә карап, берәр вилаять (губерна) белән идарә
итәчәкләр, имеш. Бу планның хыялый һәм көлке булуын аңлау кыен түгел.
Вәисевчелек хәрәкәте һәм аның башлыгы Гайнан ишан белән танышу өчен
беренче чыганак, әлбәттә, Г.Килдишев брошюрасы. Телдән яисә вакытлы
матбугат аркылы үз җае белән колагына кергән һәм күзенә чалынган
мәгълүматлар да байтак. Мәгълүмат кайчак көтелмәгән яктан да килеп
кергәләгән.
Яңа бистәдәге Газизәне укучы хәтерлидер. Үз анасы булып күңеленә кереп
алган бу изге хатынны Габдулла Казанга килеп төшүенә эзләп табу һәм
күрешү чарасына керешкән. Апасына ул болай дип яза: «Әнинең мин
барындагы ире үлгәч, әни Баһави ишәк (ассызык минеке.— И.Н.)
мөритләреннән берсенә барган икән. Ул мөрит мине намәхрәм дип былчылдап,
мине әни белән күрештермәскә карар биргән икән».
Тар күңелле, көнчел һәм фанатик мөрит, күрәсең, Газизәне бикләп диярлек
асраган. Шунлыктан алар шактый вакыт күрешә алмаганнар. 1907 елның
декабрь ахырында иртәгә корбан бәйрәме дигән көнне Габдулла кеше аркылы
әнисенә бүләк җибәргән. Тактик максаттан чыгып булса кирәк, мөриткә дә
күлмәк-ыштанлык озаткан. Ике-өч көн үтүгә, Габдулланы Яңа бистәдәге ярым
җир астындагы бер җимерек өйгә алып киләләр. Бу — Газизәнең анасы тора
торган өй икән. «Вакыт төн иде, — дип яза Тукай. — Мин әллә нинди
баскычлардан төшеп, караңгыда шул өйгә барып кердем. Кергәч тә, түрдә
яше 40лардан узмаган диярлек кара кашлы, кара күзле, тулы гәүдәле бер
хатын күренде. Моның әни икәнлеген та нып, исәнме, әни, дип күрештем. Ул
кулын бирде дә: «Син дә сәламәтмени соң әле?» — дип еглап җибәрде.
Минем дә күңелем йомшарды да, ничек тә үземне тота алдым».
Әбинең самавыры кайнаган икән, чәйгә утыралар, үткәннәрне искә
төшерәләр. Карчык, киявенең холкын истә тотып, аларны ашыктыра. Газизә,
ниһаять, китәргә җыена да әйтә: «Мин хәзер кайтып, чәй әзерлим, син
барырсың». Күрәсең, күлмәк-ыштанлык үзенекен иткән, мөрит Габдулланың
өйгә килүенә рөхсәт биргән. Әмма бер карары нык: ул аны хатыны белән
күзгә-күз очраштырмаячак. Моны белгәч, Тукай бу кич барудан баш тарткан.
Моннан соңгы очрашулары турында мәгълүмат бул-маса да, бүтән беркайчан
да күрешмәгәннәр дип раслый алмыйбыз. Гайнан ишан мәзһәбе белән якыннан
кызыксына башлагач, Тукайның мөрит өенә баруы, хуҗа белән утыруы,
аңардан кайбер нәрсәләр сорашуы бик ихтимал.
Ничек булса да булган, Гайнан ишан Вәисев Тукай хыялында «Кисекбаш
китабы»ндагы дию булып җанлана башлаган. Кыяфәте дә килеп тора: имән
кискәседәй таза гәүдәле, кызыл йөзле, карчыга борынлы һәм бер каравы
белән кешенең ихтыяр көчен сындыра торган күзле. Башында кара чуклы
кызыл фәс.
Кисекбашның исә атап әйтерлек прототибы юк. Шулай да Зиннәтулла исемле
Самара сәүдәгәренең, Гайнан ишан хатынымны алып калды, дип язган хаты
«Бәянелхак» газетасында күренеп китә. Һәрхәлдә, Кисекбаш — Гайнан
тарафыннан тегеләйме-болаймы кыерсытылган сәүдәгәр.
Мөхәммәт пәйгамбәр һәм аның яраннары ролен исә Казан кадимчеләренең
штабы — «Көфер почмагы» вәкилләре башкарачак. Шулай итеп, сюжет оешып
җитте, төп идея ачык. Язасы гына калды.
…Өстәлне карават янына тартып китергәннәр дә карта уйныйлар. Уен
тавышсыз-тынсыз, сүрән бара. Хуҗа караватка утырган ике иптәшенең
артында стенага сыенган да тын гына ята. Йоклый дип беләләр булса кирәк.
Әмма ул йокламый, чыны-хыялы бергә кушылган әкият дөньясында яши.
Менә берзаман уенчылар, бүлмәдә төтен болыты калдырып, чыгып китәләр.
Шагыйрь, китүләренең хаклыгын сынагандай, тагын бераз ята да, тиз генә
торып, тәрәзә төбендә һәм идәндә өелеп яткан китаплар, төрле
газета-журналлар арасыннан актарынып, берничә бит кәгазь табып ала.
Шактый эзләгәч, кара савыты да табыла. Каләм исә юк та юк. Мөгаен, алып
чыкканнар. Еш кына болай була: залда ашап утыручы берәүгә кара-каләмнең
кирәге чыкса, әллә кайдан соратып тормый, күршедәге Тукай номерыннан
гына алып керә һәм язган урынында калдырып китә. Бүген дә, күрәсең,
шулай булган.
Каләмне буфеттан алып килеп, Тукай, ниһаять, язарга утыра:
Башлыйк әле сүзне Карахмәт илә,
Яд итәрләр, кем белә, рәхмәт илә.
Каләм юырта гына! Төрле төстәге, төрле форматтагы кәгазьләр алышынып кына тора.
Чү, хәзергә җитәр. Әнә Кабан күле ягында офык алсуланган. Габдулланың
башы ут булып яна, чигәсендәге тамыр сулык-сулык тибеп тора, күз
кабаклары йомыла. Ятарга кирәк.
Соң гына уянып, ашык-пошык капкалагач, шагыйрь тагын өстәл янына утыра. Каләм тагын юыртып китә.
Каләм никадәр генә шәп йөгермәсен, поэма ничаклы гына тиз тәгәрәмәсен,
тагын бүленергә туры килә. Эшләр, мәшәкатьләр байтак: «Яшен», «Китап»
ширкәте, «Әльислах». Әмма кайда гына булмасын, нәрсә генә эшләмәсен,
шагыйрь Кисекбашның маҗараларына бәйле сурәтләрдән арына алмый. Ашыгып
кайта да өстәл янына утыра, каләм тагын кәгазь өстеннән чаба башлый.
Карахмәт күптән инде, Кабан төбенә төшеп, Дию сараена барып керде. Диюне
җиңеп, Кисекбашның хәләл җефетен һәм биш йөз мөселманны азат итте. Бер
ай булды дигәндә, безнең батыр, Диюне трамвай артына таккан хәлдә, Печән
базарына кайтып җитә. Менә ул, башын югары тотып, вагоннан төшә. Аннары
бер ир бала (Кисекбашның улы) һәм чапанлы хатын күренә. Халык шат,
халык тантана итә. Ул да булмый, Камчылы ишан килеп җитеп, Башны тотып
өшкерә, һәм Кисекбаш яшь егеткә әверелә. Дию исә, ут булып, Яңа бистә
ягына очып китә.
Кисекбаш нишли шуннан соң? «Көн күрә яхшы гына, ул — сәүдәгәр». Ә Карахмәт?
Дин юлында күп газап күргән өчен,
Армый-талмый дин өчен йөргән өчен,—
Пәһлеванга бирделәр алтын сәгать,
Чылбыры юк, белмимен, нидер сәбәп…
Һәм, ниһаять, соңгы аккорд:
Фагыйләтен, фагыйләтен, фагыйләт,
Ну, Печән базары халкы күңле шат.
Безнең хикәяләүдән Тукай поэманы ике-өч утыруда язып бетергән булып
аңлашылса да, чынлыкта күбрәк вакыт киткән. Карахмәт турында язарга
киңәш биргәннән соң бер-ике көн узгач, Г.Камал Тукайдан
язып-язмаганлыгын сорый. Тукай «Кисекбаш яки Печән базары» дип бер нәрсә
яза башлаганлыгын, ләкин аның озынга киткәнен сөйли. Бер-ике көннән
язып бетерә. Димәк, күп булса, биш көн! «Кисекбаш» язылып беткәч, ул үзе
дә зур канәгатьлек хисе кичергән:
Бу «Кисекбаш»ны язып, мин дә шулай*
Аз гына мәгърурланып тордым бугай.
(*Ягъни сафка тезелгән гаскәренә карап торган гаскәр башлыгы кебек).
1908 елның җәендә ислахчылар инициативасы белән «Әдәбият-сәнгать
түгәрәге» оештырылган. Түгәрәкнең атнага бер җыела торган утырышларында
яңа әсәрләр укып тикшерелгән. Октябрь башларында утырышка Тукайның яңа
гына табадан төшкән поэмасы тикшерүгә куела. «Бүгенгедәй исемдә, — дип
яза Гыйльметдин Шәрәф, — иптәшләр һәммәсе Тукайның укып бетергәнен көтә
алмый, укыган арада туктатып кул чабалар, Тукайның бетмәс-төкәнмәс
һөҗүви куәте белән восторгка киләләр.
Ул көнне «түгәрәк»тә башка әсәрләрне уку, көнлек эшләрне караулар
һәммәсе онытыла. Иптәшләр һәммәсе «Печән базары»ндагы характерный
мисрагълардан отып алганнарын бер-берсенә әйтеп көлешәләр, фикер
алышалар иде». Истәлекче тагын болай дип өсти: «түгәрәк»тә Тукайның
«Печән базары» кадәр иптәшләргә куәтле тәэсир калдырган әсәрне хәтерли
алмыйм». Язучылар белән якыннан аралашкан, «түгәрәк» утырышларына берсен
дә калдырмый йөргән (яхшы әсәр кулга төшерергә кирәк бит!) зәвыклы
наширнең бу сүзләрен шикләнми кабул итәргә мөмкин.
Шушы ук утырышта «Әльислах» газетасы файдасына әдәби-музыкаль кичә
үткәрергә карар итәләр. Керемне күбәйтү теләге белән Тукайны да әлеге
поэмасын укырга күндерәләр. Кичә 14 октябрь көнне Купеческое собрание
бинасының залында (хәзер — ТЮЗ) була.
Бу урында Тукай характерындагы тагын бер сыйфатка тукталып үтәсе килә.
Кичә башланыр алдыннан каушаганрак кыяфәтле Тукай, тәртип сакларга
куелган танышларының берсе янына килеп: «Яхшылап кара әле, Карахмәт
килмәгәнме?» — дигән. Тегенең аптыраулы соравына каршы көлемсери төшеп
әйткән: «Син аның йодрыкларын күргәнең юкмыни?» Тукайның Карахмәттән
өркеп йөргәнен Г.Камал да раслый: «Кызулык белән язылып ташланган бу
китап Тукайның күңелендә зур курку тудыра. Менә Ка-рахмәт ачуланып килеп
керер дә юан беләкләре, чиктән тыш зур йодрыклары белән үзен бифштекс
ясап, тетеп ташлар шикелле тоела, җаны уч төбендә генә тора, цирк
Казаннан киткәч кенә тынычлана».
Кулында каләм булганда, дөньяның бөтен реакцион көчләре каршында
япа-ялгыз калса да дерелдәп төшмәячәк Тукайдагы мондый көлке дә,
мәгънәсез дә куркаклыкның сәбәбе нәрсә соң? Әлеге дә баягы, вәсвәсәгә
бирелүчәнлеге һәм хөсне заны (самолюбиесе), билгеле.
Чак кына читкә киттек бугай, яңадан эзгә төшик. Әнә Тукай кичәнең өченче
бүлеген, ягъни үзенең нәүбәтен көтеп утыра. Күңеле тынычлана төшкән:
Карахмәт залда күренми.
Ниһаять, Тукай сәхнәдә. Уңыш — көткәннән дә артык. Шагыйрь тоташтан укый
да алмый. «Халыкның көлә-көлә эчләре катты, — ди Ф.Әмирхан иптәшенә
язган бер хатында, — һәм Тукаевны бүлә-бүлә кул чабулар белән
сыйладылар».
Поэма «Яшен» өчен языла башласа да, журнал бу әсәрдән мәхрүм калган.
Иптәшләре әйтәләр: бүлгәләп чыгарсаң, тәме китә, туп-туры китап итеп
чыгар. Тукай бу киңәшне кабул итә дә поэманы Гыйльметдин Шәрәфкә бирә.
Өлгер һәм җитез Гыйльметдин, бик тиз тотып, әсәрне биш меңле тираж белән
басып та чыгара. Чынлап та тиз: октябрь башында «Печән базары, яхуд яңа
Кисекбаш» беренче кат «түгәрәк»тә укыла, ә 22 октябрьдә поэманың
типографиядә басылган данәләре цензурага барып керә! Тиражга килгәндә,
ул заман өчен 5000 данә — гаять күп. Шул тираж бер ай (!) эчендә сатылып
беткән. Тукайның, — дип яза Г.Шәрәф, — «әлегә чаклы (1914 елга кадәр. —
И.Н.) басылган 20 гә якын әсәрләре эчендә беренче чыгуында иң күп
таралганы «Печән базары» булды». Поэма китап кибетләренең шүрлегенә
менеп озак та үтми, рецензияләр күренә башлый. Шуларның берсе Ф.Әмирхан
каләме белән язылган. Поэманың мәгънәсен һәм сәнгатьчә эшләнеш
үзенчәлеген ачканнан соң, Әмирхан рецензиясен түбәндәгечә тәмам итә:
«Тукаевның бу әсәрен һәм «Яшен»дәге көлке шигырьләрен укый торгач, аңа
татар галәменең иң оста юмористы (сатиригы дип аңларга кирәк. — И.Н.)
диясем килә башлады».

 


————————————————

ЭЧТӘЛЕК

Беренче бүлек.


КУЛДАН КУЛГА >>>

 Икенче бүлек.


МӘКТӘП БАСКЫЧЛАРЫ >>>

 Өченче бүлек.


ИРЕК ТАҢЫНДА >>>

 Дүртенче бүлек.


ТУГАН ТУФРАК >>>

 Бишенче бүлек.


МОҢЛЫ САЗ ЧЫҢНАРЫ >>>

 Алтынчы бүлек.


КИЛӘЧӘККӘ КАРАП >>>


 Җиденче бүлек.


СОҢГЫ СӘХИФӘЛӘР >>>


————————————————— 

 

{mospagebreak} 

Бишенче   бүлек

МОҢЛЫ САЗ ЧЫҢНАРЫ
 

1909 ел керүгә язып бастырган шигырьләреннән берсе «Тәрәддөт вә шөбһә» дип атала (Тәрәддөт вә шөбһә — икеләнү һәм шикләнү).
Ниндидер бер сүз яисә вакыйга, күрәсең, шагыйрьне әсәрләндергән дә
әдәбиятка килгәннән соң үткән гомерен күздән кичерергә мәҗбүр иткән:
Нәрсә күрдем бу җиһанда? Ни бетердем? Уйласам:
Алдыма чын эз вә юлдан читкә тайганым килә.
Әмма болар — таныш моң, таныш тойгылар.
Җырлыймын, ләкин җырымнан файда бармы халкыма?
Бер мәләктән яки шайтаннанмы илһамым килә?
Бусы инде яңа! Биредә, эш эшли алмаганга ачынудан бигрәк, эшли торган
эшенең кирәклегенә шикләнеп карау. Ары таба болай дип өсти: «Мин сизәм:
дөнья йөзе дүзәх-җәһәннәмдер миңа».
Ләкин Тукай үз күкрәгендә шигъри куәт сизә, яхшырак әсәрләр язачагына
һәм үзен тагын җәннәттә хис итәчәгенә ышана: «Әллә кайдан шунда икъбал
атлы чулпаным килә» (Икъбал — якты киләчәк).
3 октябрьдә басылып чыккан «Китап» исемле шигырендә без түбәндәге юлларны укыйбыз:
Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса
Хәзер генә сыглып-сыглып елаган яшь,—
Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам.
Шигырьләрнең икесе дә хәзергә әле «бәхетле финал» белән бетә:
беренчесендә шагыйрь киләчәккә өмет итеп юана, икенчесендә, китап эченә
чумып, кайгы-хәсрәтләреннән арына.
Пушкиннан файдаланып язылган һәм иҗатының 1909 елын йомгаклый торган
«Теләү бетте» (17 декабрь) исемле шигырендә инде «бәхетле финал» юк:
Өмидсезмен: фәкать актык дәкыйкамне көтәм инде,
Көтәм: кайчан тавыш-тынсыз гына бер көн бетәм инде.
1910 елны исә Тукай «Татар мөхәрриренә» исемле гаять тәшвишле шигырь
белән каршы ала (Мөхәррир — биредә: язучы). «Нашир» сүзе нең ике
мәгънәлелегеннән («таратучы» һәм «таркатучы») файдаланып, шагыйрь болай
ди:
Дөньяда булган кеби азганнарыңның нашире,
Моңда да (кабердә. — ИЛ.) кортлар — синең үлгән тәнеңнең «нашир»е.
Яз җитеп, табигать уянган вакытта язылган һәм тирә-якның иң саф, иң
матур чагында (22 май) басылып чыккан шигыре «Өмидсезлек» дип атала.
Анда мондый строфа бар:
Көлмә син дә бу бозык дөньяга каршы та әбәд,
И кояш! Мәңгегә чыкма, бул кара тап, бат кире.
Ниһаять, 1910 елның кара көзендә Тукайның «Өзелгән өмид» исемле атаклы
шигыре басылып чыга. А.М.Горький Сергеев-Ценскийга язган хатында болай
ди: «Сез, вәгазьчеләр художникларның бугазыннан алалар, дип зарланасыз.
Бу бит һәрвакыт шулай булып килде. Бу дөнья художниклар өчен түгел —
дөнья аларга һәрвакыт кысан һәм җайсыз булды. Шуңа да ал арның роле
аеруча мактаулы һәм батырлыклары ихтирамга аеруча лаеклы. Ачлыктан һәм
чахоткадан үлгәндә, Казан татарларыннан бер шагыйрь: «Очты дөнья
читлегеннән тарсынып күңлем кошы», — дип бик шәп әйткән.
«Очты» сүзенең кабатлануында (шигырьнең тәрҗемәсендә «улетает, улетает».
— И.Н.) мин шатлык ишетәм. Әмма мин үзем яшәү шатлыгын, әлбәттә,
артыграк күрәм: гаҗәеп кызык ул яшәү!» Сүзнең Тукай турында барганлыгын
һәм тезмәнең «Өзелгән өмид» шигыреннән китерелгәнлеген укучы
чамалагандыр. Дөнья һәрвакыт художниклар өчен кысан булды, дигән сүзләр
безнең шагыйрьгә ничаклы туры килә! Тәрҗемәнең уңышсыз булуы аркасында,
Тукайның үлемдә шатлык күрүен арттырыбрак бәяләсә дә, Горький шигырьнең
төп пафосын, нигездә, дөрес тотып алган. Шагыйрьнең вакыт-вакыт үлемне
сагынып куюын инкарь итеп булмый («И үлем! Мин синдә бер хәсрәт вә бер
шатлык күрәм»). Дөньяның гадәт-йолаларына, тәкәллефләренә, кагыйдә һәм
законнарына буйсынмыйча, рухи азат булып калырга теләп тә, күңелең аныкы
кебек җәрәхәтчел булса, реакция чорына кергән буржуаз җәмгыятьтә
үзеңне, ай-һай, җайлы хис итәрсең микән!
Тукай бу ике елда кайгы-хәсрәттән башканы белмәгән, тоташ пессимизмга
бирелгән, үлем турында гына уйлап яшәгән икән дигән фикер аңлашылмасын.
Шушы вакыт аралыгында йөздән артык шигырь, ике поэма, ике шигъри әкият,
«Исемдә калганнар» очеркын, халык иҗаты турындагы хезмәтен, утызга якын
фельетон, мәкалә һәм рецензия язып өлгерә ул. 1909 елда җиде, 1910 елда
алты китабы дөньяга чыга.
Адәм баласы бит гел кайгырып кына яши алмый. Кайгы-хәсрәт утында гына януга, Тукай үзе әйтмешли, адәм түгел, дию дә чыдамас.
Борчуларның күплеге, авыр кичереш һәм кайгыларның бер-бер артлы килеп
торуы үзе үк аларга каршы торырга, җиңәргә, иҗат көчен һәм дәртен саклап
калырга мөмкинлек бирә. Тукайның да язмыш сугуыннан туган хәсрәтен яисә
газабын моннан соңгысы оныттыра, юкка чыгара, бусын өченчесе басып китә
һ.б. Әнә шул психологик хәлгә шагыйрь үзе дә игътибар иткән:
Уйлый торгач, мин үземнең җан ачымнан да көләм;
Чөнки инде кайгыралмыйм, кайгырып арган булам.
Үлеп арыгач, каты таш мамык мендәрдән дә йомшак, өшегәч, мич башы
җәннәттән дә рәхәтрәк, ачыккач, ипи катысы оҗмах нигъмәтләреннән дә
татлырак тоелган шикелле, газаплы кичерешләрдән соң килгән кечкенә генә
уңыш та, бәләкәй генә куаныч та шагыйрьгә зур булып күренгән, күңелен
яктыртып җибәргән. Пессимистик рухтагы шигырь артыннан ук Тукай еш кына
юмор белән сугарылган шигырь язып ташлый яисә, киресенчә, көр күңелле
шигырьдән соң ук «кайгы-хәсрәт көен» сузып җибәрә. Күңелендә өмет һәм
өметсезлекнең, кайгы һәм шатлыкның нәүбәтләшеп торуын шагыйрь үзе дә
әйтә:
Күрәсең, бу болыт берлә гомерлеккә кояш бергә;
Шулай бергә бугай: шатлык та хәсрәт канлы яшь берлә.
«Газаптан соң» шигырендә ул болай дип белдерә:
Булмадымы шул газаплар бәхтемен ачкычлары?
Җитмәкемнең изге максудка ләгыйль* баскычлары!
(*Ләгыйль — кыйммәтле таштан ясалган).
Тукайны тоташ пессимизмнан саклап калган, аны эшкә, иҗатка рухландырган
төп нәрсә, әлбәттә, аның ныклы һәм олы идеалы. Гади кешеләрнең, хезмәт
кешеләренең бәхете хакына яшәгән шагыйрь, көрәшче һәм сугышчы шагыйрь үз
эчке дөньясына бикләнә алмый иде. Милләтнең эчендәге һәм тышындагы
дошманнарны фаш итә торган сатирасы бу чорда 1908 елгы сатирасыннан һич
тә калышмый. Ә анда төшенкелекнең әсәре дә юк.
Ә шулай да… 1909—1910 еллар — шагыйрь тормышында иң караңгы, иң
газаплы чор, иҗатында «эңгер» мотивлары чагыштырмача күбрәк булган
дәвере.
Моның сәбәпләре бер генә дә, ике генә дә түгел. Шәхси сәбәпләр дә, иҗтимагый-социаль сәбәпләр дә бар биредә.

1

Уральскидан килеп төшкән шәпкә Тукайның күңелендә бәйрәм иде. Менә
берзаман шагыйрь айнып китә дә күрә: йа Ходай, кара реакция ябырылып
килә түгелме? Кичә генә «хөррият өчен җан фида» дип шаулаган,
самодержавиегә каршы көрәшүчеләрнең алгы сафында ук булмаса да, ияреп
барган бик күпләр бүген кире йөгерәләр, посып калырга аулак төш эзлиләр,
җылы оя табып, шунда кереп чуму җаен карыйлар. Күбесе йә сәүдәгә ябыша,
яисә эш хакы зур булган хәвеф-хәтәрсез урын эзли, каләме булса, баерак,
хәллерәк газета яки журналга сыенырга тырыша, йә булмаса акча китерә
торган нәрсәләр язарга керешә:
Сатучылык итә бездә мөхәррир.
Әдип исме аңар таглыр, тагылмас.
Кайберләре исә тук яшәргә мөмкинлек бирә торган итеп өйләнү җаен карыйлар:
Әгәр басса дөнья һәм муеннарда бурыч тулса,
Убырлы карчыгыңны да алырлар, акчасы булса.
Кыскасы, кичәге «инкыйлабчы»ларның күпчелегендә, һавадагы торнага
ышанып, кулдагы чыпчыкны ычкындырма, дигән фәлсәфә өстенлек алды.
Яу булып килә торган реакциягә каршы күкрәк киереп баручыларның сафлары
сирәгәеп калгач, юк-юк та тетрәнеп куюлары, җиңүгә шикләнә башлаулары
гаҗәпмени?
Тукай чагыштырмача аз белгән һәм иҗтимагый хәрәкәттә, шулай ук әдәбиятта
артык зур урын тотмаган кешеләр әле бер хәл. Буыннары йомшак булган
мондый адәмнәрнең көрәш арбасыннан төшеп калулары зур югалту түгел:
әйдә, атка җиңелрәк булыр.
Моннан беркадәр элегрәк Галиәсгар Камал «Йолдыз» газетасы редакциясенә
секретарь булып кереп, күңелне кырган иде. Инде менә «Таң йолдызы»,
«Тавыш», «Таң мәҗмугасе» битләреннән хөкүмәткә, байларга һәм, гомумән,
золымга ләгънәт яудырган Сәгыйть Рәмиев, бу газеталар ябылгач,
«Әльислах» тирәсендә җылынып йөрде-йөрде дә, күңелен беркетергә үзендә
көч тапмыйча, Әхмәтҗан Сәйдәшевнең «Бәянелхак»ына барып керде. 1909 ел,
23 апрельдә язган хатында Ф.Әмирхан болай ди: «Син белә торган
кешеләрдән С.Рәмиев хәзер «Бәянелхак»та секретарь булып тора. Әхмәтҗан
бабай өшкереп эченә дин кертте». Сәгыйтьнең «Бәянелхак» түбәнлегенә
төшүен Тукай аеруча авыр кичергән. Ул бит Рәмиевне публицист итеп тә,
шагыйрь итеп тә олылый иде, аның шигырьләрен мактаудан тартынмый,
ара-тирә, мавыгып китеп, Сәгыйтьне үзеннән югарырак куярга да хурланмый
иде.
Әнә шушы зат — хәзер Сәйдәш бабайның мөрите. Уртак эшкә, демократик идеалга хыянәт дими, ни дисең инде моны?
Дөрес, Сәгыйтьнең хәленә дә керми булмый. Төскә-башка чибәр. Дулкынланып
тора торган озын кара чәч, карасу йөз. Буй да бар, гәүдәгә дә нык.
Кием-салымда, ашау-эчүдә үзен чикләргә яратмый. «Туганым» дип,
«Тукайҗан» яисә «Фатихҗан» дип, татлы итеп сөйләшә.
Эшсез, акчасыз йөрү җиңел булмагандыр аңа. Тик ул вакланмый, түбәнләнми
һәм дәрәҗәсен сакларга тырыша. Менә аның бурычка акча сорау рәвеше:
«Фатих саран, Тукайның акчасы юк, Вафа гани, Вафа — гакәй. Бер сум гына
бирәсең инде. Кайтарып алырмын дип уйлама тагын!» (Гани — бай, Гакәй —
«агакай» сүзеннән үзгәртелгән булса кирәк).
Рәтлерәк эш таба алмыйча, соңгы чиккә килеп җиткәч, Рәмиев, күрәсең, кулын селтәгән дә Әхмәтҗан картка барып ялланган.
Яисә Борһан Шәрәфне алыйк. Сәләтле журналист, карашлары белән дә
ислахчылардан артык ерак тормый, Тукайны әйбәтләп каршылап, Ф.Әмирхан
белән таныштырырга алып барды. Шушы кеше тота да, Ф.Кәрими һәм алтынчы
Рәмиевләрнең чакыруын кабул итеп, Оренбургка китеп бара. Аның аягы җиңел
булып чыга: «Әльислах »ның даими язышучыларыннан берсе, Тукай белән
шактый якын мөнәсәбәткә кергән, җәйләрен Ф.Әмирханнар белән бергә дачада
«коммуна» булып яшәгән Кәбир Бәкер дә Оренбургка юл тота. Тукай,
битараф кала алмыйча, аларны түбәндәге җыр белән тамгалый:
Безнең урам аркылы ага суның салкыны;
Тарта Казанның яшьләрен Рәмиевләр алтыны.
Дөньяның болайга таба әйләнеп китүе, Тукайны ачын-ыру белән бергә,
уйланырга, дөньяга карашын яңадан күздән кичерергә, иманын яңартырга
мәҗбүр итә.
Уральскида чакта ук ул революцион-демократик байрак астына баскан иде.
Бер үк вакытта мәгърифәтче дә иде. Җир һәм азатлык мәсьәләсен революцион
юл белән хәл иткәч, кешеләрне әхлак ягыннан тәрбияләсәң, тормышта
дуслык, туганлык, үзара ярдәмләшү мөнәсәбәтләре урнашыр дип ышана иде.
Беренче бурыч үтәлмәде: самодержавие, чайкалып куйса да, аумады. Җир,
җир дип тилмергән крестьяннар ымсынып кына калдылар.
Озаккамы бу хәл? Бишенче ел кабатланырмы? Пролетариат һәм аның
идеологиясеннән шактый ерак торган демократ шагыйрьгә бу сорауга җавап
бирү, әлбәттә, кыен иде. Әнә бит, кичә генә давылланып күтәрелгән
крестьяннар һәм завод-фабрика эшчеләре яңадан тәртә арасына керделәр дә,
нужа камытын киеп, сыртларында уйнаган чыбыркыга илтифат итмичә, күндәм
генә йөк тарта башладылар.
Мәктәпләр юлга салынып килә, дистәләгән исемдә газета-журналлар чыгып
тора, китап нәшриятлары, бербер артлы туып, меңәрләгән тираж белән китап
басып тараталар, әдәбият өч-дүрт елда күрелмәгән сикереш ясады,
профессиональ театр да, ачлы-туклы булса да, Россия буйлап әхлак дәресе
биреп йөри. Кешеләр күңелендәге тискәре сыйфатлар кимергә тиеш иде
кебек. Әмма алар арта гына бара! Мәгърифәт дигәнебез бөтенләй көчсез бер
нәрсә микәнни соң? Шулай булгач, мәгърифәт, мәгърифәт дип йөрүдә ни
мәгънә? Шигырь артыннан шигырь язып, җыентык артыннан җыентык чыгаруның
нигә кирәге бар? Биредә инде «Җырлыймын, ләкин җырымнан файда бармы
халкыма?» дигән сүзләрнең мәгънәсе килеп чыга.
Коралы ипсез һәм үтмәс булганда, останың кулы эшкә бармаган кебек, Тукай
да үзенең төп көрәш коралы — поэзиянең мөмкинлекләренә шикләнеп карый
башлагач, төшенкелеккә бирелеп алгалаган икән, бу бер дә гаҗәп түгел.
Тукайның 1909—1910 еллар поэзиясендә «эңгер» мотивларының куәтләнүенә,
рухи дөньясындагы авыр кичерешләргә китергән сәбәпләрнең тагын берсе —
шушы. Моңа авыруының көчәя баруын, идея дошманнарының һөҗүмнәрен, кичәге
«дус»лары һәм каләмдәшләренең мәкерләрен, гайбәт таратуларын,
цензураның эзәрләвен дә өстик.
Әнә шул шартларда үтә җәрәхәтчел күңелле шагыйрьгә, тәмам пессимизмга
бирелеп, дөнья белән араны өзүдән яисә, тәмам тормыш төбенә төшеп җитеп,
кайда да булса тар тыкрыкта яисә ишегалдында җан бирүдән бүтән чара
калмаган төсле тоела. Әмма шушы кыска буйлы, юка тәнле шагыйрь язмышның
авыр йодрыгы килеп төшкәч тә, аяктан егылмаска, алай гына да түгел,
пәһлеван булып калкырга үзендә көч тапты. Көчне ул, Антей Җир-анадан
алган кебек, барыннан да элек, халкыннан ала иде.

