ТАТ РУС ENG

Раил СӘЙФУЛЛИН Габдулла Тукай иҗатында халык җырлары

Шигъри китапларны халык «Көйле китаплар» дип атаган. «Кисекбаш китабы», «Бакыргани», «Ахырзаман китабы», «Мөхәммәдия», «Бәдәвам», Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» һәм башка күп шигъри әсәрләр өстәл китапларына әверелгән, алар-ны кулдан кулга йөртеп, кадерләп укыганнар.
Кырлайда Тукай халкыбызның бетмәс-төкәнмәс рухи мирасын — җырлар, әкиятләр, бәетләр ишетеп үсә. Халык иҗаты җәүһәрләре булачак шагыйрьнең фикерен үстергән, күңелендә халыкның бай һәм матур теленә, җырларына мәхәббәт уяткан.
Тукайның күп шигырьләре халык җырлары йогынтысында иҗат ителгән. Шигырьләренең үзенчәлеге, матурлыгы аларның гадәттән тыш музыкаль булуында. «Милли моңнар» дигән шигырь халкыбызның классик җыры «Әллүки» йогынтысында иҗат ителгән. Тора-бара ул «Әллүки» көенең яңа сүзләре булып халыкта киң тарала.
Тукай бу көйне үзе дә шул сүзләре белән җырлап-көйләп йөри башлый. Бу турыда дусты Солтан Рахманколый болай искә ала: «Мин аның белән сөйләшә дә, йөрешә дә, җырлаша да торган идем. Үзенең «Сөялгәнсең чатта» диеп башлана торган җырларын Тукаев иң әүвәл миңа (үтенеп) җырлатты. …музыкага гаять хисле булганлыктан, мин җырлаган вакытта музыка хаталарымны табып төзәтә торган иде»* ( *Тукай  турында истәлекләр. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1986. — 90 б.).
Халкыбызның тагын бер классик җырына әйләнгән «Зиләйлүк »нең дә гомере озынаюга Тукай сәбәпче була: «Зиләйлүк» көе «Эштән чыгарылган татар кызына» дип аталган шигырь сүзләренә җырлана.
Халкыбызның «Тәфтиләү» җыры да шагыйрьнең «Өзелгән өмид» шигыре сүзләренә җырлана. «Тәфтиләү» җыры турында мондый мәгълүматлар бар.
«Чиләбе өлкәсендә экспедицияләр вакытында язып алынган риваятьләргә караганда, Төфкилев байның Төфтеямал исемле кызы булган һәм ул кыз, әтиләре рөхсәтеннән башка, рус кеше сенә кияүгә чыга, «Төфтиләү бәете» шул вакыйгага бәйле туа.
Аны «Төфтиләү» дип тә атап йөртәләр.
Төфкилев бай бәетеннән өзек:

Төфтиләү байның гурничасы,
Йорт уртасында аның мунчасы.
Төфтиләү байның кызы чукынган,
Үксеп елый аның әнкәсе.
Төфтиләү байның икедер кибете,
Ак уканы саталар үлчәүгә.
Тәфтиләү байның кызы чукынган,
Поплар илтәләр аны чиркәүгә*. (*Хөснуллин К. Тукайның яңа табылган китаплары //Мәдәни җомга. — 1997. — 9 май. — 9 б.)
Халкыбызның күренекле композиторы һәм җырчысы С. Садыйкова истәлекләрендә болай ди: «Татарстан һәм Башкортстан чигендә морза-алпавыт Тәфкилев фамилияле татар кешесенең утары булган. Аларның бердәнбер кызы бик тә матур икән. Шул гүзәлкәйне тәрбияләү өчен, Тәфкилевләр Франциядән укытучы китертәләр. Бу укытучы яшь һәм чибәр егет икән. Кыз һәм француз егете бер-берсенә гашыйк булалар. Гүзәл кызның әтисе моны сизә. Бервакыт әти кеше, кызы белән егетнең мәхәббәт уйнауларыннан шикләнеп, кыз бүлмәсенә көтмәгәндә килеп керә. Кыз егетне көзгеле шкафка яшерә.
Әти кеше, ачуы кубып, шкафның көзге ишеген бәреп вата, пыялалар кискәләп-җәрәхәтләп, француз егете вафат була. Кыз аның гәүдәсе янында, чын күңелен биреп, «Тәфтиләү»не җырлый. Соңыннан гына, инде XX гасырда, шагыйрь Габдулла Тукай шул көйнең сүзләрен яза:
Әй мөкатдәс, моңлы сазым… (Садыйкова С. Яшь композиторларга бер эндәшү сүзе // Татарстан. — 1993. — 7 июль. — 136.)
Чыннан да, Тукай музыкант та булмаган, көйләр дә язмаган. Шулай да аның һәр шигыреннән музыкаль аһәң, моң бөркелә.
«Тукайның бөтен язганы җыр рухында, музыкаль… Тукай иҗатын мин шигырь-җыр дип атар идем.
Мин шигырьнең, җырның башында Тукай торуына шатланам. Җыр миндә «Карурман»нар, «Гөлҗамал»лар, «Тәфтиләү»ләр булып калды… Җыр миндә «Туган тел», «Зиләйлүк», «Әллүки»-ләр булып калды. Җырларның яхшыларын мин шулардай санап китәргә өйрәндем, шуларга өсти бардым. Җыр турында кайчан гына сүз бармасын, шуларга әйләнеп кайтырлар. Үрнәкләр, үлемсез, мәңгелек җырлар…»  (*Туган тел // Г. Тукай шигырьләренә халык һәм татар композиторларының көйләре. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. — 4 б.) — Бу сүзләр халык шагыйре С. Хәкимнең Тукай иҗатына олы бәяләмәсе булып яңгырый.
Халык иҗатын, җырларын, халык әдәбиятын яхшы белгән Тукай әсәрләрендә халык рухын һәм тормышның чынбарлыгын чагылдыра алган. Халык язмышы белән кушылганга озын гомерле дә алар.


(Чыганак: Сәйфуллин Р. Т. Музыка дәресләре: 5—7 нче сыйныфлар: Укытучылар өчен методик кулланма.— Казан: Мәгариф, 2004.— 183 б.).


Комментарий язарга


*