2

Казанда төпләнеп калгач, 1911 елның ахырына кадәр туган якларына булсын,
бүтән як татар авылларына булсын, чыгып йөрмәсә дә, Тукай һәрвакыт
крестьянның йөрәк тибешен һәм тын алышын тоеп, ишетеп яши. «Кабул итү
аппараты» билгеле бер дулкынга көйләнгән булганга, авыл ягыннан килгән
һәр хәбәр, һәр факт, һәр деталь аның күңеленә сеңә тора.
Габдулланың туган-тумачасы, дус-ишләре һәм авылдашлары да шагыйрьне
тыныч калдырмаганнар, авыл белән бәйли торган җепләрнең һаман ишәюенә,
ныгуына сәбәп булганнар. Басылып чыккан һәм кулъязма хәлендә архивта
сакланган, шулай ук автор Казан арты авылларында йөреп җыйган
истәлекләрдән чыгып караганда, Тукай номерына килеп чыккан яисә кунып
калып, пәрәмәчләп чәй эчкән яки инде урамда очрашып сөйләшкән якташлары
һәм якыннарының саны берничә дистәгә җыела. Болар арасында Кырлайда
бергә уйнап үскән Ахун, Әһли һәм Хәлилрахман кебек балачак дуслары да,
беренче остазы Фәтхерахман мулла һәм абыйсы, ягъни Зиннәтулла мулланың
Латыйфадан туган улы Кәшфелкәбир дә, Сәгъди улы Садри да, Кушлавычтан
Сафиулла һәм Лотфулла Хисмәтуллиннар да бар.
Ахун Сабирҗанов түбәндәгечә сөйли: «Мин призывка каралу өчен авылга
кайтышлый Казанга тукталып, «Болгар» номерларына төштем. Ләкин мин башка
номерга кергән идем. Ул, мине күргәч, үз номерына кермәвем өчен
ачуланып, әйберләремне алып, мине үз номерына кунарга алып чыкты».
Уральскидагы «Казан» гостиницасының буфетчысы Нәҗип Зариповны укучы
хәтерлидер (бергә фотога да төшкәннәр иде). Шушы кешенең истәлегеннән
без мондый юлларны укыйбыз: «1908 елда әти үлгәч, үз якларыбызга
кайтырга туры килде. Габдулла Тукайга керәм. Шат чырай, якты йөз белән
каршы ала. Кунак итә».
Үзе кунакчыл булган татар крестьянының, ярармы-юкмы дип уйлап тормастан,
бимазалап вакытын алырмын дигән уй башына да килмәстән, якташ дип,
авылдаш яки балачак дустым дип, капчыгын күтәргән хәлдә шагыйрьнең
кечкенә бүлмәсенә килеп керүе, кайчакта исә бер яки ике иптәшен дә
ияртеп килүе сирәк булмаган. Халкыннан күчкән кунакчыллык Тукайда да бик
җитү. Кем булуына карамастан, якты чырай белән кабул итә, хәзинәдә бары
белән сыйлый, бүлмәне постоялый двор итәләр икән, моңа да түзә.
Әмма һәр очрашудан ул рәхәтлек һәм ләззәт кенә алган, дисәк, ялгышырбыз.
Якташларның да төрлесе бар бит. Бар акыллысы һәм дөнья күргәне.
Мондыйлар белән гәпләшүдән гыйбрәт кенә түгел, бәлки канәгатьләнү дә
аласың. Өстәвенә, телгә дә оста булса! Авызыннан халыкның гасырлар буе
җыйган җәүһәрләре коелып кына торса! Бар бит аның тумыштан ук тумпый
булганы, карашы тавыкныкыннан киң түгеле, җитмәсә, мәне белми торганы.
Бар күзе ачыла башлап, дөньядагы гаделсезлекләрне күреп, эчендә ачу
тойгысы кайнаган бунтарь табигатьлеләре. Бар юаш ат кебек башын иеп,
юкка да сукранып, җылап-сыктап яшәүчеләре. Беренчеләре шагыйрь күңелендә
өмет чаткысы кабызса, икенчеләре шуны өреп сүндерә.
Кушлавычның яртысы дип әйтерлек Казанның ат белән эш итүче байларында
йөк ташый яисә Петсольт сыра заводында кара эштә эшли. Крестовников
заводындагылар да — квалификациясез, кара эштә. Кушлавыч белән янәшәдәге
Түбән Сәрдәнекеләр турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Аерма шул гына:
бу авылдан «барабыз »чыл ар күбрәк.
Хыялда мондый күренеш җанлана.
Хуҗаның болай да эче пошып торган вакытында, ишек шакып мәшәкатьләнмичә,
авылдашы килеп керә. Егерме белән егерме биш арасында булыр. Озын
буйлы, шактый юан һәм көпшәк гәүдәле. Караватына чалкан сузылып яткан
хуҗага карап, бераз басып тора да, бер сүз дәшмәстән, стенага аркасын
терәп, ишек төбенә чүмәшә һәм, кесәсеннән янчыгын чыгарып, юан итеп
тәмәке төрә. Шул килеш ярты сәгать үтә, бер сәгать. Арада ник бер сүз
булсын! Тукай үз уйларына чумган, теге исә төнәтә дә төнәтә.
Авылдашының беренче килүе генә түгел бу. Һаман шулай: утыра-утыра да,
инде китәр вакыты җиткәч, зур гәүдәсенә туры килеп җитми торган нечкә
тавыш белән:
—    Яз инде, Габдулла, — дип куя.
Петсольт сыра заводында эшли ул. Юашның юашы. Буынтыклап тура, бер сүз
әйтмәс. «Мачтыр Кәрлә Дварич» (дөресе — Карл Эдуардович) бик җәберли
икән үзен. Сүгә, ди, кыйный, ди. Яклау эзләп менә ул Тукайга килә: Кәрлә
Дварич өстеннән прошение язып бирмәсме? «Гәҗит»кә чыгарса да начар
булмас иде. «Пуграфия»дә, ягъни типографиядә эшли ич. Алай итүнең
файдасызлыгын әйтеп тә карады инде Габдулла, юк, аңламый кеше дигәнең.
— Яз инде, Габдулла.
—    Бик көчлемени соң ул?
—    Кем?
—    «Кәрлә Дварич»ың…
—    Көчле ди! Тырнак белән чиртсәң, үлә.
Тагын тынлык урнаша. Шактый вакыттан соң хуҗа әйтеп куя:
—    Әнә шул сөлгене алып кит әле син.
—    Нәрсәгә ул? Сөлгем бар минем…
—    Бар өстенә бар яхшы. «Кәрлә Дварич» кыйнагач, яшеңне сөртергә кирәк булыр.
Шигырьләрендә, очерк һәм фельетоннарында крестьяннарның сабырлыгы,
юашлыгы һәм язмышка кол булып яшәве турында күп мәртәбәләр ачынып
язганын белгәнгә, Тукай тормышында шушыңа охшаш эпизодның булганлыгына
ышанасы килә.
Әйе, халыкның үз улы буларак, хезмәт кешеләренең күңел тибрәнешен үткен
тойган Тукай халыкны, дөресрәге, аның күпчелеген тәшкил иткән крестьян
массасын идеаллаштыра алмый иде. Крестьянны тәнкыйть итәргә дә үзен
хаклы санады.
Тулаем алганда исә, Тукай үз халкын, игелекле бала шәфкатьле анасын
яраткан кебек, тирән һәм самими ярату белән яратты, аның телен,
авыз-поэтик иҗатын яратты.
Казанга әйләнеп кайткач, Тукай халык иҗаты белән тагын да якыннанрак
кызыксына башлый. 1910 елның апрелендә ул электән җыеп килгән җырларын
«Халык моңнары» дигән исем астында аерым җыентык итеп чыгара. Шушы ук
елның 15 апрелендә «Шәрык клубы»нда халык иҗаты турында лекция белән
чыга. Лекциянең тарихын үзе болай аңлата: «Көннәрдә бер көн бер иптәшемә
уйнап кына: «Мин халык әдәбияты тугрысында лекция укыйм», — дип әйткән
идем. Ул шуңар ышанып, Тукаев лекция укыячак икән дип, могътәбәр
газеталарымызның берсенә язып та өлгергән. Мин ул иптәшем яныннан
чыкканда, уйнап әйттем, ышанып калма тагын, дип әйтергә онытканмын. Менә
шулай итеп, яңлыш уеннан уймак чыгып куйгандай булып, мин, теге газета
хәбәрен тәкзиб*-фәләнгә керешмичә, чынлап та халык әдәбияты хакында
үземнең белгән вә хис иткән кадәр фикерләремне сөйләргә җәсарәт итәм».
(*Тәкзиб — ялганга чыгару).
Татар матбугатында бу вакыт Көнбатыш Европа һәм русның дистәләгән
галимнәренең исемен кертеп, фикерләрен китереп һәм фольклор фәне
терминнарын мул кулланып язылган гаҗәеп «ученый» мәкаләләр күренә
башлаган иде. Тукайның бераздан аерым китап булып чыккан бу лекциясе исә
андый «эрудиция» белән дә, «фәнчәлек», «гыйльмичәлек» белән дә аерылып
тормый. Шагыйрь халык иҗаты, аеруча җырлар турындагы шәхси фикерләрен
генә сөйли. Әмма ничек итеп сөйли!
Басынкы гына, тонык кына тавыш белән, ара-тирә тотлыккалап (лекция укып
караган кешемени!) башлап китә дә, эзгә төшеп, кыюлана барып, ниһаять,
чын, самими пафос белән түбәндәгеләрне әйтә: «Халык җырлары — безнең
бабаларымыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр.
Әйе, бу — кадерле мирас, кыйммәтле мирас! Мәгъмүр (Мәгъмүр — төзек)
Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары, бер дә булмаган төсле, кырылдылар да
беттеләр, эзләре дә калмады.
Әмма менә бу кыйммәтле мирас дидекемез халык шигырьләрен туплар да ватмады, уклар да кадамады…
…Халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бернәрсә
булганы өчен дә, аларга әһәмият бирергә кирәк. Ал арны югалтмаска
иҗтиһад итәргә кирәк.
Белергә кирәк ки, халык җырлары — халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә
күгәрмәс саф вә рәүшан (Рәүшан — якты) көзгеседер. Бу — бертөрле сихерле
көзгедер. Чөнки халыкның бер генә җыруын тотып нечкәләсәң, шөбһәсез,
аның халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын вә ни хакында нинди фикердә икәнен
белеп буладыр». Шушы фикерен раслау өчен, шагыйрь мисал артыннан мисал
китерә дә бүгенге көнгә кадәр йөзләрчә тапкыр цитата итеп йөртелгән
атаклы сүзләрен әйтә:
«Дөресен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул,
шагыйрь ул. Ул әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә бу
күренештә йөри. Ләкин бу хәл, вакытлы гына килгән бер авыру кеби, гаризи
(Гаризи — читтән килгән) бер хәлдер».
Төшенкелеккә бирелергә йөз сәбәп булса да, халыкның киләчәгенә әнә шулай ышануы шагыйрьгә көч биргән.
Лекциясендә Тукай тагын бер олы мәсьәлә күтәрә: «Халык җырлары безнең
киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез
булачактыр».
700—800 еллык тарихы булган татар поэзиясе, күп кенә яшь милләтләр
поэзиясеннән аермалы буларак, Көнчыгышның (башлыча фарсы телендәге) бөек
поэзиясе традицияләренә таянып үсеп киткән иде. Күп гасырлар буе ул
халык поэзиясе белән янәшә яшәп килде. Инде менә Тукай әйтте: халык
мәнфәгатенә хезмәт итәргә тиешле поэзия, электән килә торган уңай
традицияләрен югалтмаган хәлдә, халык поэзиясенә нигезләнергә тиеш.
Шагыйрь үзе халык җырларына охшатып, ягъни андагы поэтик алымнарны иҗади
үзләштереп (кайберләрен кабул итү, ә кайберләрен кире кагу рәвешендә),
шигырьләр язды. Гүяки ул үзеннән соң киләчәк шагыйрьләргә васыять әйтә:
менә шулай языгыз. Аның васыяте үтәлде, күрәзәчелеге дөрескә чыкты:
Октябрь революциясеннән соң мәйданга килгән Һади Такташ, Хәсән Туфан,
Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи, Фатих Кәрим, Сибгат Хәким кебек талантлы
шагыйрьләр халык иҗатына нигезләнгән поэзияне үстереп алып киттеләр.

3

Тукайның пессимизм һәлакәтеннән котылып калуы турында сүз алып барганда,
аңа идея йогынтысы ясаган Хөсәен Ямашевны һич тә читләтеп узып булмый.
Сәүдәгәр гаиләсендә туган. Башта — мәктәп, мәдрәсә. Аннары — революцион
фикер учагына әверелеп киткән Татар укытучылар мәктәбе. Биредә укыганда
ул рус социал-демократлары ярдәмендә марксизм белән таныша. Мәктәпне
тәмам иткәч, революцион хәрәкәткә башы-аягы белән чума. 1905 елда инде
без аны РСДРП(б)ның Казан комитеты әгъзасы итеп күрәбез. Партиянең үзәк
органы «Пролетарий», Ямашевны күздә тотып, болай дип яза: «…комитетта
бер татар оештыручысы бар. Комитет аның фикеренә югары бәя бирә»; «…ул
«ортодоксаль» рухтагы төпле социал-демократ, милләтчелекнең әсәре дә
юк». 1907 елның гыйнварында чыга башлаган большевистик «Урал» (Оренбург)
газетасының оештыручыларыннан берсе һәм идея җитәкчесе дә ул.
Газета тукталгач, Х.Ямашев, Тукайдан ике генә ай элек, Казанга әйләнеп
кайта. Менә шунда танылган революционер белән атаклы шагыйрь очрашып
танышалар. (Алар Уральскида ук танышканнар дигән версия йөрсә дә, моны
раслый торган документ табылганы юк).
Тукай белән Ямашевның аралашуы, бер-берсенә мөнәсәбәте турында сөйли
торган материал гаять аз. «Фикер» газетасына «Урал»дан күчереп басылган
бер шигырь, Тукайның Хөсәенгә багышлап язган ике шигыре һәм шагыйрьнең
бер истәлектә китерелгән сүзләре — нибарысы әнә шул.
Әллә инде алар бер дә аралашмадылар микән? Алай дияр идең, Тукайның түбәндәге дүрт юллык шигыре бар:
Мин — кунакчыл бер җыручы, миндә — бар ярлы-гидай,
Ханәмә1 яшьләр килә һәм сәүдәгәр, бай углы бай.
Ул бәләнд2 мәрхүм дә килсә, мин сизә торган идем:
 Күктән иңгән, ханәмә килгән шикелле тулган ай.
 (*Ханә — өй.
  **Бәләнд — бөек булып),
Тукай Х.Ямашев белән, әйтик, Ф.Әмирхан яисә Г.Камал белән аралашкан
кебек, еш очраша алмаган, билгеле. «Әльислах»ны яки «Яшен»не чыгаруга
охшашлы уртак эш ал арны бәйләми. Хөсәеннең үз эше дә бар, полиция дә
кызыксынып тора аның белән. Сирәк күрешүләре дә күбрәк шаһитләрсез
булган дип уйларга кирәк. Ямашев белән Тукай мөнәсәбәте турында кем язып
калдырырга тиеш? Хөсәен? Ләкин ул көндәлек алып бармаган. Тукай? Ямашев
исән чакта ни дип аның турында язарга тиеш әле ул? Хөсәен үлгәч, әнә,
ике шигырен багышлады. Озын истәлек язарга исә — үз хәле хәл.
Коләхметов? Тукайдан соң биш ел гына яшәгән драматург, гомумән, истәлек
язган кеше түгел.
Әнә шул аз материалдан чыгып булса да, Ямашев белән Тукайның үзара мөнәсәбәтен күз алдына китерергә тырышыйк.
Төп чыганак булган «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» исемле шигырьне укый башлыйбыз:
Көч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгез кеби,
Ул инде өстен вә кул җитмәс кеше, йолдыз кеби.
Әүлияларның барын бер-бер китерсәм каршыма,
 Күрмәмен дип уйлыймын бер якты йөз ул йөз кеби.
Мәдхия һәм мәрсия жанрларында мактау объектын мөмкин кадәр югары күтәрү
таләп ителгәнлекне исәпкә алган очракта да, Тукайда Х.Ямашевка карата
хөрмәт, мәхәббәт һәм соклануның гадәттән тыш көчле булганлыгын чамаларга
мөмкин. Шагыйрь мәрхүмне кеше итеп, шәхес итеп бәяләгән. Аның
игътибарын аеруча җәлеп иткән сыйфаты — Ямашевның вөҗдан кешесе булуы.
Вөҗданлы кешеләр Хөсәеннән башка да бар. Әмма Ямашев аерым урын тота,
вөҗданлылык ягыннан аңа тиң юк («үтте тормыш пычрагын гәүһәр кеби вөҗдан
белән»). Ул гына да түгел, шагыйрь, заманы өчен зур кыюлык күрсәтеп,
Ямашевны күңелләрдә кадерле урын биләп алган барлык әүлиялардан да
югарырак куя.
Тукай Ямашевның көрәшчелеген, революционерлыгын да шәхси сыйфатлары
призмасы аркылы үткәреп бәяли: «Ул көрәште һәм явыз эшкә җәза бирде
көлеп». «Ул көрәште, язда елмайган кояш төсле бәләнд».
«Көчле, көчсез, ярлы, бай булды һаман да бер аңар» дигән шигырь юлы уңае
белән исә Тукайны Хөсәен белән бер идея позициясенә бастырырга,
марксист ясарга тырышучы авторлар адресына әйтәсе килә:
революционер-болышевикны бәяләүдәге бу төгәлсезлек шагыйрьнең дөньяга
карашта революцион демократлыктан югары күтәрелә алмаганлыгы хакында
гына сөйли. Бу — бер. Икенчедән, шигырьдә ул Ямашевны буржуа
милләтчеләренә каршы куя: милләтчеләр «милләт, милләт» дип авыз суын
корытсалар да, чынлыкта ярлыларга кимсетеп карап, байлар хакын
хаклыйлар. Ә Ямашев алай түгел: ярлы дип тә, бай дип тә аермый, барысына
да тигез карый.
Шигырьне Тукай әүлиялардан өстен торган әнә шул якты шәхесне тәкъдир итә
алмаган җәмгыятькә үпкә белдереп, ачулы, ачынулы һәм иронияле юллар
белән тәмам итә:
Күрмәде гами*, табигый, буш куыклар атмагач,
Һәм кәмиттә бер батыр да җирдә егълып ятмагач.
Бармыни бездә гомумән чын кеше кадрен белү?!
Без аны кайдан белик, мискин үлеп аңлатмагач?!
(*Гами — гади, надан кеше).
Тукайның 1910 ел, 23 август датасы куелган «Бер мән» исемле шигыре бар.
Итәм кайчак бөтен инсанга нәфрәт,
Бу нәфрәттән туа күңлемдә хәсрәт, —
дип башлаган бу әсәрендә шагыйрь кешене ярату, кешегә мәхәббәт дигән
нәрсә калмады, кешеләр бер-берсенең бугазын чәйнәргә әзер торган ерткыч
җанварга әверелделәр, дип белдерә.
Мондый темага Тукай моңарчы да шигырьләр язган иде. Әмма бу кадәргә үк барып җитмәгән иде.
Тагын җентекләп укырга керешәбез дә түбәндәге строфага тап булабыз:
Сөеп тә алданып, бер мәнне җандай,
Чәчә зәһрен күңел мәҗрух җыландай.
(Мән — зат, кеше. Мәҗрух — яралы),
Биредә, һичшиксез, биография эзе сизелә. Болай да үз тирәсендәге күп
кешеләр турында югары фикердә булмаган Тукайга, яраткан бер кешесенең
(ихтимал, С.Рәмиевнең) ниндидер хыянәтеннән соң, күрәсең, бермәлгә бу
дөньяда, гомумән, чын кеше юк булып тоелган.
Әмма акылы эшкә керешә: алай ук кисеп ташлама әле, эзлән, уйлан,
мәхәббәт тә, изге күңелле кешеләр дә бөтенләй бетмәгәндер. Әнә шул килеш
үз-үзе белән бәхәсләшеп яшәгәндә бер кеше пәйда була:
Мөҗәссәм(1) бер кешелек ул, җылы җан,
Аны тәкрим(2) вә тәкъдисне(3) тели җан.
Аның берлән, итеп сохбәт(4), сөйләшсәм,
Яшермәстән бөтен күңлемне ачсам,
Бетәдер ярасы рухның вә хиснең,
Тигәндәй куллары гүя мәсихнең(5).
Сөйләшкән сүзләре гөлдәй тамадыр,
Сулаган сулышы баде сабадыр6.
(1 Мөҗәссәм — гәүдәләнгән, күзгә күренә торган.
2    Тәкрим — хөрмәтләү.
3    Тәкъдис — олылау.
4    Сохбәт — сөйләшеп утыру.
3 Мәсих — пакьләүче.
6 Баде саба — иртәнге җил).
Бу изге «мән»дә, шаять, хыял җимеше генә түгелдер. Кем соң бу зат? Тукай
белән аралашкан кешеләрне берәм-берәм барлап чыгам да, берсенең дә «Бер
мән»гә прототип булырлык сыйфатларын таба алмыйм. Кала бер кеше: ул да —
Хөсәен Ямашев.
Чынлап та, «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре»ндәге образ белән бу шигырьдәге
«мән»не чагыштырып карасак, гаҗәеп охшашлык күрербез: икесе дә кешеләргә
карата мәхәббәт хисе белән тулы олы җанлы кешеләр. Хәтта бер поэтик
сурәт тә кабатлана: Хөсәеннең «керлегеннән гөл тамар» булса, изге
«мән»нең «сөйләшкән сүзләре гөлдәй тамадыр».
Бу фаразны исбат итәчәк документ киләчәктә табылырмы, юкмы — әйтүе кыен.
Әмма, билгеле фактларга гына нигезләнеп тә, Х.Ямашевның Тукайга ясаган
рухи һәм идея йогынтысы турында авыз тутырып сөйләргә мөмкин. Дөрес,
Ямашев Тукайны тулысы белән үз иманына күчерә алмаган. Ара-тирә очрашып,
сөйләшеп утыру белән генә шагыйрьнең марксизмны үзләштерүе һәм кабул
итүе гайре табигый хәл булыр иде. Балчык, ут белән очрашып, утка
әверелмәсә дә, суда изрәмәс каты кирпечкә әйләнгән кебек, татар
большевигының марксистик карашлары татар шагыйренең демократик идеалын
тагын да ныгыта, чыныктыра төшкән.
Ул гына да түгел, без әле күрербез — гомеренең соңында Тукайның дөньяга
карашында һәм иҗатында яңа борылыш башланачак. Х.Ямашевка карата
гадәттән тыш олы ихтирам һәм мәхәббәт белән сугарылган «Хөрмәтле Хөсәен
яркяре» шигыре үзе генә дә бу борылышның нинди юнәлештә булачагы турында
фараз итәргә мөмкинлек бирә.
X.Ямашев һәм аның фикердәшләре Тукай һәм каләмдәшләренә искелеккә каршы
тора торган көчләрнең бербөтен булмаганлыгын күреп алырга, демократлар
белән либераль буржуазия идеологлары, шул заманда телгә кергән атама
белән әйтсәк, «тар милләтчеләр» арасында социаль мәсьәләләргә нисбәтән
каршылык ятканын аңларга һәм бу социаль катлауның сыйнфый йөзен танып
алырга да булышканнар.
1905 елгы революциягә кадәр татар дөньясында көрәш иске тәртипләрне
саклап калырга теләүче төркемнәр белән реформа ярдәмендә җәмгыятьне
заман кушканча үзгәртеп коруны яклаучылар арасында барган иде. Асылда
мәгърифәтчелеккә кайтып кала торган соңгы лагерьның үз эчендәге
каршылыклар ул чакта яралгы хәлендә генә иде.
1905 елгы революция, әлеге каршылыкларны кискенләштереп, мәгърифәтчеләр
лагерен икегә аерып ташлады: татарның үсеп килүче яңа, либераль
буржуазиясенә якын торган бер төркем интеллигенция, шушы сыйныфның
интересын яклый башлап, буржуаз-милләтчел либераль агымны барлыкка
китерде. Күпчелек очракта руханилар арасыннан чыксалар да (арада
крестьян балалары да бар), халыкка якын торган яшь интеллигенция исә
крестьяннар, һөнәрчеләр, приказчиклар, шәкертләр мәнфәгатен яклап
көрәшкә ташланды һәм революцион-демократик агымның туып, ныгып китүенә
сәбәпче булды.
Либераль карашлы интеллигенцияне дә бу чорда тоташ кара масса итеп
бәяләү дөрес булмас иде. Изелүче милләт буржуазиясенең идеологлары
буларак, патша хөкүмәтенең милли-колониаль сәясәте белән килешә
алмаганга, алар да самодержавиенең нигезләрен какшатуга күпмедер өлеш
керттеләр. Милли мәсьәләдә — тик шушы мәсьәләдә генә — либераллар белән
демократларның карашлары ара-тирә тәңгәл килеп, кушылып китүе табигый
хәл иде. Өстәвенә, либераль-буржуаз лагерьда Исмәгыйль Гаспринский, Риза
Фәхретдинов, Йосыф Акчура, Фатих Кәрими, Дәрдемәнд, Габдулла Буби һ.б.
кебек, демократларның да ихтирамын казанган зур галим, педагог, язучы
һәм публицистлар бар иде.
Социаль азатлык мәсьәләсендә исә демократлар белән либералларның
позициясе, билгеле, тәңгәл килә алмады. Алар баррикаданың ике ягына
басып көрәш башлыйлар.
Тукай Казанга кайткан вакытларда, Г.Исхакый сәяси-иҗтимагый
эшчәнлегеннән читләштерелгәнгә күрә, аның урынбасары сыман булып,
«Әльислах»ы белән Ф.Әмирхан революцион-демократик хәрәкәтнең дилбегәсен
үз кулына алган иде. Әдипнең либераль буржуазиягә һәм аның идеологларына
каршы юнәлтелгән барлык чыгышларына тукталып тормастан, публицистик
эшчәнлегеннән бер эпизодка гына күз ташлап китик.
Либераль буржуазиянең төп органы «Вакыт» газетасы, гомум мәгърифәтчелек
идеяләрен тарату, милләт эчендәге карагруһчыларны тәнкыйтьләү һәм
хөкүмәтнең кайбер гамәлләрен чеметкәләп китү белән бергә, татарлар
арасында да пролетар хәрәкәтнең көчәя, социализм идеяләренең тамыр
җибәрә баруын күреп, моңа үзенең мөнәсәбәтен белдерергә тиеш була.
Газета редакторы Ф.Кәриминең үз имзасы яисә псевдонимы белән чыккан
берничә мәкаләдә газета социализмны ислам дине белән кушарга, ул гына да
түгел, аларны тәңгәлләштерергә тырыша. Янәсе, татарлар сыйнфый көрәш
дип баш катырмаска тиешләр, фәкыйрьлеккә каршы бердәнбер корал — гыйлем.
Нәкъ менә Ф.Әмирхан, беренчеләрдән булып, «Вакыт»ның бу фәлсәфәсен элеп
алып, селкеп сала: «Хәзер бөтен галәмдә хөкем сөрә торган
капиталистический строй кеше хезмәте вә кеше мәшәкате белән башка
хәйләкәррәк кешеләрне (капиталистларны) файдаландырырга яратканга күрә,
бәни адәм кулы белән эшләнгән эшләрнең иң симез кисәкләрен бәни адәм
сәгадәте өчен кулын да, фикерен дә хәрәкәтләндермәгән кешеләргә
бирәдер».
Моннан соң инде 1908 елның 2 декабрендә язылган бер хатындагы түбәндәге
сүзләрнең мәгънәсен аңлау кыен булмас кебек: «Әльислах» акрын гына,
эленеп-салынып кына бара. Хәзер форматын үзгәртеп, мәсләген дә
сәяси-лэндерергэ (ассызык минеке. — И.Н.) карар бирдек». Газетаның 1909
елгы саннарында либераль буржуаз лагерь белән көрәшнең тагын да
кискенрәк төс алуы Ф.Әмирханның нәрсәне күздә тотканлыгын аермачык
аңлатып бирә.
Тукай, мәгълүм булганча, Казанга кайтып төшү белән үк, җиң сызганып
«Әльислах»та эшли башлады. Үз иманы булып киткән идеягә һәм шушы идеяне
үткәрә торган газета яисә журналга бөтенләе белән бирелеп эшләвен, шул
идея, шул органнарның дошманнарына ярсуланып ташлануын без инде беләбез.
Ара-тирә бәхәс кызулыгы белән арттырып җибәрүе дә юк түгел. «Әльислах»,
«Яшен» һәм «Ялт-йолт» битләрендә либераль лагерьга каршы көрәшүенә без
әле әйләнеп кайтырбыз. Хәзер исә буржуазиянең чын йөзен якыннан күреп
танырга мөмкинлек биргән бер эпизодка тукталып китик. Сүз 1909 елның
җәендә шагыйрьнең фабрикант Акчуриннарда кунакта булуы турында бара. 

4

Сембер ягы алпавытларының сукно мануфактурасына йон китереп тору белән
баеган Курамша Акчурин XIX гасырның уртасында Зоя Башы авылында үзе
сукно фабрикасы корып эшкә керешкән. Крепостнойлык хезмәтенә корылган
предприятиеләрне кысрыклап һәм йота барып, ул зурайган, киңәйгән, «бала»
фабрикалар тудыра башлаган. Гурьевка дигән авылдагысы, зураеп һәм
киңәеп, беренче урынга чыккан.
Курамша үлгәч, ул башлаган эш уллары Тимербулат, Әсфәндияр, Исмәгыйль
һәм Ибраһимга күчкән. Җитезлеге, зирәклеге һәм сәләте белән аерылып
торган Тимербулатны (халыкта ул Тимай бай дигән исем белән мәшһүр)
башлык итеп таныганнар.
Казна заказы җитәрлек, товар Россия базарларында да үтә — фабрикалар гөрләп эшлиләр. Акчуриннарның капиталы артканнан-арта.
Шушы килеш XX гасырга килеп керәләр. Предприятие акрынлап Тимайның
уллары Хәсән, Якуп һәм Абдуллага күчә. Эшләр дә гел уңайга гына бармый,
кыенлыклар туа башлый. Бер яктан, рус фабрикантлары белән конкуренция
кискенләшә, икенче яктан, моңарчы ярыйсы гына күндәм эшләп килгән
эшчеләр (күпчелеге татарлар) ризасызлык белдерә башлыйлар, 1905 елда исә
капиталистик изүгә шактый куәтле стачка, забастовкалар белән җавап
бирәләр.
Әнә шул кыенлыктан котылу өчен Акчуриннар Россиядә беренчеләрдән дип
әйтерлек акционерлык җәмгыяте сыман нәрсә оештыру фикеренә килгәннәр.
Бит Курамшаның энеләре Сөләйман һәм Ильястан туган Акчуриннарның да
күбесе шул ук сукночылык белән шөгыльләнә. Саратов ягында Дибердиевләр
бар, Агишевлар бар. Бу җәмгыятьтә, табигый, төп оя кошлары Хәсән һәм
Якуп беренче скрипканы уйнаганнар.
Безне кызыксындырган Хәсән Тимербулат улы Акчурин, атасыннан күчкән эшне
ярыйсы гына уңышлы алып бару өстенә, русча да, татарча да шактый
мәгълүматлы кеше булып, милли мәдәниятнең барышы белән кызыксынып
торган, аны күтәрү хакына акчалата ярдәм иткән, ара-тирә җәмәгать
эшләрендә катнашкан.
Тукай килгән вакытларда җәмгыятьнең директор-распорядителе саналса да,
саулыгы какшау сәбәпле, җитәкчелек эшеннән читкәрәк китеп, эшне энесе
Якупка тапшырган була.
Вакыт күп, эш юк, нишләсен: рус газеталарын күздән кичерү белән бергә,
татар газеталарын җентекләп укып бара, фикер көрәшләрен, бәхәсләрне
күзәтә, кайсын хуплый, кайсы белән эченнән бәхәсләшә. Милли
мәнфәгатьләрне ул бу вакытта күңеленә никадәр якын алгандыр, әйтүе кыен.
Әмма күп кенә кыланышларының эч пошканнан булганлыгы билгеле.
Замандашларының сөйләвенә караганда, ул, мәсәлән, балаларны сугыштырырга
яисә этләрне бер-берсенә өстерергә яраткан.
Шушы фабрикант бервакыт шөһрәт казанган яшь шагыйрь Габдулла Тукаевны кунакка чакыру фикеренә килә.
Акчуриннар мәдрәсәсендә хәлфә булып торган Кыяметдин Кадыйриның
истәлегеннән күренгәнчә, Хәсән бай Казанның зур сәүдәгәре һәм җир хуҗасы
Бәдретдин Апанаевка үзенең дәгъвәтен Тукайга җиткерергә үтенеп хат
язган һәм чыгымына акча җибәргән. Апанаев Тукайның аны өнәп бетермәгәнен
һәм күптән түгел генә «дин гыйльменә бигрәк чумган Апанаев Бәдретдин»
дип тешләп алганын истә тотып булса кирәк, шагыйрьнең үзенә түгел, бәлки
дусларына, башлыча, Ф.Әмирханга мөрәҗәгать иткән. Фатих барырга киңәш
бирә, дустының икеләнгәнен күреп, кыстый, үгетли: әйдә, бу даирәне дә
күрсен, тәэсирләре артсын, карашы киңәйсен.
Каршылау, кунак итү, әлбәттә, ни җитте генә булмый (Акчуриннар диләр
безне!). Поезд килеп туктаганда, ике тройка белән Хәсән бай үзе,
туган-тумачасыннан һәм якыннарыннан берничә кеше көтеп торалар. Кыңгырау
тавышы астында җилдәй очыртып, Хәсән Акчуринның зур таш йортына алып
кайталар, якты, зур бүлмәгә урнаштыралар.
Кичен көтепханә бүлмәсендә шагыйрь шәрәфенә зур мәҗлес ясала. Хәсән
байның энеләре һәм сеңелләре, фабриканың хуҗага якын торган олы дәрәҗәле
хезмәткәрләре, Гурьевканың үзенә күрә интеллигенциясе озын өстәл
тирәсенә тезелеп утырганнар. Барысы да дип әйтерлек европача киенгән,
хатын-кызларның колагында һәм бармагында бриллиантлар ялт-йолт килә.
Хәсән Акчу рин үзе генә, минем кемлегем болай да билгеле дигән кебек,
мөселманча киенгән килеш, өстәл бантында утыра. Менә хуҗа мәҗлесне ачып
җибәрә һәм болай ди:
—    Габдулла әфәнде, мәдәни милләтләрдән үрнәк алып, без бүген кадерле
кунагыбыз булган сез яраткан шәраб белән тост күтәрергә тиешбез, — ди
дә, өстәлдә төрле төсләр белән елкылдап тора торган шешәләргә ишарәләп,
өстәп куя: — Кайсын ачыйк?
Тукай мондый эчемлекләр белән эш итмәгәнгә, бермәлгә аптырабрак калса да, зиһене ярдәмгә җитешә:
—    Шампанский ачыгыз.
Кулына ак перчатка кигән, җилкәсенә ак сөлге салган официант шундук
көмеш чиләктәге боз эченнән шампанский шешәсен суырып чыгара да, сөлгесе
белән пөхтәләп сөртеп алгач, бөкене ачып, бокалларга шәраб коя.
Моннан соңгы мәҗлесләрдә ничек булгандыр, бусында исә Тукай, хуҗа һәм
бүтән кунакларның сорауларына кыска-кыска җаваплар бирү белән чикләнеп,
нотык сыман итеп сүз әйтергә һәм шигырь укырга кыстасалар да, төрлечә
сылтау табып, баш тарткан.
Шагыйрь Акчуриннарда бер атнага якын кунак була. Көннәрен ничек
уздырган, мәҗлесләрдә сүз ниләр турында булган, фабрикант белән ялгыз
калган чакларында ни хакында гәпләшкәннәр — без боларның берсен дә
белмибез. Истәлектән аның биллиард уйнарга өйрәнгәне, көн саен дип
әйтерлек Кыям хәлфә белән шар тәгәрәткәне билгеле. Истәлек авторы тагын
Тукайның фабрикага кереп карап йөргәнлеген яза. Фабричный инспектор
килгәндәге кебек, мәктәп яшендәге кыз балаларны һәм малайларны йон өеме
эченә яшергәннәрме, юкмы, белмибез. Шулай эшләгәннәре тәкъдирдә дә,
үпкәләренә йон тузаны сулый торган нурсыз йөзле, арык гәүдәле хатын һәм
ирләрне күреп ачынмый калмагандыр. Бәлки әле, ул эшчеләрнең баракларына
да сугылгандыр, чаршау белән генә бүлеп алынган «фатир»лардагы
фәкыйрьлек, тыгызлык, бик үк татлы булмаган исләр аның котын алгандыр.
Ни булса да булган, шагыйрь, шактый гына гыйбрәт алып, Казанына кайтып киткән. Г.Камалга сүз бирик.
«Тукайның кайтканын ишеткәч, мин аның янына менәм. Ни күзем белән күрим:
өстеннән яхшы киемнәрен, ак якаларын салып ыргыткан да эчке күлмәктән
генә караватына сузылып яткан.
—    Нихәл, бик шәп йөреп кайттыңмы, бик шәп сыйладылармы? — дигән сорауга каршы Тукай:
— Сыйлавын шартлаганчы сыйладылар. Шулай да үземнең караватымны сагынып
кайттым әле. Безгә кул кеше түгел алар. Әллә ничә горничный нянька
шикелле ашаталар, нянька шикелле эчертәләр, нянька шикелле йоклаталар,
үзең теләгәнчә йокларга ирек тә юк. Сыйлары да гел коньяк та шампанский.
Безнең шикелле кара корсакка кул нәрсәләрмени алар, — диде, ник
барганына үкенгән көнгә төшкәнлеген белдерде».
Икенче бер әһәмиятле чыганак та бу сәфәр либераль буржуазиянең иң
мактаулы вәкилләрендә дә милләт мәнфәгатенең ташып тормаганлыгын,
демократлар белән либераллар арасындагы каршылыкны ачыграк күрергә ярдәм
иткән дигән фикергә китерә. Бусы — Тукай үлгәч үк, ягъни шаһитләрнең
барысы да исән чакта чыккан истәлек.
Танылган дин галиме Муса Бигиев «Рәхмәте илаһия борһаннары» (Борһан —
дәлил) исемле китабында мөселманнар гына түгел, бәлки, моңа лаеклы
булсалар, бүтән диндәге кешеләр дә Алланың рәхмәтенә ирешәчәкләр, ягъни
оҗмахка керәчәкләр дигән идея үткәреп, татар җәмәгатьчелегендә шау-шу
кузгата. Галимне сулдан да, уңнан да торып тәнкыйть итәләр. Тукай,
мәсәлән, бу уңай белән эпиграмма яза. Хәсән әфәнде Акчурин да
М.Бигиевнең бу чыгышын өнәмәгән (әлбәттә, уңнан торып). Менә ул,
Тукайның эпиграммасын күрепме, күрмичәме, шагыйрьне дин галименә каршы
чыгыш ясарга димләп хат яза. Максатка ирешәчәгенә шикләнмәгән дип
уйларга кирәк: ни әйтсәң дә, шагыйрь аңарда кунакта булды, шулчаклы
хөрмәт итүгә канәгать булмый китүе мөмкин түгел.
«Менә шулвакыт, — дип яза истәлек авторы Әхмәт Урманчиев, — кечкенә
гәүдәле, олы йөрәкле шагыйрь нишли? Ул хатны иртә белән алгач та укып
ташлый да аңа шул минутта ук җавап яза. Мине чакырып, ул хатны укый. Бу
җавап шулкадәр әче иде ки, шөбһәсез, алтыннарына мәгърур булган бай моны
алгач, чын мәгърурлык янында акчаның никадәр зәлил (Зәлил — хурлыклы,
кадерсез, түбән) булганлыгын аңлагандыр».

5

Шагыйрьнең каләменә эләккән милләт хәдимнәре — либералларның кайберләре түбәндәгеләр.
«Тәрҗеман» газетасының редакторы, «Иттифакыл-мөслимин»  исемле буржуаз
партиянең лидерларыннан берсе Исмәгыйль мирза Гаспринский, шул ук
партиянең икенче лидеры һәм теоретигы Йосыф Акчура (Хәсән Акчурин белән
бабалары бертуган), безгә таныш Һади Максуди, аның энесе, Дәүләт думасы
депутаты Садри Максуди, кайчандыр «Өлфәт» исемле газетаның редакторы
булган, дин дип, милләт дип, дөньяның бик күп почмакларын йөреп чыккан
Габдрәшит Ибраһимов, «Вакыт» газетасы редакторы, язучы һәм публицист
Фатих Кәрими, «Шура» журналы редакторы, гаять күп сандагы әдәби, тарихи,
әхлакый хезмәтләрнең авторы Ризаэтдин Фәхретдинов һәм исеме яңа гына
телгә алынган М.Бигиев.
Бу шәхесләрне Тукай төрлесен төрлечә — кайсын усалрак, кайсын үз
итебрәк, кайсының сәяси йөзен, кайсының шәхси кимчелекләрен алгарак куеп
тәнкыйть итә.
Менә ике генә юллык эпиграмма:
Йосып китте сәяхәткә, Рәшит икенчеләй китте,
Рәшитнең сурәтендә бер дегет тулган чиләк китте.
Г.Ибраһимовның Япониягә ислам динен кертү кебек асылсыз һәм чыгышсыз
идея колы булып йөрүен арбага тагылган хәлдә генә хәрәкәт итә ала торган
дегет чиләге белән чагыштыру да бар монда, әлбәттә. Әмма шул гынамы?
Тукай бит, дегет тулы чиләк, ди. Дегет кебек кап-кара дигән мәгънәгә
ымлап, Рәшит бабаны кадимчеләргә тиңләү дә юкмы биредә? Тукай
Й.Акчураның, илне ташлап, Төркиягә барып төпләнүе һәм гарәп илләрендә
сәяхәт итеп йөрүенә ишарә ясый.
Менә «Словарьдан фал ачу» исемле фельетон. Автор белән бергәләп, без дә фал ачыйк һәм шагыйрьнең шәрехләрен тыңлыйк.
Й.Акчура — «Төркиядә солдатлык дәрәҗәсе».
Тукай: «Мин аны инде генералдыр дип уйлый идем. Фаразыма муафыйк булмады».
М.Бигиев — «интеллигентный монах».
Тукай:  «Гаҗәпләнүемнән үзем дә көлеп җибәрдем».
Ф.Кәрими — «бер сәүдә фирмасының вәкиле».
Тукай: «Башта бераз ышанмаска да ният кылган идем, соңыннан аның хәзер
үзеннән эш күрмәгәнлеге, бәлки наширләр әмере илә заказ мәкаләләр
язганлыгы хәтергә килгәч, ул хакта да канәгать иттем».
Риза казый — «сакит вә юаш». (Сакит — дәшмәүче).
Тукай: «Бервакыт Рәшит казыйга каршы бик каты дулаганы булса да, бу сүз дә дөрестер инде».
Соңгы шәрех аеруча кызыклы. Риза Фәхретдинов — гыйльми хезмәтләре өчен
барлык демократларның да хөрмәтен казанган шәхес. Берничә ел элек кенә
Тукай иҗаты турында җылы сүз дә әйткән иде. Хәзер шагыйрьнең сатирик
каләменә эләгә. Дөрес, усал тәнкыйть тә, идеягә кагылышлы гаепләү дә юк
кебек. Әмма Тукай сүзләренең мәгънәсен аңлау өчен, либералларның милләт
эчендә бердәмлек һәм татулык булдыру фикерен алга сөрүләрен, үзара
талашу, бер-береңне хурлауны һич ярый торган эш түгел дип карауларын
искә алырга кирәк. Әнә шул принципны сүздә дә, эштә дә аеруча тырышып
тормышка ашыручы кеше нәкъ менә Риза казый булды. Әдәплелекне бар
нәрсәдән өстен куя, һичкемнең хәтерен калдырмаслык итеп, татлы тел белән
генә сөйләшә, һичкемдә ризасызлык тудырмый торган итеп яза.
Демократларга тел тидерми икән, бусы ярый. Ләкин бит ул кадимчеләр,
карагруһчылар адресына да усал сүз әйтми. Бусы инде, Тукай фикеренчә,
ярый торган эш түгел. Икенче бер фельетоныннан түбәндәге юлларны
укыйбыз:
«Риза казыйның дәрес китаплары илә «Рәүнәкыль-ислам» вә
«Дөррәтен-насихин» арасында аерма шул гына: соңгылары сәләфе салихин
(Сәләфе салихин — борынгы заман изгеләре) тарафыннан язылган,
әүвәлгеләре егерменче гасыр «сәләфе салихине» тарафыннан язылган».
Биредә инде шагыйрьнең тәнкыйте ачырак.
Әмма Тукайның либералларга каршы сугышка катышып китүе турында сүз алып
барганда, либераль-буржуаз агым белән кадимчелек лагерен бер-берсеннән
аерып караганлыгын онытырга ярамый. Шагыйрь, мәсәлән, Һ.Максудины күп
мәртәбәләр сатира утына тотса да, газетасын «тычкан уты» дип атаса да,
түбәндәге юлларны язарга мөмкин дип тапкан:
Җиһанда «сез» сүзе бар «без»гә каршы,
Шикәр, бал бар керән һәм тозга каршы.
Мокабил (2) барча әшъя (3) бер-беренә:
«Бәянелхак» чыга «Йолдыз»га каршы.
(Мокабил — каршы. Әшъя — әйберләр, нәрсәләр).
Ямашевның көрәштәше, ныклы социал-демократ Галимҗан Сәйфетдинов та
үзенең бер мәкаләсендә «Бәянелхак »ны либераль буржуаз матбугатка каршы
куя. «Минем, — дип дәвам итә ул, — тар милләтче газета булганга күрә,
«Вакыт» белән дә дуслыгым юк. Шулай да мин аны мәсләксез газета яхут
реакционный мәкаләләр дәреҗ итә дип гаепли алмыйм».
«Тар милләтче» дигән атамага игътибар итик. Ф.Әмирханның һәм Тукайның
мәкалә һәм фельетоннарында да без бу сүзләрне еш очратабыз. Кемнәр алар
«тар милләтчеләр?» Либераллар, әлбәттә, чын күңелдәнме, шәхси файда
күзәтепме — либераль буржуазиягә хезмәт итүчеләр.
Тукайның «Милләтче» исемле фельетон «герое», милли хисләре аеруча ташып
киткәч, бер шигырь язып ташлый. Кичен ресторанга бара һәм, «калын
корсаклы, энҗеле кәләпүшле, бишбилле бишмәтле карт бер татар баеның
һәйбәт матур рюмка илә коньяк эчеп утырганын» күргәч, «Ә! Менә милләт
җаме җәм эчте инде (Җаме җәм — җәмшит касәсе (көнчыгыш поэзиясендә бу
шигъри сурәт бәхетнең югары дәрәҗәсен аңлаткан)), мин дә суллыкка чыгам
(бу сүзләр әлеге шигыреннән цитата. — И.Н.) дип, ресторанның кара залына
үтә дә, эшче һәм крестьяннар арасына кереп, өч тиенлек папиросын
кабызып җибәрә.
Аннары заказ биреп китерткән милли пәрәмәченә эләккән милли тараканнарны
казып чыгара да шигыренең тагын бер строфасын беркадәр үзгәртеп әйтеп
куя:
Күп батып яткан халык тапты нәҗат
Чәй эчәм дип килгүче бер мөнҗидән.
(Нәҗат — котылу. Мөнҗи — коткаручы).
Пәрәмәчне керәнгә манып ашарга керешүе була, күзеннән яшьләре атылып чыга. Һәм тагын шигырьдән өзек:
Күрсәтә изге уемны күз яшем,
Айрыла арзанлы таш чын энҗедән.
Тукай көрәш башладымы, үзен чикләми, беркемнең дә хәтерен саклап
тормыйча, һичнинди хәвеф-хәтәрне искә алмыйча, соңгы чиккә кадәр бара.
«Фәлсәфи сүзләр» исемле фельетонында ул хәтта дусты Фатихны да
йомшаклыкта гаепли: «Әйткән сүз — аткан ук» дигән булалар, хәлбуки,
Фатих Әмирхан әфәнде Риза казый тугрысындагы сүзләрен кире ала».
Шулай итеп, кадимчеләр белән сугышып хисапсыз күп дошман җыйган шагыйрь
либераллар лагерен да үзенә каршы куя. Дөрес, югарыда исемнәре саналган
кешеләрнең һичберсе Тукай адресына матбугат аркылы ләм-мим сүз әйтеп
чыкмый. Күрәсең, үзләрен милләтнең баганалары санаган либераллар
«Әльислах» һәм «Яшен» тирәсенә тупланган бер төркем яшьләрне, шул
исәптән Тукайны, әдәп дигән нәрсәне белми торган азгын малайлар итеп
караганнар, дөресрәге, җәмәгатьчелектә шундый тәэсир калдырырга
теләгәннәр. Шулкадәр олы кешеләр әдәпсез малайларның әдәпсез «сүгенү
»ләренә җавап биреп, ник үзләрен алар дәрәҗәсенә төшерсеннәр? Дәшми
калудан да дөресрәк тактика юк: янәсе, Тукайның уклары алар өчен черки
тешләве белән бер.
Либераллар «олимпия тынычлыгы» сакласалар да, алар җырын җырлаучылар
җитәрлек булган. Шундыйларның берсе — «Чүкеч» журналында секретарь эшен
башкаручы Зариф Бәшири.
Бу егет күпмедер еллар Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган. Шәкерт
чагында «Әльислах» газетасы редакциясенә килеп йөргән, газетаны тарату,
алучыларына җиткерү эшендә булышлык күрсәткән. Мәдрәсәдән чыгып, туган
якларында беркадәр укытучылык иткәч, 3.Бәшири 1908 ел ахырында,
Оренбургка барып, «Чүкеч»тә эшли башлый. 1906 елда ук чыга башлаган бу
журнал программ мәкаләсендә эшче халык һәм авыл кешеләренең мәнфәгатен
күзәтергә вәгъдә иткән булса да, бу вәгъдәсе үтәлеп җитми.
З.Бәшири Оренбургка килгән шәпкә журналны беркадәр демократик юнәлештә
алып барырга омтылыш ясаган булса кирәк. Әмма бу зәгыйфь омтылышның бик
тиз сүнүе өчен хуҗаларның бер каш җыеруы җиткән. Ф.Әмирханга язган
хатында Бәшири «Чүкеч»не башыннан ахырына кадәр үзе чыгарганын, барлык
материалларын үзе язганын әйтә дә болай дип дәвам итә: «Әмма мәсләкен
байлар култыгы астындагыча йөртергә мәҗбүр. Чөнки мәсьүл мөхәррир —
Соловьев. Җөмләдән бере дә — мәдрәсәи Хөсәения хакында язган мәкаләмез.
Шуны, җыелгач, алдырды… Мине иң туйдырган кеше Фатих Кәримидер. Әгәр
байларның бераз хәтере калырдай булса, тәмам чорный сотный була да куя».
Тулаем алганда, хәлне дөрес чагылдырса да, бу сүзләрне,
искәртмәсез-нисез, саф акча рәвешендә кабул итәргә ярамый, әлбәттә.
Хатта Ф.Әмирханга ярарга тырышып һәм үзен шәп итеп күрсәтергә теләп,
буяуны бераз куерту сизелеп тора.
Гомумән, З.Бәшири ул чакта язучы буларак шактый талымсызлык белән
аерылып тора. «Чүкеч»не берүзе язып тутыру өстенә, ул шул замандагы
барлык газета һәм журналларны язмалары белән күмеп ташлый. Аның
шигырьләре, хикәя һәм мәкаләләре арасында игътибарга лаеклылары булса
да, күбесе тәнкыйтьтән түбән. З.Бәш-ринең шигърият бакчасын чүпләвенә
Тукай, билгеле, тыныч кына карап тора алмый, каты-каты тешли башлый:
Ялангач калдыйсәң син һәр җәһәттән фазлы тәңридән*,
Мыраулый башла бик ямьсез, алып үрнәк Бәширидән.
(*Фазлы тәңри — Алланың рәхмәте).
Язганнарының күпчелеген З.Бәшири «Тутый» дигән имза белән чыгара. Шуны
күздә тотып, Тукай «Төрле хайваннар тугрысында бераз мәгълүмат» исемле
фельетонында болай ди:
«Тутый. Бу хайван «Кәримов, Хөсәенов» матбагасында хәреф кассалары
астында, кургашын исе арасында мәгыйшәт итәр. Башлыча тереклек итә
торган ашы «кешедән ишеткәнне кат-кат чәйнәү» нам бер үләндер». (Нам —
исемле).
«Яшен»нең ара-тирә сугып куюы үзен заманның күренекле шагыйрьләре янына
куярга азапланган Бәширигә җитә кала: «Чүкеч»не ул «Әльислах» белән
«Яшен»не сүгү, Әмирхан белән Тукайны, бигрәк тә соңгысын хурлау органына
әверелдерә. Ф.Әмирханга язган хатын онытып, Ф.Кәрими һәм Т.Соловьевны
ул «ислахчы» һәм «яшенчеләр» һөҗүменнән якларга керешә, либераллар уйлап
чыгарган сүзне элеп алып, ислахчыларны, ягъни демократларны,
«коричневый паразитлар» («кызыл паразитлар» исә — таңчылар) дип атый.
З.Бәширинең көлү алымнарыннан берсе мондый. Тукайның «Уклар» журналын
чыгарганын күздә тотып, «…бывший мукшы, әй, яңлыш әйтәм, бывший укчы
әфәнде» дип җибәрә.
Яисә Тукайга берәр начар сыйфат ябыштырып куя да (йолкыш ач шәкерт итә,
эчкечелеккә бирелгән сукбай ясый һ.б.) шуны номердан номерга чәйни
башлый.
З.Бәшири «сатира»сында Тукайның шәхесен мәсхәрәләү өстенлек алса да,
ара-тирә иҗатына кагылып китүләр дә очрый. «Яңа Кисекбаш» авторын ул,
мәсәлән, «Печән базары шагыйре» дип атый яисә такмакчы малай ясый,
тәрҗемәче дип хурлый.
«Чүкеч» журналыннан үз өстенә очкан пычракны Тукай ничек кичергәндер,
тәгаен генә әйтү кыен. Туры-дан-туры үзенә кагылган, бигрәк тә шәхесен
хурлаган материалларга ул җавап биреп маташмый. Барысын бергә җыеп,
ара-тирә түбәндәгегә охшаш эпиграммалар язу белән генә чикләнә:
Нинди ис: һәрбер кеше борньш кысып тоткан бүген?
Белмисезме? Мин беләм: әлбәт, «Чүкеч» чыккан бүген.
Менә «Чүкеч»нең 1908 елгы июнь санында Бәширинең «Мөтәрҗим шагыйрьгә»
(Мөтәрҗим — тәрҗемәче) исемле бер нәрсәсе басыла. Арада мондый строфа
бар:
Син дә Пушкин, Лермонтовның
Бозгалап шигырьләрен,
Шатланамсың түшне киреп,
Мин дә бит шагыйрь диеп.
Бу «шигырь»не Тукай ничек кабул иткән? Әйтүе кыен, чөнки җавап язып мәшәкатьләнмәгән.
З.Бәшири исә, кыюланып китеп, журналының 1909 елгы февраль санында «Ул
дисезме?» исемле тагын бер «сатира» чыгара. Бусыннан мондый юлларны
укыйбыз:
Улмы, ул кем ул дисезме? Ул шагыйрь бит, белсәңез!
Мәрсия, такмак язарга бик маһир бит, белсәңез!
Сибә борчак һәр сүзендә, ата ук, туп, «пушки»ны,
Кыскасын мин сезгә әйтим: нәкъ татарның “Пушкин”ы.
Ул кечекле, ул зураймый, ул прастуй, нәкъ суфи;
Җиңдә м… а, чабу каткан, һич кирәкми пакьлисе.
Бу юлы инде Тукай түзеп кала алмый. Мөгаен, моннан элекке «шигырь» исенә
төшкән, үзе «нәҗес вулканы» дип атаган журналдан сибелеп торган
шакшылыклар тагын бер кат күңеленнән кичкән дә, шагыйрь «Җавап» исемле
шигырен язып ташлаган:
Шигъре Лермонтов вә Пушкин — олуг саф диңгез ул,
Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов, Тукай — өч йолдыз ул.
Син дә шул диңгез ярында, и агу йоткан көчек!
Телләрең сузган буласың, — җитми, җитми, кит күчеп.
Кит хәзер, ләкин китәрдәнәлек, сал колак бу сүзгә бер:
Барчы, эт, гомрең буе шул күктә өч йолдызга өр.
Әмма шигырь революциядән соң гына Тукайның кулъязмалары арасыннан
табылып басыла башлады. Ник аны шагыйрь дөньяга чыгармаган? Бу сорауга
аның «Сәфилгә» (Сәфил — түбән, вөҗдансыз кеше) каршы язарга теләгән
каләмгә» дип атала торган шигыре («Яшен», 1909 ел, март) җавап бирә:
Юк, маташма, и каләм! — калсынчы, шундый юк белән;
Борча атмак көлкедер тау-таш ватарлык туп белән.
Сипмә конфетти аның төсле сәфилләр өстенә:
Ул хәзерләнгән атарга йөзгә каршы чүп белән.
«Сәфил»нең З.Башири икәнлеген сиздерү өчен редакция түбәндәгечә искәрмә
бирә: «Чүкеч»кә тиебрәк язучы «Шома» әфәндегә: шигырегездә ачу вә артык
кызу галәмәтләре булганлыктан, һәммәсе басылмый». Ягъни соңгы юлның
ахырдагы ике сүзе төшереп калдырылган. Ә ул икенең берсе шагыйрьнең
кулъязмасында «б» белән башланган өч хәрефле сүз булырга тиеш.
«Җавап» шигыренең З.Бәширигә каршы язылганлыгы һәм үз вакытында басылмый
калуының сәбәбе аңлашылса кирәк. (Күп еллар буе бу шигырь Галимҗан
Ибраһимовка җавап итеп язылган, дигән фикер яшәде һәм язылу вакыты
ягыннан 1911 елга кертеп йөртелде. Әдәбият галиме Р.Р.Гайнанов, беренче
булып, шигырьнең З.Бәширигә каршы язылганлыгын ачыклады). Әйе, алты гына
юллык булса да, бөтен бер шигырьне (нинди шигырь әле!) дөньяга чыгару
Бәширигә конфетти сибү, аңа популярлык өстәү генә булыр иде. Тукайның
тыйнаклыгы, шапырынырга яратмавы да роль уйнаган булыр. Пушкин һәм
Лермонтов янына үзен өченче йолдыз итеп кую (бүтән милләтләрдә дә андый
«өч йолдыз»лар очрауга карамастан) аңа хәттин ашу булып тоелса, бер дә
гаҗәп түгел.
«Җавап»ны тотып калып, «Сәфилгә…» шигырен бастырып чыгаргач, З.Бәшири
һәм башка түбән җаннарның бәйләнүләренә Тукайның бер дә исе китми
башлаган, күңеле тәмам тынычланган, дисәк, әлбәттә, хата булыр. Ул бит
кеше, җанлы кеше, җитмәсә, гаять юка тиреле кеше. «Сәфил»ләрнең һаман
дәвам иткән һөҗүмнәре аны барыбер борчыган. Шагыйрьнең шәхесен кимсетә
торган уйдырмаларын алар меңәр данә тиражлы журнал яисә газета ярдәмендә
тараталар. Юк, ышанмагыз, болар ялган дип, меңләгән укучыларның
һәркайсына әйтеп чыгып булмый ич.
Шулай да «Чүкеч» журналы һәм карагруһчыл матбугат китергән борчулар
С.Рәмиевнең, араларыннан кара мәче үткәч, усалланып, Тукайга һөҗүм итә
башлавы янында шактый кечерәеп калган дип уйларга кирәк.

6

Тукайның туры сүзле булганын, принцип һәм идея мәсьәләсенә килгәндә,
һичкемнең, шул исәптән дусларының да хәтерен саклап тормаганын без инде
беләбез. Дусларын тәнкыйть иткәндә, ул сырт йоннарын кабартырлар,
дошманлашырлар дип уйламау гына түгел, бәлки эчләреннән рәхмәт әйтерләр
дип, беркатлы ышану белән ышана. Мондый мисаллар да юк түгел, әлбәттә.
Рәхмәт әйтеп үк бетермәсәләр дә, үчләшми калган иптәшләре байтак.
С.Рәмиев белән бүтәнчәрәк килеп чыга.
Тукай каләмдәшенең шигырьләрендәге романтик ашкынуны, сөйләмгә якын
тигезсез, беркадәр кытыршы ритмиканы өнәп бетермәсә дә, югарыда
күргәнебезчә, талантын таныган, үзен якын итеп, дуслык мөнәсәбәтендә
булырга тырышкан. Аларның шигырь турында, вәзен-үлчәм турында еш кына
бәхәсләшкәннәре билгеле. Сәгыйтьнең ике шигыренә пародия язып, Тукай бу
бәхәсне матбугатка да күчерә. «Алданган» исемле романтик-пессимистик
шигырьгә каршы язылып, «Саташкан» дип исемләнгән пародиясендә ул
шигырьнең лирик героен саташып сөйләнүче итеп күз алдына бастыра.
Әмма болар гына әле аларның арасын бозмаган. Дөрес, пародияләр
Сәгыйтьнең күңелен бер дә җәрәхәтләми булмас. Чөнки самолюбиесе көчле,
хискә бирелүчәнлеге дә шөкер, чыгырыннан чыкканда, тойгысы акылын күмеп
киткәли. Аның характерындагы бу сыйфат Ф.Әмирханның бер хатыннан да
төсмерләнә. «Башыма бер хыял килеп, «Хәкарәт» (Хәкарәт — хурлау)
саналган мәхәббәт» дигән бер кыйссачык яздым. Газетада чыгып бер-ике көн
узгач, Сәгыйть Рәмиев, Фәхрелислам Агиев килеп, мине эт итеп сүгәләр.
Ник? Чөнки мин ул кыйссада аларның вакыйгаларын язган икәнмен. Чөнки
алар гашыйклар икән дә, мин аларның гыйшкыннан көлгән икәнмен. Мин
сорыйм, соң, господа, минем язган героем бер генә, кайсыгыз инде ул?
Синме, Рәмиев, әллә синме, Агиев? Икесе дә үзләрен күрсәтәләр» (1909 ел,
25 февраль).
Бозылышу С.Рәмиевнең «Бәянелхак»ка эшкә керүеннән соң була. «Сугыш
хәрәкәтен» С.Рәмиев башлый. Моңа төп сәбәп «Яшен» белән «Әльислах»ның
«Бәянелхак»ны һәм аның кушымтасы булып чыга торган «Казан мөхбире»н,
элеккеге кебек үк, рәхимсез тәнкыйть итүләре була. Үз исеме телгә
алынмаса да, газетаның җаваплы секретаре буларак, Сәгыйть әлеге
тәнкыйтьне үз адресына кабул итә.
Менә «Казан мөхбире»нең 1909 елның 4 март санында «Яшен» журналының
провокаторлыгы» дигән имзасыз мәкалә басыла. Либераллар һәм
карагруһчылар өстенә яшен ташлары җибәргән журнал анда доносчы итеп
бәяләнә.
Шул ук газетаның 14 март санында С.Рәмиев «Уен-көлке музее» дигән исем
астында сатира бүлеге ачылачагын игълан итә. Бу бүлекнең инициаторы
«Бәянелхак» редакторы Мөхәммәтҗан Сәйдәшев икән һәм эшне алып баруны ул
«музей сторожы Тимербулат әфәндегә» (ягъни С.Рәмиевкә) тапшырган.
Тимербулат, аның тәкъдимен кабул итү белән бергә, «музей»ның
программасын игълан итә: көлке журналлары белән көрәшү.
Программасын тормышка ашыру йөзеннән «музей сторожы Тимербулат әфәнде»
газетаның шушы санында ук иске патефоннан мондый җыр җырлата:
Әй, «Яшенче», «Яшенче»!
Ялтырама, яшьренче!
Бывший таңчы тагы да чыккан,
 Йә, городовой дәштерче.
Тукай бу юлы җавапсыз калмый:
Хайлим, хайлим, хайларга,
Без керештек байларга.
Сторожлыкка ялландык
Сәйдәш абзыкайларга.
«Музей» патефоны җырына исә түбәндәгечә җавап бирә:
Кара карга вә бөлгән бай Юып аслан1 бияз2 булмый!
Вә һәрбер көлтә баш чын таңчы һәм аслан Гаяз булмый.
(Аслан — һичбервакыт. Бияз — чиста, ак),
Бусы инде С.Рәмиевне, күрәсең, тәмам тилертеп җибәргән һәм ул сатирик
көлүнең нечкә алымнарын читкә атьга, тупас рәвештә болай дип чыга:
Кеше булып кыйланучы — Син ул, маймул, мин түгел.
Кара карга йә былбылмы — Оцинщигым син түгел.
«Кеше-хайваннар» исемле фельетонында Тукай тагын бер кат С.Рәмиевкә тибеп китүдән үзен тыеп кала алмаган:
«Эт — С.Р. Кыйнасалар да, суксалар да, ач тотсалар да, хуҗалары — бөлгән
байларга (Сәйдәшевләргә. — И.Н.) рәнҗемәс әрсез хайвандыр. Хуҗалары
калган вә яланган сөякне ташласалар, ул шуңар, һәр заман койрыгын
селкеп, рәхмәт әйтүдән ялыкмас».
Моннан йомшаграгын да күтәрә алмаган Сәгыйть моны үткәреп җибәрми, әлбәттә, болай дип җавап бирә:
«Чучка — Г.Т. Артына «эт»ләр (ягъни үзе.—И.Н.) төшеп тешләп, аны
былчырактан чыгарыр өчен никадәр тырышсалар да, ул һаман саф сулы нинди
зур күлләрне дә кругом әйләнеп, һаман үзенең былчырагында ауный торган,
былчырак ярата торган бер хайвандыр».
Мондый материалларны укыганда аптырау, ачыну һәм оялу тойгылары тумый
калмый. Шул заманга кайтып һәм икесен бергә туры китереп әйтәсе килә:
ник тәмсезләнәсез болай? Туктатыгыз ызгышуыгызны. Ник меңләгән укучыны
мондый әйткәләшүнең шаһите итәргә, нигә дошманнарыгызны шатландырырга?
Бит сезнең мәсләкләрегез, карашларыгыз бер-берсеннән ерак түгел. Бер
позициягә басып, укларыгызны тиешле җиренә юнәлтсәгез, дөресрәк
булмасмы?
Сиксән-туксан еллардан соң хөкем итү, әлбәттә, җиңел. Әмма аларның
арасы, күрәсең, ул вакытта бүтәнчә була алмаган. Икесендә дә самолюбие
көчле, икесе дә җәрәхәтчел. «Кул кулны, тел телне уза» дигәндәй, сугыша
башлагач, санап ормыйсың бит. Тик шунысы юата: Тукай 1911 елда беренче
пароход белән Әстерханга, Сәгыйть Рәмиевкә кунакка барачак, ай ярым
вакытның күп өлешендә алар бер бүлмәдә яшәячәкләр, һәм шагыйрь бу
сәфәреннән канәгать булып кайтачак.
Сәгыйть белән араларының бозылып китүен, бер-берсенә авыр сүзләр әйтешә
башлауларын Тукай, һичшиксез, авыр кичергән. Моннан соң инде «Сөеп тә,
алданып, бер мәнне җандай» («Бер мән») дигән шигырь юлындагы «мән»не
Рәмиев дип уйлауның нигезсез булмавы аңлашылса кирәк.
Шулай итеп, без Тукайның 1909—1910 еллардагы тормышын чагыштырмача авыр,
газаплы һәм хәвефле иткән сәбәпләрнең күбесенә тукталып киттек. Кох
микроблары иркенә кала башлаган зәгыйфь тән һәм җәрәхәтчел күңел өчен
болар үзләре генә дә аз түгел.
Моңа тагын күпсенү һәм көнчелек дигән нәрсә килеп кушыла. 1905 елгы
революциядән соң күпләр каләмгә ябышалар. Арада уртакул сәләтлеләре яисә
бөтенләй сәләтсезләре әллә ничаклы. Һәркайсы исемен ишеттерергә, аяк
очына басып булса да, зуррак күренергә омтыла, алай да барып чыкмый
икән, иптәшен аударып, аркасына басып калкырга тырыша. Әдәби мещанлык
бер яисә ике башка калкып тора торган чын талантларны күралмый, бу башны
идерергә яисә чабып төшерергә тели. Моңа ирешә алмаса гына, акрынлап
килешергә мәҗбүр була, күнегә һәм «мәшһүр», «бөек» кебек сүзләрне
ычкындыра башлый.
Тукайга да әнә шул сынауны үтәргә туры килгән. Чынлап та бит, моңарчы
рәтләп исеме дә ишетелмәгән Уральск каласыннан килеп чыга да, бернинди
«оештыру» эшләре алып бармастан, ике ел да үтми, татар шигъриятендә
беренчелекне дәгъва итә башлый. Китап артыннан китабы чыга, күз ачып
йомганчы таралып бетә. Наширләргә барып баш имәү түгел, алар үзләре
шагыйрьне аулыйлар, берәр җыентыгын эләктерергә тырышалар. Гонорар
мәсьәләсендә дә алгы рәткә чыга. Ичмаса, кыяфәте булса икән! Күзеннән
ялкын сирпеп, авызыннан утлар чәчрәтеп тора торган мәһабәт кеше булса,
бу хәл белән килешер дә идең. Язганы да «аһ» итәрлек түгел бит. Күбесе
Пушкин яисә Лермонтовтан тәрҗемә. Дәрдемәнд, әнә, аз яза, әмма һәр
шигыре — җәүһәр. Ә аны кем белә? Тукайның исеме — һәркемнең авызында.
Авыл мужикларына чаклы шигырьләрен ятлыйлар. Юк, шагыйрьлек түгел бу,
тупас зәвыкка ярашу гына.
Әдәби мещанлык әнә шулай уйлый, шул фикерләрне тарата, Тукайның үзен дә,
иҗатын да җәмәгатьчелек күзеннән төшерергә тырыша. Каләмле мещаннарның
шагыйрь сатирасыннан өлеш алганнары исә үч алу өчен берни алдында да
туктап калмаганнар: астыртын эш йөрткәннәр, гайбәт таратканнар, шәхесен
кимсетә торган имеш-мимешләр җибәргәннәр; арада сүз йөртеп, теге яки бу
дусты белән бозыштырырга тырышканнар. Әнә шул көнче һәм үчлеләргә, ачык
һәм яшерен дошманнарына, икейөзле әшәке җаннарга карата булган нәфрәте
Тукайның бик күп шигырьләрендә чагыла. «Дошманнар» исемле шигыреннән без
түбәндәге юлларны укыйбыз:
Күп «җыланнар» сызгырып читтән карыйлар бәхтемә,
Борла-сырла бәдбәхетләр үрмәлиләр тәхтемә.
Аз кеби баскан бу золмәт тормышым йортын минем,
Түзмиләр бит бер генә яктан ачылган яктыма!
Үзләре… сүздән түбәннәр, күзләре тездән түбән;
Эт кеби һаулап яманым, күз йомалар яхшыма.
Дошманнарының аеруча яратып кулланган тактик алымнарыннан берсе —
шагыйрьлеген инкарь итеп, мөтәрҗим, ягъни гади тәрҗемәче итеп калдыру.
Әмма бу җитдирәк гаепләүнең бер чагылышы гына. «Мөтәрҗим» дигәндә алар,
билгеле, рус шагыйрьләрен яратып тәрҗемә итүен күздә тоталар. Онытмыйк:
милли азатлык хәрәкәте белән бәйле рәвештә милли тойгылар гаять куерган
чор бу. Болганчык судан балык тоткан кебек, дошманнары әнә шул хәлдән
файдаланып, Тукайның Пушкин, Лермонтов һәм башка шагыйрьләрне тәрҗемә
итүен, ияреп язуын, алдынгы рус культурасына мәхәббәт белдерүен үз
милләтенә мәхәббәте юклык итеп, руска сатылу, хыянәт итеп күрсәтергә
тырыштылар.
Мәгълүм ки, төп лидерлары Г.Исхакый булган демократлар, шул исәптән
Ф.Әмирхан һәм Тукай, рус дөньясын икегә аерып карый беләләр иде. Тукай
русның Пуришкевич, Дурново, Трепов, Меньшиков, Гучков кебекләренә агулы
уклар җибәрү белән бергә, милләткә хыянәт итүдә гаепләүчеләргә аз гына
да исе китмичә, рус халкының бөек улларына мәхәббәтен һаман белдерә
тора, тәрҗемә итә, файдалана. Үләр алдыннан язылган «Кыйтга» исемле
шигырендә, «тар милләтчеләр»не үртәгәндәй, тагын бер кат болай дип
белдерә:
Аузын эт япмас, фәкать уйнар гариб сазым минем,
Мокътәбислектә* Жуковский — зур остазым минем.
(*Мокътәбислек — ияреп язу).
Әйтелгәннәргә доносларны, цензура кысуын һәм охранканың бармак янавын да
өстик. Язганнарыннан гаеп эзләү, китапларына арест салу, үзен җавапка
тартуга кагылышлы эшләр ныклап торып 1911 елда башланса да, донослар
нәтиҗәсендә охранканың сагаеп калуы 1908 елга ук карый. Жандармериянең
«Персий» кушаматлы агенты, мәсәлән, Тукайның 1907 елда «4 дәфтәр» булып
чыккан шигырьләр җыентыгыннан «хөкүмәткә һәм, гомумән, рус кешеләренә»
каршы фикерләр тапкан. «Китмибез!» һәм «Иттифак хакында» исемле
шигырьләренең наданнарча эшләнгән сүзгә-сүз тәрҗемәсен китергәч,
доносында ул болай дип өсти: «И другие все вообще стихи в брошуре
вредного судиржанию».
Әйе, язмышның бу чаклы кыйнавына адәм түгел, дию дә чыдамас. Бар нәрсәгә
кул селтәп, кайгы-хәсрәтен исерткеч белән басарга керешсә һәм тормыш
төбенә тәгәрәсә дә яисә, тәвәккәлләп, дөнья белән саубуллашса да гаҗәп
булмас иде. Әнә бит рус һәм татар газеталарында көн саен диярлек
үз-үзләренә кул салучылар турында хәбәрләр басылып тора. Карасаң, бу
адымны ясауга китергән сәбәпләре дә Габдулланыкы янында бала гына.
Тукай, әнә шул ике юлның икесен дә кире кагып, үзе сайлаган авыр һәм
изге юлдан батырларча атлавын дәвам итә.
Шулай да… шулай да… Тукай бервакыт муенына элмәк салу фикеренә килгән һәм бу ниятен тормышка ашыру омтылышы ясаган…
Бу хакта без укучыга таныш Кәбир Бәкернең 1914 елда басылып чыккан «Тукай Петербургта» исемле истәлек китабыннан беләбез.
Казанда чакта Тукай, ниндидер тойгыга бирелеп, гомерендә беренче тапкыр
докторга күренергә карар иткән. Врач, клиентының кемлеген белмәгән
кебек, әлбәттә инде, үтә вәсвәсәчел табигатеннән дә хәбәрдар булмаган.
Өстәвенә, ул, күрәсең, үзенә артык ышана һәм гади авыруларга илтифат
итми торган кеше булган. Җүнләп тикшереп тормастан, Тукайның киләчәген
ямьсез сурәттә күрсәтә торган диагноз куя. Язмыш кыйнавыннан гаҗиз
булган шагыйрьгә бу җитә кала: сугып миңгерәтелгән кебек, үз бүлмәсенә
кайтып бикләнә. «Шул төнне мин җитмеш мәртәбә үземне үзем үтерергә
уйладым… Көчем җитмәде… Ләкин үлмәгән белән дә сау калмадым. Өмет
бетте, кан бозылды, кеше җылытырга түгел, үземне җылытырлык та кан
калмады. Хәятка өмет беткәч, бар да бетте… Менә шуннан соң инде мин
тәдриҗи* сурәттә үземне-үзем үтерү юлына керештем. Өч ел булды — менә
шул хәл дәвам итә…» (*Тәдриҗи — акрынлап)
Тукайның «Катиле нәфескә» (Катиле нәфес — үзен-үзе үтерүче) исемле
шигыре бар. Үзен-үзе үтергән кешегә мөрәҗәгать итеп, ул гына да түгел,
аның белән бәхәсләшеп, шагыйрь бу эшнең төзәтелмәслек зур ялгышу, хәтта
җинаять икәнлеген исбат итәргә тырыша һәм болай дип тәмамлый:
Газап китми кабердә тән черүдән;
Бүрек ташлап котылмыйлар бүредән.
«Менә бу сүзне Тукай мәрхүм бер кешегә карап сөйли, — дип яза замандашы
1914 елда, — вәләкин аның бәгъзе сүзләре үзенең шул куркыныч эш белән
вәсвәсәләнгәнен белдерәдер ки, вә ул үзе хакында шундый бер хыялны
башыннан үткәргәнен сөйли иде». Ачык булса кирәк, шигырьдә ниндидер бер
танышының фаҗигале үлеменнән бигрәк (бәлки әле, андый вакыйга бөтенләй
булмагандыр), Тукайның үз кичерешләре, үз-үзе белән бәхәсе, шул бәхәс
нәтиҗәсендә карарлашкан уе һәм фикере чагылган.
Шигырьнең басылу датасы — 15 апрель. Ә язылу көне? Әлеге шомлы һәм
дәһшәтле төндә үк шагыйрь кулына каләм алгандыр дип булмый. Моның өчен
беркадәр ис алырга, тынычланырга кирәк. Шомлы төн белән шигырьнең язылу
көне арасы айларга да сузыла алмаган: югыйсә, кичергән тойгылар, уйлаган
уйлар суынырга, тоныкланырга мөмкин. Язылгач, чыгармый торырга да сәбәп
юк. Ашыгу хәерлерәк тә түгелме икән әле: бәлки, кемнедер шундый
ахмаклык эшләп ташлаудан тотып калып булыр…
Әлеге фаҗигале эпизод 1910 елның беренче айларында, төгәлрәк әйтсәк,
март ахырында булган дип уйларга нигез бар. Димәк, Тукайның саулыгын
сакламау гына түгел, киресенчә, вакытында ашамыйча, вакытында
йокламыйча, организмы белән дошманнарча мөгамәлә итеп (үзен «тәдриҗи»
үтереп) яшәве ике елдан артыграк дәвам иткән.
Ничаклы аяныч, ничаклы фаҗига! Болай да кыска гомернең ничәдер елы
яшәлми калган… Ничәмә-ничә китап укылмаган… Ничәмә-ничә әсәр,
кәгазьгә күчмичә, шагыйрьнең үзе белән китеп барган…
Туктаусыз тетрән үле хәлдә калып булмый. Вакыт дип атала торган бөек
табиб теләсә нинди тирән күңел ярасын да акрынлап дәвалый. Тормышның,
иҗтимагый көрәшнең үз таләпләре дә бар. Әнә бит белдерү ясалган, афиша
ябыштырылган, ничек бармый каласың? 15 апрельдә, ягъни «Катиле нәфескә»
шигыре басылган көнне Тукай халык иҗаты турында лекция укырга юнәлә.
Яисә наширләргә китап вәгъдә ителгән, аванс алынган — телисеңме,
теләмисеңме, әзерләп бирергә кирәк. Җаваплылык тойгысы һәм Тукайның
сугышчанлыгы да бар бит әле. Өскә дошман ябырылып килгәндә, эчке
кичерешләре белән генә булашып ята аламыни ул?
Режим кысуы һәм финанс кыенлыклары нәтиҗәсендә «Яшен» 1909 елның июнендә
соңгы кат ялтырап китә дә бөтенләйгә сүнә. Казан тагын сатирик
журналдан мәхрүм. Тукай да ике кулсыз калгандай була. Әмма бер көләргә
өйрәнгәч, йөзне чытып яшәп булмый бит: иртәме, соңмы «Яшен»гә алмаш
килергә тиеш. Һәм шулай була да. «Юл» исемендәге нәшрият һәм китапханә
ачып җибәргән Әхмәт Урманчиев журнал чыгару фикеренә килгән: «Милләт
өчен бер көлке журналы кирәклегенә ышанып җиткәч тә, бу турыда башлап
киңәшкән кешеләремнән берсе Тукай иде. Ул бу эшкә бик әһәмият биреп,
минем күңелне уйлаганнан артык күтәрде».
1910 елның 15 мартында журналның беренче саны чыга. Бәлки әле, исемен дә
Тукай тәкъдим иткәндер: «Ялт-йолт» «Яшен» сүзеннән ерак тормый бит.
Икенче санда чыккан «Яшен» мәрхүм» исемле юмористик язмасы да шушы
ихтималны куәтли. Автор, янәсе, «Яшен» җан биргән чакта, мәрхүмнең ятагы
янында булып, имансыз китмәсен дип, китап сүзе әйттерергә тырышкан. Ә
теге һаман «йә», «шин», «мим» хәрефләрен генә кабатлый икән. «Ялт-йолт»
килеп чыккач кына ул, ягъни фельетончы, моның серен аңлаган: «мин яшим»,
«мин үлмим» дигән сүзләре булган икән. «Һәм вакыйган: сез бу
«Ялт-йолт»ны кайдан ялтырый дип беләсез? Ул һаман шул яңадан терелгән
(ассызык минеке. — И.Н.) «Яшен» нурыннан ялтырый».
Журналның беренче саныннан без Тукай каләме белән язылуы анык билгеле өч
сатирик шигырь һәм өч фельетон табабыз. Икенче санда әлеге «Яшен»
мәрхүм» һәм халык җырларыннан файдаланып язылган сатирик куп летлар гына
бар. Өченче санда — нибарысы ике кыска шигырь. Беренче май датасы белән
чыккан дүртенче санда инде бернәрсәсе дә юк. Күпчелегенең сыйфат ягы да
күккә чөеп мактарлык түгел. «Йолдыз» газетасының икенче май санында
басылган шигырендә Тукай үзе дә моны искәртә:
Була кайчак бөтен уйдан күңел буш,
Туза уйлар, мисале гыйһне мәнфуш*.
(*Мисале гыйһне мәнфуш — тетелгән йон кебек).

Менә шулчак кешеләр шелтәлиләр:
«Нигә син язмыйсың һичнәрсә?» — диләр.
Күренә ки, апрель, май айларында шагыйрьнең кулы эшкә бармаган, журнал «ашарга сораганга» яисә инерция беләнрәк язган.
Дөрес, 12 майда Тукай, Позняковтан файдаланып, «Гомер юлына керүчеләргә»
исемле шигырь яза. «Гомер итмәк» ул — борчу, мәшәкать, кыенлыклар,
кайгы-хәсрәт, ди дә шагыйрь, болай дип белдерә:
Тиеш, имеш, үтәргә изге юлда бу гомер барсы
Түләү берлән бурычны тәңремә һәм халкыма каршы.
Бәхетлемен шушы хәлдән, бүтән бер хәл дә көтмимен,
Шушы юлдан ризамын, башка төрле юл да тотмыймын.
Ләкин шул ук көннәрдә Тукай «Тәндә җаным, чык та тәңреңә юнәл, бар, кайт
кире!» (ягъни яшәүдән үлем артык) дип башланган «Өмидсезлек» шигырен
яза («Вакыт» газетасы, 22 май). Димәк, шагыйрь күңелендә эчке көрәш, ике
«мин» тартышы әле дәвам итә. Бер «мин» әйтә: бар да бетте, өметләр
җилгә очты. Икенчесе әйтә: сине халкың үстерде, үз шагыйре итте, сиңа
яклаучысы итеп карый, рәхим итеп бурычыңны түлә.
Соңрак шагыйрь шок хәленнән чыга, языла, икенче «мин»е өстенлек ала
бара. «Ялт-йолт»тагы сатирик шигырь, эпиграмма, фельетон һәм
мәзәкләренең тематик яктан актуальләшә төшүе, сәнгатьчәлек ягыннан,
элекке кебек үк, төрле төсләр белән балкый башлавы шуны күрсәтә.
«Милләткә файда урынына зарар» исемле фельетоны, мәсәлән, әнә шул турыда
сөйли. Биредә Тукай үзе якын күргән Мәҗит Гафуриның «Кызларга махсус
милли шигырьләр» исемле җыентыгындагы милли чикләнүчәнлек һәм
дидактизмны тәнкыйть итә. Фельетонны укыганда Тукайның тапкырлыгына һәм
хыял көченә таң каласың. Исем уйнатудагы осталыгы да тагын бер кат
ялтырап китә: Җамид Фигури.
1910 елның көзендә Л.Н.Толстойның Ясная Полянадан билгесез юнәлештә
чыгып китүе һәм вафат булуы татар җәмәгатьчелегенең дә игътибарын җәлеп
итә. Газеталарда, хәбәрләр белән беррәттән, даһи әдипнең үз утарыннан
китүенә төрлечә мәгънә биргән мәкаләләр басыла. Бу шау-шуга Тукай да
битараф кала алмый. «Толстой хакында мәшһүр татарларның фикерләре» һәм
«фәлсәфә» исемле фельетоннарында печән базарчыларның, Мөхәммәтҗан
Сәйдәшевнең һәм Нади Максудиның Толстой турындагы фикерләреннән ачы һәм
үткен итеп көлә, Әстерханда эшләп ята торган С.Рәмиевкә дә өлеш чыгара.
«Идел»дәге мәкаләсендә С.Рәмиев Толстойның үз даирәсен ташлап китүен
болай аңлата: «…бу хәятта ямь вә гыйффәт булмаганлыктан һәм аның
мәхәббәт мәгъбуде (Мәгъбуд — табыны ла торган зат) булган күңеле бу
халык арасында мәхәббәт таба аямаганлыктан, граф Лев Николаевич Толстой
хәзрәтләре хәятка кул селтәде дә вә «кеше»ләрдән йөз чөерде дә халыктан
читкә чыгып китте». Моннан соң автор «Халыктан читтә бар гыйффәт,
халыктан чит ни бар ямь», «читтән торып, ләгънәт көлен сипсәм», бәлки,
рухым сафланыр иде, дигән мәгънәне эченә алган шигырен китерә. Аннары
дәвам итә: бу сүзләрне ул күптән әйткән һәм рухы, күңеле белән күптән
инде «кешеләр» арасыннан киткән булган. Л.Н.Толстой моны гамәлдә эшләп
күрсәткәч кенә, ул, ягъни Сәгыйть, халыктан читкә киткәнен бөтен кешегә
ишеттерерлек итеп белдерә.
С.Рәмиевнең «халык» дигәндә үзен уратып алган даирәне, җәмәгатьчелекне,
киңрәк алсак, буржуаз җәмгыятьне күздә тотканын укучы шәрехсез дә аңлый
торгандыр. Җәмгыятьтән качарга түгел, бәлки аны үзгәртү өчен көрәшергә
кирәк дигән караш белән яшәүче Тукай Рәмиевнең, романтизм плащына
төренеп, романтик позага басуы белән киленгә алмый һәм мәкаләдәге
фикергә һәм шигырьгә пародия рәвешендә болай дип яза:
«Сәгыйть Рәмиев: «Толстой — мин, мин — Толстой. Дөньяга ләгънәт көле
чәчәм. Нәм шуның өчен мин Толстой шикелле вә Толстой — минем шикелле;
дәлил кирәк булса, менә шигырь: Бәрдем, суктым — ачылды, ләгънәтләре
чәчелде… Әлхасыйль: мин — Толстой, Толстой — мин… Ул да үлмәде — мин
дә үлмим».
Л.Н.Толстойга яшьли мәхәббәт баглаган, гомере буе аңа табынып яшәгән
Тукай үз мөнәсәбәтен дә белдерми кала алмый иде. Даһи әдипнең үлеменә ул
«Мөбарәк тәсбих өзелде» исемле куәтле чәчмә шигырь багышлады:
«…Куркынычлы, үзәк өзгеч хәбәр фаш булды.
Толстой вафат!
Кояш йөзен чытты. Аглады. Инде көлми. Агар сулар дәфгатән (Дәфгатән — кинәттән) бозландылар.
Ачы җилләр исеп, котырып китеп, агач башындагы кошларны кыйблага сөрделәр.
Караңгы. Күңелсез. Салкын».
1910 елның икенче яртысында да шиксез Тукайныкы булган материаллар
«Ялт-йолт»та күп түгел. Бүтән газета-журналларда да сирәк күренә. Әмма
бу хәл хәзер шагыйрьнең тагын төшенкелеккә бирелеп, эшли алмавы белән
түгел, бәлки балалар өчен күп яза башлавы һәм мәктәп өчен уку китаплары
төзергә керешүе белән аңлатыла. 1909 елның беренче яртысында шагыйрь
балалар өчен ике китап әзерләү белән мәшгуль. Берсе — «Балалар күңеле» —
1909 елның 23 ноябрендә, икенчесе — «Күңелле сәхифәләр» дигәне 1910
елның 12 апрелендә цензура өстәленнән узып, кибет киштәсеннән урын ала.
Бу җыентыкларга кергән шигырьләре вакытлы матбугат аша узмаганнар дип
әйтерлек, бик күбесе 1909 елның икенче яртысында, китап өстендә эшләү
процессында язылганнар. Менә ни өчен шагыйрьнең бу вакыт аралыгындагы
эшчәнлеген, эш темпын газета һәм журналларда басылган әсәрләреннән чыгып
кына үлчәргә ярамый.
1909 елда Тукай, үзе язган тезмә һәм чәчмә әсәрләрне туплап, «Яңа
кыйраәт» (Кыйраәт — уку) исемле уку китабы чыгара. 1910 елда «Мәктәптә
милли әдәбият дәресләре» исемле икенче китабы өстендә эшли. Бусына инде,
үз язганнары белән генә чикләнмичә, шул заманның талантлы шагыйрь һәм
прозаикларыннан уңышлы һәм мәктәп балалары өчен лаеклы дип тапканнарын
сайлап алып кертә.
Тукайның талантын таныган кайбер иптәшләре шагыйрьнең мондый «вак-төяк»
белән мавыгуын хупламаганнар. Андый битәрләүләргә аз гына да илтифат
итмичә, шагыйрь гаять җитдилек белән шушы юнәлештә эшли бирә. Күрәсең,
ул бу эшнең кирәклегенә бик нык ышанган. Җитмәсә, гыйбрәт тә бар: бөтен
дөньяга танылган әдип Л.Н.Толстой вак хикәяләр язган, әлифбалар төзегән
һәм бу эшен роман һәм повестьлар язудан түбән куймаган.
Тукайның 1909—1910 еллар лирикасының төп герое — шагыйрь үзе. Теге яки
бу шигырендәге кичерешнең нинди тышкы тәэсирдән, гаделсез җәмгыятьнең
нинди басымыннан туганлыгы да, беренче карашка, бик үк ачык сизелми.
Тукай гүяки үзен генә, җәрәхәтле күңеленең сызлавын, анда туган мең
төрле тойгы-хисләрне генә анализлый.
Шулай да аның бу чор лирик шигырьләре — чын поэзия үрнәкләре. Трагик
аһәң белән никадәр генә сугарылмасыннар, алар ниндидер сафландыручы
көчкә ия булып торалар. Моның сере, күрәсең, шунда: Тукай индивидуалист
шагыйрь түгел, ул чын мәгънәсендә халык улы, шуңа күрә аның иң шәхси, иң
интим кичерешләре дә халык кичерешләренә аваздаш булып чыгалар.
Менә «Вакыт» газетасының 1910 елгы 29 ноябрь санында басылып чыккан
«Өзелгән өмид» шигыре. Менә аның тетрәнми укып булмый торган соңгы ике
строфасы:
Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син,
Һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы.
Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы,
Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы.
Кешеләрнең бер-берсенә мәхәббәт җепләре белән багланып яшәвен күрергә
теләгән, шундый мөнәсәбәтләрнең урнашуы хакына тормышын биргән шагыйрь
тирән ачыну белән хакыйкатьне танырга мәҗбүр: ул көнгә бик тә, бик тә
ерак әле. Кешеләр күңеле — боз, бәгырьләре — таш. Анасының кабере өстенә
утыртылган салкын һәм каты таш та хәтта җылырак һәм йомшаграк. Шул
ташка тамган күз яше бер үк вакытта ачы да, татлы да. Бердәнбер
мәхәббәт… Әмма ул да таш астында…
Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы,
Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы, —
ди шагыйрь. Әйе, табигать аңа мул өлеш чыгарган: шатлык һәм бәхет кенә
вәгъдә иткән. Булачак шагыйрь дөньяга сокланып, кечкенә шатлыкларга да
куанып, киләчәккә өмет белән карап яшәгән («Мин тумыштан жизнерадостный
кеше»). Әмма гомер юлына кереп киткәч, күрә: тормыш үги ана икән бит.
Кага-суга башлый. Шагыйрь үзе дә, җәмгыятьнең канун һәм
гореф-гадәтләренә яраклаша алмыйча, яраклашырга теләмичә, ят кеше булып
кала килә. Үзен читлектәге кош, төрмәдәге тоткын итеп тоя. Ихтимал,
Тукай бу строфага шуннан артык мәгънә салмагандыр. Меңләгән татар
укучысы исә үз күңелендәге уй-тойгыларга аваздашлык тапмый калмаган. Бит
татар халкы да үз җирендә, үзенең туган туфрагында 350 ел буе инде
чит-ят булып, хокуклары чикләнгән хәлдә яшәп килә…
Тукайның «ачы хәсрәт көен» көйләгән шигырьләренең тагын мондый хасияте
бар. Алар чүп кадәр кайгысын таудай күреп йөргән укучының кабыргасына
төртә, сискәндерә: әнә бит бөтен гомере фаҗига булган шагыйрь бөгелеп
төшмәгән, яшәгән, көрәшкән. Ул гына да түгел, шушы зур җанлы бөек кеше
белән мохит арасындагы зур конфликт буржуаз җәмгыятькә карата укучыда
нәфрәт, ләгънәт һәм үч тойгыларын да көчәйтми калмаган.
Алга сикереп булса да, шуны әйтик: 1911—1913 елларда Тукай поэзиясендә
гражданлык мотивлары көчәеп китәчәк, шагыйрь җәмгыятьтәге социаль
контрастларга, моңарчы булмаганча, зур игътибар бирәчәк. Икенче төрле
әйткәндә, ул Кольцов, Некрасов, Никитиннар юлына охшаш юлга аяк басачак.
Бу исә Тукайның 1909—1910 елларда халыкка тагын да якынаюы, халык
турында уйлануы, халыкның иҗат хәзинәсе эченә чумуы, дөньяга карашының
үсүе нәтиҗәсе иде. Хәзергә лирикасында шәхси һәм интим кичерешләр
өстенлек алса да, без аның 1911—1913 еллар поэзиясен характерлый торган
төп сыйфатның яралгыларын бу чорда ук күрә башлыйбыз:
Яратырга ярый кышны, вәләкин зәмһәрире бар,
Киемсез, калтырап торган мәсакине*, фәкыйре бар.
Яратырга ярый җәйне, матур ул, анда зур ямь бар,
Вәләкин таш бинасы юк фәкыйрьләргә җәһәннәм бар.
Яратырга ярый дөнья: матур кырлар, матур таулар;
Яратмыйм мин вәләкин һич, сәбәп шул: ибне адәм бар!
(*Мәсакин — мескеннәр).
(«Яратырга ярый», 1909.)
Дөньяны яратмыйм, ди шагыйрь, чөнки анда адәм баласы бар. Беренче
карашка сәер тоелган бу сүзләрнең мәгънәсен алдагы ике строфа ачып бирә.
Кыш матур, ләкин төлке толып киеп, рысакларда выжлап узып китүче байлар
өчен. Җәй тагын да матуррак, әмма бөкрәеп йөк ташучы яисә кәкре урак
белән әлсерәп иген уручылар өчен түгел. Тигезлек булмаганга, берәүләр
икенчеләр хисабына яшәгәнгә, җәбер-золымга тулы ирек бирелгәнгә шагыйрь
дөньяны сөйми.
Русчадан ирекле тәрҗемә ителгән «Кярханәдә» (1910) исемле шигырендә завод-фабриканың да бер почмагы күренеп китә:
Көндез эш, кичен эш,
Бер минут юк тыныч.
Аждаһа машина! —
Карарга куркыныч.
Менә эшче портреты:
Аргайгандыр үзе,
Саргайгандыр йөзе,
Бөкрәйгәндер биле,
Нурсызланган күзе.
Дөрес, шигырьдә җәмгыятьне тамырыннан үзгәртергә сәләтле булган
бердәнбер сыйныф — пролетариатның куәте сизелми әле. Нишлисең, Тукай
мәсьәләгә мәгърифәтче-демократ күзе белән карый. Шулай ук «Күгәрчен»
(1910) шигырендә дә демократ каләме йөри. Зәгыйфь күгәрчен, куәтле
лачынга карап, болай дип уйлый:
Зәгыйфь, корбан булу артык, Ходаем,
Булудан андый көчле һәм дә залим!
Әйе, болар яралгы гына әле. Әмма яралгының киләчәге бар.

 


————————————————

ЭЧТӘЛЕК

Беренче бүлек.


КУЛДАН КУЛГА >>>

 Икенче бүлек.


МӘКТӘП БАСКЫЧЛАРЫ >>>

 Өченче бүлек.


ИРЕК ТАҢЫНДА >>>

 Дүртенче бүлек.


ТУГАН ТУФРАК >>>

 Бишенче бүлек.


МОҢЛЫ САЗ ЧЫҢНАРЫ >>>

 Алтынчы бүлек.


КИЛӘЧӘККӘ КАРАП >>>


 Җиденче бүлек.


СОҢГЫ СӘХИФӘЛӘР >>>


————————————————— 

{mospagebreak} 

 

Алтынчы   бүлек

КИЛӘЧӘККӘ КАРАП

1

Календарьда 1910 елның 31 декабре белән 1911 елның 1 гыйнвары
бер-берсеннән аерылып торсалар да, табигатьнең үзендә алай түгел. Кичә
шәрә агачларга зыкы төшергән кояшсыз салкын сүрән көн иде. Бүген дә нәкъ
шундый һава. Тукайның рухи халәтендә дә унынчы ел белән унберенче ел
арасына чик уздырып булмый.
Менә мин чиста кәгазь алдым да, елдагы ай саныннан чыгып, уникегә бүлдем
һәм Тукайның шигырь, фельетон, мәкалә һәм очеркларын язылу яисә басылу
даталары буенча утыртып чыктым. Гыйнварга бер фельетон туры килде.
Февральгә, эчтәлегеннән чыгып, «Яз хәбәре» исемле бер шигырь теркәп
куйдым. Март графасы бөтенләй чиста калды.
Яңа елны шагыйрь күтәренке күңел, дәрт һәм якты өметләр белән каршы
алмаган. Аз язган, аз эшләгән. Саулыгы да үзенекен иткәндер: җилле,
яңгырлы көз кердеме, Габдулла өши-калтырый башлый, бик еш салкын тидерә,
ютәле көчәя. Алда исә башланмаган кыш…
Бусы шулай. Әмма әлеге кәгазьне яңадан алып карыйм да «Читен хәл» исемле
шигырьгә күзем төшә. Язылу вакыты да күрсәтелгән: 14 июль. Җәйнең
матур, табигатьнең көләч чагы. Шагыйрь Әстерханда ай ярым буе ял иткән,
кымыз эчеп, хәл җыйган. Укыйбыз:
Ни була тугъмак сыйратын кичмәсәм!
Бу ачы гомрем шәрабын эчмәсәм?!

Катле нәфс* итсәм, Ходайдан куркамын,
Ләкин чир, аурып та булмый, ичмасам!
(Катле нәфс — үз-үзен үтерү).
Кая инде авырмаган! Сүз биредә җитди авыру, озакка сузмыйча кабергә озата торган чир турында бара.
Өметсезлектә бу чаклыга җиткән шигырьне без Тукай тормышында аеруча ямьсез 1910 елда да очратмадык диярлек.
Ник шулай? Рухи дөньясында һәм иҗатында пессимистик настроение һәм
мотивларның көчәеп китүен, бүтән сәбәпләрдән тыш, яңа революциянең күз
күреме җиткән киләчәктә кабатланачагына шикләнүе белән аңлаттык. Ә бит
ул теләгән революциянең беренче дулкыннары инде күтәрелде. Ни өчен
шагыйрь күңелендә бу өмет чаткысы кабызмый? Биредә ике сәбәп бар: үзәктә
купкан дулкыннар чагыштырмача тыныч култык булып яшәүче татар дөньясына
әле килеп җитмәгән, икенчедән, татар демократик интеллигенциясенең
игътибарын, социаль мәсьәләләрдән бигрәк, милли мәсьәләгә юнәлткән бер
зур вакыйга була.
Хәзерге Татарстанның төньяк-көнчыгыш почмагында Иж-Бубый исемле бер авыл
бар. Революциягә кадәр үк азмы-күпме хәреф таный торган татарлар
арасында бу авыл турында ишетмәгән кеше сирәк булгандыр. Нәрсәсе белән
шөһрәт казанган соң бу гади татар авылы?
«Мөхәммәдия» (Казан), «Хөсәения» (Оренбург) һәм «Галия» (Уфа) кебек
заманының иң зур һәм атаклы мәдрәсәләреннән һич тә калышмаган, кайбер
җәһәттән хәтта югарырак та торган мәдрәсәсе белән.
Дин дәресләреннән тыш, анда рус теле, физика, химия, тригонометрия,
ботаника, алгебра, геометрия, зоология, астрономия, педагогика һәм…
француз теле укытылган.
Прогрессив карашлы бертуган Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйлар тырышлыгы
белән шундый югарылыкка күтәрелгән бу мәдрәсәдә фикер иреге хөкем
сөргән, үзешчән сәнгатькә мөмкинлек бирелгән, шәкертләр язу-сызу белән
мавыкканнар. Мәдрәсә үзенә шәкертләрне тирә-як авыллардан, Идел буе һәм
Уралдан гына түгел, хәтта Төркестан якларыннан да тартып китергән.
Даны үскән саен, мәдрәсәнең дошманнары арткан. Схоластика һәм фанатизм
чүлендә яшел оазис булып утыра торган бу гыйлем учагына, барыннан да
элек, тирәяк авылларының фанатик муллалары, кадим мәдрәсәләренең
мөдәррис һәм хәлфәләре, иске фикерле кулак һәм сәүдәгәр теш кайрый
башлаганнар.
1905 елгы революциядән соң Ишми ишан, ягъни Түнтәр авылының консерватор
мулласы Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов, Бубый мәдрәсәсенә каршы юнәлгән
карагруһчылар хәрәкәтенең җитәкчесе булып китә. Болай гына алдыра
алмагач, ишмичеләр бубыйлар өстеннән хөкүмәт органнарына донос яудыра
башлыйлар. Ишми җәдитчә укытуга каршы брошюра-пасквиль язып бастыра һәм,
моның белән генә дә калмыйча, русчага тәрҗемә иттереп, патша
чиновникларына җибәрә. Брошюрада түбәндәге юллар бар: «Ысул җәдитнең
асылы дәгъвәи истикъляль вә хөкемгә карышудан гыйбарәт… Боларның
дәгъвәи истикъляльләре Российский социал-демократический рабочий партия
комитетларының прокламациясеннән мәгълүмдер».
Донослар хөкүмәт органнарын сискәндерә, охранканың колагын торгыза.
Бубый мәдрәсәсенең социал-демократик хәрәкәт учагы булуына ышанып
бетмәсәләр дә, икенче нәрсәдән куркалар: панисламизм оясы түгелме бу уку
йорты, сепаратизм идеяләрен таратып ятмыймы, Төркия белән бәйләнешкә
кермәгәннәрме? Мәдрәсә хөкүмәт органнарының һәм охранканың даими күзәтүе
астына алына. 1910 елның 15 августында хәтта, свитасы белән берлектә,
Вятка губернаторы да мәдрәсәгә килеп киткән.
Милләтнең карагруһчылар белән хөкүмәт чиновникларыннан оешкан «бердәм
фронт»ы үзенең кара эшен дәвам иттерә, соңгы хәлиткеч ударга әзерләнә.
Менә 1911 елның 30 гыйнварына каршы төндә жандарм ротмистры командалыгы
астында йөзләп атлы стражник, җиде становой пристав һәм бер исправник
мәдрәсәгә басып керәләр. Өч тәүлек буе тентү бара. Габдулла һәм
Гобәйдулла Бубыйлар белән берлектә, ун мөгаллим кулга алына.
Шулай итеп, Россиянең татарлар яши торган төбәкләренә нур таратып торган
белем учагы сүндерелә. Бу сигнал була: Әстерхан, Оренбург, Казан һәм
башка урыннарда Бубый мәдрәсәсенә тегеләйме-болаймы кагылышлы булган
кешеләрдә тентүләр башлана, күпләр кулга алына, китапханәләр,
типографияләр ябыла, китапларга арест салына.
Бубый фаҗигасе татарның алдынгы интеллигенциясенә аяз көнне яшен
суккандай тәэсир иткән, милләт карагруһчыларына һәм патша сатрапларына
карата нәфрәт тойгысын моңарчы күрелмәгәнчә көчәйткән. «Эчем, тышым Ишми
вә игъванына (Игъван — алдау мәгънәсендә) злоба белән тулды, — дип яза
шагыйрь. — Бөтен көтепханәләрне, матбагаларны вә газеталарны ябып
бетерсәләр, бу көннән, яңа киемнәремне ертып ташлап, яланаяк чыгып
йөгерәчәкмен. Күз алдым караңгыланды, милли тормыш, милли хәяттән вә
үземнең хыялларымнан тәмам өмит кистем».
Безгә мәгълүм булганча, Тукайның обывательләр аңлаган мәгънәдә шәхси
тормышы юк. Аны яшәткән, аңа дәрт-куәт биргән, аны илһамландырган
бердәнбер нәрсә — туган халкын агарта, күзен ача, дус-дошманны аерырга
өйрәтә, үз бәхете өчен көрәшергә рухландыра торган мәдәният, шуның
уңышы, алга барышы, күтәрелүе. Мәдәният учакларын берәм-берәм
сүндерсәләр, аңа ни кала? Нәрсә белән юанып, ни белән рухланып яшәргә?
Погром тәэсиреннән кызулык белән язып ташланган хатында «үземнең
хыялларымнан тәмам өмит кистем» дисә дә, иҗат эше беркадәр сүлпәнәйсә
дә, Тукайның көрәшче табигате кул кушырып утырырга ирек бирми иде.
Барыннан да элек, аның җилкәсендә — «Ялт-йолт» журналы. Дөрес, оештыру
һәм хуҗалык эшләрен Әхмәт Урманчиев башкара, карикатура — Г.Камал
вазифасы.
Әле бит журналны язма материал һәм рәсем темалары белән тәэмин итәсе
бар. Артык калын булмаса да, айга ике мәртәбә ялт итеп килеп чыга торган
журналның аппетиты бер дә начар түгел.
Ә язучылар кемнәр? Ара-тирә Галиәсгар биргәли. Фатих сирәк кенә
шатландырып куя. Тагын бер-ике кеше язгалый. Укучылардан «үз агымы»
белән керә торган материал бар-барын. Ләкин аны шул көенчә журналга тыга
алмыйсың. Эшкәртергә, сатира теленә күчерергә кирәк. Болар барысы да
Тукай өстендә.
Шагыйрьнең журнал өчен борчылуы, аны яхшы итеп, вакытында чыгарып
барырга тырышуы Ә.Урманчиевка язган хатларыннан да ачык күренә:
«Фатихтан (Ф.Әмирханнан. — И.Н.) бер дә ялыкмыйча «Ялт-йолт»ка
язгалаштыруын просить ит. Колагын тондырганнан гаҗиз калып, бер-ике
нәрсә язса да файда».
«Бу номерда да әдәпсез сүзләр бар. Шундый сүзләргә юл киселсен иде. Тагы
ун номердан журналның ике еллык җүбәләе була бит. Тырышмады…»
1911 елның беренче яртысында Тукайның эшчәнлеге «Ялт-йолт» белән генә дә
чикләнмәгән. Хәер, башта яшь шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй һәм Тукайның аңа
язган хатлары белән танышып китик.
Тукайны ул 1907-1908 елларда ук күргәләсә дә, үзенең исемен әйтмичә
генә, бер-ике авыз сүз алышкан булса да, аларның чын-чынлап танышулары
хат аркылы булган.
Тукайның кече каләмдәшенә унике хат язганлыгы билгеле. Алтысы аралаша
башлаганчы язылган. Адресатка эндәшүдә үк аларның бер-берсенә якыная
барулары төсмерләнә: «Хөрмәтле Сәгыйть Сүнчәләй әфәнде!» (9 ноябрь,
1910), «Мөхтәрәм Сәгыйть әфәнде!» (4 декабрь, 1910 ел), «Сәгыйть
әфәнде!» (1 гыйнвар, 1911 ел), «Сәгыйть әфәнде!» (22 гыйнвар, 1911 ел),
«Сәгыйть!» (11 февраль, 1911 ел), «Сәгыйть!» (4 март, 1911 ел).
Беренче хатында ук Тукай түбәндәге сүзләрне язган: «Шөбһә юк, Сездә
милләткә яки шөһрәткә бик кызу мәхәббәт бар. Әмма һәр язганыгызны нәфис
вә изящный дип әйтсәм, мин, Сезгә дус булудан бигрәк, монафыйк булудан
куркам». (Монафыйк — икейөзле).
Чынлап та, Сәгыйть артык зур талантка ия булмаса да, хис-тойгыга бай.
Юмор тойгысы исә чамалы. Шөһрәткә кызыгу, хыялга бирелү, ара-тирә
беркатлы шапырыну кебек сыйфатлары да юк түгел.
1911 елның августында Сүнчәләй Казанга килгәч, ай буе алар бергә
булалар. Кайбер көннәрне Сәгыйть шагыйрьнең бүлмәсендә кунып та калган.
«Төннәрдә күбесенчә сөйләшми-лыкылдамый утыра идек. Тик утыра идек.
— Сөйләшмик, — ди торган иде, йә җырлый иде».
Күрәсең, болай булган: С.Сүнчәләй килеп төшкән мәлне авылында ел буе
эченә җыелган уй-тойгыларын, мәхәббәт, шигърият, дан-шөһрәткә кагылышлы
сүзләрен ялкынланып сибә башлаган. Тукай исә, баштарак балалар сөйләшен
тыңлаган кебек, эчтән генә елмаеп тыңлаган булса кирәк. Тора-бара,
күрәсең, сүзне җайлап кына икенче нәрсәгә бора яисә туры әйтә башлаган:
«Сөйләшмик әле, Сәгыйть».
Эчендә кайнаган уй-хисләрен, хыялларын тышка чыгармый асрау кыен булса
да, Сәгыйть тыелып торуга күнегеп киткән. Кайвакыт алар, бер-берсеннән
тартынмаган хәлдә, сәгатьләр буе дәшми утыралар икән. Сөйләшкән
тәкъдирдә дә, вак-төяк мәсьәләләрне генә кузгатып, әдәбият һәм шигърият
кебек җитди темаларга гәпләшүне хатка калдырганнар. Менә ни өчен
Тукайның Сүнчәләйгә язган хатлары зур кыйммәткә ия. Биредә инде шагыйрь
сүзчәнләнеп китә: өйрәтә, тәнкыйтьли, битәрли, хәтта телдән әйтүе
ихтимал булмаган уй-фикерләрен яза, эчке дөньясын ачып сала.
Ник соң Тукай, бүтән талантлы яшьләрнең берсе белән дә бу чаклы
шөгыльләнмәгәнне, Сәгыйтькә шулкадәр көч сарыф иткән? «Шильон тоткыны»
тәрҗемәсен редакцияләгәннән соң, үз кулы белән күчереп чыгып, кереш сүз
язып нәшриятка бирүе һәм бастырып чыгаруы үзе генә ни тора! Анасына
сырпаланган яшь тай кебек, атаклы шагыйрьгә сыенган саф күңелле, кайнар
тойгылы егетне канат астына алудан Тукай, күрәсең, билгеле бер
канәгатьлек тапкан.
Зур талант иясенең, шигъри энҗеләр бирү урынына, мәктәп өчен уку
китаплары, хрестоматияләр төзү кебек «вак-төяк» эш белән шөгыльләнүен
гөнаһ итеп караган Сүнчәләйгә җавабында: «Алай түгел, — ди Тукай. — Мин
мәктәпләребезнең хәл теле (Хәл теле — бүгенге хәле) илә миннән ярдәм
көткәнен күрдем. Мин моңа салкын кан белән карый алмадым» (22 гыйнвар,
1911 ел). Үзен «вак-төяк» белән шөгыльләнүдә гаепләүчеләргә җавап
биргәндәй, 1911 ел бантында, рус чыганакларыннан файдаланып, поэма
язарга керешкән. 4 март хатыннан без түбәндәге юлларны укыйбыз: «Мин бу
арада балалар өчен «Песи Г.Җамал» яки «Песибикә» исемле бер рәсемле
рисалә язып бетердем. Шактый муаффәкыятьле чыкты».
Типография хуҗасы И.Н.Харитонов татар язуы өчен махсус хәрефләр койдыра
һәм, шуны пропагандалау максатын күздә тотып, «Татар әлифбасы» дигән
рәсемле китап чыгарырга карар итә. Кемдер Тукайдан шул китапка берәр
нәрсә бирүен үтенгән, күрәсең. Шагыйрь тота да җиңел кулдан «Сабитның
укырга йөрүе» исемле «агитка» язып ташлый.
Ә бит, чынлап уйласаң, шигърият чишмәсен беразга томалап торып,
«бала-чага белән бул ашуын да» Тукайның гражданлык сыйфаты чагыла. Иң
әүвәл, үз балачагы ямьсез үткән шагыйрь балаларга салкын карый алмый,
шигырь-әкиятләре белән генә булса да, юаныч бирергә тели (бер китабы
нәкъ менә «Юаныч» дип атала). Икенчедән, балалар, аныңча, халыкның
киләчәге. Хәзергә әле шагыйрь яшәп килүче тәртипләрне тиз арада
үзгәртерлек көчләрне күреп җиткерми. Ләкин ышана: кайчан да булса бу
каһәрле строй җимереләчәк, моны киләчәк буын эшләргә тиеш. Димәк,
балаларны бүгеннән тәрбияләргә, булачак көрәшләргә әзерләргә кирәк.
Мәктәпкә ярдәмгә килүен күздә тотып, менә ул нәрсә дип яза: «Татар
балаларының рухына файдалы тәэсирем булачак, инша алла».
Менә моны киләчәккә карап яшәү һәм киләчәккә карап иҗат итү дими ни дисең?!
Шул ук гыйнвар хатында Тукай болай ди: «Шагыйрьгә матур шигырь язу
читен. Әмма бер дә язмый тору аннан да читен, диләр». Аның күңеле һәм
акылы хәтта шагыйрьнең үз теләгеннән башка да һаман хәрәкәттә, һаман
иҗат итү халәтендә булган. «Бер поэма хакында башымда әнваг* төрле
хыяллар йөри, — дип яза ул 4 мартта. — Фәкать зиһен варить итеп
чыгарганы юк әле. Гайяи хыялым** татарча, татар рухында, татар геройлары
белән дөньяга бер «Евгений Онегин» чыгарудыр. Алла ни бирер». (*Әнваг —
төрле. **Гайяи хыял — хыял максаты). Кем белә, тагын 4—5 кенә ел яшәсә
дә, бәлки, ул поэманы бүген укып ләззәтләнер идек.

2

«Җитәрлек акча табып булса, җәен түгел, язын беренче пароход илә
Әстерханга Сәгыйть Рәмиевкә кунакка китмәкче булам вә аннан икәүләшеп
кыргыз (Казакълар ул заманда шулай дип йөртелгән) арасына кымызга
бармакчы булабыз. Ният җәй буе Идел өстендә йөрү һәм, мөмкин булса,
Истанбулга да бер-ике атнага заглянуть» (С.Сүнчәләйгә, 4 март, 1911 ел).
Бу сүзләр төрле уйлар кузгата…
«Җитәрлек акча табып булса…» Димәк, Тукайның кесә тагын такырайган.
Ә бит тели икән, бүген дисә бүген ул Истанбулга гына түгел, бәлки арырак
бару өчен дә акча таба ала. Бу елларда үрчеп киткән эреле-ваклы
нәшриятлар Тукайны туктаусыз аулыйлар. Элек язганнарыңны төрлечә
оештырып, китабыңа төрле исемнәр куш та бир.
Әмма шагыйрь моңа бармый, һәм сәбәбен без аның үз авызыннан ишетәбез:
«…алар (наширләр. — И.Н.) минем колагыма: «Синең шигырьләр халыкка
үтә; фәлән хакка гына саткансың икән, без фәләнне биргән булыр идек»
кеби ачкүзле сүзләре илә мине мыскыллый башладылар. «Киләчәкне тәэмин
итәргә кирәк», фәлән дип лыгырдадылар. Миңа, һәрвакыт милләт вә миллият
фикере белән илһамланып торган шагыйрьгә, табигый, ул сүзләр тәхкыйрь
(Тәхкыйрь — хурлау, мыскыллау) иде. Мин нишлим аларның киләчәкләре
белән?.. Ләкин алар миңа тынычлык бирмәделәр: «Син бу язганыңны безгә
бир, фәлән нашир сиңа аз биргән, ул вөҗдансыз!»
Яисә менә тагын бер чыганак. Россиянең төрле якларыннан китапларын бүләк
итүен үтенеп хатлар килә башлый. «Чит шәһәргә налож белән җибәрүемне
үтенәләр вә, күпме хак куйсам да, түләп алачакларын вәгъдә итәләр».
Элек язган шигырьләрнең бик күбесенә тәнкыйть күзе белән карый башлаган
шагыйрь монысына да бара алмый: «…үз кулым белән, «борыны сизми» дип,
чын дустыма үлгән мәче һәдия итәмме соң?»
Икенче мәсьәлә — Тукайның нәкъ менә С.Рәмиевкә кунакка баруы. Сәгыйть
чакыра, ә Габдулла, араларында берни булмагандай, зур өметләр баглап,
Әстерханга җыена! Уртак эш хакына, идея хакына бәхәсләшү, әйтешү, кирәк
икән, кылычларын ялтыратып алу, Тукай фике-ренчә, һич тә шәхси
дошманлыкка китермәскә тиеш. Сәгыйть тә, күрәсең, суына төшкәч, кабаттан
уйланган, һәм Тукайны яңадан күрү, бергә булу, хөрмәт күрсәтү аның өчен
бер ихтыяҗга әверелгән.
Апрельнең 23—24ләре тирәсендә «Тургенев» исемле пароходка утырып,
шагыйрь сәяхәткә чыгып китә. Билетны өченче класска алуы акчасын алдагы
көннәр өчен сакларга тырышудан булмаса кирәк. Юмор катыштырып язган
юлъязмасында ул болай ди: «Эчем пошкач, «приличие»-фәлән рамкасына
кысылмаган, простой 4 нче класс халкы арасына чыга идем. Вакыйган, анда
чыгу бушка китмичә, бер хили заман (Бер хили заман — байтак вакыт) карап
торырлык күренешләр булгалый иде». Ясалма тәкәллефне җаны-тәне белән
сөймәгән Тукай хәтта 3нче класста да үзен җайсыз хис иткән! 4 нче
классның тагын шунысы яхшы: мичкәләр, әрҗәләр арасына кереп сырышкан
пассажирларның үз-үзләрен тотышында тормыш бөтен табигыйлеге һәм
ялангачлыгы белән ачылып китә.
Хикәяләвебезнең дәвамы өчен әһәмияте булган ике эпизодка гына тукталып китик.
Менә безнең шагыйрь, дүртенче классны тамаша иткәннән соң, үз урынына
керә. «Минем урыннан ерак түгел, бер эскәмиядә юан-юан рус мещаннары
белән мещанкалары бара. Кайсы чәй эчә, кайсы сузылып ята. Шунда бер
борынын сөртеп утырган калын марҗа, үзе белмичә, яңлыш яулыгын төшереп
җибәрә. Юан руслардан берсе аңа хитабән (Хитабән — эндәшеп): «Мадам,
платок уронили», —ди. Марҗа, аңышып, яулыгын ала.
Марҗаны тәнбиһ итүче (Тәнбиһ итү — искәртү) руска икенче бер игътираз итә (Игътираз итү — каршы төшү):
—    Ник аңар «мадам» дисең, ул бит дама түгел, баба, — ди.
Тегесе: «Соң, дама белән баба арасында ни аерма бар?»
Әүвәлгесе: «Дама бывает узкая, ә баба широкая», — дип тәфсыйль итә.
Халык көлешәләр. Минем дә күз алдыма «Державин»да йөргән нәзек дамалар
белән Балык базарында куас сатучы юан бабалар килә. Мин дә көләм».
Беренче карашка әллә-ние булмаган бу эпизодта шагыйрь тормыштагы социаль каршылыкларның бер чагылышын күргән.
«Тагын 4нче класска таба аяк атлыйм. Мин чыгып барганда, бер зур
корсаклы рус, бармагы белән төртеп, әллә кемнәргә мине күрсәтә:
«Смотрите: барышня!» — ди. Минем хатыннар чәче кеби йомшак озын чәчем
җилкәмә салынып төшкән. Кулларым гадәттән тыш нечкә. Гәүдәм дә нәхиф
(Нәхиф — арык) булганга, чынлап та «барышня» га охшаганмындыр шул».
Хәзергә без Тукайның — шагыйрь-әдипләр арасындагы мода тәэсирендәмедер —
1911 елда чәчен озын итеп җиткереп йөргәнен хәтердә калдырып торыйк.
Пароход, зур тәгәрмәчләре белән суны кыйный-кыйный, һаман түбән таба
шуыша. Самара да, Саратов та артта калды. Царицынны да башта сәламләп,
аннары хушлашып гудок биргәч, пароход тагын аска таба шуышып төшеп
китте.
Ниһаять, юл тәмам. Әнә Әстерханның ак кремле, эреле-ваклы йортлары, яр
буендагы хисапсыз сарай-складлары акрын гына якынлашалар. Пароход
шәһәрне бер кычкыртып сәламли дә, ярга җитәрәк, тәгәрмәчләрен кирегә
әйләндереп, йөрешен тоткарлый һәм бик каты шыгырдап дебаркадерга килеп
терәлә.
Каршылаучылар бармы?
Бер замандашы авызыннан язып алынган истәлектә мондый мәгълүмат
китерелә. Наборщик булып эшләгән бу кеше, тәрәзәгә күзе төшеп, башына
фуражка, өстенә озын пальто, аягына ботинка белән галош кигән, ябык һәм
сары йөзле берәүнең капкадан кереп киткәнен күргән дә: «Сәгыйть әфәнде,
безгә бер урыс малае килә», — дигән. Рәмиев аңа җавап кайтарырга
өлгергәнче, әлеге «малай» ишектән килеп тә керә. «Сәгыйть, — диелә
истәлектә, — аны күрүгә каршы барып:
—    Әй, Тукайҗан! — дип, ишектән керүчене кочаклады».
Шагыйрьне каршы алмаганнар булып чыга, һәм моңа
гаҗәпләнергә ярамый: үзенең телеграмма сугу ихтима лы юк, дуслары сукса да, вакытында ирешмәве яисә пароходның соңлавы мөмкин.
Тукай, күрәсең, ярга чыккач, як-ягына каранган да, извозчикка утырып,
якындагы «Люкс» гостиницасына киткән. Урнашкач, әйберләрен калдырып,
«Идел» газетасы редакциясенә барып чыккан.
Ничек булса да булган, әмма Тукайның килүе — әстерханлыдыр өчен зур
вакыйга. Газетаның 29 апрель санында түбәндәге информация басылып чыга:
«Мәшһүр шагыйрьләремездән Габдулла әфәнде Тукаев шәһәремездә
мөсафирдыр». Бер атнадан соң Казанга хат китә:
«Мелла Әхмәт әкә!
Мин, малай, Әстерханда. Бу хат сиңа барганчыга кадәр булган вакытны
исәпләмичә, тагын бер ай кадәре торырга карар бирдем. Киләсе хатымда
рәсемнәр өчен темалар вә, булдырып булса, мәкалә вә шигырьләр дә
җибәрсәм кирәк. Әле хәзер кунакка йөрүдән бушаганым юк.
Бу мәкаләләрне дөрес басарга иҗтиһат итеңез. Әлбәттә, бик шәп
чыкмадылар. Моны «Шүрәле» имзаи шәрифен куймавымнан да аңларга мөмкин.
Кымыз эчәм, ит ашыйм. Һава яхшы. Хәзердән үк үземдә җисмән вә рухан бер
көч хис итә башладым.
Квартирам да ничего. Сәгыйть белән бергә торабыз. Баерак вакытыгыз
булса, миңа бер 5 тәңкә акча җибәрсәгез, яхшы булыр иде. Ят җирдә кирәк
бит.
Һәрхәлдә, адресым:
Астрахань, ред.газ. “Идель”, Сагиду Рамееву.
Үз исемемә (хосусан акча булса) җибәрергә ярамый.
Г.Т. 5 май, 1911 сәнә».
Секретаре С.Рәмиев булган «Идел» редакциясе шәһәрнең татар төбәкләреннән
иң зурысы — Тияк бистәсендәге ике катлы агач йортның аскы катында
урнашкан. Моннан ерак та түгел Давыт Мөхәммәдев дигән кеше үз йортында
яшәп ята. Көймә күтәрүче һәм конопатчы эшчеләр артеленең башлыгы,
хәзергечә әйтсәк, бригадиры, Д.Мөхәммәдев җәмәгать эшләрендә, бигрәк тә
әдәби-музыкаль кичәләр оештыруда, ярым үзешчән, ярым профессиональ
труппа тарафыннан куела торган спектакльләргә билетлар таратуда теләп
катнашкан. Хатыны Әҗәрхан шәһәрдә беренчеләрдән булып сәхнәгә чыккан.
С.Рәмиев әнә шул Мөхәммәдевләр өенең чарлак бүлмәсендә яшәгән. Тукай,
күрәсең, номер бәясен кыйммәтсенепме, Сәгыйтькә һәм «Идел» редакциясендә
эшләүчеләргә якынрак булырга теләпме, яки инде Давыт белән Сәгыйтьнең
чакыруын кабул итепме, әлеге чарлакка күчеп килгән.
Әстерхан ул чорда татар мәдәнияте учагы булу ягыннан, Казан һәм
Оренбургтан кала, өченче урынга дәгъва иткән. «Җәмгыяте исламия» һәм
«Шура ислам» исемле ике җәмгыяте хәйрия яшәп килә. Газеталары да бар:
«Идел» һәм «Борһаны тәрәккый». Болар, Тукай әйтмешли, ике әтәч кебек,
бер-берсенә очып-очып куналар. Әйткәләшүләрен принципсыз талашка гына
кайтарып калдырсак, хата булыр иде. «Идел», мәсьәләләргә аек карап,
эшләүчеләрнең, бигрәк тә С.Рәмиевнең тырышлыгы аркасында, демократик
юнәлештә барырга тырыша. Редакторы авантюрист табигатьле Мостафа Лотфи
Төркиягә ориентация тотканга, «Борһаны тәрәккый»дан пантюркизм исе килә.
Тагын нәрсә? Әстерханның үзенә күрә театр труппасы да бар бит әле. Спектакльләр күп кенә очракта мәктәпләр файдасына куела.
Әнә шул «милли хәят»ны җанландырырга, мәдәният учагын дөрләтергә
тырышучылар арасында без, С.Рәмиев һәм булачак зур артист Зәйни
Солтановтан кала, газета хезмәткәрләрен, мөгаллимнәрне, приказчикларны,
яңа карашлы муллаларны һәм тәрәккый пәрвәр байларны күрәбез.
Шул төрле катлау кешеләре, башлыча «Идел» тарафдарлары, атаклы
шагыйрьләрне узыштан мәҗлескә чакыра бантлыйлар. Сәгыйть белән берлектә,
мәсәлән, Тукай «Идел»дә языша, кайвакыт исә вакытлы редактор вазифасын
башкара торган Габдрахман мулла Ниязида да, яңалыкны яклаган тирече
сәүдәгәр Әбүбәкер Дашкинда да, Тияк малайлар мәктәбе мөгаллиме Гани
Ниязида да кунакта була.
Соңгы утырыш хакында түбәндәгечә сөйлиләр. Мәдрәсә бинасындагы бер
бүлмә. Идәнгә Ганинең төрекмән әбисе тарафыннан эшләнгән зур калын келәм
җәелгән. Келәм тирәли йон түшәкләр сузып салынган. Бүлмә тулы гөл: зур
фикус, инҗир, аю табаны, тәрәзә төпләрендә — яран, ясмин.
Түшәккә кырын ятып кымыз эчкәндә, Тукай әйтеп куйган, имеш:
— Хозур икән монда!
Болары — без тәгаен белгәннәре.
Таныш булмаган кешеләргә аш мәҗлесенә йөрергә яратмаса да, андагы
тәкәллефләрне сөймәсә дә, Тукай, күргәнебезчә, әстерханлыларның
кунакчыллыгыннан баш тарта алмаган. Бу калада артык зур байлар,
аристократлар, университет дипломы йөртүче һавалы интеллигентлар бик үк
ташып тормаганга, мәҗлесләр гадирәк, «демократик рухтарак» узган. Бу —
бер. Икенчедән, Габдулла бирегә көчҗыярга һәм кымыз эчеп дәваланырга
килгән кеше. Әнә бит ул, Әстерханга килеп төшкәч, озак та үтми, чишенеп
ташлап, «җиң сызганып» ял итәргә кереште. Озын чәчен пәке белән кырдырып
ташлавы да шуны күрсәтсә кирәк.
С.Рәмиев белән ике-өч атна бергә яшәгәч, Тукай Идел аръягында, Калмык
Базары дигән авылда мөгаллимлек итүче Шәһит Гайфигә күчеп китә. Икесенә
бер бүлмә. Киенеп-ясанып торасы юк. Йокы килсә, ятып йокларга, килмәсә,
китап укып ятарга мөмкин. Өйдә торып ялыкса, яр буена бара, тупыл
күләгәсенә утырып, Идел өстен, пароход, баржа һәм көймәләрне күзәтә.
Шәһитнең энесе Хәнәфи, Туликов дигән байның атын кузалакка (Кузалак —
ике тәгәрмәчле арба) җигеп, Кендек Күл авылыннан көнаралаш кымыз китереп
тора. Хозур, хөррият!
Хуҗа белән дә серләре килешә кебек. Шәһит Гайфи, прогрессивлыгы өстенә, шат күңелле, уенчак кеше.
Тик шунысы бәла: Габдулланың, кайбер кешеләр кебек, шартын китереп ял
итәргә маһирлыгы юк. Мие йокымсырап яши белмәгән кебек, кулы каләм
тотмый тора алмый.
Әстерханга килеп төшүгә, — «Идел» редакциясенең үтенече беләнме, әллә
инде бу газетада эзен калдырырга теләпме, — Мәҗит Гафуриның «Хәмитнең
хәяты» исемле повестен укып чыга да рецензия язып ташлый. Сатирик шигырь
һәм мәкаләләрен, «Кечкенә сәяхәт» исемле юмористик очеркын яза һәм
Казанга озата.
Әстерхан татарларының эчке эшенә катнашмыйча, ял итүче сыйфатында гына
калырга карар иткән булса да, «күзе күпне күрә, колагы күпне ишетә»
торган шагыйрь бер мизгелдә бу «нәзер»ен чак кына бозмый кала. Беркөнне
ул Мостафа Лотфин турында үтергеч сатира язган да «Идел»гә илтеп биргән.
Ләкин, икенче көнне үк килеп җитеп, наборын тараттырган.
Төркиядә бер теләнче, сухта* булган Мостафа;
Монда кайтып, ил казасы, фетнә булган Мостафа,—
(*Сухта — шәкерт).
дип башланган бу сатира шулай да шагыйрьнең архивында ятып калмаган («Ялт-йолт», 15 апрель, 1912 ел).
Ш.Гайфи күп төрле сәләт һәм һөнәр иясе дә икән. Мөгаллимлек вазифасын
башкару белән бергә, сәхнәдә дә уйный, фотография белән дә шөгыльләнә,
карикатура ясарга да оста. Әстерханның атаклы фотографы Бочкарев белән
дус. Бер заман ул сәхнә сәнгате белән фото сәнгатен бергә куша торган
сатирик, юмористик открыткалар эшләү фикеренә килгән. Тема әдәбияттан
алынганга, открытка теге яки бу әдәби әсәргә иллюстрация булып китә.
Тема табу, шуны тиешенчә киендереп, грим салып җанландыру — үз эше,
рәсемгә төшереп алу — Бочкаревныкы, басып күбәйтү исә — Берлин
нәшриятларының берсендә.
Шәһит абзагыз Тукай иҗатын читләтеп уза аламы соң!
«Бер шәехнең мөнаҗәте» шигырендә бер мулла «кафате хәмсә»не, ягъни «к»
хәрефе белән башлана торган биш нәрсәне — казы, кузы, каз, кымыз һәм
кызны — яратуын белдерә һәм, барлык руханилар исеменнән, шул биш
нәрсәдән аермавын үтенеп, Аллага ялвара. Шигырьнең язылу тарихы да
кызыклы. Казанга әйләнеп кайткан көннәрендә Тукай аны, С.Рәмиевтән
ишеткән мәзәккә нигезләнеп, 10—15 минут эчендә язып ташлаган.
Әлеге Туликовлардан савыт-саба һәм «кафате хәмсә»нең дүртесе китертелә.
Шәһит үзе шәех булып киенә, көрәк чаклы ак сакал ябыштыра. Яшь хатыны —
төрекмән кызы Нурбибәне кыз итеп киендерә.
…Ш.Гайфидә атна-ун көн ял иткәннән соң, Тукай С.Рәмиев янына әйләнеп кайта.
Шагыйрьнең Әстерхандагы ай ярым вакыты тагын ничек узган соң?
Истәлекләрдән күренгәнчә, шәһәрнең бер төркем алдынгы карашлы яшьләре
аны пикникка алып чыкканнар, шәһәрнең тирә-ягындагы истәлекле урыннарын
да күрсәткәннәр. Әстерхан труппасы куйган спектакльдә һәм берничә
әдәби-музыкаль кичәдә дә Тукайның булмый калуы мөмкин түгел.
Әмма шунысы беркадәр сәер: Тукайга махсус багышлап әдәби кичә
уздырылмаган. Бүтән бер кичәләрдә дә аның сүз сөйләгәнлеге турында
ышанычлы мәгълүмат юк. Гомумән, «Идел» газетасында, бер җөмләле
информациядән кала, атаклы шагыйрьнең Әстерханда яшәвенә кагылышлы хәбәр
таба алмыйбыз. Ә бит газета «Әстерхан хәбәрләре» дигән бүлегендә татар
җәмгыяте өчен әһәмияте зур булмаган күп кенә «мөсафир»ларны күздән
ычкындырмый, кайберләре турында номердан номерга хисап биреп бара.
Биредә бер генә ихтимал бар: «гаеп» Тукайның үзендә. Үз шәрәфенә кичә
ясарга рөхсәт бирмәгән, сүз сөйләүдән, шигырь укудан баш тарткан кебек,
газетачыларны да катгый кисәтеп куйган булырга тиеш: минем турыда яза
күрмәгез. Игътибар үзәгенә эләктеңме, синнән күп нәрсә көтүчеләрнең
өметен җимермәс өчен, сүзне үлчәп сөйләргә, итәк-җиңне җыебрак йөрергә,
төрле тәкәл лефләргә буйсынырга кирәк. Хөрлегең һәм азатлыгың белән
саубуллаш дигән сүз.
Санаулы вакыт тиз уза. Шагыйрьнең Әстерханда булуыннан бер истәлек
калсын дип, иптәшләре фотога төшү фикеренә киләләр. Башлап йөрүченең
Ш.Гайфи булганлыгына, әлбәттә, шикләнмәскә мөмкин. Рәсемгә төшәргә
яратмаган Тукай бу очракта сүз тыңлап кына риза булган кебек тоела.
Моны, игътибар белән караганда, аның чыраеннан ук сизәргә мөмкин.
…Ниһаять, китәр көн җитә. Тукай, озатырга килгән төркемгә пароход
палубасыннан кул болгап, Казанга юл тота. Ә дүрт көннән соң
«Астраханский край» газетасында мондый бер хәбәр басылып чыга.
«6 июнь киче Астрахань татарлары өчен үтә тантаналы бер кич санала алган
булыр иде, чөнки бу кичне яшь татар шагыйре Г.Тукаев Астраханьнан
китте. Биредә ул бер ай чамасы булды. Ләкин шагыйрьне шактый ямьсез
кыяфәттә рәсемгә төшергән бер карикатурачыны санамаганда, Астрахань
татар интеллигентларыннан берсе дә шагыйрь белән кызыксынмады.
Шигырьләренең көче, мәгънәви тирәнлеге һәм киң колачлы булуы ягыннан
Тукаевны даһи шагыйрь дип әйтергә мөмкин. Моннан берничә ел элек аның
кайбер шигырьләре хәтта рус әдәбиятында да тикшерелде, аның шигырьләре
Пушкин һәм Лермонтов әсәрләре белән тиңләштерелде. Моннан, әлбәттә,
татарлар өчен Тукаев Пушкин һәм Лермонтов дәрәҗәсендәге шагыйрь дигән
нәтиҗәгә килергә мөмкин булыр иде. Әмма безнең Астрахань татарлары,
күрәсең, даһиларның талантына бәя бирерлек дәрәҗәгә үсеп җитмәгәннәр һәм
6 июнь көнне туры килгән очрактан тиешенчә файдалана алмадылар».
«А.В.» дигән имза артына кем яшеренгәндер, билгеле түгел. Тик шуны
әйтәсе килә: мондый мактаудан Ходай үзе сакласын! Чама тойгысын
югалттыңмы, ул кире нәтиҗә генә бирергә мөмкин.
Аннары ни дигән сүз ул «бер карикатурачыны (бусы кем, Бочкаревмы әллә
Ш.Гайфиме?) искә алмаганда, Астрахань татар интеллигентларыннан»
берсенең дә шагыйрь белән кызыксынмавы? Ә С.Рәмиев? З.Солтанов? Шул ук
Ш.Гайфи?
Мөгаен, А.В. шагыйрьне үз эченә алган даирә кешеләре арасына керә
алмаган булганга, шушы очрактан файдаланып, «Идел» ягына бер таш
ыргытырга карар иткән.
Юк, Тукай Әстерханнан, аңа игътибар күрсәткән кешеләрдән канәгать булып
китә. Шау-шу аз булган икән, бусы — шагыйрьнең үз теләге.

3

&laquolaquo;Кунакта яхшы, әмма үз өеңдә яхшырак» дигәндәй, Габдулла Казанын,
кечкенә бүлмәсен, «Ялт-йолт»ын, иптәшләрен сагынып кайта. Айдан артык,
чишелеп ташлап, борчылмый яшәү (әгәр Тукай борчылмый яши алса),
диңгезнең якынлыгын сиздереп торган саф һава, кымыз тәэсирсез калмаган:
гәүдәдә көч, күңелдә дәрт арткан кебек.
Барыннан да элек, Тукай, җиң сызганып, үзе юкта ыңгыр-шыңгыррак бара
башлаган «Ялт-йолт»ка җан өрергә керешә. Шагыйрьлеген дә онытып бетерми.
Укыйсы нәрсәләр дә җыелган. Комачаулаучы «дус-ишләр» аз. Кайсы
«дачада», кайсы «сәяхәттә».
Әмма тормыш тормыш инде, беркемне дә тыныч калдырмый. Габдулла кебек юка
тиреле кешеләргә кан бозарга сәбәп адым саен табылып тора.
Ул кайтып төшүгә, «Мияубикә»се басылып чыга. «Табадан төшкән» китапларны
кабат укырга яратмаган шагыйрь (чөнки кимчелекләрен күрә, борчыла,
үкенә) бусын да өстән-өстән генә караштыргалап (пөхтә чыкканмы?),
бүлмәсенә кайтарып ташлаган. Шулай да элек чыккан китаплары янына яңасы
өстәлү бик үк күңелсез нәрсә түгел. Күңелсезлек исә чак кына соңрак,
беренче рецензияләр чыгу белән башлана.
Менә танылып килә торган прозаик һәм тәнкыйтьче Галимҗан Ибраһимовның
рецензиясе күренә. Тукайның үз сүзләре белән әйтсәк, аның иҗатына
караган «первый отрицательный мәкалә».
Бусы бер әле, һәркем үз фикерен әйтергә хаклы. Әмма тәнкыйтьченең бер
фикере укучыны саташтырырга мөмкин: бу әсәр «мәнзума» гына, ягъни
үлчәмгә салынган һәм рифмалаштырылган коры хикәя генә булып, һич тә
поэзия төренә керми, ди бит ул. Моны дәшми уздыру гөнаһ булыр, дип
уйлап, Тукай «Йолдыз» газетасында «Аз гына төзәтү» дигән репликасы белән
чыга.
«Шура» журналының сентябрь санында шул ук поэма турында С.Сүнчәләйнең
рецензиясе басыла. Әсәргә югары бәя биргәч, рецензия булгач, рецензия
булсын, дигәндәй, Сүнчәләй тәнкыйть фикере әйтүне дә тиеш тапкан:
«Мияубикә»нең йитешмәгән урыннары булса: сажыг-рифмаларның (актык
сүзләрнең) ямьле оеша алмаулары, өстән-өстәнлекләр». Бу рецензияне дә
Тукай җавапсыз калдырмаска уйлаган. «Сәгъде Вәкъкас әфәндегә» дигән
мәкаләсендә колакка да, күңелгә дә орынмыйча үтеп китүче аерата төгәл
һәм шома рифмаларга караганда, бераз кытыклый-тырный торган якынча риф
мал арның кулайрак булуын исбатлау өчен, ул Лермонтовтан, төрек һәм
гарәп шагыйрьләреннән һәм С.Рәмиевтән мисаллар китереп, тапкыр
комментарийлар бирә дә аңа гына хас оста юмор белән болай ди: «…Ьичбер
шагыйрь, шигыренең бер юлы ахырын «такмак» дип язгач та, каләмен
колагына кыстырып, мич арасыннан кыштыр-кыштыр «шакмак» эзләп йөрергә
мәҗбүр түгелдер.
Шулай ук һичбер назыйм бер юл ахырын «сукмак» дип туктаткач та, өйалдына чыгып, «тукмак» эзләргә бурычлы түгелдер».
Күренә ки, сүз форма һәм эчтәлек турында бара. Бу вакытта Тукай үз
поэзиясенең бурычы, аны халыкка якынайту турында туктаусыз уйлана, — без
соңрак күрербез, — иҗатында борылыш процессы кичерә. С.Сүнчәләйгә
биргән җавабын тәнкыйть яратмау итеп түгел, бәлки шул борылышның бер
чагылышы итеп карарга кирәк.
«Мияубикә» уңае белән кузгалган бәхәс Тукайның кәефен кырса да, биредә
ул чаклы күтәрелеп бәрелерлек нәрсә юк әле. Аның рухи хәлен һаман да
минор хәлдә тоткан зуррак һәм җитдирәк сәбәпләр бар.
Әнә Бубый мәсьәләсе. Кулга алынган мөгаллимнәрдән һәм йөзләгән
шаһитлардан сорау алу дәвам итә. Яңадан-яңа тентүләр, яңадан-яңа кулга
алулар турында хәбәрләр килеп тора. Ни булып бетәр?
Яисә ил өстенә килгән яңа афәт — дәһшәтле ачлык. Крестьяннар чәчкән
орлыкларын да җыеп ала алмаганнар. Таза ирләр, яшь егетләр, уракларын
күтәреп бәреп, эш эзләргә читкә агыла башлаганнар. Кайберләре,
тәрәзәләренә аркылы-торкылы такта кадаклап, гаиләләре белән кузгалалар.
Шәһәр урамнарында, базарда һәм мәчет төпләрендә саилчеләрнең саны
бермә-бер артты. Кешеләр урамда очраштылармы, ике сүзнең бере — ачлык
турында.
Ачлык темасына багышланган атаклы «Көзге җилләр» шигыре, 13 ноябрьдә
язылып, 18 ноябрьдә, ягъни бәйрәм көнне «Корбан гаете алдыннан язылган
иде» дигән искәрмә белән басылып чыккан. 1908 елда дөнья күргән «Бәйрәм
бүген» шигыре белән ул шигырь арасында ничаклы аерма! Әгәр ул елгы
бәйрәмдә шагыйрьгә дөнья берьюлы ике кояш чыккандай якты күренсә, бәйрәм
көен көйләп, иркәләүчән йомшак җил иссә, тирә-як, ислемай сөрткәндәй,
хуш ис беркетеп торса, күңелләре нечкәреп, ярлы белән бай кочаклашкан
булса, биредә инде:
Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил җылый:
Җил җыламый, ач үлемнең куркусыннан ил җылый. —
Иң сөекле эшче әүладым бу ел ач калды, — дип,
Изге, шәфкатьле анабыз — мәрхәмәтле җир җылый.
Әле бит кыш керде генә. Яңа өлгергәнче халык нишләр?
Әстерханнан кайткач, эреле-ваклы бүтән вакыйгалар да булгандыр, әлбәттә.
Әмма күбесен без белмибез. Көзгә таба С.Сүнчәләйнең Казанга килгәнлеге,
Сәгыйть белән берлектә, аларның Мирсәяф Кырымбаев дигән кеше белән
очрашканнары исә билгеле. Шагыйрьнең С.Сүнчәләйгә элегрәк язган
хатындагы сүзләр хәтергә килә: «Мөселман» журналы татарча чыга башласа,
монда басылмаслык резкий нәрсәләрне шунда җибәрмәкче булам. Ул вакыт
М.К. белән хат языша башларга кирәк булыр» (4 декабрь, 1910 ел).
Сүз биредә 1908 елдан Парижда чыга башлаган «Мусульманин» журналы
турында бара. «М.К.»ның исә күпмедер вакыт шушы журналның секретаре
булып торган шагыйрь һәм журналист М.Кырымбаев булуы ачык.
Тукай «Мусульманин» һәм 1911 елда шуның кушымтасы рәвешендә Петербургта
чыга башлаган «В мире мусульманства» газетасы белән кызыксынса да,
язышырга теләк белдерсә дә, укып бара торгач, сагаеп кала. Болар һаман
бер балык башын — Россиядә яшәгән мөселманнарны дин нигезендә берләштерү
идеясен чәйниләр түгелме? «Мусульманин»ның нашире һәм редакторы
М.Хаҗи-Теләши һәм «В мире мусульманства»ның редакторы А.Г.Датиев та бик
үк ышанычлы кеше булмасалар кирәк. М.Кырымбаев белән очрашканнан соң,
С.Сүнчәләйгә язган 20 октябрь хатында Тукай болай ди: «Син аларны (ягъни
Хаҗи-Теләши һәм Датиевны. — И.Н.) кемнәр дип таныйсың? М. ул
кавказлыларга алданып йөрмиме икән?» Еллык отчет рәвешендә язылып, 1912
елның 1 гыйнварында басылып чыккан фельетоныннан исә без түбәндәгеләрне
укыйбыз: «Былтыр Петербургта «В мире мусульманства» дигән әллә нинди рус
исемендә бер чын мөселман пәйда булды. Ул әллә ниләр эшли…
Багана-багана хәдисләр дәреҗитә. Мусульманин, ди, панисламизм, ди,
единоверцы, ди. Әлхасыйль, бигрәк җете кызыл мөэмин булып кылана.
Мөселманнар: «Ай-һай, тиз уңмаса ярар иде», — дип, шиктә торалар».
Үзен «политик» дип атаган Тукайның сәяси сизгерлегенә гаҗәпләнми мөмкин
түгел: шагыйрь үлеп ике-өч ел да үтми, М.Хаҗи-Теләшинең провокатор һәм
авантюрист булганлыгы фаш ителә.
Елның дүрт фасылыннан Тукайның сөймәгәне — көз башлангач, ил кайгысына
бәйле борчуларына тән газабы кушыла: мәдрәсәнең сасы һәм тузанлы һавасын
сулау, ачлы-туклы торулар, салкын тидереп авырулар, үпкә шешүләр
нәтиҗәсе булган туберкулезы көчәя. Бу авыруга дучар булган кешеләрнең
салкынга түзмәүләре, өшеп-калтырап яшәүләре мәгълүм. Моңа тагын бизгәк
чире дә өстәлә.
Тукайның үзе, эчке дөньясы турында, бигрәк тә авыруы турында сөйләргә
яратмаганын инде беләбез. Сөйләргә яисә язарга туры килсә, ул
мәзәкләштерә, юмор куша («Уйлый торгач, мин үземнең җан ачымнан да
көләм»). Әнә шул гадәт-холкын хәтергә алыйк та, авыруын күз алдына
китерү өчен, үзен тыңлыйк.
«Бизгәк, мин иртәнге чәйне эчеп бетерер алдыннан (сәгать беренче
яртыда), көтелгән кадерле кунак шикелле, миңа рәхим итеп, тәнемдә күпме
тамыр бар исә, һәммәсен селкетеп, мине хәрәкәттәге поезд шикелле итә
иде. Бу дерелдәү никадәр кәеф җибәргеч нәрсә булса да, мин аңар игътибар
бирмичә, чәемне дерелдәгән кул белән ясап эчә бирә идем. Тик бу
дерелдәү вакытында күрше марҗа-лар-фәлән килеп керсә һәм алар минем кул
дерелдәүдән купкан «стакан диңгезендәге» дулкынны күрсә генә, бүлмәдә
тавыш куба иде:
—    Батюшки! Што с тобой!
—    Лихорадка, разве не видите?
—    Ау доктора был?
—    Пусть сам придет!»
Кыска гомере буе сузылып барган тагын бер сыйфаты шул: доктор дисәләр,
сырт йоннары тырпая, медицинага ышанмый, табибларны имче карчыкларга
тиңли. Дөресе — авыруның барлыгын һәм шактый җитди икәнен үзе дә чамалый
һәм, бу турыда доктор авызыннан ишетеп, канын бозарга теләми. Күзен
йомгач, кешегә күренмим дип белгән бала диярсең!
Көннәрдән беркөнне, бүлмәсендә булган барлык җылы нәрсә астына чумган
килеш, караватын дер селкетеп калтырап ятканда, берсекөнгә ураза бәйрәме
икәнлеге исенә төшә. Гает көнне дә шулай дерелдәп ятар микәнни?
Шулвакыт кайсыдыр иптәше килеп керә, һәм алар арасында мондый сөйләшү
була:
«— Иптәш, кара әле, син нәрсәне бизгәктән файдалы дигән идең?
—    Аспиринны.
— Зинһар, иптәш, шуны алып кайтсана!»
Аспиринның Тукайга соңгы гомерендә аерылмас юлдаш булып китүе әнә шулай
башланган. Габдулла аны икеләтергә, өчләтергә тотынган, хәтта бал
кашыгына өеп эчәргә керешкән.
«Гает бетте. Корбан бәйрәме җитеп, ул да үтте. Мин һаман бизгәкне, ул
килде исә, аспирин таягы белән кыйныйм. Димәк, бизгәк тә аспирин, бизгәк
тә аспирин!»
Бу язмасыннан бар эше авырып яту булып аңлашылса да, чынлыкта алай ук
түгел. Бизгәк ычкындырган арада, ул эшләгән. Без инде аның корбан гаете
алдыннан «Көзге җилләр» шигырен язганын беләбез. «Ялт-йолт» журналының
ноябрь санында С.Сүнчәләйгә җавабы һәм бер фельетоны басылган. Декабрьдә
«Былтырның хисабы» исемле озын фельетон-отчетын тәмамлый. Болары —
Тукайныкы икәне тәгаен билгеле. Соңрак күрербез: көз айларында Тукай
тагын җиде шигырь язган.
Яңадан үзен тыңлыйк.
«Беркөнне бер якын иптәшем керде дә:
—    Иптәш, әйдә, фәлән мөсафирханәгә күчәсеңме? — диде.
—    Күчәм, — дидем. Ул мөсафирханәдәге миңа булачак номерны барып
карадык. Бу номер әүвәлге номерым кадәр өч бар. Түшәме биек, умывальнигы
бар. Әлхасыйль, элек торган номерыма караганда җәннәт!»
Көнкүрешендә еш кабатланып торган хаталарының берсе була бу. Иптәше дә
үзе кебек үк бик тә «практик» кеше, күрәсең, алар сайлаган җәннәт салкын
җәһәннәм булып чыга. Көнаралаш кына ягыла, салкын, юеш.
«— Ярабби! Монда да мине кыш көне очырмага элгән каз кеби катыралар!»
Тыштан ялтыраса да, эчтән калтырый икән ләбаса бу гостиница. Хуҗасы, күрәсең, йә карун, йә бөлеп бара.
«— Наплевать на все, — дидем дә, беркөнне ямщик ялладым да авылга киттем».
Декабрьнең соңгы яртысы була бу. Димәк, Тукай яңа, 1912 елны авылда
каршылаган. Хәер, моны Ә.Урманчиевка Өчиледән язган хаты да раслый.

4

 
Бу вакыт Өчиледә Рабига исемле хатыны һәм берсе өч яшьлек, икенчесе бер
яшьлек ике кызы белән Мәмдүдәнең ата бер, ана башка булган энесе
Кәшфелкәбир тереклек итеп ята. Атасы — карт хәзрәт Зиннәтулла үлеп
киткәч, моннан өч ел элек ул указлы мулла булып калган.
Авылның зурлыгы һәм икътисади хәле Габдулла кечкенә чактагы белән
чагыштырганда, артык үзгәрмәгәнгә, һәм халыкның үз иманына мөнәсәбәте
искечә калганга, Кәбир мулланың да тормыш-көнкүреше артык мактанырлык
түгел. Бер аты, бер сыеры бар. Урак өстендә эшче куллар ялласа да, иген
эшен мулла үзе башкара, утынын да үзе китерә. Җиде баласы белән тол
калган бер хатын һәм аның үсмер кызы Миңлекамал килеп-китеп ярдәм
итсәләр дә, яшь остабикә асрау тота алмаган, сыерын да үзе сауган,
үрдәкләрен дә карап үстергән, өй эшләрен дә үзе башкарган.
Кәшфелкәбир, атасы кебек үк, юаш, эчкерсез, комсызлык дигән нәрсәдән
азат. Кием-салымы, төс-кыяфәте белән крестьяннан күп аерылмаганы кебек,
үз-үзен тотышы да гади. Атасыннан аермасы шунда гына булырга мөмкин:
муллалык вазифасына ул кадәр мөкиббән китми, тирә-як муллалары яки
авылның аңлырак агайлары белән әңгәмә куертырга ярата, ара-тирә
«коллегалары» белән берлектә, Арчадан аз-маз «кәефләнеп» кайтудан да баш
тартмый. Артык күп сүзле түгел, җорлык һәм мәзәкчәнлек тә аңарда
чамалы. Әмма уен-көлке сүзләрне тыңларга ярата, «ах-ха-хай» дип, чын
күңелдән кычкырып көлеп җибәрә, яисә, «ай, җаным» дип, бот чабып куя.
Үзеннән ике генә яшькә олы мулла агасын Габдулла якын күрсә дә, артык
тәкәллефләнеп тормаган, беркадәр юмор белән караган булса кирәк.
Беркөнне ул, уены-чыны бергә, «кама тиреле тун тектер, сакал үстер,
мәһабәт күренерсең, халык та үзеңә икенчерәк карар», ди икән.
Тукайның Өчилегә кайтуы капылт кына булмаган, әлбәттә. Башта ул агасына
«сезгә барып торырга ниятем бар, җиңги нинди кеше, авырсынмасмы»
мәгънәсендә хат язган. Кәшфелкәбир, җавап биреп тормыйча, атын җиккән дә
Казанга чыгып киткән. Әмма Тукай, эшләре төгәлләнеп җитмәгәнгә күрә,
аның белән китә алмаган.
Кәбир мулла әйләнеп кайтып, берничә көн үткәч, өй янына атлы чана килеп
туктый. Чыгып карасалар — чанада толыпка төренеп яткан Габдулла. Ике
яктан култыклап алып керәләр дә зур өйгә тоташтырып салынган ике генә
тәрәзәле (берсе ишегалдына, икенчесе тыкрыкка карый) кечкенә өйгә,
дөресрәге, бүлмәгә урнаштыралар. («Монда миңа кечкенә генә, нараттан
салынган, сандык шикелле җыйнак, матур бер өй бирделәр».)
Коры һава, көн саен иртә-кич яңа сауган җылы сөт, үрдәк шулпасы, агасы
һәм җиңгәсенең туганнарча мөнәсәбәте, күңеленең чагыштырмача тынычлыгы —
болар барысы да үзенекен итә. Габдулла, бер атна эчендә хәйран
уңайланып, һавага чыгып керерлек, ишегалдындагы кечкенә мәдрәсәдә утырып
чыгарлык, хәтта агасы белән Арчага барып кайтырлык хәлгә килә.
Бераз тернәкләнүгә, Тукай дәртләнеп эшкә керешкән: «…көне буе йоклап,
төне буе язып утыра башлады. Язган язуларын Габдулла һәрвакыт миңа биреп
куя иде.
Арчага барганда, ирем аның язуларын почтага алып барып сала иде»
(җиңгәсе Рабига истәлегеннән). Күп эшләгәне хатларыннан да күренә.
«Ялт-йолт» чыккач, миңа җибәрерсез әле. Русча көлке журналлары
җибәрегез. Инша алла, рәсем мәүзуглары вә мәкаләләр җибәрсәм кирәк» (1
гыйнвар, Ә.Урманчиевка). «Миңа «Горе от ума» белән Лермонтов Полное
собраниесен җибәрә күр әле, кирәк» (гыйнвар ахыры, Гыйльметдин Шәрәфкә).
Соңгы хаттагы мондый юллар аеруча игътибарга лаек:  «Теге рәкымнәр
(Рәкым — цифр) астында языла торган нәрсә 20 рәкымнән артты (син
күргәндә 7 рәкым иде). Әгәр хөсне хатимә (Хөсне хатимә — матур нәтиҗә,
бетем) белән тәмам булса, исемен дә «Рәкымнәр астында» куярбыз.
«Рәкымнәр астында» пессимистический рух белән башланган иде. Монда
бөтенләй оптимистландым, ахры». Сүз монда Тукайның яңа җыентык әзерли
башлаганлыгы турында бара. Элекке җыентыкларыннан аермалы буларак,
вакытлы матбугатта чыккан шигырьләрен сайлап алып кертү урынына, ул,
күрәсең, бер темага туры китеребрәк яңа шигырьләр язарга карар иткән.
Һәм, исем бирмичә, цифрлар белән генә билгеләргә уйлаган. Булачак
китапның җиде «рәкыме» инде Казанда чакта ук язылган. Хәзер исә,
Өчиледә, рәкымнәр саны егермедән артып киткән, ягъни Тукай ике атна
эчендә унөчтән артык эреле-ваклы шигырь язган.
Ниһаять, 21 гыйнварда басылып чыккан «Мич башы кыйссасы» исемле
юмористик очеркы да, чак кына хәл алгач ук, аның эшкә чумганлыгы турында
сөйли. Чынлап та бит, очерк язылып беткәч, аның Арча почтасына
тапшырыласы, Ә.Урманчиев кулына керәсе, наборщиклардан үтеп, басу
машинасы аркылы чыгасы бар.
Тукайның, вак-төяк турында язган булып, җитди һәм тирән фикер әйтү
осталыгы тагын бер кат ялтырап китә. Агасы базарга чыгып киткәч, фатир
хуҗасы, кунакның калтырана башлаганын күреп, мич башына менгереп җибәрә.
«Мич башы рәхәт. Тән пешәргә җитә, аның саен шәп. Шулай рәхәтләнеп
ятканда, өченче ел ук бик шәбәеп язган бер шигыремнең бәгъзе сатырлары
исемә төштеләр дә, үз-үземнән кычкырып көлә башладым. Шигырь ошбу иде:
Булмамын, юк, картайсам да, чын карт кеби,
Утырмам тик, юк-бар теләк тели-тели;
Менмәмен мин, Ходай кушса, мич башына,
Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы.
Мич башына менмәм, дим, имеш, менмәссең, аркаң туңса! «Менмәмен мин,
Ходай кушса», — дип, «Ходай кушса»сын да язганмын лабаса. Бу нигә
көферлегем җитте икән! — дим дә кычкырып көләм. Көлдем, көлдем дә: —
Әйе, шигырь башка да, дөньяны әйләндерүче чыгыр башка, — дип, җитди
кыяфәт алып, ишегалдындагы чанага чыгып утырдым. Кайтып киттек». Җитди
кыяфәткә кереп әйткән сүзләрендә, һичшиксез, шагыйрьнең соңгы елларда
поэзиянең иҗтимагый роле турында кайтадан уйлануы чагыла.
Тукайның көннәре тагын ничек узган соң? Аның, мәсәлән, агасының ике
кечкенә кызы һәм мәче белән әвәрә булганы билгеле. Ара-тирә
ишегалдындагы мәдрәсәгә кереп, хәлфәнең дәрес биргәнен тыңлап утыра
икән. Бер баланың «Әүвәл алдым сарык тиресе» дигән сүзләр урынына,
шуклыкка бирелеп, «Әүвәл алдым тавык тиресе…» дип язуы шагыйрьгә кызык
тоелган һәм көләр өчен озакка җиткән. Шәкертләр арасыннан дуслар
булдырганы турында да сөйлиләр. Берсе чатнама суыкта мәдрәсәгә яланаяк
йөри икән. Габдулла шушы малайга Казаннан киеп кайткан чуар (кукморски)
киез итеген бүләк иткән. Әмма кызыгы шунда: «Мә, сиңа булсын», — дими,
монда да Тукайлыгын итеп, «йомыш куша». Янәсе, аягына каты, киеп йөреп
йомшатасы бар.
Күрше агайлар, авылның аңлырак крестьяннары, Тукай янына килеп, гәпләшеп
утырганнар. Берсенең кемлеге тәгаен билгеле. «Казанга кайтыш»
очеркыннан без бу агай турында мондый сүзләр укыйбыз: «… табган
(Табган — табигате белән) үткен, бәдәнән (Бәдәнән — гәүдәсе белән)
көчле, үз сүзеннән күчми. Бер алачыгы бар: тимер, чуенны үзе эшли,
авылдагы вә әтрафтагы сәгатьләрне ул төзәтә. Авылның хөкүмәт эшләренә дә
катыша, укый-яза белә. Үз исеменә алдырмаса да, Казаннан «Вакыт»-фәлән
кеби газеталар алып кайткалый». Укучы, бәлки, чамалагандыр, китапның
беренче бүлегендә телгә алынган Гыйльфан абзый бу. Шагыйрь аның әле күп
кенә бүтән һөнәрләрен белми киткән. Гаиләсендә һәм авылда булган
вакыйгаларны да язып барган ул, бәет тә чыгарган. Соңрак елларда, электр
батареясы әмәлләп, өенә звонок куюы турында да сөйлиләр. Бакчасына да
чыбык үткәреп, алма яратучы малайларның эшен кыенлаштырган, имеш.
Өчиле крестьяннары, бигрәк тә әлеге Гыйльфан белән очрашу-аралашудан
шагыйрь, билгеле, күп гыйбрәт һәм файда алган. Очеркында: «Әгәр авылда
бу адәм кеби биш-алты гына кеше булса да, авыл күптән инде тәрәккый
иткән булыр иде», — дип куюы да шул турыда сөйләсә кирәк.
Ә.Урманчиевка җибәргән хатында Тукай, адресын язгач, болай дип өсти: «Бу
адресны кем сораса да, бирмәгез. Гыйльметдингә дә шулай яздым». Ник?
Беркадәр вакыт Казаннан бөтенләй ял итеп торырга һәм хатка җавап язу
мәҗбүриятеннән котылырга теләгәнме? Бәлки, бусы да булгандыр. Әмма
Рабига Әмирова истәлегеннән без түбәндәге юлларны укыйбыз: «Ничектер, ул
бездә торганда һаман үзен тикшерәләр дип шикләнеп йөри иде…
Анда-монда киткәндә, ирем һәрвакыт аны сорап килгән чит кеше булса, «юк,
дип әйтегез, янына беркемне дә кертмәгез» дип әйтеп китә иде».
Истәлекне язып алучылар Тукайның хөкүмәт өчен куркыныч кеше булганын
калкытып кую максаты белән буяуны куерта төшкән тәкъдирдә дә, бу версия
игътибарга лаек.
Нәкъ менә 1911 елның көзендә «Габдулла Тукаев шигырьләре» (4 дәфтәр)
буенча Казан матбугат эшләре комитеты (цензура), жандарм идарәсе,
губернатор канцеляриясе, Казан Суд палатасы һәм Матбугат эшләре баш
идарәсе арасында язышу башлана. Комитет китапчыкны өйрәнә, күп кенә
шигырьләрен тәрҗемә иттерә һәм брошюрага арест салу һәм авторын судка
тарту турындагы фикерен 28 ноябрь даталы отношениесендә Казан Суд
палатасы прокурорына һәм Петербургтагы Баш идарәгә җибәрә. Прокурор
тиешле чара күрмәгәч, 18 декабрьдә Казан комитетыннан башкалага тагын
бер отношение китә.
28 ноябрь отношениесендә түбәндәге сүзләр бар: «Иҗтимагый төзелешнең
нәкъ менә шул якларын (кимчелекләрен. — И.Н.) гына күреп, аның бүтән
якларына игътибар итмәү ул төзелешкә карата нәфрәт кузгатырга тырышу
максатыннан килә».
«Бу шигырьдә («Хөррият хакында». — И.Н.) комитет илдәге иҗтимагый төзелешне җимерергә чакыру күрә».
«Бу шигырьдә («Тавыш» хакында». — И.Н.) эшчеләрне турыдан-туры көрәшкә
чакыру булганлыктан, комитет анда Җәза бирү уложениесенең 129 нчы
статьясының 6 нчы пунктында каралган җинаять билгеләрен таба».
Сорау туа: ни өчен соң Казан Матбугат эшләре комитеты, Тукайның соңгы
язганнарына игътибар итмәгән хәлдә, аның 1907 елда чыккан китабы
тирәсендә шундый шау-шу кузгаткан? Укучы хәтерлидер, 1908 елда ук
жандармерия агенты «Персий» шушы китап турында донос язып җибәргән иде.
Ул вакытта эш ничектер сүнеп калган. Инде килеп, Бубый вакыйгасы уңае
белән башланган тентүләр, тикшерү-сорау алулар һәм суд процессы
нәтиҗәсендә әлеге донос, Тукай исеме һәм китап, күрәсең, яңадан калкып
чыккан.
Интенсив язышу, 1911 елның ноябрь, декабрь айларында булып, 1912 елга да
чыккан. Тукайның Өчилегә чыгып китүе исә декабрь ахырына туры килә.
Болар арасында бәйләнеш бармы? Бу сорауга җавап бирер өчен, тагын бер
сорау куйыйк: шагыйрь үзенең баш өстендә болытлар куерганны белгәнме?
Әлбәттә, белгән! «Дусның дусы бар», диләр. Комитетта прогрессиврак
караштагы кешеләр дә эшләгән, арада татарлар да булган. Авыруы көчәю
өстенә, әнә шул хәвефле хәбәрләрне ишетеп торган вәсвәсәчел Тукай, бераз
хәл алу ниятеннән тыш, охранка күзеннән гаиб булып торырга теләп,
Өчилегә китеп барган икән, аның хәлендә бу бик табигый.

5
 
Г.Шәрәфкә: «Казанга апрель башларысыз кайтмаска торам», — дип язган
Тукай, март та кермәстән, Казанына таба юл тота. «Авылны күпме мактасаң
да, аның калада торып өйрәнгән кешене разый итмәслек урыннары табыла
икән. Бигрәк кыш көне һәм быелгы кеби ачлык елда. Һәркөн димәсәм дә, бик
еш буран. Урамга да чыга алмыйсың. Муеннан кар». Шагыйрьне тирән кар
һәм күз ачкысыз буран гына биздермәгән, билгеле. Мәңгелек тынлыкка
чумарга күп калмаганлыгын сизенү һәм кайнап, дулкынланып тора торган
хәят эчендә, кешеләр янында булырга теләү дә бар биредә…

Үз башына килгәнме, әллә берәрсе киңәш: биргәнме — квартира алып торырга
карар итә. Шуңа дип ул, әнә, юрган сырдырды, ике мендәр эшләтеп алды.
Әмма бу аның чираттагы хатасы була: «Апалы-сеңелле ике марҗа хозяйкаларым. Мещанкалар, кабахәтләр, мещанкалар».
Максим Горькийны укыганда — шуларга нәфрәтем,
Кнут Гамсунны укыганда — шуларга ләгънәтем».
Бу хатасын аклау да кыен. Чөнки моннан ике ел элек тә ул, шундый бер
мещанкага фатирга кереп, өч көн дә тормый, ташлап чыккан булган.
Вәгъдә ителгән караватка да ирешә алмыйча, бер атна чамасы, үзе
әйтмешли, идәндә буш шешә сыман аунагач, бер иптәше белән номер барып
белешәләр. Иркен, якты. «Болгар»ныкы белән чагыштырганда, җиһазы арурак.
Исеме җисеменә туры килә: «Свет», ягъни яктылык. Әмма дөньяда бернәрсә
дә камил булмый, яхшының да начар ягы табыла икән. Номер беренче төндә
үк үзен сыната: күсе оясы икән ул. «Казанга кайтыш» очеркында шагыйрьнең
юмористлык таланты, вак нәрсәдән зур мәгънә чыгару осталыгы аеруча
куәтле балкып киткәнгә, тагын өзек китерүдән тыела алмыйм.
Мәче эзләргә чыгып, иптәшләреннән берсендә кунгач һәм песи урынына
кандала ияртеп кайткач, шагыйрь, янәсе, бик шәп бер фикергә килгән: ник
тегеләрне мәче булып куркытмаска? «Беркөн кич аякка киез итек һәм өскә,
эчен тышка әйләндереп, тун кидем. Башта да эче тышка чыгарылган бүрек
иде. Тунның арт итәгенә мунчаладан койрык төсле бернәрсә тактым.
Бервакыт мәчечә кычкырып номерымда репетиция ясарга тотындым». «Мияу!,
«Мырау!», «Мәааауу!», «Моррраууу!»
Үземә бик яхшы, бөтенләй мәчечә тоелганга, мин төн уртасында, һәйбәтләп
аяк бөкләп, күсе чыга торган тишек янына утырдым. Менә мияулыйм, менә
мыраулыйм!
—    «Мияу», «мырау», «мәаау», «морррау!»
Бервакыт мыраулаудан туктап, карасам, күселәр тишек эченә бөтен
гаиләләре белән җыелганнар. Ал арның үткен тешләре аркылы минем
мыраулавым хакында түбәндәге рәвешчә мөхакәмә үзләре ишетелә:
—    Менә Камил Мотыйгый! (Шырык-шырык көләләр.)
—    Җә, әле без акча биреп тыңламыйбыз, әле Камилнең моннан начар концертларына адәмнәр акча түләделәр.
—    Плохой артист!
—    Шунда да «чалбарчылар»дан артык («Чалбарчылар» — һәрьяклап түбән дәрәҗәдә торган бер театр
труппасы).
—    Мәче, имеш!
—    Безне куркыта, имеш!
Мин боларның үземне мөхакәмәләрен вакытча кисеп:
—    «Иә, әйеһәл-каүмел-күсиюн! Ля тәнзыру иля мән мыраулый вәнзыру иля
ма мыраулый!» («Әй күсе халыклары! Кем мыраулаганга карамагыз, ничек мы
раулавына карагыз»).
—    Ничек синең үзеңә карамаска, адәмчә тырнакларыңны да баягы бәхәстә
кисеп ыргыттың… Битең дә шоп-шома; мыегың да юк, үзең дә зур…
Байбәтчәләр шикелле мактанып әйтмим, мин дә усал бит, менә аларга нәрсә дидем:
—    Әй күселәр! Сез нигә минем локмәмне ашыйсыз? Ник интендант
булмыйсыз? Ашасагыз, корсакларыңыз яхшы күперә бит; килешле булыр иде.
—    Син безне, идән астында яткач та, бернәрсә белми дип уйлыйсың икән
(гомуми хахылдап көлү). Бу елларда интендантларны тимер капчыкка
утырталар аларны. Менә Казанда, Киевта, Петербургта…
—    Хәбәрдар халык икәнсез. Ихтилалчыларның рухы төшкәч, әллә «идән асты матбугаты» бөтенләй сездәме?
Бер күсе, күкрәген киереп:
—    Бездә шул, бездә! Ни эшләтмәкче буласың? Икенчеләре, мине кызганып:
—    Әмма үз ролендә булмаган кеше кәмит соң!
—    Миңа ни эшләсәм мәгъкуль булыр, критик әфәнделәр?
— Язуыңны яз. Карт чиновник шикелле борчылма».
Бу юлларны һич тә саргайган ябык йөзле, моңсу күзле, аз сүзле, сүрән
кыяфәтле Тукай язган  дип уйламассың! Хәер, Өчиледә ярыйсы гына
хәлләнеп, Казанын сагынып кайткан шагыйрьнең азмы-күпме күңел
күтәренкелеге бу язмасына йогынты ясамый булмагандыр.
«Ялт-йолт»ны һәйбәт итеп чыгару өчен тырышып эшләү белән бергә, соңыннан
«Җан азыклары» китабына әвереләчәк «рәкым»нәрен язып ятканда, башка
сугып миңгерәйткәндәй, бер хәбәр китерәләр: Хөсәен Ямашев үлгән….
Тәфсилен дә сөйлиләр: 13 март көнне «Гасыр» нәшриятында яңа гына язып
тәмам иткән брошюрасын бастыру турында сөйләшкәндә кинәт, күкрәген
тотып, егылган. Озак та үтми, русчалатып: «Это — первый раз в жизни», —
дип пышылдаган да җан биргән.
Җәмәгатьчелек Хөсәенне зурлап күмә. Озатучылар күп була. Газеталар бу
югалтуга үзләренең мөнәсәбәтләрен белдерәләр. Биографиясе бирелә, кайгы
мәкаләләре басыла, шигырьләр багышлана.
Бу үлем Тукайны, һичшиксез, тетрәткән, ул шактый вакыт исенә килә
алмаган. Мәрхүмгә багышланган шигырьләренең бер ай узгач кына язылуы да
шул турыда сөйли. Әнә бит, бүтәннәр хәбәрне ишетү белән утырып шигырен
дә яздылар, мәкалә дә, истәлек тә өлгерттеләр.
Тукайның «соңлавы» икенче бер сәбәп белән дә аңлатыла. Менә ул Хөсәен
турындагы материалларны күзәтеп бара. Кайсыннан канәгать була, кайсына
чыраен сыта, ә кайберсе аның җен ачуын чыгара.
Х.Ямашевның үлеменә багышлап бөтен бер кушымта биргән «Йолдыз» газетасы
бераз соңрак «Исемсез хат» исемле материалда үзенең урта юл тотканлыгын,
капма-каршы фикерләргә хөрмәт белән караганын белдерә. Моны
яратмаучылар газетаны ике яктан торып тәнкыйть итәләр икән: берәүләр —
сулдан, икенчеләре — уңнан. Соңгысына мисал итеп, «Йолдыз» бер аноним
хат урнаштыра. Хатта түбәндәге юллар бар: «Сезки әбуҗаһил (Әбуҗаһил —
надан бала атасы. Бу урында: Мөхәммәд пәйгамбәргә, исламга каршы килүче
мәгънәсендә) Һади Максудовка Алла собханә вә тәгалә хөрмәте өчен әйтеп
язамын, зинһар шул… Ямашевны язып гәзит сәхифәләрен былчыратып, әрәм
итеп, газиз гомерләреңезне заигъ (Заигъ — юкка чыккан) итәсезләр.
Әлхәмделлалла аны дөньядан тизлек берлә алды. Аның мәдех (Мәдех —
мактау) кыйлырга кай сыйфаты бар?» Мактап язылган материалларның да
беришесе шагыйрь күңеленә май булып ятмаган. Әнә бит, Фәхрелислам Агиев
ничек мактый: Хөсәен ул пәйгамбәр, ди, изге, ди. Ничек инде моңа түзеп
каласың да, ничек түбәндәге пародияне язмыйсың:
Их, малай, вафасыз* да бу мир!
Бак вана: Хусаен дә пумер!
Әмән, безнең күк алаша кебек,
Ашый, кәбәм, һич туймый бу йир.
Нишләсен вет, Азраил килсә, бар кеше үләр,
Тимай бай булсаң да, азанчы күмәр.
Вет праруклар да, малай, вафат булды.
Сахабалар: Али, Усман, Үмәр.
(*Вафасыз — ышанычсыз).
«Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» принципиаль максаттан чыгып язылган. Бер яктан,
шагыйрь әлеге «анонимщик» йөзендә барлык карагруһчыларга нәфрәтен
белдерә, икенче яктан исә, дөньяга килеп киткән әүлияларның берсе дә
Хөсәен белән тиңләшә алмый дигән кыю фикер әйтеп, татар большевигын
Ф.Агиевча мактаучыларга җавап бирә.
«Йолдыз» газетасы «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре»н, үзенә хәвеф-хәтәр килмәсен
дип, «әүлиялар» сүзе дуслар мәгънәсендә аңланырга тиеш» дигән искәрмә
белән баскан була. Аннары аны «Ялт-йолт» күчереп баса, «Йолдыз» дагы
искәрмә дә журналга килеп керә. Тукай моны күргәч, «Яңлыш уйланмасын»
дигән исем астында аңлатма яза да журналның чираттагы номерында бастырып
чыгара: «…Әүлиялар» сүзе үзенең чын дөрес мәгънәсе белән «изгеләр»
мәгънәсендә генә аңланырга тиеш».
Соң, Тукай «Ялт-йолт»ның секретаре ич. Ничек ул бу искәрмәне үткәреп
җибәргән? Хикмәт шунда: шагыйрь бу вакытта Казанда юк. Әнә бит,
аңлатманың астына 26 апрель дип куелган һәм язылу урыны күрсәтелгән:
Петербург.
Шулай итеп, без Тукайның соңгы сәяхәтенә килеп җиткәнбез.

6

1912 елның җәен кайда һәм ничек үткәрү турында анык планы булмаса да,
берәр төшкә китеп, чынлап торып дәваланырга кирәклеген Габдулла яхшы
аңлый. Дөнья күрү теләге дә юк түгел. Шушы яшенә җитеп, ул ни күрде?
Уральскины санамаганда, Нижний Новгород белән Әстерхан да, вәссәлам!
Пушкин белән Лермонтовның иҗатында зур урын тоткан Кырым һәм Кавказ
дигән җирләр дә бар бит. Мәскәү бар, Пушкин каласы Петербург бар. Күпме
яшисе калгандыр, күрәсе иде шуларны.
Әмма бу теләк, бүртеп тә шыта алмый калган бөртек кебек, тормышка
ашмаска да мөмкин иде. Авыр кузгалучан, хәлсезлеге дә юк түгел. Ярый
әле, Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Ә.Урманчиев кебек үгетләп торучылар
бар.
Тукайны Казаннан озатып җибәрү мәсьәләсенә махсус багышланган истәлекнең
авторы Габдулла Гыйсмәти, чыгышы Троицкидан булып, мөгаллимлек итү
белән бергә, бу вакыт өлгергәнлек аттестатына әзерләнеп йөргән. Шагыйрь
белән аеруча еш һәм якыннан аралашучы иптәшләре арасында арурагы булган
шушы Гыйсмәти беркөнне әлеге «Свет» кунакханәсендәге номерга килә.
Вак-төяк турында беркадәр сөйләшеп утыргач, сүзне ул җайлап кына яз көне
Казан һавасының начарлыгына, кая да булса бер якка чыгып китүнең
мәгъкульлегенә таба бора. «Җайлап кына», дим, чөнки Тукай, беркайчан да
авыруын сөйләп зарланмаганы кебек, «син авыру» дисәләр, керпе кебек,
энәләрен тырпайта.
Китүгә ул каршы түгел. Тик кая барырга? Петербург ничек булыр?
Чакыралар. Муса Бигиевтән инде бер-бер артлы ике хат килгән. Юк, ди
Гыйсмәти, хәзер анда барырга ярамый. Башта җылырак якта хәл алырга,
тазарырга кирәк. Кырым, Кавказ телгә алына, ул якларның тән өчен генә
түгел, рух өчен, шигъри илһам өчен дә файдасын сөйлиләр. Әмма шагыйрьнең
юлдашсыз килеш, япа-ялгыз ул ят якларга чыгып китәсе килми. Уфада
беркадәр торгач, Троицк якларына барып, кымыз эчеп яту планына күңел
беркетәләр. Ни әйтсәң дә, Уфа җырларда җырлана торган Агыйделе һәм Диме
белән күңелгә якын. Өстәвенә, анда Мәҗит Гафури бар. Троицкига исә Тукай
чакырулы, Габдрахман хәзрәт Рахманкулов үзендә кымыз эчеп ял итү
турында шагыйрьдән вәгъдә сүзе алып киткән.
Менә дуслары, баласын кешегә матур итеп күрсәтергә тырышкан анадай,
шагыйрьнең ай-ваена карамыйча, баштанаяк киендерәләр дә, 14 апрель көнне
«Фултон» исемле пароходка утыртып, озатып җибәрәләр.
Беренче тукталышы — Самара. Сәяхәт сәяхәткә охшасын, күбрәк күрим дип
булса кирәк, Тукай бу шәһәрдә атнага якын торырга уйлаган. Ярга чыккач,
ул, дәрәҗәсен саклый төшеп, извозчикка үзен бик үк начар булмаган
номерга илтергә куша. Тегесе, пассажирның тышкы кыяфәтенә карап,
Самараның иң яхшы гостиницаларыннан берсе «Бристоль»гә китереп куя.
Нишләсен Габдулла, кыр чаклы номерга урнаша. Кунакханә үзе уйлаганча
булмаганга һәм япа-ялгыз калуга әче пошып киткәнгә, күрәсе
кешесен—«Икътисад» исемле журналның редакторы Фатих мулла Мортазинны
бүген үк күрү фикеренә килә. Мулла гостиницадан бер квартал ераклыкта
гына тора икән. Извозчикка утырып барып кайта. Тегесе, «ике конец
йөрттем», дигән булып, чәйлеге белән бергә, Тукайның бер тәңкәсен
кесәсенә салып куя. Менә сиңа мә! «Әле номерга кереп җитмәгән, ике сум
25 тиен выжт». Самарада тора төшәргә ниятләгән шагыйребез бу хәлдән соң
тизрәк китү җаен карый. Ф.Мортазин белән номерда бер кич сөйләшеп
утыргач, иртәгесен мулланың шәкерте ярдәмендә вокзалга барып, поездга
утыра һәм Уфага юнәлә. Билгеле инде, телеграмма-фәлән сугу юк.
Менә Уфа. «Тау башында тәртипсез таралып утырган. Извозчикка утырдым.
Ләкин бу инде Самараныкы түгел иде. Арбасы шундый иске, шундый каты иде
ки, эчәкләрем, такта арбага буш салган дилбегә кеби, үрле-кырлы сикерә
иде». Самарадагы хатаны кабатламас өчен, Габдулла, арзанлы да, уңайлы да
номер белешү нияте белән, «Сабах» ширкәтенең Уфадагы китап кибетенә
туктала. Алҗып һәм өшеп-туңып килгән шагыйрьне вакытлыча кибет артындагы
склад хезмәтен үти торган зур бүлмәгә урнаштыралар. Аста кухня
булганлыктан, җылы икән үзе. Менә кайда ул рәхәт! Тирләп-пешеп чәй
эчкәч, кунакның үтенече буенча, китаптан бушаган әрҗәләрдән ятак
оештыралар. Бер йоклап алгач, бу урын Тукайга ошап китә һәм, номерга
күчәргә кыстауларны мәзәк сүзләр кыстыра-кыстыра кире кагып, шушы
складны үзенең Уфадагы «резиденция»се ясый. Күрергә, сөйләшеп утырырга
килүчеләргә, әлбәттә, кытлык юк. Тән һәм күңел җылысына һәрвакыт мохтаҗ
булган Тукайга Уфада җылылык китерүче төп кеше шагыйрь Мәҗит Гафури
була. Дөрес, әлеге «резиденция»дә күрешеп танышу белән үк алар үз булып
китә алмаганнар. Беренче көн турында Гафури болай яза: «Тукай да, мин
дә, сүз таба алмаган кебек, бер-беребезнең күзебезгә карашып тик утыра
идек». Тукай сәяхәтнамәсендә дә шуңа охшаш сүзләр бар: «Аның белән
безнең мосахәбәмез күп вакыт күзләр аркылы гына кылына иде».
Яңа танышкан кешеләр өчен бу хәл, әлбәттә, табигый. Әмма Тукайдагы
сагаю, эчке борчылу да моңа сәбәп булырга мөмкин. Ни әйтсәң дә, ул
Гафурины, Казаннан торып, берничә мәртәбә шактый авырттырып тешләгән
иде. Хәтере калмаганмы? Кинә сакламыймы?
Ике шагыйрьнең үзара мөнәсәбәтенә кагылышлы материалларны күздән
кичергәч, аларның бер-берсенә тиз якынаюлары, чын дуслык мөнәсәбәтенә
керүләре аңлашыла. Әнә бит Тукай үзенең сәяхәтнамәсендә «әфәнде» сүзен
читкә атып, «Мәҗит» дип кенә яза башлый. М.Гафури да берәр көннән соң ук
язылып китүләрен, сүзчәнләнә төшүләрен раслый. «Күбрәк сүзләребез
шигырь вә шагыйрьләр, Казан һәм мохитыбыз хакында иде».
М.Гафуриның Тукай тәнкыйтенә очраган китаплары һәм Тукайның фельетоннары
турында сүз кузгатканнармы? Поэзия хакында сөйләшеп тә, боларны
читләтеп үтә алмаганнар дип уйларга кирәк. Кузгаткан булсалар, бу эпизод
хыялда түбәндәгечә җанлана.
Менә алар, бер-берсенең уйларын тыңлагандай, дәшми-тынмый гына урам буйлап атлыйлар. Шул вакыт Гафури кинәт кенә:
«— Җамид Фигури», — ди дә акрын гына көлеп куя. Тукай, шөбһәләнеп, аның
йөзенә күз сирпеп ала: «Менә башлана…» Тагын тынлык урнаша.
Габдулланың күңелендә капма-каршы ике теләк: Гафуриның фельетоннарга
мөнәсәбәтен беләсе дә килә, бу мәсьәләнең кузгалуыннан өркә дә.
Мәҗит кунагының күңелендәген сизеп ала һәм чак кына көлемсерәп әйтеп куя:
—    Үземә кагылышлы булмагандай, көлә-көлә укыдым (ә эченнән: «Борчылма, шелтәләргә җыенмыйм»).
—    Үлчәми әйтә торган гадәтем бар шул, — ди Тукай (ә эченнән: «Яшереп
маташма, туган, ул фельетоннар күңелеңне җәрәхәтләгәннәр»).
—    Билгеле, тәнкыйть майлы ботка түгел (эченнән: «Син — очлы күздән
качып буламы соң!»). Ләкин, нишлисең, дөрес сүзгә җавап юк.
Шушыңар охшаш сөйләшү булган булса, Тукай, иңеннән авыр йөк төшкәндәй,
әлбәттә, җиңел сулап куйган. Нәрхәлдә, шунысы бәхәссез: Тукайның Уфага
беренче мәртәбә аяк басуында ук ике шагыйрь бер-берсен табалар,
йөрәкләренең бер ритмда типкәнен, уйларының бер юнәлештә йөгергәнен
аңлыйлар.
Ике-өч көн узгач, Габдулла уйга кала: Уфа шәһәре белән аз булса да
танышты, күптән күрәсе килгән Мәҗит Гафурины күрде, утырдаш булып,
шактый фикер алышты. Шуннан артыгы бу калада табылмас кебек. Бигрәк тә
тын шәһәр. Мәдәният учаклары дигәннән, шушы «Са-бах» китапханәсе дә
«Шәрык» матбагасы. Бер генә газета, бер генә журнал да чыкмый. Җитмәсә,
көннәр һаман салкын. Кымыз дигәннең әле әсәре дә юк. Кузгалганда да
ярар, шаять. Әмма кая барырга? Троицкига хәзердән үк китүнең мәгънәсе
юк. Чөнки анда да кымыз сезоны җитмәгән, ди. Бәлки, Петербургтан урап
килергәдер? Зурлап чакыралар, сүзләрен егу килешмәс.
Карар кабул ителә. Мәҗиткә дә белдерелә. «Тукайга, — дип яза Гафури, —
Казаннан туры Петербургка бару уңайрак булганын, Уфага килеп, кире
Петербургка китү бераз рәтсез икәнен белсәм дә, аның теләгенә каршы бер
сүз әйтүне теләмәдем. Аның бу ялгыш планында аерым бер шигърият булганга
күрә, Тукайның Петербургка китүе кызык сыман тоела иде».
Әйе, Тукай гына эшли ала торган «шигъриятле» хата була бу. Җитди авыру
хәлендә, юри сайлагандай, 2—3 тәүлекле юлны тагын бер кат үтәргә
тиешлегенә хисап биреп тормыйча, кичектермәс эш башкарырга тиешле кеше
сыман, вокзалга китә. Хәер, аны да аңларга кирәк: телләрдән һәм
газета-китап битләреннән төшми торган бөек кала бу. Җитмәсә, Пушкин
белән бәйле кала. Габдулланың исә күптән инде сөйгән шагыйре сулаган
һаваны сулыйсы, аның күзе караган сарайларны һәм һәйкәлләрне күрәсе, ул
йөргән эзләрдән йөрисе килә иде. Менә җае чыгып тора. Әллә гомер бар,
әллә юк…

7

Әйдә, Тукай тәгәрмәч тыкылдавын тыңлый-тыңлый бара торсын. Без исә
Петербургта шагыйрьне каршы алачак татар төбәге белән танышыйк.
Нева тамагына шәһәр салу өчен куып китерелгән бихисап крестьяннар
арасында ук татарларның байтак булганлыгы мәгълүм. Шуларның, исән калып,
яңа калага төпләнгәннәре янына моннан соң да өстәлә торган. Петербург
халкының татарлар хисабына артуы 1812 елгы Ватан сугышыннан соң тагын да
тизләнә төшкән. Төрле кәсеп кешеләрен күпләп озатып торучы төбәкләрдән
Түбән Новгород, Пенза һәм Сембер губерналарын күрсәтергә мөмкин. Әмма
башкалага Касим татарлары аеруча күпләп агылган.
«Мөселманнар»ның бер өлеше, Урта Азия белән борыннан килә торган сәүдә
традицияләренә таянып, сату-алу белән шөгыльләнгән һәм азиат товарлары
сәүдәсен үз кулына алуга ирешә язган. Касимныкыларның хәлле-рәкләре исә
капиталларын ресторан һәм буфетларга кертүне артык күргәннәр.
Байрашевлар, мәсәлән, берзаман тимер юлның барлык буфетларын үз
кулларына алганнар.
Билгеле инде, магазиннар арткан саен, приказчиклар күбрәк кирәк була.
Татар приказчиклары, башлыча, «мөселман» кибетләрендә эшләсәләр дә, ал
арны рус һәм башка милләт сәүдәгәрләре дә теләп кабул иткәннәр. Ресторан
һәм буфетларның яңгырдан соң чыккан гөмбәләрдәй калкып торулары
буфетчы, официант һәм поло-войларга ихтыяҗны арттыра. Бу хезмәтне,
билгеле инде, касимлылар башкарган. Сәүдәгәрлеккә үк димим, приказчик
һәм официантлыкка да ирешә алмаган татарлар исә дворник, извозчик һәм
башка шуңа охшаш кәсеп иясе булып көн күргәннәр. Крепостнойлык
бетерелгәннән соңгы дәвердә авылдан шәһәргә агылу көчәйгәч һәм
Петербургта промышленность тагын да тизрәк үсә башлагач, шәһәр халкы
татар эшчеләре хисабына да шактый арта.
XIX гасырның ахыры һәм XX йөз башы милли уяну чорында Петербургның
интеллигенция катлавы да сан һәм сыйфат ягыннан сикереш ясый. Башкаланың
үзендә яшәүче татар гаиләләреннән адвокат, табиб, инженер, чиновник һәм
гаскәриләр җитешкән. Россиянең төрле почмакларыннан татар һәм башкорт
егет-кызлары укырга дип килә башлаганнар. 1912 елда, мәсәлән,
университет, технология институты, психоневрология институты, Бестужев
югары курслары һәм башка югары уку йортларында берничә дистә егет һәм
кызның укып ятканы билгеле.
Тукай Петербургка килгән вакытта башкала татарлары өч мәхәлләгә
бүленгән. Ике җәмгыяте хәйрияләре булган. Интеллигенция ике «партия»
булып оешкан. Идеологы М.Бигиев булган «партия» либераль карашларны алга
сөрә, Бураганский типографиясеннән файдалана һәм икътисади яктан Галим
Максудов кебек тәрәккый пәрвәр купецларга таяна. Башында Сафа ахун
Баязитов торган икенче «партия» исә, хөкүмәткә лояльлек күрсәтеп, яшәп
килүче тәртипләрне булганынча саклау фикерендә тора; Байрашев һәм башка
касимлы байлардан матди-икътисади куәт ала, үз фикер-карашларын
дини-клерикаль газета «Нур» аша дөньяга тарата. Бу ике «партия» арасында
антагонистик каршылык булмаса да, алар бик үк дус яшәмиләр. Беренче
«партия»нең лидерлары, күрәсең, үз газеталарын булдыруга ихтыяҗ
сизгәннәр һәм, уртак фикергә килеп, «Сүз» яисә «Хәбәр» исемендә газета
чыгарырга карар иткәннәр. Редактор эзләгәндә, Тукайга тукталып,
М.Бигиевкә шагыйрьне чакырып хат язу эшен тапшырганнар.
Әлеге «ике партия»дән тыш, оешкан рәвеш алмаса да, өченче «партия» дә
төсмерләнә башлаган. Бусы — революцион-демократик карашлы яшьләр
төркеме. Арада иң күренеклесе һәм тон бирүчесе, һичшиксез, кыска гына
гомере белән тарихта җуелмаслык эз калдырачак Мулланур Вахитов була.
Хәзергә әле ул, технология институтыннан чыгарылганнан соң, сәяси
ышанычсыз кешеләргә бик тискәре карамый торган психоневрология
институтында укып ята. Бу төркемгә тагын шул ук институтка керергә
әзерләнеп йөрүче, соңыннан революциядә күренекле роль уйнаган Шәриф
Әхмәтҗановны (Манатов) һәм университет студенты Шакир Мөхәммәдьяровны
кертергә мөмкин. Понизовский дигән купецта приказчик хезмәтен башкару
белән бергә, язучылык һәм журналистлык эше белән шөгыльләнүче Кәрим
Сәгыйть һәм, «Нур» газетасы секретаре вазифасын башкарса да һәм артык
радикальлек күрсәтмәсә дә, Кәбир Бәкер дә бу «партия»гә якын торганнар.
Петербургка ничек килеп төшүе, ничек урнашуы турында, әйдә, шагыйрь үзе сөйләсен.
«Иртә белән сәгать сигез. Менә сиңа Петербург… Шәһәрдә бер тавыш,
шыгырдау, дөбердәү юк; үзе караңгы, томанлы; агач түшәгән урамда,
резиновый шинлы йомшак фаэтонга утырып барганда, бөтенләй калын киез
итек киеп барган кебек буласың.
Ул өйләрнең биеклеге! Черт белә: күгең кайда да, кояшың кайда! Болытмы,
аязмы? Бернәрсә күренми. Бу шәһәргә керүне Уфага керүемне язган кеби яза
алмыйм инде. Гакылым хәйран.
Мине шәһәрнең мәһабәте баскан. Барысы бертөсле агач түшәүле урамнар.
Конкалар уза. Ал ардан Самарадагы кеби көләсе килми. Чөнки трамвай да
шунда ук, артында ук автомобиль дә! Өйләрнең номерларын санап барам.
Менә «Сергиевская, 81».
Шып… туктадык.
Звонок бастым. Әле һаман иртә булганга, Муса әфәнде йокысыннан хәзер генә торган иде. Чыгып кабул итте».
Бер-ике авыз сүз сөйләшкәч һәм кечкенә генә ыгы-зыгы, чыш-пыш булып
алгач, кунакны М.Бигиевнең кабинетына урнаштыралар. Карават, эш өстәле
һәм… китап, китап, китап. Күпчелеге гарәпчә.
Квартира икенче катта гына булганга һәм йорт үзе ишегалдына эчкә кертеп
салынганга, тәрәзәләрдән күп катлы өйләрнең стеналары гына күренә. Тукай
яткан бүлмәнең тәрәзәләре чыга торган якта тәрәзәсез кызыл кирпеч дивар
болытка тиярдәй булып күккә таба сузылган. Сәяхәтнамәсендә «…бөтен
дөньяны вә Петербургны күрсәтми торган сәдде Искәндәрләр кеби стеналар
арасында бер квартир» дип язганы әнә гнуларны аңлата.
Өшү-калтырануны аспирин ярдәмендә җиңү, караватка яткан килеш тәмәке
тарту, китап караштыргалау белән бер көн үтә, ике көн, өч көн, дүрт
көн… Берме, икеме тапкыр якындагы Таврический садка чыгып утырса да,
бу аңа газаптан башка бүтән нәрсә бирмәгән. Чөнки җил, суык, өзми-куймый
салкын яңгыр сибәли. Урамга чыгар өчен зал аша үтү — үзе бер бәла.
Чөнки анда еш кына хатын-кыз була. М.Бигиевнең җәмәгате Әсма ханым әле
бер хәл. Хуҗага сеңел тиешле Мәрьям исемле курсистка да шушында яши
икән. Әсма ханымның сеңлесе бестужевка Гөлсем Камалова да бик еш килеп
йөри.
Хуҗа кеше, бер тапкыр Лотфулла мулла Исхаковка ашка алып баруын
исәпләмәгәндә, кунагына бик үк вакыт бүлә алмый. Чөнки эше муеннан. Әллә
нинди укуларга, лекцияләргә йөри, китапханәләрдә казына. Өйдә дә, эш
арасында гына капкалап, китапка күмелгән килеш, һаман яза. Тукай номерга
чыгу турында сүз башлагач, «борчылмагыз, булыр, барысы да булыр» дисә
дә, хәл һаман искечә кала.
Тукайны аеруча гаҗәпләндергәне шул: Кәбир Бәкерне һәм Кәрим Сәгыйтьне
табу нияте белән «Нур» редакциясенең адресын сорагач, М.Бигиев әйтә
алмаган (чөнки аралашмыйлар, ни әйтсәң дә, «партия» көрәше!).
Бу дүрт көндә шагыйрьне бөтенләй тыныч калдырганнар дисәк, хата булыр.
Лотфый Исхаков утырып киткән. Чәчәк бәйләме тотып, бер төркем
курсисткалар килгән, әмма, авыруын сылтау итеп, Тукай аларны кабул
итмәгән.
Тагын бер визитка киңрәк тукталмый ярамый. Яңа гына Истамбул
дарелфөнүнен тәмамлап кайткан улы Кәримне ияртеп, югарыда исеме телгә
алынган Галим Максудов килә. Могтәбәр байның, күрәсең, атаклы шагыйрьгә
үзенең илтифатын һәм хөрмәтен белдерүдән тыш, яраткан улын Тукай белән
сөйләштерәсе һәм шуны тыңлап ләззәт аласы килгән. Бу уңай белән
шагыйрьнең үзен, дөресрәге, аның К.Бәкергә сөйләгән сүзләрен тыңлыйк.
«Йә инде!., ул миңа ник кирәк?.. Аның миңа ни мөнәсәбәте бар? Ул бит әле
үзе генә булса ярар иде. Янында Төркиядә укып кайткан бер углын да алып
килгән. Анысы тагын: «Безем госманлы төрекләре, әфәндем…» дип эчне
пошыра. Төрек әдәбиятын, солтан мактап, солтанның җарияләрен мактап
гомерләрен үткәргән төрек шагыйрьләрен мактый. Пушкин, Лермонтов булган
бер мәмләкәттә килешәме инде!.. Килешмәгәндә эше юк, ул һаман үзенекен
сөйли. Аңа ни дип әйтергә кирәк? Грубить итә — тупаслана башладым.
— Мактыйсыз да мактыйсыз, йә, әйтегез, зинһар: Пушкин яки Лермонтов дип
әйтерлек кемнәре бар? — дидем. Аңарга да аптырамады. «Әфәндем, әфәндем»
дип торды-торды да әллә кем вә әллә кемнәрне санарга тотынды. Санаганда
да, кемнәрне саный! Намикъ Кәмал, Габделхак Хәмид, Мәхмүт Әкрәм, Әмин
бәк-фәләннәр белән калса ярар иде. Әллә кем вә әллә кем «бәк»ләрне санап
китте.
Түзә алмадым, башымны җүләргә салып, шаярта башладым. Бер сөйләп бетә,
мин аңлап җитмәгән булып, яңадан кайтарып сорыйм, ул тагын башлый. Бик
кызык бит…»
К.Бәкер Тукай сүзләрен төгәл биреп җиткергән тәкъдирдә, шуны әйтәсе
килә: үзен чакырып китерүчеләрдән берсенең кешегә хас йомшаклыгын гафу
итеп, каты бәрелмичә генә үткәреп җибәргәндә әйбәтрәк булыр иде дә бит,
нишлисең, Тукайның хәленә дә керми булмый. Күрәсе килгән кешеләрен күрә
алмыйча, дүрт көн буе «таш капчык»та ятудан гасабиланган. Бу бер.
Икенчедән, «Китмибез!» дигән шигырь авторы да бит әле ул.
Бишенче көн дигәндә, Сафа Баязитов үтенүе буенча, Шәриф Әхмәтҗанов килеп
чыга һәм, визит карточкасы биреп, «Нур» редакторының чакыруын тапшыра.
Икенче көнне без шагыйрьне «Нур» редакциясендә күрәбез. Мәдрәсә дә,
мәхәллә мәчете дә, С.Баязитовның торак бүлмәсе дә (хатыны артыннан бирнә
булып килгән төп йорт исә бүтән төштә) шушы бинада икән.
Менә К.Бәкер, К.Сәгыйть һәм беркадәр соңрак Ш.Әхмәтҗанов килеп керәләр.
Чәй эчү башлана, җитди дә, уен-көлкеле дә сүзләр сөйләнелә. Тукайның
Петербург тормышының икенче дәверен шушы көннән санарга кирәк. Чөнки
шагыйрьне номерга күчерү мәсьәләсе хәл ителә, һәм иртәгесен, извозчикка
утыртып, Казанская (хәзер Плеханов, 5) урамындагы мебельле бүлмәләрнең
берсенә урнаштыралар. «Нур» редакторы, эштән вакытлыча азат итеп,
К.Бәкергә Тукайның көннәрен күңелле үткәрү вазифасын йөкли. Көндезге аш
Баязитовта үтәргә тиеш була.
Тукайның Петербург ахунына мөнәсәбәте мәсьәләсенә махсус тукталып китми
булмый. Югыйсә «Сафа әфәндегә барганда гына бер җан рәхәте була иде»
дигән сүзләреннән яисә Садыйк мулланың М.Бигиевкә каршы язылган
мәкаләсен «Нур»да басарга киңәш бирүеннән чыгып, безнең шагыйрь, бер
«партия»дән йөз дүндереп, икенче «партия»гә барып егылган икән дигән
фикер калырга мөмкин. Әйе, сәяхәтнамәдә Сафа ахун Баязитовка карата
тискәре мөнәсәбәт сизелми. Ләкин бит М.Бигиевкә карата да андый
мөнәсәбәтне күрмибез. Тукай, хуҗа хакын хаклап, гаять әдәп белән язган.
Сәяхәтнамәнең бер өлешендә зарлану, ә икенче өлешендә канәгать булу
тойгысы өстенлек алган икән, бу аңлашыла: шагыйрь, «таш капчык»тан
котылып, иркен дөньяга чыкты, күңеленә якын кешеләр белән аралаша
башлады.
К.Бәкер китабының да сүзләрен генә түгел, бәлки сүз аралыгын да укырга
кирәк: ни әйтсәң дә, истәлек авторы — С.Баязитовның хезмәткәре. Менә ике
генә деталь. Тукай аерым номерга чыккач, иркен сулыш алган, рәхәтләнеп
киткән: «Мин (ягъни К.Бәкер. — И.Н.) теләсә нәрсә әйтергә ярый торган
иптәш; Сафа әфәнде катышмый (ассызык минеке. — И.Н.)». Яисә тагын бер
өзек: «Номерга чыккач, Сафа әфәнде башта берничә көн аш хәзерләп
чакырды. Берме-икеме баргач, Тукай уңайсызлана башлады (йомшартыбрак
әйтелгән, билгеле. — И.Н.). Элек, «барырбыз», дип тора-тора да, барыр
вакыт җиткәч, бармау ягын тарта:
— Невский аша чыгарга кирәк. Йә таптарлар. Мөмкин булса, шушы тирәдә бер
җирдә ашарга кирәк, — ди иде». Ачык булса кирәк, шагыйрь, ике
«партия»нең икесен дә кире кагып, өченче «партия»гә күңелен баглый.
«Менә Шакир әфәнде Мөхәммәдьяров килеп чыкты. Менә укучы яшьләр,
мөгаллимнәр, менә Габделкәрим Сәгыйтов. Инде монда күңелсезләнергә урын
калмады. Чөнки минем бүлмә чирек сәгать тә кешесез тормый».
Укучы игътибар иткәндер, прогрессив яшьләр «партия»сенең лидеры
М.Вахитовның һаман әле сәхнәгә чыкканы юк. Татар халкының ике сөекле улы
Петербургта очрашырга тиешләр иде югыйсә. Күңел шуны теләсә дә,
хакыйкатьне расларга мәҗбүр булабыз: ал арның очрашуы турында материал
юк. Күрәсең, Тукай килгәндә, Вахитов Петербургта булмаган. Әмма шагыйрь
ялкынланып, давылланып яши торган бу егет турында, һичшиксез, күп нәрсә
ишеткән.
Була алмый калган тагын бер очрашу турында да сүз кузгатмый ярамас.
Узган елның декабрь башларында Гаяз Исхакый ялган паспорт белән
Төркиядән кайтып төшкән һәм Петербургның үзе өчен хәвефсез дип тапкан
даирәләрендә булып, ышанычлы кешеләр белән аралаша башлаган. Әмма
конспираторлык осталыгына карамастан, охранканың дәү җәтмәсеннән котыла
алмаган. Гыйнвар аенда аны яңадан 1908 елда сөргеннән качып киткән
Архангель губернасына калган срогын тутырыр өчен озаталар.
Бу турыда Тукай белгәнме? Әлбәттә, белгән! Кабат сак астында калган
Гаязның пайтәхеттәге хәл-әхвәлен яшерергә (бигрәк тә Тукайдан) бернинди
сәбәп юк. Тукай янына килеп йөрүчеләрнең берсе Шакир Мөхәммәдьяровны
Г.Исхакыйның сул кулы дисәң дә ярый (уңы — Фуад Туктаров). Габдулла
сорау артыннан сорау бирә-бирә, Шакирдан Исхакый турында сөйләткәненә
шикләнмәскә мөмкин. Ачынуын һәм үкенечле тойгылар кичерүен дә күз алдына
китерү кыен түгел.
Чынлап та бит, нәрсә була инде бу? Качышлы уйнагандай, Тукай килә, Гаяз
киткән була. Казанда шулай килеп чыккан иде, хәзер монда… Арада —
нибары дүрт ай. Ул соңрак кайткан булса яки, тотылмыйрак торып, Габдулла
туп-туры Петербургка юнәлсә, күрешмәсләр идемени? Аянычы аяныч та бит,
нишлисең. Ходай кушса, гомер булса, бәлки, киләчәктә күрешерләр…
Сәяхәтнамәсендә Тукай тагын болай дип яза: «Мин дә Петербургка бардым,
дегет чиләге дә! Никадәр мөмкин була торып, Думага керә алмадым.
Финляндиягә чакырдылар, анда бара алмадым. Бер театрга, бер музейга вә
гомумән бер достопримечательный җиргә булсын йөреп булмады: әлеге
хәстәлек! Алла бүрегә бәхет бирсә, тешен сындырып бирә, имеш!»
Үкенечле хәл, әлбәттә. Ләкин бу әле Тукай Петербургтан берни дә алмый
киткән дигән сүз түгел. Бит аның «күзе күпне күрә, колагы күпне ишетә».
Халыкка хезмәт итү өчен әзерләнә һәм киләчәккә өмет белән карый торган
әлеге яшьләр Лена эшчеләрен атуга протест рәвешендә кабынып киткән
стачка, митинг һәм демонстрация авазларын да, Дума утырышында кызган
дебат тавышларын да Тукай бүлмәсенә үзләре белән алып кергәннәр.
Ленадагы канлы вакыйга белән сыналу мәҗбүрияте алдында калган сәяси
партияләрнең чын йөзе биредә шагыйрьгә ачыграк күренә башлаган Беркөнне
шулай Ш.Әхмәтҗанов Тукайга большевистик «Звезда» газетасын тоттыра. Анда
аның Х.Ямашев турындагы мәкаләсе басылган икән. Тукай укып чыга да
болай ди:
«— Менә заман! Безнең хакта пайтәхеттәге рус газеталары да сөйли
башладылар бит! Күптән кирәк иде… Мин Хөсәен мәрхүмне тәкъдир вә
ихтирам итәм һәм аны бик сагынам».
Тукайның «Җан азыклары», жыентыгына кергән «Татар яшьләре» шигырен
Петербургта үткәргән көннәреннән башка берничек тә аңлатып булмый. 1910
елда гына «Яшьләр» исемле шигырендә «Егетләр!» Бездә көч юк, — ахры,
булмас!» дип белдергән шагыйрь бүген әнә нәрсә дип яза:
Дикъкатә лаек хәзерге көн татарның яшьләре:
Аңламак, белмәк, тәрәккый, мәгърифәт, хикмәт белән
Әйләнеп һәм нурланып тормакта һәрдәм башлары.
Мондый күрнеш сөенеченнән инде мин алдан беләм:
Тик болар безгә кирәк диңгез төбе гауваслары*.
Өстә бу ямьсез болыт баштан китәр, яңгыр явар.
Җиргә рәхмәт күк төшәр яшьләрнең изге касдлары.
Шаулап аккан су булыр тау башлары, тау астлары.
Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары,
Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары.
Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек,—
Без аның бик зур фәхерле**, чын бриллиант кашлары.
(*Гаувас — су төбендә эш башкаручы, әйтик, энҗе-мәрҗән эзләүче.**Фәхерле — мактанычлы).
1912 елгы апрель Петербургының электр корылмалары белән тулы һавасын
сулагач язылган бу шигырь — Тукайның киләчәккә карап яшәвенә тагын бер
дәлил.
Көн артыннан көн уза, шагыйрьнең китү вакыты якынлаша. Башкаланың
карарга тиешле урыннарын күрсәтә алмаганга ачынган дуслары өсләренә
алган бер изге бурычны булса да үтәргә ашыгалар. Сүз шагыйрьне докторга
күрсәтү һәм, җитәрлек акча табып, көньякка җибәрү турында бара.
Менә алар, Тукайның доктор дигән сүзне ишетергә дә теләмәгәнен истә
тотып, алдан әллә ничаклы дәлил әзерлиләр һәм эшкә керешәләр. Әмма
тырышлыклары бушка китә: шагыйрь, ул дәлилләрне тыңлап тормастан, теләп
риза була. Хәер, биредә гаҗәпләнергә урын юк: илнең яңа дәвергә кереп
барганын сизгән шагыйрьдә яшәү теләге яңа көч белән кабынып киткән.
Икенче көнне Ш.Мөхәммәдьяров бөтен шәһәргә танылган университет докторы
Александр Робертович Польне алып килә. Билгеле инде, ул Тукайның
кемлеген яхшылап төшендергән. Бәлки әле, күргәзмәлерәк булсын өчен, бу
шагыйрь татар әдәбиятында Пушкин урынын тота, дигән мәгънәдәге сүзләр дә
әйткәндер. Чынлап та, А.Р.Поль Тукайны дикъкать белән озаклап карый,
пациентының балаларча беркатлы сөйләнүләрен ошатып, гонорардан да баш
тарта.
Әмма доктор бер хата җибәрә. Юк, диагноз куюда түгел… Иптәшләренә:
«Туберкулезның соңгы дәвере… Тын ала торган әгъзаларының дүрттән бере
белән генә сулап тора», —дип белдерсә дә, шагыйрьнең үзенә, артык
кызганудандырмы, болай ди: «Зәгыйфьлектән башка авыруың юк, яхшы
санаторийга барып тоташ ике ай дәвалансаң, бетәр». Авыруын күрмәмешкә
салышырга тырыша торган Габдуллага бу җитә кала, иптәшләренең
Швейцариягә яисә Кырымга барырга үгетләүләрен колагына да элмичә,
элеккеге планына чытырдап ябыша: Уфа, Троицк, кымыз һәм бетте-китте.
Кунакка чакыручылар күп булса да, Тукай ул дәгъвәтләрне кире каккан.
Хикмәт авыруында һәм һаваның салкын, юеш булуында гына түгел, әлбәттә.
Шуңа күрә сәүдә хезмәткәрләре һәм приказчиклардан 30—40 лап кеше
шагыйрьне бер генә мәртәбә мәшәкатьләргә теләп, уртак мәҗлес ясарга
карар иткәннәр. Тукайның үзеннән кала, Муса Бигиев, Лотфый Исхаков һәм
берничә мөгаллим чакырылган. «Яшьләр» ягыннан К.Бәкер, Ш.Мөхәммәдьяров
һәм К.Сәгыйть була.
Дуслары мәҗлесне куркып көтәләр: «Мөгайдинең үзен күрүгә караганда аның
турында ишетеп белүең яхшырак» дигән гарәп мәкалендә әйтелгәнчә килеп
чыкмагае. Чынлап та бит, ярым-йорты укымышлы приказчиклар һәм бүтән төр
гади хезмәттәге кешеләр мәһабәт кыяфәтле адәм күрергә, аның авызыннан
коелып кына торган хикмәтле һәм фәлсәфи сүзләр ишетергә өметләнеп
киләчәкләр. Үсмер кыяфәтле ябык шагыйрь исә, бу мәҗлеснең аңа бөтенләй
кагылышы булмаган кебек, бернинди тәкәллефләргә бирелмичә, дәшми-тынмый
утырачак (һәм шулай була да). Мәҗлес дип янчыкларын чишкән хуҗаларның
алдануы төсләренә чыгачак та, мәҗлес бик күңелсез үтәчәк.
Әмма хәвефләнүләре юкка булган. Бу гади кешеләр Тукайны алар уйлаганга
караганда яхшырак беләләр икән ләбаса! Чөнки, — дип яза К.Бәкер, —
«кайсының углы, кайсының кызы бар. Боларның мәктәптә иң яратып укыган
китаплары Тукаев әсәрләре, Тукаев шигырьләре идеке мәгълүм. Мәҗлестә
булганнардан бере үзенең, ун яшьлек бер баласының Тукайны белгәнлеген
сөйләде.
Тукаев килгән, дигәч, бу бала анасына Тукайны шулай тәгъриф кылган:
— Ул минем шикелле кечкенә бер Апуш булган, шуннан соң «зуп-зур «Тукай» булган».
Тукай китәсе көнне иртән бер мөгаллим җитәкчелегендә биш укучы делегация
булып килә. Яраткан шагыйрьләренә кызлар хәерле юл теләп чәчәк бәйләме
тапшыралар, ә малайлар бронзадан эшләнгән кара савыты бүләк итәләр.
Приборның фигуралы итеп эшләнгән нигез яссылыгында ау эте утырып тора.
Кара савытының капкачы аучы сумкасы итеп эшләнгән. Мондый әйбер
сайлауның, билгеле, хикмәте бар. Бүләк эзләүчеләр (монда, һичшиксез,
К.Бәкер кулы уйный) Тукайның эт-мәчеләрне яратуын, кәефе килгәндә,
«Кәкре койрыкларга — кая башны җитү!» («Печән базары…») дигән сүзләрне
бик еш кабатлавын яхшы белгәннәр.
2 майда төнгә каршы Тукай К.Бәкер белән берлектә Николаевский вокзалга
юнәлә. Анда ал арны С.Баязитов һәм Л.Исхаковтан кала, студент һәм укучы
яшьләр, мөгаллим һәм приказчиклардан торган утызлап кеше көтеп тора
икән. Һәркайсы шагыйрь янына якынрак килергә, аны күреп, төс-кыяфәтен
хәтердә калдырырга, ниндидер җылы сүз әйтергә, хәерле юл теләргә тырыша.
Менә поездның кузгалыр вакыты килеп җитә. Тукай белән Кәбир, халыкны
ерып, вагонга менеп китәләр. (К.Бәкер Мәскәүгә кадәр озата барачак.)
Хушлашу, хәерле юл теләү тавышлары астында поезд кузгала. Озатучылар кул
болгап, эшләпә яисә фуражка селкеп калалар.

8

Уфа Тукайны, кияү көткән кыз кебек, киенеп-ясанып көтеп торган.
Ямь-яшел. Агачларның яфраклары, эреләнеп, шулкадәр куерганнар ки,
тәбәнәк өйләрне бөтенләй күздән яшергәннәр. Чалт аяз. Җылы. Һава саф.
Агач исе, чәчәк исе.
Петербургтагы зиннәтле номердан соң Уфадагы «резиденция»се шагыйрьгә
ничек күренгәндер, әйтеп булмый. Шулай да, икенче килүендә атнадан артык
вакыт үткәргәнен искә алсак, бу китап склады аңа бик үк шыксыз
тоелмаган дип уйларга туры килә.
Атнадан артык! Төп максаты Троицк тирәсендә кымыз эчеп яту иде ич.
Уфада, кымыз күренгәләсә дә, бик үк тиенеп булмый («Уфада кымыз бер генә
җирдә. Публика дәрхаль эчеп бетерә. Шулай да күп көнне бер-ике бутылка
ләктерәм»). Анысы да, Габдрахман мулла әйткәнчә, җәгъли, ягъни начар,
ясалма.
Беренче килүендә, төп максатына таба ашыгырга сәбәп булмаса да, Уфаның
тынлыгыннан, җайсызлыгыннан бизеп, өч-дүрт көннән соң ук ашыгып китеп
барган иде. Хәзер исә, казакъ даласы кымызы, җылы сөте, яңа суйган ите
һәм саф һавасы белән көтеп торуга карамастан, бер дә ашыкмый, тынчу
һавалы складта йоклап, көн артыннан көн үткәрә…
Сәерен сәер, әмма сүзнең Тукай турында барганын, планнарының хис-тойгы
тәэсирендә гаҗәеп тиз һәм көтелмәгәнчә үзгәреп киткәнлеген онытмыйк.
Акылы, әлбәттә, сәяхәтне кичектермичә дәвам итәргә куша. Күңеле исә әллә
кая, ят җиргә, ят кешеләр арасына китүгә карыша. Бу, ни әйтсәң дә, Уфа.
Таныш-белешләр бар, Мәҗит Гафури бар. «Иртәгә, иртәгә» ди-ди, тора да
тора. Көннәрен Тукай ничек үткәргән, кемнәр белән аралашкан, нинди
сүзләр сөйләшенгән, — бу турыда без аз беләбез. Тик шунысы билгеле:
шагыйрь күбрәк вакытын М.Гафури белән уздырган. Алар кымыз сатыла торган
бакчага чыгалар, яшел чирәмгә утырып, кымыз эчәләр, паузалар белән
аралаш торган әңгәмә алып баралар. Кай көннәрдә Агыйдел буендагы бакчага
юнәлеп, биек ярдан баржа, буксир һәм салларны күзәтәләр, Идел
аръягындагы яланга, шырпы кабы хәтле генә булып күренгән өйләргә,
ерактагы күксел урманга текәлгән килеш уйга чумып утыралар. Бер атна
эчендә шактый сүз, шактый фикер әйтелгәндер. Әмма, үкенечкә каршы, бу
сүзләр, бу фикерләр үзләре белән мәңгегә китеп барган…
Ниһаять, акыл боерык бирә: җитте, юлыңда бул. Менә сәяхәтче шагыйрь Уфа
вокзалында. Башына киң читле кара эшләпә, өстенә кайтарма якалы, ләкин
изүе ябык көрәнсу пальто кигән, кулына юан таяк тоткан шагыйрьнең,
кесәләренә «Сатирикон» һәм «Будильник» журналлары тыгызлап тыккан килеш,
вокзал платформасында, казакъчалатып, «Карлыгач карлыгачка җим бирәде,
карындас карындаска дим бирәде», дип көйләп торуы озатырга килүче
замандашларыннан берсенең хәтеренә тирән уелып калган. Китәр алдыннан
гына билетның ялгыш алынганы билгеле була. Бу поезд Тукай пересадка
ясарга тиешле Полетаевка станциясенә туктамый икән. Әлеге хаталык, шулай
итеп, шагыйрьгә Чиләбе каласын күрергә насыйп итә. Телеграмма сугарга
рөхсәт бирмәгән булса да, теләге үтәлмәгәнгә күрә, шагыйрьне Чиләбедә
каршылыйлар, ашатып-эчертеп хәл җыйдыргач, извозчик табып, кире
Полетаевкага озаталар.
Төнге поезд. Иртән — Троицк. Габдрахман мулла Рах-манкулов өе.
Тукайның монда кадәрге сәяхәтен үз сүзләре белән тәмамлыйк. «Троицкида
берничә көн генә торгач, сахрага, шәһәрдән егерме биш чакрым җиргә
киттем. Анда хәзрәт тарафыннан ялланган казакълар аның йөзләп баш биясен
савып, бүтән малларын көтеп торалар. Ике киез өйдән гыйбарәт шул казакъ
авылына өченчегә миңа махсус чатыр тегелде.
Шәһәр сөременнән, завод агуыннан, бозык һавадан качып чыгып, арбадан
пароходка, пароходтан поездга күчә-күчә, эштән чыккан мин бичара ахры
бер рәхәткә, тынычлыкка барып егылдым. Бу — сахра. Бу — казакъ җире.
Әүвәл, «бисмиллаһи» дип, бер чишенеп ташладым. Коры степь һавасы. Сөт,
каймак, теләсәң, коен, әле генә сауган саф кымыз. Бүген генә суйган ит.
Бөтен нәрсә табигый, бөтен нәрсә алдаусыз.
Валлаһи, и валлаһи, и валлаһи,
Бәхте барлар кырда җәйли, валлаһи!
Ак күмәч берлән ашарлык саф һава;
Җир яшел, кошлар да сайрый, валлаһи!
Ак болыт, күчмә казакълардай күчеп,
Бер кунышлык күкне сайлый, валлаһи!
Аз гына бер җил исү берлән үлән
Җирдә уйный кайный-кайный, валлаһи!
Иштә (Иштә — менә) бу — сахрада беренче көнемдә язылып ташланган бер кәгазьдән алынган җырулар!»
Әмма шигырьдә чагылыш тапкан рухи хәле озакка бармаган. 11 июль хатында
ул: «күңелсез, эч поша, шунысы изә», дип куя. Шулай да, Тукай ике айдан
артык сахрада ятарга үзендә көч тапкан. Күрәсең, аның яшисе килә. Ә
моның өчен ял итәргә, дәваланырга кирәк.
Шагыйрьнең Троицк чоры турында без бик аз беләбез. Тик шуны гына әйтергә
мөмкин: шәһәрдән аның янына килгәләп торганнар. Үзе дә берничә мәртәбә,
чакыруларга җавап йөзеннән, Троицкига барып кайткан.
Ике ай, ике ай ярым аз вакыт түгел. Бу вакыт эчендә шагыйрь, тау чаклы
ук булмаса да, күп нәрсә язып ташларга тиеш иде кебек. Хатыннан җиң
сызганып эшләргә дәртләнеп барганлыгы да аңлашыла: «Әлегә мин Троицкига
барып урнашмыйча яза алмам, кәефем шәп түгел».
«Валлаһи» шигыреннән соң ул «Мәкаләи махсуса» исемле юлъязмасының
беренче кисәген тәмамлап, Казанга җибәрә. Аннары күләмле икенче кисәгенә
керешә. «Ялт-йолт»ның 15 июль санында басылган биш бүлекчәсе, билгеле,
почта белән җибәрелгән. Калган дүрт бүлекчәсен үзе белән алып кайткан.
Август санындагы «Хәзер җиләк-җимеш вакыты» фельетоны да җәйләүдә
язылган булырга тиеш.
Тагын нәрсә? Ә.Урманчиевка язган хатыннан без түбәндәге сүзләрне
укыйбыз: «…минем корзинкада онытылып калган кара тышлы дәфтәрне дә
җибәрсәгез иде, зинһар. Ул дәфтәрдә минем «Җан азыклары» дигән почти шул
мәҗмугалык шигырьләрем бар». Күрәсең, Тукай андагы шигырьләрне яңадан
карап чыгарга, төзәтәсен төзәтеп, яңаларын өстәп, җыентык итеп бастыру
өчен әзерләргә теләгән. Кара тышлы дәфтәр килеп җиткән һәм шагыйрь яңа
җыентыгы өстендә эшләгән дип уйларга кирәк.
Җаны һәм фикере урнашып җитмәгәнме, әллә инде илһамы, үзе кебек үк,
тынлыкны, җансызлык һәм хәят-сызлыкны сөймиме, ни дә булса бар: Тукайның
ике ай ярымлык иҗат продукциясен күп дип булмый.
Июль ахырында, ял ял төсле булды дигән фикергә килгәч, үзендә азмы-күпме хәлләнү дә сизгәч, Тукай кайтыр юлга чыга.


————————————————

ЭЧТӘЛЕК

Беренче бүлек.


КУЛДАН КУЛГА >>>

 Икенче бүлек.


МӘКТӘП БАСКЫЧЛАРЫ >>>

 Өченче бүлек.


ИРЕК ТАҢЫНДА >>>

 Дүртенче бүлек.


ТУГАН ТУФРАК >>>

 Бишенче бүлек.


МОҢЛЫ САЗ ЧЫҢНАРЫ >>>

 Алтынчы бүлек.


КИЛӘЧӘККӘ КАРАП >>>


 Җиденче бүлек.


СОҢГЫ СӘХИФӘЛӘР >>>


————————————————— 

 

{mospagebreak} 

Җиденче бүлек

Соңгы сәхифәләр

1


Гомере төгәлләнеп килә торган Тукайның яңа революцион күтәрелеш еллары
иҗатында гаҗәеп бер сыйфат күзгә ташлана: киләчәккә өмет белән карау,
тарихи оптимизм. «Татар яшьләре» шигыре үзе генә дә шундый нәтиҗә ясар
өчен җитәр иде. Әмма бу шигырь ялгызак түгел. «Аң» исемле шигырендә
шагыйрь 1906 елны сагынып искә ала, революция гөрелтесеннән уянып эшкә
ябышсалар да, аңгы-миңге баш белән шактый хата җибәргәннәрен әйтә һәм
шигырьне түбәндәгечә тәмамлап куя:
Үтте инде, дусларым, ул үткән эш, ни булса ул:
Инде эшлик саф, ачык күзләр белән, чын аң белән.
1913 елның гыйнварында, үләренә өч ай калгач язылган «Даһигә» исемле
гүзәл шигырендә, метафорик сурәтләрне гадәтенчә мул кулланып, болай ди:
Кара төн кочагында калган дөньяны яктыртыр өчен, син идеал уты эзләп
киттең. Уңга да, сулга да бакмыйча, тырышлык һәм гайрәт белән алга
бардың. Ләкин мин аптырашта, мин хәйран: «Нәрсәгә артка карыйсың, утка
калгач бер адым?»
Ялтырау күрдеңме артта? Ут түгел ул, алтын ул;
Юк Мөкаддәс нур да анда, юк җылылык — салкын ул.
Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул;
Алга барганнарга тик табла табылса: алла ул.
«Алла» сүзенең биредә, идеалның бөеклеген күрсәтү өчен, метафорик мәгънәдә генә кулланылганлыгы шәрехсез дә аңлашылса кирәк.
Әстерхан, Өчиле, Уфа һәм Петербург сәфәрләреннән соң Тукай поэзиянең
асылы һәм бурычы мәсьәләсенә дә яңача ка